Дипломная работа

«Дөнья тел картинасының фрагменты буларак зооморф метафора»

  • 76 страниц
Содержание

Кереш.3

Төп өлеш

1бүлек: Дөнья тел картинасының фрагменты буларак зооморф метафора.6

1.1.Метафора турында гомуми төшенчә.6

1.2. Зооморф метафораларның лексик-семантик үзенчәлекләре.12

1.3. Татар дөнья тел картинасында зооморф метафора.17

2 бүлек: Зооморф метафораларның культурологик аспектта бирелеше.24

2.1. Татар һәм рус телләрендәге зооморф метафораларга чагыштырма анализ.24

2.2. Метафора ясалу процессына бәйле уртак семантик компонент.37

Йомгак.47

Библиография.49

Кушымта.54

Введение

ХХ гасырның икенче яртысында телнең социаль ягын милләтнең тарихи әһәмиятләрен яктыртуга ачыктан-ачык кызыксынуларның ныгуы характерлана. Аларның саклаучысы булып милли телләр, барлыкка китерүчесе конкрет тел шәхесе тора. Төрле милләтнең мәдәни әһәмиятләрен тигезләргә тырышу урынына, аларның рухи тәҗрибәләрен мораль-этик потенциалын, кешенең культурадагы феономенын тирән өйрәнү алыштыра.

Хәзерге заман лингвистикасы гомумән антропологик булып оеша, ягъни тел процессын тикшерү коммуникатив эшчәнлек ихтыяҗының өзлексез бәйләнешендә барлыкка килә һәм сөйләмнең субъекты тел механизмын тасвирлаганда кушылган кеше факторының хисабын фаразлый. Кешенең танып белү эшчәнлегенең нәтиҗәләрен өйрәнүнең базасы һәм аларны телдә ныгытып куючы булып “дөнья картинасы (моделе)” тора. “Дөнья картина”сы төшенчәсен философлар, логиклар әле егерменче гасыр башында ук кулланганнар. Әмма соңгы ун ел эчендә бу философик төшенчәне өйрәнү башкачарак юнәлеш алды. Н.Ю.Арутюнова билгеләвенчә, бу күчеш дөньяның иҗтимагый моделенең үзгәрүеннән килеп чыккан. Һәм монда дөнья тел картинасының предмет-пространство аспекты түгел, ә вакыт-вакыйга аспекты беренче урынга куела. “Дөнья класслар буенча сортларга аерылган әйбер склады булып түгел, ә фактлар җыелмасы булып күз алдына баса”, - дип яза ул (Арутюнова, 1987, №3: 101).

Дөнья тел картинасы – ул төрле тел чаралары ярдәмендә системалы бер бөтен чынбарлыкны тасвирлау (Хайруллина, 2001:6).

Телдә булган зооморф метафора да дөнья тел картинасының бер фрагменты булып тора һәм ул конкрет бер халыкның милли-культура өлкәсен баетучы семантик күренеш буларак яши.

Зооморф метафора рус һәм кайбер башка телләрдә берникадәр тикшерелгән булса да, аны кешенең дөнья тел картинасына бәйләп карау, культурологик аспектта ачыклау соңгы елларда лингвистиканың перспектив юнәлеше булып китте.

Татар тел белемендә бу мәсьәләнең каралмавы, бу юнәлештә эзләнүләр алып баруны актуаль итә.

Актуальлек түбәндәгедән гыйбарәт: кешене характерлаучы зооморф метафораларның дөнья-тел картинасына бәйләп анализлау, шул метафоралар аша кешенең этнокультур спецификасын ачу соңгы вакытта перспектив юнәлеш булып тора. Ул, бер яктан, кешенең характерында яткан универсаль, ягъни бөтен халык өчен хас, икенче яктан, милли специфик үзенчәлекләрне табуга, билгеләүгә мөмкинлек тудыра.

Телдә кеше факторын беренче урынга кую шулай ук зооморф метафора проблемасын актуаль итүче билге. Телдәге кеше факторы, төрле аспектта чагылган хәзерге заман лингвистик тикшеренүләрнең антропологик парадигмасында закончалыклы булып, кешене төрле аналогик рәвештә характерлаучы метафорик модельләр белән эш итә.

Минем фәнни хезмәтемнең темасы да шулай яңгырый – “Татар телендә зооморф метафора”.

Теманың объекты булып кешене характерлаучы зооморф метафоралар тора.

Предметы – кешене характерлаучы, бәяләүче зооморф метафораларны кешенең дөнья тел картинасына бәйләп сурәтләү, кешегә күчерелгән хайван “образ”ы семасын аеру.

Хезмәтне башкарганда лингвистик анализ, компонентлы анализ методлары һәм контрастив-типологик методлар кулланылды.

Татар тел белемендә ул махсус өйрәнү объекты булып беркайчан да тормады, шуңа күрә без бу теманы өйрәнүне актуаль дип исәплибез. Хезмәтнең яңалыгы булып шул тора: монда зооморф метафоралар фәнни яктан (семантик, структур) тикшерелә. Зооморф метафора аша кешенең шәхси тел дөньясы, милләтнең тел дөньясы ачыклана. Теге яки бу халыкка хас специфик фикерләү, культура ягы, кешеләрнең үз-үзен тотышы, кешенең милләт вәкиле буларак үз-үзен танып белүе – барысы да зооморф метафораларда символик дәрәҗә ала. Кешенең культурасын, мәдәниятын, аңа хас уңай һәм тискәре сыйфатларны үтемле юл белән күрсәтә алу да шул зооморф метафоралар аша бара бит.

Актуальлектән чыгып, түбәндәге максатны билгелибез: татар телендә зооморф метафораларны төрле аспектта өйрәнү.

Бу куелган максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде: зооморф метафораларның тел белемендә өйрәнелү торышы; татар дөнья-тел картинасында зооморф метафора; зооморф метафораларның культурологик аспектта бирелеше.

Чыгарылыш эшем структур яктан биш бүлектән тора. Кереш, төп өлеш (ул үзе ике бүлектән тора, ә бүлекләр подпунктларга бүленгән), йомгак, кушымта (зооморф метафоралар ясауда чыганак булып торучы лексик берәмлекләр), библиография.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

1 бүлек: Дөнья тел картинасының фрагменты буларак зооморф метафора

1.1 Метафора турында гомуми төшенчә

Тирә-як табигать һәм иҗтимагый тормыш бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәттә һәм бәйләнештә булган әйберләрдән һәм күренешләрдән тора. Аерым әйбер, күренешләрнең үз эчендәге яки бер-берсе арасындагы бәйләнеше, мөнәсәбәте, билгеле максат һәм сәбәпләр аркасында булып, үзенә бер төрле система тәшкил итә. Ул системаны өйрәнү табигать дөньясының яки иҗтимагый тормышның диалектикасына төшенүгә, шул ук системаны барлыкка китергән эчке һәм тышкы көчләрнең, ул системаны төзүче кисәкләрнең асылын аңлый алуга кайтып кала.

Сүз-фикернең коралы. Дөньяда сүз белән аталмаган бер генә әйбер дә, төшенчә дә юк. Сүз кешенең уй-фикерен, хисләрен белдерә; сүз белән предметлар, эш-хәрәкәт, билгеләр атала. Җәмгыятьнең яшәү һәм үсү шарты булган телнең үзәген сүзләр тәшкил итә.

“Нәрсә соң ул сүз?” дигән сорауга җавап бирүе бик җиңел кебек тоела. Шулай да бу сорау ничәмә-ничә еллар буена галимнәрне борчып килгән һәм әле хәзер дә моңа канәгатьләнерлек җавап бирелгәне юк. Ә ни өчен шулай? Чөнки сүзнең табигате үзе гаять катлаулы.

Сүзләрнең лексик мәгънәләре тормыш үзгәрү белән бергә үзгәрә. Сүздә яңа мәгънәләр барлыкка килә. Ә бу катлаулы процесс.

Безне чолгап алган дөнья искиткеч бай. Аны танып белү мөмкинлеге дә чиксез. Әгәр һәр яңа төшенчәне яңа сүз белән атый башласаң, сүзләр артык күбәеп китәр иде, һәм кеше барлык кирәкле сүзләрне хәтерендә саклый алмас иде. Шуңа күрә кеше акылы иң экономияле юлны – бер үк сүзне яңа мәгънәләрдә куллану алымын сайлаган.

Кеше аңы торган саен чынбарлыкны төгәлрәк танып белергә омтыла, ә бу – фәндә кулланыла торган гомуми абстракт төшенчәләрнең артуына сәбәп була.

Сүзләрнең мәгънәләре аларның үзара бәйләнешләре нәтиҗәсендә дә үзгәрешләргә дучар була. Шул рәвешле аларның мәгънәләре тагын да конкретлаша, аерымлана төшә.

Лексик мәгънәләрнең үсеше күпмәгънәлелеккә китерә. Барлык телләрдә дә дистәләгән мәгънәгә ия булган сүзләр күп.

Соңгы елларда метафораны өйрәнүгә философия фәне белгечләренең, лингвистларның, фольклорчыларның (халык авыз иҗаты белгечләренең), психологларның кызыксынуы артты. Бу турыда шушы тема буенча язылган публикацияләрнең күбәюе һәм бу публикацияләрнең афористик әйтемнәр белән тулы булуы күрсәтә. Билгеле америка тикшеренүчесе Д. Берггрен “метафора һәрвакыт философиянең өп проблемасы булып тора”, - ди. (Берггрен, 1990:7). Әгәр бу сүзләргә карта А. Ф. Лосевның дәлилен китерсәк, әйтелгәннәрнең рациональ мәгънәсе турында уйланырга урын бар. А. Ф. Лосев буенча, философиядә төп урында “символ мәгънәсе тора” (Лосев, 1982: 22). “Символ” белән “метафора” арасында бик күп охшашлык бар дип билгели У. А. Шиблза (Шиблза // Теория метафоры, 1990:7).

Телдәге төрле процессларны, телләрне төрле яклап үзара чагыштырганда тикшерүчеләр я тәрҗемәчеләр күпчелек семантик аңлашылмаучанлыклар белән очраша. Әмма метафора телнең җитешсезлеген түгел, фәнни эзләнүне, камилләшүне күрсәтә.

Метафораны күренекле немец тикшеренүчесе Р. Вейман филологиянең кызыклы бер өлкәсе дип саный. Аның фикеренчә, “метафораны өйрәнүдән баш тартмаска кирәк” (Вейман // Теория метафоры, 1990:8). Метафора үзенә филологларны һәм лингвистларны гына җәлеп итеп калмый, ул философларны да кызыксындыра.

Метафораның сере күренекле акыл ияләрен үзенә тарткан – Аристотельдән Руссога кадәр, Гегельдән Э. Кассирерга кадәр, Х. Ортеги-и- Гассетны һәм башка бик күпләрне. Метафора турында бик күп хезмәтләр язылган. Метафора турында галимнәр генә түгел, аны уйлап чыгаручылар – язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, кинематографлар бик күп фикерләр әйткән. Метафораның табигатенә, эстетик кыйммәтенә карата үз карашы булмаган бер генә тәнкыйтьче дә юктыр. Метафораны өйрәнү табигый, әмма ул гореф-гадәтләр буенча гына килә дип әйтү дөрес булмас. Киресенчә, ул үсә, зур масштаблар ала бара, фәннең төрле өлкәләрен – философия, логика, психология, психоанализ, герменевтика, әдәбият белеме, әдәби тәнкыйть, нәфис сәнгать теориясе, семиотика, риторика һәм башкаларны үз эченә ала. Метафора белән кызыксыну санап кителгән юнәлешләрнең бер-берсе белән кисешеп, үзара уртак идея берлегенә килүләренә китерә һәм когнитив фән тудыра. ”Когнитив фән кеше аңының төрле якларын тикшерә. Мондагы аңламга кешелек дөньясы когнитив структуралар (сизү, тел, уйлау, хәтер, хәрәкәт һ.б.) ярдәмендә дөньяны танып белә. Когнитив фән ярдәмендә кеше белемне үзләштерә, эшкәртә, тарата. Шуңа да бу фән нигезендә шул процессларны гамәлгә ашыру һәм кешелек аңының асылын билгеләү ята” (Петров, 1988: 41).

Соңгы унъеллыкта метафораны үзләштерүнең төп өлеше филологиядән (риторика, стилистика, әдәби тәнкыйть) сөйләшүнең практик өйрәнү өлкәсенә һәм фикерләү, белү, аңлау һәм концептуаль системага, ясалма интеллект булдыруга кайтып кала. Метафора фикерләү нигезен аңлау һәм дөньяны үзенчәлекле яктан күрү ачкычы гына түгел, ә аның универсаль гәүдәләнеше дә булып тора. Шулай итеп, бер яктан, метафора логиканың, икенче яктан, мифологиянең үзара бәйләнешен ныгыта.

Метафора мәсьәләсенә карата теоретик эзләнүләрнең көннән-көн артуы аның төрле текстларда, поэтик әсәрләрдә, публицистикада һәм төрле өлкәләрдән фәнни хезмәтләрдә күпләп кулланылуы белән аңлатыла.

Метафораның күп төрле әдәби җанрларда, көндәлек һәм фәнни телләрдә күпләп таралуы авторларның эстетик үсешен генә билгеләп калмый, ә аның соңгы вакытта утилитар әһәмият алуын да күрсәтә. Р. Хофман әйтүе буенча: “метафора кайда гына очрамасын, һәрвакыт кешенең хезмәтен, аңын һәм телен баета” (Хофман // Теория метафоры, 1990: 6).

Тел белемендәге күп кенә мәгълүматлар безгә мифологик һәм тел дөньясы структурасының бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә икәнлеген күрсәтте. Әмма әлегә кадәр шушы бәйләнешләрне ассызыклаган, аларның килеп чыгуларын һәм асылын аңларга булышкан төп мотив игътибарсыз кала килде.

Мифлар, тел һәм рухи үсеш бер үк законга буйсыналар дип әйтү шул вакытта гына дөрес буладыр, әгәр аларның килеп чыгулары уртак гомум тамырга бәйләнгән булса. Димәк, миф һәм тел кайсыдыр параметрлары буенча бер-берсеннән аерылсалар да, алар эчтәлекләре буенча икесе дә бер үк концептуаль формага ия. Бу форманы кыскача метафорик фикерләү дип белдереп китәргә була. Бу ике төшенчәдә дә метафорага хас уртак яклар һәм аермалы яклар бар. Шуларны без аңларга тырышабыз икән, аның мәгънәсеннән һәм асылыннан чыгып карарга тиешбез. Нәкъ метафора тел белән миф арасында рухи бәйләнеш булдыра. Метафораның барлыкка килүен я телнең килеп чыгуыннан, я мифологик фантазиядән эзлиләр. Кайбер вакыт бер сүз генә дә үзенең метафоралы булуы аркылы мифны барлыкка китерә һәм аны тулыландырып тора, кайвакыт, киресенчә, нәкъ сүзнең метафоралылыгы тик мифтан калган мирас кына булып санала.

Метафора – ул предметның чын асылы турындагы бәхәс (Арутюнова // Теория метафоры, 1990: 28). Мәсәлән, бүген ул тутый кошка охшаган дип әйтеп була, ә ул – кош, ул – аю дип әйтәбез икән, еш кына контекстсыз болар кешенең ни әйтергә теләгәнен тулысынча аңлата алмаска мөмкин. Шуның өчен дә ул төрле объектларга охшаш булырга мөмкин, әмма метафорага конъюнкция хас түгел. Шулай да метафора барлыкка китерүче мәгънәләрдә охшашлык ясаучы элементлар күрсәтелми. Мәсәлән, аккош булып килеп кердең мисалы. Охшашлык ясаучы элементны әйтү кирәкми дә. Монда хатын-кызның хәрәкәтен аккошка тиңләүгә кайтып кала. Бу кешенең мифологик аңы тәэсиренә дә бйәләнгән. Чөнки кешеләрнең әйлән-тирәне кабул итүе шундый формадагы менталь процессларга бәйләнгән булып чыга.

Бер әйбер, эш яки хәл үзара охшашлык нигезендә икенче бер әйбер, эш яки хәл исеме белән алыштырып әйтелсә, метафора хасил була (Курбатов, 2002:96). Метафора – шул ук чагыштыру, ләкин кыскартылган яки, кайбер әдәбиятчылар әйткәнчә, яшертен (Абрамович, 1961: 179) чагыштыру; чагыштыруда ике мөстәкыйль сүз булса, метафорада бер генә сүз – шул бер сүз охшаш күренешне (сурәтне) дә, исеме шул сүзгә күчерелгән әйберне (күренешне, эш яки хәлне) дә белдерә.

Телдә барлык сүзләр дә бертигез дәрәҗәдә метафоралашмый. Терминнар, нигездә, метафора була алмый. Метафора күп мәгънәле исем-сүзләрдән (аеруча һәркемгә билгеле кош-корт, хайван, үсемлек, чәчәк, кыйммәтле металл, асылташ, ел фасылы, табигать күренеше исемнәреннән) һәм фигыльләрдән ясала (Ефимов, 1961: 138-142). Метафораның барлыкка килү юллары да төрлечә:

1. Абстракт төшенчәне конкрет әйбер исеме белән атау (кайвакыт шуңа аңлатма да биреп) яки аңа карата конкрет әйбердәге билгеле эш яки хәлне китереп әйтү;

2. Нинди дә булса эчке яки тышкы охшашлыктан чыгып, бер анык әйберне икенче анык әйбер исеме белән атау;

3. Нинди дә булса охшашлык нигезендә бер төрле абстракт төшенчәне икенче төрле абстракт төшенчә исеме белән атау.

4. Җансыз әйберләрне җанлы әйберләр кебек уйлый, сөйләшә, эшли яки хәрәкәттә килә торган итеп бирү (Курбатов, 2002: 96).

Метафораның бу төре җанландыру дип йөртелә. “Кеше үзе тирә-яктагы һәр әйбергә, - ди бу турыда Ш. Балли, - һәрвакыт үзенең шәхесенә хас сыйфатларны һәм омтылышларны китереп тага. Табигатьне нәкъ менә шулай ниндидер җанлы нәрсә итеп күз алдына китерү, аны “кешеләштерергә” ярату тел үсешенең башлангычында ук инде “кояш чыга”, “җил өрә”. кебек метафораларның ясалуына китерде һәм китерә” (Балли, 1961: 221).

Җанландыру алымы ярдәмендә барлыкка килгән метафораларның бик күбесе бүгенге көндә таушалган, “сүнгән” яки онытылган сүз-сурәт булып кына калган, чөнки аларның образлылыгы хәзер инде бөтенләй сизелми яки сизелми диярлек. Әгәр инде берәр сүз остасы андый әйтелмәләрнең туры мәгънәсенә юри игътибар иттерсә, ул чакта туры мәгънә дә, күчерелмә мәгънә дә янәшә яши башлый – метафора барлыкка килә (Курбатов, 2002: 97).

Бөтен бер әсәрне читләтеп әйтүгә - тулысынча бер метафорага кору кинаяле метафора яки аллегория дип йөртелә (Курбатов, 2002: 97).

Кинаягә яки аллегориягә корылган әсәрләрдә билгеле бер идеяне эченә алган шартлы образ була. Мәсәлән, төлке – хәйләкәрлекне, бүре – ерткычлыкны, усаллыкны, куян – куркаклыкны, маймыл – кыланчыклыкны, аю – киң күңеллелекне һәм көчне, сарык аңгыралыкны гәүдәләндерә. Болар – шул мәгънәгә беркетелгән даими шартлы образлар. Һәм алар, гүяки, кешеләрчә уйлыйлар, кешеләрчә эш-хәрәкәткә дучар булалар. Әгәр андый эш һәм хәрәкәт булмаса, шартлы метафорик образ, гадәттә, аллегория дип түгел, бәлки символ (грекча sumbolon “билге”, “тамга”) дип атала. Мәсәлән, татар халык иҗатында матурлык символы – чәчәк, нечкә - тал чыбык; җыр һәм моң символы – сандугач (былбыл); туган ил символы – Агыйдел, сагыну символы – Чулпан йолдыз һ.б. (Бикмөхәммәт, 1960:32).

Ләкин символик метафора, аллегориядән аермалы буларак, гел генә үзенә бер әсәр тәшкил итми, бәлки башка төр метафоралар кебек үк, метафорик булмаган сүз сөрешендә аерым-аерым да кулланыла.

Метафораның ничек һәм нинди сүзләрдән ясалуы сөйләмнең эчтәлегенә, максатына карап йөри. “Әгәр син, - ди Аристотель, - нәрсәне дә булса яхшы итеп күз алдына бастырасың килсә, метафораны бу төрдәге әйберләрнең иң яхшысыннан ал; әгәр инде нәрсәне дә булса начар итеп күрсәтәсең килсә, моның өчен иң начар әйберне сайла” (Аристотель, 2000:18).

Заключение

Күренүенчә, иң популяр метафорик номинациянең моделе булып зооморф метафора тора. Кешене характерлаучы зооморф метафораларны теге яки бу телдә аралашучы кешенең дөнья-тел картинасына бәйләп анализлау, шул метафоралар аша кешенең этнокультур спецификасын ачу соңгы вакытта перспектив юнәлеш булып тора.

Югарыдагы хезмәттә зооморф метафора дөнья тел картинасы белән бәйләп тикшерелде. Зооморф метафораларның дөнья тел картинасында тоткан урыны ачыкланды. Зооморф метафора шулай ук культурологик аспектта каралды. Зооморф метафора ясалышындагы семантик процесслар анализланды. Зооморф метафораларның кайбер аспектлары татар һәм рус телләрендә чагыштырылды һәм шуның нәтиҗәсендә аларның универсаль һәм специфик яклары ачыкланды.

Зооморф метафораларны тикшерү татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән барлык зооморф метафораларны теркәп баруга нигезләнде. Шулай ук хезмәтне башкарганда матур әдәбият әсәрләреннән дә мисаллар алынды.

Зооморф метафораларны анализлау аша без түбәндәге нәтиҗәләргә ирештек.

Тел белемендә бу тема өлкәсендә түбәндәге галимнәр хезмәт салды. Г. Н. Скляревская (зооморф метафоралардагы мелиоратив һәм пейоратив семантик элементларны барлый, анализлый); В. В. Першаева (зооморф метафораларның стилистик кулланылышын тикшерә); Д. Н. Шмелев (метафорик күчеш вакытындагы уртак семантик берәмлекне төрле яклап анализлый, аңардагы денотатив һәм коннотатив төшенчәләрне аерып күрсәтә); Чудинов (метафораларны когнитив яссылыкта тикшерә), шулай ук З. Р. Садыкова һ.б.

Зооморф метафораларның үзенчәлекләре:

1. Зооморф метафораның когнитив нигезен кешегә күчерелгән хайван образы тәшкил итә.

2. Зооморф метафоралар кешегә нинди дә булса метафорик характеристика биргәндә номинатив берәмлек буларак кулланыла.

3. Зооморф метафораларда антропоцентризм чагыла (кешегә тышкы-эчке кыяфәт, социаль, этнокультур статус, холык-фигыль ягыннан характеристика бирелә).

4. Метафораның бер төре буларак зооморф метафорада чагыштыручы һәм чагыштырылучы объектларның нинди булулары, охшашлыкны барлыкка китерүче уртак семантик элемент үзенчәлекле төс ала. Зооморфизмнарда эмоциональ һәм экспрессивлык аларның денотатларында ятмый, ә коннотатив компонент буларак чагыла.

5. Зооморф метафора дөнья тел картинасының бер фрагменты булып тора.

Әгәр дә концептуаль дөнья картинасы төшенчәләрдә бирелгән дөньяның информациясе булса, дөнья тел картинасы – ул кешенең дөнья турында белемнәре һәм күзаллаулары. Алар сүзнең семантикасына, сүзтезмәләргә, конкрет милли телнең тел категорияләренә ныгытып куелган (Караулов, 1976: 271).

6. Зооморф метафораларның кайбер аспектлары рус һәм татар телләрендә чагыштырыла. Аларның һәрберсенең дөнья тел картинасы ачыклана һәм шуңа бәйле рәвештә метафораларның универсаль һәм специфик формалары карала.

Шулай итеп, зооморф метафораларны өйрәнү дөнья картинасының беркатлы фрагментын ачыкларга ярдәм итә. Зооморф метафораларны дөньяның телдәге гәүдәләнешенең бер өлеше итеп сурәтләп, без дөньяның телдәге гәүдәләнешен шундый феномен итеп кабул итәбез: бу феномен антропоморфлыгы, тотрыклылыгы һәм үзгәрүчәнлеге, милли-мәдәни шартлылыгы белән характерлана.

Список литературы

1. Абдуллина Р. С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр Чаллы, 1997.

2. Абрамович Г. Введение в литературоведение. – М., 1961.

3. Арутюнова Н. Д. Аномалии и язык (к проблеме языковой картины мира). // Вопросы языкознания., 1987, №3.

4. Арутюнова Н. Д. Номинация и текст. // Языковая номинация. Виды наименований. – М., 1977.

5. Арутюнова Н. Д. Языковая метафора (синтаксис и лексика). // Лингвистика и поэтика. – М., 1979.

6. Ахатов Г. Х. Лексика татарского языка (Учеб. пособие для студентов пед. инст-в и колледжей). – К., 1995.

7. Ахунзянов Э. М. Двуязычие и лексико-семантическая интерференция. – К., 1978.

8. Балли Ш. Французская стилистика. – М., 1961.

9. Бессарабова Н. Д. Метафора как языковое явление. // Значение и смысл слова. / Под ред. Д. Э. Розенталя. – М., 1987.

10. Бикмөхәммәт Р. Поэзиябезнең сулмас чәчәкләре. – К., 1960.

11. Богородицкий В. А. Введение в татарское языкознание в связи с другими тюркскими языками. – К., 1934.

12. Бодуэн де Куртенэ И. А. Избранные труды по общему языкознанию. Т.1. – М., 1978.

13. Брутян Г. А. Язык и картина мира // Философские науки, 1973, №1.

14. Брутян Г. А. Языковая картина мира и ее роль в познании. // Методологическая проблема анализа в языке. – Ереван, 1976.

15. Будагов Р. А. Человек и его язык. – М., 1976.

16. Будагов Р. А. Язык – реальность – язык. – М., 1983.

17. Бухарова Г. Х. Мифопоэтическая картина мира в башкирской топонимии / Г. Х. Бухарова.- Уфа, 2003.

18. Вовк В. Н. Языковая метафора в художественной речи. – Киев, 1986.

19. Волков А. Г. Язык как система знаков. – М., 1966.

20. Вольф Е. М. Грамматика и семантика прилагательного. – М., 1978.

21. Галлямова Н. Ш. Национально-культурная специфика языковой картины мира и речевого поведения в обучении межкультурной коммуникации. // Язык и культура. – Уфа, 1995.

22. Даль В. М. Толковый словарь живого великорусского языка: В 4-х т. / Под ред. Проф. И. А. Бодуэна де Куртенэ. – М., 1998.

Т. 1. А -3-1998 – 912 с.

Т. 2. И-О – 1998. – 1024 С.

Т. 3. П-Р – 1998. – 912 С.

Т. 4. С-V – 1998. – 864 с.

23. Ефимов А. Н. Стилистика художественной речи. – М., 1961.

24. Жоль К. К. Мысль, слово, метафора. Проблемы семантики в философском освещении. – Киев, 1984.

25. Звегинцев В. А. Язык и лингвистическая теория. – М., 1973.

26. Караулов Ю. Н. Общая и русская идеография. – М., 1976.

27. Караулов Ю. Н. Русский язык и языковая личность. / Отв. Ред. Д. И. Шмелев. – М., 1987.

28. Команский Г. В, Объективная картина мира в познании и языке / Отв. Ред. А. М. Шахнарович. – М., 1990.

29. Косовский Б. М. Общее языкознание. Фонетика, фонология, грамматика. – Минск, 1968.

30. Котелова Н. З. Значение слова и его сочетаемость. – Л., 1975.

31. Комлев Н. Г. Слово в речи: денотативные аспекты. – М., 1992.

32. Курбатов Х. Р. Стилистическая система современного татарского литературного языка. – К., 1971.

33. Курбатов Х. Р. Татарская лингвистическая стилистика и поэтика. – М., 1978.

34. Курбатов Х. Р. Сүз сәнгате: татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. – К., 2002.

35. Логический анализ языка: язык и время. /Отв. ред. Н. Д. Арутюнова, Т. Е. Янко. – М., 1997.

36. Лосев А. Ф. Знак. Символ. Миф. – М., 1982.

37. Лукьянова Н. А. Значение слова и его сочетаемость. – Л., 1975.

38. Маковский М. М. “Картина мира” и миры образования. // Вопросы языкознания, 1992, №6.

39. Медникова Э. М. Значение слова и методы его описания. – М., 1974.

40. Мельникова А. А. Язык и национальный характер: Взаимосвязь структуры языка и ментальности. / А. А. Мельникова. – М., 2003.

41. Мокиенко В. М. Образы русской речи. Историко-этимологические и этнолингвистические очерки фразеологии. – Л., 1986.

42. Некрасова Е. А. Метафора и ее окружение в контектсе художественной речи // Слово в русской советской поэзии. – М., 1975.

43. Петров В. В. Язык и логическая теория: в поисках новой парадигмы. // Вопросы языкознания, 1988, №2.

44. Потебня А. А. Мысль и язык (1982)// Потебня А. А. Эстетика и поэтика. – М., 1976.

45. Потебня А. А. Слово и миф. – М., 1989.

46. “Птичья” метафора в русском и турецком языках. // Лингвистика ХХI века: материалы федеральной научной конференции. – Екатеринбург, 2004.

47. Раемгужина З. М. Языковая картина мира в башкирской фразеологии. – Уфа, 2000.

48. Рязанова З. И. Метафорический фрагмент русской языковой картины мира: ключевые концепты. – Воронеж, ч.1: 2003.

49. Реформатский А. А. Лингвистика и поэтика. – М., 1987.

50. Роль человеческого фактора в языке: Язык и картина мира (Б. А. Серебренников, Е. С. Кубрякова, В. И. Постовалова и др.). – М., 1988.

51. Садыкова З. Р. Зоонимическая лексика татарского языка (монография). – К., 1994.

52. Сафиуллина Ф. С. Современный татарский литературный язык: Лексикология.- К., 1999.

53. Сафиуллина Ф. С. Тел дигән дәръя бар. – К., 1979.

54. Сафиуллина Ф. С., Зәкиев М. З. Хәзерге татар әдәби теле. – К., 2002.

55. Серебреников Б. А. О взаимодействии языков. Проблема субстрата. // Вопросы языкознания, 1975, №1.

56. Скляревская Г. Н. К вопросу о метафоре как объекте лексикографии // Современная русская лексикография. – Л., 1983.

57. Скляревская Г. Н. Метафора в система языка. Отв. ред. Д. Н.Шмелев. – С.-П., 1993.

58. Современный татарский литературный язык. [4.1.]– М., 1969.

[4.1.] Лексикология, фонетика, морфология. (Авт. Бурганова И. Б., Закиев М. З., Курбатов Х. Р.). – К., 1969.

59. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда. – К., 1977.

Т.1. А-Й. - 1977, 475 б.

Т. 2. К-С. - 1979, 726 б.

Т. 3. Т-Һ. – 1981, 832 б.

60. Телия В. Н. Вторичная номинация и ее виды. // Языковая номинация. Виды наименований. – М., 1977.

61. Телия В. Н. Типы языковых значений. Связанное значение слова в языке. – М., 1981.

62. Теория метафоры: [Сборник]/ Пер. под ред. Н. Д. Арутюновой, М. А. Журинской, сост. Н. Д. Арутюнова. – М., 1996.

63. Хайруллина Р. Х. Картина мира в русской фразеологии (в сопоставлении с башкирскими параллелями). – М., 1996.

64. Хайруллина Р. Х. Лингвистика межкульурных коммуникаций: курс лекций. – Уфа, 2005.

65. Хайруллина Р. Х. Фразеологическая картина мира: от мировидения к миропониманию. – Уфа, 2001.

66. Хайруллина Р. Х. Языковая картина мира в русской и башкирской фразеологии. // Язык и культура. – М., 1995.

67. Хаков В. Х. История татарского литературного языка. – К., 1993.

68. Хаков В. Х. Стилистика һәм сүз сәнгате. – К., 1979.

69. Черкасова Е. Т. Опыт лингвистической интерпретации тропов (метафора) // Вопросы языкознания.-М.,1968, №2.

70. Шмелев Д. Н. Проблема семантического анализа лексики. – М., 1977.

71. Шмелев Д. Н. Способы номинации в современном русском языке. Введение. – М., 1982.

72. Шмелев Д. Н. Слово и образ. – М., 1964.

73. Шмелев Д. Н. Современный русский язык: Лексика. – М., 1977.

74. Щерба Л. В. Избранные труды по языкознанию и фонетике. – Л., 1957.

75.Энштейн А. Влияние Максвелла на развитие представлений о физической реальности // Сбор. науч. трудов в 4-х т. – М., 1967.

76. Язык о языке: сб. Ст. / Под ред. Н. Д. Арутюновой. – М., 2000.

Покупка готовой работы
Тема: «Дөнья тел картинасының фрагменты буларак зооморф метафора»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 76
Цена: 1700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика