Дипломная работа

«Илдар юзеев иҖатыныҢ лексик стилистик ҮзенчӘлеге»

  • 77 страниц
Содержание

Кереш….….4

Төп өлеш.

1нче бүлек. И.Юзеев шигриятендә татар халкының сүзлек хәзинәсе…8

1.1. Шагыйрь иҗатыныда гомумкулланылыштагы сузләр белән сурәт ясау….10

1.2. Гади сөйләм лексикасының стилистик мөмкинлекләре….16

1.3. Шагыйрь иҗатыныда архаик сүзләрнең стилистик кулланылышы.22

1.4. Фразеологизмнар белән сурәт тудыру….…25

2нче бүлек. И.Юзеев поэзиясендә сурәтләү тасвирлау чаралары…37

2.1. Эпитет белән сурәт тудыру мөмкинлекләре….37

2.2. Чагыштырулар белән сурәт тудыру ….….44

2.3. Метафоралар белән сурәт тудыру….55

Йомгак…. 61

Кулланылган әдәбият….….65

Кушымта….70

Введение

Язучының иҗаты, геройлары, тема-идеясе, образлары аның телендә гәүдәләнә һәм бары тик аның теле аша гына аңлашыла. В.В.Виноградов язучының стилен, поэтикасын, дөньяга карашын тикшерүне аның телен төпле һәм нечкә итеп өйрәнүдән башка күз алдына китереп булмавы турында яза.

60-70нче елларда күренекле галимнәрнең лингвостилистика өлкәсенә караган бик күп фәнни хезмәтләре дөнья күрде. В.В.Виноградовның «Стилистика. Теория поэтической речи. Поэтика», «О языке художественной литературы», А.И.Ефимовның «Изучение языка художественных произведений», Х.Г.Курбатовның «Татарская лингвистическая стилистика и поэтика», В.Х.Хаковның «Стилистика һәм сүз сәнгате» hәм башка монографияләр, фәнни хезмәтләр басылып чыкты.

Язучының тел стиле төрле яктан карала. Берәүләр аның лексик составын, мәсәлән, В.Хаковның «Просторечная лексика в языке художественной литературы», Д.Н.Шмелевның «Слово и образ»; икенчеләре фразеологиясен, мәсәлән, А.Д.Григорьеваның «Поэтическая фразеология Пушкина», Г.Х.Әхәтовның «Язучы фразеологиясенең кайбер үзенчәлекләре»; өченчеләре исә сурәтләү-тасвирлау чараларын өйрәнә. Монда Е.А.Некрасованың «Метафора и ее окружение в контексте художественной речи», Н.А.Басилаяның «Метафора в поэзии С.Есенина», С.Ш.Поварисовның «Нуры Содур» поэмасының тел-сурәтләү үзенчәлекләре» дигән мәкаләләрен китерергә була. Кайбер тел галимнәре төрле сүз төркемнәренең стилистик үзенчәлегенә дә тукталалар.

Халкыбызның культура дәрәҗәсенә, эстетик зәвыгына, аң-акылына бәйле рәвештә тел даими үсеп тора, яңадан-яңа сурәтләү чаралары белән байый. Шуңа күрә нәфис әдәбият әсәрләренең телен тикшерүдә теоретиклар төрле ысуллар кулланырга мәҗбүрләр. Ләкин татар классикларының телен, стилен өйрәнгән хезмәтләр шактый булуына карамастан (М.Г.Мөхәммәдиев, Ф.С.Сафиуллина, И.Б.Бәширова, Ш.Абилов язучының, әдәби әсәрнең телен тикшерү методикасы әле hаман канәгатьләнерлек эшләнмәгән. Шуның өчен булса кирәк, әдәби әсәрләрнең тел-стиле кайсы фәндә (әдәбияттамы, әллә телдәме) өйрәнелергә тиешлек турында төрле бәхәсләр туып торды.

Академик В.В.Виноградов болай дип яза: «Минем ныклы карашымча, матур әдәбият әсәрләренең телен (яки, башкача, стилен) өйрәнү тел белеменә якын торган, шул ук вакытта алардан аермалы булган махсус филологик фәнне тәшкил итәргә тиеш» [20, 3]. Авторның тел-стилен тикшерү белән лингвистлар да, әдәбиятчылар дә шөгыльләнә. Монда шикләнергә урын юк. Ләкин Б.Н.Головин тәкъдимнәреннән дә ваз кичәргә ярамый. Ул болай ди: «Язучының телен өйрәнү белән берьюлы аның әсәренең эчтәлеген дә өйрәнеп булмый, ягъни лингвистик объектны әдәбият объектын өйрәнү белән алмаштырырга ярамый» [28, 142]. Әдәби әсәрнең телен тикшермичә, филолог аның асылына, нигезенә үтеп керә алмаячак, һәм анализ формаль булып калачак. Чөнки «Стиль ул «алымнар җыелмасы» да, тышкы форма да түгел, ә дөньяны поэтик күзаллау һәм поэтик образлы фикерләүнең иң мөһим сыйфаты» [20, 287]. Телче, әдәбият белгеченнән аермалы буларак, әдәби әсәрнең идеясенә, төп фикеренә шул әсәрнең сүз байлыгын, лексикасын, аның фразеологиясен, сурәтләү-тасвирлау чараларын җитди анализлау аша килергә тиеш. Әдәби әсәрнең эчтәлеген өйрәнү лингвистик анализ эченә керми, шулай да телче, язучының стилен тикшергәндә, әсәрләрнең эчтәлегенә дә мөрәҗәгать итә ала һәм итәргә тиеш тә. Димәк, әдәби әсәргә критик анализ биргәндә лингвист эчтәлеккә, ә әдәбият белгече әсәрнең теленә битараф булырга тиеш түгел. «Язучының телен өйрәнмичә, - ди профессор Ф. Хөсни, - аның иҗат йөзен, дөньяга карашын аңлап булмый. Әдипнең телен тикшерү беренче дәрәҗәдәге фәнни проблема санала. Язучының телен өйрәнү – асылда ул яшәгән дәвернең әдәби телен өйрәнү дигән сүз» [58, 62].

Менә шушы теоретик караш һәм таләпләрдән чыгып, бу чыгарылыш эшендә бүгенге күренекле татар шагыйре Илдар Юзеев әсәрләренең телен тикшереп, индивидуаль стилен, аның сүз сәнгате өлкәсендә тоткан урынын, сүзләр палитрасы белән ничек файдалану үзенчәлекләрен ачыклау максаты куелды.

Бу максат түбәндәге мәсьәләләрне хәл итүне таләп итә:

1. И.Юзеев поэзиясендә сүзнең эстетик функциясен hәм гомумкулланылышта йөргән битараф сүзләр белән образ тудыру чараларын ачыклау:

2. Традицион hәм трансформацияләнгән фразеологизмнарның кулланылышына лингвостилистик анализ ясау, тематик терәк сүзләр белән ясалган фразеологизмнарны тикшерү, шагыйрьнең традицион фразеологизмнарга карата мөнәсәбәтен ачыклау.

4. Контексттан сүз-образны аерып (метафора, метафорик чагыштыру, метафорик эпитет), алар белән сурәт ясау юлын күрсәтү.

5. Образлы сурәтләү-тасвирлау чараларының динамикасы, тарихи үсеше, стиль эволюциясе шагыйрьнең эстетик зәвыгы, гомумәдЂәби бурычы, дөньяны күзаллавы үзгәрешләре белән тыгыз бәйләнештә алып барыла.

7. Шуларның бөтенесе нәтиҗәсендә И.Юзеевның туган телнең төрле мөмкинлекләрен үзенә генә хас алымнар белән иҗади файдалану осталыгын күрсәтү.

Язучының тел байлыгын, аның стилистик hәм сурәтләү-тасвирлау чараларын өйрәнү әсәргә дөресрәк hәм тулырак бәяләмә бирергә мөмкинчелек биреп кенә калмый, ә ХХ гасырның икенче яртысындагы татар әдәби телен өйрәнүгә дә ярдәм итә. Шуңа күрә, әйтеп кителгәнчә, милли әдәби телнең үсеш проблемасын хәл итүдә җитди гомуми нәтиҗәләр чыгару өчен язучының индивидуаль телен hәм стилен, туган телнең бөтен байлыгын, төрлелеген үз эченә сыйдырган әсәрләр телен системалы рәвештә hәрьяклап өйрәнү мотлак. Безнең тикшерүләр бүгенге көндә сүз сәнгатенең торышын билгеләүгә дә ярдәм итәчәк. Диссертациянең теоретик әhәмияте шул максатны тормышка ашыру белән билгеләнә.

Мәктәптә әдәби әсәрләр теле V класста ук өйрәнелә башлый; язучыларның образлы телен, индивидуаль стилен өйрәнүгә зур әhәмият бирелә. Ләкин турыдан-туры мәктәп программасына яраклаштырылган хезмәтләр юк дәрәҗәдә. Әдәби әсәрнең телен тикшерү методикасы да әлегә ныклап эшләнмәгән.

Югары уку йортларында әдәби әсәрләр телен өйрәнү махсус курс булып үтелүен, язучы, шагыйрь, драматург теле турында дипломнар, курс эшләре язылуын, «Әдәби текстка лингвистик анализ» курсы керә башлавын искә алсак, студентлар өчен дә, мәктәп hәм вуз укытучылары өчен дә бу хезмәтнең практик әhәмияте бәхәссез.

Берсүзсез, әдәби контекстта сүзкулланылышының үзенчәлеген аерып күрсәтү максатында, лингвостилистик һәм контекстуаль анализ методы төп урында тора.

Чыгарылыш эшенең структурасы. Ул керештән, өч төп бүлектән hәм йомгаклаудан тора.

Фрагмент работы

I БҮЛЕК

ИЛДАР ЮЗЕЕВ ШИГЪРИЯТЕНДӘ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ СҮЗ ХӘЗИНӘСЕ

Матур әдәбиятның күп төрле жанрлары бар. Һәр жанрның үзенә генә хас тел үзенчәлекләре булуына карамастан, алар барысы да гомум бер стильгә берләшәләр, тулаем алганда матур әдәбият стилен тәшкил итәләр. Әдәби әсәр телен тикшерүнең фәнни нигезе булып сәнгатьле сөйләм стилистикасы тора. Эш менә шуның асылын ачу юнәлешендә алып барыла. Язучының телен hәм стилен өйрәнү тарихи принциптан чыгып эш ителә. Чөнки стиль hәрвакыт хәрәкәттә, ул даими үзгәреш кичерә. Мәсәлән, рус филологлары бик хаклы рәвештә Пушкин, Лермонтов, Гоголь иҗатында төрле стилистик системаларның бер-берсенә керешеп китүе турында әйтәләр. Бу күренешне төрки халыклар, шул исәптән татар әдипләре иҗатында да күрергә була. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасында (XIII гасыр), мәсәлән, образлылыкның, ягъни сурәтләү-тасвирлау чараларының күп булуы, Мөхәммәдьярның «Төхфәи Мәрдән», «Нуры Содур» (XVI гасыр) поэмаларында гади сөйләм теленә якынлык күзәтелә. Кандалый әсәрләренең (XIX гасыр) тел hәм стиле, XIII-XVI гасыр язучылар әсәрләре белән чагыштырып караганда, лексик-фразеологик составның баерак булуы белән характерлана. Гомумән, язучының тел эволюциясен ул яшәгән чордагы әдәби процесс, аның дөньяга карашы формалашкан чор белән бәйләп караганда гына ачып, билгеләп була. Шулай итеп, тел күренешләренә әдәби телнең билгеле бер чордагы торышыннан чыгып бәя бирелә.

И.Юзеевның тел-стиль үзенчәлекләре, шул җөмләдән фразеологик фонды кул тимәгән өлкә әлегә. Ә бит ул художник буларак татар әдәби теле лексикасы арсеналында булган бай чаралар белән искиткеч оста эш итүче, хикәя, драма, поэма төзелешенә яңа стиль керткән, яңа буяулар салган язучы»,- дип язган иде Г.Әхәтов үзенең бер мәкаләсендә [6, 172].

И.Юзеев илленче еллар татар поэзиясенә «Таныш моңнар» поэмасы белән килеп кергән шагыйрь. Бу поэма үзенең психологизмы hәм лиризмы белән бик үзенчәлекле. Шагыйрь шул еллардагы егет-кызларның рухи дөньяларын, яшьлек хисләрен оптимистик дәрт белән чагылдырып кына калмады, ә шигърияткә, бигрәк тә поэма жанрына яңа төсмерләр дә алып килде. Татар поэзиясендә «Илдар Юзеев поэмаларының «алтын чоры» башлану иде бу» [41,18].

Филологлар И.Юзеевның әсәрләрен идея-эчтәлек ягыннан гына түгел, поэтик осталык җәһәтеннән дә анализларга омтылалар. Шагыйрьнең поэзиясенә, тел-стиль үзенчәлекләренең аерым моментларына Т.Галиуллин, С.Поварисов, Г.Әхәтов, И.Бәширова, Ф.Хөсни, С.Хәким, Н.Юзиев, Г.Ахунов, Р.Мостафин, Ф.Мусин h.б. бик күп галимнәр, язучылар берникадәр тукталдылар hәм югары бәя бирделәр. Тәнкыйтьче Т.Галиуллин И.Юзеев шигъриятенең үсеш тенденцияләрен, шигырләренең асылын ачыграк, төгәлрәк билгеләде. Yзенең бер хезмәтендә ул болай язды: «Юзеев чордашларыннан поэзиясенең тематикасы белән дә, романтик рухлы, омтылышлы фикерләү рәвеше буенча да аерылып тора» [23,68].

Тынлыкны да, дөнья шау-шуын да үз йөрәге аркылы үткәреп, үзенчә тыңлый белә торган шагыйрь беренче карашка гади hәм таныш булып күренгән тормыш күренешләрен дә шигъриятле итеп сурәтли, теманың шигъри hәм музыкаль гәүдәләнешен, заманча яңгырашын таба. Халкыбызның рухын чагылдыручы бай музыкаль мирасыбызны тирәнтен өйрәнеп, нечкә сиземләгән hәм шул күңел хәзинәсен яңа шартларда, сүз сәнгатенең яңа югарылыгына күтәреп яңгырата алган шагыйрь укучыларга яңадан-яңа яклары белән ачыла бара. Безнеңчә, аның иҗатының тематик колачы гына киңәеп калмый, ә яңгырашы, характеры ук үзгәреш кичерә. Яшьлек пафосы көчле, тирән уйланулар белән алмашына. «Шагыйрьнең соңгы еллар лирикасы драматизмга да, эпик киңлек hәм фәлсәфи тирәнлеккә дә баеды. И.Юзеевның соңгы елларда басылган шигырьләрен аның үз иҗатында гына түгел, татар поэзиясендә дә матур бер яңалык дип бәяләргә кирәк»,- дип язды Миңнуллин Р. [41, 152].

XX гасырның икенче яртысында классик татар поэзиясе, аерым алганда Һ.Такташ шигырьләре тәэсирендә яза башлаган И.Юзеев тел диңгезендә иркен йөзә, аның мөмкинлекләреннән оста hәм иҗади файдалана. Сүзгә саранлык (экономиялек), әсәрләре теленең халык сөйләменә якынлыгы, сүзләрнең гаять нечкә стилистик-экспрессив мөмкинлекләрен эшкә җигә белү - болар барысы да шагыйрьне күренекле тел остасы итеп таныта.

И.Юзеев беркайчан да гади халык сөйләменә ясалма рәвештә охшатып язарга яратмый, барлык сүзләр хәзинәсеннән ул иң якты, иң төгәл, иң әhәмиятлеләрен генә сайлый. Сизгер шагыйрь буларак, ул халык теленә, аның үсешенә зур, бәя биреп бетергесез өлеш кертте. Шагыйрьнең лиризмы сөйләм структурасында да, лексика сайлавында да, аны аерым бер рәвештә урнаштыруында да чагыла. Автор кулланган сөйләм чараларының диапозоны бик киң: гади халык лексикасы, искергән сүзләр, фразеологик әйләнмәләр, фольклор элементлары, поэтик сүзләр, төрле кабатлаулар, антитеза, янәшәлек алымнары, мәгънә эчтәлеген катлауландыру, үзенчәлекле бетемнәр - болар барысы да И.Юзеевның татар әдәби сөйләмен баетуга зур өлеш кертүен күрсәтә.

1.1. И.Юзеев шигъриятендә гомумкулланылыштагы сүзләр

Билгеле булганча, туган тел хәзинәсендәге сүзләрнең матур яңгырашлы булганнары да, күңелгә ятмаганнары да, нык тупас яңгыраганнары да бар. Сүз сәнгате осталары аларның hәммәсен әсәр тукымасына бик урынлы яраштыра белә.

Кулланылыш сферасы ягыннан хәзерге татар теленең сүзлек составы берничә төркемгә бүленә. Иң зур төркемне киң кулланылыштагы гомумхалык теле сүзләре тәшкил итә. Моннан башка теге яки бу халыкның теле була алмый, бу - иң кирәкле, тормыштагы иң әhәмиятле сүзләрдән торган төркем. Гомумкулланылыш сүзләре - милли әдәби телнең үзәге. Шулар нигезендә генә әдәби тел үсә, камилләшә, байый.

Поэтик hәм публицистик әсәрләрендә фикерне укучыга төгәл җиткерүдә, аңа эстетик йогынты ясауда, җитди әдәби образлар тудыруда И.Юзеев өчен дә гомумхалык лексикасы нигез булып тора һәм шагыйрьнең сүзлек хәзинәсенең өчтән ике өлешен диярлек тәшкил итә. Тарихи яктан күзәткәндә, гомумхалык теле сүзләре урта диалекты хәзинәсенә, ягъни хәзерге Татарстан, Башкортстан җирләрендә яшәүче милләттәшләребез теле лексикасыннан алынган. Аларны Кол Гали, Мөхәммәдьяр, К.Насыйри, Тукай иҗатларында очратырга була.

И.Юзеев халык тудырган, иҗат иткән, камилләштергән телгә бик җитди карый, аның эчке мөмкинлеген, байлыгын, хосусиятын нык аңлап эш итә. Гомуми халык лексикасын ул шигырьләрендә дә, проза, драма әсәрләрендә дә бик мул hәм уңышлы куллана. Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Кандалый, Тукай, Такташлардан килгән бай сурәтләү-тасвирлау чаралары, телнең гадилеге, шул ук вакытта сихри матурлыгы белән таң калдырырлык татар лексикасының шигъри серләре Юзеев лирикасында яңа ягы белән ачылдылар hәм өслүби (стилистик) үсеш алдылар.

Матур әдәбият телендә дә, сөйләшү стилендә дә, гадәттә, төрле лексик катлам сүзләре бергә үрелеп, иркен кулланыла. Ләкин еш кына поэтик төсмерсез, гади сүзләр белән генә язылган, ләкин чын мәгънәсендә поэтик яңгырашлы, укучыны дулкынландырырлык образлы шигъри юлларны күрергә мөмкин:

Мин сискәнеп киттем узган чакта

Клуб тирәсе яныннан,

Сандугачның тавышын кемдер берәү

Тасмаларга язып калдырган.

(«Карурман»)

“Фикернең бөеклеге сүзнең купшы булуын дәгъва итми, киресенчә, сүзләр никадәр танышрак булса, фикерне кабул итү дә шулкадәр ләззәтлерәк, аның ышандыру көче шулкадәр калкурак була” [12,70].

Ләкин гомумкулланылышта йөргән битараф сүзләр белән образ тудырганда сүз осталары еш кына синтаксик фигураларга мөрәҗәгать итәләр. Синтаксик фигуралар сөйләмнең билгеле бер кисәгенә аеруча игътибар иттерү, шигырьнең тәэсир көчен, тойгылылыгын арттыру максаты белән кулланыла. Шуңа күрә hәртөрле синтаксик фигура барыннан да бигрәк күтәренке рухлы сөйләм өчен, мәсәлән, олы фикер, яки тойгы бөркелеп торган лирик шигырь яки поэма, ялкынлы публицистика яки прозаның шундый югары стильгә тартым урыннары өчен хас. Синтаксик фигураларны үзләренең яңгырашлары, сөйләмгә тойгылылык төсмере бирүләре ягыннан музыкада көйләрнең төрле-төрле борылышлары, кабатлаулары белән чагыштырырга мөмкин. Гомумән, синтаксик фигуралар - алар сөйләмнең үзенә күрә бер аhәңе.

Заключение

Список литературы

1. Абилов Ш. Мөхәммәдъяр әсәрләренең теле//Татар теле һәм әдәбияты, 2. – Казан: КДУ нәшр., 1968.

2. Амиров Г.С. Язык Тукая. Лексика и фразеология: Автореф. дис. . докт. филол. наук. – Алма-Ата, 1968.

3. Арутюнова Н.Д. Метафора и дискурс//Теория литературы. - М., 1990.

4. Ахунҗанов Г.Х. Татар теленең идиомалары. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1972.

5. Ахунзянов Г.Х. Лексико-фразеологические средства русского и татарского языков. – Казань: ТКИ, 1980.

6. Әхәтов Г.Х. Сүз эчендә энҗе бар//Казан утлары. – 1986. - № 4. –Б.176-177.

7. Әхәтов Г.Х. Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге/С.С.Гайфуллин редакциясендә. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1982.

8. Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теленең лексикологиясе. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979.

9. Байрамова Л.К. Фразеологические полукальки в татарском языке//Функциональное развитие татарского языка в условиях перестройки. – Казань, 1991. – С.58-63.

10. Бахтин М.М. Вопросы литературы и эстетики. –М.: Искусство, 1975.

11. Баширова И.Б. Язык художественной прозы Г.Исхаки//Язык утилитарных и поэтических жанров памятников татарской письменности. – Казань, 1990.

12. Бәширова И.Б. Сүз белән сурәт ясау. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974.

13. Бәширова И.Б. Хәзерге татар стилистикасының уңышлары һәм бурычлары //Актуальные вопросы грамматики и стилистики татарского языка. – Казань, 1981.

14. Бикмөхәммәт Р. Поэзиябезнең сулмас чәчәкләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1960.

15. Будагов Р.А. Литературные языки и языковые стили. – М.: Высшая школа, 1967.

16. Будагов Р.А. Метафора и сравнение в контексте художественного целого //Русская речь. – 1973. - №1. – С.26

17. Будагов Р.А. Человек и его язык. - М.: Изд-во МГУ, 1976.

18. Будагов Р.А. Писатели о языке и язык писателей. – М.: Изд-во МГУ, 1984.

19. Виноградов В.В. Об основных типах фразеологических единиц в русском языке. – М.-Л., 1947.

20. Виноградов В.В. О языке художественной литературы. – М.: Гослитиздат, 1959.

21. Виноградов В.В. Стилистика. Теория поэтической речи. Поэтика. – М.: Изд-во Акад. наук СССР, 1963.

22. Галиуллин Т.Н. Безнең заман үзе җыр: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1982.

23. Галиуллин Т.Н. Дәвамлылык: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1987.

24. Галкина-Федорук Е.М. О стиле поэзии Сергея Есенина. - М.: Изд-во МГУ, 1965.

25. Гәрәева Р.Р. Әдәби текстка лингвистик анализ.–Уфа: БДПИ нәшр., 2003.

26. Гәрәева Р.Р. Шигърият һәм моң. – Сулеймановские чтения.– Тобольск: ТГПИ нәшр., 2008, Б.21-23.

27. Гей Н.К. Художественность литературы. Поэтика. Стиль. – М.: Наука, 1975.

28. Головин Б.Н. Об изучении языка художественных произведений//Вопросы стилистики. – Вып.1. - Саратов: Изд-во СГУ, 1962.

29. Григорьева А.Д., Иванова Н.Н. Поэтическая фразеология Пушкина. – М.: Наука, 1969.

30. Ефимов А.И. Изучение языка художественных произведений. – М.: Госучпедиздат, 1952.

31. Ефимов А.И. О языке художественных произведений. – М.: Госучпедиздат, 1954.

32. Ефимов А.И. Стилистика художественной речи. - М.: Изд-во МГУ, 1961.

33. Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният.– Казан: Мәгариф, 2006.

34. Җәләй Л., Борһанова Н., Мәхмутова Л. Татар теленең фразеологиясе, мәкаль һәм әйтемнәре. – Казан: Таткитнәшр, 1957.

35. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимова М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.– Казан: Мәгариф, 2005.

36. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. - Т.1. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1959.

37. Курбатов Х.Р. Сүз һәм стиль//Совет әдәбияты. – 1961. - №6. – Б.122.

38. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – Казан: Мәгариф, 2002.

39. Курбатов Х.Р. Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1971.

40. Лотман Ю.М. Анализ поэтического текста. Структура стиха. -Л.: Просвещение, 1972.

41. Миңнуллин Р. Һәркемгә таныш моңнар //Совет мәктәбе. – 1983. -№1. – Б.18-19.

42. Некрасова Е.А. Метафора и ее окружение в контексте художественной речи //Слово в русской поэзии: Сб. науч. ст./Отв. ред. В.П.Григорьев. – Москва: Наука, 1975. С.76-110.

43. Николина Н.А. Слово как предмет изображения и оценки в прозе И.И.Гончарова //Русский язык в школе. –1997. –№3. – С.51-58.

44. Поварисов С.Ш. «Нуры Содур» поэмасының тел-сурәтләү үзенчәлекләре //Совет мәктәбе. – 1984. - №8. – Б.30-33.

45. Поварисов С.Ш. Поэтика художественной прозы Г.Ибрагимова. –Уфа: Изд-во БГУ, 1987.

46. Поварисов С.Ш. Сүз һәм сәнгатьле сөйләм. – Уфа: Китап, 1997.

47. Поварисов С.Ш. Тел – күңелең көзгесе. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1982.

48. Сафиуллина Ф.С. Сүз иясе белән йөри. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1985.

49. Сафиуллина Ф.С. Тел дигән дәрья бар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979.

50. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан: «Хәтер» нәшр., 1999.

51. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Лексикология, фразеология, фонетика, графика һәм орфография, орфоэпия, сүз ясалышы, морфология, синтаксис. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1994.

52. Телия В.Н. Что такое фразеология. – М.: Наука, 1966.

53. Хаков В.Х. Просторечная лексика в языке художественной литературы //Вопросы стилистики. –Вып. 1. – Саратов: Изд-во СГУ, 1962.

54. Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате: Укытучыларга ярдәмлек. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979.

55. Хаков В.Х. Татар теле стилистикасына кереш. - Казан: КДУ нәшр., 1963.

56. Хаков В.Х. Тел һәм стиль мәсьәләләре. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1961.

57. Хәким С. Yз тавышың белән. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1969.

58. Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974.

59. Шмелев Д.Н. Слово и образ. - М.: Наука, 1964.

60. Юзиев Н.Г. Хәзерге татар поэтикасы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1973.

61. Юсупов Р.А. Лексико-фразеологические средства русского и татарского языков. –Казань: ТКИ, 1980.

62. Ярми Х. Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1960.

II

1. Юзеев И. Яшь наратлар. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1965.

2. Юзеев И. Миләүшә. Шигырьләр. - Казан: Тат. кит. нәшр., 1968.

3. Юзеев И. Тау чишмәсе. Шигырьләр. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1970.

4. Юзеев И. Карурман. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1973.

5. Юзеев И. Поэмалар. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1976.

6. Юзеев И. Өзелмәс кыллар. Шигырьләр, җырлар, поэмалар, балладалар. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1978.

7. Юзеев И.Мәхәббәт китабы. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1988.

8. Юзеев И. Гашыйклар тавы. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1991.

9. Юзеев И.Таныш моңнар. Сайланма әсәрләр. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1993.

10. Юзеев И. Уйлый күңелем төрлесен. Шигырьләр, җырлар. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1997.

Покупка готовой работы
Тема: «Илдар юзеев иҖатыныҢ лексик стилистик ҮзенчӘлеге»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 77
Цена: 1700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика