Дипломная работа

«Татар телендӘ «моҢ» концептын ачыклаучы тел берӘмлеклӘре»

  • 63 страниц
Содержание

КЕРЕШ 2

БҮЛЕК I 6

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ «МОҢ» КОНЦЕПТЫН АЧЫКЛАУЧЫ ТЕЛ БЕРӘМЛЕКЛӘРЕ 6

1.1. Тел белемендә концепт төшенчәсе һәм аны өйрәнүдәге юнәлешләр 6

1.2. Татар телендә моң төшенчәсе 7

1.3. Татар телендә «Моң» концептосферасының төзелеше 17

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК 33

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ “МОҢ” КОНЦЕПТЫН 33

ӨЙРӘНҮ 33

2.1. Яңа басма татар теле дәреслекләре нигезендә “Моң” концептын белем чыганагы буларак куллану 33

2.2. “Моң” концепты ярдәмендә укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү 40

2.3. “Моң” концептын сүзләр бәйләнешен өйрәнгәндә кулланышка 48

кертү 48

ЙОМГАК 57

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ 60

Введение

Татар теле дөнья телләре арасында бай һәм озын тарихи үсеш юлы үткән телләрнең берсе санала. Аның байлыгы, беренче чиратта, сүзлек запасының киңлегендә, сүз мәгънәләренең катлаулы үсеш-үзгәрешендә, төрле мәгънә төсмерләрен чагылдыручы грамматик күрсәткечләрнең, чараларның күп булуында чагылыш таба. Татар дөньяви тел картинасының үзенчәлекләрен, татар менталитетын ачыклау бүгенге көндә төрле фәннәрдә, тармакларда (лингвокультурология, психолингвистика, этнолингвистика һ.б.) бик актуаль мәсьәлә. Аны хәл итү югарыда күрсәтелгәннәрнең асылын ачып бирүче төп концептлардан башка мөмкин түгел. Кешенең фикерләү дөньясын телдә чагылдыручы буларак, «концепт» төшенчәсенең гомум тел белемендә фәнни әйләнешкә керүе шулай ук татар милли концептуаль системасы формалашуга, аерым концептларның асылын өйрәнүгә этәргеч булды. Теләсә нинди милләтнең дөнья тел картинасын өйрәнүдә, гомумән, «Кеше» концепты, аның эчке – рухи дөньясы, хис-тойгы һәм кичерешләрен ачыклаучы төшенчәләр аеруча әһәмиятле. Татар телендә шундый үзенчәлекле концептларның берсе – «моң» концепты.

Дөньяны күрү-аңлау үзенчәлекләрен үзендә туплаган концептлар ярдәмендә дөнья тел күренеше формалаштырыла. Телдә кешенең иҗади һәм танып белү эшчәнлеге генә чагылмый, анда кешенең дөнья турында ирешкән белемнәрен эзләп тапкан шартлар да гәүдәләнә. Болар фәнни терминологиядә менталь категорияләр дип аталалар. Алар халыкның табигый үзенчәлекләренә, тарихи язмышына, көнкүреш үзенчәлекләренә, тормыш тәҗрибәсенә бәйле була. Моң – татар халкы рухи мәдәниятенең милли төсмерен, дөньяны тоюның хосусый үзенчәлеген, эчке сагыш-кайгыны чагылдыручы төп аһәңнең төсмерләрен билгели торган атама. Димәк, чыгарылыш эшенең актуальлеге «моң» концептының татар дөньяви тел картинасында функциональ (тарихи-этимологик, аңлатмалы, ассоциатив) әһәмиятле булуы, семантик яктан бай, әйләнә-тирәне кабул итүнең милли үзенчәлекләрен ачык күрсәтә алу мөмкинлеге белән билгеләнә.

Татар тел белемендә когнитив лингвистика юнәлешендәге, дөньяви тел картинасы белән бәйле төшенчәләрне тикшерү, концептларны системалаштыруга юнәлгән хезмәтләр соңгы дистә елларда гына дөнья күрә башлады. Күрсәтелгән мәсьәләләрне чишү шулай ук хезмәтнең актуальлеген күрсәтә.

Квалификацион чыгарылыш эшенең максаты – татар дөньяви тел картинасында моң концептының үзенчәлекләрен, аны ачыклаучы тел берәмлекләрен комплекслы тикшерү. Куелган максат теоретик һәм практик яссылыктагы бурычларны чишүне күз уңында тота:

• Тел белемендә концепт төшенчәсен тикшерүдәге юнәлешләрне өйрәнү, төп терминнарга билгеләмә бирү;

• «Моң» концептын ачыклаучы (репрезентацияләүче) тел чараларын туплау, аларның картотекасын төзү;

• «Моң» концептосферасына караган тел берәмлекләре арасындагы системалы мәгънә мөнәсәбәтләрен тикшерү;

• «Моң» концептын ачыклаучы кайбер тел берәмлекләренә тарихи-этимологик анализ ясау;

• Мәктәптә Яңа басма татар теле дәреслекләре нигезендә “Моң” концептын белем чыганагы буларак куллану концептларны тикшерү мөмкинлекләрен билгеләү.

• “Моң” концепты ярдәмендә укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү мөмкинлекләрен ачу.

• Татар дөньяви тел картинасында «Моң» концептын тикшерү нәтиҗәләрен схема ярдәмендә күрсәтү.

Хезмәтнең тикшерү объекты булып татар телендәге моң концептын төрле яклап ачыклаучы лексемалар тора. Сүзләр барлык формаларында һәм мәгънә күләмнәрендә лексема термины белән белдереләләр.

Татар әдәби теленең лексик һәм фразеологик берәмлекләре, кайбер диалекталь тел чаралары, борынгы язма истәлекләрнең чыганаклары, халык җырлары һәм авторлар иҗат иткән җырлар, ХХ йөз язучылары әдәби әсәрләре теле тикшерү өчен материал булып торды. Материалларны туплау өчен «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (III томда), “Борынгы төрки сүзлеге” (Л., 1969), диалектологик сүзлекләр, әдәби әсәрләр (Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Г.Бәширов, Ә.Еники һ.б.), татарча җыр җыентыклары чыганак булды.

Чыгарылыш эшенең методологик нигезен лексик берәмлекләрнең семантикасын тикшерүдә системалы караш, когнитив лингвистика принциплары, татар дөньяви тел картинасында татар халкының әйләнә-тирәне кабул итү үзенчәлекләре чагылышы турындагы фикерләр тәшкил итә. Шулай ук гомум тел белемендәге чит ил, рус, төрки тикшеренүчеләрнең (В. фон Гумбольдт, А.А.Потебня, Ю.Д.Апресян, Е.С.Кубрякова, Д.С.Лихачев, Т.А.Кильдибекова, Р.Х.Хайруллина, Р.Р.Җамалетдинов һ.б.) хезмәтләрендә китерелгән карашлар нигез булды.

Татар телендәге «Моң» концепты түбәндәге метод-алымнар ярдәмендә төрле яклап анализланды:

• структур тел белеменең методлары (компонентларны анализлау, оппозитив анализ) концептның мәгънә төзелешен тикшергәндә кулланылды;

• семантик кырлар методы ярдәмендә «Моң» концептын ачыклаучы тел берәмлекләре тупланды;

• тарихи-чагыштырма метод «Моң» концепты белән бәйле тел берәмлекләренә диахрон яссылыктагы күзәтүләр ясаганда кулланылды;

• ассоциатив алым тикшерелгән концептны стимул сүз буларак анализларга ярдәм итә.

Концептуаль анализ түбәндәге эш төрләрен һәм алымнарны башкаруны күз уңында тота:

1. Татар телендәге моң лексемасының барлык мәгънәләренә аңлатма бирү;

2. Моң тамырыннан ясалган берәмлекләрнең концептуаль үзенчәлекләрен ачыклау;

3. Этимологик (тарихи-чагыштырма, тиңләштермә) анализ;

4. Моң тамырыннан ясалган лексик берәмлекләр белән синонимик һәм антонимик мөнәсәбәттә булган лексик һәм фразеологик берәмлекләрне туплау;

5. Күрсәтелгән берәмлекләрнең перифериясен (ассоциатив мөнәсәбәтләр, синтагматик мөнәсәбәтләр) ачыклау;

6. «Моң» концептының моделен төзү (схема ярдәмендә күрсәтү).

Квалификацион чыгарылыш эшенең тикшеренү материалы һәм нәтиҗәләре хәзерге лингвистиканың кайбер теоретик мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итә, лингвокультурология тармагы өчен фактик материал булып тора, идеографик яссылыктагы сүзлекләр өчен нигез була ала.

Тәкъдим ителгән хезмәт Кереш, Төп өлеш, Йомгак, Әдәбият исемлегеннән тора. Төп өлеш өч бүлекне үз эченә ала, шулай ук татар телендә «Моң» концептын сурәтләгән схема китерелә.

Фрагмент работы

Төп өлеш

БҮЛЕК I

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ «МОҢ» КОНЦЕПТЫН АЧЫКЛАУЧЫ ТЕЛ БЕРӘМЛЕКЛӘРЕ

1.1. Тел белемендә концепт төшенчәсе һәм аны өйрәнүдәге юнәлешләр

Әйләнә-тирә дөньяны аңлау-төшенү проблемасы инде бик күптәннән кеше игътибарын үзенә җәлеп иткән. Дөнья моделен иҗат итү мифология, дин, табигать фәннәре кысаларында гына түгел, ул тел һәм чынбарлык бәйләнешен аңлау-төшенү процессында, тел турындагы фән үсешенең төрле этапларында “сүз һәм әйберләрне” бәйләп караганда да барган. Соңгы дистә елда популярлашып киткән “концептуальләштерү” термины белемнәрнең төрле структураларын һәм алар белән бәйләнгән танып белү процессларын тикшергәндә кулланыла. Танып белү процессларын мәгънә тудыру һәм трансформацияләү процесслары дип исәплиләр, ә аларны тикшерүне семантиканы тикшерү белән бәйлиләр.

Галимнәр дөнья тел һәм концептуаль күренешен аерып өйрәнәләр һәм аларны фәнни яктан төрлечә аңлаталар. Дөньяның концептуаль күренеше дигәндә универсум турындагы глобаль, өзлексез хәбәр ителеп, расланып (констатацияләнеп) торучы мәгълүматләр системасы аңлашыла һәм индивид әлеге системадан хәбәрдар була. Бу кешенең дөнья турындагы бербөтен итеп тупланган барлык күзаллаулары һәм белемнәре, алар кешегә әйләнә-тирә дөньяны бертөрле аңларга һәм танып белергә мөмкинлек бирә. Е.С.Кубрякова фикеренчә, дөньяның концептуаль күренеше кеше психикасында яки интеллектында менталь яки фикерләү дәрәҗәсенең функциональ үзенчәлеген күрсәтә. Эчке лексикон бөтен корылышы, күптөрле вазифалары, эчтәлеге, тамырлары белән үзара бәйләнгән вербаль челтәрләргә таяна. Алар бер-берсе белән бәйләнгән хәлдә, эчке лексиконны бербөтен итеп туплыйлар, аны күпкырлы, катлаулы, иерархик система итеп тасвирлыйлар. “Нәкъ менә лексиконда әйләнә-тирә чынбарлыкның бүлгәләнүе күренә һәм шәхеснең тышкы һәм эчке дөньясындагы аерым әһәмиятле яклары чагыла. Телдә теркәлгәннәр кешелек белемнәре фондын тәшкил итә” [Кубрякова, 1996].

Катлаулы структурага ия булып, тел тамгасының семантикасы бу структураның барлык компонентларын өйрәнүне, аларны идентификацияләүне һәм тасвирлауны таләп итә. Монда лексик системаның лингвистик һәм экстралингвистик бәйләнешләренең, мәгънә структурасының билгеле бер мәдәни гомумилек вәкиле булган кеше аңына бәйле рәвештә семантик яктан тулылануы ачык чагылыш таба. Әлеге мәгънә аңлатмалы сүзлекләрдә тулы күләмдә тәкъдим ителмәгән.

Концепт – когнитив семантиканың төп категориясе буларак карала. Концептлар дөньяви тел картинасының информация тапшыручы нигезен тәшкил итәләр, индивидның белемнәрен формалаштыручы һәм баетучы булып торалар. Термин буларак ул соңгы елларда гына кулланыла башласа да, 1928 елда С.А.Аскольдов-Алексеев “концепт”ны бербөтен фикер дип билгели, ул фикерләү процессында бер төрдән булган күпсанлы предмет-күренешләрне туплый. Автор шулай ук концептларның һәрвакытта да реаль предметларны гына түгел, ә аларның кайсыдыр бер ягын алыштыра ала, ди. Аскольдов-Алексеев тарафыннан бирелгән билгеләмә кызыклы: «Концепт – это мгновенное и трудноуловимое мелькание чего-то в сознании, как почки сложнейших соцветий мыслительных конкретностей» [Аскольдов-Алексеев, 1997, 267].

Иң беренче концепт “төшенчә” сүзенә синоним буларак карала. Э.М.Медникова концепт сүзен лексик системага билгеләмә биргәндә куллана һәм аңа шундый ук мәгънә сала. Хәзерге көндә югарыдагы сүзләрнең мәгънәви күләменең төрлелеге бәхәс тудырмый. Ю.С.Степанов билгеләвенчә, концепт кеше аңында төшенчәләр рәвешендә түгел, ә сүз белән бергә булган күзаллаулар, төшенчәләр, белемнәр, ассоциацияләр, кичерешләр “йомгагы” кебек яши [Степанов, 1997, 41].

1.2. Татар телендә моң төшенчәсе

Лингвистик аң өчен лексик берәмлекләрнең эчке формасы аеруча әһәмияткә ия, чөнки сүз этимологиясен анализлау аның беренчел сәбәбен ача. Лексик мәгънә белән берләшеп, эчке форма дөньяны сүзләр аша күзаллауның үзенчәлекле көзгесен барлыкка китерә [37; 57]. В.В.Виноградов эчке формага түбәндәге билгеләмәне бирә: “Сүзнең эчке формасы, сүзнең мәгънәсе яки кулланылышы нигезендә ятучы образ бары тик әлеге сүз яки сүзтезмә үзе барлыкка килгән яки үзгәреш кичергән матди һәм рухи мәдәният җирлегендә һәм тел системасы контекстында гына ачыкланырга мөмкин”. Сүзнең эчке формасын сайлау социаль һәм мәдәни-тарихи шартлар белән бәйләнгән. Тел гыйлемендә сүзнең эчке формасын анализлаганда, ике тенденция ачыклана: диахроник аспектта бу төшенчәнең этимологик аңлатылуы һәм тел берәмлекләренең эчке формасын аларның эчтәлеге белән синхрон тиңләштерелүе.

Татар телендә кешенең рухи дөньясы һәм хис-кичерешләре белән бәйле моң концепты игътибарга лаек. Исем сүз төркеменә караган моң лексемасы берничә мәгънәгә ия. Беренчедән, моң кайгы, хәсрәт, борчуны аңлата:

Кычкырма, күке, ай, каршымда,

Кычкыр, сана агач башында,

Моңлы гына бала түгел идем

Моңнар төште башыма. (Җыр).

Аһ-зар сүзе дә моң концептын ачыклап килә. Мәсәлән,

Исәрме җил тугай буйлап,

Елармы кыз моңын сөйләп (Дәрдмәнд).

Сагыш сүзе шулай ук моң концепты белән тыгыз бәйләнгән: Җанны изә торган авыр моң һәм авыр тойгылар белән мин ишек алдына чыктым (Ф.Әмирхан).

Икенчедән, йөрәк хисе, тирән хис моң сүзе белән белдерелә. Мәсәлән,

Бер дустым бар минем, җырчы егет

Җырларында яңгырый саф моңнар (Ш.Маннур).

Татар халкында тирән хисләр моңсулык белән ассоциацияләнә. Бу моң концептының югарыда саналган мәгънәләреннән килеп чыга. Мәсәлән, Аның өзелеп чыккан моң тавышыннан бөтен хәсрәтләрем таратам.

Өченчедән, моң концептының бер семантик аспекты музыка өлкәсе белән бәйләнгән. Бу очракта көй, хисләр җыелмасы, җырның үзенчәлеге буларак чыгыш ясый.

Сиздерт, курай, кайнар тойгыларны,

Сөйдерт, сөйләп башкорт моңнарын (Ш.Бабич).

Рәвеш мәгънәсендә килгәндә моң ниндидер эчке сагыш катнаш моңсулык белән, сагышландыра, моңландыра торган бер әкренлек белән башкарылган процессның билгесен аңлата. Мәсәлән, Аларның кайсы тәмәке тарта, кайсы салмак кына көйгә гармон уйный, кайсы эченнән генә моң гына итеп көйләп утыра (М.Гали).

Татар теленең диалект һәм сөйләшләрендә моң берәмлегенең семантик үсеше кызыклы – ул кимчелек, җитешсезлекне белдерү өчен кулланыла: Җирнең моңы юк, җир начар түгел, без үзебез начар (Г.Бәширов).

Димәк, моң концептының мәгънәсе, бер яклап кешенең эчке, эмоциональ кичерешләрен белдерсә, икенче яклап, хисләр җыелмасының нәтиҗәсе буларак көй лексемасы белән бәйләнештә тора. Билгеләп үтәргә кирәк, хис-кичерешләрнең прототибы буларак кайгы, сагыш вәкилләре чыгыш ясый.

Р.Г.Әхмәтьянов билгеләвенчә, моң гомумтөрки лексик берәмлеге михнәт, кайгы, уй, хәсрәт, акыл сүзләре белән мәгънәдәш [6; 146].

Концептның мәгънә даирәсен ачыклауда диахрон яссылыктагы күзәтүләр аеруча әһәмиятле. Семантик реконструкция концептның структурасын киңәйтеп тикшерергә ярдәм итә. Моң лексик берәмлеге *buη, *muη, *mïη фонетик вариантларында V-VIII гасырларга караган Орхон-Енисей язмаларында ук теркәлгән. Мәсәлән, Eltä buη joq. – В племенном союзе тюрков нет печали. – Илдә моң юк (Күлтегин язмалары). Тел берәмлегенең субстанциональ мәгънәсе – “печаль, скорбь, страдание, тягость, забота” [22; 124].

*Muη “потребность, нужда, забота, тягота, напасть, страдание, горе” лексик берәмлеге борынгы уйгур язмаларындаа, шулай ук XI гасырда иҗат ителгән “Диване лөгат-әт төрк” сүзлегендә, һәм “Кутадгу билиг” поэмасында еш очрый. Кайбер мисалларга тукталыйк: Köηül bütmäsä erkä artuq muη ol. – Из-за того что сердце ненадежно, мужу много (приходится испытывать) страданий. – Күңел булмаса, иргә артык моң ул; Qarγa qalï bilsä muηïn ol buz suqar. – Если бы ворона знала о страданиях (голода), она проклевала бы лед (МК, III, 33). – Карга белсә моңын, ул боз чукыр һ.б. Борынгы язма истәлекләрдә тезмә сүзләр составында килгәндә, моң яңа семантик төсмерләр ала. Мәсәлән, Муң имгәк “борчу, имгәк”, муң таг “акыл теше”, муң так “авырлык, таләп”, муң тар “авырлык, кайгы, сагыш”.

*Muηad > хәз. тат. т. моңай сүзе таң калу, аптырау, шаккату фигыльләренә синоним буларак кулланылган. Ләкин *muηaδ > моңай кайгы, сагыш, борчу кичерү дигәнне аңлата [22; 352].

Моң – татар халкы рухи мәдәниятенең милли төсмерен, дөньяны тоюның хосусый үзенчәлеген, эчке сагыш-кайгыны чагылдыручы төп аһәңнең төсмерләрен билгели торган атама. Иң беренче чиратта моң эчке дөньяның – күңелнең кичерешләрен белдерә. Бу очракта ул сагыш сүзенә синоним буларак кулланыла. Мәсәлән, Күңелнең моңы бар,

Сине уйласам, мине моң баса,

Борчылып йөрим инде ничә ай (Г.Рәхим).

Кеше күңелендәге тирән сагыш, кичерешләр моңлы җырда чагылыш табалар. Димәк,бу урында моң җыр белән тиңләштерелә.

Язгы кичләр юмарт була

Сагышка, моңга,

Сагыш, моң, йөрәккә үтеп,

Әйләнә җырга (М.Шиһапов).

Татар халкының дөньяви картинасында җыр, моңлы тавышка ия булу хис-кичерешләр, тирән тойгы, сагыну, сагыш нәтиҗәсе буларак кабул ителә:

Мин гармун булыр идем,

Назлы җыр көйләр идем;

Хисләремне моң телендә

Тик сиңа сөйләр идем.

Моң субстанция буларак субъект, ниндидер башка бер субъектның билгесе һәм объект мөнәсәбәтендә кулланыла ала. Мәсәлән, Моң булып сиңа барырмын дигәндә бу концепт үзаллы бер урыннан икенче урынга күчә ала торган күренешне тасвирлый. Моң каядыр кереп урнашырга, төшкә керергә, агарга, таралып китәргә мөмкин.

Татар халкында моң, гадәттә, гармун, аккош, сандугач, тургай, кәккүк һ.б сыйфаты буларак карала:

Изге хәбәрләр килми торганда,

Кайгымны йотып, эчтән сызганда

Килә идем мин моңлы урманга

Кәккүк моңнарын тыңларга (Р.Закиров).

Моң сүзенең кулланылыш ешлыгы, семантик вариантларының күп булуы аның татар дөнья тел күренешендә гаять мөһим урын алып торуын раслый.

Татар телендә моң компоненты кергән фразеологик берәмлекләр һәм мәкаль-әйтемнәр дә шактый күп. Мәсәлән, Моң чишмәсе дип моңлы тавышлы җырчыга карата әйтелә, моң-зар бушату – зарлану, елауны белдерә. Шулай ук Бала моңын ана белер, Кубыз биетми, моң биетә, Ай- юлчының юлдашы, гашыйкларның моңдашы кебек мәкаль-әйтемнәрдә моң концептының кешенең хис-тойгыларының асылы булуы ачыклана. Бу сүз үзенең эмоциональ тәэсире аркасында халык җырларында һәм матур әдәбиятта бик еш кулланыла.

Заключение

Традицион тел белемендә тел, фикерләү, чынбарлыкның күпкырлы бәйләнешләре сүз һәм төшенчә мөнәсәбәте буларак күрсәтелгән. Хәзерге лингвистик күзәтүләрдә тел һәм фикерләү мөнәсәбәте концептуаль яссылыкта, кешенең менталь (акыл, фикерләү) тәҗрибәсен гомумиләштерү ягыннан тикшерелә. Телдә әйләнә-тирә дөньяның аерым элементлары белән беррәттән, кешененең вакыйгалар, ситуацияләр, эпизодларга бәйле катлаулы, комплекслы белемнәре гәүдәләнә. Галимнәр билгеләвенчә, семантиканың максаты сүзнең тышкы формасы артына яшерелгән фикер төзелешен (структурасын) ачыклау булырга тиеш. Шуның нәтиҗәсендә теге яки бу халыкның дөньяви тел картинасы формалаша. Татар дөньяви тел картинасы татар халкының чынбарлыкны үзенчәлекле итеп күрүен һәм үзләштерүен, аңлау-төшенүен үзендә туплый. Конкрет тел вәкиленең дөньяны танып белү эшчәнлеген фикерне гомумиләштереп бирүче концептлар ачыклый. Татар телендә кешенең хис-тойгылар белән бәйле өлкәсен сурәтләүче әһәмиятле концептларның берсе – “Моң” концепты. Мондый концептлар үзләренең мәгънә киңлеге, семантик бәйләнешләре катлаулы булуы нәтиҗәсендә үзләре тирәсенә тулы сфералар, семантик кырлар туплый алу мөмкинлеге белән билгеләнәләр. Төп концептны ачыклаучы семантик кырдагы берәмлекләр кешенең фикер эшчәнлеген чагылдыралар һәм фәнни терминологиядә менталь категорияләр дип аталалар.

Концепт структурасы буенча катлаулы, күп баскычлы (иерархияле) къпкырлы төзелмә. Концепт төзелешенең төрле баскычларында аның килеп чыгышы, этимологиясе, барлык мәгънә төсмерләре, деривацион мөнәсәбәтләре, төрле заманча ассоциацияләр, бәяләмәләр чагылыш таба. Икенче төрле әйткәндә, ул кеше аңында төшенчәләр рәвешендә түгел, ә сүз белән бергә булган күзаллаулар, төшенчәләр, белемнәр, ассоциацияләр, кичерешләр “йомгагы” кебек яши.

Концепт үзе күрсәткән сүзне барлык бәйләнешләрендә һәм мөнәсәбәтләрендә күрсәтә. Алар төрле күренешләрне бер рубрикага туплыйлар, дөнья турындагы белемнәрне сакларга ярдәм итәләр, концептуль системаны төзүче берәмлекләр булып торалар.

Татар телендә сөйләшүчеләр аңында моң концепты сагыш, моңсулык, тирән кичереш, сагыну, эчкерсезлек, лиризм, көй, гармония кебек хисләр төсмерләрен берләштерә. Моң тамырыннан ясалган сүзләр кайгыру, хәсрәтләнү, күңелгә моң салу, сагыш төшүне белдерәләр.

Концептны тулы семантик сурәтләү дигәндә аны ачыклаучы төп сүзне парадигматик һәм синтагматик мөнәсәбәтләрдә тикшерү, ул сүзне мәгънәви яктан билгеләүче синонимнар, антонимнар рәтенә куеп карау күз уңында тотыла. Концептологик яктан әһәмиятле бәяләмә буларак ачкыч сүзнең “семиотик тыгызлыгын”, ягъни мәгънәдәш сүзләрнең күпсанлы булуын күрсәтергә кирәк.

Татар телендә “Моң” концептын тикшерү нигезендә түбәндәге нәтиҗәләр ясалды.

• Гомумтөрки моң лексемасының мәгънәсе, беренче чиратта, михнәт, кайгы, сагыш, уй, хәсрәт, акыл мәгънәләрен аңлата, ягъни кешенең хис-кичерешләр, фикер дөньясын ачыклый, синкретик характерда була. Икенче яктан, моң – тавыш ярылары ярдәмендә башкарылган көй, хисләр җыелмасы, җырның бер сыйфаты буларак аңлашыла. Бу очракта моң – күңелдән чыккан хисләр нәтиҗәсе. Татар халкының дөньяви картинасында җыр, моңлы тавышка ия булу хис-кичерешләр, тирән тойгы, сагыну, сагыш нәтиҗәсе буларак кабул ителә.

• Моң тамыры белән алдагы сүзләр деривацион мөнәсәбәттә торалар: моңлы – кайгылы, хәсрәтле, ямансулата, уйга сала торган, тирән хисле (җыр турында), моңлану – кайгыру, хәсрәтләнү, борчылу, күңелсезләнү, уйлану, юксыну == моңаю, моңлылык – ямансулык; моң, сагыш булу, моң-зар – кайгы-хәсрәт, моңсыз – гамьсез, игътибарсыз, моңсу > моңсулык – күңелсезлек, ямансулык, моңлылык һ.б.

• “Моң” концептын түбәндәге парадигматик мөнәсәбәттә (синонимик, антонимик) булган тел берәмлекләре ачыклый:

моң == кайгы ↔ шатлык == сагыш == хәсрәт == борчу == боегу == көй1. (көю ф.) > көенеч > көяләнү;

көй 2. (исем) > көйле > көйләү;

җыр > җырчы > җырлау.

• “Моң” концептының перифериясен ассоциатив һәм синтагматик мөнәсәбәттә булган тел берәмлекләре тәшкил итә:

- моң – тарала, агыла, сузыла, түгелә, тула ала, аны салып була;

- моң субстанция буларак субъект, ниндидер башка бер субъектның билгесе һәм объект мөнәсәбәтендә кулланыла ала;

- моң, моңаю, моңлану – сагыну, борчылу, кайгыру, юксыну, ярату, өзгәләнү, үрсәләнү, уйлану, күңелсезләнү нәтиҗәсендә туа;

- моңның атрибутлары – сары, кара, авыр, әкрен, тыныч һ.б.;

- моң тупланган урын – күңел, йөрәк;

- моң җансыз һәм җанлы табигать күренешләре, конкрет предметлар белән бәйләнештә була, алар аны алыштыра ала: каен, миләш, аккош, кәккүк, ай, йолдыз, буран, гармун, скрипка һ.б.

Теге яки бу телнең сүзлек байлыгы бөтен корылышы, күптөрле вазифалары, эчтәлеге, тамырлары белән үзара бәйләнгән вербаль челтәрләргә таяна. Алар бер-берсе белән бәйләнгән хәлдә, эчке лексиконны бербөтен итеп туплыйлар, аны күпкырлы, катлаулы, иерархик система итеп тасвирлыйлар.

Димәк, концептларны тикшерүдә тел һәм кешенең фикерләү процессының тыгыз бәйләнеше ачык чагылыш таба. Ул тел берәмлекләре арасында логик, семантик, ассоциатив бәйләнешләр урнашуында, үзәкләре (төп концептлар) һәм шушы үзәкне ачыклаучы, киңәйтүче, тулылындыручы төшенчәләр, аларны белдерүче сүзләр, тотрыклы сүзтезмәләр булуы белән исбатлана.

Список литературы

1. Апресян Ю.Д. Образ человека по данным языка: попытка системного описания // ВЯ, 1995, №1.

2. Арутюнова Н.Д. Типы языковых значений: Оценка. Событие. Факт. – М., 1988.

3. Аскольдов С.А. Концепт и слово // Русская словесность: антология. – М., 1997.

4. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. – М.: Наука, 1981.

5. Ахунзянов Г.Х. Сопоставительное изучение национального своеобразия лексических значений (на материале русского и татарского языков). – Казань, 1963.

6. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2001.

7. Бенвенист Э. Общая лингвистика. – М., 1974.

8. Бәширова И.Б. Сүз белән сурәт ясау. – Казан, 1974.

9. Бәширова И. Татар язма текстларының лексиконын өйрәнү юнәлешендә // Фән һәм тел. №4. 2001.

10. Бромлей Ю.В. Очерки теории этноса. – М., 1983.

11. Бромлей Ю.В. Современные проблемы этнографии. – М., 1983.

12. Брутян Г.А. Язык и картина мира / Г.А.Брутян // Философские науки. – 1973. – № 1.

13. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма. – Тулыл. 3нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б. 3 – 141.

14. Валиева Р.М. Репрезентация эмоциональных концептов «радость», «горе», «страх» в русском языке (с элементами сопоставления с башкирским): Автореф. дис. … канд. филол. наук. – Уфа, 2003.

15. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – Б. 255.

16. Вежбицка А. Язык. Культура. Познание. – М. Русские словари, 1996.

17. Гайнуллина Г. Гыйлем – ау, язу – бау (Рус мәктәбендәге татар төркемнәре өчен татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре) // Мәгариф. Татар теле (электрон басма). – 2015. – №1(3). – Б. 3-4.

18. Гафарова Г.В., Кильдибекова Т.А. Когнитивные аспекты лексической системы языка. – Уфа, 1998.

19. Гафарова Г.В., Кильдибекова Т.А. Теоретические основы и принципы соствления функционально-когнитивного словаря. – Уфа: РИО БашГУ, 2003.

20. Гершанова А.Ф. Концепты “рай” и “ад” в языковой картине мира В.В.Набокова (по роману “Дар”): Автореф. дис. . канд. филол. наук. – Уфа, 2003.

21. Гумбольдт В. фон. Избранные труды по языкознанию. – М., 2000.

22. Древнетюркский словарь. – Л.:Наука, 1969.

23. Залевская А.А. Введение в психолингвистику. – М., 1999.

24. Замалетдинов Р.Р. Внутренний и внешний мир носителей татарской культуры через призму языка. – Казань, Изд-во КГУ, 2003.

25. Звегинцев В.А. История языкознания XIX-XX веков в очерках и извлечениях. Ч. 1-2. – М., 1956.

26. Звегинцев В.А. Язык и лингвистическая теория. – М.: Изд-во МГУ, 1973.

27. Калимуллина Л.А. Семантическое поле эмотивности в русском языке: диахронический аспект (с привлечением материала славянских языков). – Уфа: РИО БашГУ, 2006.

28. Карасик В.И. Культурные доминанты в языке // Языковая личность: Культурные концепты. – Волгоград: Перемена, 1996. – С.3-15.

29. Клокова Г.В. Учебники истории нвого поколения: аналитическое исследование. Электрон ресурс. URL: www.eidos.ru/journal/2004/0417-03.htm

30. Красных В.В. Этнопсихолингвистика и лингвокультурология: Курс лекций. – М.: 2002.

31. Кубрякова Е.С., Демьянков В.З., Панкрац Ю.Г., Лузина Л.Г., Краткий словарь когнитивных терминов // Под общей ред. Е.С. Кубряковой. – М., 1996.

32. Лихачев Д.С. Концептосфера русского языка // Изв. РАН /Сер. Лит. и языки, 1993.

33. Лосев А.Ф. Знак. Символ. Миф. – М., 1982.

34. Маслова В.А. Лингвокультурология: Учебное пособие для студентов высших учебных заведений. – М.: Академия, 2001.

35. Махмуд Кашгари. Девону лугат ит турк, Индекс. – Тошкент, 1967.

36. Материалы к идеографическому словарю диалектов татарского языка /авт.-сост. А.Г.Шайхулов, Л.У.Бикмаева, З.Р.Садыкова. – Уфа: РИО БашГУ, 2005. – Т.2.

37. Мечковская Н.Б.Социальная лингвистика. – М., 1994.

38. Миңнуллин К.М. Һәр җырның үз чоры. – Казан: Мәгариф, 2003.

39. Мухаметзянов Р.М. Специфика татарских фольклорных жанров. – Уфа, 1989.

40. Нигъмәтуллина Р.Р. 6 нчы класста татар теле дәресләре: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары укытучылары өчен методик кулланма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – Б. 74.

41. Попова З.Д., Стернин И.А. Очерки по когнитивной лингвистике. - Воронеж, 2002.

42. Попова З.Д., Стернин И.А. Язык и национальная картина мира. - Воронеж, 2002.

43. Псәнчин В. Йырзың нәфис бизәктәре // Һүз тылсымы. – Өфө: Китап, 1996.

44. Рамазанова Д.Б. Семантические изменения древнетюркских слов в татарском языке. – Казан, 1991. - С.17-29.

45. Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Хәтер, 2001. – Б. 152 – 153.

46. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология (югары уку йортлары студентлары өчен). – Казан: Хәтер, 1999.

47. Сәгъдиева Р.К. Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 7 нче с-ф / Р.К. Сәгъдиева, Г.Ф. Харисова, Л.К. Сабирҗанова, М.Ә. Нуриева. – Казан: "Мәгариф-Вакыт" нәшр., 2015. – Б. 31 – 209.

48. Сәгъдиева Р.К. Федераль исемлектә яңа татар теле дәреслекләре // Мәгариф. Татар теле (электрон басма). – 2015. – №2 (4). – Б. 1.

49. Сепир Э. Избранные труды по языкознанию и культурологии. – М.: Прогесс, 1993.

50. Степанов Ю.С. Язык и метод. К современной философии языка. – М., 1998.

51. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар / басма өчен Г.Р. Галиуллина, Д.Ф. Заһидуллина җаваплы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – Б. 37.

52. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Т.I-III. – Казан, I – 1977. – 476 c; II – 1979. – 726 б.; III – 1981. – 832 б.

53. Телия В.Н. Когнитивный аспект семантики номинативных единиц. – М., 1986.

54. Татар халык иҗаты. Кыска җырлар / Төз. И.Надиров. – Казан: Тат кит. нәшр., 1976.

55. Убийко В.И. Концептосфера внутреннего мира человека в русском языке. – Уфа, 1999.

56. Урысон Е.В. Проблемы исследования языковой картины мира: Аналогия в семантике. – М.: Языки славянской культуры, 2003.

57. Фрумкина Р.М. Психолингвистика. – М., 2001.

58. Фәрвазева З. Рухый дөнья киңлеге (Мөнир Вафин шигырьләрендә концептларны ачыклау һәм системалаштыру) // Тулпар, № 1, 2006.

59. Хайруллина Р.Х. Фразеологическая картина мира: от мировидения к миропониманию. – Уфа: БГПУ, 2000.

60. Хайруллина Р.Х. Межкультурная коммуникация. – Уфа, 2006.

61. Халиуллина Н.У. Кардәш телләрнең лексик системасын өйрәнүнең методологик нигезләре: Гомум тел белеме буенча уку әсбабы. – Уфа, 2007.

62. Чейф У.Л. Значение и структура языка. – М., 1975.

63. Шаймиев В.А. Краткий лингвистический словарь-справочник в цитатах. – Уфа: РИО БашГУ. – Уфа, 2002.

64. Шарифуллина Д.Р. Технология обучения аудированию младших школьников в условиях русско-татарского двуязычия: Дис. . канд. филол. наук. – Казань, 2009. – С. 89.

65. Шафиков С.Г. Языковые универсалии и проблемы лингвистической семантики. – Уфа, 1998.

66. Җамалетдинов Р.Р. Тел һәм мәдәният: Татар лингвокультурологиясе нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2006.

67. Җамелетдинова З.И. Татар теле. 2 нче сыйныф. Татар телендә гомуми белем бирүче оешмалар өчен. Электрон дәреслек. URL: http://mon.tatarstan.ru/elektr_ucheb_i_prilog.htm; мөрәҗәгать итү датасы: 09.04. 2016.

68. Языкознание. Большой энциклопедический словарь / Отв. редактор В.Н.Ярцева. – М., 1998.

Покупка готовой работы
Тема: «Татар телендӘ «моҢ» концептын ачыклаучы тел берӘмлеклӘре»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 63
Цена: 2100 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы