Дипломная работа

ЛЕКСИКО-СЕМЕНТИЧЕСКОЕ РАЗВИТИЕ ЭТИМОЛОГИЧЕСКОГО КОРНЯ ЯЛ В ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ

  • 63 страниц
  • 1300 просмотров
Содержание

Кереш.3

Төп өлеш

Беренче бүлек

*Jal этимологик тамырының структур-семантик үзенчәлеге .7

1.1. Төрки телләрдә этимологик тамыр турында төшенчә.7

1.2. *jal этимологик тамырының

фоно-морфо-семантик төзелеше.16

Икенче бүлек

Этимиологик *jal тамырының татар телендә

лексик-сематик үсеше.28

Өченче бүлек

*Jal тамырының лексик-семантик үсеше буенча

материалларны татар теле дәресләрендә куллану

методикасы һәм күнегүләр системасы.40

3.1. JAL тамырының лексик-семантик үсеше буенча

материалны татар теле дәресләрендә куллану методикасы.40

3.2. Jal тамырының лексик-семантик үсеше буенча

материалны татар теле дәресләрендә куллану өчен

күнегү үрнәкләре.47

Йомгак.57

Введение (выдержка)

Тел – агач, сүз – яфрак, ди халык мәкале. Бу сүздә тирән мәгънә бар. Телнең ботаклары һәм кәүсәсе – грамматика, тамырлары – тарихы булып чыга. Аерым яфраклар – сүзләр – тамыр һәм кәүсәдән азык алып яшиләр.

Бу күзаллауның бер сере дә бар.

Шуны уйлап карыйк әле, кайсы беренчелрәк: сүзме, граматикамы? Агачмы, яфракмы? Бер яктан – агач яфраксыз да озак вакытлар исән-сау тора ала, хәтта бөтенләй яфраксыз-ылыссыз үсә торган агачлар да бар, диләр; яфрак исә агачтан аерылса, гадәттә, бик тиз үлә. Икенче яктан – яфрак ул үсемлекләр символы, яфракта кояш нурын тере матдәгә әверелдерә торган фотосинтез башкарыла.

Шулай да кайсы беренчелрәк соң? Яфракмы, агачмы?

Бу сорауның охшашлары да бар. Кайсы беренчел: йомыркамы, тавыкмы? Бал кортымы, чәчәкме?

Мондый сорауларга бердәнбер дөрес җавап шул: тарихи үсеш процессында һәр ике сыңар бер-берсенә җайлаша барганнар һәм хәзерге хәлгә килгәннәр.

Яфрак үсемлек символы булган шикелле, сүз дә телнең символы. Әмма бер яфрактан агач булмаган кебек, аерым бер сүздән грамматика төзелә алмый. Иң тәүдә, әлбәттә, аерым сүзләр килеп чыккан. Алар берничә данәгә җиткәч, грамматика башлангычлары – сүзләрне куллану кагыйдаләре шәйләнә башлаган. Шуннан алар үзара тәэсир итешеп, телне хасил иткәннәр.

Теманың актуальлеге.

Тел белеме диахрониясендә тотрыклыгы белән характерлана торган тамыр сүзләр, лингвофилософия, гомум тел теориясе позициясеннән генә түгел, ә шулай ук этимологик, чагыштырма-тарихи һәм типологик эзләнүләр ягыннан да уникаль кыйммәтле тикшерү объекты булып, семантик һәм структур интерпретацияләнергә, шәрехләнергә тиешләр. Шунысын да ассызыклап китик, чагыштырма тел белеме кысаларында, этимологик тамырларны киң планда объектив өйрәнергә мөмкинлек бирүче бай методик тәҗрибә тупланылган. Тюркологлар фикеренчә, беренчел этимологик тамыр нигезләрнең функцияләшүен төрки телләрнең аерым вәкилләре мисалында карарга кирәк. Продуктив этимологик тамырларның берсе булып *JAL тамыры тора. Татар тел белемендә әлеге этимологик тамырны лексик-семантик үсеш планында өйрәнгән хезмәтләр юк. Бу яктан карганда чыгарылыш квалификацион эшнең темасы гомумтюркологик планда, шул исәптән татар теле белеме өчен бик актуаль булып тора.

Курс эшенең өйрәнү предметы *jal этимологик тамыры.

Өйрәнү объекты *jal тамырыннан яңа лексик берәмлекләр ясалу мөмкинлеге; *jal тамырының семантик оясын билгеләүче лексик берәмлекләр.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Татар, киңрәк планда – төрки тел белемендә сүзләрнең этимологик бәйләнгән тамыр оялары, аерым тамыр нигезләрнең лексик-семантик үсеше, тамырның фонетик структурасының үзгәреше аның семантикасына йогынты ясавы аз өйрәнелгән өлкә булып санала. Гомумтөрки планда гомоген тамыр нигезләр Е.З. Кажибеков, Э.В. Севортян, А.Т. Кайдаров, И.В. Кормушин, Т.М. Гарипов, Р.Г. Ахметьянов, Э.Ф. Ишбердин, А.Г. Шайхулов һ.б. хезмәтләрендә өйрәнелгән. Семантик кыр кысаларында тамыр һәм нигезләрне өйрәнү проблемасы русистикада (Л.М. Васильев, В.Л. Ибрагимова, Р.М. Гайсина, Н.В. Пятаева һ.б.) киң яктыртылыш тапкан.

Диплом эшенең максаты *jal этимологик тамырына фонологик, структур-грамматик, семантик аспектларды синхрон-диахрон анализ ясау һәм шул нигездә этимологик ояның үзенчәлекләрен ачыклау.

Хезмәттә түбәндәге бурычларны хәл итү күздә тотыла:

- төрки телләрдә тамыр теориясен өйрәнүнең кыскача тарихы;

- *ja < *jal этимологик тамырына фоно-морфо-семантик характеристика, бу мәсьәлә буенча төрле лингвистлар фикерләренә күзәтү;

- хәзерге татар телендә *jal этимологик тамыры белән бәйле лексик материал туплау;

- этимологик бәйләнешләргә, сүзләрнең семантик күчешләренә һәм аларның оядагы үзгәреш закончалыкларына анализ.

- хәзерге татар телендә *jal этимологик тамыры белән бәйле лексик материалны урта мәктәптә туган тел укытуда файдалану мөмкинлген ачыклау.

Тикшеренүнең метод һәм алымнары, категориаль аппараты. Хезмәтнең методологик нигезе булып ономасиологик якын килү (номинациядә сүзләрнең мотивацион бәйләнешләрен санау) һәм диахрониядәге, синхрониядәге лексиканың системалылык принциплары тора. Чагыштырма-тарихи метод, нигез тамырларның оя составындагы тарихи үзгәрешләрен өйрәнгәндә нигез булып хезмәт итә. Хезмәттә, тамыр оясының составын билгеләүдә, сүзнең мәгънәсен компонентлы анализлау методы кулланыла.

Хезмәтнең практик кыйммәте һәм фәнни яңалыгы. Тупланылган фактик материал һәм хезмәт нәтиҗәләре лексикологик, этимологик тикшеренүләрдә, татар теленең тарихын, шулай ук тарих һәм туган як мәдәниятен өйрәнгәндә кулланыла ала. Тикшеренү яңалыгы исә, беренче тапкыр татар телендәге *jal тамырының этимологик оясын анализлау.

Тикшеренү нәтиҗәләрен апробацияләү. Әлеге тикшеренүнең бер өлеше М. Акмулла ис. БДПУ филологик белем бирү һәм культура арадаш коммуникацияләр институтының татар бүлегендә уку планын үзләштерү барышында гамәли дәресләрдә докладларда, чыгышларда апробацияләнде. Хезмәтнең төп нәтиҗәләре, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы каршында оештырылган “Мәрҗәннәр” лингвистик түгәрәге утырышларында тикшерелде, М. Акмулла ис. БДПУ һәм башка вузларда студентларның, яшь галимнәрнең фәнни-гамәли конференцияләрендә киң җәмәгатьчелеккә җиткерелде (Уфа, 2010-2014; Стәрлетамак, 2013, 2014; Төмән, 2013, 2014; Караганда, 2014; Мәскәү, 2013 һ.б.): Республиканская научно-практическая конференции Инновационный потенциал молодежной науки (25 мая 2011 г., БГПУ им. М. Акмуллы, г. Уфа); Региональная научно-практическая конференция, посвященная 125-летию со дня рождения Г. Тукая; VII Региональная межвузовская студенческая научная конференция «Филологические проекции Большого Урала»; Всероссийская научно-практическая конференция с международным участием, посвященная 125-летию государственного и общественного деятеля, языковеда и классика татарской литературы Г. Ибрагимова, 105-летию Народного поэта Чувашской Республики П. Хузангая, 15-летию кафедры татарской и чувашской филологии СГПА им. З. Биишевой (г. Стерлитамак, 24-26 мая 2012 г.); Всероссийская научно-практическая конференция «Проблемы филологии народов Поволжья» (г. Москва, 11-13 апреля 2013 г.); Международная научно-практическая конференция «Наука и образование в современном мире» (г. Караганда, 2014 г.); Всероссийская научно-практическая конференция, посвященная 75-летию поэта Булата Сулейманова «Сулеймановские чтения» (г. Тюмень, 28-29 мая 2013 г.) һ.б.

Чыгарылыш квалификацион эше нәтиҗәләре шулай ук 5 мәкаләдә фәнни-гамәли конференция материаллары җыентыкларында урын алды.

Тикшеренү күләме һәм структурасы. 63 бит күләмендәге хезмәт кереш, төп өч бүлек, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Основная часть (выдержка)

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

ЭТИМИОЛОГИК *JAL ТАМЫРЫНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ

ЛЕКСИК-СЕМАТИК ҮСЕШЕ

Ә беренче сүзләр ничек барлыкка килгәннәр соң?

Бу мәсьәләне чишәргә галимнәр күптәннән тырышалар инде. Берничә теория дә эшләнгән. Шулардан берсен (аны безнең илдә Ашмарин, Газов-Гинзбург кебек тикшеренүчеләр яклый) түбәндә бәян итәбез.

Беренче сүзләрне табигатьтә булган тавыш-өннәргә охшатырга тырышып әйтелгән авазлардан барлыкка килгән. Фаразан, бер борынгы адәми зат – аучы үзенең ачыккан ыругы һәм үзе өчен азык эзләп йөргәндә, якындагы тау артында бер бизон (кыргый үгез) көтүен күрде, ди. Ул вакытта күсәк яки таш белән коралланган ялгыз кеше бизон, тур, зубр кебек киекләрне җиңә алмаган, күмәк ау корырга кирәк булган. Шуңа күрә безнең кыргый аучы киек икәнен башкаларга белдерергә мотлак тиешле. Ул киекнең кайдалыгын һәм нинди киек икәнен дә (кыр кәҗәсеме, боланмы, сыер затымы яки мамонтмы) әйтергә кирәк бит әле. Аучыбыз аптырашта, ул дулкынланудан ык-мык итә, ләкин теләгәнен аңлата алмый. Шунда аның башына даһи фикер килә ул бизон булып кычкырып җибәрә:

Му- у! Му-у!

Ыругдашлар шундук аңлап алалар: менә нинди могътәбәр киек икән! Моңа каршы ныклап хәзерләнеп барырга кирәк, орыш каты булачак!

Безнең аучыбыз кешенең кеше булуы өчен искиткеч әһәмиятле бер ачыш ясаган: ул шәйне (предметны) яки күренешне шул шәйгә хас аваз белән белдерә башлаган. Бу сәләткә бер генә хайван да ия түгел. Бер уңышлы очрак икенчесенә юл ачкан: кешеләр күмәк хезмәт барашында кирәк булган аңлашу-белдерүләрне шартлы авазлар – сүзләр ярдәмендә торган саен ешрак башкара башлаганнар. Сүзләр ясалуның бу чагылышы – тәкълиди (охшатулы, тасвирый яңгырашлы, ияртүле) авазларны куллану хазер дә үз көчендә кала. Татар телендә турыдан-туры тәкълиди сүзләргә нигезләнгән мөстәкыйль сүзләр байтак. Мәсәлән, сызгыру авазын белдергән ссс тәкълиди сүзе нигезендә сызгыру, саргыру, сыйгыру, сыйгызу, сыйңыру фигыльләре ясалган. Алар барысы да “сызгыру, сайрау”мәгънәсендә.бу фигельләр нигезендә борынгыча сыйгызгы – хәзерге татарча сыбызгы “сызгырткыч җайланма”, борынгыча сыйгырчык, сыйгырчың – татарча сыерчык (сызгыручан кошчык), борынгыча сыңырчыкан – татар әдәби телендә сычкан (чыелдаучан җәнлек) сүзләре ясалган. Әкренләп дәвам иткән аваз үзгәрешле сүзләр тамырларын җуялар: сычкан сүзе татар сөйләшләрендә тычкан булып үзгәргән һәм, шулай итеп, бу сүзнең сызгыру белән бәйләнешле бөтейләй сизелми башлаган. Тәкълиди тамырларга татар телендә тагын кыңгырау (кыңгыр-кыңгыр итә), кырмыска (борынгыча – кымырыска – “кымырҗып, кыймылдап йори торган җан иясе”), тукран (тукыручы, тукылдаучы җәнлек).

Борынгы заманда да, хәзерге кебек үк, тәкълиди сүзләр (аваз ияртемнәре, хәрәкәт иртемнәре яки, кайбер тикшеренүчеләр Н.К. Ашмарин, Н.И. Дмитриев, В.И. Абаевлар терминологиясе белән әйткәндә, ономопоэтик, мимеологик һәм авазы символик тамыр сүзләр) бик куп булмаган. Әмма тел үсеше дәвамында үзгәрә барып, бер тамыр сүздән дә бик күп яңа сүзләр ясалырга мөмкин. Мәсәлән, төрки телләрдә шундый гаять продуктив, күп тармаклы берничә тәкълиди тамыр бар: диәл, пыл (мыл), чар, тум һ.б. Шуларның беренчесе тамыр буларак түбәндәгечә тармакланган:

йал җал,җәл,җил шал, шәл

дйал чал, чәл сал, сәл

дйәл тал, тәл, тил цал, цәл

[3, 42-44]

Ял и.1. Арыганнан соң көч җыю, хәл алу өчен эштән туктап тору хәле; 2. хезмәттән, укудан һ.б.ш. азат итегән билгеле бер вакыт – сущ 1. отдых // выходной, нерабочий. Проведение некоторого времени без обычных занятий, работы для восстановления сил. 2. отпуск // отпускной. Временное освобождение от работы для отдыха.

Ял и. Ялланып эшләгән өчен бирелә торган түләү; эш хакы. сущ 1. плата, вознаграждение – денежное вознаграждение, возмещение за что-нибудь, плата за труд, за услугу. 2. наём – взять на работу или во временное пользование за плату.

Ял и. Кайбер хайваннарның муенындагы озын куе йон. - сущ грива длинные волосы на шее некоторых животных. Конская г. Львиная г. (на голове и верхней половине туловища у самца).

Яла и. Ялган гаеп, гайбәт - сущ клевета, поклёп – порочащая кого-, что-нибудь ложь.

Ялагай и. Яхшатланып, ярарга тырышып икейөзләнүчән кеше, тәлинкә тотучы //с.мәгъ. ярарга тырышып икейөзләнә торган - сущ льстец, подхалим, подлиза, лизоблюд – льстец, угодничающий перед кем-н. ради своих корыстных целей, выгоды, человек, который подлизывается к кому-н. // льстивый, угодливый – Выражающий лесть, склонный к лести. Чрезмерно услужливый, льстивый, заискивающий.

Ялан и. 1. урмансыз, куаксыз һәм корылмалар булмаган кыр, үлән яки иген генә үскән ачыклык җир. 2. с. шәрә, бернәрсә белән дә капланмаган, ялангач - сущ 1. открытое поле – Безлесная равнина, пространство. 2. пр голый (о месте) – лишённый растительности.

Ялангач с. 1. кием кимәгән; шәрә // рәв.мәгъ. киемсез, киемсез килеш, 2. шәрә: өске җылы киемсез, яланөс. 3. сөйл. Ярлы хәерче. // и. мәгъ. күпл. ялангачлар. 4. яфрак, үлән һ.б.ш. белән капланмаган // бернинди үсемлек булмаган, үсемлек үсмәгән, шәрә (урын, ялан, кыр). 5. берни дә ябылмаган, җәймәсез, ябусыз // бернәрсә беләндә җиһазландырымаган, бизәлмәгән. 6. рәв. мәгъ.күч.сөйл. ачыктан-ачык, турыдан-туры. 7. күч. Коры, капып калган. 8. күч.сөйл. аңлатма бирелмәгән, коры, дәлилсез, расланмаган. - пр 1. голый, нагой, раздетый – Не имеющий на себе одежды, покровов, нагой. // голышом, нагишом, раздетый 2. голый, безлистый (о дереве) 3. голый, открытый (местность) 4. перен. голый, неаргументированный

Ялау ф. 1.нәрсәнене дә булса тел тидереп сыпыру. I гл прям, перен. лизать, облизывать – Проводить языком по чему-нибудь

күч. 2. ут ялкыны, кояш һ.б.ш. турында: бик тиз генә кыздырып, көйдереп, яндырып алу яки эретеп юкка чыгару –

Ялау и. киемдәге элгеч (элмәк) яки эләктергеч II сущ вешалка, завязка (у одежды) – Большая пришивная петля, за которую вешают платье, То, чем завязывают (тесьма, лента, верёвка).

Ялвару ф. Бик нык үтенү, зинһарлап яллыну, түбенчелек белән сорау. – гл умолять, упрашивать // мольба – Горячая просьба.

Ялган с. Хакыйкатьне бозып күрсәтә торган, дөрес булмаган, чын булмаган – пр 1. ложный, лживый // ложь, неправда – Содержащий ложь, ошибочный, неправильный. 2. поддельный, фальшивый – Представляющий собой подделку, фальшивый, ненастоящий 4. в сложн. сл переводится компонентом лже-

Ялгау ф. Нинди дә булса юл белән (бәйләп, ябыштырып, тегеп һ.б.) әйберләрне яки аның кисәкләрен бер-берсенә беркетү, кушу, тоташтыру. – гл 1. присоединять // присоединение 2. прививать // прививка 3. сращивать // сращение – То, что соединилось в целое, образовалось в результате срастания. 4. вшивать, пришить – Сшивая, прикрепить.

Ялгыз с. Үзе генә, берүзе, башкалардан аерым пр 1. в разн. зн одинокий // одиноко 2. одиночный // одиночка 3. единоличный. – Отделённый от других подобных, без других, себе подобных; без близких.

Ялгыш и. 1. Язуда, исәпләүдә, эштә һ. б. ш. Дөрес булмаган нәрсә, хәл, хәрәкәт. 2. рәв. Ялгышып, хаталанып сущ 1. ошибка, оплошность // ошибочный, ложный // ошибочно – Неправильность в действиях, мыслях. 2. нар нечаянно

Ялкау с. Иренә торган, эш яратмый – пр ленивый // лениво // лентяй, лодырь. – Любящий безделье, не желающий трудиться. Исполненный лени, выражающий лень, вялый, медлительный.

Ялкылдау ф. Яктылык чәчеп, нурланып ялтырау – гл блистать, сверкать – Ярко светиться, сверкать; излучать отражённый свет. Ярко сиять переливчатым светом. Блестеть, выражая сильные чувства, страсть (обычно о глазах).

Ялкын и. 1. Яна торган ут өстендә күтәрелә торган ут телләре. 2. күч. күтеренке рух, дәрт, илхам, нинди дә булса көчле хис. – сущ 1. пламя – горящий и светящийся раскаленный газ, огонь 2. перен страсть, пыл – 1. Сильная любовь, сильное чувственное влечение. Сильно выраженное чувство, воодушевлённость.

Ялкынсыну ф. температура күтәрелүе, тәндә җәрәхәтләнгән, авытркан урынның шешекләнүе, кызаруы һәм авыртуы кебек билгеләр белән характерлана торган авыру процессы – сущ воспаление (лёгких) – Болезненный процесс, сопровождающийся болью, жаром, припухлостью и краснотой поражённой ткани.

Ялкыту ф. берәр хәлдән туеп бетү, күңел кайту – гл утомлять – Ослабление сил, усталость.

Ялт рәв. тиз һәм кинәт кабынып, кискен яктылык биру процессы. Эш, хәрәкәт һ.б.ш. турында сөйләгәндә: тизлек, кинәтлек, җәһәтлек төшенчәсен бирә. – нар 1. быстро, мигом – Очень быстро, скоро или сразу 2. предик сл. шлёп

ялт-йолт итү гл поблёскивать; сверкать

Ялтыр с. Ялтырап торган – пр 1. блестящий, сверкающий – Сверкающий, с ярким блеском. Великолепный, превосходный, замечательный. 2. сущ зоол златка

Ялтырату ф. 1. яктылык бирү, яктырту. Берәр нәрсәне өсте ялтыраганчы чистарту. 2. очкынландырып, уйнатып карау; мутландырып (күзләр турында). 3. сөйл. Кемнең дә булса яңагына каты итеп сугу, чалтыратып җибәрү.4. тиз ашап бетерү, калдырмыйча ашау, сыптыру. – гл 1. придавать блеск, наводить глянец; полировать – Натирая, придавать блестящий, гладкий вид чему-нибудь. 2. сверкать (глазами) – Ярко сиять переливчатым светом. Блестеть, выражая сильные чувства, страсть (обычно о глазах). 3. перен дать пощёчину 4. перен быстро съесть, слизнуть

Ялыгу ф. ару, талчыгу, хәлдән таю – гл утомляться // утомление – Ослабление сил, усталость [42, 630- 637], [41].

Җил и. 1. Һава агымының горизонталь юнәлештәге хәрәкәте. 2 тормышның, чынбарлыкның кешене үзенә буйсындыра, үзенә ияртә, үзе теләгәнчә яшәтә торган көче. 3. нәрсәнең дә булса тәэсире, йогынтысы. – сущ 1. прям, перен ветер // ветряной – Движение, поток воздуха в горизонтальном направлении. 2. перен веяние – Изменение в направлении умственной жизни, общественных вкусов и настроений (книжн.). 3. перен воздействие, действие

Җиләү ф. Ялыгу, туеп бетү, күңел бизү, башка күрәсе килмәү – гл вконец устать, изнуриться, утомиться – Дойти до крайнего утомления, истощения.

Җилем и. 1. әйберләрне ябыштыру әчен кулланыла торган ябышкак куе әйбер. 2 хайван сөягеннән яки тиресеннән ясалып, җылы суда койка сыман ашамлык әзерләүдә кулланыла торган аксым матдәсе. – сущ 1. клей // клеевой – Липкий затвердевающий состав для плотного соединения, скрепления частей чего-н. 2. желатин – Прозрачное вещество, образующее студенистую массу (обычно в тонких пластинках или гранулах), употр. в кулинарии, фотографии и других областях.

Җилкә и. 1. Муен төбенең арткы өлеше. 2. гәүдәдә арканың иң югары өлеше. 3. арка, сырт (хайваннарда) – сущ 1. затылок // затылочный – Задняя часть черепа, головы. 2. перен плечо // плечевой – Часть туловища от шеи до руки (у животных — верхняя часть передней конечности). 3. холка, спина (у птиц) – У лошади, быка и некоторых других животных: часть шеи, смежная с хребтом, а также грива, растущая на этом месте. 4. перен шея, плечо

Җилкендерү, җилкетү ф. Дәрт бирү, ашкындыру. Ярсыту; сәлпәнлек, тик тору хәленнән чыгару. – гл подзадоривать, подзадорить; воодушевлять, воодушевить – Раззадоривая, побудить сделать что-нибудь. Вызвать подъём духа у кого-нибудь, побудить к деятельности.

Җилкенеп рәв. дәрт белән, күңел күтәрелкелеге белән. – нар порывисто, задористо, задорно – резко, стремительно, не плавно, пылко, возбужденно

Җилсенү ф. 1. аз гына шешү. 2. ялкынсынып шешү гл 1. припухать, припухнуть, слегка опухнуть (отечь) – Становиться округлым, болезненно вздутым. 2. воспаляться, воспалиться – Прийти в состояние воспаления [42, 765- 773], [41].

Борынгы төрки язма истәлекләрдә бер семантик ояда «блестеть, сверкать» мәгънәләрен берләштерүче түбәндәге лексик берәмлекләр теркәлгән:

jay 1. жир, масло: ol jay erutti он растопил масло (Махмуд Кашгари I 208); iak jayi sut birla коровье масло с молоком (Алтын ярук 596); мазь;

jal грива; загривок: at jail грива коня (Махмуд Кашгари 160);

jal- I обжигать, прижигать, припекать: kun juzug laldi солнце обожгло лицо (Махмуд Кашгари III 63);

jal- II 1. вспыхивать, воспламеняться: ot jaldi огонь вспыхнул (Махмуд Кашгари III 63);2. гореть, воспаляться: bas jaldi рана воспламенилась (Махмуд Кашгари III 63);

jalа подозрение: ol evta jasin tusmas jala kelmaz в тот дом не упадет молния, не придет подозрение;

jala- лизать: jaylay qamic buluin jalaju tirilmis она полизала край масляного ковша и ожила;

jalгan 1. лживый, ложный kertu tinliylar az ezuk jalyan tinlilar ukus правдивых живых существ мало, лживых – много ( ) 2. обман, ложь: ozun taplamas ne biri jalyan ol одна из тех вещей, которые я не одобряю, – ложь («Кутадгу билиг» 71);

jalina- пылать: tamturmis jula jalini teg kozi qaraqi jalinaju tegzinu turur его глаза подобные пламени зажженного факеля, пылают и вращаются ( );

jali нагой, голый, обнаженный: jali keldim erdi jali kirgu jerka голым появился я и голым должен войти в землю («Кутадгу билиг» 388);

jaltrayli лучезарный, сверкающий, блестящий: seviglig jaltrayli isig juzuuzun korugsajur biz мы желаем увидеть Твой любимый, лучезарный, привлекательный лик ( ) [11, 223, 227-230].

Әгәр бу лексик берәмлекләрне мәгънәви төркемнәргә берләштерсәк, түбәндәге нәтиҗәләрне күрергә мөмкин: Ял “грива”, ялан “открытая местность”, ялангач “голый”, ялгыш “ошибка”, ялкын “пламя”, ялтыр “блеск”, ялгыз “одинокий”, ялт “сверкнуть” гомуми мәгънәсе ялтырау “блестеть, сверкать”. Ягъни, ял “грива” – май белән капланганда, ялтырау “блестит, когда покроется жиром”, ялан “открытая местность” – күз карашын җәлеп иткән ачык, якты урын; ялангач “голый” – “ялтырап” йөри, бөтенесенә дә тәнен күрсәтеп йөри; ялгыш “ошибка” – яңышсызлыгың белән ялтырау; ялкын “пламя”, ялтыр “блеск”, ялтырау “сверкать” – яктылык чәчкән әйбер; ялгыз “одинокий” – ачыклыкта берүзе ялтырап тора, ялт “сверкнуть” – тиз генә яктылык чәчеп алу. Ялкынсыну “воспаление, поднятие температуры” – тәннең яисә теннең нинди дә булса өлешенең җилсенүе, шешүе. Ялкыту “утомлять”, ялыгу “утомиться” сүләре дә шундый ук мәгънә ала, ягъни ялкыту “утомлять” – кемнедер булса үзеңнең булмышың белән туйдыру; ялыгу “утомиться” – каршыңда “ялтырып” йоргән кемнәндер яки нәрсәдәндер тую.

Яла “клевета”, ялагай “подлиза”, ялау “лизать”, ялвару “умолять”, ялгану “присоединиться”, яллану “наняться”, яллау “нанять” – гомум мәгънәсе буяу, сылау, ягу “мазать”, “примазать”. Яла “клевета” кемгәдер булса да ялган мәгълүмат буяу, ялагай “подлиза” – кемгәдер булса да буялу, май кебек буялу, кемдер алдында яхшы төстә ялтырап йорү; ялау “лизать” – нәрсәне дә булса тел тидереп сыпыру, ялтыратып кую; ялвару “умолять” – кемгәдер буялу, каршында ялтырап йөрү; ялгану “присоединиться” – кемгәдер, нәрсәгәдер, буялып ябышып калу; яллану “наняться”, яллау “нанять” – кемнедер булса үзеңә буяу, якынайту.

Этимологик *jal тамырының кисәсе семантик үсеш оясы шушы ук тематика буенча үсеш алган *gil тамырына күчүе. Бу этимологик тамыр белән лексик берәмлекләрне карап үтик.

Җил “ветер”, җилем “клей” – буяу, ягъни җил “ветер” – килә һәм исем бөтен әйберне буяп, сыпырып үтә; җилем “клей» – буый торган матдә.

Җиләү “устать”, җилкә “плечо, грива”, җилкендерү, җилкетү “подзадоривать, воодушевлять”, җилкенеп “воодушевленно что-то делать”, җилсенү “припухать, воспаляться” – ялтырау мәгънәсе. Җиләү “устать” – каршыңда ялтырап йөргән нәрсәдәндер тую; җилкә “плечо, грива” – ялтыраган май җыелган урын; җилкендерү, җилкетү “подзадоривать, воодушевлять” – кемнедер ялтырарга өндәү; җилкенеп “воодушевленно что-то делать” – нәрсәнедер тиз-тиз генә эшләү, җилсенү “припухать, воспаляться” – тәннең нинди дә булса өлеше ялкынсыну.

Гомум төрки *jal тамырының семантикасын казах эквиваленты белән чагыштырыйк.

*дал [dal] дал-дал кыл- (ет-) “разорвать в клочья” [18, 200];

*жа [ћa] “нечто горящее, огненное, пламенное, светящее”;

жай [ћaj] “молния”;

*жай “колыхающийся, раскачивающийся на ветру”;

*жай “светящееся, блестящее, пламенеющее”: жай-на-  жай+на- “блестеть, сиять, сверкать”; жайранда  жай+ран+да- “радостно сиять, веселиться”;

*жак [ћaq] “угодить, угождать, льстить, понравиться кому-либо”;

жак “жечь, разводить огонь, зажигать, топить (печь)”;

жак “мазать, смазывать, намазать, натирать”;

жал [ћal] “грива (лошадей, льва, волка)”; “жировой слой под гривой (лошади)”;

*жал “наем, наемная работа, плата за наемный труд”;

жал “пребывание в покое, жал табу отдохнуть, устроить себе отдых”;

*жал: жалган  жал+ган “ложь, обман”;

*жал: жалын-  жал+ын- “просить, умолять”;

*жал: жалгыз  жал+гыз “один, одинокий”;

*жал: жалкау  жал+кау “лентяй, лодырь”;

*жал “сверкание, блеск, отражение огня, пламени”; жалкын  жал+кын “пламя”;

жалт [ћalt] “подр. блеску (света, луча, огня), сверканию, резкому движению”;

*жау [ћaw] “масло, сало, жир”;

*жау: жаудыра  жау+дыр+а- “блестеть, отсвечивать” [17, 208 – 210, 213].

Шулай итеп, *dal, *za, *zaq, *zal, *zalt, *zaw казах тамырлары татар *jal тамыры кебек үк ялтырау “блестет”, ялангач “голый”, ялкын “пламя”, ялкау “лентяй”, ялгыз “одинокий”, май “масло”, ял “грива”, “лесть”.

Этимологик *jal тамырның сематик үсешендә алган тематик төркемнәрен башка төрки тел (башкорт, бурят, казах, калмык, карачай-балкар, кыргыз, төрек, уйгур, хакас, чуваш, якут) берәмлекләре белән чагыштырып карасак, киләсе таблицаны күрсәтә алабыз.

Заключение (выдержка)

Диплом эшендә *jal этимологик тамырына фонологик, структур-грамматик, семантик аспектларды синхрон-диахрон анализланды һәм шул нигездә этимологик ояның үзенчәлекләрен ачыкланды. Хезмәттә төрки телләрдә тамыр теориясен өйрәнүнең кыскача тарихы каралды; *ja < *jal этимологик тамырына фоно-морфо-семантик характеристика, бу мәсьәлә буенча төрле лингвистлар фикерләренә күзәтү ясалды; хәзерге татар телендә *jal этимологик тамыры белән бәйле лексик материал тупланды; этимологик бәйләнешләргә, сүзләрнең семантик күчешләренә игътбар бирелде, аларның оядагы үзгәреш закончалыклары билгеләнде; хәзерге татар телендә *jal этимологик тамыры белән бәйле лексик материалны урта мәктәптә туган тел укытуда файдалану мөмкинлеге ачыкланды.

Тел белеме диахрониясендә тотрыклыгы белән характерлана торган тамыр сүзләр, лингвофилософия, гомум тел теориясе позициясеннән генә түгел, ә шулай ук этимологик, чагыштырма-тарихи һәм типологик эзләнүләр ягыннан да уникаль кыйммәтле тикшерү объекты булып, семантик һәм структур интерпретацияләнергә, шәрехләнергә тиешләр. Тюркологлар фикеренчә, беренчел этимологик тамыр нигезләрнең функцияләшүен төрки телләрнең аерым вәкилләре мисалында карарга кирәк. Продуктив этимологик тамырларның берсе булып *jal тамыры тора.

А.Т. Кайдаров төрки тамырны, төрки телләр төзелешенең агглютинатив үсеш-үзгәреш процессында даими була торган фоно-морфо-семантик үзгәрешләргә дә карамастан, үзенең асылын саклаучы, телнең борынгы һәм чын тарихи берәмлеге дип билгели. Ул структур яктан беренчел сүз белән тәңгәл килә ала (әгәрдә ул сүз бер иҗектән артмаса). Барлык башка очракларда, төрки тамыр үзендә статик хәлне, ә сүз – динамиканы чагылдыра торган, телнең ясалма берәмлеге.

Тамыр структурасы проблемасы, аеруча фигыль нигезенең, төрки телләрдә ахыргача хәл ителмәгән. Бүгенге көнгәчә күп кенә тюркологлар алдагы мәсьәлә буенча уртак фикергә килә алмыйлар: төрки телләрдә, Т + С тибындагы, сузыкка тәмамланучы бер иҗекле фигыль тамырлар булу-булмавы азакка чаклы ачыкланмаган. Бер төркем тюркологлар төрки һәм монгол телләренең чагыштырма анализы нигезендә, төрки телләрдә (хәтта киңрәк – алтай телләрендә дә) тамыр структурасы төрле типта була ала дигән нәтиҗәгә киләләр: С, Т + С, С + Т тибындагы гади һәм бер иҗеклеләрдән алып Т + С +Т, (Т) С + Т + Т тибындагы иң катлаулыларга кадәр.

Этимологик *jal тамырыннан ясалган лексик берәмлекләр төрле төшенчәләр белдереп, төрле тематик төркемнәргә карыйлар: табигать, кеше, җәмгыять, аң-белем. Ләкин аларның барысында да уртак семантик компонент – “ялтырау”. Әлеге сема тикшерелгән гомумтөрки тамырның барлык фонетик вариантларын да берләштерә. Хәзерге әдәби телдә бу сүзләрне без үз-ара бәйләнгән дип кабул итмибез.

Борынгы төрки ял тамырын дәрес барышында кулланыр өчен этимологик анализ ясау методы белән эш итәргә мөмкин. Этимологик анализ ясау – сүзнең беренчел формасын һәм аның төп, беренчел килеп чыгыш мәгънәсен табудан гыйбарәт. Бу алым эчтәлеге таныш булмаган күп кенә сүзләрнең, фәнни һәм иҗтимагый-сәяси терминнарның мәгънәсен һәм генезисын укучыларга аңлату-төшендерү өчен гаять отышлы һәм кызыклы алым-чара булып тора. Укучыларның тел байлыгын, сүзлек хәзинәсен үстерүгә зур өлеш кертә. Сүзләрнең тарихи үсү-үзгәрү эволюциясен күзалларга, фонетик-морфологик үзгәрешләрен, язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләрен хәтергә яхшырак сеңдерергә ярдәм итә.

Укыту процессында татар теленең тармакларын өйрәнү максаты белән ял сүзен һәм аның дериватларын төрле дәрес типларында киң куллану мөмкинлеге бар. Мәктәптә фонетиканы өйрәтүне дөрес оештырганда гына укучыларга телнең аваз системасын үзләштерергә, сөйләм культурасына аңлы мөнәсәбәт тудырырга, орфоэпик нормалар турында ныклы белем бирергә һәм, гомумән алганда, сөйләм үстерү күнекмәләрен булдырырга мөмкин. Укучылар татар телендәге фонетик чараларның байлыгын, сөйләмдәге авазларның мәгънә үзгәрешенә керткән ролен, хәреф белән аваз һәм аларның саны һәрвакыт тәңгәл килмәвен, орфоэпия һәм орфография арасындагы аермаларны, ягъни барлык очракта да ишетелгәнчә язылмавын яки язылганча әйтелмәвен белергә һәм үзләренең язу һәм сөйләмнәрендә урынлы кулланырга, дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен булдырырга тиеш. Тел укыту программасына кертелгән «Лексика» бүлеген өйрәнү укучыларның сүзлек запасын баетуда, образлы фикер йөртүдә зур роль уйный. Сүзләрне төрле күзәтүләр ярдәмендә өйрәнү, сүз белән аның кисәкләрен чагыштыру, тамырдаш сүзләр барлыкка китерү, синонимнар табу, капма-каршы куеп карау, сүзләрне куллана белү һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү – боларның барысын да ял сүзе һәм аның дериватлары ярдәмендә гамәлләштерергә мөмкин. Лексикология булегендә ял сүзе һәм аның дериватлары белән эш иткәндә, кардәш телләргә тамырдаш сүзләр табып, аларны мәгънә ягыннан тикшерү мөмкинлеге бар. Ял сүзе һәм аның дериватлары мисалында исемнәрдәге килеш, тартым һәм сан кушымчаларын, аларның телдәге ролен, фигыльләрдәге зат, сан кушымчаларын һәм заман төрләрен; сүзләрнең төрләнүен яки төрләнмәвен, мөстәкыйль һәм ярдәмлек сүзләрнең телдә кулланылуын һәм, шуларга бәйле рәвештә, аларның дөрес язылышын һ.б. үзләштерү мөмкинлеге бар. Укучылар сүз төркемнәрен өйрәнгәндә төрле сүзләрнең дөрес язылышын да үзләштерә алалар. Татар теле дәресләрендә синтаксис бүлегенә мөрәҗәгать иткән вакытта укучылар җөмлә, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре белән танышалар; гади һәм кушма җөмлә, җөмләнең тиңдәш кисәкләре һәм туры сөйләм турында мәгълүмат алалар; алар янында тыныш билгеләрен кую буенча да гамәли күнекмәләр бирелә. Татар телен укытканда, дәрестән тыш үткәрелә торган эш формалары да укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Мәктәптә дәрестән тыш эшләр укучыларның белемнәрен күтәрүдә, фәнгә карата кызыксыну тәрбияләүдә, сөйләм телен һәм язма телне үстерүдә, грамматик белемнәрне һәм орфоргафик күнекмәләрен тирәнәйтүдә әһәмиятле эш төрләрен тәшкил итәләр. Борынгы төрки *jal тамырының үсешен, үзгәрешен тикшерү максаты белән тел түгәрәге оештырып, укучылар белән төрле тикшерү эшләре алып барырга мөмкин.

Список литературы

1. Ахтямов М.Х. Обратный словарь башкирского языка. – Уфа, 1999. – 237 c.

2. Әхмәтьянов Р. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан.: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.

3. Әхмәтьянов Р.Г. Татар терминологиясенең тарихи чыганаклары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 174 б.

4. Әхтәмов М.Х. Башкорт теленең грамматика һүзлеге: Һүз үзгәреш. – Өфө, 1994. – 311 б.

5. Баскаков Н.А. Историко-типологическая фонология тюркских языков. М.:Наука, 1988. – 208 с.

6. Басырова Ф.А., Гарипов Т.М., Доброгост Л.А. Семантическое развитие корневой морфемы // Germanica, Slavica, Turkica. К 60-летию профессора Рахима Закиевича Мурасова. Сборник научных статей. – Уфа, 2000. – С. 141-151.

7. Валиева А.И. Функционирование корня *jat в памятниках древнетюркской письменности // Филологические проекции Большого Урала: Материалы VII региональной межвузовской студенческой научной конференции (19-20 апреля 2012 г.). – Уфа: Риц БашГУ, 2012. –С. 240.

8. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан, 2000. – 455 б.

9. Ганиев Ф.А. Некоторые итоги исследования словообразования в современном татарском языке и задачи его дальнейшего изучения // Вопросы татарского языкознания. – Казань, 1971. – 170 с.

10. Гарипов Т.М. Кыпчакские языки Урало-Поволжья: Опыт синхронической и диахронической характеристики. – М.: Наука, 1979. – 303 с.

11. Древнетюркский словарь. – Л.: Наука, 1969. – 677 с.

12. Зайончковский А.К. К вопросу о структуре корня в тюркских языках: Глагольные основы моносиллабического (односложного) типа С+Г (согласный+гласный) // Советская тюркология. 1961. № 2. – 28-29 с.

13. Зәкиев М.З. Төрки-татар этногенезы. – Казан: Фикер, Мәскәү: Инсан, 1998. – 624 б.

14. Зубкова Е.А. История лексики с этимологическим корнем *sta: *stə в русском языке // Автореф. дисс. … канд. филол. наук. – Уфа, 2000. – 256 с.

15. Ишбердин Э.Ф. Историческое развитие лексики башкирского языка. – М., 1986. – 152 с.

16. Кажибеков Е.З. Глагольно-именная корреляция гомогенных корней в тюркских языках (явление синкретизма). – Алма-Ата, 1986. – 272 с.

17. Кажибеков Е.З. Фоно-семантическая характеристика пратюркого корня // Проблемы этимологи тюркских языков. – Алма-Ата, 1990. – 95 – 102 с.

18. Кайдаров А.Т. Структура односложных корней и основ в казахском языке. – Алма-Ата: Наука, 1986. – 328 с.

19. Кормушин И.В. Лексико-семантическое развитие корня *qa в алтайских языках // Тюркская лексикология и лексикография. – М.: Наука, 1971. – 323 с.

20. Котвич В. Исследование по алтайским языкам. – М., 1962. – 371 с.

21. Малов С.Е. Памятники древнетюркской письменности. – М.-Л., 1951. – 451 с.

22. Манкеева Ж.А. Реконструкция первичных корней глагольных основ казахского языка. – Алма-Ата: «Гьлым», 1991. –154 с.

23. Махмуд Кашгари. Девану лугат ит турк, Индекс. – Тoшкент, 1967. – 1288 с.

24. Мусаев К.М. Лексика тюркских языков в сравнительном освещении. – М.: Наука,1975. – 359 с.

25. Насипов И.С., Валиева А.И. Семантическое развитие односложного корня *jal // Проблемы фолологии народов Поволжья: Материалы Всероссийской научно-практической конференции (11-13 апреля 2013 г.). – М.: Экон-информ, 2013. Вып. 7. – 355 с.

26. Насипов И.С., Валиева А.И. // Материалы международной научно-практической конференции «Наука и образование в современном мире». Караганды. РИО «Болашак-Баспа» 2014.– Том 7. – 348 с.

27. Насипов И.С., Валиева А.И. Татар телендә “JAL/ЙАЛ” тамырының семантик кыры // Сулеймановские чтения: сборник статей XVI-й Всероссийской научно-практической конференции. Тюмень: Изд-во ТюмГУ, 2013. – С. 252.

28. Пекарский Э.Д. Словарь якутского языка. Т. I-III. – М., 1959. – 2508 с.

29. Радлов В.В. Опыт словаря тюркских наречий: В 4 томах. . – СПб., 1893-1911. Т. –IV. – 542 с.

30. Рамазанова Д.Б. Семантические изменения древнетюркских слов в татарском языке. – Казань, 1991. – 208 с.

31. Русско-татарский словарь. – Москва: Инсан, 1997. – 720 с.

32. Сафиуллина Ф.С., Галиуллин К.Р. Тематический русско-татарский словарь. Казань, 1989. – 440 с.

33. Севортян Э.В. Этимологический словарь тюркских языков: Общетюркские и межтюркские основы на гласные. – М.,1974. – 768 с.

34. Севортян Э.В. Этимологический словарь тюркских языков (Основы на ж, җ, й). – М., 1989. 359 с.

35. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Фонетика. – М.: Наука, 1984. – 488 с.

36. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Лексика. М.: Наука, 1997. – 800 с.

37. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Региональные реконструкции. – М.: Наука, 2002. – 912 с.

38. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Пратюркский язык-основа. Картина мира пратюркского этноса по данным языка. – М.: Наука, 2006. 370 с.

39. Татаринцев Б.И. О реконструкции мотивирующего семантического признака в процессе этимологизации (на материале тюркских языков) // Теория и практика этимологических исследований. – М., 1985. – 432 с.

40. Татарская грамматика: В 3-х тт. – Казань, 1955. Т. I. – 354 с.

41. Татарско-русский словарь. – М.: Наука, 1966. – 726 с.

42. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 т. Казан, 1979. – Т. II. 726 б.

43. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Матбугат йорты, 2005 – 848 с.

44. Татар теленең диалектологик сүзлеге. – Казан, 1963. – 840 б.

45. Тимирханов В.Р. Имяславие и лингвистика корня: Монография. – М.: МАКС Пресс, 2007. – 248 с.

46. Трегубов А.Н. Эволюция звукового состава русских корневых слов от праязыкового состояния до современного функционирования (Славянские языки Республики Башкортостан). – Уфа, 1996. – 150 с.

47. Халиуллина Н.У. Тюркские языки Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества. – Уфа, 2003. – Ч. I. – 172 с.

48. Халиуллина Н.У. Кардәш телләрнең лексик системасын өйрәнүнең методологик нигезләре: гомум тел белеме буенча уку әсбабы. – Уфа, 2007. – 208 б.

49. Халиуллина Н.У., Шайхулов А.Г. Тюркские языки Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества (опыт лексико-семантического словаря): Словарь. Ч. I, II. – Уфа: Восточный университет, 2004. – 226 б.

50. Харитонов Л.Н. Типы глагольной основы в якутском языке. – М.- Л., 1954. – 223 с.

51. Шайхулов А.Г. Структура и идеографическая парадигматика односложных корневых основ в кыпчакских языках Урало-Поволжья в континууме ареальной, межтюркской и общетюркской лексики. – Уфа: РиО БашГУ, 2000. – 494 с.

52. Юнусалиев Б.М. Киргизская лексикология. Ч. I – Фрунзе, 1959. – 248 с.

2100 руб.

Не подошла эта работа?

Закажите новую работу, выполненную по вашим требованиям с нужным уровнем оригинальности.

Не нашли что искали?
Закажите новую работу по вашему заданию
Заботимся о вас и вашем времени

У нас есть все, чтобы сделать вашу жизнь более приятной и беззаботной

Не бросаем после выполнения работы

Бесплатно выполним все доработки в рамках задания

Средний бал наших работ

  • 4.9
Узнай стоимость