Дипломная работа

«Лексикологиянең бер тармагы буларак этнонимия»

  • 65 страниц
Содержание

Кереш.

Төп өлеш

Беренче бүлек.

Лексикологиянең бер тармагы буларак этнонимия.

§ 1. Этнонимия турында гомум мәгълүмат.

§ 2. Төп төрки этнонимнарга характеристика.

Икенче бүлек.

Орхон-енисей язмаларында кулланылган этнонимнар.

Өченче бүлек.

Борынгы төрки язма истәлекләрне урта мәктәптә

туган тел укытуда файдалану мөмкинлеге һәм

татар теле дәресләрендә куллану өчен күнегү үрнәкләре.

§ 1. Борынгы төрки язма истәлекләрне урта мәктәптә

туган тел укытуда файдалану мөмкинлеге.

§ 2. Борынгы төрки язма истәлекләр буенча материалны

мәктәптә татар теле дәресләрендә куллану өчен

күнегү үрнәкләре.

Йомгак.

Введение

Халыкның этник тамырларын ачу өчен, аның борынгы чордан калган төрле эзләрен җыеп өйрәнәләр. Бу эзләр һәм аларны өйрәнүче фәннәр халыкның этник тамырларын ачыклаучы чыганаклар хезмәтен үтиләр.

Этногенез фәнен тудыру өчен чыганаклар шактый күп, алар арасында тел чыганаклары – иң ышанычлысы. Аларга борынгы чордан килә торган онимнар, нигездә, антропонимнар (кеше исемнәре), топонимнар (географик объект исемннәре) карый. Тел материаллары арасында этногенезга турыдан-туры караганы – этнонимнар. Ә тюркологиядә, төп төрки этнонимнарны бергә туплап аларны лингвистик (формасын һәм семантикасын ачу ягыннан) өйрәнү хәзергә юк әле. Анализланган этнонимнарның күплеге ягыннан хәзергә бары Даулен Айтмуратовның “Тюркские этнонимы” дигән китабын (Нукус, 1986) гына күрсәтә алабыз. Бу хезмәттә шулай ук В.А. Никонов, У.З. Байрамуков хезмәтләрендә төрки этнонимнары турындагы чыганаклар шактый урын алганнар [Зәкиев, 1998, 221].

Этнонимия (яки этнонимика) – беренчедән, этнонимнар җыелмасы. Икенчедән, этнонимнар турындагы фән. Этноним – ул ыру, кабилә, халык, милләт һәм аларның аерым өлешләренең исеме. Мәсәлән, татар, типтәр, мишәр, керәшен, болгар, хазар, рус һ.б.

Кешеләр, табигатьтә, кешелек дөньясында яшәүне җиңеләйтү өчен, башта ыруларга берләшә торган булганнар. Һәр ыруның үзенең атамасы (исеме, этнонимы) булган. Башта ул үз ыруын үз телендә “безнекеләр” дип, башка ыруларны “кешеләр” яисә “ят кешеләр”, “безнеке түгелләр” кебегрәк мәгънә белдерүче сүзләр белән атаган. Шулай итеп этнонимнар башта ук үзатама (яки этноним) һәм читатама (чит этноним) буларак барлыкка килә торган булганнар. Мәсәлән, татар атамасы “безнекеләр түгел, чит кешеләр” мәгънәсен бирә торган сүзләрдән ясалган: тат- борынгы телдә ят [йат] мәгънәсен белдергән һәм [йат] сүзе белән бер үк тамырга кайтып кала, чөнки төрки телләрдә й ~ д ~ т авазларының тарихи алмашынулары – гадәти күренеш.

Мәсәлән, хәзерге ия “хуҗа” тамыры да борынгы Орхон-енисей язмаларында иди ~ иди ~ ити рәвешендә яңгыраган һәм ул “зур, хуҗа, Тәңре” мәгънәләрендә йөргән. Без моны Идел сүзендә дә күрәбез: Идел ~ Итил сүзендәге иди “зур, бөек, иэге”, йыл ~ йул “елга” һәм “юл” мәгънәләрен биргән. Димәк, Идел – “зур елга” дигән сүз.

Үзәк һәм Урта Азия күптәннән Көнчыгыш белән Көнбатышның мәдәни үзәкләрен бәйләп торган, төрки кабиләләрнең күчеп утырган урыны булган һәм бик борынгы заманнарга караган язма истәлекләрне саклаган [Айдаров, 1971, 7].

Орхон-енисей истәлекләре – иң борынгы язма әдәби төрки теленең үрнәген тәшкил итәләр. Язылу вакыты буенча алар VI-VIII гасырларга карыйлар. Орхон-енисей язма истәлекләренең тел үзенчәлекләрен төрле яклап тикшерү, лексик составын өйрәнү төрки кабиләләрнең бүгенге көнгә кадәр үсеш юлларын тикшерергә һәм ата-бабаларыбызның бөтендөнья тарихына керткән өлешен бәяләргә ярдәм итә.

Орхон-енисей язмалары текстларда күпсанлы этнонимнарның кулланылышы ягыннан бай чыганак булып торалар.

Орхон-енисей язмалары, ягъни рун язулы истәлекләр, борынгы угыз теленең нигезенә уйгур һәм кыпчак берәмлекләре өстәлү нәтиҗәсендә оешалар [Языки мира, 1997, 53]. Рун койнесының таралыш ареалы бик киң: ул Монголия, Байкал буе, Көньяк Себер (Енисей, Лена елгалары), Урта Азия, Казахстан, Идел буе, Төньяк Кавказ, Көнчыгыш Европа территорияләрен үз эченә ала. Эчтәлеге һәм стилистик бизәлеше буенча да Орхон-енисей язмалары аерыла. Монда тарихи-биографик язмалар, истәлекләр, таш кыялардагы фикерләр, магик, юридик, дини, фәлсәфи текстлар очрый.

Орхон-енисей язмаларын фәнни яктан өйрәнә башлау XVII гасыр ахырларына туры килә. Иң беренче эзләнүләр Себерне тикшерү белән бәйле документларда, экспедицияләр нәтиҗәләрендә теркәлгән. Язмаларның серле килеп чыгышы, кайсы телгә каравы турындагы күпсанлы һәм каршылыклы фаразлар арасында аларның скиф-славян, алман, Скандинавия халыкларыныкы булуы турындагы гипотезалар билгеле.

1893 елның 25 ноябрендә Дания Фәннәр Академиясенең утырышында Вильгельм Томсен Енисей һәм Орхон елгалары буендагы ташъязмаларга дешифровка ясавы турында игълан итә һәм аларның борынгы төрки халыкларныкы булуы әйтелә. Бу, әлбәттә, тел белемендә, бигрәк тә тюркологиядә, чагыштыргысыз ачышларның берсе була. Танылган рус галиме В.В. Радлов бу язмаларны рус теленә тәрҗемә итә.

Борынгы төрки кабиләләр катлаулы тарихи үсеш юлы үткәннәр, ә аларның телләренең тарихи тамырлары бик тирәнгә китә. Борынгы төрки теленең фонетикасы, грамматик төзелеше һәм лексик байлыгы – күпгасырлык үсеш нәтиҗәсе. Төрки каганатта яшәгән кабиләләрнең теле бер-берсенә якын булган. Шуңа карамастан, төрки кабиләләрнең теле уртаклыклар белән бергә, көнкүреш һәм иҗтимагый сәбәпләр аркасында төрле үзенчәлекләргә дә ия булган.

Орхон-Енисей язмаларындагы этник берәмлекләрнең бүгенге көнгә кадәр махсус системалы рәвештә чыгарылыш квалификацион эше дәрәҗәсендә тикшерелмәгән булуы аның актуальлеген билгели. Бер үк вакытта бу хезмәтнең яңалыгы да булып тора.

Чыгарылыш эшенең объекты булып Орхон-енисей язма истәлекләренә караган Күл Тегин истәлегенә Зур һәм Кече язмалар, Могилян хан, Моян Чура, Тоникук истәлегенә язылган текстлар хезмәт итсә, өйрәнү предметы – текстларда очраган ялгызлык исемнәре һәм этник атамалар.

Квалификаөион чыгарылыш эшенең максаты – Орхон-енисей язмаларында кулланылган этнонимнарны системалаштыру аларны татар теле белән чагыштырма яссылыкта тикшерү.

Куелган максатка яраклы рәвештә түбәндәге бурычларны чишү күз уңында тотыла:

- тема буенча фәнни һәм фәнни-популяр әдәбиятны барлау һәм аларны өйрәнү;

- борынгы төрки рун язма истәлекләре текстлары белән танышу, алардан темага карашлы материалларны туплау;

- этносларның таралыш ареалларын билгеләү; ыру-кабиләләренә тарихи интерпретация үткәрү;

- фәнни әдәбият нигезендә борынгы төрки рун язма истәлекләргә таянып борынгы төрки этносларның таралыш ареалын билгеләү.

- Күл Тегин истәлегенә Зур һәм Кече язмалар, Могилян хан, Моян Чура, Тоникук истәлегенә язылган текстларны уку, аларны татар теленә тәрҗемә итү;

- Орхон-енисей язмаларында теркәлгән этнонимнарны туплау, аларга тарихи, этимологик, лингвистик интерпретация бирү;

- Тупланган теоретик һәм практик материалларны урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытуда файдалану мөмкинлекләрен ачыклау, аларны билгеләү, күнегү үрнәкләрен төзү.

Куелган бурыч һәм максатларга ярашу рәвешендә чагыштырма-тарихи, анализлау, эзләнү, фактик материалны төркемләү метод һәм алымнар кулланылды.

Тикшеренү өчен төп чыганаклар булып С.Е. Малов, Г. Айдаров һ.б. фәнни хезмәтләре, “Борынгы төрки сүзлек” (ДТС, 1969) файдаландылды.

Тикшерүнең фәнни-методологик нигезен Г. Айдаров, М.З. Зәкиев, И.В. Кормушин, С.Е. Малов һ.б. төрки этнонимикага кагылышлы фәнни хезмәтләре тәшкил итте. Төрки этногенезы теоретик мәсьәләләре академик М.З. Зәкиев эзләнүләренә таянып яктыртылды.

Тикшеренүдә туплаган материалны, анда ясалган нәтиҗәләрне борынгы төрки язма истәлекләрне тирәнтен өйрәнү, аларның хәзерге татар теленә мөнәсәбәтен билгеләү һәм борынгы төрки язма истәлекләрендә урын алган этнонимнарның хәзерге татар этнонимына мөнәсәбәтен билгеләр өчен кулланыла алу мөмкинлеге хезмәтнең фәнни-теоретик әһәмиятен билгели.

Хезмәтнең гамәли-практик әһәмияте төрле типтагы уку йортларында борынгы телләр, татар теле тарихы, татар диалектологиясе, хәзерге татар әдәби теле курсларын укытканда, теманы тагын да югарырак дәрәҗәдә фәнни тикшергәндә файдалана алу мөмкинлегендә.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре борынгы телләр, татар теле тарихы, татар диалектологиясе, хәзерге татар әдәби теле курсларының гамәли дәреслекләрендә, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышларда, фәнни мәкаләләрдә апробацияләнде.

Фрагмент работы

Өченче бүлек

БОРЫНГЫ ТӨРКИ ЯЗМА ИСТӘЛЕКЛӘРНЕ УРТА МӘКТӘПТӘ ТУГАН ТЕЛ УКЫТУДА ФАЙДАЛАНУ МӨМКИНЛЕГЕ ҺӘМ ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ

КУЛЛАНУ ӨЧЕН КҮНЕГҮ ҮРНӘКЛӘРЕ

§ 1. Борынгы төрки язма истәлекләрне урта мәктәптә туган тел укытуда файдалану мөмкинлеге.

Борынгы төрки рун язма истәлекләре татар теле урта мәктәпләре программасында махсус каралмаган, шулай да материалны борынгы төрки әдәби теле турында төшенчә биргәндә кулланып була. Унынчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасында бу темага бер сәгать бирелә. Бу дәрестә укучыларга хәзерге татар милли әдәби теле үзенең тамырлары белән гомумтөрки әдәби телдән барлыкка килгәне турында мәгълүмат бирелә. Алга таба гомумтөрки әдәби тел ике төргә бүленгәнен: борынгы төрки әдәби теле һәм иске төрки әдәби тел әйтелә. Борынгы төрки әдәби тел рун һәм уйгур хәрефләре белән язылган истәлекләрдә безнең көннәргә килеп җиткәннәр. XIX йөз ахырында Енисей һәм Орхон елгалары буйларында зур-зур ташларга чокып язылган язмалар табылганы турында сөйләнә. Укычылар рун язуының үзенчәлекләре белән танышалар [40; 5].

Гомумән алганда, телнең бер чорына караган материал шул исәптән, борынгы төрки рун язма истәлекләре туган телнең өйрәнүнең барлык этапларын да (сыйныфларда) һәм темаларның үзләштерүендә файдаланыла ала.

Мәсәлән, бишенче сыйныфта “Морфология” бүлеген үткәндә бу темага карата төрле күнегүләр эшләп була. Мәсәлән, княз истәлеге турындагы текстны биреп, укучыларга аннан уртаклык һәм ялгызлык исемнәрне табырга кушу. Шулай ук башка сүз төркемнәрен үткәндә, төрле күнегүләр башкарып була.

Без караган материал И.С. Насипов һәм Н.Х. Ваһаповның Башкортостан татар урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслегендә “Татар әдәби теле нормаларының борынгыдан ук үсеп килеше” дигән темасында каралган [23, 168 бит]. Бу хезмәттә без караган темага төрле күнегүләр бирелгән. Мәсәлән, “Иске төрки телендә язылган үрнәкләрне хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемәләре белән чагыштырырга, шуннан соң борынгы һәм хәзерге сүзләрне парлап дәфтәрләргә язырга, үзгәрешләрне күзәтергә.

М.З. Зәкиев һәм Н.В. Максимовның татар урта гомуми белем мәктәбенең 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслегендә “Борынгы төрки әдәби теле” дигән темасында каралган [11, 14]. Бу хезмәттә шундый күнегүләр каралган:

1. Күлтәгин истәлегеннән өзекне лингвистик яктан анализлагыз. Бу язма телгә күпме вакыт үткәнен әйтегез, аларның татар теленә якынлык – ераклыгын аңлатыгыз. Архаик сүзләрне сүзлек дәфтәренә языгыз.

2. Алдагы бирелгән күнегүдәге өзекнең рун хәрефләре белән язылышын карагыз, 93 нче биттә бирелгән рун алфавитыннан файдаланып, аны укырга тырышыгыз.

3. Иске уртак төрки әдәби тел һәи иске татар әдәби теле үрнәкләрен укыгыз һәм үзара чагыштырыгыз. Алар арасында аерма зурмы, якынлыклары нәрсәдә? Шул турыда үз нәтиҗәгезне дәфтәрегезгә языгыз.

4. Танъюкукка багышланган ташъязманың өзеген укыгыз. Тәрҗемәсе белән чагыштырып, искергән сүзләрне һәм кушымчаларны сүзлек дәфтәренә языгыз.

5. V III йөз башында Билгә Танъюкук хөрмәтенә куелган ташка рун хәрефләре белән язылган өзекне карагыз. Аның хәзерге татар хәрефләре бирелгән күчермәсен һәм тәрҗемәсен игътибар белән укыгыз, сүзләр әйтелешендәге аермаларны әйтегез.

Шулай ук “Татар этнонимикасы” дигән теманы үткәндә бу хезмәттә түбәндәге күнегүләр каралган :

1. Татар этнонимы турындагы язманы укыгыз һәм төп эчтәлеген дәфтәрегезгә языгыз.

2. Кыпчак һәм болгар этнонимнары турындагы язманы укыгыз һәм конспектлагыз.

3. Түбәндәге текстны укыгыз. Беренчел һәм икенчел этнонимнарны ике баганага аерып языгыз.

Грамматика фәненең морфология бүлеген өйрәнгәндә сүзләргә морфологик анализ ясаганда борынгы төрки рун язмаларын кулланып була. Морфологик анализны морфология дәресләренең барлык этабында да : яңа материалны өйрәткәндә дә, үткәннәрне кабатлаганда да, материалны ныгытканда һәм мөстәкыйль эшләр вакытында да үткәреп була. Кайчан үткәрелсә дә, аны укучыларның фикерләүләрен, мөстәкыйль активлыкларын үстерерлек, аларның игътибарын тупларга, танып белү эшчәнлекләрен активлаштырырга ярдәм итәрлек һәм грамматик төр һәм күренешләр турында фикер йөртергә һәм нәтиҗәгә килергә юнәлеш бирерлек итеп оештырырыга кирәк. Морфологик анализ телдән дә язма рәвештә дә үткәрелергә мөмкин. Мәсәлән, түбәндәге җөмләләргә сүз төркемнәре буенча телдән анализ ясагыз.

Утырып, алар төрки халыкның илен, тәртибен тота биргәннәр. Төрки халык өчен мин төн йокламадым. Язга мин угызларга таба сугыштым. Күк төркиләрне итеп анда утырганнар (яшәгәннәр мәгънәсендә. Без аз идек, ябык идек. Табгач халкының сүзе төче (тәмле телле). Табгач халкына улларың кол булды, сылу кызларың, улларың кол булды.

Борынгы төрки рун язма истәлекләрен шулай ук, синтаксис бүлегендә дә кулланып була. Укучыларга синтаксис буенча кайбер мәгълүмат

башлангыч сыйныфларда ук бирелә : алар җөмлә, җәмләнең баш һәм иярчен кисәкләре белән танышалар; гади һәм кушма җәмлә, җөмләнең тиңдәш кисәкләре һәм туры сөйләм турында бераз мәгълүмат алалар; алар янында тыныш билгеләрен кую буенча да гамәли күнекмәләр бирелә.

Бишенче сыйныфта укучыларның башлангыч сыйныфларда алган белемнәрен язма эшләрдә дөрес куллана белергә күнектерү максаты белән, төрле мөстәкыйль һәм иҗади эшләр үткәреп була. Мәсәлән:

Түбәндәге текстны укыгыз, баш һәм иярчен җөмләләрне билгеләгез асларына сызыгыз.

Апар – аварлар. V-VI йөзләрдә авар дигән кабиләләр Каспий диңгезе, Кара диңгез буйларында, Балкан ярымутравында шактый киң территориягә таралып, башкалар белән аралашып яшәгәннәр. Буйсынмаганнары өчен, түркләр аварларга озак кына ачу саклап яшиләр. Түрк һәм аварлар арасындагы тарткалашу тарихта да теркәлгән.

Шулай итеп, борынгы төрки рун язма истәлекләрен туган телне өйрәнгәндә барлык сыйныфларда да файдаланалып була.

§ 2. Борынгы төрки язма истәлекләр буенча материалны мәктәптә татар теле дәресләрендә куллану өчен күнегү үрнәкләре.

1 нче күнегү: Борынгы төрки телендә язылган үрнәкләрне хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемәләре белән чагыштырыгыз. Борынгы һәм хәзерге сүзләрне парлап дәфтәрегезгә языгыз, тел үзгәрешләрен күзәтегез.

1. Түрк будун үчүн түн удыматым.

2. Түрк будун ток.

3. Түрк кара камуг будун анча тимис.

4. Түрк есир будун йеринте иди йорымазун!

5. Уйгур елтебер йүзче эрин илгерү тезип барды.

Тәрҗемәсе:

1. Төрки халык өчен төн йокламадым.

2. Төрки халык тук.

3. Төрки кара халык андый (шулай) ди (сөйләшә).

4. Әсир төрки халык җирендә ия (хуҗа) йөремәсен!

5. Уйгур илчесе йөзләгән ирен алга (көнчыгышка) тезеп китте.

2 нче күнегү: Түбәндәге текстны укыгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең мәгнәләрен аңлатмалы сүзлектән карап дәфтәргә баганалап языгыз.

Этнонимика

3 нче күнегү: VIII йөз башында Билге Танъюкук хөрмәтенә куелган ташка рун хәрефләре белән язылган өзекне күзәтегез. Аның хәзерге татар хәрефләре белән бирелгән күчермәсен һәм тәрҗемәсен игътибар белән укыгыз, сүзләр әйтелешендәге аермаларны билгеләп әйтеп бирегез.

Күчермәсе: Билгә Танъюкук бән өзүм Табгач илиңә кылынтым. Түрк будун Табгачка көрүр әрти.

Тәрҗемәсе: Акыллы (күп белүче) Танъюкук мин үзем Табгач илендә кеше булдым (белем алдым), (чөнки) түрк халкы Табгачка керә иде (С.Е. Малов. Памятники древнетюркской письменности. – М.-Л., 1951. – С. 56, 61, 64).

4 нче күнегү: Уйгур хәрефләре белән V йөздә язылган төркичә (уйгурча) текстны карагыз. Текстның хәзерге татар хәрефләре белән бирелгән өлешен игътибар белән укыгыз. Аннары хәзерге телгә тәрҗемәсе белән чагыштырыгыз, аермаларын әйтегез.

Күчермәсе: (32) Биш түрлүк тынлыкка (җан иясенә): бир йәмә ики адаклы кешекә. Инкинте, (33) төрт – бутлуг тынлыгка; үчүнч, учугта тынлыгка;(34) төртөнч, сув ичрәке тынлыгка; бишинч, йирдәки багрын өоругма тынлыгка.

Тәрҗемәсе: (32) Биш төрле җан иясенә: бердән, иң элек ике аяклы кешегә. Икенчедән, (33) дүрт ботлы җан иясенә; өченчедән, оча торган җан иясенә;(34) дүртенчедән, су эчендәге җан иясенә; бишенчедән, җирдәге шуышып йөрүче җан иясенә (без мәрхәмәтсез булдык, шуның өчен безне гафу ит) (С.Е. Малов. Памятники древнетюркской письменности. – М. – Л., 1951. – С. 109, 117, 120).

5 нче күнегү: VIII йөздә Күлтәгингә (Күл дигән принцка, кенәзгә) багышланган рун язмасыннан өзекне карагыз. Хәзерге хәрефләр белән язылган күчермәсен һәм тәрҗәмәсен укыгыз. Борынгы сүзләр белән хәзерге сүзләрне парлап, сүзлек дәфтәрегезгә языгыз, үзгәрешләрне аңлатыгыз.

Күчермәсе: Үзә – көк тәңре, асра йагыз йир кылынтукда, әкин ара кесе оглы кылынмыс. Кесе оглынта үзә әчүм апам Бумын каган, Истәми каган олурмыш. Олурыпан түрк будуның илен, төр (үс) ен тута бирмис, ити бирмис.

Тәрҗемәсе: Өстә –күк тәңре, аста кара җир яратылганда, икесе арасында кеше улы кылынган. Кеше улы өстендә минем элгәрләрем Бумын каган, Истәми каган утырганнар. Утыру белән түрк халкының илен, тәртипләрен (төрүен) тота биргәннәр, итә (дәвам итә) биргәннәр. (С. Е. Малов Памятники древнетюркской письменности. – М. – Л., 1951. – С. 21, 28, 36)

6 нчы күнегү: Нинди этнонимнарны беренчел һәм икенчел дип атыйлар? Текстны игътибар белән укыгыз. Этнонимнарны ике баганага бүлеп языгыз, беренче баганага – беренчел этнонимнарны һәм икенче баганага – ясалма этнонимнарны. Ясалма этнонимнарның кушымчаларын күрсәтегез.

Беренчел этнонимнар: ас (аз, уз, уд, иш, аш, яс һ.б.), эр (ар, ир, эрк, эркәк), кеше, сөн (һөн, сан, шан, зан, чан, чын һ.б.), мән (мин), би (бей, бай), сак (сака) сүзләре кулланылган. Болар шул хәлендә тарихи язмаларда сакланган. Кабиләләрнең күбәюе, төрле урыннарга таралу барышында бу беренчел этнонимнардан ясалма этнонимнар төзелгән. Алар төрки теленә хас булган ике юл белән ясалган: 1)беренчел этнонимга аергычлар кушылган, 2) беренчел этноним кушымчалар алган. Беренчел этнонимнарга төньяк төркиләрдә, аергыч булып, кыу (аксыл-сары) яисә сары аергычлары кушылган, чөнки төньяк төркиләр, көньяк төркиләр белән чагыштырганда, ак йөзле, ак тәнле, сары чәчле булулары белән аерылып торганнар. Икенчел этнонимнарда, аергыч булып, тагын мондый сүзләр килергә мөмкин: су (суас), туу ~ тау (тауэр ~ тавр, туэрк ~ түрк, тулас ~ таулас), болг ~ болаг (болгар), йат ~ тат (татар), агач (акацир, агачэри), мишә (мишәр – биредә агач яки урман мәгънәсен бирә) һ.б. Ясалма этнонимнар беренчел этнонимнарның күбрәк – лы/-ды, - лык/-дык кушымчалары (шулай ук аларның фонетик вариантлары һәм –лар/-дар күплек кушымчалары кушылып ясалалар. Мәсәлән, куманды, каңглы, скиде (сыкыды ~ сакады), иштәк (ишдек), байлар, салар, сагадар һ.б. (М.З. Зәкиев)

7 нче күнегү: Җөмләләрне укып чыгыгыз, татар телендәге тәрҗемәләре белән чагыштырыгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә фонетик анализ ясагыз.

1. Түрк будун өңре күн тогсыкыңа. – Тюркский народ вперед на восток!– Төрки халык, алга – көн туган (якка)!

2. Түрк будун ток. – Тюркский народ сыт. – Төрки халык тук.

3. Түрк кара камуг будун анча тимис. – Вся масса тюркского народа говорила так. – Төрки кара халык андый (шулай) ди (сөйләшә).

4. Түрк есир будун йеринте иди йорымазун! – В стране покоренных тюрков пусть не ходит какой-либо властитель - Әсир төрки халык җирендә ия (хуҗа) йөремәсен!

8 нче күнегү: Түбәндәге сүзләрдә ничә хәреф, ничә аваз икәнлеген ачыклагыз. Баштагы өч сүзгә фонетик анализ ясагыз.

Түрк, яз, табгач, уйгур, ия.

9 нчы күнегү: Текстны укыгыз. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп языгыз.

1.Төрки хал.к тук. Төрки кара халык андый сөйләшә. 2.Әсир төрки халык җирендә ия (хуҗа) йөр.мәсен! 3.Уйгур илчесе йөзләгән ирен алга көнч.гышка тезеп китте. 4.Егерме ике яш.мдә табгачларга каршы сугыштым. 5.Бел.мле Тоникук мин үзем табгач иленд. тудым. 6.Төрки халык табгачка буйсына иде. 7.Табгач халкына улларың кол булды, сылу кызл.рың, улларың кол булды. 8.Төрки бәкләр төрки атын тот.п, табгач каганга буйсындылар.

10 нчы күнегү: Сүзләрне иҗекләргә бүлегез. Ачык һәм ябык иҗекләрне билгеләгез. Сүзләр гел сузыктан яки тартыктан гына торамы?

Төрки, төн, халык тук, кара, сөйләшә, җирендә, ия, хуҗа, уйгур, йөз, көнчыгыш.

11 нче күнегү: Түбәндә бирелгән сүзләр арасыннан сингармонизм законына буйсынган сүзләрне беренче, буйсынмаганнарны икенче төркемгә аерып языгыз.

Төрки, төн, халык тук, кара, сөйләшә, мәшәкать, җирендә, ия, хуҗа, уйгур, йөз, көнчыгыш, табгач, этноним, сугыш, һәлак, мөлгүнь, белем, Тоникук, мин үзем табгач, илендә, токым.

12 нче күнегү: Текстны укыгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең ни өчен баш хәрефтән язылганын аңлатыгыз.

1.Моян Чура һәм Кули Чура хөрмәтенә истәлектә кыпчак кабиләсе атамасы искә алына. 2.Алтай таулары һәм Иртыш елгасы арасында яшәгән төрки халыклар карлук этнонимы белән күрсәтеләләр. 3.Татар этнонимы Орхон-енисей язмаларында гадәттә саннар белән янәшә кулланылган. 4.Хәзерге Көнчыгыш Азия халыкларының этнонимиясе борынгы төрки язмаларда кытан һәм курыкан исемнәре белән белдерелә.

13 нче күнегү: Җөмләләрне укыгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә морфологик анализ ясагыз.

1.Төрки кыпчаклар илле ел утырганнар. 2. Карлук халкы явыз булды. 3. Утыз-татарлар килгәч сыктадылар, еладылар. 3. Көнчыгышта кытаннарны үтерәләр. 4. Курыкан явыз иде. 5. Аз халкы явыз (дошман) булды. 6. Мин түргеш каганга кызымны бирдем.

14 нче күнегү: Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең синонимнарын табыгыз.

Төрки халык тук. Төрки кара халык андый сөйләшә. 2.Әсир төрки халык җирендә ия (хуҗа) йөремәсен! 3.Уйгур илчесе йөзләгән ирен алга көнчыгышка тезеп китте. 4.Егерме ике яшемдә табгачларга каршы сугыштым. 5.Белемле Тоникук мин үзем табгач илендә тудым. 6.Төрки халык табгачка буйсына иде. 7.Табгач халкына сылу кызларың, улларың кол булды. 8.Төрки бәкләр төрки атын тотып, табгач каганга буйсындылар.

15 нче күнегү: Җөмләләрне укыгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең этимологиясен аңлатырга тырышыгыз. Соңыннан аңлатма белән чагыштырып, сүзнең нинди үзгәрешләр кичерүенә игътибар итегез.

Аз – Когмэн таулары тирәсендә яшәгән халык. Аз этнонимы Күлтегин истәлегенә язмада, Тоникук, Могилян хан, Моян Чура истәлегенә язмаларда еш очрый. Аз халыклары орхон язмалары буенча көчле енисей дәүләтен тәшкил итәләр, алар күп кенә төрки кабиләләр белән көрәшеп яшәгәннәр.

16 нчы күнегү: Җөмләләрне укыгыз. Дәфтәрләрегезгә күчереп языгыз, борынгы төрки исемнәрне табыгыз.

1. Сөйләшүдә тагын Утташ кам белән Майчан аксакал да, Күрән бинең өлкән угыллары Акбога белән Котан да катнашты. 2.Аз этнонимы Күлтегин истәлегенә язмада, Тоникук, Могилян хан, Моян Чура истәлегенә язмаларда еш очрый. 3.Эчке этноним буларак, татар сүзе V- VIII йөзләрдә Алтайда, Монголиядә, һәм Кытайга якын башка җирләрдә ул шул ук регионнарда гомуми этнонимга әйләнә башлаган. 4.XIII йөз башында Тимучин (булачак Чынгызхан) татарларны туздыргач, андагы халыкка монгол этнонимы тагыла башласа да, чынгызлылар явы татар явы дип аталганлыктан, татар дигән үзатама читатама буларак киң таралыш алган.

17 нче күнегү: Җөмләләрне укыгыз. Күчереп языгыз, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне табыгыз, язылышларын аңлатыгыз.

1. Апар – аварлар. V-VI йөзләрдә авар дигән кабиләләр Каспий диңгезе, Кара диңгез буйларында, Балкан ярымутравында шактый киң территориягә таралып, башкалар белән аралашып яшәгәннәр. 2.Буйсынмаганнары өчен түркләр аварларга озак кына ачу саклап яшиләр. 3.Түрк һәм аварлар арасындагы тарткалашу тарихта да теркәлгән. 4.Басмыл – Бишбалык шәһәре тирәсендә яшәгән төрки халык. 5.Этноним Могилян хан һәм Моян Чура истәлегенә язмада теркәлгән.

18 нче күнегү: Текстка исем куеп, күчереп языгыз. Исемнәрне табыгыз, нинди грамматик чаралар белән төрләнгәнен ачыклагыз.

Апар – аварлар. V-VI йөзләрдә авар дигән кабиләләр Каспий диңгезе, Кара диңгез буйларында, Балкан ярымутравында шактый киң территориягә таралып, башкалар белән аралашып яшәгәннәр. Буйсынмаганнары өчен түркләр аварларга озак кына ачу саклап яшиләр. Түрк һәм аварлар арасындагы тарткалашу тарихта да теркәлгән.

19 нчы күнегү: Җөмләләрне укыгыз һәм дәфтәрләрегезгә язып алыгыз. Сыйфатларны табыгыз, дәрәҗәләрен билгеләгез.

Усун – уйсуннар Тоникук истәлегенә язмада этноним буларак теркәлгән. Бу безенң эрага кадәр 2 йөздән үк билгеле булган төрки кабиләләр. Көнчыгыштан хуннар күченә башлагач, усуннар Иссык-күл ярлары буена урнашалар, берничә йөз шунда яшәгәннән соң башка эрерәк кабиләләргә кушылалар.

20 нче күнегү: Җөмләләрне укыгыз, татар телендәге тәрҗемәләре белән чагыштырыгыз. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрнең юнәлешләрен күрсәтегез.

1. Түрк будун үчүн түн удыматым.

2. Түрк будун ток.

3. Түрк кара камуг будун анча тимис.

4. Түрк есир будун йеринте иди йорымазун!

5. Уйгур елтебер йүзче эрин илгерү тезип барды.

Тәрҗемәсе:

1. Төрки халык өчен төн йокламадым

2. Төрки халык тук.

3. Төрки кара халык андый (шулай) ди (сөйләшә).

4. Әсир төрки халык җирендә ия (хуҗа) йөремәсен!

5. Уйгур илчесе йөзләгән ирен алга (көнчыгышка) тезеп китте.

Заключение

Этнонимия (яки этнонимика) – беренчедән, этнонимнар җыелмасы, икенчедән, этнонимнар турындагы фән. Этноним – ул ыру, кабилә, халык, милләт һәм аларның аерым өлешләренең исеме. Бик күп халыкларның тарихи һәм хәзерге этнонимнарын бергә алып тикшерә һәм шуларның ясалыш, кулланылыш, төрле халыкка күчеш һәм үсеш юлларын өйрәнүче этнонимияне гомуми этнонимия дип атыйлар. Аерым бер халыкның тарихы һәм хәзерге, үз һәм чит этнонимнарын җыеп алып өйрәнгәнен аерым бер халыкның этнонимиясе дип йөртәләр, мәсәлән, гарәп этнонимиясе, рус этнонимиясе, татар этнонимиясе, төрки этнонимиясе Шулай итеп этнонимнар башта ук үзатама (үз этноним) һәм читатама (чит этноним) буларак барлыкка килгәннәр. Мондый беренчел этнонимнар аз сакланган, шулай да очраштыргалый. Мәсәлән, татар атамасы “безнекеләр түгел, чит кешеләр” мәгънәсен бирә торган сүзләрдән ясалган: тат борынгы телдә йат мәгънәсен белдергән һәм йат сүзе белән бер үк тамырга кайтып кала, чөнки бездә й~д~т авазларының тарихи алмашынулары – гадәти күренеш. Үзатама һәм читатамаларның халыкара фәндә эндоэтноним (эчке этноним), эктоэтноним (тышкы этноним) дип йөртәләр.

Күпсанлы төрки кабиләләрнең берләшүе нәтиҗәсендә төрки каганат оеша. Иң борынгы язма истәлекләрдән саналган Орхон-енисей язмаларында бу халыклар искә алына һәм аларның яшәү урыннары да күрсәтелә. Шул чорлардан күп вакытлар үтүгә карамастан, күп кенә этник атамалар сакланганнар һәм бүгенге көндә дә кулланылалар.

VI-VIII йөзләргә караган Орхон-енисей язмаларында 27 этник атама теркәлгән. Икенче бүлектә без иң элек төп төрки этнонимнарның: аз, апар, басмыл, кыпчак, татар, табгач, таңут, тардуш, татабы, төрки, түрк, усун һ.б. этнонимнарның кулланылышын үзенчәлекләрен өйрәндек.

Түрк сүзенең этимологиясенә килгәндә, бу турыда төрле карашлар бар.

Түрк кабиләсенең бик нык көчәеп, үрчеп, башка кабиләләрне үзенә буйсындырган чоры безнең эраның VI йөзенә туры килә.

XI йөздә Мәхмүт Кашгарлы “Диване лөгат-әт төрк” сүзлегендә түрк теленә якын телдә сөйләүче барлык халыкларны, үзатамаларын саклган хәлдә, түрк дип атый. Түрк атамасы гомуми этноним булып таралганчы, башка исемнәрдә төрки телдәге халыклар күп мең еллар яшәп килгәннәр.

Галимнәр түрк сүзен тарихка VI йөздән теркәлә башлаган дип әйтәләр. Академик М.З.Зәкиев бу фикергә каршы килә һәм түрк этнонимының эзләрен тирәннәнрәк эзләргә тәкъдим итә [Зәкиев, 1998, 264].

Чыганакларга язылган түрк атамасы б.э.к. IV йөздә очрый. Мәсәлән, VI-VII гасырларда язылган әрмән чыганакларында Александр Македонский вакытында ук (б.э. IV йөздә) Кура елгасы буенда бунтурк исемендәге кабиләләр булуы турында әйтелә. Бунтурк сүзен галимнәр буын түрк “тюркское поколение” дип бирәләр. М.З.Зәкиев фикеренчә, бу сүз бән түрк дигән ике төрки атамадан тора. [Зәкиев, 1998, 264].

Кытай чыганакларында түрк этнонимы ту-кю һәм тюр-кют формаларында V йөздән күренә башлый. VI йөздән түрк гомуми этнонимга әйләнә.

Төрки атамасы турындагы фикерләр галимнәр арасында каршылыклы. Түрк этнонимының этимологиясен Н.Я.Марр таркан “женсое божество”, А.Н.Бернштам төркүн “кабилә, ыру берләшмәсе” сүзләреннән чыгара. С.П.Толстов түрк сүзен тархан, турун, түрә кебек сүзләр белән бәйли. А.Н.Кононов, түрк сүзенең этимологиясен тикшереп түбәндәге нәтиҗәгә килә. Аныңча, түр-к сүзе ике өлештән тора: -к күплекне, хатын-кыз (кыркын) мәгънәсен белдерә торган -гун/ -кун (→ -к) сүзенә кайтып кала; түр “мактаулы урын” сүзенә барып тоташа. Түр-күн сүзе түр-к формасына кыскарган, һәм тотемистик эчтәлекле булганлыктан, бу сүз соңынан “кодрәт”, “көч” мәгънәсендә кулланыла башлаган булып чыга.

Түрк этнонимының этимологиясе буенча махсус шөгыльләнүче Д.Айтмуратов аңа ике төрле этимология бирә: 1) башында үрелгән чәч йөретүчеләр; 2) түрре “чыбыркы; камчы” сүзеннән килә һәм җәза мәгънәсен белдерә. Түркләрнең башына чәч үреп йөрүләреннән чыгып, бу автор каракалпак, башкорт, кыргыз, уйгур, ногай, скиф этнонимнарында бер мәгънә системасы таба: барысы да “чәч үрүчеләр” һәм “кара чәчлеләр”.

Төрки этнонимикасы белән шөгыльләнү барышында академик М.З.Зәкиев түбәндәге нәтиҗәгә килә. Күпчелек төрки этнонимнарны җыеп, аларның ясалыш калыбын тикшергәндә, төрки этнонимнарда бер лингвистик система табыла. Шул яктан караганда, түрк атамасы ту ~ туу һәм эрк өлешләреннән тора. Ту “тау” мәгънәсен бирә, шуның белән бергә аның “туу, ишәю, көчлеләнү” кебек мәгънәсе дә бар. Тулы сүзендә аның “җитү, җитлегү” мәгънәсе сиземләнә. Эрк гомумтөркидәге “ир кешеләр” семантикасына ия. Димәк, ту-эрк (түрк) атамасы тулаем “тау кешеләре, ишәеп торучы көчле кешеләр; камил егетләр” мәгънәләрендә кулланылып, соңыннан этнонимга әйләнеп киткән булырга мөмкин [Зәкиев, 1998, 266]. Рун ташъязмаларында “түрк Билге каган” рәвешендәге тәгъбирләрдә түрк сүзе “көчле, куәтле” мәгънәсендә кулланыла. Аның “көчле, куәтле” мәгънәсе М.Кашгарлы сүзлегендә дә теркәлгән. “Диване лөгат-әт төрк” сүзлегендә түрк үзүм иде “җитлеккән йөзем иде” төзелмәсе югарыдагы мәгънәдә очрый.

Димәк, түрк атамасы бик киң эчтәлекле, гомум этноним булып формалашкан.

Өченче бүлектә без борынгы төрки рун язма истәлекләре буенча материалны туган телне өйрәнгәндә файдалана алу мөмкинлекләрен карап үттек. Иң элек татар теле урта мәктәпләре программасын анализладык. Гомумән алганда, телнең бер чорына караган материал шул исәптән, борынгы төрки рун язма истәлекләре туган телнең өйрәнүнең барлык этапларын да (сыйныфларда) һәм темаларның үзләштерүендә файдаланыла ала. Бу тема махсус 9, 10-11 сыйныфларда каралган. Без караган материал И.С. Насипов һәм Н.Х. Ваһаповның Башкортостан татар урта гомуми белем мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслегендә “Татар әдәби теле нормаларының борынгыдан ук үсеп килеше” дигән темасында яктыртыла. Унынчы сыйныф өчен татар теленнән эш программасында бу темага бер сәгать вакыт бүленгән. Бу дәрестә укучыларга хәзерге татар милли әдәби теле үзенең тамырлары белән гомумтөрки әдәби телдән барлыкка килгәне турында мәгълүмат бирелә.

Список литературы

1. Айдаров Г. Язык орхонских памятников древнетюркской письменности VII века. – Алма-Ата, : Наука, 1971. – 380 с.

2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан : Татар. китап нәшр., 2003. – 174 б.

3. Баскаков Н.А. Введение в изучение тюркских языков. – М.: Наука, 1969. – 235 б.

4. Безертинов Р.Н. Тенрианство – религия тюрков и монголов. – Набережные Челны: Аяз, 2000. – 455 б. // Режим доступа: w*w.tisbi.r*/…/vestnik/2003/issue3/Kult8.html.

5. Борынгы татар әдәбияты. – Казан : Татар. китап нәшр., 1963. – 580 б.

6. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан : Раннур, 2000. – 456 б.

7. Ганиев Б.Т. Язык: Учебное пособие. 2-е изд., переработ., доп. – Уфа: Изд-во БГПУ, 2001. – 272 б.

8. Гипертекстовая база данных «Древнетюркские рунические надписи», составленная Д.Д.Васильевым // Режим доступа: h**t: //w*w.orientalistica.r*/resoup/runica.

9. Давлетшин Г. Вкушай, добрый герой Умсуг (о письменности древних тюрков) // Татарский мир. 2006. № 10.

10. Древнетюркский словарь. – Л.: Наука, 1969. – 676 б.

11. Зәкиев М.З., Максимов Н.В. Татар теле. – Казан: Мәгариф, 1999. – 262 б.

12. Зәкиев М.З. Татар халкы теленең барлыкка килүе. – Казан: Татар. китап нәшр.,1976. – 207 б.

13. Зәкиев М.З. Төрки-татар этногенезы. – М.: Инсан, РФК, 1998. – 624 б.

14. Закиев М.З. История татарского народа (Этнические корни, формирование и развитие). – Казан: Инсан, 2008. – 560 б.

15. Кляшторный С.Г. Памятники древнетюркской письменности и этнокультурная история Центральной Азии. – СПб.: Наука, 2006. – 591 б.

16. Ковалев Г. Ф. Этнонимия «Слова о полку Игореве» (К 800-летию создания поэмы) // Режим доступа: feb-web.r*/feb/slovenc/es/es5/es5-2652.htm.

17. Кормушин И. В. Древние тюркские языки. – Абакан: Изд-во Хакасского государственного университета им. Н.Ф. Катанова, 2004. – 336 б.

18. Кызласов И.Л. Рунические письменности евразийских степей. – М: Вост. лит-ра, 1994. – 346 б.

19. Левин Г.Г. Лексико-семантические параллели орхоно-тюркского и якутского языков (в сравнении с алтайским, хакасским, тувинским языками) // Автореферат дисс. . канд филол. наук. – Якутск, 1997.

20. Лившиц В.А. О происхождении древнетюркской рунической письменности.// Археологические исследования древнего и средневекового Казахстана. – Алма-Ата, 1980. – 204 б.

21. Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности. – М. Ленинград: Изд-во АН СССР , 1951. – 451 б.

22. Махмуд Кашгари. Девану лугат ит турк, Индекс. – Тошкент, 1967.

23. Насипов И.С., Ваһапов Н.Х. Татар теле 9 сыйныф. – Уфа: Китап”, 2009 – 196 б.

24. Нигъматуллов М.М. Орхон-енисей язмалары теле (Борынгы төрки тел): Лекцияләр курсы һәм гамәли эшләр. – Алабуга, 2002.

25. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. – Казан, 1975.

26. Руны – Википедия // Режим доступа: http // ru.wikipedia.org/wiki/

27. Самойлович А.Н. Тюркское языкознание. Филология. Руника. – М.: Вост. лит-ра, 2005. – 352 б.

28. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли? (Татар исемнәренең тулы аңлатмалы сүзлеге). – Казан, Раннур, 1998. – 486 б.

29. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Лексика. – М.: Наука, 1997. – 472-484 б.

30. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006. – 908 б.

31. Суперанская А.В. Общая теория имени собственного. – Москва: Наука, 1973. – 367 б.

32. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: Өч томда. – Казан, 1977. – Т. I – 476 б; Казан, 1979. Т. II. –726 б.; Казан, 1981. – Т. III. – 832 б.

33. Ураксин З.Г. Основные критерии выбора имен у башкир // Личные имена в прошлом, настоящем и будущем. Проблемы антропонимики. – Москва, 1970. – 185 б.

34. Халикова Р.Х. Антропонимы в башкирских документах XVIII в. – Москва: Наука, 1973. – 365 б.

35. Халиуллина Н.У. Борынгы телләр: тарихи-чагыштырма цикл. – Уфа: Вагант, 2006. – 76 б.

36. Шайхулов А.Г. Татарские и башкирские имена тюркского происхождения – Уфа, 1983. – 71 б.

37. Этническая ономастика / Отв ред Р.Ш.Джарылгасинова, В.А. Никонов. – М., 1984. – 192 б.

38. Языки мира. Тюркские языки. – Бишкек: Кыргызстан, 1997. — 543 с.

39. Языкознание. Большой энциклопедический словарь. – Москва: Большая Российская энциклопедия, 1998. – 685 б.

40. Җәлилова Г. И. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен 2011-2012 нче уку елына татар теленнән эш программасы.

Покупка готовой работы
Тема: «Лексикологиянең бер тармагы буларак этнонимия»
Раздел: Иностранные языки
Тип: Дипломная работа
Страниц: 65
Цена: 1400 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика