Дипломная работа

«Татар теле ҺӘм ӘдӘбияты дӘреслӘрендӘ укучыларныҢ мӨстӘкыйль эшчӘнлеген ҮстерҮ алымнары»

  • 75 страниц
Содержание

КЕРЕШ 3

ТӨП ӨЛЕШ

Беренче булек. Бүгенге мәктәп шартларында туган телләрне укыту мәсьәләсенең куелышы

1.1. Мәктәптә туган телләрне өйрәнүнең максат һәм бурычлары 6

1.2. Яңа укыту шартларында туган телләрне өйрәнүдә туган киртәләр 15

1.3. Яңа стандартлар нигезендә укытуны оештыру 21

Икенче бүлек. Мәктәп системасында ФДББС шартлары нигезендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру 25

2.1. Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеге төшенчәсенә аңлатма 27

2.2. Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыручы традицион метод һәм алымнар 28

2.3. Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыруда инновацион

методлар 38

ЙОМГАК 58

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ 60

КУШЫМТА 64

Введение

Базар икътисадында булган хәзерге таләпләр һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз рәвештә формалашуы мәгариф системасы алдында яшь буын өчен белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Мәгариф системасының яңалыкларын тормышка ашыру өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде (ФДББС).

Яңa cтaндapтның гамәлдәгедән aepмacы – укучы шәхeсeнeң игътибар үзәгенә куелуында. Ул кoнкpeт дисциплинaлap буeнчa гынa белем алып кaлмый, ә aлapны көндәлeк тopмыштa, aлгa тaбa yкy процессында файдаланырга да өйрәнә.

Яшүсмepнeң, yкyчының, шәхес булaрaк фopмaлaшуында укытучының укыту процессында кулланган метод һәм алымнар дәрәҗәсе зур әһәмияткә ия. Яңа стандартлар буенча бүгенге туган телләрне yкытучылaрының алдында торган мөһим бурычларның берсе – милләтен таныган, хөрмәт иткән, рухи яктан сәламәт, мөстәкыйль фикер йөреткән бaлa тәpбияләү. Моңа ирешү өчен заман белән бергә атлау, yкyчылaрны кызыксындырырлык яңа технологияләр, метод һәм алымнар кулланып эшләү мөһим. Яңа укыту ысулларының нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, традицион метод һәм алымнар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен, мөстәкыйль эшчәнлекләрен үстерергә ярдәм итә. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе булып торалар.

Бүгенге көндә укыту процессында укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Алар яӊа уку материалын үзләштерү барышында төрле язма чыганаклардан (дәреслекләрдән, фәнни- теоретик әдәбияттан, вакытлы матбугаттан, архив материалларыннан, Интернет чаралардан, ресурслардан һ.б.) файдаланырга мөмкин.

Икенче буын дәүләт стандартлары буенча уку-укыту процессыныӊ катлаулылыгы укучы алдына заманча таләпләр куя. Шуларның берсе – укучыны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү. Туган телләрне укыту процессында укытучы төрле метод һәм алымнар кулланып эш итә. Һәр методныӊ үз бурычы, үзенеӊ куллану сферасы, тикшерүчегә карата аерым таләпләре бар. Ул укучыдан фактларны җыю, төркемләү, аӊлату, анализ эшен төп фәнни максатка юнәлтүен таләп итә. Бүгенге заман укучылар алдында катлаулы таләпләр барлыкка килә: үзенең уй-фикерен төгәл итеп әйтергә; әңгәмә корып, актив сөйләшү алып барырга тиеш. Бу педагог өчен дә бик авыр мәсьәлә, чөнки аз вакыт эчендә күп мәгълүмат биреп, укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү кирәк [13: 19].

Әлeге яңa стaндapт тaләпләpен үтәү өчен, дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү ысулларының берсе – укытучының метод-алымнарны оста чиратлаштыра, төрләндерә белүе. Ә бу исә өйрәтеләсе материалның эчтәлеген өлешләргә дөрес бүлүгә һәм укытудагы кирәкле алымнарны, ысулларны сайлый белүгә бәйле. Укыту методлары системасының укытучының һәм укучылар эшчәнлегенең барлык төрләрен дә үз эченә ала; дәрестә дискуссияләр, уеннар, укучыларның лаборатор һәм практик эшләрен, тәҗрибә һәм эксперименталь эшләрне оештыру да җитди роль уйный.

Туган тел дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары бихисап. Методиканың алдынгы укытучылары, методистлары бу җәһәттән бик күп төрле эш алымнары тәкъдим итәләр. Академик Л.В.Щерба һәм кайбер башка методистлар 1903 елда телне күзәтү методын гамәлгә куйдылар. Бу методны алар зарарлы булган ятлау методы урынына тәкъдим иттеләр; ул метод укучыларның мөстәкыйльлеген һәм активлыгын булдырырга омтылучыларда зур кызыксыну тудырды һәм яклау тапты. Татар теле һәм укыту методикасы өлкәсендә күп хезмәт иткән телче методист М.Корбангалиев та бу методны раслап чыга. Күзәтү һәм укытучының аңлатуы ысуллары белән эшләгәндә, ул фикерләү юлларыннан индукциягә (тикшереп, кагыйдәгә, нәтиҗәгә бару) һәм дедукциягә (гомуми кагыйдәдән тикшерүгә бару) мөрәҗәгать итәргә кирәклеген күрсәтә. Методист М.Ш.Галләмова үзенең “Ике яки бер комплектлы мәктәпләрдә ана теленнән укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыру алымнары” исемле мәкаләсендә мөстәкыйль эшләрне укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләренә карап классификацияли.

Яңа стандартлар буенча татар теле дәресләрендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнарын тикшерүне хезмәтебезнең максаты итеп куйдык. Билгеләнгән максатка ярашлы рәвештә түбәндәге бурычлар билгеләнде:

• традицион укыту метод һәм алымнарын өйрәнү;

• укучыларның мөстәкыйль эшчәнлекләрен үстерүгә булышлык иткән ысулларны эзләү, тикшерү;

• дәрес эшкәртмәләре төзү.

Тикшеренүнең методологик нигезе булып Вәлива Ф.С., Саттаров Г.Ф.-ларның “Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы”, Д.Ф. Заһидуллинаның “Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган икенче басма” хезмәтләре тора.

Диплом эше кереш, төп өлеш, йомгак һәм кушымтадан тора. Төп өлеш ике бүлектән тора. Беренче бүлектә мәктәптә туган телләрне өйрәнүнең максат һәм бурычлары, яңа укыту шартларында туган телләрне өйрәнүдә туган киртәләр турында белешмә бирелде. Икенче бүлектә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнары һәм методлары ачыкланды.

Кушымтада мәктәп яшенә кадәр булган балалар өчен уен-шөгыль төрләре һәм 7нче сыйныф укучылары өчен дәрес эшкәртмәләре тәкъдим ителде. Йомгакта төп нәтиҗәләр китерелде.

Фрагмент работы

Икенче бүлек. Мәктәп системасында ФДББС шартлары нигезендә укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру.

Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү аларның акыл сәләтен үстерүдә бик әһәмиятле роль уйный. Әгәр тәкъдим ителгән материал логик эзлеклелектә булса (аның иң мөһим законнары – сәбәп һәм нәтиҗә бәйләнешләре, аналогия, индукция һәм дедукция тиешле тәртиптә китерелсә) һәм фактик материалны, аны өйрәнү шартларын, ориентирларын, күзәтүләрнең нәтиҗәләрен бирсә, ул чакта укучылар мөстәкыйль рәвештә:

• объектлар һәм күренешләрне (төшенчәләрне) тасвирлый, билгеләмәләрне әйтә-чыгара һәм хикәяләрне төзи;

• объектлар һәм күренешләрне (төшенчәләрне) аңлата, законнарны әйтә-китереп чыгара;

• прниципларны, кагыйдәләрне әйтә-чыгара һәм аларны практикада куллана белә.

Фәнни әдәбиятта укучыларның мөстәкыйль эшләренең берничә классификациясе бар. Практикада куллану өчен И.И.Малкин классификациясе (башкару, ярым иҗади, иҗади һәм башка шундый характердагы мөстәкыйль эшләр) һәм П.И.Пидкасистый классификациясе уңышлырак булып тора. Соңгысы мөстәкыйль эшләрнең дүрт төрен күрсәтә. Кыска гына әйткәндә, алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

• шушы предметны өйрәнгәндә турыдан-туры аналогик яки элегрәк шуңа аналогик булган предмет эчендәге ситуациядән файдаланып, үрнәк буенча мәсьәләләр эшләү (укытучы ничек эшләргә икәнлеген күрсәтә яки дәреслектә чишү үрнәкләре җентекләп аңлатылган мисал буенча мәсьәләләр чишү);

• мәгълүм эш ысулларын гадәти булмаган шартларда предмет эчендәге яки предметара проблемалы ситуацияне реконструктив-вариатив рәвештә хәл итү;

• предметның үз эчендә һәм предметара фәнни-тикшеренү характерындагы мөстәкыйль эшләр (максатны, эшнең эчтәлеген укучылар үзләре билгелиләр, мәсьәләрне чишүнең яңа ысулларын табалар һ.б.) [25: 121].

Мөстәкыйль эшләрнең барлык типлары һәм төрләре дәреснең өч максатыннан чыгып оештырыла, алар аның өч этабында да булырга мөмкин, ләкин барыннан бигрәк яңа төшенчәләргә һәм эш-гамәлләрне үтәү ысулларын өйрәткәндә кулланыла.

Һәр чорда да тaтap тeлe hәм әдәбияты укытучысы алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. “Яңа мәктәп” илкүләм проекты кысаларында укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела. Икенче буын федераль белем бирү стандартлары буенча да укытуда җәмгыять өчен төрле яклап үскән, интеграль шәхесләр тәрбияләү күздә тотыла. Әлеге стандартлар буенча дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрә. Укытучы укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән эзләтү алымнарын күздә тотып эшләргә, белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтергә тиеш.

Стандартларның төп мәгънәсе, нигезе нәрсәдә? Башлангыч белемнең максаты, төп нәтиҗәсе: универсаль уку гамәлләре формалаштыру, дөньяны танып белү нигезендә бала шәхесен үстерү. Башлангыч мәктәпнең төп бурычы: баланы белем алырга өйрәтү. Көтелгән нәтиҗәләр: дәвамчанлык, үсеш, укуда мөстәкыйльлек. Белемнәр системасын, универсаль уку гамәлләрен формалаштырып, төп мәктәптә белем алуны дәвам итү шартлары булдыру, уку мәсьәләләре чишкәндә үз-үзләрен көйли, оештыра белүгә ирешү. Стандартларга туры китерелеп, яңа дәреслекләр, эш дәфтәрләре, укытучыга ярдәмлекләр чыгарылган. Укытучы эшчәнлегендә төп игътибар универсаль уку гамәлләре булдыруга юнәлтелә. Алар 4 төркемгә бүленеп карала: шәхескә кагылышлы, регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләре була. Болардан чыгып, шуны әйтергә мөмкин: яңа стандартлар кысаларында укыту процессында мөстәкыйль эш алымнары бик зур әһәмиятле роль уйный.

М.Ш.Галләмова ана теленнән уздырыла торган мөстәкыйль эшләрне өч төркемгә бүлеп тикшерә:

1. Кече звено укучылары өчен. Тел дәреслекләреннән яки тактадан төрле текстларны күчереп язу. Бу төр эш текстны сүзгә-сүз күчерү рәвешен генә алмыйча, һәр класста укучыларның яшь һәм белем үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле биремнәр белән катлауландырылырга тиеш.

2. Урта звено укучылары өчен. Төрле формадагы грамматик тикшерү, күнегү эшләрен 5нче сыйныфтан башлап ук бирә башларга кирәк (5 нче сыйныфта – аерым сүзләрне, җөмләләрне сайлап күчерү, кисмә хәрефләрдән сүзләр төзү; 6 нчы сыйныфта – предметны, билгене, эш һәм хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне аерып алып, сорау кую, җөмләләр төзү; 7 нче сыйныфта сүзләрне кисәкләргә аерып язу: эшче – эш тамыр, -че кушымча; 8 нче сыйныфта схема буенча җөмләне тулы грамматик тикшерү.

3. Югары звено укучылары өчен. Хәтердә калганча язу күнегүләре. Бу төр күнегүләрне системалы рәвештә үткәргәндә, укучы теоретик материалны истә тизрәк калдыра, грамоталы итеп язарга өйрәнә.

2.1. Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеге төшенчәсенә аңлатма.

Мөстәкыйль эш төшенчәсе тел һәм әдәбият дәресләрендә генә түгел, башка бик күп өлкәләрдә дә кулланылышта. Мәсәлән, фәлсәфә фәнендә. Монда мөстәкыйль эшнең бер төре буларак – фәлсәфи мәсьәләләрне (ситуатив мәсьәлә) чишүне дә билгелиләр. Моннан тыш, педагогика фәнендә (училище, көллиятләр һәм югары уку йортлары студентлары өчен) мөстәкыйль эш төре буларак проектлар төзү, теоретик һәм практик мәсьәләлгә караган шәрехләүләр (рефератлар, эсселар һ.б), проблемалы-ситуатив уеннар (диспут, суд һ.б.).

Мөстәкыйль эш төре балаларда кечкенә яшьтән үк формалашып, үстерелеп килергә тиеш. Шунлыктан әлеге төр эшчәнлеккә педагоглар балалар бакчасыннан ук тәрбия процессына кертеп җибәрүне тәлап итәләр. Балалар бакчасында әлеге төр эшчәнлек күпчелек очракта уен алымы аша гамәлгә ашырыла. Шулай ук рәсем, хезмәт дәресләрендә әлеге алым аеруча зур уңыш белән кулланыла. Мәсәлән, рәсем ясау, пластилин белән эш итү кебек эш процессларында балалар өлешчә (ә кайсыбер очракта хәтта тулысынча – яшьләренә нисбәтле) мөстәкыйль эш белән шөгыльләнә. Әлеге процесста тәрбияче киңәш бирүче, ярдәм итүче, аңлатучы ролен үти, әмма тулысынча эшне башкаруны үз өстенә аларга тиеш түгел. Баланың сәнгати фикерләү төрен үстерүдә әлеге мөстәкыйль эшчәнлекнең инде балалар бакчасында ук гамәлгә кертелүе аеруча әһәмиятле.

Шул рәвешле, балалар бакчасыннан ук башланып киткән мөстәкыйль эш күнекмәләре мәктәп, урта һәм югары уку йортларында арта, төрләнә, катлаулана һәм берникадәр үзгәреш кенә кичерә бара. Әлеге мөстәкыйль эш төрләре тaтap тeлe hәм әдәбияты дәресләрендә дә актив кулланыла. Бу аңлашыла да, чөнки кайсы гына фәнне алма – уку-укыту процессында укучының белем һәм күнекмәләрне ни дәрәҗәдә үзләштергәнен белү максатыннан әлеге эш төре иң кулайлардан санала. Шулай ук мөстәкыйль эш контроль, зачет, имтихан дәрескә әзерләнү максатыннан да бик яхшы нигез.

Шул рәвешле, үзаллы эш төрләренең һәркайсысы үзенчәлекле.

2.2. Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыручы традицион метод һәм алымнар.

ФДББС буенча һәр дәрес төренең үз структурасы (төзелеше) бар. Яңа белемнәрне үзләштерү дәресенең структурасы.

1) Оештыру этабы;

2) Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

3) Белемнәрне актуальләштерү.

4) Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

5) Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

6) Яңа белемнәрне ныгыту.

7) Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү.

8) Рефлексия (дәрескә йомгак ясау).

Дәреснең һәр этабына укытучы алымнарны дөрес итеп сайлый белергә тиеш. Хәзерге вакытта татар теле дәресләрендә уңышлы кулланыла торган методлардан түбәндәгеләрне күрсәтә алабыз: аңлату, сөйләү-лекция, әңгәмә, өлешчә эзләнү яки эвристик, дәреслек өстендә эшләү, күнегүләр, мөстәкыйль эш методлары. Бу методлар белән эшләгәндә, укытучы төрле алымнар куллана [7: 32].

Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерүдә нигез буларак аңлату алымы

Бу — укытучыларның укыту эшләрен оештыруда таралган методларның берсе. Укытучы, күрсәтмә әсбаплардан (таблица, схема, рәсемнәр һ.б.) файдаланып, төрле мисаллар өстендә өйрәнә торган материалны укучыларга аңлата, шул ук вакытта укучыларның танып белү эшчәнлеген активлаштыруны да күздә тота. Бу метод белән эшләгәндә, укытучы тел күренешләренә анализлар ясау, мисаллар һәм төрле күренешләрне чагыштырып бирү кебек алымнарны да куллана. Бу метод күләме ягыннан чагыштырмача зур булмаган, укучылар өчен кыен, авыр аңлашыла торган темаларны яки тел күренешләрен өйрәткәндә кулланыла ала. Билгеле, бу метод белән белем биргәндә укучылар дәрестә пассив тыңлаучылар гына булып утырмыйлар, бәлки алар актив фикер йөртәләр һәм теге яки бу күренешләрне үз мисаллары белән исбатлыйлар да [7: 33].

Мөстәкыйль эшчәнлеккә булышлык итүче лекция алымы

Бу метод, нигездә, югары сыйныфларда кулланыла. Өйрәнә торган материалны укытучы укучыларга сөйли. Мәсәлән, IX сыйныфта «Стилистика», «Тел турында гомуми мәгълүмат», «Сөйләм культурасы» темаларын укытучы укучыларга әңгәмә катыш лекция методы белән бирә ала. Билгеле, лекция вакытында укучылар укытучының сөйләгәнен пассив тыңлап кына утырмыйлар. Укытучы, укучыларның игътибарын җәлеп итү, уйлау һәм кабул итү сәләтләрен үстерү максаты белән, дәресләрдә танып белү бурычын, танып белү сорауларын кую, проблемалы ситуация тудыру кебек алымнарны да файдалана. Лекция вакытында укучыларның фикерләү эш-чәнлекләрен активлаштыру максаты белән, яңа белемне, тел күренешләрен һәм мисалларны алда өйрәнгәннәр белән чагыштырып бирү алымын куллану да нәтиҗәле була.

Алда күрсәтелгән алымнардан тыш, укытучы тагын укучыларга биргән материалны кыскача язып барырга яки конспектлаштырырга куша ала. Ә инде 9-11 сыйныфларда исә андый язмаларны (бигрәк тә цитата, нәтиҗәләр һ.б.) укытучы әйтеп яздыра ала.

Билгеле, укытучы дәреслектә бирелгәнне генә сөйләми, бәлки, укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, тирәнрәк эчтәлектә, укучыларда булган белемне баета һәм тирәнәйтә торган итеп бирү турында да уйланырга тиеш була.

Укытучының сөйләменә түбәндәге таләпләр куела: 1) эзлеклелек һәм конкретлылык; 2) телнең аңлаешлы һәм эмоциональ булуы; 3) күрсәтмәлелек; 4) аңлашылмаган яки авыр аңлаешлы сүзләргә аңлатма бирү, аны язып күрсәтү һәм сүзлекләренә яздыру; 5) һәрбер күренешне мисаллар ярдәмендә исбат итү, аны дәлилләү.

Кагыйдә буларак, яңа материалны өйрәнү сөйләгәнгә кыскача йомгак ясау, төп нәтиҗәләрне формалаштыру белән тәмамлана. Андый нәтиҗәләрне укытучы ясый һәм шулай ук, алдан әзерләнгән сорауларга җавап бирү рәвешендә булса да, аңа укучыларны да тартырга кирәк була.

Укучыларның үзешчән, мөстәкыйль фикер йөртү алымы булрак әңгәмә

Бу метод укучыларның танып белү мөстәкыйльлекләрен активлаштырырга, уйлау сәләтләрен үстерергә, сыйныфтагы барлык укучыны да эшләтергә ярдәм итә. Аны укытучылар фонетика, орфография һәм грамматика дәресләрендә уңышлы кулланып киләләр. Ул төрле тип дәресләрдә һәм дәресләрнең төрле этабында, ягъни яңа материалны өйрәткәндә дә, аны кабатлаганда, гомумиләштергәндә һәм укучыларның белемнәрен сынаганда да кулланыла ала. Шуңа күрә аны, дәрестә куелган максаттан чыгып, кереш әңгәмә, агымдагы әңгәмә, гомумиләштерүче һәм йомгаклау әңгәмәсе дип, берничәгә бүлеп йөртәбез. Дәресне сорау-җавап рәвешендә дә, фикер алышу, дәлилләү, төрлечә фараз итү рәвешендә дә үткәреп була: укучылар, укытучы куйган сорауларга тактадагы, таблица яки плакаттагы, я дәреслектәге, яисә карточкалардагы, кодоскоптагы яки электротәрәзәдәге мисаллар өстендә күзәтү-тикшеренү, фикер йөртү нәтиҗәсендә, сорауларга җаваплар табалар, шуны нигезлиләр һәм исбат итәләр. Шул рәвешчә өйрәнә торган грамматик күренешләрне, аларның төп билгеләрен ачыклыйлар һәм гомуми нәтиҗәгә киләләр, нәтиҗәне дә укучылар үзләре ясарга тырышалар; укытучы тик аларга ачыклык кертә, кирәксә дөресли.

Эчтәлеге һәм куелган максаты буенча әңгәмәне берничә төрлегә бүлеп йөртәбез: 1)сорау-җавап әңгәмәсе, ул укучыларның белемен сынау максаты белән үткәрелә; 2) эвристик әңгәмә, укучының фикерләвен, төпченүен, анализ ясавын күздә тота һәм аның кызыксынуын уята; ул эвристик метод белән эшләгәндә, дәрестә проблемалы мәсьәләләрне хәл иткәндә, укучыларга нәтиҗә чыгарырга булышканда кулланыла; 3)әңгәмә-аңлату, монда өлешчә әңгәмә дә һәм аңлату да була, ягъни орфографик яки грамматик күренешләрне аңлатканда, бер күренеш белән икенчесен буташтыру мөмкинлеге булганда, башка күренешләр белән чагыштырып, аларның аермасы күрсәтелә, аңлату аша әңгәмә үткәрелә; ә инде укучылар өчен бөтенләй яңа, башлангыч сыйныфларда өйрәнелмәгән, укучыларга аңлау өчен бик кыен булган тел күренешләрен өйрәткәндә, әңгәмә методы уңышлы булмаска мөмкин. Ул вакытта аңлату методын кулланырга кирәк була.

Заключение

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә.

Һәрбер укучы – табигать тудырган зат. Үсә барган саен баланың эш-хәрәкәтендә аерым бер теләк-омтылышлар, мавыгулар, кызыксынулар ачыклана башлый. Бу вакытта педагоглар ярдәмгә килергә тиеш. Бала ниндидер әзер формадагы савыт түгел. Ул – табигатьтән үк хәрәкәтчәнлек алган, эчке бер көчләргә ия булган, башлангыч сәләт-чалымнары, үзлегеннән үсү-формалашу кебек мөмкинлекләре булган зат.

Хәзерге заман укытучысы шәхес үсеше өчен шартлар тудырырга һәм бу процесс белән идарә итә дә белергә тиеш. Шул очракта гына мәктәп тәмамлаучылар фикер йөртергә сәләтле, төрле хәлләрдә югалып калмый торган кешеләр булып мөстәкыйль тормышка юл алалар.

Укучының мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү – гомуми интеллектуаль үсешенең бер өлеше. Дәресләрдә укучының мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү өчен мөмкинлекләр бихисап һәм күптөрле. Әмма бу алымнарны укытучы укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләреннән чыгып, билгеләргә, укыту процессында дөрес кулланырга тиеш. Укытучы һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, бала белемне аңлап үзләштерә, мөстәкыйль эшчәнлеге арта. Укучы каршына нинди дә булса мәсьәлә куелган икән, ул аны ни өчен чишәргә икәнен аңларга, бу мәсьәләне чишкәннән соң, эшнең соңгы нәтиҗәсен күрә белергә тиеш. Укучының мөстәкыйль эшчәнлеге артсын өчен, укытучы төрле юнәлештә эш алып бара. Мөстәкыйль эшләрне оештырганда, укытучы укучыларның игътибарлылыгы, кабул итү мөмкинлекләре, хәтер үсеше, фикерләү сәләте кебек психологик үзенчәлекләрен дә күздә тотарга тиеш.

Укучылар активлыгын һәм мөстәкыйльлеген үстерү, аларны үз-үзе белән идарә итәргә һәм тормышта үз урынын табарга өйрәтү укытучы хезмәтенең асылын тәшкил итә. Дәресләрендә презентацияләр, таблицалар, карточкалар, тестлар, картиналар, дисклар, техник чаралар куллану укучыларны үзаллы эшкә өнди.

Укучыларның мөстәкыйль эшчәнлеген үстерү алымнарын һәрбер укытучы үзенчә башкара һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешергә омтыла. Бу – һәрбер укытучының укыту процессында куелган бер бурычы. Билгеле методистлар, укытучылар бу алымнарны үзләренчә классификациялиләр. Әмма укыту процессында иң уңышлысы дип И.И.Малкин (башкару, ярым иҗади, иҗади һәм башка шундый характердагы мөстәкыйль эшләр) һәм П.И.Пидкасистый классификацияләре тора. Укучыларның мөстәкыйль эш төрләре булып: дәреслек белән эшләү, лаборатор эшләр, күнегү эшләү, тест чишү, эвристик әңгәмә, сочинение, реферат язу һәм башка алымнар тора. Кайбер укытучыларның эш тәҗрибәсендә рольле уеннар, викторина, тестлар алымы да әлеге эшчәнлекне үстерү буенча урын тапкан.

Иҗади эшләүче укытучы беркайчан да дәреслектәге күнегүләр белән генә чикләнми, ул үз укучыларының сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры килә торган биремнәрне, методик алымнарны башка дәреслек һәм кулланмалардан да сайлап ала. Шуның өчен, безнең уйлавыбызча, укыту эш тәҗрибәсендә бу алымнарны һәр укытучы үзенчә яңарта.

Әлеге хезмәттә бу алымнарның иң уңышлылары дип табылганнары мисал итеп китерелде. Алда китерелгән дәрес эшкәртмәләре дә шушы ысулларны күз алдында тотып төзелде.

Список литературы

1. Акимова М.К. Индивидуальность учащегося и индивидуальный подход - М.: Знание, 2002.

2. Альтшуллер Г.С. Развитие творческого воображения – 1997. – № 1.

3. Антропова М.В. Дифференцированное обучение: педагогическая и физиологическая оценка. Педагогика. – 1999.

4. Асадуллин А.Ш., Юсупов Р.А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1998.

5. Әхияретдинова Р. Шәһәрдә туган телне укыту. // Башкортстан укытучысы. – 2001. – №6.

6. Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы указы.

7. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдз татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 455б.

8. Габдулхаков В.Ф. Развитие связной русской речи учащихся в татарской школе: Пособие для учителей. – Казан: Тат. кн. изд-во, 1989. – 44 с.

9. Гареева Р.Р. Теория и методика обучения татарскому языку. Учебно-методическое пособие для студентов татарско-русского отделения филологического факультета //Уфа: изд-во БГПУ, 2006. – 108 с.

10. Гареева Р.Р. Использование технологии развития критического мышления на уроках татарского языка //Материалы международной тюркологической конференции «Диалектология, история и грамматическая структура тюркских языков», Казань, 21–24 октября 2011 г. – С. 446-448

11. Гареева Р.Р. Обучение родному языку татарских детей в русскоязычной школе. Методическое пособие Печат. Уфа: изд-во БГПУ, 2004. – 44 с.

12. Закирҗанов Ә. Заман белән бергә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004.

13. 3әкиев М.З. 7-8 нче классларда татар теле дәресләре: Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.

14. Заһидуллина Р. Ижади сәләт – заман тәлабы. //Башкорттан укытучысы. – 2004. – №8.

15. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Метод.кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000.

16. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган икенче басма. – Казан: Мәгариф, 2004.

17. Исмәгыйлева С.Г. Туган тел дәресләре. – Алабуга, 1984.

18. Камаева Р.Б. Taтap тeлe hәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик алымнар – К(И)ФУ АФ нәшрияты, 2012.

19. Лернер И.Я. Дидактические основы методов обучения. – М.: Педагогика, 1981.

20. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2008.

21. Матвеева С. //Федеральные образовательные стандарты. – Магариф, 2011. – №2.

22. Мәхмүтов М.И. Мәктәптә мөстәкыйльлек тәрбияләү. – Казан, 1964.

23. Мифтахов Б.М. Татар телен укыту методлары һәм алымнары (4-5 нче класслар материалында). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 112 б.

24. Нигматуллина Э.М. Яңа заман таләпләре. Мәгариф, 2009. – №4. – 35б.

25. Пичугин С.С., Лысов С.С. Нормативно-правовое обеспечение введения и реализации ФГОС нового поколения. Башкортстан укытыусыһы. – 2011. – №9. – С. 121

26. Поливанова К.Н. Проектная деятельность школьников: пособие для учителя. –М. – 2008.

27. Романовская М.Б. Метод проектов в учебном процессе: методическое пособие. - М.: Центр «Педагогический поиск». –2006.

28. Россия Федерациясе Конституциясе – h**t://w*w.constitution.r*/

29. Сафиуллина Ф.С. Татар телен өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре – Казан: Татар. кит. нәшр, 2001.

30. Сафиуллина Ф.С., Мөхиярова Р.Х. Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2008.

31. Сафиуллина Ф.С. Татар телен рус теле белән чагыштырып өйрәнү. – Казан: Мәгариф, 1996. – № 3. – 12-14 б

32. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С. Татар телендә тыныш билгеләре. – Казан: Мәгариф, 2004.

33. Селевко Г.К. Современные образовательные технологии. М.: Народное образование, 1998.

34. Спенсер, А. Образование умственное, моральное и физическое / А. Спенсер. – СПб: ВЕИП, 1999.

35. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.

36. Фазлетдинов К. Укучыларның ижади сәләтен үстерү. // Башкортстан укытучысы. – 2004. – №1.

37. Халперн Д. “Психология критического мышления”. – СПб., – 2004.

38. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.

39. Харисов Ф.Ф. Национальная культура и образование. М.: Педагогика, 2000.

40. Харисов Ф.Ф. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). – Казан: Мәгариф, 2004. – 174 б.

41. Хәбибов Л.Г., Н.М.Алчина Н.М. Татар теле дәреслеге. 7 нче сыйныф. – Уфа: Башкортстан Китап нәшрияты, 2004.

42. Хәбибуллина З.Н., Миңнуллина Р.В. Сочинение язарга өйрәнәбез (методика һәм үрнәкләр). – Казан: Яңалиф, 2002. – 1926.

43. Хөснетдинова Л.К. 9 нчы сыйныфта әдәбият укыту: укытучылар өчен кулланма. – Яр Чаллы, 2006.

44. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Дидактика. – Казан: Мәгариф, 2002.

45. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Гомуми Педагогика. – Казан: Мәгариф, 1999.

46. Шамова Т.И., Давыденко Т.М. Управление образовательным процессом в школе. – М.: Центр педагогический поиск, 2001.

47. Шакурова М.М., Йосыпов А.Ф. Татар телен укыту методикасы. – Казан, 2009.

48. Шәкүрова М.М. ФГОС шартларында татар телен укыту методикасының принциплары һәм эш мөнәсәбәтләре (Работа выполнена при финансовой поддержке РГНФ. Грант 10-04-29414 а/В 2011)// Развитие исследовательской компетенции учителя татарского языка и литературы: Сборник статей и докладов. - Казань: Институт развития образования Республики Татарстан, 2011.

49. Шевченко Л.А. Об интеграции на уроках литературы – Литература в школе. – 1996. - №5. – С. 154.

50. Щербакова С.Г., Выткалова Л.А. Организация проектной деятельности в школе. Система работы. – М.:Издательство Учитель, 2009.

Покупка готовой работы
Тема: «Татар теле ҺӘм ӘдӘбияты дӘреслӘрендӘ укучыларныҢ мӨстӘкыйль эшчӘнлеген ҮстерҮ алымнары»
Раздел: Иностранные языки
Тип: Дипломная работа
Страниц: 75
Цена: 1900 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика