Дипломная работа

«Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә БТРЯ истәлекләрен файдалану»

  • 59 страниц
Содержание

Кереш.5

Бүлек 1. Борынгы төрки рун язма истәлекләренә күзәтү

§ 1 . Борынгы төрки рун язма истәлекләрен

өйрәнүнең кыскача тарихы….7

§ 2. Борынгы төрки рун язмаларының барлыкка

килү мәсьәләсе.8

§ 3. Борынгы төрки рун язма истәлекләренең тел-стиль үзенчәлекләре.10

Бүлек 2. Идел-Урал буе рун язма истәлекләре

§ 1. Биләр язмасы. .17

§ 2. Измир авылы жирендә табылган орчык башлары.17

§ 3. Урманасты Шинтәлә авылында табылган ядкарьләр.19

§ 4. Сарабиккул язуы.19

§ 5. Лаеш өязендә табылган кылычлар.20

§ 6. Мурзиха язмасы.21

§ 7. Юрино язмасы.21

§ 8. Глазов язмасы.21

§ 9. Бронзадан эшләнгән статуэтка.22

§ 10. Курал язмасы.23

§ 11. Танкеевка язмасы.24

§ 12. Трой-Урий язмасы.25

§ 13. Седьяр язмасы.25

§ 14. Калмаш плитәсе.26

§ 15. Кара Абыз археологик культурасы.27

§ 16. Идел-Урал буе рун язма истәлекләренең тел

үзенчәлек-ләренә кыскача күзәтү.27

Бүлек 3. Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә БТРЯ истәлекләрен файдалану

§ 1. Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә

өстәмә тел материалларыннан файдалану. .29

§ 2. Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә БТРЯ

истәлекләре үрнәкләреннән файдалану

өчен күнегү үрнәкләре.33

Йомгак.38

Файдаланылган әдәбият.40

Кыскартылмалар исемлеге.45

Кушымта.46

Введение

Татар тел гыйлемендә мөһим урынны борынгы язма истәлекләр тәшкил итә. Алар арасында борынгы төрки рун язмалары (БТРЯ) аерым урын алып тора. Рун истәлекләренең язылган вакыты VI-X гасырларына карый дип фаразлана [30, 4].

Тел гыйлемендә борынгы төрки рун язма истәлекләрен өйрәнүчеләр күп (Ф.И. Стралинберг, Д. Миссершмидт, Г.И. Спасский, Н.М. Ядринцев, В. Томсен, В.В. Радлов, С.Е. Малов, А. Щербак, Г. Рамстедт, В.Л. Котлович, А.М. Самойлович, В. Вамбери, В. Банг, В.М. Насилов, С.Я. Байчоров, Л. Кызласов, И. Кызласов, И.А. Батманов, И.В. Стеблева, А.М. Бернштам, С.Г. Кляшторный, Л.Н. Гумилев, Д.Д. Васильев, Дж. Клосон, А. Фон Габен, Г. Айдаров, В. Кондратьев, А. Курышҗанов, М. Томанов, А. Әхмәтов һ.б.).

Татар һәм башкорт галимнәре арасыннан Х.Г. Курбатов, Һ.В. Юсупов, А.Х. Халиков, Г.М. Дәүләтшин, Н. Мәҗитов, К. Әхмәров, И.Б. Зианбердин һ.б. рун язмаларын тикшерүгә багышланган хезмәтләре бар.

Тик аларда Идел һәм Урал буе төбәгендәге рун язма истәлекләренә мөнәсәбәтле хезмәтләр Э.Р. Тенишевның “Памятники рунического и древнеуйгурского письма”, Х.Р. Курбатовның “Идел-Чулман буйларында табылган рун язулары”, А. Кочкинаның “Идел буе болгарларында рун язуы” һ.б. чыганакларны күрсәтергә мөмкин. Ә мондый эзләнүләр бу төбәктә яшәгән татар, башкорт халыкларының тарихы, теле өчен бик әһәмиятле мәсьәләләргә ачыклык кертергә ярдәм итәр иде. Диплом эшенең актуальлеге шуның белән аңлатыла.

Хезмәтне башкару өчен төп чыганаклар буларак С.Е. Малов, В.М. Насилов, И.А. Батманов, С.Я. Байчоров, С.Г. Кляшторный, Л.Н. Гумилев, И.В. Стеблева, Х. Курбатов, И.Б. Зианбердин, Э.Р. Тенишев, А.А. Трофимов, М.А. Хабичев һ.б. галимнәрнең темага ярашлы теоретик һәм практик хезмәтләре файдаланды.

Диплом эшенең төп максаты – Идел һәм Урал буе төбәге борынгы төрки рун язма истәлекләрен фәнни нигездә өйрәнү һәм системага салу.

Максатка ярашлы түбәндәге бурычар куелды:

1) рун язмаларына кагылышлы кирәкле чыганакларны барлау һәм өйрәнү;

2) шул чыганаклар нигезендә борынгы төрки рун язмаларына бәя бирү;

3) Идел-Урал буенда таралган рун язма истәлекләрен барлау, өйрәнү һәм системага салу;

4) Идел-Урал буе рун язма истәлекләренең рун язма ядкярләренә мөнәсәбәтен билгеләү;

5) барлык туплаган материалларны практик эшчәнлектә куллану мөмкинлекләрен ачыклау.

Хезмәтнең теоретик әһәмияте Идел-Урал төбәгендә борынгы рун язма истәлекләрен системага салу белән билгеләнә.

Хезмәтнең практик әһәмияте тупланган, системага салынган матреиалның һәм ирешелгән нәтиҗәләрнең югары, урта махсус, гомуми урта белем бирү йортларында татар телен, аның тарихын өйрәнү процессында кулланыла алу мөмкинлегендә.

Безнең хезмәт теманы яктыртуда соңгы дәрәҗәдә фәннилеккә дәгъва итми. Диплом эшендә билгеле чыганаклар нигезендә Идел-Урал төбәгендә рун язма истәлекләре системага салына һәм алар бу төбәк татар, башкорт телләрендә мөнәсәбәттә күзаллана.

Фрагмент работы

Төп өлеш

Бүлек 1. Борынгы төрки рун язма истәлекләренә күзәтү

§ 1 . Борынгы төрки рун язма истәлекләрен өйрәнүнең кыскача тарихы.

Борынгы төрки рун язма истәлекләренең лексикасын һәм фонетик-грамматик төзелешен өйрәнүдә беренче чиратта В.В. Радлов, В. Томсен, Г. Вамбери, П.П. Мелиоранский, В. Ганг кебек галимнәрне атап үтергә кирәк.

XIX гасырда билгеле булган Орхон-Енисей язмаларының знакларын аңлатуда, шуның белән бәйле төрки рун язма истәлекләрен тикшерүдә иң беренче үрнәкләрдән В. Томсенның үзенең “Расшифрованные надписи Орхона” (Мемуары финно-угорского общество. Хельсинфорс-Хельсинки. 5, 1896) атарга мөмкин. Аның ике хезмәтендә – “Tюркология” һәм “Древнетюркские надписи из Монголии” (Altturkische Inschriften aus der Mongoley”) язмаларының фонетика һәм грамматикасы буенча аерым сораулар карала.

Төрки рун язмаларының фонетикасы һәм грамматикасы беренче тапкыр В.В. Радлов “Древнетюркские надписи из Монголии” (“Diе аitturkischen Inschriften der Mongoley”) хезмәтендә систематик тикшерелә.

Төрки рун язмаларын өйрәнүгә С.Е. Малов зур өлеш кертә: “Памятники древнетюркской письменности”, “Енисейская письменнность тюрков”, “Памятники древнетюркской письменности Монголии и Киргизии” дигән хезмәтләрендә бу ачык күренә.

В.М. Насилов та төрки рун ядкарьләренең фонетикасы һәм грамматикасын өйрәнүдән читтә калмый. Үзенең “Язык орхоно-енисейских памятников” дигән брошюрасы язма истәлекләрне өйрәнүдә әһәмиятле урын били.

Яңа язма истәлекләрне ачу һәм өйрәнүгә билгеле өлешен И.А. Батманов, аның укучылары, хезмәттәшләре кертә. Аеруча Енисей буе төрки рун истәлекләрен тикшерүдә аларның өлеше зур.

И.В. Стеблева “Поэзия тюрков VI-VIII веков” һәм “Поэтика древнетюркской литературы и ее трансформация в раннеклассический период” дигән китапларында төрки рун истәлекләрен әдәби ядкарьләр буларак тикшерә.

А.Н. Бернштамның “Социально-экономический строй орхоно-енисейских тюрок VI-VIII веков. Восточно-тюркский каганат и киргизы” атамалы хезмәте аерым игътибарны җәлеп итеп тора.

С.Г. Кляшторныйның “Древнетюркские рунические памятники как источник по истории Средней Азии” дигән эше борынгы төркиләрнең историографиясендә зур казаныш булып санала.

Борынгы төрки чорны киң тарихи киңлектә күз алдына китерүче хезмәт буларак Л.Н. Гумилевның “Древние тюрки” эшен күрсәтеп була.

Чит илләрдә дә борынгы төрки рун язма истәлекләрен өйрәнүче галимнәр бар. Мәсәлән, Францияда Рэнэ Жиро: ул Тоньюкук язмасын нәшер итә һәм аңлатып бирә [5, 5].

БТРЯ тикшерү эше бүгенге тюркологиянең актуаль мәсьәләләре булып кала бирә. Бу юнәлештә тикшеренүләр дәвам итә, киләчәктә яңадан-яңа ачышлар булачагы шиксез.

§ 2. Борынгы төрки рун язмаларының барлыкка килү мәсьәләсе.

Борынгы төрки рун язулары төрки язма әдәби телнең иң борынгы үрнәкләре. Тюркологлар фикеренчә, борынгы төрки рун язма истәлекләренең югары дәрәҗәдә шома һәм камил язу төре булуы аларның озак гасырларга сузылган үсеш тарихы үтүен күрсәтеп тора; бу борынгырак чорга караган язмаларның да булуын дәлилли. Кызганычка каршы, алар я юкка чыккан, я билгеле түгелләр (әлегә табылмаганнар).

Бу язмаларны В. Томсен укыганнан соң рун язмаларының килеп чыгышы турында күп төрле теорияләр барлыкка килә. В. Томсен үзе рун алфавитын арамей язуы белән генетик яктан бәйли һәм пехлеви (урта фарсы), согд язуының варианты дип карый. Бу фикер О. Доннер, Р. Готье тарафыннан хуплана.

В. Лившиц фикеренчә, төрки руника согд алфавитын махсус шомарту нигезендә барлыкка килгән.

Н.А. Аристов төрки руналары төрки тамгалары нигезендә барлыкка килгән дип саный. Бу фикергә Г. Айдаров, А.С. Аманжолов та кушыла. Бу галимнәр рун язмаларын башка язу системасына бәйле булу мөмкинлеген инкарь итмәсә дә, төрки тамгаларының йогынтысы булуын да күрсәтә. Ләкин мондый фикерләргә башка милләт һәм чит ил галимнәре “милли чикләнү” дип баһа бирә.

Е. Поливанов төрки руналарны идиограммаларга бәйли. Ул төрки алфавитының төркиләр тарафыннан эшләнелгәнен инкарь итмичә, аңа арамей, согд, пәхләви һәм кытай язу системаларының йогынты ясавын күрсәтә.

А. Аманжолов рун алфавиты безнең эрага кадәр беренче меңьеллыкта формалашкан һәм борынгы грек, төньяк семит, финикия, көньяк семит алфавитларына якын тора ди.

Шулай да, төрки рунистикасында бу алфавитның арамей нигезле булуы турында фикер өстенлек итә.

Согд теориясе тарафлары В. Лившиц һәм С. Кляшторный үз гипотезаларын Монголиядә Орхон елгалары буенда табылган каберлек өстенә куелган Бугут каган эпитафиясе системасы нигезендә дәлилләргә тырыша. Бу язма 570 елда язылган дип билгеләнә. Бу галимнәр фикеренчә, әгәр төркиләр бу чорда үз язуларына ия булсалар, Бугут ташы да төрки телдә язылган булыр иде.

Шулай итеп, төрки-рун алфавиты арамей нигезле алфавитка карый; төркиләр тарафыннан фарсы телле Урта Азия халыкларыннан кабул ителгән, пәхләви, хәрәзми, согд алфавитлары йогынтысында формалашкан язу дип карала.

Шулай да борынгы төрки рун язмаларының килеп чыгышы турында бер төрле генә фикер юк. Бер үк вакытта төрки рун язуының кайда һәм кайчан барлыкка килү мәсьәләсе дә зур бәхәсләр уята.

§ 3. Борынгы төрки рун язма истәлекләренең тел-стиль үзенчәлекләре.

Төрки рун әлифбасына нигезләнгән язу системасында сүзләр уңнан сулга таба укыла һәм языла, бер юл беткәч, икенче юлга күчелә, шулай өстән аска таба дәвам итә. Хәрефләр бер-берсе белән тоташмыйча, аерым языла. Кайбер авазлар берничә хәреф белән белдерелә. Бер үк хәреф аша ике төрле авазны да билгеләргә мөмкин. Күнегеп киткәч, моны аеру кыен түгел. Ул бер системага корылган була (Кушымта 1). Дөрес, бу кагыйдәдән искәрмәләр дә юк түгел: рун хәрефле язуларның башка тәртиптә язылу үрнәкле дә сирәк булса да очрый.

Рун язуындагы текстны аңлау өчен, сүзләрне бер-берсеннән аермыйча, сөйләм эчендә карарга кирәк. Биредә хәрефнең куелышы сүзләрнең калынлыгы һәм нечкәлеге белән бәйләнгән. Бу закончалыкларның нигезендә төрки телләр өчен хас сүзләрдәге гармония ята. Сүзләр я калын, я нечкә генә әйтелергә һәм язылырга тиеш. Шуңа карап, борынгы төрки телдә дә, хәзерге төрки телләрдәге кебек, алгы һәм арткы рәт авазлары аерылып торган. Борынгы тел авазларын хәзерге төрки телләрдәге авазлар белән чагыштырганда, зур охшашлыклар да, аермалар да күзәтелә. Авазлар корреспонденциясе буенча, гомуми планда хәзерге татар теленең фонетик системасындагы закончалыклы күренешләрнең эволюцион үсешен күзәтергә була. Рун әлифбасында аерым авазларны белдергән хәрефләрдән тыш, лн, нт, нч, рт аваз тезмәләрен белдерү, сүзләрне бер-берсеннән аеру өчен аерым билгеләр дә файдаланылган.

Рун язмалары телендә функциональ стильләрнең формалаша башлавы да ачык сиземләнә. Анда матур әдәбиятның поэзия стиле дә киң чагылыш таба. Тарихи-иҗтимагый вакыйгаларны сурәтләү, халыкка мөрәҗәгать итү алымнарын куллану рун язмалары телен билгеле күләмдә публицистик стильгә һәм халык сөйләменә дә якынайта. Бу язмаларда фольклор стиленә хас сурәтләүләр дә, сөйләү теле дә шактый урын алып тора.

Рун язмаларында төрле диалект үзенчәлекләре дә чагыла. А. Габен бу истәлекләрдә дүрт шивә барлыгын күрсәтеп китә:

1) Орхон-Енисей язмаларындагы шивә;

2) будда кулъязмаларындагы й шивәсе;

3) манихей язмаларындагы н шивәсе;

4) брахми алфавитында язылган истәлекләрдәге шивә.

Й һәм н шивәләре й//н авазларының тәңгәллегенә нигезләнгән: кайу//кану (нинди), кой//кон (сарык мәгънәсендә), чыгай//чыган (ярлы) һ.б. Алар шулай ук башка фонетик һәм морфологик күрсәткечләр ягыннан аерылып торалар. Мәсәлән, й шивәсендәге -лыг, -лиг, -мыш, -тын, -дын, тамириг (хәз. телдә – тимерне), тамирин (корал килеше – тимер белән), боерык – теләк – оныталым формалары урынында н шивәсендә -лаг, -лаг, -маш, -тан, -дан, тамираг, тамиран формалары кулланыла. А. Габен күзәтүләреннән чыгып караганда н шивәсе Орхон-Енисей язмаларындагы телнең иң югары үсеш алган формасы булып санала. Ул н шивәсе угыз, аргу, кыпчак, чигилләргә, ә й шивәсе уйгырларга хас күренеш дип күрсәтә, индусларның брахми алфавитында язылган төрки истәлекләрдә аерым шивәләргә хас үзенчәлекләрне билгели, аларны хәзерге алтай сөйләшләре белән тыгыз мөнәсәбәттә карый [36, 216].

И.А. Батманов Орхон-Енисей язмалары телендә төрле шивә үзенчәлекләренең язма әдәби тел формалашканчы ук барлыкка килгән булулары турында әйтә. Андагы җирле сөйләм, нигездә, икегә бүленгән: э һәм и белән әйтелгән сүзләр.

Сузык авазлар һәм аларны белдерүче хәреф-тамгалар

Борынгы төрки телдә 8 сузык аваз кулланган. Алар түбәндәгечә урнашкан:

– кыска сузыклар;

– озын сузыклар.

Төрки телләрнең вокализм системасына тарихи-лингвистик анализ ясаганнан соң, А.М. Щербак бик борынгы төрки телдә (баба телендә) 8 кыска һәм 8 озын сузык булган дигән нәтиҗәгә килә.

Рун язуындагы 8 сузык авазны белдерү өчен түбәндәге хәрефләр алына:

Моннан күренгәнчә, калын һәм нечкә сүз өчен икесенә дә бер үк уртак хәрефләр кулланыла. Кайбер төрки белгечләре, В. Томсен фикеренә таянып, рун (Енисей) язмаларында е сузыгы булган дип санала.

Рун әлифбасында билгеләре белән бирелә. А.Кононов аның а авазының варианты рәвешендә беренче иҗектә генә кулланылган, иренләшмәгән, ябык, тар, нечкә, алгы рәт авазына охшаш булуын күрсәтә.

el – кабилә берләшмәсе, халыклар мәгънәсендә. Хәзерге телдә – ил;

eki – ике (сан);

bes – биш (сан).

Сүз ахырында ачык иҗекләрдә е түгел, һәрвакыт диярлек а килгән:

tеlа (телә).

Төрки телләрдә сүзләрнең беренче иҗегендә сузык авазлар үзләренең шактый тоткарлыгы, ныклыгы һәм дәвамлыгы белән аерылып тора. Шунлыктан аларда борынгылык күбрәк сакланып калган, икенче һәм өченче иҗекләрдә сүзләр шактый үзгәрешләргә тартылган (Кушымта 2).

а, а

а авазы. Бу ачык әйтелешле, кыска, киң, арткы рәт авазы. Хәзерге татар телендә а га якын тора. Мисаллар:

аdgir (КТз) – айгыр;

tag (Мог.) – тау.

Шулай ук а кайбер сүзләрдә ы га да күчкән. Мәсәлән:

tasип (Мог.) – хәз. телдә тышында;

tassrа (КТз) – тышра.

а авазы. Ачык әйтелешле, киң, алгы рәт авазы, ә белән и арасындагы әйтелешкә якын. Хәзерге телдә күпчелек очракларда ә авазы белән бирелә (бигрәк тә сүз ахырында). Мәсәлән:

sоziа (КТз) – сөйлә;

icra (Тон.) – эчрә (эчендә).

Кайбер сүзләрдә а авазының татар телендәге и гә үзгәргәнлеге күренә:

kal (Мч) – кил;

тап (Енис.) – мин.

а авазының бер варианты буларак, Енисей язмаларында е кулланылган: еki (ике), еl (ил) һ.б., ләкин ул аерым мөстәкыйль фонема дәрәҗәсенә күтәрелмәгән.

i, i

i (ы) – тар, иренләшмичә әйтелә торган, югары күтәрелештәге арткы рәт сузыгы. Сүзнең төрле позицияләрендә кулланылган. Мисаллар:

qilic (Т.) – кылыч;

jil (Мог.) – ел;

batsiqina (КТз) – көнбатышына.

i – тар, иренләшмәгән, алгы рәт сузыгы. Борынгы телдә и һәм э(е) арасындагы әйтелешкә якын тора. Мәсәлән:

biz (Тон.) – без;

bori (КТз) – бүре ;

kejik (Енис.) – киек.

Инең төрле позицияләрдә (сузнең беренче, икенче, өченче иҗегендә) е гә күчеше фонетикада тарихи үзгәрешнең үсеш тенденцияләрен дә ачыкларга мөмкинлек бирә. Бу күчеш бик борынгы телдә е авазы булмавын күрсәтә. Анда хәзерге тел нормаларын туры килми торган күренеш күзәтелә: сүз ахырында ике тартык арасында сузык юк, яки иҗек ясалмый:

С+Т+Т; Т+С+Т+Т; С+Т+С+Т+Т;

(а+1+р) (b+а+г+s) (о+k+u+n+с)

3 һәм 4 хәрефләр – 2 иҗек.

1 иҗек.

Бер иҗекле: Ике иҗекле:

kork күрек

urk өрек (фиг.)(өрке)

Басым соңгы иҗектә булу рәвешле сузыклар беренче иҗектә кайбер сүзләрдә йотыла. Мәсәлән: белеш – [блеш].

о, о

о авазы – киң әйтелешле, урта күтәрелешле арткы рәт сузыгы, калын тартык белән генә йори, сүзләрнең үзенә хас гармония тудыра, сүзнең беренче иҗегендә кулланыла. Мәсәлән:

toguz (Хуаст.) – тугыз;

qon (КТк) – кун (фигыль).

О – киң әйтелешле, иренләшкән алгы рәт сузыгы. Хәзерге татар телендәге ү әйтелешенә якын.

Сүзнең күбрәк беренче иҗегендә кулланыла:

kоr (Онг.) – күр;

оkипс (Енис.) – үкенеч.

и, и

и – югары күтәрелешле, тар, иренләшкән, калын, арткы рәт сузыгы. Калын тартык белән кулланыла:

иlиg (Тон.) – олуг;

ис (Т. ) – оч.

Борынгы телдәге и хәзерге татар телендә о га күчкән. Бу закончалык сүзнең беренче иҗекләрендә яки бер иҗекле сүзләрдә зур урын ала. Мәсәлән:

buz (Онг. ) – боз (фигыль);

иjа (Т.) – оя

и, и борынгы телдә иренләшү гармониясе тудыра:

иrus (Онг. ) – орыш;

тиguz (Енис.) – мөгез.

и – нечкә иреннәр катнашында таррак әйтелә торган алгы рәт сузыгы [37: 22].

Консонантзм системасы

Борынгы төрки рун язуында тартык авазлар түбәндәге билге-хәрефләр белән бирелгәннәр:

b, с, d, g, g, j, k, q, l, т, п, п, р, r, s, s, t, z.

Рун язмалары телендә:

b, с, d, g, j, k, l, п, r, s, t авазлары хәрберсе ике хәреф белдерәләр: b (бъ – калын, бь – нечкә), g (гь – калын, гь – нечкә), d (dъ – калын, dь – нечкә), j (йъ калын, йь нечкә) һәм шулай дәвам итә. Алар шушы авзларның вариантлары итеп кенә каралалар. Шулар арасыннан тик g (гь), g (гъ), k (кь), q (къ) тартыклары гына аерым фонемалар итеп алына.

Рун язуында тартыкларның калын һәм нечкә вариантын аерым билгеләү төрки телләрнең сингармонизм законы белән бәйле (Кушымта 3).

Рун язуында калын һәм нечкә тартыклар өчен бер үк төрле хәрефләр файдаланалар. Алар алты:

m – juтsaq (КТз) – йомшак, sетiz (Тон.) – симез;

z – qiz (Тон.) – кыз, tin (Мог.) – тез;

n – tап (КТк) – таң, kопи1 (КТк) – күңел;

р – ара (Мог.) – апа (олы карендәш), tер – дип;

с – kicig (КТк) – кичиг (кече), igас (МЧ) – ыгач (агач);

s – kитus (Мог.) –көмеш, tаs (МЧ) – таш.

Рун язуында аваз тезмәләрен белдерә торган билгеләре дә бар (алар өчәү):

LТ (ЛТ) – bolti (Мог.) – булды;

NТ (НТ) – апta (КЧ) – анда;

NС (НЧ) – тоrtiпс (Мог.) – дүртенче.

Борынгы төрки сүзләренең кайберләре язмада консонант хәрефләр белән генә бирелә. Мәсәлән: qgп (каган), kjk (киек), ттr (тимер).

Борынгы төрки телдәге тартыклар хәзерге төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә сакланганнар. Алар телнең тарихи үсеше дәвамында кайбер үзгәрешләр генә кичергәннәр. Характерлы якларына туктап үтергә кирәк.

Саңгырау һәм яңгырау авазларның парлашуы белән бәйле тәңгәллекләр. Рун язмаларында саңгырау авазлар шактый кулланыш таба. Бу күренеш төрле тартык авазлар белән тәңгәллектә карала. Мәсәлән: т//q тәңгәллеге. Сүз башында һәм уртасында т ның бирелеше: tort( (КТз) – хәзерге татар телендә – дүрт, tа (Онг.) – ди , tопиz (Тон.) – дуңгыз.

q||g: аrqi (Енис.) – аргы, saqiп(Мог.) – сагын;

k||g: аkinlig (Мог.) – игенлек. К урынына хәзерге г йори;

р||b: kориk (Тон.) – күбек.

Кыпчак төркеменә кергән телләрдә, шул исәптән татар телендә, киресенчә, борынгы телдәге сүзнең ахырында килгән яңгырау авазлар (бу мисалда b, d, g) саңгыраулашалар:

d||т: isid (Енис.) – ишет;

b||р: tab (Енис.) – тап, qab (Мог.) – кап;

g||q jig (Онг.) – ек (аудару, җицү), ]аg (Тон.) – йак (фигыль) [37: 29].

Заключение

Билгеле булганча, теге яки бу халыкның килеп чыгышы, сәяси тарихы, этник составы һәм теле проблемалары язма истәлекләр белән тыгыз бәйләнештә өйрәнелә. Идел һәм Урал төбәгендә яшәгән болгарларның төп өлеше читтән килгән төрле этник төркемнәрдән оешуын искә алсак, әлеге проблемаларның тагы катлаулырак икәнлеге ачыклана.

Мәгълүм булганча, болгарларда гарәп язуының таралуы аларның Урта Азия белән тыгыз сәүдә мөнәсәбәтләрендә булулары һәм ислам динен кабул итүләре белән тыгыз бәйләнгән. Ә аңа кадәр Идел һәм Урал төбәгендә нинди язу кулланылышта йөргән? Галимнәрдә бу сорау һәрвакыт кызыксыну уята. Х.Г. Курбатов 1950 елларда ук, болгар шәһәрендә табылган ядкарьләрдәге билге һәм язуларны, Саркелда, Маяцк шәһәрлегендә, Сент-Миклош хәзинәсендә табылган аз санлы төрки орхон-енисей язмалары белән чагыштырып, Идел-Урал болгарлары да рун язуы белән таныш булганнар һәм аны кулланганнар дигән фикергә килә. Соңыннан бу фикер Һ.В. Юсупов, А.Х. Халиков, Г.М. Дәүләтшин хезмәтләрендә яклау таба һәм өстәмә дәлилләр белән куәтләнә. Мари Элдагы Юрино авылында рун язулы таш табылу күренекле тюрколог Ә.Р. Тенишев өчен Урта Идел буенда рун язуының таралыш ареалына кертергә нигез булып тора.

Соңгы елларда борынгы төрки рун хәрефләренә охшаш билгеләр төшерелгән әйберләр Болгарда, Биләрдә, Хулашта, шулай ук элекке болгар авыллары урынында һәм Танкеевка каберлегендә табыла.

Рун билгеләрен башка максатларда файдалану – мәгълүм күренеш. Күпсанлы күзәтүләрдән күренгәнчә, кайбер халыклар, шул исәптән төркиләр дә, язу билгеләрен һәртөрле тамга нигезе итеп файдаланалар. Мондый күренеш болгарларда, өлешчә чүлмәк келәймәләрендә чагылыш тапкан дип әйтергә мөмкин. Көнкүреш әйберләреннән тыга рун язуы билгеләре төшерелгән ритуал әйберләр дә очрый. Барлык археологик материаллар Идел һәм Урал буенда яшәгән халыкларның рун алфавиты белән таныш кына түгел, ә бәлки аны киң кулланганнар да дигән фикергә ышанычлы дәлил булып тора.

Диплом эшенең максаты булып Идел буе һәм Урал төбәгендәге борынгы төрки рун язма истәлекләрен фәнни нигездә өйрәнү һәм системага салу тора. Эш барышында темага туры килгән махсус әдәбият барланды һәм өйрәнелде.

Диплом эше керештән, өч бүлектән, йомгактан, әдәбият һәм кыскартылматар исемлегеннән, кушымталардан тора. Беренче бүлектә борынгы төрки рун язма истәлекләре килеп чыгышы, гомуми тел-стиль үзенчәлекләре барлана. Икенче бүлектә Идел-Урал буенда табылган язма истәлекләр аерым карап кителә. Өченче бүлектә урта мәктәптә татар теле дәресләрендә борынгы төрки рун язма истәлекләрен файдалану алымнары китерелә.

Бүгенге көндә борынгы төрки рун язма истәлекләре белән кызыксыну берникадәр сүрелде, чөнки фәнгә яңалык бирердәй иң зур ачышлар ясалган инде.

Шулай да, төрки рун язма истәлекләрен тикшерү эше дәвам итә, чөнки кечкенә, хәтта аерым предметларга төшерелгән фрагментлар, язулар һәм аерым сүзләр дә борынгы төрки халыкларның мәдәниятенең югары дәрәҗәдә булуына ап-ачык дәлил булып килә. БТРЯ истәлекләре кебек язма мәдәнияте булган халыклар җир шарында аз очрый.

Список литературы

1. Абдуллин, И.А. Памятная запись Киркора на кыпчакском языке [Текст] / И.А. Абдуллин // Исследования по диалектологик и истории татарского языка. – Казань, 1986. – С. 67-72.

2. Ахатов, Г.Х. Некоторые следы орхоно-енисейских памятников в диалекте западно - сибирских татар [Текст] / Г.Х. Ахатов // Совещание по общим вопросам диалектологии и истории языка. – М., 1977. – С. 35-36.

3. Әхмәтҗанов, М. Ташларның яңа серләре [Текст] / М. Әхмәтҗанов // Татарстан яшьләре. – 1986. – 20 дек.

4. Әхмәтҗанов, М. Үткәнне таш сөйли [Текст] / М. Әхмәтҗанов // Татарстан хәбәрләре. – 1992. – 23 апр.

5. Беговатов, К.А. Руническая надпись на пряслице с булгарского селища [Текст] / К.А. Беговатов // Истоки татарского литеретурного языка. – Казань, 1988. – С. 17-19.

6. Булатов, А.Б. К вопросу о булгарском языке по данным эпиграфических памятников и другим материалам (Махмуд Кашгарый и др.) [Текст] / А.Б. Булатов // Труды 25-го международного конгресса востоковедов. – М., 1960. – т. III. Заседания секций X, XI, XIII. – М.: Изд-во вост. лит., 1963. – С. 311-314.

7. Васильев, Д.В. Графический фонд памятников тюркской рунической письменности азиатского ареала [Текст] / Д.В. Васильев – М.: Наука, 1993. – 158 с.

8. Зианбердин, И.Б. Древние награды башкир села Урген [Текст] / И.Б. Зианбердин // Зианчуринские зори. – 2001. – № 22. – С. 55.

9. Зианбердин, И.Б. Идентификация письменности “Калмашской плиты”. Исследования грамматических и морфологических особенностей языка и датировка [Текст] / И.Б. Зианбердин – Исянгулово, 2006. – 107 с.

10. Исмагилов, Н.Ф. Надпись на бронзовой статуэтке [Текст] / Н.Ф. Исмагилов // Язык утилитарных и поэтических жанров памятников татарской письменности. – Казань, 1990. – С. 20.

11. Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников [Текст] / Отв. ред. Ф.С. Хакимзянов. – Казань, 1983. – 163 с.

12. Йәнбирзин, И.Б. Кара Абыз археологик культурасы [Текст] / И.Б. Йәнбердин // Агизел. – 2002. – № 12. – 173-176 б.

13. Йәнбирзин, И.Б. Юлдарымда еллар сагыла [Текст] / И.Б. Йәнбирзин // Йәшлек. – 2005. – № 29. – С. 67.

14. Йәнбирзин, И.Б. Моракка нигез касан һалынган? [Текст] / И.Б. Йәнбирзин // Хезмәткә дан. –1999. – № 50. – С. 44.

15. Курбатов, X. Идел буе болгарларында гарәп язуына кадәр булган алфавит [Текст] / Х. Курбатов // – Совет әдәбияты. – 1957. – № 10. – 112-127 б.

16. Казаков, Е.П. Йөзек кашына ни язылган? [Текст] / Е.П. Казаков // Казан утлары. – 1983. – № 6. – 159-161 б.

17. Казаков, Е.П. Знаки и письмо ранней Волжской Булгарии по археологическим данным [Текст] / Е.П. Казаков // Советская археология. – 1985. – № 4. – С. 178-185.

18. Кочкина, А.Ф. Идел буе болгарларында рун язуы [Текст] / А.Ф. Кочкина // Казан утлары. 1986. – №11. – 176-178 б.

19. Кочкина, А.Ф. Рунические знаки на керамике Биляра [Текст] / А.Ф. Кочкина // Советская тюркология. – 1985. – № 4. – С. 75-80.

20. Курбатов, X. Археолог А. Кочкинаның “Идел буе болгарларында рун язуы” исемле мәкаләсенә карата [Текст] / Х. Курбатов // Казан утлары. – 1986. – № 11. – 179 б.

21. Курбатов, X. Идел-Чулман буйларында табылган рун язулары [Текст] / Х. Курбатов // Мәдәни җомга. – 1997. – 27 июнь.

22. Малов, С.Е. Булгарские и татарские эпиграфические памятники [Текст] / С.Е. Малов // Эпиграфика Востока. – Т. 1. – М. – Л.: Изд-во АН СССР, 1947. – С. 38-45.

23. Мухаметдинов, Р.Ф. Булгарские эпитафии [Текст] / Р.Ф. Мухаметдинов // Язык утилитарных и поэтических жанров памятников татарской письменности. – Казань, 1990. – С. 117-127.

24. Мухаметшин, Д.Г., Хакимзянов Ф.С. Эпиграфические памятники города Булгара [Текст] / Д.Г. Мухаметшин, Ф.С. Хакимзянов. – Казань: Татар.кит.нәшр., 1987. – 128 с.

25. Мухаметшин, Д.Г., Хакимзянов Ф.С. Эпиграфические памятники Болгара [Текст] / Д.Г. Мухаметшин, Ф.С. Хакимзянов // Город Болгар: Очерки истории и культуры. – М.: Наука, 1987. – С. 143-157.

26. Мухаметшин, Д.Г., Хакимзянов Ф.С. Надписи на металлических изделиях [Текст] / Д.Г. Мухаметшин, Ф.С. Хакимзянов // Город Болгар: Ремесло металлургов, кузнецов, литейщиков. – Казань, 1996. – С. 193-305.

27. Насипов, И.С., Ваһапов Н.Х. Татар теле: 9 нчы сыйныф. Башкортстан татар урта гомуми белем мәктәбе өчен дәреслек [Текст] / И.С. Насипов, Н.Х. Ваһапов. – 2 нче басма, төзәтелгән. – Уфа: Китап, 2009. – 200 б.

28. Рахимов, А. Булгаро-татарские эпиграфические памятники в Вятском крае [Текст] / А. Рахимов // Материалы по охране, ремонту и реставрация памятников в ТАССР, IV. – Казань,1930. – С. 49-57.

29. Старостин, П.Н. Новые находки у Подлесной Шентаны [Текст] / П.Н. Старостин // Формы взаимодействия татарского и русского языков на современном этапе. – Казань, 1992. – С. 95-101.

30. Старостин, П.Н. Надпись на глиняном сосуде [Текст] / П.Н. Старостин // Язык утилитарных и поэтических жанров памятников татарской письменности. – Казань, 1990. – С. 19.

31. Старостин, П.Н. Сабля с рунической надписью из села Именьково Казанской губернии [Текст] / П.Н. Старостин // Истоки татарского литературного языка. – Казань, 1988. – С. 14-16.

32. Стеблева, И.В. Поэтика древнетюркской литературы и ее трансформация в ранне-классической период [Текст] / И.В. Стеблева. – М.: Наука, 1976. – 212 с.

33. Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. – Казан, Татар. кит. нәшр., 1984. – Т. I. – 55 б.

34. Татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа. 5-11 сыйныфлар [Текст] . – Казан: Мәгариф, 1996. – 51 б.

35. Тенишев, Э.Р. Избранные труды: В 2 кн. [Текст] / Э.Р. Тенишев. – Кн. 1. – Уфа: Гилем, 2006. – 304 с.

36. Трофимов, А.А. Древнечувашская руническая письменность (памятники, алфавит, дешифровка) [Текст] / А.А. Трофимов. – Чебоксары, 1993. – С. 52.

37. Хабичев, М.А. Некоторые итоги дешифровки западнотюркских рунических надписей [Текст] /М.А. Хабичев // Анализы текстов по истории татарского литературного языка. – Казань, 1987. – С. 21-44.

38. Хакимзянов, Ф.С. С.Е. Малов и исследование булгарских эпиграфических памятников [Текст] / Ф.С. Хакимзянов, С.Е. Малов // Лексика и морфология тюркских языков. – Новосибирск, 1982. – С. 101-108.

39. Хаков, В.Х. К вопросу сравнительного освещения некоторых языковых особенностей древнетюркских письменных памятников и современного татарского литературного языка [Текст] / В.Х. Хаков // Вопросы методологии лингвистических исследований. – Уфа, 1966. – С. 216-223.

40. Хаков, В.Х. Тел – тарих көзгесе (Татар әдәби теленең үсеш тарихыннан) [Текст] / В.Х. Хаков. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 295 б.

31. Хәкимҗанов, Ф.С. Изге ташлар сере [Текст] / Ф.С. Хәкимҗанов // Казан утлары. – 1990. – № 4. –192 б.

42. Хәкимҗанов, Ф.С., Хәлиуллин И. Ташъязмалар ниләр сөйли [Текст] / Ф.С. Хәкимҗанов // Социаль Татарстан. – 1989. – № 140.

43. Хаков, В.Х. Камень с рунической надписью из деревни Сарабиккулово Лениногорского района Татарии [Текст] / В.Х. Хаков // Истоки татарского литературного языка. – Казань, 1988. – С. 12-13.

44. Шамил. Ю. Болгар теле кая киткән? [Текст] / Ю. Шамил // Идел. – 1994. – № 4. – 46–48 б.

45. Юсупов, Г.В., Хисамутдинов Г.М. Булгарские эпиграфические памятники, найденные летом 1949 г. [Текст] / Г.В. Юсупов // Эпиграфика Востока. IV. – М. – Л., 1951. – С. 68-75.

46. Юсупов, Г.В. Татарские эпиграфические памятники XV века. К вопросу о происхождении казанских татар [Текст] / Г.В. Юсупов // Эпиграфика Востока. V. – М. – Л.: Изд-во АН СССР, 1951. – С. 78-94.

47. Юсупов. Г.В. О некоторых булгарских памятниках [Текст] / Г.В. Юсупов // Эпиграфика Востока. – VII. – М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1953. – С. 26-29.

48. Юсупов, Г.В. К вопросу об истории и классификации булгаро-татарской эпиграфики [Текст] / Г.В. Юсупов // Эпиграфика Востока. – XI. – М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1956. – С. 44-53.

49. Юсупов, Г.В. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику [Текст] / Г.В. Юсупов. – М.-Л.: Изд-во АН СССР, 1960. – 322 с.

Покупка готовой работы
Тема: «Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә БТРЯ истәлекләрен файдалану»
Раздел: Иностранные языки
Тип: Дипломная работа
Страниц: 59
Цена: 2400 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика