Дипломная работа

«Ономастика деревни»

  • 79 страниц
Содержание

Кереш.4

Төп өлеш

Беренче бүлек

Федоровка районы һәм Акбулат авылы тарихына күзәтү.7

§ 1. Федоровка районы тарихына кыскача күзәтү.7

§ 2. Акбулат авылы тарихына кыскача күзәтү.16

Икенче бүлек

Акбулат авылы ономастикасы.22

§ 1. Ономастика фәне.22

§ 2. Акбулат авылы топонимикасы.29

§ 2.1. Акбулат авылы ойконимикасы.30

§ 2.2. Акбулат авылы гидронимикасы.31

§ 2.3. Акбулат авылы оронимикасы.35

§ 3. Акбулат авылы антропонимикасы.36

§ 3.1. Кеше исемнәре.36

§ 3.2. Фамилияләр.40

§ 3.3. Кушаматлар.42

Өченче бүлек

Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә Акбулат авылы

ономастикасын файдалану.46

§ 1. Урта мәктәптә туган як ономастикасын өйрәнү.46

§ 2. Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә Акбулат

авылы ономастикасын файдалану өчен биремнәр һәм күнегүләр.61

Йомгак.63

Библиография .65

Кушымталар.67

Введение

Хезмәтнең актуальлеге. Ономастика бүгенге көндә зур үсеш алган һәм бик әһәмиятле фән. Ономастика халыкның тарыхын, чыгышын билгели. Л.Ш. Арсланов гидронимикага багышланган хезмәтендә моның турында болай яза: “В последнее время возрос интерес к истории, происхождения татарского народа, возникновению сёл. Начали печатаься статьи, книги по истории сел. В сельских школах открываются краеведческие музеи”. Ономастика мәгълүматлары (башлыча топонимика һәм микротопономика, антропономика һәм антротопонимика, этнонимика һәм этнотопонимика мәгълүматлары) тел тарихы, диалектология, тарихи иксикология, этнолингвистика, халык тарихы, краеведение, этнология, этногенез, археология, философия, этика, эстетика, геология, география, биология һ.б. фәннәр өчен кыйммәтле чыганак булып торалар, бу фәннәр тагын да телне үстерүдә тактый зур роль уйныйлар.

Телнең лексик системасында топонимнарны төрле аспектта гыйльми өйрәнү мәсьәләсе гомум тел белеме өчен актуаль санала. Ул яңа һәм мөһим юнәлешләрнең берсенә әйләнде. Топонимнарга бәйле мәсьәләләрне тикшерү теоретик һәм практик яктан зур әһәмияткә ия.

Топонимнар халыкның мәдәнияте, йолалары, гореф-гадәтләре, менталитеты, традицияләре, көнкүреше, уй-карашлары белән тыгыз бәйле. Аларны өйрәнү халыкның тарихын, этнографиясен тикшерүчеләр өчен әһәмиятле.

Соңгы елларда төрки топонимияне һәм гидронимияне өйрәнү нык үсте. Төрки җөмһүриятләр арасында гидроним һәм топонимнарны төрле яклап фәнни эшкәртү Башкортстанда шактый алга киткән. Башкортстан топонимнарын өйрәнүдә беренче фәнни фикерләр Җ.Г. Киекбаев тарафыннан әйтелә. Аның хезмәтләрендә топонимнар чагыштырма-тарихи метод кулланып анализлана. Башкортстан гидронимнарын А.А. Камалов өйрәнә. Дим елгасы бассейны топонимнары Р.3. Шәкүров тарафыннан тикшерелде. Башкортостан топонимиясендәге иран катламы Н.Д. Гарипова һәм Т.М. Гарипов хезмәтләрендә урын таба. Башкортстан топонимиясенең аерым аспектлары 3.Г. Ураксин, Ф.Г. Хисаметдинова, В.Ш. Псәнчин, У.Ф. Нәдергулов, Н.X. Ишбулатов һ.б. мәкаләләрендә карала.

Төрки-татар географик атамаларына Мәскәү топонимистлары А.В. Суперанская, Б.А. Серебренников, Э.М. Мурзаев, В.А. Никонов, Н.В. Подольская, Г.И. Донидзе, Н.А. Баскаков, И.Г. Добродомов һ.б. игътибар бирә.

Географик объектларның күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Бу атамалар, буыннан буынга күчә барып, төзелеш-ясалышлары ягыннан әллә ни зур үзгәрешләр кичермичә, безгә килеп җиткәннәр. Менә шуңа алар теге яки бу төбәктә яшәгән халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында байтак кына әһәмиятле мәгълүматларны хәбәр итә торган «тарих хәбәрчеләре» булып санала.

Топонимияне һәм антропонимияне тирән һәм күпьяклы итеп өйрәнү зарурлыгы һәм мөһимлеге хәзерге вакытта бөтендөнья күләмендә танылды.

Ономастик тикшеренүләрнең тел тарихы, аның иҗатчысы булган халык тарихы һәм этногенез өчен әһәмияте бар. Менә шуңа күрә бу фән мәсьәләләренә соңгы елларда игътибар һәм илтифат артканнан арта, үскәннән үсә бара. Аерым төбәк ономастикасын өйрәнү дә бик кызыклы һәм мөһим санала. Мондый эш яшь буында туган якка мөхәббәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Һәр кеше өчен үз туган ягы ялгызлык атамалары кадерле, шуңа күрә ул һәрвакыт зур кызыксыну уята.

Федоровка районының Акбулат авылы ономастикасын тикшерү һәм барлау безнең хезмәтебезнең яңалыгын тәшкил итә, чөнки бу төбәкнең географик атамалары бүгенге көнгә чаклы махсус фәнни тикшерелмәгән.

Төп максат булып Федоровка районы Акбулат авылының топонимнарын, антропонимнарын лексик-семантик дәрәҗәдә тасвирлау тора.

Максатка ярашлы түбәндәгеләрне бурычларны хәл итү алынды:

1) ономастика фәненә кагылышлы гомуми проблемалар яктыртылган фәнни чыганакларны барлау һәм өйрәнү;

2) фәнни чыганаклар нигезендә ономастика фәненең теретик нигезләрен өйрәнү, “ономастика”, “топонимика”, “антропонимика”, “микротопонимия”, “ойкономия”, “гидрономика” төшенчәләренә аңлатма бирү;

3) төрле чыганакларга таянып Федоровка районы Акбулат авылына караган топонимнары, антропонимнары аерып чыгару;

4) тупланган практик материалны фәнни-теоретик хезмәтләргә таянып анализлау;

5) Акбулат авылы ономастикасы мисалында урта мәктәптә туган як ономастикасын өйрәнү методик нигезләрен барлау һәм тупланган материалны урта мәктәптә туган телне өйрәнүдә файдалану мөмкинлекләрен ачыклау.

Алынган бурычларны хәл итү өчен без лексик материалны төрле чыганаклардан әзмә-эзлекле сайлап алу юлы һәм кыр методы белән тупладык, аны анализлаганда эзләнү, тарихи-чагыштыру, тиңләштерү, санау метод һәм алымнарын кулландык.

Тупланган материалның Акбулат авылы һәм аның үрнәгендә аерым бер төбәкнең ономастикасын югарырак фәнни дәрәҗәдә тикшерү өчен нигез булып тора алу, безнең тарафтан ирешелгән төп нәтиҗәләр урта мәктәптә һәм башка төрле уку йортларында татар телен уку-укыту процессында ирекле куллана алу диплом эшенең теоретик һәм практик әһәмиятен тәшкил итә.

Шулай ук хезмәтнең практик әһәмияте тупланган бай материалны татар теленең лексик хазинәсен үзләшерүдә, сүзлекләр төзегәндә, сөйләм телен ныгыту өчен, чыгышлар ясаганда файдалана алу мөмкинлеге белән билгеләнә. Дәресләрдә ономастика материалын куллану укытуның эчтәлеген баета, аны кызыклы итә.

Материал туплау һәм куелган бурычларны хәл итү өчен өчен түбәндәге төп чыганаклар файдаланды: «Словарь топонимов Башкирской АССР» (Уфа, 1980), «Словарь топонимов республики Башкортостан» (Уфа, 2002), «Русско-башкирский словарь-справочник названий населенных пунктов Республики Башкортостан» (Уфа, 2001), «Татар теленең этимологик сүзлеге» (Бөре, 2005), «Татар исемнәре сүзлеге» (Казан, 1981), «Исемнәр дөньясында. Башкорт исемнәре сүзләре» (Уфа, 1991). Шулай ук Э.М. Мурзаев, Л.Ш. Арсланов, Ф.Е. Гарипова, В.Д. Бондалетов, А.Г. Шәйхулов һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендәге практик һәм теоретик материаллар да урын алды.

Тикшерү, югары педагогия уку йортлары укучыларының чыгарылыш эше кыссаларында башкарылганлыктан, соңгы дәрәҗәдәге фәннилеккә дәгъвә итми. Эшнең төп нәтиҗәләре гамәли дәресләрдә, студентларның фәнни конференцияләрендә апробацияләнде.

Фрагмент работы

Төп өлеш

Беренче бүлек

Федоровка районы һәм Акбулат авылы тарихына күзәтү

§ 1. Федоровка районы тарихына кыскача күзәтү

Үткән елларга әйләнеп карасаң, бүгенге көндә тормышта бик күп үзгәрешләр булганлыгы ачык чагыла. Әйе, бу үзгәрешләр районда авылларының социаль-икътисади халәтендә, район халкының рухи дөньясында, тормыш-көнкүрешендә чагыла.

1935 еллар башында төзелә башлаган Федоровка районы узган еллар эчендә Башкортстанның сәяси һәм мәдәни тормышында зур роль уйнаган. Игенчеләр һәм терлекчеләр, мәдәният, сәнгать, мәгариф хезмәткәрләре һәм башка профессия кешеләре үзләренең тырыш хезмәте, данга лаек эше белән Рәсәй Федерациясе һәм Башкортстан халкы арасында дан казанган, хөрмәт яулаган. Районда яшәгән кешеләрнең даны мәңге сүнмәс дип ышанабыз.

Хәзер инде Федоровка районына кыскача характеристика биреп үтик.

Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатышында Бәләбәй катламы сузылып китә, ул көньяк-көнчыгышта гомум сыртка терәлә, кыя-кулыкларга төньякта Кама-Агыйдел тигезлеге кушыла. Федоровка регионы гадәти үзенчәлекләре буенча калку урман-дала районына һәм Ашкадар буе дала районына карый. Күптән түгел үткән заманда монда урманнар күбрәк булган. Бүгенге көндә инде урманнар калку урыннарда күзәтелә, алар күбрәк имән, каен, юкә, чаган агачларыннан тора. Нарат урманнары, куаклыклар да очрый. Җире чирәм. Үсемлекләр дөньясы урман-яланнарда төрле-төрле үлән-чәчкәләргә, кырларда шаулап-гөрләп үскән техник культураларга бай.

Көнбатышта район Ырымбур өлкәсе Шарлык районы белән, көнчыгышта – Стәрлебаш, төньяктан – Көергәзе, көньякта – Мәләвез районнары белән чиктәш. Район үзәге Уфадан 230 км ераклыкта урнашкан.

Регион калкулык астыннан килеп чыгучы һава басымы астында һәм уртача явым-төшем 400 мм тәшкил итә. Абсолют югары температура уртача 41 градус, ә минималь минус 46 градус.

Менә шундый җирләрдә урнашкан ул Башкортстан Республикасының Федоровка районы.

Башкортстанның атаклы Дим (Дёма), Ашкадар, Сөхәйлә, Салмыш елгалары безнең район җирлегендә башлана. Кайчандыр бу елгалар балык белән мыжлап торса, хәзер инде балык бик аз калган. Федоровка районы территориясендә торф сазлыклары да бар, аларны табигый хәлдә саклау кирәк. Бу сазлыклар Түгәрәк, Мәсит-Саз, Ташлы Яр, Пролетарка, Олы-Саз исемнәрен йөртәләр.

Районыбызның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы саклауга һәм хәстәрлек, мәрхәмәтлеккә мохтаҗ.

Башкортстанның Кызыл Китабына кертелгән бик күп төр үсемлек-үләннәр, кошлар, хайваннар һ.б. әле дә Федоровка районында бар. Аю сиңерткәсе (дыбка степная), йөкле күбәләк (аскалаф пестрый), оста корт (пчела-плотник), зәңгәр ялан күбәләге (голубянка степная), кырмыска энәкарасы (муравьиный лев), ерчык елан (медяница), бакыр елан (медянка), таш еланы (степная пустельга), чипылдык төет (пеночка трещотка), кара сабан тургае (черный жаворонок), ялман (тушканчик), карсак (корсак), чәшке (норка), алйырдан (хомячок эверсиана), тугадак (дрофа), ышылдык аккош (лебедь-шиптун) һ.б.

Үзенә күрә матур, күркәм Федоровка районы табигате яшәүче халыкларының әйтеп бетергесез бай хазинәсе.

Авылларның үткәне

Киң дала һәм уңдырышлы иген кырларында, Ашкадар, Дим, Салмыш елгалары башланган җирдә Федоровка районы авыллары урнашкан. Һәрберсе зурлыгы, милләте, тарихы, язмышы белән үзенчәлекле. Әйе, һәрбер авыл үзенең исеме, тарихы, язмышы белән аерылып тора. Танышып китик алар белән.

Районның башкорт авыллары элек Юрматы волостенең Тәтигәч түбәсенә караган.

Иң зур авылларның берсе Олы-Чытырман (мөгаен, ХVII гасырда барлыкка килгән). 1713 елда монда мәдрәсә ачыла. Бу мәдрәсәдә дини юнәлештә урта белем бирелгән. 1816 елда өч гаилә Олы-Чытырманнан бераз читтәрәк урнашкан Бала-Чытырман авылы җирләрен үзләштерәләр. Күченүчеләр – Әхмәр Юлдашев, Бикташ Карабатыров, Әбдрәшит Аккул уллары белән монда килеп төпләнә.

Батыр авылы 18 гасырның икенче яртысында барлыкка килә. 1816 елда беренче күчеп килүче кешенең улы Кинзягол Батыровка 67 яшь тула. Совет чорындагы беренче халык исәбен алуда (1929 ) 166 йорт, 753 башкорт язып куелган.

Юрматы авылы 19 гасыр башында барлыкка килә һәм Яңа Юрматы дип йөртелә. Авыл халкы Юрматы волостенең төрле авылларыннан чыгучы башкортларны тәшкил иткән. 1859 елда 70 йортта 240 ир һәм 224 хатын-кыз яшәгән. 1920 ел халык исәбен алу буенча 129 йорт, 675 кеше теркәлгән.

1786 ел картасында Сәет исеме астында ике авыл күрсәтелгән. Алар Нөгеш елгасының ике ярында булган. Ләкин бүгенге көндә бу авыллар юк. Шулай да, Агыйдел елгасының суң ярында, Сөхәйлә елгасы буенда Сәет авылы бар. Авылга нигез салучы турында документлар юк. Кайбер истәлекләр буенча гына авылга нигез салган, 1737-1740 елдагы башкорт восстаниясендә катнашучы тамъян Сәет Алдаголов билгеле.

1795 ел материаллары буенча Явыш авылы башкорт Явыш Муллашев тарафыннан тергезелгән.

1825 елда монда 21 – морза, 7 – йомышчы татар, 17 дәүләт крестьяне, 46 кенәз яшәгән. Яңа Явыш авылы 1850-1859 еллар арасында барлыкка килгән. Бу вакыттагы Иске Явыш авылында 1859 елда 143 башкорт яшәгән, дип билгеләнә. Ләкин безнең фикер буенча, 1825 елда күрсәтелгән халыкның социаль катлам исемлегенә игътибра итсәң, аны бер дә башкорт авылы дип әйтеп булмас. Морза, йомышлы татар, дәүләт крестҗяне, кенәз – болар барсы да авылның татар булуын ачык дәлилләүче факт булып тора.

Ишмөхәммәт авылы (Чынташ) 19 гасырның 20 нче елларында барлыкка килә һәм Ишмөхәммәт Кубашев исемен йөртә.

Габдулла Габбасов (1680-1764), аның улы Зәйнагабдин Габдуллин (1727-1807), оныгы Искужа Зәйнагабдинов (1757-?) төзелгән шәжәрәләр буенча Юлдаш авылы тарихын күзәтеп була. 1723 елда нәсел-ыру арасындагы талашлар аркасында күченеп киткән бөрҗәннәр, күп юллар үтеп шушы җирдә төпләнәләр.

Федоровка районының мишәр, татар, урыс һәм мордва авыллары 18 гасыр азагында барлыкка киләләр, бигрәк тә Е. Пугачев җитәкләгән крестьян сугышыннан соң.

1751-1770 елларда Балыклы, Коралачык, Әтәч, Динес, Балыклыбаш авыллары барлыкка килә. Федоровка авылы 18 гасыр азагында (1760-1780) Тамбов һәм Пенза өязеннән күченгән абыйлы-энеле Алексей һәм Дмитрий Федоровлар тарафыннан төзелгән.

1777 елда Бөгелмә өязенең Алешкино авылыннан чыгучы халык районда Алешкино авылы (Демские вершины) барлыкка китерәләр.

1785-1820 елларда Кузьминовка, Булякай авылы килеп чыга. Помещик Д.Н. Дурасов Покровка, Сашино, Ильиновка, Айтуган-Дурасово авылларына нигез сала. Шул ук елларда Кирюшкино авылы (Ашкадарские вершины) барлыкка килә.

1794 елда Казан губернасыннан чыгучылар Тәнәй, Маганевка, Новоселка, Орловка, Веселовка авылларын барлыкка китерәләр.

19 гасырның икенче яртысында башкортлар арендага алган җирләрдә Златоуст (Сынташ) һәм Гавриловка, Полыновка, Логиновка авыллары була. 19 гасыр азагында Самарадан мордва крестьяннары башкортлардан сатып алган җирдә Петровка авылын төзиләр.

Русиянең күп җирләреннән чыгучылар, күчеп килүчеләр 19 гасыр азагында шулай ук Дягилево, Михайловка, Сергеевка, Андреевка, Гоголевка, Самородовка (Лиловка), Новиковка, Мамонтовка авылларына нигез салалар.

1882 елда Зирекле елгасында Софиевка авылы барлыкка килә.

Шулай итеп Федоровка районы авылларга бай. Алар һәрберсе үзенчәлекле. Һәрбер авылда эшчән, тату, җыр-моң сөюче, киң күңелле, кунакчыл кешеләр яши. Күрүебезчә район халкы – күпмилләтле. Алар барысы да дус яшиләр, бер-берсен хөрмәт итәләр. Амин, шулай булсын!

Район тарихы турында

1935 елның гыйнварына хәтле Федоровка районы җире Стәрлетамак кантонына караган. Башкортостанда алар 8 булган – Аргаяш, Бәләбәй, Бөре, Мәсәгүт, Стәрлетамак, Тамъян-Катай, Уфа һәм Зилаер.

Шулай итеп, Федоровка районы 1935 елның 31 январендә барлыкка килә. Бары тик шунда гына мөстәкыйль территориаль һәм административ берәмлек булып эшли башлый. 1961 елга Авыл Советлары күләме кимегән, тик 12 генә калган: Бала-Чытырман, Балыклы, Булякай, Дедово, Динес, Михайловка, Новиковка, Покровка, Пугачев, Разин, Тәнәй, Федоровка авыл Советлары. Торак пункт урыннары – 129 санында теркәлгән.

1961 елның 1 нче гыйнварына Федоровка районы җире 1854 километр квадрат тәшкил итә. Халык исәбе – 28182 кеше. Милләтләр – башкорт, рус, татар, украин, мордва, чуваш, немец һ.б.

80 еллар башына район халкының составы кими. Халыклар күченеп китә. 1981 елның 1 нче гыйнварына Федоровка районы җире 1691 квадрат километр гына кала. Халык исәбе – 22300 кеше. Авыл Советлары исәбе үзгәрми – 12. Торак пункт – 76 булган.

Бүгенге көндә район җире 1691 квадрат километр тәшкил итә. Районда 19 меңнән артык кеше яши. Авыл Советлары 14, торак пункт (авыллар) саны 71.

Транспорт

Район территориясендә Стәрлебаш – Федоровка – Мәләвез, Федоровка – Стәрлетамак, Федоровка – Дедово – Ермолаево автоюллары үтә. Иң якын тимерьюлы 60 км ераклыкта Мәләвез шәһәрендә урнашкан.

Халык составы

Безнең төбәк борын заманнан ук кешеләргә мохтаҗлык кичермәгән. Монда электән үк яшәгәннәр. Археологик казынулар һәм чыганаклар моңа дәлил.

16 гасыр уртасы – икенче яртысында башкортлар Мәскәү дәүләтенә кушылганнан соң, Башкортстан җиренә рус һәм башка милләт халыкларының күпләп күченүе күзәтелә. Шәһәрләр төзелә башлый. Крепость буларак Уфа салына. 1781 елда өяз шәһәрләре булып Бәләбәй һәм Стәрлетамак тора. 1861 елдагы реформадан соң Русия һәм Украина үзәгеннән күп крестьян, помещиклар безнең якларга юллана.

Менә шул үзгәрешләр, күчешләр нәтиҗәсендә Федоровка районы да күпсанлы һәм күпмилләтле халыкларны үз эченә ала.

1989 елда халык исәбен алу район эчендәге халык саны һәм милли составы буенча үзгәрешләрне терки. Сан ягыннан караганда татарлар – 35%, руслар – 21,6 %, башкортлар – 14 %, чувашлар – 12,1 %, мордва – 14,6 %, украиннар – 1,9 % һәм марилар 0,1 %. Гомум халык саны эчендә белоруслар, немецлар, удмуртлар бер дә булмый.

2007 елның 1 январендәге халык исәбен алу буенча районда барлыгы 19810 кеше яши: 33,2 % татарлар, 22,6 % руслар, 17,7 % башкортлар, 12,2 % чувашлар, 11,95 % мордвалар һәм 2,2 % төрле милләт кешеләре.

Мәгариф, мәдәният, медицина

Үзенең сигезенче дистәсен куган район мәгариф, мәдәният, медицина өлкәсендә зур адымнар ясаган. 40 гомум белем бирү мәктәбе (шуларның 13 урта), балалар сәнгать мәктәбе, музыка мәктәбе; 23 балалар бакчасы, Дедово авылында урнашкан һөнәрчелек училищесы, 23 китапханә һәм клуб учрежденияләре, 4 дәваханә бар.

1917 ел Октябрь революциясенә кадәр үк безнең туган якта чиркәү мәктәпләре, мәдрәсәләр уңышлы эшләп килгән. Аларда белем алган кешеләр соңрак мәгариф, авыл хуҗалыгы, мәдәният, мәгърифәтнең өлкәләренең билгеле хезмәткәрләренә әйләнәләр.

Районның һәр торак пунктында муниципаль мәктәпләре эшли. Елдан ел материаль база яхшыра. 10 меңләп укучыны укыту тәрбия эше белән 600 артык педагог шөгыльләнә. Шунысы куанычлы, республика һәм Русия югары уку йортларына керүчеләр һәм аларны тамамлаучылар саны да зур. Район укучылары ел саен район, республика, Русия күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда актив катнашып, лаеклы урыннар яулыйлар. Монда укытучы тәрбиясе роле зур. Район педагогларының күбесе югары педагогик белемле. Соңгы 2-3 елда район педагоглары 100 меңлек грант призларына, мәктәпкә 1 миллионлык грант призларына лаек булып торалар.

Күпмилләтлек – район халкы структурасының үзенчәлеге. Шуңа да, төрле халыкларның тыгыз мөнәсәбәте һәм бәйләнеше нәтиҗәсендә халыкның рухи хазинәсе байый, камилләшә.

Бүгенге көндә районда дистәдән артык үзэшчән сәнгать коллективлары, музыкаль-бию ансамбльләре эшли.

Федоровка районы кешеләре халык авыз иҗаты әсәрләрен бик саклыйлар. Галимнәр тарафыннан күп кенә җырлар, легендалар, әкиятләр башкорт, татар, рус, мордва һ.б. милләтләрнең фольклор хазинәсен баетканнар.

Федоровка районында Сөхәйлә елгасы буенда урнашкан Веровка авылында ХХ гасыр рус поэзиясе классигы шагыйрь Сергей Есенинның якын дусты Василий Наседкин туып үскән.

Безнең район кешеләре Башкортстан Республикасының мәдәни тормышында зур роль уйнаган. Җырчы, композитор, артист исемнәренә тап төшермәгән Афарим Акчурин, Кәмилә Акчурина, Мәдәния Акчурина, Мәхмүт Фатыйхов, Фаил Абдраков һ.б. аның горурлыгы булып тора.

Танылу тапкан прозаик Хәмит Иргалин, шагыйрьләр Җәүдәт Исмагилов һәм Аркадий Русаков, композитор, баянчы Наил Галиев – Николай Голов кебек шәхесләр күпләргә билгеле.

Үзләренең белемгә, матурлыкка омтылуы нәтиҗәсендә монда яшәгән халык бер-берсенә тартыла. Мәдәни, тарихи үзаң зур роль уйный. Шуңа да халыкның тарихын саклап калуда районда төрле музейлар оештыру эшенә зур игътибар бирелә.

«Сәламәт тәндә сәламәт рух», – ди халык әйтеме. Шуңа күрә районда халыкка медицина ярдәме тиешле дәрәҗәгә куелган. Районда югары квалификациясе белгечләр, врачлар эшли.

Информацион чаралар

Районда атнасына өч тапкыр татар, рус, башкорт телләрендә “Ашкадар таңнары” гәзите чыга. Җирле радио, ТВ тапшырулары даими оештырыла. Алар аша халык соңгы әһәмиятле һәм кызыклы яңалыклар белән танышып тора.

Үзенчәлекле урыннар

Федорвка районында үзенчәлекле табигый һәм тарихи ядкярлар байтак. Шулардан Төньяк Уралга караган Ашкадар һәм Дим елгалары башланып киткән урынны, Яңа Михайловка авылы янында тергезелгән Покров-Эннат монастыре һәм сәгатьле Зосима Эннат чыганагын билгеләп үтәсе килә. Дөрес, совет чорында бик күп табигый һәм мәдәни һәйкәлләр юкка чыккан. Ләкин ул чор үз һәйкәлләрен дә калдырган. Мәсәлән, һәр авылда диярлек Бөек Ватан сугышы корбаннарына монументаль һәйкәлләр бар. Бар булган тарихи ядкярларны иделогик кысалардан түгел, ә әһәмиятенә карап саклау мәҗбүри.

Билгеле якташлар

Федоровка районы атаклы шәхесләр белән дан казанган төбәк. Андый кешеләр һәр төбәктә бар, ләкин һәр төбәк үз батырлары, каһарманнары белән горурлана.

Мәсәлән, Абдюшев Хабибулла Бәхтигәрәй улы – Социалистик Хезмәт Герое; Антошкин Николай Тимофей улы – Советлар Союзы Герое; Рыленко Владимир Даниил улы – БАССР эчке эшләр министры (1962-1987); Акчурин Рәдиф Гали улы – көрәш буенча дөнья чемпионы һ.б. бик күпләр безнең горурлыгыбыз. Ләкин элек-электән районда гади алдынгы терлекчеләр, игенчеләр һәм интеллегенция вәкилләре үзләренең фидакарь хезмәте белән аның үсешен тәэмин иткән.

Димәк, халыкның горурланырга хакы бар. Шуңа да район администрациясе район үсеше өчен зур көч сала, халык турында хәстәрлеге бүгенге һәм киләчәк көн үзәгендә тора. Район күптөрле өлкәдә елдан ел үсә, уңай үзгәрешләр күзгә ташланып тора. Тик шушы үзгәрешләрне вакытында күрергә, саклап кала белергә кирәк.

§ 2. Акбулат авылы тарихына кыскача күзәтү

Туган авыл! Һәрбер кеше өчен бик кадерле ул. Кайда йөрсәк тә, нинди генә матур илләрдә булсак та, йөрәгебез белән һаман да шул авылда без. Монда балачак, үсмерлек еллары үткән. Монда минем дусларым, якыннарым, кардәш-туганнарым. Монда минем нәсел тамырлары туган җиргә тирән үтеп кергән, ныгыган, шытып имән агачыдай үсеп җитешкән.

Фёдоровка районының үзәге булган Фёдоровка авылыннан 4-5 чакрым тирәсе көньякка таба китсәң, Акбулат авылына керәсең. Авыл табигатьнең бик тә матур хозур урынында урнашкан, тирә-як сокланырлык. Ул үзенең күп санлы тәмле чишмә сулары, уңдырышлы киң кырлары, куе урманнары, бигрәк тә, эшчән, тату, дус яшәгән халкы белән аерылып тора.

Тарихы булмаган халык тамырсыз агач, ди һинд әйтеме. Һәр халыкның, һәр авылның үз тарихы бар. Әйдәгез, без дә минем туган авылым Акбулат тарихына күз салыйк.

Авылыбызга нигез салучы борынгы ата-бабаларыбыз авыл урынын төптән уйлап сайлаганнар. Акбулатның көньягы чагыштырмача тигез булса, кояшка карап урнашса, ә төньягы – зур булмаган калкулыклар. Алар, әйтерсеңлә, төньяктан искән җилләрдән авылыбызны ышыклап, саклап торалар.

Авыл тарихы турында мәгълүмат эзләп табылган, өйрәнелгән документларга нигезләнә. Акбулат авылы тарихы турында мәгълүмәт А.З. Асфандияровның “История сел и деревень Башкортостана” (Кн. 2-3, Уфа: Китап, 1998 171) дигән җыентыгында күзәтелә. Нәрсә яза соң ул?

Акбулат авылының халкы төрле күчмә “йомышлы” татарлардан җыелып килгән. Нигез салучы – Акбулат Сөләймәнов (1729-1788) Бикмәт авылыннан бу җирләргә күчеп килгән, дигән версия бар.

Тагы да төплерәк фәнни өйрәнелгән архив документлар менә ни сөйли. 1736 елның 11 гыйнвары указында хөкүмәт җирләрне аерым катлам кешеләренә сатарга рөхсәт бирә. Бу рәсми документ «купчий» исемендә йөргән. Безнең ата-бабаларыбыз да 1755 елның 19 гыйнварында Бөгелмә өязеннән килеп җир сатып алалар. Бу якның борынгы авыллары арасында Илбәк аерым урын алып тора. Авылның шактый үзенчәлекле тарихы бар.

Авыл ХVIII гасырда өч төрле атама (Абдул, Әләкат Гүбәләре һәм Илбәк) белән йөри. Аларның баштагы икесе борынгырак санала. Тора-бара Абдул атамасы бөтенләй кулланылыштан чыга һәм онытыла. Тик ни сәбәп булгандыр, алар монда озак яшәмиләр, бары 24 ел гына яшиләр. 1779 елның 25 гыйнварында башлыклары булган Габдулла мулла, үзенең авылдашлары (барлыгы 175 кеше) белән үзләренең 1755 елда сатып алган җирләрен 5000 сумга статский советник Иван Лаврентьевич Тимашевка саталар да, менә без әле яшәп яткан җиргә таба юл тоталар.

Шул ук елның 30 гыйнварында алар 250 сумга Ашкадар елгасы (хәзерге Башкортостан территориясендә) буендагы җирләрне сатып алалар. Бу җирне аларга Ногай юлы, Юрматы волосте башкортлары сатып бирә. Килгән барлык халык та (шулар арасында Кашаевлар, Бикбаевлар, Насыровлар һ.б. булган) монда төпләнеп кала.

Шулай итеп ата-бабаларыбыз гасырлар аша үтеп, соңгы күчеш кичерәләр. Җитәкчеләре булып Абдулла Морозов тора, ә кеше саны якынча 70 ләп була.

Өч ел үтүгә, 1782 елда аларның бер төркеме бераз читкәрәк күченәләр. Бу кешеләр арасында Акбулат Сөләймәнов (1729-1788) иң өлкәне булган. Яңа барлыкка килгән авылга аның исемен кушканнар. Бик тә абруйлы, акыллы кеше булган Акбулат. Аның Усман һәм Искәндәр дигән уллары бик яшьли үлгәннәр, шуңа күрә дә бу нәселнең дәвамы өзелгән.

Авылның беренче күчмә халкын йомышлы татарлардан морзалар Бирмилевлар һәм Мансыревлар тәшкил иткән. 1795 соңгы ревизия буенча авыл 7 йорттан, 57 кешедән торган. Бу вакытта монда үзләренең гаиләләре белән Бикбай, Яхъя, Рахман Бирмилевлар, Ялчы Мансырев яшәгән.

20 йөз башында крестьяннарның (үзәк губерналардан Ырымбур ягына таба) икенче күчеш этабы башлана. Күченү бик авыр була. Җирле хөкүмәт күчмә халыкка вакытында җир бүлеп өлгерә алмагач, алар үзләре урын эзләп табырга мәҗбүр булалар, күпләре ялганлап безнең ата-бабаларыбыз җирләрен дә алалар. 1840 елда Казбулат (Әләй) авылында яшәүче Акчуриннар, Кашаевлар һ.б. үзләре яшәгән җирләрдән Акбулат авылына күченәләр.

Яңа җирдә яңа тормыш башлана. Нәсел нигезе салына, өйләр төзелә, җир, хуҗалык эшләре дәвам итә. Гомумән, бу яктагы бар хылык та үз эшләре белән шөгыльләнеп, нәселләрен дәвам иткәннәр. Яңа урындагы тормыш та тора-бара яхшырган, гаиләләр үскән, хуҗалык ныгыган. 1870 елга авылда 34 йорт, 196 кеше булган. Гасыр башында саннар үзгәргән. 1920 елда инде монда 88 йорт 452 кеше исәпләнгән. Борыннан ук бу як халкы бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә: гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, уртак гаиләләр. Акбулат авылы халкын туганлык җебе Коралачык, Әтәч, Балыклы, Балыклы-Баш, Өчбүләк, Сухо-Изәк, Юрматы (татар авыллары) авыллары халкы белән бәйләгән. Башкорт халкы белән янәшә яшәсәләр дә татарлар үз телләрен, мәдәниятен, татар аңын саклап калганнар. Бүгенге көндә дә бу дуслык җебе еллер аша сузылып килә.

Ата-бабаларыбызны, кардәш халыкларны бергә туплаучы чара – дин булган. Гасырлар аша татар хазинәсен дин ярдәмендә алып килгәннәр, чөнки гореф-гадәтләр, йолалар дин белән бәйле. Алар вакытында намазын укыган, уразасын тотканнар. Архив материаллары буенча 1847 елда Акбулат авылында указлы мулла Бикбай Байрашевның улы Билкәй булган.

20 йөз башында авылда яңа мәчет төзелгән. Мәгълүматлар буенча мәчетне Ырымбурда яшәүче авылдан чыгучылар – морза Кашаевлар төзеткән. 1937 елда мәчетне яптырып, бинасын клуб ясыйлар.

20 йөз башы. Бу инде өмет һәм багланышлар, табыш һәм югалтулар еллары. Бик күп вакыйгаларга бай булганга, бу гасырга бертөрле генә бәя биреп булмый. Беренче бөтендөнья сугышы, соңыннан инкыйлаб, гражданнар сугышы. 1921 ел авыр килә. Продразверстка. Келәтләрдә булганның барысын да кырып-себереп алып беткәннәр. Корылык. Ачлык. Бу афәтләр безнең авылны да урап үтмәгән, кешеләр кырылган. Бу тетрәнүләрдән соң авыл халкы малсыз калган. Шулай булгач, җир эшкәртү, хуҗалык алып бару кыенлашкан.

1930 елда бөтен ил буенча крестьян хуҗалыкларын коллективлаштыру башланган. 1930 елның мартында Акбулат авылында “Бөркетле” исемле колхоз оештырылган. Анда колыннары белән бергә 24 ат, 6 сабан, 2 ат чәчкече булган. Председатель – Шакир Кашаев. 1931 елда 16 йорт “Очкын” колхозы (Коралачык авылы) белән кушылып, бригаданың дүртенче хуҗалыгы булып торалар. 1931-1932 елларның кышында Акбулат авылындагы 46 үзшәхсән хуҗалык “Яңа көчләр” колхозын төзиләр. Председатель – Заһидулла Бакиев. Соңыннан колхоз “Актив” исемен йөрткән. 1932 елда районга тракторлар кайта. Халык өчен бу бик зур вакыйга була. Алар игътибар белән тимер атны күзәтәләр, күпләре тотып та карарга ашыга. Колхозга зур ярдәмне Федоровка МТСы күрсәткән. Авылда яңа һөнәр ияләре: агротехниклар, игенчеләр, трактористлар, комбайнерлар барлыкка килгән. Акбулат авылының беренче трактористлары – Латыйп Биккулов, Сибгать Абдулов, Хәбир Имангулов. Дояркалар – Гатифә Бакиева, Райхана Насырова. Колхозлар әле ныгып та өлгермәде. Бөек Ватан Сугышы башлана. Куллары корал тота алган барлык ир-атлар фронтка китә. Сугыш елларының бөтен авырлыгын үзләренең җилкәләрендә хатын-кызлар, өлкән яшьтәгеләр һәм балалар күтәрә. Күпме язмышларны сындырды ул каһәрле сугыш. Һәр гаилә үзләренең якыннарын, аналар улларын, хатыннар ирләрен, балалар аталарын югалтты. Күпләре инвалид булып кайта. Ә сугыштан соң? Кем колхозны күтәргән? Кем җир сөргән, иген чәчкән, урган, җыйган. Һаман да шул ук хатын-кызлар һәм балалар.

1950 елда ил буенча колхозларны зурайту башлана. 1951 елның 21 февралендә “Актив” колхозы “Хрущевка” колхозына (мордва авылы Федоровка) кушыла. Председатель итеп Барышников Николай Ивановичны сайлыйлар. 1952 елда аны партия райкомы сәркәтибе булып эшләүче Константин Леонтьевич Максимов алыштыра. Еллар үткән. Колхоз үсә-төшә яшәгән. Хуҗалар алмашып торган. 1959 елдан колхоз “Заря” исеме астында, ә 1965 елдан алып “23 партсъезд” исеме белән йөргән. 1964 елда председатель итеп Заһир Закир улы Каримовны куялар. Колхозга ул күп көч сала. Чучка комплексы, мең эре баш малга исәпләнгән ашату бинасы, комбикорма заводы төзелә. Заһир Закир улы эшләгән чорда Акбулат авылында медицина пункты, сигезеллык мәктәп (1972 елда төзелгән, беренче директоры Исмәгыйлев Габдрахман Фәйзрахман улы булган), заманча клуб һәм балалар бакчасы барлыкка килә.

1990 елның мартында “23 партсъезд исемендәге” колхоз үзенең 60 еллыгын билгеләп үтә. Авыл эшчәннәре өчен бу зур бәйрәм була. Кешеләр колхозлашуга кадәрге тормышны, колхоз чорындагы үзгәрешләрне, җылы сүзләр белән колхоз ветераннарын искә алганнар, аларны орден-медальләр белән бүләкләгәннәр. Менә алар: Әхәт Кашаев, Мәшрүфә Мостафина, Хәлиулла Нигматуллин, Әхмәт һәм Хадичә Бикбаевлар. Тагын күпләр алар – игенчеләр, терлекчеләр. Алар арасында иң яхшы доярка, елның елында һәр сыердан өчәр мең кило сөт алучы, Асия Кашаева, Гөлнур һәм Кәшәфетдин Насыровлар, Хәмит һәм Тәския Йосыповлар, Шәкүр Һәм Мөнирә Акчуриннар, Насыйбулла һәм Гарифә Вахитовлар, Мәэвә Бакиева, Фариза Имангулова, Шәмсия Сайфуллина, Бибикамал Насырова, Наилә Имангулова һ.б. Татар халкы мордва крестьяннары белән беррәттән эшләгән, әле дә бер-берсенең гореф-гадәтләрен, динен хөрмәт итеп, дус-тату яшиләр.

Еллар үтә, тарихта вакыйгалар теркәлеп, бары тик исемнәр генә кала бара. Безнең ата-бабаларыбыз язмышы, тормышы инде артта калды. Хәзер авылда яхшы буралы, шифер яки калай түбәле өйләр утыра. Соңгы берничә елда кирпечтән төзелгән өйләр дә калкып чыкты. Һәрбер йорт газ белән җылытыла, су кертелгән, һәрбер йортта диярлек телефон, күбесендә интернет кертелгән. Кешеләр заманча яши.

Замана үзгәрсә дә, кешеләр хезмәткә карата хөрмәтне югалтмаган, хуҗалыкларын яхшы тоталар. Авыл халкы үзләре акча җыеп, 1998 елда мәчет төзетә. Имам-хатиб Сәләхетдин Ямалетдин улы Имангулов була. Ул авылның хөрмәтле кешесе. 2011 елның башыннан аны Галләметдин Имангулов алмаштырды.

Берничә ел элек илдәге үзгәрешләр авылга да эз салып үтә. Бабаларыбыз үз куллары белән төзегән колхозлар сатылып, кулдан кулга күчеп бетте. Яшьләргә эш булмаганлыктан күбесе шәһәргә китте. Мәдәни тормыш та сүнеп бара. Авылдагы бердәнбер мәдәни һәм иҗтимагый үзәк булып мәктәп тора. Бүгенге көндә директор – Исмәгыйлев Тимербай Хали улы. Аны да 2010 елда балалар саны аз булу сәбәпле, башлангыч мәктәпкә генә калдырдылар. Җиде-сигез ел элек балалар саны тулмау сәбәпле, балалар бакчасы да ябылды. 2008 елдан ферма җирләрен Миякә МТСы үз идарәлегенә алды. Бүгенге көндә ул “Уныш” җәмгыяте. Аз булса да кешеләргә эш бар. Эш хакын вакытында түлиләр.

Мин дә, авылдашларым кебек үк авылның язмышы өчен борчылам, аның бетүен теләмим. 200 ел элек авылыбызга нигез салынган һәм без аны саклап калырга тиеш. Бу безнең буын кешеләренең бурычы. Мин чын күңелдән ышанам: Акбулат исемле авылның киләчәге дә ак. Амин.

Заключение

Телнең лингвистик аспектына игътибар арту сәбәпле ономастика өлкәсендә тикшеренүләр актуальләште. Аның нигезендә исем теориясе тора. Шулай да исемнәрнең семантик эчтәлеге бәхәсле, чөнки эчтәлек ягы бер төрле түгел: уртак һәм индивидуаль характерда.

Шулай итеп, фәнни эштә куелган максатка ярашлы түбәндәге эшләр башкарылды:

1) фәнни чыганаклар нигезендә “ономастика”, “топонимика”, “антропонимика”, “оронимика”, “ойкономия”, “гидронимика” төшенчәләренә аңлатма бирелде;

2) төрле чыганакларга таянып Федоровка районы Акбулат авылына кергән топонимнары, антропонимнары аерып чыгарылды;

3) ономастика фәненә кагылышлы гомуми проблемалар яктыртылган фәнни чыганаклар барлап өйрәнелде;

4) тупланган практик материал фәнни-теоретик хезмәтләргә таянып анализланды;

5) Акбулат авылы мисалында урта мәктәптә туган як ономастикасын өйрәнү дәвам итә.

Хезмәттә басма чыганаклар, архив материаллары, аксакалларыбыз истәлекләре чыганак булды. Тарихы булмаган авыл, тамырсыз агач, ди һинд әйтеме. Минем һәм якташларым өчен Федоровка районы һәм Акбулат авылы тарихы бай хазинә булып тора.

Федоровка районы Акбулат авылы ономастикасы әлегә чаклы ныклы тикшерелмәгән иде. Тема шуңа күрә актуаль булды. Исемнәр мәдәният, психология, педагогика, тарих, җәмгыятьнең милли-мәдәни структурасы белән тыгыз бәйле. Топонимика географик атамаларны, антропонимика исемнәрне, фамилия, кушаматларны өйрәнә. Болар үз чиратында шушы якның тарихына бәйле атамалар дөньясын сурәтли. Тикшеренүләр вакытында Федоровка районының Акбулат авылы ойконимикасы, оронимнары, гидронимнары барлап тикшерелде һәм язып алынды. Бу эштә кыенлыклар булды, чөнки атамалар тарихы онытыла бара, аларның күпчелеге беркайда да, беркем тарафыннан да теркәлмәгәнлеге ачыкланды. Өлкән буын картая, күбесе инде гүр иясе, ә авылның топонимик атамаларын өйрәнүче юк. Эшебездә Акбулат авылы атамасы, аңа бәйле 10 гидроним, 5-6 ороним урын җентекле анализланды.

Антропонимикага караган мәгълүматлар да кызыклы һәм әһәмиятле. Авылның халкының исемнәре борынгы исемнәр, 1830-1900 еллардагы, Бөек Октябрь революциясе, Бөек Ватан Сугышы елларында, 1960-1965 елларда, 1980 елдан алып бүгенге көнгә чаклы кушылган гади һәм үзенчәлекле исемнәр төркемнәренә бүлеп өйрәнелде. Фамилияләрдән авылның тарихына бәйлеләр (Кашаевлар, Бакиевлар, Бикбаевлар, Насыровлар) һ.б. урын алды. Аларның һәрберсенең дә шәҗәрәсе мәктәп музеенда саклана. Кушаматлар тагу онытылып барамы, әллә аларның кирәге дә юкмы, билгеле түгел. Авылда бары тик берничә нәсел һәм кешенең тышкы кыяфәтенә бәйле булган кушаматлар гына сакланган.

Атамаларда ил тарихы диләр. Үз авылларының, туган якның тарихы һәр балага кызыклы. Урта мәктәптә туган як ономастиксын татар телен укытуда файдалану укучыларда тарихка, мәдәнияткә игътибар арттыра, туган якка, халыкка, аның тарихына, милли үзенчәлекләренә мәхәббәт уята. Бу максаттан, укытучы авыл-шәһәр мәктәпләрендә мондый бай җирле материалны оста кулланырга тиеш.

Список литературы

1. Асфандияров А.З. История сёл и деревень Башкортостана. Кн. 3: Справочная книга. Уфа: Башк.изд-во “Китап”, 1993. 208 с.

2. Бандалетов В.Д. Русская ономастика: Учебное пособие для студентов педогагических институтов по специальности № 2101 “Русский язык и литература” – М.: Просвещение, 1983. – 224 с.

3. Бакиева Р. Ак исемле авыл // Ашкадар таңнары. – 2007. – 4 декабрь.

4. Батманова Г. Якташларымның кабатланмас йөзләре // Ашкадар таңнары: - 2008. – 28 август.

5. Вәлиева Ф. С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар теле укыту методикасы. – Казан: 2000. 356 б.

6. Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә ил тарихы. – Казан: Татар кит. нәшр.,1994. – 264 б.

7. Галиуллина Р. Р. Личные имена татар в 20 веке. – Казан: 2000. – 110 с.

8. Камалов А.А. Башкирская топонимия. – Уфа: Китап, 1994. – 304 б.

9. Шакуров Р.З. По следам географических названий. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1986. – 184 с.

10. Камалов А. А. Башкирские географические термины топонимия. – Уфа: Китап, 1999. – 384 с.

11. Камалов А.А., Шакуров Р.З., Ураксин З.Г., Хисматов М.Ф. Словарь топонимов РБ. – Уфа: Китап, 2002. – 256 с.

12. Махмутова Л.Т., Мөхәммәдиева М.Г., Сабиров К.С., Ханбикова Ш.С. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: Өч томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977 – I том. – 158 б; 1979 – II том. – 264 б; 1981 – III том. – 432 б.

13. Матвеев А.К. Географические названия Урала: Краткий топонимический словарь. – Свердловск: Сред.-Урал. кн. изд-во, 1987. – 208 с.

14. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан: Хәтер, 1999. – 208 б.

15. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татар кит. нәшр., 1994. – 264 б.

16. Суперанская А.В. Что такое топонимика? – М.: Наука, 1985. – 177 б.

17. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1990. – 280 бит.

18. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: 1992. – 159 б.

19. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? Казан: 1989. – 264 б.

20. Саттар-Мулилле Г. Татар исемнәре ни сөйли? – Казан: «Раннур» нәшр., 1998. – 128 б.

21. Хисаметдинова Ф.Г., Сиразитдинова З.А. Русско-башкирский справочник названий населённых пунктов РБ. – Уфа: Китап, 2001. – 320 с.

22. Историко административно-территориального деления РБ (1708-2001) Сб. док. и мат. – Уфа.: Китап, 2003. – 536 с.

23. Краткая энциклопедия Башкортостана.

24. Населённые пункты Башкортостана. 1926. – Уфа: Китап, 2002. – 400 с.

25. h**t: // Icshakur1/ narod. ru//

26. h**t: // ufagen. ru / books / gabdullin / lastnames / kashaer

Покупка готовой работы
Тема: «Ономастика деревни»
Раздел: Иностранные языки
Тип: Дипломная работа
Страниц: 79
Цена: 1900 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика