Дипломная работа

«Татар телендӘ тӘм белдерҮче сыйфатлар»

  • 58 страниц
Содержание

КЕРЕШ 3

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

СЫЙФАТЛАРНЫҢ ЛЕКСИК СИСТЕМАСЫНДА ТӘМ БЕЛДЕРҮЧЕ СҮЗЛӘР

1.1. Сыйфатларның лексик-семантик төркемнәре 7

1.2. Сыйфатларның тарихи үсеше 12

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ТӘМ БЕЛДЕРҮЧЕ СЫЙФАТЛАР

2.1. «Тәм» төшенчәсенең төзелеше 18

2.2. Борынгы төрки язма истәлекләрдә тәм белдерүче сүзләрнең кулланылышы 20

2.3. Хәзерге татар телендә тәм белдерүче сүзләрнең лексик-семантик системасы 26

2.4. Татар теленең диалектларында тәм белдерүче сыйфатларның кулланылышы 35

2.5. Татар телендә тәм белдерүче сүзләрнең ясалышы һәм кулланылышы 36

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

СЫЙФАТ СҮЗ ТӨРКЕМЕН ӨЙРӘНҮ МЕТОДИКАСЫ

3.1. Татар теле дәресләрендә сыйфат сүз төркемен өйрәнү 40

3.2. Башлангыч сыйныфларда билгене белдерүче сүзләрне өйрәнү 43

3.3. VІ сыйныфта «Сыйфат» сүз төркемен өйрәнү 46

ЙОМГАК 51

Введение

Татарларның борынгы ата-бабалары монгол яуларына кадәр үк Идел, Кама, Агыйдел елгалары буена һәм аннан да көнбатышрак урнашкан борынгы халыкны тәшкил итә. Алар үзләренең барлыкка килүендә һәм үсүендә бик катлаулы юл үтәләр. Татар халкы, башка халыклар кебек үк, бик күп этник катламнарның һәм кабиләләрнең берләшү һәм аерылып чыгуы нәтиҗәсендә формалаша. Әмма бу процесста кардәш булган ике якын этник компонент – болгар һәм кыпчак компоненты төп рольне уйный. Татар халкы чыгышы белән бер яктан Идел һәм Кама буенда яшәгән болгарлар белән, икенче яктан Идел буенда һәм аннан да көнбатышрак һәм көньякта яшәгән кыпчаклар белән бәйләнгән. Шуның нәтиҗәсендә гомум татар теле үзендә нигездә болгарларның варислары булган урта диалект вәкилләре теле (болгар теле) үзенчәлекләрен һәм кыпчакларның варислары булган көнбатыш диалект вәкилләре теле (кыпчак-мишәр теле) үзенчәлекләрен берләштергән.

Хәзерге көндә тюркология фәненең әһәмиятле мәсьәләләренең берсе – төрки тарихи лексикологиянең тулы һәм системалы сурәтләмәсен булдыру. Бу мәсьәлә иң беренче чиратта теге яки бу телнең сүзлек составындагы үзгәрешләрне аерым сүзләрнең семантикасына һәм килеп чыгышы буенча уртаклыгына нигезләнеп башкарыла. Сүзләрнең тарихын тикшерү аерым телнең тарихи яшәешен билгеләргә, телнең хәзерге күп фактларын аңлатырга һәм сүзләр арасындагы бәйләнешләрне ачыкларга ярдәм итә.

Борынгы төрки телләрдәге һәм хәзерге татар телендәге тәм белдерүче сүзләрне тикшереп һәм аңа караган берәмлекләргә күзәтү ясаганнан соң, алар арасында тарихи бәйләнешләр булуы ачыклана.

Татар телендәге «тәм» төшенчәсенә, рус телендә «вкус» берәмлеге тәңгәл килә. Ожегов редакциясендәге «Рус теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә бу лексема түбәндәгечә бирелә:

1. Кешенең һәм хайваннарның авыз куышлыгында һәм телнең лайлалы катламында урнашкан тышкы сиземләү органы.

2. Телдәге, авыз эчендәге сиземләү тойгысы, я булмаса сиземләүнең үзәге булып торган ризыкның үзенчәлекләре. Мәсәлән, тәм ягыннан тәмле җимешләр – «плоды приятные на вкус». «Авыз эчендәге ачы тәм» ‒«кислый вкус лимона» [Ожегов, 1989].

Нәрсә соң ул – тәм сизү, тоемлау?

«Тәм» төшенчәсен психологик тою тойгысы буларак та карап китик.

Күпчелек тою, сиземләү тойгыларын бер-берсеннән аерым эшләүче тойгылар итеп караганнар: тәҗрибәләр күрсәтүенчә, барлык тою сыйфатлары да бер модальлеккә кайтып кала. Шулай итеп, тәм тою тойгысын тәм рецепторларының активлашуы һәм бу рецепторларның баш миесенә кадәр үтелгән юлы дип карарга кирәк. Дж. Гибсон беренчеләрдән булып шушы мәсьәләне өйрәнгән һәм сиземләү, тою теориясен камиллаштырган. Ул аларны түбәндәге тәртиптә санап киткән: хәрәкәт юнәлешенең үзәк системасы, тотып алу системасы, тәм һәм ис тою системасы, ишетү һәм күрү системалары. Шулай итеп, кеше белән традицион биш урынына биш тою системасы идарә итә. Дүрт тәм сыйфаты бар: баллы, төче, ачы һәм тозлы. Ризыкларның күбесе шушы сыйфатларның берсенә ия була. Гадәттә дүрт тәм тою тойгысы булса да, Бартошак бишенче тәмнең дә булуы турында әйтә ‒ бу су тәме. Ә Бейдлер тәм сизүнең (tаste) һәм тәм (flavor) арасындагы аермага игътибар иткән [Ауэрбаха, 2006, 50].

Тәм ул – авызга капкан матдәдән барлыкка килгән тәҗрибә нәтиҗәсе. Бу матдә температураны, тәмне, авыртуны сизү рецепторларын активлаштыра. Тәм сиземләү ул шулай ук – бер үк төрле тәм рецепторларына тәэсир итү нәтиҗәсендә барлыкка килгән тәҗрибә дә.

Кайбер ризык төрләре эссе килеш тәмле, ә кайберләре салкын булганда, ягъни ризык төрләренең тәме төрле температурада төрлечә була.

Шулай итеп, без тәм сизү турында сүз алып барсак, бигрәк тә ризыкны күз уңында тотсак, мотлак – бу «тәм» дигән сүз.

Квалификацион чыгарылыш эшенең максаты татар телендә тәм белдерүче сүзләрне туплап, системага салу, лексик берәмлекләрнең этимологик яктан бәйләнешен, аларның семантик үсешен тикшерү. Максатка бәйле рәвештә түбәндәге бурычлар куелды:

̶ телнең лексик системасын динамикада тикшерү белән бәйле , лексик оя төшенчәләренә бәяләмә бирү;

‒ тарихи, чагыштырма, этимологик чыганакларга нигезләнеп, тәм белдерүче сүзләрнең кулланылышын ачыклау;

‒ татар телендәге тәм белдерүче сүзләрнең , лексик берәмлекләрен туплау, аларга этимологик анализ ясау, борынгы телдәге гомум тема белән бәйләнешләрен, мәгънә күчеше юнәлешләрен ачыклау;

– мәктәптә сыйфат сүз төркемен өйрәнгәндә тәм белдерүче сүзләр белән бәйле күнегү төрләрен эшкәртү, аларны телнең төрле бүлекләрен тикшерүдә куллану мөмкинлекләрен күрсәтү.

Татар телендә тәм белдерүче сүзләрен тикшерү объекты буларак сайлап алу аларның түбәндәге үзенчәлекләре белән аңлатыла. Беренчедән, бу сүзләр гомумтөрки тарихи катламына карыйлар һәм хәзерге төрки телнең барсында да актив кулланылалар. Икенчедән, тәм белдерүче сүзләр татар телендә шактый тирән өйрәнелмәгәннәр. Өченчедән, татар телендә тәм белдерүче сүзләрнең килеп чыгу һәм үсү-үзгәрү юлларын өйрәнү татар тюркологиясендә мөһим эш. Дүртенчедән, тәм белдерүче сүзләр хәзерге көндә дә кулланылышта актуаль булып торалар.

Шуңа күрә дә чыгырылыш эшен язар алдыннан зур әзерлек эше алып барылды. «Татар телендә тәм белдерүче сүзләр» темасына курс эше , «Татар телендә ачы – төче сүзләренең кулланылышы», «Татар телендә тәм белдерүче сүзләр» исемле мәкаләләр язылды һәм 2012 елда Уфада үткән «Инновационный потенциал молодежной науки», 2014 елда Алабугада үткән «Татар теле әдәбияты һәм тарихы: үткәнне бүгенгесе һәм киләчәге», дигән җыентыкларда бастырылып чыгарылды.

Халкыбызның гасырлар буена туплаган акылы, сәләте, эстетик зәвыгы, философик карашы, тормыш тәҗрибәсе аның сүз байлыгында сакланган. Милли рух, милли аң төшенчәләре дә – буыннан-буынга күчә килгән күрсәткеч.

Тормышның үзгәреп торуы, кешеләрнең үзара аралашып яшәве нәтиҗәсендә телнең сүзлек хәзинәсе арта. Сүз байлыгы арткан саен, кешенең сөйләме аңлаешлы hәм матуррак була. Телнең сүзлек составында кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе, аларның образлы фикер йөртү сәләте, тел осталыгы да чагыла. Кешелек җәмгыятенең алга таба үсеше нәтиҗәсендә, сүз төркемнәрендә дә үсеш, сан ягыннан күбәю күзәтелә, шул исәптән сыйфатларда да.

Сыйфат инде беренче грамматикаларда ук бүленеп чыгарыла. И. Гиганов, М. Иванов, Г. Мәхмүдов, К. Насыйри һ.б. грамматикаларында сыйфатларның мәгънәсе, кулланылышы, ясалышы һәм типологик үзенчәлекләре турында мәгълүмат бар.

Октябрь революциясеннән соңгы чорда грамматика мәсьәләләрен планлы рәвештә өйрәнү башлана. М. Корбангалиев, Җ. Вәлиди, Г.Алпаров, Х. Бәдигый хезмәтләрендә сүз төркемнәренең, шул исәптән сыйфатның да төрләнешенә һәм ясалышына зур игътибар бирелә. [Зәкиев , 2002, 102].

Татар телендә тәм белдерүче сүзләрене туплап системага салу, аларның килеп чыгышын һәм кулланылышын өйрәнү системалы сүзлекнең яңа тибын төзүдә әһәмиятле булачак.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

СЫЙФАТЛАРНЫҢ ЛЕКСИК СИСТЕМАСЫНДА

ТӘМ БЕЛДЕРҮЧЕ СҮЗЛӘР

1.1. Сыйфатларның лексик-семантик төркемнәре

Сыйфатлар әйбергә хас билге һәм үзлекләрне аңлаталар. Чынбарлыкта әйберләр хисапсыз күпсанлы булган кебек, аларның билге-хасиятләре дә шул чаклы күп ки, аларны грамматика калыбына гына сыйдырып бетерү мөмкин түгел. Грамматика, гомумиләштерү нәтиҗәсе буларак, һәрбер очракта аерым кагыйдә чыгармый. Мәсәлән «Кыйссаи Йосыф» поэмасында (1212-1213 еллар) «суык бәгырь», «каты күңел», «татлы җан» кебек тезмәләр укыйбыз. Әгәр дә без тел чараларының чагыштыру-охшату җирлегендә метафорик (күчерелмә) мәгънә алуларын сиземләсәк, «суык» сүзенең «бәгырь»гә, «каты»ның «күңел»гә һәм «татлы»ның «җан» сүзенә билге булуларын аңыбызга сыйдыра алмас идек. Шулай итеп, сыйфатларны башка сүз төркемнәреннән аерып торган бер үзенчәлек – логик төшенчәдән тыш метафорик төшенчәгә ия булу.

Исемнәрнең сыйфатка күчүләрен аларда табылган бер үзлекнең метафорик мәгънә алуы аша барлыкка килгәнлеген түбәндәге мисаллар ачык күрсәтәләр. «Тел»нең төп сыйфатларының берсе – тәмлелек. Шуннан – тәмле тел:

1) Ягымлы, йомшак сүзләр; 2) Күңелгә ятышлы, ягымлы, күңелне йомшартырлык; Тәмле тел таш яра, тәмсез тел баш яра (Мәкаль).

Күргәнебезчә, бу исем метафоралардан сыйфатка бер генә адым.

Мәгълүм булганча, татар телендәге сыйфатлар лексик-грамматик яктан төп ике төркемчәгә бүленәләр:

а) асыл сыйфатлар (качественные прилагательные);

б) нисби сыйфатлар (относительные прилагательные).

Үзеннән-үзе аңлашылганча, асыл сыйфатлар һәм нисби сыйфатлар да үз эчләрендә тагын берничә төргә бүленәләр.

Академик В.В. Виноградов үзенең бер хезмәтендә, рус теле материалларыннан чыгып, асыл сыйфатларны лексик-семантик яктан биш төркемчәгә бүлә:

1) төс сыйфатлары – ак, кызыл, кара, яшел, зәңгәр.;

2) урын һәм вакыт сыйфатлары – туры, уң, сул, кечкенә, зур, тыгыз, сирәк.;

3) сизү органнары белән тоела торган сыйфатлар – ачы, әче, нык, тигез, юеш, үткен, тупас, нечкә, тәмле, авыр, җиңел, сыек, куе һ. б.

4) тән төзелешенә хас сыйфатлар – симез, ябык, чандыр, чал, бурлы, шадра, сукыр, чукрак, аксак, чатан, матур, сылу һ. б.

5) эчке психологик төзелешкә бәйле сыйфатлар – яхшы, яман, явыз, дорфа, мөлаем, юләр, дивана, оятсыз, битсез, вөҗданлы, кыю, куркак.

В.В. Виноградов шунда ук, бу бүленешне тагын да арттыру-киңәйтү мөмкин дигән фикер теркәп куя [Виноградов, 1947, 184]. Чыннан да шулай, чөнки әйберләрнең билгеләре, беренчедән, бик күп, икенчедән, аларның шактый зур өлеше бик шартлы. Мәсәлән, тәмле сүз, озын сүз, ачы тел, йомшак тел; җылы хәбәр, җылы караш, буш бугаз, ачык авыз, үткен сүз, үткен тел, йөгерек уйлар. кебек тезмәләрдәге сыйфатларның әйберләргә карата белдергән билгеләрен без сизү органнарыбыз белән түгел, бәлки эчке тойгыларыбыз һәм абстракция белән генә сиземли алабыз. Чөнки, әйтик, сүзнең тәмен, йомшаклыгын, үткенлеген татып яки тотып сиземләү мөмкин түгел.

Дөрес, мондый формаларны, фразеологик берәмлекләр дип, лексикология карамагына кертергә, грамматик нигездә таркатылмыйлар дигән теория буенча, үзләренә бер төргә аерып та була торгандыр. Ләкин озын юл һәм озын гомер, кыска таяк, кыска вакыт. шикелле ирекле тезмәләрдәге озын, кыска кебек аерым сүзләр дә конкрет урын һәм абстракт вакыт сыйфатлары була алалар. Мондый фактлар сыйфатларның мәгънәләре үзгәрергә (я конкретрак, яисә абстрактрак булырга) мөмкин икәнлек турында сөйлиләр.

Татар телендә дә асыл сыйфатларның лексик-семантик функцияләре әйбернең (һәм кешенең) үзендә табыла торган эчке хиссиятләрне, төсләрен, төзелешен, үзлекләрен, күләмен, характерларын билгеләүдән гыйбарәт. Мәсәлән: ал, кызыл (алма), тәмле, түгәрәк (күл) һ.б.

Асыл сыйфатларның үзләренә генә хас грамматик үзенчәлеге – аларның дәрәҗә белән төрләнүләре. Мәсәлән: ак, аксыл, аграк, ап-ак; кызыл, кызгылт, кызылсу, кып-кызыл; тәмле, тәмлерәк, бик тәмле, тәмле сыман һ.б.

Асыл яки саф сыйфатлар төзелешләре ягыннан төп һәм ясалмаларга бүленәләр. Мәсәлән: ак, кара, яхшы (кеше), житез (егет), олы (кеше), биек (тау) һ. б.

Төп сыйфатлар: ямьле, тәмле, эшчән, уйчан һ.6. – ясалма сыйфатлар.

Нисби сыйфатларның төп лексик-семантик функцияләре – әйбер, күренешнең икенче әйберләргә, күренешләргә тышкы нисбәтен билгеләү. Алар тик ясалма формада гына була алалар һәм дәрәҗә категориясен алмыйлар. Мәсәлән: быелгы (ел), кышкы (юл), авылдагы (апам) һ. б.

Нисби сыйфатларның дәрәжә белән төрләнүе шулай ук бер төрле тышкы грамматик үзенчәлек булып тора.

Татар телендә асыл сыйфатлар белән нисби сыйфатлар арасындагы уртак грамматик форма итеп, аларның икесе дә җөмләдә аергыч булып (төп функция) үзләре караган сүзнең аерылмышның алдында (препозитив) килергә тиешлек карала ала. Мәсәлән, зур эш, кирәкле эш, чираттагы эш. (эш зур, эш кирәкле, эш чираттагы. түгел) [Җәләй, 2000, 58].

Татар телендә генә түгел, гомумән төрки телләр белемендә дә, сыйфат сүз төркеменең шактый озын һәм катлаулы өйрәнелү тарихы бар.

Сыйфат сүз төркемен аеру һәм үзенчәлекләрен билгеләү буенча төрки телләрдә берлек юк. Бу тирәдәге бәхәсләр һәрбер морфология китабында дип әйтерлек тулып ята. Чөнки моның объектив һәм субъектив сәбәпләре бар, традициясе зур. Шуның белән бергә дәреслекләргә хәзер үк китереп кертерлек инде утырып җиткән ныклы карашлар да юк. Традицион карашлар да, алда әйтелгәнчә, чынбарлыкка туры килеп бетмиләр [Җәләй, 2000, 56].

Ләкин телләр арасындагы бу принципиаль типологик аерманы табып, күрсәтеп, аның үзенчәлекләрен билгеләү урынына, кайбер галимнәр үз чорларының идеологиясенә туры китереп, теге яки бу халыкның башкалардан өстенлеге яки түбәнлеге турында «зур» нәтиҗәләр чыгарырга ашыкканнар. Төрки телләрдә сыйфатлар әле формалашып кына киләләр, исем һәм сыйфат мәгънәләре әле аерылып җитмәгәннәр дигән фикерләр хәзерге чорда да очрый икән, аларга тәнкыйть күзлегеннән карарга кирәк. Алар элекке ялгыш карашларның хәзерге теоряләргә тискәре йогынтысы белән генә аңлатылалар, чынбарлыкны чагылдырудан бик ерак торалар. Чынлыкта төрки телләрдә төп сыйфатлар (сыйфат исемнәре) тел яралганда ук формалашканнар, аларның мәгънәләре дә исем мәгънәләреннән башта ук аермалы булган [Җәләй, 2000, 57].

Сыйфат сүз төркеменең сан ягыннан аз булуы төрки телләрдә морфология белән шөгыльләнүчеләрдә сыйфатны күбрәк итеп күрсәтергә тырышу теләген уяткан. Бу, үз чиратында ике төрле омтылышка – а) сыйфатларны берәмтекләп туплауга, б) аергыч булып килгән теләсә кайсы сүз төркемен, хәтта сүзтезмәләрне дә сыйфат сүз төркеменә тартып кертүгә китергән. Бу омтылышларның беренчесе – уңай күренеш, икенчесе исә чынбарлыкны бераз бозуга алып бара, исемнәрне исемгә бәйләүче кушымчаларны һәр очракта да сыйфат ясаучы кушымчалар дип тануга китерә. Мәсәлән, -лы ∕-ле, -сыз ∕-сез, -дагы ∕-дәге, -тагы ∕-тәге кушымчалары бик сирәк очракларда гына (шул кушымчалар ялганганда сүзнең төп мәгънәсе үзгәрсә, яисә сүз шул кушымчадан башка кулланылмый башласа гына) сыйфат ясаучылар булалар, мәсәлән, тәмле, тәмсез. Күбрәк алар исемнең мәгънәсен үзгәртмиләр, сөйләм барышында исемне исемгә бәйләү өчен кулланылалар: атлы кеше, атсыз кеше, урмандагы агачлар. Шуңа күрә бу төр кушымчалар төрки телләрнең кайберләрендә һәм урал телләрендә исемнәрдәге килеш кушымчаларына кертелгәннәр. Әйтергә кирәк: бу – чынбарлыкка дөрес караш. Татар телендә дә ул шулай булырга тиеш. Ләкин хәзергә әле килешләрнең саны һәм ясагычларның үзенчәлекләре буенча уртак бер фикергә киленмәгән, шуңа күрә -лы ∕-ле, -сыз∕-сез, -дагы∕-дәге кебек кушымчалар традиция буенча сыйфат ясагычларга да кертеләләр, килеш кушымчалары рәтеннән дә саналалар [Зәкиев, 2002, 13].

Сыйфатларның лексик-семантик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләре В.Н. Хангилдин, Д.Г. Тумашеваның гомуми грамматик хезмәтләрендә, СССР Фәннәр Академиясе һәм Казан дәүләт педагогия институты авторлар коллективлары тарафыннан төзелгән грамматикаларда, “Татар грамматикасы” академик хезмәтенең II томында бик җентекләп өйрәнелгән. Шулай ук сыйфатларның ясалышы Ф.Ә. Ганиев хезмәтләрендә тирән яктыртылган.

Сыйфат предметның киң мәгънәсендә процессуаль булмаган, статик билгесен белдерә. Монда объектив чынбарлыктагы предметларны, затларны, төрле мөнәсәбәтләрне характерлаучы үзенчәлекләр, сыйфатлар, аерым алганда, зат һәм предметларның тышкы сыйфатлары (матур, сипкелле, кытыршы), кешенең эчке үзенчәлекләре (оялчан, рәхимсез, тыйнак), пространствога бәйле төрле мөнәсәбәтләр (очсыз-кырыйсыз, кыска, озын), вакыт мөнәсәбәтләре (җәйге, еллык, көндәлек), предметларның төсе (ак, кара, күгелҗем), тәме (ачы, төче, тозлы), физик халәте (сыек, ватык, үле), формасы (түгәрәк, шакмаклы, өчпочмаклы) һәм башка билгеләр керә.

Предметның конкрет нинди билгесен белдерүләренә карап, сыйфатлар түбәндәге лексик-семантик төркемнәргә бүленәләр:

1) төс ягыннан билге белдерүчеләр: яшел кызыл, сары;

2) тәм ягыннан билге белдерүчеләр: тәмле, ачы, татлы;

3) ис ягыннан билге белдерүчеләр: хуш исле, сасы, иссез;

4) пространствога бәйле билге белдерүчеләр: иксез-чиксез, озын, кыска;

5) вакыт ягыннан билге белдерүчеләр: ике атналык, язгы, кичке;

6) тышкы сыйфатны белдерүчеләр: гүзәл, ямьсез, матур;

7) характерны, психик үзенчәлекләрне белдерүчеләр: юаш, усал, тәрбиясез;

8) форма белдерүчеләр: яссы, очлы, тулы;

9) физик халәтне белдерүчеләр: каты, йомшак, сыек;

10) күләм, чама ягыннан билге белдерүчеләр: зур, кечкенә, түгәрәк;

11) акыл ягыннан билге белдерүчеләр: акыллы, надан, тинтәк һәм башкалар.

Шундый лексик-семантик төркемнәр арасында тәм белдерүче сүзләр дә аерым урын алып тора, алар предметның тәм ягыннан билгесен белдереп киләләр [Зәкиев, 2002, 77].

1.2. Сыйфатларның тарихи үсеше

Сыйфатларның, аерым сүз төркеме буларак, исемнәрдән килеп чыкканлыклары тел белемендә ачыкланган һәм расланган мәсьәлә санала. Тарихи чынбарлык шулай: борынгы кеше табигатьтәге әйбер, күренешләрнең үзләрен белми торып, предмет буларак аларны үзләштерми торып, ул әйберләргә хас сыйфатларны билгели алмаган. Монын өчен, ягъни теге я бу әйберләрнең сыйфатларын һәм ул әйберләр арасындагы мөнәсәбәтләрне танып-белү өчен, ничәмә гасырлар буена сузылган иҗтимагый сынау, тәҗрибә тупланырга тиеш булган.

Фридрих Энгельс үзенең «Роль труда.» эшендә: «Кешене кеше иткән, аны хайваннар дөньясыннан аерып чыгарган, табигатьне үзенә буйсындыра алырлык көч белән коралландырган факторлар – хезмәт һәм җәмгыять. Коллектив хезмәт процессында кулның ипләшүе белән кешенең физик һәм рухи көче арта; ул әкренләп табигатьне үз файдасына практик үзләштерә. Табигатьтәге әйберләрнең моңарчы билгеле булмаган якларын ача. Бу исә аның фикерләве һәм теле үсешендә дә чагыла барган», – дип язган [Энгельс, 1951, 6]. Мәсәлән агачны, предмет буларак, кешеләр, һичшиксез, бик борынгы, тарихкача дәвердә үк белгәннәр, аңардан төрле максатларда файдаланганнар, әйберләр ясаганнар һ.б. Әмма аның утын булуын, ут «чыганагы» булуын кешеләр чагыштырмача соң ачканнар. Бу сүздә агачның күп хосусиятләреннән берсе – янучанлыгы билгеләнә [Җәләй, 2000, 65].

Әйберләрнең, предметларның үзләренә хас билгеләрен – сыйфатларын ачканда, кешеләр аларны ниндидер сүзләр белән атарга, тел чаралары ярдәмендә ул күренешләрне үзләренең аңнарында беркетергә тиешле булганнар. Бу исә аларга исем бирү юлы белән башкарылган.

Мәсәлән, кызыл (кыз + ыл), кызу, кызарткы, куз, ут-күз сүзләренең дә тамыр мәгънәсе исемгә «кызулык, утлы күмер, ут» төшенчәләре сферасына кайтып кала, ягъни кызыл – ут төсле, утсыман, утка охшаш дигән сүз булып чыга. Биредә «кызыл» сыйфат сүзе шундый билгегә ия булган предмет исеменә чагыштыру юлы белән ясалган.

Явыз (йаwыз) – злой, вредный, зловредный’ сүзе дә исемнән әкренләп сыйфатка күчү процессына күрсәтүче бер мисал булып тора. [Йаwыз] нигезендә < йау + ыз < йаг + ыз < йаг + ыр < йаг + ар “яу ире, сугыш кешесе” дигән төшенчә ята.

Бу сүзнең беренче тамыр өлеше хәзерге һәм борынгы төрки телләрдә бик мәгълүм булган йау//җау//йаг// йагы “враг, войска противник” тамырына кайтып кала.

Күлтәгин кабер ташъязмаларында йаг – дошман, «враг» мәгънәсендә кулланылган: «. анча тип, табгач катанка наш болмыс» – ягъни «и так говоря, стали врагом кагана народа табгач…» [Халиуллина, 2014, 45].

Татар теле тарихында йау сүзе [<йаг (г → у)] ике мәгънәдә йөри: а) гомумән гаскәр һәм сугыш мәгънәсендә; б) дошман гаскәре һәм дошман мәгънәләрендә.

Әйтергә кирәк, хәзерге татар телендәге йауыз (дошман) сүзе борынгы йагыз сүзеннән чыккан, йагыз исә үзе кара, кара соры мәгънәсендә булган дип тә уйларга мөмкин. Моның өчен нигез дә бар шикелле. Чөнки Күлтәгин язма истәлегендә «үзе кәк тәңре, әсра йагыз йир кылынтукда, әкин ара кесе оглы кылынмыс" тезмәсендәге йагыз йир – кара жир мәгънәсен бирә. С.Е. Малов йагыз ны «темная (бурая) земля» дип тәрҗемәләгән. Госманлылар телендә дә йагыз – «кара» мәгънәсен саклаган. Мәсәлән, аларча «йагыз ат» – кара ат, «кара йагыз ат» – чемкара ат була. Ләкин йагыз// йауыз сүзенең кайбер тюрки-татар телләрендә злой, вредный мәгънәсенә, башкаларында «черный, бурый» мәгънәсенә дә күчкән булуы бик мөмкин. Әгәр дә йагыз дан (карадан) йавыз килеп чыккан булса, Күлтәгин язмасында «дошман”ны «йаг» дип атамаслар иде. Икенчедән, алтайлыларда йу, шорларда йагы, Казан татарларында йау, төрекләрдә йагы сүзләренең дошман, сугыш мәгънәләрендә йөрүләре барабалыларда йаус, кыргызда йабыс сүзләренең усал мәгънәләренә йөрүләре йавыз сүзенең, асылда, йаг// йау дан ; килеп чыгуын дәлиллиләр [Җәләй, 2000, 68].

Сыйфатларның исемнәрдән килеп чыккан булулары мәсьәләсен тикшергәндә, берьяклылыктан сакланырга тиешбез. Беренчедән, гомумән сүз төркемнәре арасында бер-берсеннән; күчешү булган. Икенчедән, конкрет алганда, исемнәр сыйфатка күчкән кебек, сыйфатлар исемләшкәннәр. Ниһаять, теге яки бу сүз төркемнәренең контекстта (вакытлыча) бер-берсенең функцияләрендә йөрүләре бар икәнен дә онытмаска кирәк. Әйтик, таш бина, җиз самовар тезмәләрендә таш, җиз исемнәре шундый сыйфатлык функциясендә киләләр.

Сыйфатларда да шундый ук хәл күзәтелә. Аларның да кайберләре исемләшкәннәр, яисә бер үк вакытта сыйфат та, исем дә буларак кулланыла алалар. Мәсәлән, суык, салкын, җылы, эссе; карт, җүләр, исәр, күрше, авылдаш, якташ, юлдаш, кордаш, замандаш, иптәш; кунак, узгынчы, юлаучы, килмешәк. сүзләрен дә сыйфаттан исемләшкәннәр итеп исәпләргә кирәк. Кайберләрендә бу процесс әле тәмамланмаганлыктан, аның сыйфатлыгымы, исемлегеме артыграк булуын билгеләве дә авыр (суык, эссе, карт һ. б).

Мәгълүм ки, кәк, күк сүзе Күлтәгин язмаларында сыйфат мәгънәсендә булган. Мәсәлән, анда без көк тәңре – голубое небо, көк түрк – «голубой турк» дигән тәгъбирләрне укыйбыз. Димәк, соңыннан татар теле формалашу процессында, тәңре сүзенең «небо» мәгънәсе югалып, алла мәгънәсендә генә калгач, күк «синий, голубой» мәгънәсе өстенә, небо (синее) төшенчәсенә дә йөртелә башлаган, дип әйтә алабыз. Кара сүзе дә бик борыннан ук сыйфат (төс) төшенчәсенә йөргән. Соңыннан татар телендә кара (язу карасы) чернила мәгънәсен дә алган.

Сыйфатларның исем функциясенә күчүләре топонимикада, бигрәк тә авыл атамалары тармагында аеруча характерлы. Берничә мисал китерик Табырлы (Әгерҗе р-ны); Ирекле (яңа исем), Карамалы, Тырыш (яңа исем), Якты (яңа исем); Тыңнамас, Масалы (Актаныш р-ны); Үлмәс (кеше исеме); Урта Тигәнәле, Түбән Тигәнәле, Коры Көрнәле, Юеш Көрнәле (Алексеев р-ны); Чаллы, Бакалы, Ирекле (яңа исем); Юкәле, Юмралы, Ясаклы-Табыш (Алас р-ны); Иске Торналы, Кече Торналы (Арча р-ны), Баулы, Яңа Баулы, Камышлы, Баланлы (Бөгелмә р-ны); Ишле, Кәкереле, Чукалы (Чүпрәле р-ны); Алмалы, Чүбекле (Зәй р-ны), Каргалы (Кызыл Армия р-ны); Имәнле (Матвеевка р-ны).

Һөнәр атамалары да төбендә сыйфат буларак, соңыннан исемләшкәннәр, һәм бу процесс бик күптәннән башланган: Күлтәгин хатирәсендә бедизчег сүзе “ташка язучы оста” мәгънәсендә кулланыла. Борынгы татар язма әдәбиятында һөнәр атамаларының 99 проценты диярлек, -чы, -че кушымчасы белән ясалган була. Мәсәлән, үтмәкче (ипи пешерүче), капчы (кап сугучы), йагчы (май сыктыручы), сабанчы (игенче), текермәнче, утачы (үләннәрдән дарулар ясаучы), бүрекче, тегүче, түшәкче, ашчы, кушчы (кошчы) тамгачы, илче, ямчы, күперекче (күпер салучы) һ.б. [Җәләй, 2000, 69]. Хәзерге татар телендә -чы, -че кушымчасы бөтенләйгә исем ясагыч кына булып бара. Мәсәлән, яңа ясалган колхозчы, укытучы, укучы, язучы, очучы, хәбәрче кебек сүзләре исемнәр төркеменә кертеләләр

Йомгак ясап әйткәндә, тел гыйлемендә инде күптән куелган тезис – сыйфатның кагыйдә буларак, исем сүз төркеменнән барлыкка килүе – татар телеңдәге күп кенә сыйфат сүзләренең этимологиясе белән шактый ышанычлы итеп исбат ителә. Шуның белән бергә бу һич тә инде формалашкан сыйфатларның үз чиратында кабат исемләшү һәм сыйфатлардан исем ясалу мөмкинлекләрен дә инкарь итми.

Исемнәр белән сыйфатлар арасындагы тарихи бәйләнеш, якынлык, бергәлек һәм аерымлану мәсьәләләрен тикшергәндә кайбер кушымчалар тарихына да күз салырга кирәк. Мәсәлән, хәзерге татар телендә бер яктан исем ясаучы иң актив кушымчаларны, икенче яктан сыйфат ясаучы иң актив кушымчаларны алып, тикшереп карыйк.

1) -лык, -лек – исем ясагыч: ашлык (хлеба), тизлек (скорость)…

2) -лы, -ле – сыйфат ясагыч: тозлы (соленый), тәмле (вкусный).

Хәзерге телдә боларның бер-берсеннән аерым мөстәкыйль ике төрле кушымча икәнлекләре һәркемгә ачык. Ләкнн бу кушымчадар борынгы татар теленда (һәм сөйләшү, һәм язма телдә) бер бөтен кушымча (вариантлары белән) булганнар һәм исем ясау өчен дә, сыйфат ясау өчен дә хезмәт иткәннәр:

-луғ, -лүг. -лыйғ, -лиг (исем-сыйфат ясагыч)

-лук, -лүк, -лыйқ, -лик

Мәсәлән: Казғулуғ булды (“Нәһҗел Фәрадис”) «кайгылы булды», Өмме Җамил атлыйғ ирде – «Җалил атлы (исемле) иде». Җәмгысе өч төрлүк торырлар – «барысы да өч төрле». Курклук йөздук адәм ирде – «күрекле йөзле адәм иде», Йаруқлуқы ай йаруқлуқы меңезлик – «яктылыгы ай яктылыгы төсле», «Ал нәшанлыйғ нарлыйғ бирелде» (“Сәхибгәрәй ярлыгы”) һ.б.

Биредә қазғулуғ, атлыйғ, төрлүк, күрклүк-нәшанлыйг, сыйфатлар, хәзерге көндә кайгылы, атлы (исемле), төрле, күpeкле, нишанлы (печәтле) дип йөртеләләр. Димәк, бу мисаллардагы -луг, -лүг, -лыйг, -лиг, -луқ, -лүк, лық, -лек кушымчалары татар теле тарихында булып үткән фонетик үзгәрүләр һәм кыскарулар нәтижәсендә бары ике вариантка -лы, -ле формасына гына калганнар һәм сыйфат ясагыч булып урнашканнар. Шул ук кушымчаларның борынгы вариантлары белән ясалган тануқлуқ, йаруқлуқ, йарлуқ. сүзләре исә – исемнәр, хәзерге көндә таныклык, яктылык, ярлык рәвешендә йөртеләләр. Димәк, биредә бу кушымчаларда тарихи-фонетик үзгәрешләр нәтиҗәсендә бары ике вариантка -лык, -лек формасына гына калганнар һәм исем ясагыч булып стабильләшкәннәр. Күргәнебезчә, бу процесс та югарыда исбат ителгән тезиска (исем → сыйфат) туры килә.

Үзеннән-үзе аңлашыла, югарыда схемалаштырып күрсәтелгән күчеш турыдан-туры һәм кинәт кенә булмаган, бәлки төрки-татар телләренең гасырлар буенча әкренләп үсү-үзгәрү барышында ирешкән.

Шул рәвешчә, югарыда сөйләгәннәр сүз төркемнәреннән исемнәр белән сыйфатлар арасындагы борынгы бергәлек һәм соңыннан аерылу булганлыгын ышандыргыч дәлиллиләр.

Заключение

Карап үтелгән төрки телендәге тәм белдерүче сүзләрнең мәгънәләре грамматик һәм стилистик яктан тикшерелде. Соңгы вакытта Төркия белән Татарстан арасындагы икътисадый, фәнни, мәдәни, әдәби һәм башка бәйләнешләр нәтиҗәсендә тәм белдерүче сүзләр санының артуы күзәтелә.

Кешелек җәмгыятенең алга таба үсеше нәтиҗәсендә, сүзлек составы һәрвакыт баеп, үсеп тора. Башка төркем сүзләрдәге кебек үк, сыйфатларда да үсеш, сан ягыннан күбәю күзәтелә. Аның өстенә рус теленнән дә сыйфатлар кабул ителәләр. Бу бик табигый күренеш. Ләкин бу да татар телендә сыйфат сүз төркеме хәзер генә формалашып бара дигән нәтиҗәгә китермәскә тиеш. Сыйфатлар электән үк булганнар, ләкин алар аз булганнар һәм чагыштырмача азрак булачаклар да, башка сүз төркемнәренең сыйфатка күчүләре дә, алынмалар да аларны чагыштырмача күбәйтмәячәк, чөнки бу процесс башка сүз төркемнәрендә дә бара. Төрки телләрдә сыйфатларның азрак булулары һәм булачаклары аларның әле формалашып җитмәүләре белән түгел, бәлки сыйфатлардан башка сүз төркемнәренең дә аергыч булып килә алулары, бу очракта алардан сыйфат ясалу мәҗбүри булмау белән аңлатыла.

Телне өйрәнүдә төп берәмлек – сүз, аңарда телгә кагылышлы бөтен төшенчәләр дә бер бөтен булып оеша. Лингвистик төшенчәләр системасын аңлау нәтиҗәсендә без «сүз» нең тел системасында комплекслы лексик-семантик һәм грамматик берәмлек икәнлегенә төшенәбез. Сүзнең тел һәм сөйләмнең генә түгел, ә мәдәниятнең дә бер берәмлеге икәнлеген белү өчен, без сүзләрне тикшерү өчен аңлатмалы сүзлекләрне киң файдаланабыз.

«Татар телендә тәм белдерүче сүзләр» темасы буенча эзләнү һәм тикшерү эшләре алып барганда, без татар теленең өч томлык аңлатмалы сүзлегенә мөрәҗәгать иттек. Бу сүзлекләр татар әдәби теленең XIX гасырның ахырыннан алып хәзерге көнгә кадәр гомумкулланылышта булган лексик һәм фразеологик байлыгын туплап бирә, сүзләрнең мәгънәләрен һәм мәгънә төсмерләрен ача, аларга грамматик-стилистик характеристика бирә, кулланылыш үзенчәлекләрен күрсәтә. Бу аңлатмалы сүзлекнең өч томыннан да тәм белдерүче сүзләрне табып, аларның мәгънәләрен аңлатып, грамматик-стилистик кулланылышын күрсәтеп, төрле чыганаклардан китерелгән мисаллар белән дәлилләргә тырыштык. Шулай ук бу сүзләрне анализлаганда татар теленең, аның лексикографиясенең күпьеллык бай традициясен һәм аның барлык казанышларын, шулай ук башка төрки телләрнең лексикографик тәҗрибәсе киң файдаланылды.

Квалификацион чыгарылыш эшендә шулай ук мәктәптә сыйфат сүз төркемен өйрәнү методикасына да тукталынды һәм тәм белдерүче сүзләр белән бәйле күнегү төрләренә мисаллар китерелде.

Сүз – ул гыйлем дәрьясы белән тоташтыручы күпер. Шушы сихри күпер аша халык күңеленә үтеп кереп, иленә, халкына, туган теленә сөю уяткан хәлдә генә кеше үзенең мөкатдәс максатына ирешә ала.

Тел халыкның үзе белән бергә яралып, үзе белән бергә үсә. Шуның өчен ул халыкның бөтен язмышын, бөтен булмышын чагылдыра. Әйтик, татар теленең башка төрки телләргә һич тә охшамаган үзенчәлекле сыйфатлары бар икән, ул татар халкының борын заманда ук төрки дөньядан аерылып, башка мөхиттә гомер иткәнен күрсәтә. Тел – халыкның иң борынгы тарихи көзгесе.

Милләтнең эчке табигатен күрсәткән билгеләрдән, әлбәттә, тел иң беренче урынны алып тора. Тел милләтнең этник булмышын билгели, мәдәниятен гәүдәләндерә. Шуның өчен милләтне гадәттә теле буенча атап йөртәләр һәм теленә карап, кешенең милләтен билгелиләр. Халык үзе хәтта туган җиренә, мәдәниятенә караганда да телен алган куя. Тел аның рухи дөньясын, милли тойгысы белән милли горурлыгын, ата-бабасы белән балалары алдындагы тарихи бурычын тотыш үз эченә ала. Озын гомер юлында үз иркеннән мәхрүм ителгән халыкларның милли күрсәткечләре сакланырга яки югалырга мөмкин, әмма теле исән булса, халык үзе дә исән була, теле үлсә, үзе дә бергә үлә.

Телебез – ата-бабалар тарафыннан курчаланып, буыннан-буынга күчә килгән безнең илаһи хазина. Аның һәрбер сүзенә карата игътибарлы булу, сафлыгын саклау, үзен яклау – һәммәбезнең изге бурычы. Шуңа күрә һәр буын шушы бурычны аңлап, телебезнең киләчәге хакында бүгеннән башлап хәстәрлек күрергә тиеш. [Бииш Ә, 1999, 7-10]

Шушы тел турында атап үтелгән гомуми төшенчәләргә таянып, без «Татар телендә тәм белдерүче сүзләр» темасына язылган эзләнү һәм тикшеренү эшебездә татар телендә гомуми кулланылышта булган тәм белдерүче лексиканы җыеп, аларның мәгънәсен һәм грамматик кулланылышын аңлатып, татар теленең никадәр бай һәм нәфис булуын күрсәтергә тырыштык. Сүзләрнең мәгънә һәм грамматик-стилистик үзенчәлекләрен күрсәтү белән беррәттән халкыбызның тарихы, йола, гореф-гадәтләрен һәм рухи дөньясының тирәнлегенә, байлыгына да күзәтү ясадык.

Список литературы

1. Абдуллин И.А. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, т. II – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.

2. Абдуллин И.А. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, т. I – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977.

3. Абдуллин И.А. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, т. III – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981.

4. Ауэрбаха А., Корсини Р. Психологическая энциклопедия. – СПб.: Питер, 2006.

5. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан, 2001.

6. Баскаков Н. А. Татарский язык ∕∕ Тюркские языки. – М.: Изд-во вост. лит-ры, 1960. – с. 158-161.

7. Баязитова Ф.С., Рамазанова Д.Б., Хәйретдинова Т.Х. Татар халык сөйләшләре: Ике китапта: Икенче китап. – Казан: Мәгариф, 2008.

8. Бииш Ә. Тел хикмәтләре. – Уфа: китап нәшр., 1999. – 7-10 б.

9. Борынгы татар әдәбияты. – Казан, 1963.

10. Вәлиди Җ. Татар теленең грамматикасы. – Казан, 1919. – 175 б.

11. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000.

12. Вәлиуллина З.М. Хәзерге татар теле морфологиясе. – Казан: Татар. кит. Нәшр., 1972.

13. Виноградов В.В. Русский язык, 1947. – 184 с.

14. Ганиев Ф.А. Вопросы морфологии татарского языка. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – 81 с.

15. Ганиев Ф., Әхмәтьянов Р., Ачыкгөз Х. Татарча-төрекчә сүзлек. – Казан – Мәскәү: Инсан нәшр., 1997. – 5-7 б.

16. Гафурова Ф.А., Гайнетдинова Л.Ш. Беренче сыйныф «Татар теле» дәреслегенә методик кулланма. – Уфа: Китап, 2011.

17. Гыйззәтуллин И.С., Баграмшина Т.Г. Татар телендә дидактик күнегүләр җыентыгы. – Уфа: Китап, 2005.

18. Дмитриев Н.К. Строй тюркских языков. – М.: Изд-во вост. лит., 1962.

19. Древнетюркский словарь. –Л.: Наука, 1969.

20. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре. Т.3. – Казан: Тат. кит. нәшр, 1963.

21. Җәләй Л. Татар теленең тарихи морфологиясе (очерклар). – Казан: «Фикер», 2000.

22. Зәкиев М.З. Татар грамматикасы, т. II – Мәскәү: «Инсан», Казан: «Фикер», 2002.

23. Закиев М.З. Советская тюркология. – Баку, 1973.№6.

24. Исхаков Ф.Г. Имя прилагательное // Исследования по

сравнительной грамматике тюркских языков. – М.: Изд-во АН СССР, 1956 – Ч. II. – С. 143-175.

25. Курбатов Х.Р. Телнең морфологик өйрәнүгә карата // Татар теле һәм әдәбияты. – 5 кит. – Казан, 1976. – Б. 107– 115.

26. Материалы к идеографическому словарю диалектов татарского языка / авт.-сост. А.Г. Шайхулов, Л.У. Бикмаева, З.Р. Садыкова. Т.1., ч.1., ч.2. – Уфа, 2005.

27. Материалы по татарской диалектологии. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1972. – 132 с.

28. Махмуд Кашгари. Девону лугат ит турк, Индекс. – Тошкент, 1967.

29. Махмутова Л.Т. Опыт исследования тюркских диалектов. Мишарский диалект. – М.: Наука, 1978.

30. Милославский И.Г. Морфологические категории современного русского языка. – М.: Просвещение, 1984. – 254 с.

31. Миңниәхмәтов Р.Г., Миңниәхмәтова Т.Ф. Татар теле: алтынчы сыйныф. – Уфа: Китап, 2008.

32. Мөхиярова Р.Х. Шигърияттә лексиканың чагылышы // Башкортстан укытучысы. – 2011. № 5. 54 б.

33. Мусаев К.М. Лексика тюркских языков в сравнительном освещении. – М., 1975.

34. Мусаев К.М. Лексикология тюркских языков. – М., 1984.

35. Низамов И.М. Уем – тел очында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.

36. Ожегов С.И., Шведова Н. Ю. Толковый словарь русского языка. – Москва: «Русский язык», 1989.

37. Павлов И.П «Лекции о работе больших полушарий головного мозга» ‒ Москва: Издательство: «Либроком», 2010.

38. Рамазанов Ш.А. Татар теле буенча очерклар. – Казан: Тат. книг. издат., 1954.

39. Самойлович А.Н. Тюркское языкознание. Филология. Руника / А.Н.Самойлович [Сост. и отв. ред. Г.Ф.Благова, Д.М.Насилов]; Отд-ние ист.-филол.наук РАН. – М.: Вост. лит., 2005.

40. Сафиуллина Ф.С., Галиуллин К.Р. Тематический русско-татарский словарь.- Казань, 1989

41. Сафиуллина Ф.С. Синтаксис татарской разговорной речи. Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1978. – 253 с.

42. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З., Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф нәшр., 2002. – 286 б.

43. Саяхов И. Сыйфатларның кулланылышы // Башкортстан укытучысы. – 2000. № 5. 57 б.

44. Сәлимгәрәева Б.С., Бәдретдинова Р.Г. Дүртенче сыйныф «Татар теле» дәреслегенә методик кулланма. –Уфа: Китап, 2010.

45. Сәлимов Х.Х. Хәзерге татар әдәби теле. Фонетика һәм лексикология: Татар теле укытучылары һәм студент-филологлар өчен кулланма. ‒ Алабуга, 2002.

46. Севортян Э.В. Этимологический словарь тюркских языков (основы на гласные). – М., 1974.

47. Серебреников Б.А., Гаджиева Н.З. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. – Баку: Маариф, 1979. – 304 с.

48. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков. Морфология. – М.:Наука, 1987.

49. Талыпова С.З. Тел күрке – сүз // Башкортстан укытучысы. – 2012. № 2. 12-15 б.

50. Тарханов И.Р. Вкус // Энциклопедический словарь Брокгауза

и Ефрона: – СПб., 1907.

51. Татар теленең диалектологик сүзлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр.,

1969. – 643 б.

52. Татарско-русский словарь: ок. 25 000 слов/ И.А. Абдуллин, Ф.А. Ганиев, М.Г. Мухамадиев, Р.А. Юналеева; Под. ред. Ф.А. Ганиева. – Казань: Тат. кн. изд-во, 1995.

53. Троянский А. Краткая татарская грамматика. Изд. исп. и доп. – Казань: Изд-во дух. учебн. упр., 1860. – 234 с.

54. Тумашева Д.Г. К проблеме морфологических синонимов в татарском языке // Структура и история татарского языка. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1982. – С. 3-17.

55. Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1964. – 229 б.

56. Тумашева Д.Г. Татар теле морфологиясен өйрәнү һәм кайбер теоретик мәсьәләләр. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1978. – 5-26 с.

57. Халиуллина Н.У. Языковые особенности памятников древнетюркской письменности: учеб. пособие. – Уфа: Изд-во БГПУ, 2014.

58. Хангилдин В.Н. Татар теле грамматикасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 642 б.

59. Хангилдин В.Н. Татар теле грамматикасы. Морфология буенча очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1954. –335 б.

60. Хәбибуллин М.М. Илчегә үлем юк: Роман – Казан: Татар. кит. Нәшр., 1990. – 36 б.

61. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе / Казан дәүләт педагогика институты. – Казан, 1972.

62. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. – Казан: Мәгариф, 2006.

63. Цузмер А.М., Петришина О.Л., Человек анатомия, физиология, гигиена. – Москва: Просвещение, 1986.

64. Энгельс Ф. Роль труда в превращении обезьяны в человека: изд-во АН СССР, 1951. ‒ 6 б.

Покупка готовой работы
Тема: «Татар телендӘ тӘм белдерҮче сыйфатлар»
Раздел: Иностранные языки
Тип: Дипломная работа
Страниц: 58
Цена: 1900 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика