Дипломная работа

«Изучение особенностей выделения татарских народных говоров зауралья»

  • 65 страниц
Содержание

Кереш.4

Төп өлеш

Беренче бүлек.

Урта Урал татар хаклык сөйләшләрен билгеләү һәм

аларга атама бирү үзенчәлекләре.8

1.1. Нагайбәк сөйләше.

1.2. Сафакүл сөйләше.

1.3. Эчкен сөйләше.

Икенче бүлек.

Җирле диалект шартларында туган тел укыту методикасы

2.1. Татар халык сөйләшләре шартларында урта мәктәптә

татар теле укыту методикасы.63

2.2. Җирле сөйләш үзенчәлекләрен исәпкә алып урта

мәктәптә татар теле укыту өчен күнегү үрнәкләре.66

Йомгак.72

Введение

Диалектолгия фәне югары уку йортларында тел һәм әдәбият укытучыларын әзерләүдә мөһим предметларның бересе. Аның фәнни-практик әһәмияте шактый зур. Ул тел тарихын, аның үсеш юлларын билгеләргә, хәзерге әдәби телнең күп кенә мәсьәләләрен ачыкларга, аерым үзенчәлекләрен ачарга ярдәм итә, аның сүзлек составын баету чыганагы да. Диалектология буенча алынган фәнни мәгълүмат телнең төрле тармакларын тиешле дәрәҗәдә өйрәнүгә хезмәт итә, тел тарихын, тарихи грамматика һәм төрки телләрнең чагыштырма грамматикасын үзләштерүдә нигез булып тора. Мәктәп балалары сөйләмендәге кимчелекләрне бетерүдә дә аның файдасы чиксез.

Хәзерге чорда татар тел белемендә татар диалектологиясе ныклы өйрәнелүче тел белеме өлкәсе. Аның хәл ителергә тиешле үз көнүзәк мәсьәләләре һәм бурычлары бар. Шуңа күрә бүгенге көндә дә нәтиҗәле диалектологик тикшеренүләр алып бару бик кирәкле санала. Күптөрле тикшеренү нәтиҗәләрен тел белеме өлкәсендә киңрәк файдалану актуаль мәсьәләрдән, шулай ук аерым гомумиләштерелгән темаларны да өйрәнү зур әһәмияткә ия. Татар диалектларын бүлеп чыгаруда дифференциаль билгеләрне барлау зур роль уйный. Шулай ук диалектларны сөйләшләргә бүлүдә тел үзенчәлекләрен исәпкә алу төп принцип булып торса да, аларның формалашу тарихы, бу сөйләш вәкилләренең этник яктан оешу һәм сөйләшнең географик-территориаль таралышы ягыннан аермалы яклары да хәлиткеч булырга мөмкин. Бу үзенчәлекләргә игътибар бирү ягыннан диплом эше темасы бик актуаль булып тора.

Безнең чыгарылыш квалификацион эшнең темасы “Урал арты татар халык сөйләшләрен билгеләү һәм аларга атама бирү үзенчәлекләрен өйрәнү”. Темадан чыгып хезмәтнең тикшеренү объекты һәм предметы билгеләнде. Тикшеренү объекты булып татар теленең сөйләшләре торса, предметы – Урал артында таралган татар халык сөйләшләрен бүлеп чыгаруда кулланылган принциплар, аларны атауда үзенчәлекле-аермалы эчтәлеге.

Тәкъдим ителгән чыгарылыш эшенең максаты – татар теленең Урал арты татар халык сөйләшләрен бүлеп чыгару принципларының үзенчәлекле-аермалы эчтәлеген ачыклау, аларны билгеләүдә галимнәр нинди лингвистик, ареаль-территориаль һәм тарихи үзенчәлекләргә мөрәҗәгать итүләрен ассызлыклау, Урал арты сөйләшләренә атама бирүдә алар нәрсәгә игътибар итүләрен күрсәтү. Максатка яраклы рәвештә хезмәтне үтәү барышында түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк дип билгеләнде:

- Татар теленең Урал арты сөйләшләре буенча фәнни хезмәтләрне барлау һәм өйрәнү, аларны иҗади файдалану мөмкинлекләрен ачыклау;

- Татар теленең Урал арты сөйләшләренә хас төп үзенчәлекләрне билгеләү, алар нигезендә сөйләшләрне бүлеп чыгару принципларын ассызлыклау һәм аларга атама бирүдә кулланылган җирлекне ачыклау;

- Җирле халык сөйләшләре шартларында туган телне укыту методикасына кагылышлы мәсьәләләргә игътибар юнәлтү;

- Җирле диалекталь үзенчәлекләрне исәпкә алып хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту белән бәйле эш төрләре өчен күнегү үрнәкләрен төзү.

Диплом эшенең яңалыгы шунда: бу тикшерүдә югары уку йортлары студентарының квалификацион чыгырылыш эше дәрәҗәсендә беренче тапкыр татар теленең Урал арты сөйләшләренә хас төп үзенчәлекләр тулысынча аерып бирелә, алар нигезендә сөйләшләрне бүлеп чыгару принципларын ассызлыклана һәм аларга атама бирүдә кулланылган җирлек ачыклана; җирле диалекталь үзенчәлекләрне исәпкә алып хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту белән бәйле эш төрләре өчен автор тарафыннан төзелгән күнегү үрнәкләре тәкъдим ителә.

Максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен чыгынаклар буларак татар диалектологиясенә кагылышлы фәнни-теоретик, фәнни-методик хезмәтләр һәм дәреслек-әсбаплар файдаланылды. Төп чыгынак итеп Ф.Ю. Юсуповның Урал арты татар халык сөйләшләренә багышланган монографияләре һәм «Татар халык сөйләшләре» хезмәтенең 1нче китабы алынды, чөнки бу хезмәтләрдә татар теленең Урта артында таралган барлык сөйләшләре буенча хәзерге чор фәнни мәгълүмат тулы урын алган. Методик өлешне башкаруда Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров, Ф.Ю. Юсупов һ.б. галимнәрнең җирле халык сөйләшләре шартларында хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту методикасына кагылышлы хезмәтләре файдаланылды.

Чыгырылыш квалификацион эшнең фәнни-методологик нигезен татар диалектологиясе буенча эшләүче галимнәрнең фәнни-теоретик һәм фәнни-методик хезмәтләре тәшкил итә (Ф.Ю.Юсупов, Г.Х. Әхәтов, Л.Ш. Арсланов, Х.Ч. Алишина, Л.Т. Мәхмүтова, Д.Г. Тумашева, Д.Б. Рамазанова, Л. Җәләй, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, А.Г. Шәйхулов, З.Р. Садыкова, М.З. Зәкиев һ.б.).

Бу диплом эшен язуда тасвирлама, тарихи-чагыштырма, күзәтү, лингвистик анализ һ.б. метод-алымнар комплекслы файдаланылды.

Диплом эшенең теоретик әһәмияте тикшеренүнең яңалыгы белән билгеләнә. Бу хезмәтнең практик әһәмияте тупланылган материалның һәм нәтиҗңләрнең билгеле дәрәҗәдә мәктәптә татар теле дәресләрендә, башка төр уку йортларында «Хәзерге татар әдәби теле», «Татар теле тарихы», «Татар теле диалектологиясе» курсларын укыту барышында файдаланыла алуында һәм киләчәктә бу юнәлештә башкарылычак диплом һәм курс эшләрен башкару өчен нигез була тора алауында.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре М. Акмулла ис. БДПУның татар бүлегендә татар теле буенча төрле предметларның гамәли дәресләрендә апробацияләнде.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

Беренче бүлек

УРАЛ АРТЫ ТАТАР ХАКЛЫК СӨЙЛӘШЛӘРЕН

БИЛГЕЛӘҮ ҺӘМ АЛАРГА АТАМА БИРҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

1.1.1. Нагайбәк сөйләше.

Нагайбәкләр – керәшен татарларының бер төркеме. Керәшен татарлары (бу мәсьәлә буенча булган бүгенге төрле фикерләрне барыбер дә фәнни дип раслап булмый эле) 1552 елда Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, төрле чорда һәм төрле шартларда татарларны чукындыру максатында алып барылган милли изү сәясәте нәтиҗәсе. 1555 елда Явыз Иван Грозный указы рәсмиләштергән Казан епархиясе тарафыннан алы барылган сәясәт Урта Идел һәм Урал буенда

Нагайбәк татарлары сөйләше башка керәшен татарлары сөйләшләре белән бергә фонетик, грамматик һәм лексик бербөтен сөйләшләр төркемен тәшкил итәләр. Казан арты керәшен сөйләшләреннән бары тик сүзлек составындагы мәҗүсилек реавлийларын атаучы һәм христиан диненә бәйле бер төркем сүзләр булу белән генә аерылып тора. Халык иҗаты әсәрләре ңанрлары, әсәрләре белән дә бу төркем татар теленең башка төркемннәреннән артык аерылмый [Юсупов 2003: 181].

Керәшен татарлары фәндә ике төркемгә бүлеп йөртелә: Казан яулангач тан соң ук, XVI гасырдан чукындырылган татарлар “иске керәшеннәр”, XVII гасырдан башлап чукынганнарны “яңа керәшеннәр” дип атау кабул ителгән. Башлыча чукындыру Казан ханлыгының төп җирләрендә, бирәк тә Казан тирәсендә көчле алып барылса да, соңрак миссионерлар дәүләти күләмдә эш итеп, чит регионнарга да юнәлә. 1720 елдан башлап керәшен татарларын, башка чукынган халыклар белән буташтырып, Кама аръягы һәм Уфа губернасы, Ырынбур яклары җирләренә күчерелә башлый. Ләкин читкә күчерелгән керәшеннәрнең бу җирләрдә башка халыклар, нигездә шул ук татарлар арасында элекке диннәренә кайтып эрүенә китерә башлый. Шуңа күрә XVII-XVIII гасырларда бу эш белән махсус Керәшен канторасы шөгыльләнә башлый һәм Түбән Кама (Алабуга, Минзәлә, Зәй, Тукай районныры тирәсенә) регионына, аннан да тагын читкәрәк Уфа, Ырынбур якларына таба тик христиан дине нык тамыр җәйгән төркемнәрдән булган “иске керәшеннәрне” генә күчерү кулланыла [Юсупов 2003: 182].

Төрле чорда һәм төрле социаль катламнарны күптөрле сәбәпләргә бәйле төрле төбәкләрдә чукындыру, аннан күчереп йөртү, башка халыклар белән бутау, репрессив алымнар белән икътисади ташламалар, салым файдалары куллану нәтиҗәсендә татар халкының үзенчәлекле этник төркеме – керәшен татарлары формалаша. Шушы ук сәбәпләр нәтиҗәсендә алар арсында үзенчәлекле җирле этно-мәдәни һәм лингвистик яктан аермалы төркемнәр дә барлыкка килә. Аларны түбәндәге төркемнәргә бүлеп йөртәләр: казан арты керәшеннәре төркеме, тау ягы керәшеннәре төркеме, Түбән Кама керәшеннәре төркеме, чистай керәшеннәре, подберезье (мәләкәй) керәшеннәре, нагайбәкләр. Ләкин аларны гомуми үзенчәлекләр – уртак Ватан булган Идел һәм Урал буе, бер туган тел – татар теле, бер этник яралгы – татар каны, бер язмыш дини һәм социаль-икътисади изү сәясәте тергермәнендә тартылу – берләштерә.

Нагайбәкләр Чиләбе өлкәсенең Башкортстан белән чиктәш Нагайбәк районында яшиләр. Аларны нагайбәк татарлары яки нагайбәк керәшеннәре дип тә йөртәләр. 1924 елга чаклы булган Совет чорына чаклы административ бүленеш буенча алар Ырынбур губернасының Верхнеуральск өязенә караган. Тарихи әдәбиятта, бигрәк тә соңгы елларда Рәсәйдә алып барылган татарларны бүлгәләү сәясәтенә бәйле, нагайбәкләрне мөстәкыйль халык итеп күрсәтү бар. Соңгы 2002 һәм 2012 елгы халык исәбен алуда алар шулай теркләгән дә. Бу сәясәт бүген дә өстенлекле урында тора. Акырынлап нагайбәкләр дә моны таный башладылар шикелле. Чөнки озак вакытлар христиан дине һәм мәдәнияте басымы астында яшәү, казаклар сословиясендә хезмәттә тору үзенчәлекле минталитет һәм дини-мәдәни тормыш итү рәвеше формалаштыра. Шулай булуга крамастан бүген дә нагайбәкләр арасында этник татар булып кына билгеләнү очраклары еш күзәтелә, үзләрен татарлардан аерып карамау тенденциясе көчле [Юсупов 2003: 181-189].

Нагайбәкләр, 1842 елга кадәр, Чиләбе өлкәсенә күчерелгәнгә кадәр, Уфа губернасы Бәләбәй өязе Нагайбәк авылы һәм крепосте тирәсендәге җирләрдә яшәгәннәр. Бу җирләр кайчандыр Нагайбәк исемле башкорт җирләре булып, иске керәшеннәрдән булган төрле милләт халык төркемннәрен махсус рәвештә чик саклау максатында күчергәннәр. Алар арасында чукындырылган Арча татарлары өстенлек иткән. Кайбер галимнәр Арча тарлары арсында чукындырылган нугай тарларын да күрсәтәләр. Монда каршылык юк. Чөнки Казан ханлыгы чорында Арча якларында нугай татарлары төркеме булып, Казан алынганнан соң аларның чукындырылуын этнограф Д.М. Исхаков һ.б. галимннәр билгели. Дөрес, Нагайбәк тирәсенә чукынган татарларның башка төркемнәре, шул исәптән мишәрләр дә күчерелә. Крепость чукындыру үзәге дә булып торганлыктан, җирле халыклар арсында да миссионерлык эше дәвам итә, яңадан-яңа җирле халык вәкилләре чукындырыла һәм нагайбәкләр арасына кушылып эри. 1795 елгы халык исәбен алуның 5 нче ревизиясе буенча нагайбәкләр Большие и Малые Усы, Дияшево, Новая, Балыклы, Ахманово, Сарашлы, Килыво, Илегово,Кастеево, Маты кебек авылларда керәшеннәр яшәве теркәлгән. Ә Нагайбәк авылы һәм крепосте үзәк ролен башкара.

Тарихи әдәбиятта нагайбәкләр беренче тапкыр 1730 елгы башкорт востанияеләренә бәйле искә алына. 1736 елга чаклы алар казнага ясак, җиргә оброк түләгәне теркәлгән. Димәк башта аларга әллә ни ташламалар да булмаган. Тик башкорт востаниеләрен бастыруда катнашкан өчен генә алар ясактан азат ителә, җир милек итеп беркетелә һәм казаклар сословиесенә кертелә. Алар Уфа, Минзәлә якларында чик сызыгын саклау вазифасын башкара. Шул 1936 елдан Нагайбәк крепосте казак сословиясенә күчрелгән нагайбәкләр белән идарә итә башлый. Бу казакларны атау өчен дә нагайбәк атамасы акырынлап гадәткә керә. 1745 елда инде бу төбәк җирләре яңадан үлчәнеп, план һәм межа кенәгәләре бирелә.

Рәсәй дәүләтенең көнчыгышка чикләре күченгән саен Нагайбәк крепосте эчке территория булып кала һәм акырылап үз хәрби әһәмиятен югалта башлый. Ырынбур губернасы хәрби яктан ныгый, эчке территориядән яңа чикләрне саклау өчен казаклар һәм дәүләт хезмәтендәге мещеряклар, йомышлы татарлар яңа җирләргә күчерелә башлый. 1842 елның 26 февраль указы нигезендә 3нче кантонның Бакалы, Нагайбәк станицаларына карган авыллардан 1250 нагайбәк казагы гаиләләре белән Верехнеуральск өязенә күчереп утыртыла. Аларның элекке җирләре Казан ягыннан күчерелгән керәшен татарлары һәм русларга бүлеп бирелә. Бу төбәктә акырынлап нагайбәк этнонимы да онытыла.

Яңа җирләрдә башта авыл исемнәре дә булмый, алар сан белән йөртелә: 1 нче авыл, 2 нче авыл, 3 нче авыл һ.б. Тик соңрак кына 1812 елгы Ватан сугышында рус гаскаре составын катнашкан нагайбәкләр француз топонимнарын куша башлыйлар: Париж, Фершампнуаз, Кассель һ.б. Бер үк вакытта татар атамлары да беркетелә, чөнки халык арасында барыбер дә элекке авыл атамалары белән яңа авылларны атап йөртү булган. Мәслән, Кили (Кассель), Сарашлы (Остроленко), Балыклы (Париж), Кәчти (Варлам, Попово) һ.б. Соңрак алар арсына башка халыклардан булган казаклар да утыртыла [Юсупов 2003: 181-189].

Димәк, нагайбәк сөйләшнең атамасы югарыда күрсәтелгән ваыйгаларга бәйле бирелә. Сөйләшне татар диалектлар системасында урта диалектның мөстәкыйль сөйләше буларак нигездә Ф.Ю.Юсупов өйрәнә һәм билгели.

Нагайбәк сөйләше татар әдәби теленең фонетик, лексик-грамматик үзенчәлекләренә якын тора. Шулай да озак гасырлар татар халкының төп өлешеннән аерылып яшәү рәвеше аларның телләрендә, рухи дөньясында күп кенә борынгылыкны саклап калган, яңа үзенчәлекләрне формалаштырган.

Урта диалектның төп лингвистик билгеләре нигездә нагайбәк сөйләшендә саклана. Башка керәшен сөйләшләре белән дә уртаклыклар саклана. Мәсәлән, а авазының рус телендәге кебек ачык итеп әйтү, о, у сузыкларыннан соң нык иренләштереп әйтү,ә авазын тар әйтү: бозау, бора, чәчәк, тәрәзә һ.б. Ф п, х қ тәңгәллекләре: қат – хат, пайда – файда, йапрақ – яфрак; җ-ләштерү күренеше: җегет – егет, җақын – якын, җыл – ел һ.б.

Ул аерым сөйләш буларак Уфа губернасы Бәләбәй өязендә үк формалаша башлаган. Бу аның Минзәлә сөйләше белән уртаклыклары белән дәлилләнә. Мәслән, т авазы өстәп өйләү: чыбыртқы чыбыркы, җомыртқа йомырка, кәбәрткә – кәбәркә; -мақ, -мәк + кирәк формасы активлыгы: бармақ кирәк, -лар, -ләр + фигыль формасында теләк мәгънәсен белдерү: Син анда утырмаслар, монда утырырлар; Аш салганыем, ашарлар. –Ыңқыра, -еңкерә формалы фигыльләрнең активлыгы.

Нагайбәк сөйләшенең аермалы үзенчәлекләре Чиләбе җирлегендә тагын да арта төшә. Монда башкорт, казах телләренең йогынтысы да роль уйный: -ыу,-еү, -ей дифтонгларының активлашуы (сыу – су, тыуган – туган, кейтми – китми), аналитик формалы хикәя фигыльләрне (барып утыра, барып йата), төп юнәлешле фигыльне кайтым юнәлеше формасы белән алыштыру (ашаныу, языныу) һ.б. Чибәркүл тирәсендәге нагайбәкләр бигрәк тә башкорт теленең көнчыгыш диалекты йогынтысына нык дучар була. Бу фигыль формалары һәм ярдәмлек сүз төркемнәрендә чагыла [Юсупов 2003: 189, 192, 194].

Нагайбәк сөйләшене бигрәк тә үзенчәлекле сүзлек составы игътибарга лаек. Ана халыкның тормыш-көнкүрешендә булган аермалыклар, дини тәгълимәт, социаль-икътисади шартлар үз ролен уйный. Аларның халык авыз иҗаты да искиткеч бай. Боларда борыңгы җырлар, бәет-мөнәҗәтләр күп сакланган. Рус һәм украин халыклары кебек җырларны хор белән күп тавышка башкару да үзенчәлекле санала. Элекке ислам тәгълимәтнең борынгы мәҗүсилек белән, христиан тәгълимәтенең рус һәм украин казаклары аша иләнеп керешүе дә эзсез калмаган. Нагайбәк сөйләшенең бай сүзлек сотавы Ф.Ю. Юсупов хезмәтләрендә, берникадәр татар диалектлары сүзлегендә урын алган [[Юсупов 2003: 196-233; ТХС 1: 126-140].]

1.1.2. Сафакүл сөйләше.

Сафакүл сөйләше вәкилләре Курган өлкәсенең Каксырлы, Күбәкәй, Сафакүл, Мансур, Адҗитәр, Кече Адҗитәр, Сөлекле, Карасу, шулай ук, күрше Чиләбе өлкәсенең Мөслим, Коншак, Әмин авылларында яшиләр. Бу авылларның күпчелеге Курган өлкәсе Сафакүл районына карый. Сафакүл исә зур татар авылы булган, хәзер биредә район үзәге урнашкан [ТХС 1: 382; Юсупов 2003: 291]. Татар диалектологы Ф.Ю. Юсупов сөйләшнең исемен дә район үзәге атамасы белән сафа күл сөйләше дип атый. Күрше эчкен тарлары да аларны сафакүлләр дип атап йөртәләр. Бу авылларда татарлар үзләрен, күрше-тирәдә яшәүче башкортларга капма-каршы куеп, мишәр дип,татар дип, ә туган телләрен татар дип саныйлар [Юсупов 2003: 291].

Бу төркем татарларның тарихына караган махсус хезмәтләр, кайбер мөгълүматларны исәпкә алмаганда, юк дәрәҗәсендә. Архив материалларында, тарихи чыганакларда алар йомышлы татарлар, йомышлы мишәрләр дип йөртелгәннәр. Исеть провинциясендә яшәгән башка татарлар (нагайбәкләр, эчкеннәр) кебек үк, сафакүлләр дә хәрби хезмәт башкарганнар. Алар Себер ханлыгы арасындагы чик сызыклары буенча салынган крепостьлар янына утыртылганнар. Халык арасында сакланып калган риваятьләрдә, легендаларда сафакүл татарларына бу жирләр рус дәүләте алдында күрсәткән хәрби хезмәтләре өчен бирелгән, диелә. Бу территориядә яшәүче татарлар үзләрен татар, туган телләрен татар теле дип саныйлар [Юсупов, 1979: 136]. Себер татарларына якын җирдә яшәгәнгәдер, аларны себер юлы татарлары дип тә йөрткәннәр. Йомышлы мишәрләр дип йөрү белән бергә, мишәрәкләр атамасы да кулланылган [Юсупов 2003: 291]. Сафакүл сөйләше вәкилләре формалашуда, нигездә, йомышлы татарлар («мещеряки») һәм Идел буйларыннан килгән татарлар катнашкан. Бу процесста билгеле бер дәрәҗәдә себер татарлары һәм башкорт кабиләләренең дә роле булган. Нәтиҗәдә татар теленең үзенчәлекле сөйләше буларак сафакүл сөйләше формалашкан [ТХС 1: 382].

Сафакүл сөйләшенең формалашу тарихы, тел үзенчәлекләре Ф.Ю. Юсупов тарафыннан җентекләп өйрәнелгән. Бу сөйләштән тупланган бай һәм кызыклы материал аның кандидатлык диссертациясенең бер бүлеген тәшкил итә. Сөйләшнең формалашу тарихына һәм тел үзенчәлекләренә багышланган материаллар аерым җыентыкларда басылып чыкты О некоторых фонетических особенностях сафакульского говора [Юсупов, 1969: 21-24]; Көньяк Урал һәм Урал арты сөйләшләре [Юсупов, 1979: 184; сафакүл сөйләше 135-181]. Бу хезмәтләргә таянып, сафакүл татарлары һәм аларның сөйләше турында “Татар халык сөйләшләре. Беренче китап”та аерым бүлек бирелгән [ТХС 1: 382-393].

Төп тел үзенчәлекләре буенча сафакүл сөйләше урта диалект сисетемасында карала. Ул Урал буенда формалашкан урта диалектның минзәлә, бөре, гайнә, красноуфим, златоуст, турбаслы, тепекәй, кормантау, абдулла, каргалы зур уртаклыкларга ия. Этик яктан формалашуында мәшрләр катнашканга күрә, мишәр диалекты элементлары да сирәк булса да чагыла. Урал буе һәм җирле башкорт сөйләшләре йогынтысы да сиземләнә. Татар әдәби теле үзенчәлекле зур урын алган – бу урта диалектның татар әдәби теле ниге

Фонетик үзенчәлекләр

Сузыклар. Сузык авазларның составы, ясалышы ягыннан сафакүл сөйләше татар әдәби теленнән, нигездә, аерылмый. Үзенчәлекләр авазлар тәңгәллегенә кайтып кала.

ы~а, э (е)~ә тәңгәллекләре аерым сүзләрдә билгеләнгән: йаңы — йаңа (яңа), тотҡы — тотка, йыран — йаран (яран) гөл, ҡағыз — кагәзь , тотҡаз — тоттыр.

-ғанчы/-ғәнче формалы хәл фигыль һәм -ғала/-гәлә фигыль дәрәҗәсе кушымчаларында ы~а, э (е)~ә системалы күзәтелә: ҡайтҡансы — кайтканчы, кергенсе — кергәнче, йөргенсе — йөргәнче.

Киресенчә, сөйләштә сирәк кенә әдәби телдәге -ғанчы/-гәнче формалы фигыль һәм киләчәк заман хикәя фигыль кушымчаларында ы, е авазлары урынына а, ә сузыкларын әйтү очрый: ҡайпҡанса — кайтканчы, барғанса — барганчы; ҡурҡар — куркыр, барар — барыр, сабар — чабыр.

ә~и: Бер төркем сүзләрдә сүзнең беренче иҗегендә киң ә сузыгы и авазына тәңгәл килә: тәрән — тирән, кәбән — кибән, кәртә — киртә.

Киресенчә, беренче иҗектә билгеле бер төркем сузләрдә и~ә күзәтелә: фирештә — фәрештә, сискә— чәчкә, тирәҙә — тәрәзә, инә — әни.

э (е)~и түбәндәге сүзләрдә очрый: әтесе — әтисе, әбесе — әбисе.

у~о күрсәтелгән сүзләрдә даими күзәтелә: суң — соң, сурау — copay.

ы~у тәңгәллегенең сөйләштә түбәндәге очраклары бар: бы//был — бу, шы//шыл — шул, шыңа — шуңа, шында — шунда, шындый — шундый.

ө~у: көркә — күркә, көңел — күңел, төгел — түгел, бөгөн — бүген. Сафакүл сөйләшендә кыска э (е) сузыгы урынына ө сузыгы эйтелү очраклары да бар: бөтөү — бетү, белеү — белү, мөң — мең.

Алгы рәт арткы рәт сузыклары белән әйтелә, һәм киресенчә: маҡ — мәк, сас — чэч, сауда — сәүдә, шыйша — шешә, милаш — миләш h.б.; йөн — йөн, кесерткән — кычыткан, йән — җан, дәреү — дару, бөрсә— борча h.б.

Дифтонглар. -ай/-әй—ый/-ий күренеше туганлык мөнәсәбәтен исемнәрендә күзәтелә: атай — әти, инәй — әни, әбәй// әбей — әби.

Бу үзенчәлек кайбер алмашлыкларга һәм хәзерге заман хикәя фигыльләргә, теләк фигыль формаларына хас: андай — андый, тегендәй — тегенди, шундай — шундый; ашай — ашый, бармай — бармый h.б.

-өй дифтонгы монофтонглашу түбәндәге сүзләрдә күзәтелә: сүләү— сөйләү, сүрәтү — сөйрәтү, үрәтү — өйрәту, күрәү — койрәү.

Ачык иҗектә яки сүз ахырындагы әдәби у/ү сузыкларына сөйләштә -ыw/-ew дифтонглары тәңгәл килә: сыw — су, тыwған. — туган, ҡыҙыw — кызу, йонсыw — йончу, ҡыw; — ку, теwгел — түгел, белеw — белү h.б. Сүзнең беренче иҗегендә о, ө авазларыннан соң -ыw/-ew > -ow/ -ew: mopow — тору, бороw — бору, momow — тоту, көтөw — котү, көлөw — колү, төрөw — төрү h.б. [ТХС 1: 383].

Тартыклар. Сафакүл сөйләше әдәби телдән аларның составы һәм ясалышы ягыннан, нигездә, аерылмый. Тик тартыклар арасында ч авазының булмавы һәм аның урынына с авазын системалы куллану сөйләшнең специфик үзенчәлеген тәшкил итә. Башкасы аваз тәңгәллегенә кайтып кала.

Ирен тартыклары. м~б: менән — белән, морон — борын, эт мороны — эт борыны (гөлҗимеш), ҡорман — корбан, мөрө — боре.

б~п һәм, киресенчә, п~б тәнгәллеге бер төркем сүзләрдә күзәтелә: бесән — печән, бысаҡ— пычак, былсыраҡ — пычрак, бэке — пэке; падийан — бадийан (бадъян), пот — бот, потаҡ— ботак, петте — бетте, тупә.

w—б һәм, киресенчә, кайбер фигыль тамырындагы б w очрый: буwай — бабай, mүwәmәй — түбәтәй; ҡаwып — кабып, таwып — табып.

м~н: сормау — чорнау, тырмау — тырнау, әкрем — әкрен, мамыу — ману, әллә мишләү — әллә нишләү;

т~д сүз башында: тип — дип, тите — диде, muбeҙ — дибез, тулҡын — дулкын, тин — дин, тары — дары (порох).

й-ләштерү: йәйәү — җәйәү (җияү), йете — җиде, йеләк — җиләк, йелкә — җилкә, йерән — җирэн, йырың — ңҗырыңң, йемелди — җемелди, йелкә — җилкә һ. б.

ж'~җ ике сузык уртасында күзәтелә: баж'а — баҗа, хуж'а — хуҗа.

Сафакүл сөйләше әдәби телдәге тел алды з тартыгы урынына сакау d кулланылу белән аерылып тора, d—з, нигездә, сүз ахырында: mod — тоз, ҡүd — күз, ҡad — каз, ҡыд — кыз, йad — йаз (яз),бed — без, ced — сез һ. б.; сүз уртасында: ҡыdыл — кызыл, бoday — бозау, cыdыҡ,— сызык, бadap — базар, mada — таза, үdeм — үзем һ. б. Сүз башында исә з тартыгы үзе кулланыла.

d~3~p: кигed/кигез — кидер, momҡad/тотҡаз — тоттыр, мeнгed/ менгез — менгер, йemкed/йеткеd — йеткер (җиткер), үткәd/уткәз — уткәр һ. б.

с~ч. Сафакул сойлэшендэ ч авазы кулланылмый. Анына урынына системалы рәвештә с авазы әйтелә: сәй — чәй, салғы — чалгы, сикерткә — чикерткә, систа — чиста, барғас — баргач, килгәс — килгәч һ. б.

Шулай ук аерым сүзләрдә очрый торган тәңгәллекләр бар: н~л; ш~с, х~ц, х~р, x~h [ТХС 1: 384].

Ассимиляция (охшашлану) күренешләре. Прогрессив ассимиляция: с ш (ашшыd — ашсыз, ҡашшыd — кашсыз), л-т (аттар — атлар, ҡарттар — картлар), d л (ҡыddap—кызлар, ҡaddap — казлар). Регрессив ассимиляция. нб > мб (көмбағыш — көнбагыш, барғамбыd — барганбыз, ом бар — он бар, килем белә — килен белә), нм > мм (барғаммын — барганмын, белеммәй — беленми), ш-с авазлары (шуғышыу — сугышу, шебеш — чебеш, шәршәмбе — сәршәмбе — чәршәмбе, шapшay — саршау — чаршау).

Диссимиляция (охшашсызлану) күренешенең сафакүл сөйләшендә түбәндәге очраклары теркәлгән [ТХС 1: 385]. Чыгыш килеше кушымчасындагы д авазы охшашланмый (улымдан — улымнан, салымдан — салымнан,үуремдән— үремнән, ҡайындан — кайыннан (каеннан), утындан — утыннан), д тартыгы ике сузык арасында н тартыгына күчә (баланан — баладан, арбанан — арбадан, ҡаланан — каладан), да/дә теркәгече, урын-вакыт кушымчасы -да/дә һәм рәвеш ясагыч -дай/-дәй кушымчасы составындагы д тартыгы а/ә авазларына беткән сүзләргә ялганганда, тел очы л тартыгына күүчә (бүлмәлә — бүлмәдә, ҡалала — калада) һ.б.

Бу үзенчәлекләр башкорт теле өчен характерлы. Сафакүл сөйләше вәкилләренең формалашуына башкорт кабиләләренең дә күпмедер дәрәҗәдә катнашуын, сафакүл сөйләшенә башкорт теленең тңэсире көчле булуын күрсәтә. Ләкин шуны да әйтеп китәргә кирәк, сафакүл сөйләше башкорт теленә хас h авазының булмавы белән аерылып тора.

Аваз төшү күренеше: иле — илле, шу — шул, буса — булса; ҡасы — кайсы, абысы — абыйсы, уҡысы — укыйсы, шунан — шуннан, монан — моннан, минән — миннән, йылы — йылны (елны), көне — көнне, бесәне — печәнне, ҡутарылу — куптарылу, ватылу, уңырыу — уддыру, сөңөрөү — сеңдерү, туңырыу — тундыру, тапалыу — тапталу, сөрене — сөртенү, capғыл — саргылт һ.б. [ТХС 1: 386].

Грамматик үзенчәлекләр

Исемнәр. Сафакүл сөйләше исемнәрнең ясалышы, төрләнеше ягыннан татар әдәби теленнән аерылмый диярлек. Үзенчәлекләрнең күпчелеге исемнәрнен, килеш һәм күплек кушымчаларындагы фонетик вариантларга кайтып кала. Аларның бер өлеше фонетика бүлегендә каралды. Исемнәр өлкәсендә түбәндәге үзенчәлекләрне китерергә була: кеше исемнәренең кыскаруы: Лилук — Ләйлә, Ғалуҡ — Галиәхмәт, Сафуҡ// Сафҡа — Сафа, Сәфәргали, Фәндеш — Фәния, Нәйлеш — Наилә, Наил h. б.

-цай/-кәй кушымчасы әдәби телгә караганда актив кулланыла. Ул җансыз предметларны, йорт хайваннарын белдерә торган исемнәргә ялганып килә. Ләкин бу кушымча биредә эмоциональ-экспрессив төсмер белдерми: Танаҡай ҡайтмаған әле көүудән. Сыйырҡайdан уңманыҡ бed. Дөнйаҡайлар йaxшыpdы xadep.

Сирәк кенә булса да, хәрәкәт фигыльләре янында юнәлеш килеше урынына баш килештәге исем формасы килә: Бер малайым Ташкин (Ташкентка) барған абыйсы йаңға былтпыр.

Алмашлыклар. Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешендә, әдәби телдән аермалы буларак, кайбер үзенчәлекләр бар. Иялек килешендә мин зат алмашлыгы минең (минем) формасында була: Минеңң китапны алган да киткән ул кеше.

Мин, син зат алмашлыклары сөйләштә юнәлеш килешендә миңә, сиңә, мийә, сийә формаларында килә: Бер йыраҡтағы туғанымдан хат килеп төште миңә. Кирәкми ул мийә, болай ғына сураным. Сийә нәмә ти ул?

Сафакңүл, Күбәкәй авылларында исә юнәлеш килешендә мин, син зат алмашлыкларының миңәргә, сиңәргә формаларын куллану очраклары да бар: Сиңәргә (сиңа) нимә тимәксе была?

Заключение

Татар диалектологиясе татар тел белемендә иң алдынгы өлкәләрнең берсе санала. Тел белеменең бу бүлеге бүген дә үз казанышлары белән төрки тел белеме арасында аерылып тора. Татар диалектлар системасы ныклы фәнни нигездә өйрәнелгән. Күренекле татар диалектологлары бүген дә үзләренә чаклы булган телчеләрнең традицияләрен дәвам итеп, нәтиҗәле фәнни тикшеренү эшләре алып баралар. Бу яктан Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чын мәгънәсендә фәнни үзәк булып тора.

Татар диалектологиясе югары уку йортларында предмет буларак укытыла. Диалектлар турында урта мәктәптә, педагогия көллиятләрендә туган тел дәресләрендә билгеле күләмдә мәгълүмат бирелә. Ләкин студентлар һәм укучылар еш кына теге яки бу диалектның һәм сөйләшнең исеме ни өчен шулай аталуы турында сорауга җавап бирүдә, аларның ни өчен аерым сөйләш булып билгеләнүе мәсьәләсендә кыенлыкларга очырый. Шуңа күрә бу мәсьәләләргә махсус тукталу бер дә артык түгел.

Билгеле булуынча, диалектология фәне диалектларны билгеләүдә һәм аларны мөстәкыйль сөйләшләргә, урынчылыкларга бүлүдә түбәндәге принциплардан чыгып эш итә:

1. лингвистик (төп) принцип – тел үзенчәлекләренә таянып эш итү;

2. тарихи-этник принцип – теге яки бу төбәктә яшәүче халыкның этник үзенчәлекләренә, тарихына, диалект яки сөйләшнең формалашу үзенчәлекләренә игътибар бирү;

3. географик принцип – җирле диалектның, сөйләшнең яки урынчылыкның территориаль таралыш үзенчәлекләрен исәкә алып эш итү.

Татар теленең диалектларын билгеләүдә бу принциплар барсы да исәпкә алынган. Төп принцип – лингвистик принцип булганлыктан, иң беренче чиратта, һичшиксез, тел үзенчәлекләре исәпкә алынган. Бу тел үзенчәлекләре аларның дифференциаль билгеләре. Аларны монда асызлыклап тормыйбыз, чөнки алар барлык татар диалектологиясе дәреслекләрендә күрсәтелгән [мәсәлән, кара: ТХС 1: 21-22, ТХС 2: 10-11, 250-251].

Диалектларга атама бирүдә шулай ук тарихи-этник принцип та, географик принцип та урын алган. Мәсәлән, “урта диалект”, “көнчыгыш диалект”, “көнбатыш диалект” атамаларында географик принциптан чыгып эш итү күзәтелә. Бу очракта “урта диалект”, чөнки ул калган ике диалект “көнчыгыш диалект”ка һәм “көнбатыш диалект”ка мөнәсәбәттә географик яктан урта җирлектә таралган. “Көнчыгыш диалект”, чөнки ул “урта диалект”тан көнчыгыш җирлектә, “көнбатыш диалект”, чөнки ул “урта диалект”тан көнбатыш җирлектә таралган.

Соңгы елларда “урта диалект”, “көнчыгыш диалект”, “көнбатыш диалект” атамаларын тарихи-этник принцтан чыгып атау да күзәтелә. Мәсәлән, урта диалектны казан-татар яки болгар-татар диалекты дип исемләү бар. Монда урта диалект вәкилләренең нигездә Казан ханлыгының төп җирләрендә яшәгән һәм тарихта казан татарлары дип йөртелә торган этник төркемнәрдән торуына басым ясала. Шулай ук аларның төп өлеше этник яктан болгарларга бәйле булуына да ишарә ителә.

Көнбатыш диалектны мишәр диалекты яки мишәр-татар диалекты дип атауда кулланыла. Монда инде бу диалект вәкилләренең тарихи-этник яктан татар халкының икенче зур төркеме булган мишәрләргә мөнәсәбәте урын ала. Көнчыгыш диалектны себер-татар диалекты яки себер татарлары теле, көнбатыш себер татарлары теле дип исемләү дә кулланыла. Бу инде көнчыгыш диалект вәкиләренең тарихи-этник яктан себер татарларына мөнәсәбәтле булуына бәйле.

Без, чыгарылыш квалификацион эшнең максаты һәм бурычларына яраклы рәвештә, татар теленең Урал (нагайбәк, сафакүл, эчкен һәм красноуфим) сөйләшләренең татар диалектлар системасында мөстәкыйль сөйләшләр буларак билгеләнү һәм аларга атама бирү үзенчәлекләренә игътибар бирдек. Һәм бу мәсьәләдә без түбәндәгеләрне билгели алабыз.

Нагайбәк сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик үзенчәлекләре дә бар. Бу фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләр. Ә атамасы татар халкының керәшен татарларының бер этник төркеменең нагайбәкләр сөйләше булуына бәйле. Үз чиратында бу төркем атаманы элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе җирлегендә Нагайбәк авылы һәм Нагайбәк крепосте тирәсендә формалашуына бәйле алган.

Сафакүл сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Ә атамасы бу сөйләш вәкилләренең зур өлеше Курган өлкәсе Сафакүл районына карган унлап татар авылларында яшәүләренә бәйле. Бу районның атамасы үз чиратында элек-электән бу тирәдә иң эре булган Сафакүл авылы исемен йөртә. Аларның бер өлеше Чиләбе өлкәсе Конашак районының өч авылында да яшиләр.

Эчкен сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Ә атамасы бу сөйләш вәкилләренең Чиләбе һәм Курган өлкәләренә караган 15 авылында яшәүләренә һәм бу авылларның Исетька коя торган Эчкен елгасы буенда урнашкан иң зур Эчкен авылына якын булуларына бәйле.

Без, чыгарылыш квалификацион эшнең бер мөһим бурычына яраклы рәвештә, җирле диалект шартларында туган тел укыту методикасына игътибар бирдек. Шулай ук җирле диалект шартларын исәпкә алып татар теле укыту дәресләрендә файдалану өчен күнегү үрнәкләре тәкъдим иттек. Бу күнегүләрне төзүдә темадан читкә китмәскә тырышып, хезмәттә өйрәнелгән сөйләшләр материалларына таянып эш иттек. Бу күнегүләрне, безнең карашка, урта мәктәптә билгеле максатларда уңышлы файдаланып булачак.

Список литературы

1. Атлас татарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья // Электронный ресурс: nwipi.antat.r*

2. Ахатов Г.X. Татарская диалектология: средний диалект (учебное пособие). Уфа, 1979. 80 с.

3. Ахатов Г.Х. Мензелинский говор татарского языка // Диалектология и топонимия Поволжья. –Вып. 4. – Чебоксары, 1981. –С. 38-51.

4. Ахатов Г.Х. Мишарский диалект татарского языка. Учебное пособие. – Уфа: БГУ, 1980. – 82 с.

5. Ахатов Г.Х. Татарская диалектология. Средний диалект. Учебное пособие. – Уфа: БГУ, 1979. – 78 с.

6. Ахатов Г.Х. Татарская диалектология. Учебное пособие. – Уфа: БГУ, 1977. – С. 25-28.

7. Баязитова Ф.С, Бурганова Н.Б. Новые данные о говоре причепецких татар // Исследования по лексике и грамматике татарского языка.— Казань, 1986.— С. 91—109.

8. Баязитова Ф.С. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении. – М.: Наука, 1986. – 248 с.

9. Баязитова Ф.С. Мензелинский говор татарского языка // Материалы по татарской диалектологии. – Вып. 7. – Казань: ИЯЛИ, 1989. – С. 67-83.

10. Булатова М.Р. Морфологические особенности татарских говоров ареала «юг Башкортостана». – Казань: ИЯЛИ, 2014. – 214 с.

11. Булатова М.Р. Общность курмантауского говора с восточными диалектами татарского языка // Сулеймановские чтения: сборник статей XVI-й Всероссийской научно-практической конференции (28 мая 2013г.). г.Тюмень: Изд-во Тюмен.гос.ун-та, 2013г. С. 51-54/

12. Бурганова Н.Б. О формировании татарских говоров Заказанья // К формированию языка татар Поволжья и Приуралья. Казань, 1985. С. 3-31.

13. Бурганова Н.Б., Махмутова Л.Т. К вопросу об истории образования и изучения татарских диалектов и говоров // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 2. Казань, 1962. С. 7-18.

14. Диалектологик сүзлек. I. Казан, 1948; II. 1953; III. 1958.

15. Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. –214 с.

16. Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе. Югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1984. – 216 б.

17. Әхмәтҗанов Р.Г. Турбаслы төбәге (диалектологик күзәтүләр) // Исследования по татарскому языкознанию. – Казань, 1984. – С. 138-146.

18. Җәләй Л.Җ. Татар диалектологиясе. – Казань: Таткгосиздат, 1947. – 15 – 78, 118-127 б.

19. Махмутова Л. Т. Опыт исследования тюркских диалектов (мишарский диалект). – М.: Наука, 1978. – 272 с.

20. Махмутова Л.Т. О татарских говорах северо-западных районов Башкирской АССР // Материалы по татарской диалектологии. – Вып. 2. – Казань, 1962. – С. 57-85.

21. Миржанова С.Ф. Северо-западный диалект башкирского языка. Формирование и современное состояние. – Уфа: Башкнигоиздат, 1991. – 291 с.

22. Насипов И.С. Башкортстан Республикасында татар телен яңа программа нигезендә укытуның кайбер үзенчәлекләре // Татар теле һәм әдәбияты программаларында региональ компонент. – Стәрлетамак: СДПИ, 2000. – С. 22-33.

23. Насипов И.С. Профессор Н.Ф. Катанов исследователь татарских народных говоров // Катановские чтения. Сборник статей. Казань: Мастер лайн, 1998. С. 94-101.

24. Насипов И.С. Татар диалектологиясе. Биоблиографик белешмә. Стәрлетамак: СДПИ нәшр., 2004 155 б.

25. Насипов И.С. Татар теленең төп диалектлары // Татар теле: Программа һәм методик күрсәтмәләр. Стәрлетамак: СДПИ нәшр., 1999. – 47-53 б.

26. Нуретдинов Р.Ф. Язык Пританыпских татар. – Казань: ИЯЛИ, 1998. – 119 с.

27. Рамазанова Д.Б. К истории формирования татарских говоров северо-западной Башкирии: По данным архивных исторических источников // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Вып. 3. Казань: ИЯЛИ, 1985. С. 5-36.

28. Рамазанова Д.Б. Историко-лингвистические особенности формирования и функционирования Западноуральского ареала татарского языка. Диссертация в виде научного доклада на соискание ученой степени доктора филологических наук. – Казань, 1998. – 100 с.

29. Рамазанова Д.Б. К вопросу истории заселения Закамья татарами и формирования некоторых прикамских говоров татарского языка // Национальный вопрос в Татарии дооктябрьского периода.— Казань, 1990.— С. 20—35.

30. Рамазанова Д.Б. К вопросу о роле поволжско-тюркского компонента в формировании Приуральских говоров среднего диалекта татарского языка // Пируральские татары. – Казань, 1990. – С. 110-122.

31. Рамазанова Д.Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора среднего диалекта татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань: ИЯЛИ, 1979. С. 4-43.

32. Рамазанова Д.Б. К вопросу об истории формирования татарских говоров северо-западной Башкирии (дополнительные материалы) // Исследования по лексике и грамматике татарского языка. Казань: ИЯЛИ, 1986. С. 70-79.

33. Рамазанова Д.Б. К вопросу формирования татарских говоров на западе Башкирии (с учетом архивных и исторических данных) // Взаимовлияние и взаимообогащение языков народов СССР. Казань, 1982. С. 88-97.

34. Рамазанова Д.Б. К истории формирования татарских говоров северо-западной Башкирии: По данным архивных исторических источников // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. – Вып. 3. – Казань: ИЯЛИ, 1985. – С. 5-36.

35. Рамазанова Д.Б. Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре // Татарстан. – 1991. № 11. 43-47 б.

36. Рамазанова Д.Б. Тепекеевский говор татарского языка // Материалы по татарской диалектологии. – Вып. 6. – Казань: ИЯЛИ, 1988. – С. 20-43.

37. Рамазанова Д.Б. Урал буе татарлары: тарихы һәм теле // Казан утлары. – 1993. № 8. 141-162 б.

38. Рамазанова Д.Б. Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии. – Казань: Татар.кит.нәшр., 1984. – 191 с.

39. Рамазанова Д.Б. Татар диалектларыннан сөйләү үрнәкләре. Хрестоматия. – Казан: Татар.кит.нәшер., 2011. 565 б.

40. Рамазанова Д.Б., Хайрутдинова Т.Х. К вопросу о формировании байкибашевского говора мишарского диалекта татарского языка // Исследования по истории и диалектологии татарского языка. – Вып. 3. – Казань: ИЯЛИ, 1985. – С. 62-92.

41. Садыкова З.Р. Говоры оренбурских татар. – Казань: Татар.кит.нәшр., 1985. – 159 с.

42. Сибагәт Р. Башкортстан татарлары һәм аларның теле // Казан утлары. – 1992. № 1. 129-140 б.

43. Сибәгат Р. Көнбатыш Башкортстанның борынгы теле // Казан утлары. – 1993. № 5. 157-165 б.

44. Татар теленең диалектологик сүзлеге / Төзүчеләр: Н.Б. Борһанова, Л.Т. Мәхмүтова, 3.Р. Садыкова, Г. К. Якупова. Казан: Таткнигоиздат, 1969. 643 б.

45. Татар теленең диалектологик сүзлеге/ Төз. Ф.С.Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова, З.Р. Садыкова. – Казан: Татар. кит. нәшер., 1993. – 362 б.

46. Татар теленең зүр диалектологик сүзлеге / Төз. Ф.С.Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова, З.Р. Садыкова. Казань: Татар. кит. нәшер., 2009. – 839 б.

47. Татар халык сөйләшләре: Ике китапта / Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б. – Казань: Мәгариф, 2008. 1 нче китап. 463 б.

48. Татар халык сөйләшләре: Ике китапта / Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова һ.б. – Казань: Мәгариф, 2008. – 2 нче китап. 463 б.

49. Текучев А.В. Преподавание русского языка в диалектных условиях. – М., 1974. – 201 с.

50. Укучылар телендә диалектизмнар һәм аларга каршы көрәш // Татар телен укыту мәсьәләләре буенча фәнни-практик конференция материаллары. – Казань: Татар.кит.нәшер., 1953. – 71-82 б.

51. Хайрутдинова Т.Х. Бирский говор среднего диалекта татарского языка // Иследования по истории и идиалектологии татарского языка. – Вып. 3. – Казань: ИЯЛИ, 1985. – С. 36-62.

52. Хайрутдинова Т.Х. Говор златоустовских татар / Отв. ред. Л.Т. Махмутова. – Казань: ТКИ, 1985. – 157 с.

53. Хайрутдинова Т.Х. О взаимодействии татарского и башкирского языков (На материале местных говоров) // Конференция по татарскому языкознанию, посвященная 50-летию СССР: Тез. докладов. – Казань, 1972. – С. 88-90.

54. Юлдашев А.А. Говор тептярей Учалинского района Башкирской АССР // Академику Владимиру Александровичу Гордлевсому. К его семидестипятилетию. Сб. статей. – М.: АН СССР, 1953. – С. 329-342.

55. Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. Укытучылар өчен ярдәмлек. –Казан: Татар.кит.нәшер., 1987. – 44-48 б.

56. Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан: Татар.кит.нәшер., 1983. – 137 б.

57. Юсупов Ф.Ю. Говор татар Свердловской области и его отношение к диалектам татарского и башкирского языков // Всесоюзная тюркологическая конференция. Секция № 1. Советская тюркология и развитие тюркских языков в СССР. Тезисы докладов и сообщений. Алма-Ата, 1976. С. 238-240.

58. Юсупов Ф.Ю. Җирле сөйләш шартларында фонетика укыту. – Казан: Татар.кит.нәшер., 1977. – 160 б.

59. Юсупов Ф.Ю. Изучение татарского глаогола. – Казань: Татар.кн.изд-во, 1986. – 310 с.

60. Юсупов Ф.Ю. Историческое развитие неличных и индикативных форм диалектов татарского языка // Вопросы советской тюркологии: Тез. докл. и сообщений. Ашхабад, 1985. С. 149-151.

61. Юсупов Ф.Ю. Көньяк Урал һәм һәм Урал Арты сөйләшләре. Казан: Татар.кит.нәшер., 1979. – 187 б.

62. Юсупов Ф.Ю. Неличные формы глагола в диалектах татарского языка. – Казань: Татар.кн.изд-во, 1985. – 278 с.

63. Юсупов Ф.Ю. Тарих сукмаклары буйлап // Социалистик Татарстан. 1985. 13 февраль.

64. Юсупов Ф.Ю. Татар теленең диалектлары. Урал сөйләшләре. – Казан: Мәгариф, 2003. – 351 б.

65. Юсупов Ф.Ю. Говор татар Свердловской области и его отношение к диалектам татарского и башкирского языков // Всесоюзная тюркологическая конференция. Секция № 1. Советская тюркология и развитие тюркских языков в СССР. Тез. докладов и сообщений. Алма-Ата, 1976. С. 238-240.

66. Юсупов Ф.Ю. Из истории развитии неличных и личных форм глагола в диалектах татарского языка // Формирование и функционировании татарского языка. Казань: ИЯЛИ, 1986. С. 34-43.

67. Юсупов Ф.Ю. Көньяк Урал һәм Урал арты сөйләшләре (Чиләбе һәм Курган өлкәләрендәге татар сөйләшләренең фонетик һәм грамматик үзенчәлекләре). Казань: Татар.кит.нәшер., 1979. 184 б.

68. Юсупов Ф.Ю. Некоторые итоги изучения причастных форм диалектов татарского языка // Вопросы диалектологии тюркских языков. – Уфа, 1985. С. 140-146.

69. Юсупов Ф.Ю. Некоторые фонетические особенности ичкинского говора татарского языка // Тез. докладов научной конференции молодых ученых. Вып. 2. Казань, 1971. С. 14-19.

70. Юсупов Ф.Ю. Неличные формы глагола в диалектах татарского языка / Науч. ред. Э.Р. Тенишев. – Казань: КГУ, 1985. – 319 с.

71. Юсупов Ф.Ю. О некоторых особенностях сафакульского говора // Вопросы татарского языка и литературы. Кн. 4. Казань, 1969. С. 61-66.

72. Юсупов Ф.Ю. Проявление ассимиляции и диссимиляции в говоре сафакульских татар в сопоставлении с тюркскими языками Урала, Сибири, Казахстана // Фонетика языков Сибири и сопредельных регионов. – Новосибирск, 1986. С. 78-82.

73. Юсупов Ф.Ю. Семантические особенности некоторых форм причастий настоящего времени в диалектах татарского языка // IX конференция по диалектологии тюркских языков: Тез. докл. и сообщений. – Уфа, 1982. С. 90-91.

74. Юсупов Ф.Ю. Татар теленең эчкен сөйләше // Материалы по татарской диалектологии. Учен. зап. КГПИ. Вып. 166. Казань, 1976. С. 72-149.

75. Юсупов Ф.Ю. Татарские говоры Южного Урала и Зауралья (Челябинск. и Курган. обл.): Автореф. дис. . канд. филол. наук. Казань, 1972. 42 с.

76. Юсупов Ф.Ю. Татарский глагол в ареальном освещении: Автореф. дис. . д-ра филол. наук. – Алма-Ата, 1988. 35 с.

77. Юсупов Ф.Ю. Тел тарихы халык тарихы // Социалистик Татарстан. 1980. 16 декабрь.

78. Юсупов Ф.Ю. Урта диалектның нагайбәк сөйләше // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 3. Казань: ИЯЛИ, 1974. С. 74-149;

79. Юсупов Ф.Ю. Җирле сөйләш шартларында фонетика укыту. Казань: Татар.кит.нәшер., 1977. 160 б.

80. Юсупов Ф.Ю. Фонетические особенности говора татар Свердловской области // Историческая диалектология и история татарского языка. Казань: ИЯЛИ, 1982. С. 43-50.

81. Юсупов Ф.Ю. Функционально-семантичекие особенности инфинитивных форм в татарских диалектах // Языкознание: Тез. докл. и сообщений. Ташкент, 10-12 сентября 1980 г. Ташкент: Фан, 1980. С. 90-91.

82. Юсупова А.М. Лексические диалектизмы в произведениях Г.Кандалый // IХ конф. по диалектологии тюркских языков: Тез. докл. и сообщений. Уфа, 1982. С. 33-34.

83. Якупова Г. Башкортстан татарларының тел үзенчәлекләрен өйрәнү // Кызыл таң. – 1952. 8 январь.

84. Якупова Г.К. Камышлы сөйләшенең фонетик үзенчәлекләре // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 3. Казань, 1974. С. 121-

Покупка готовой работы
Тема: «Изучение особенностей выделения татарских народных говоров зауралья»
Раздел: Языковедение
Тип: Дипломная работа
Страниц: 65
Цена: 2100 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика