Дипломная работа

«Изучение заимствованных слов татарского языка в школе»

  • 60 страниц
Содержание

Кереш 3

1. Татар теленең сүзлек составында алынмалар һәм аларны төркемләү

1.1. Татар теленең сүзлек составында алынмалар

һәм аларның роле 7

1.2. Тел белемендә алынма сүзләрне төркемләү мәсьәләсе 13

2. Татар теле дәресләрендә алынма сүзләрне өйрәнү

2.1. Татар теле дәресләрендә алынмаларны өйрәнү

үзенчәлекләре 21

2.2. Татар теле дәресләрендә алынма сүзләрне өйрәнү

алымнары һәм күнегүләр системасы 22

Йомгак 44

Файдаланылган әдәбият исемлеге . 47

Кушымта. Кушымта 1. “Алынма сүзләр” темасына дәрес

эшкәртмәсе үрнәге (V сыйныф).

Введение

Сайланган теманың актуальлеге. Җәмгыятьтәге, мәгариф системасындагы үзгәреш-реформалар урта мәктәп шартларында татар телен укыту өлкәсендәге проблемаларга да җитди игътибар бирелә башлауга этәргеч бирә. Мәктәптә татар телен туган тел буларак өйрәнү белем бирүнең гомуми проблемаларын чишүнең аерылгысыз компоненты булып тора: укучыларда туган телләре турындагы белемнәрне системалаштыра, тел берәмлекләренең функциональ мөмкинлекләре белән таныштыра, хәзерге заман лингвистикасы казанышлары турында хәбәр итә. Телебезнең лексик составы турында ныклы белемнәр бирү, алынмалар ягыннан анализлау күнекмәләрен булдыру – катлаулы да, шул ук вакытта мөһим дә бурыч. Аның әһәмиятен ассызыклап, галимнәр: “Тел контактларының интенсив киңәю, төрле лингвомәдәниятләрнең үзара тәэсир итешүе шартларында, укучыларның лексик алынмаларны өйрәнү проблемасы методик тикшеренүләр рәтендә әһәмиятлеләрдән санала” [Воронина, 2010: 4]. Моннан кала, лексикологияне өйрәнү балаларның логик һәм грамматик фикерләве үсешенә дә шартлар тудыра: укучылар тел күренешләрен гомумиләштерергә, чагыштырырга өйрәнәләр. Татар теленең лексик составы турында беренчел мәгълүмат башлангыч сыйныфларда бирелә, урта мәктәпнең урта звеносында әлеге белемнәр тулыландырыла бара. Лексикологияне өйрәнүгә бирелгән темалар арасында алынмаларны өйрәнү аерым урын алып тора. Шулай да дәреслек, методик әсбапларда, методик кулланмаларда алынма сүзләрне өйрәнүгә игътибар аз бирелә. Ә бит чит телләрдән сүзләр үзләштерү хәзерге вакытта да актив бара торган процесс. Әнә шундый каршылык чыгарылыш квалификация эшебез өчен “Татар теле дәресләрендә алынма сүзләрне өйрәнү” темасы сайланышын аклый һәм аның актуаль яңгырашын тәэмин итә.

Бу хезмәтнең тикшерү объекты – татар теле дәресләрендә алынма сүзләр. Аның тикшерү предметы булып татар телендә алынма сүзләрнең һәм аларны татар теле дәресләрендә өйрәнү үзенчәлекләре санала.

Тикшерүнең төп максаты – татар телендә алынма сүзләрне өйрәнүнең теоретик нигезләрен барлау һәм әлеге лексемаларны татар теле дәресендә өйрәтү методикасын булдыру. Куелган максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны чишү зарур:

1) Татар теленең сүзлек составында алынмаларның урынын билгеләү һәм ролен ачыклау;

2) Тел белемендә, шул исәптән татар тел белемендә, алынма сүзләрне төркемләү мәсьәләсенә ачыклык кертү;

3) Татар теле дәресләрендә алынмаларны өйрәнү үзенчәлекләрен билгеләү;

4) Татар теле дәресләрендә алынма сүзләрне өйрәнү өчен күнегүләр системасын тәкъдим итү.

Чыгарылыш квалификация эшнең теоретик-методологик нигезе. Эш башкару барышында без, темага караган бик күп теоретик материал белән танышып, төрле гомумиләштерүләр ясадык, күренекле галимнәрнең, тел белгечләренең, педагогларның хезмәтләрен өйрәндек, аларның кыйммәтле фикерләренә таяндык. Атап әйткәндә, хезмәтнең теоретик нигезен В.И. Абаев, Б.А. Аврорин, Л.П. Ефремов, Ю.А. Жлуктенко, А.Б. Карлинский, Л.П. Крысин, П.Н. Лизанец, Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев һәм башка галимнәрнең алынма сүзләр турында язылган хезмәтләре; шулай ук татар телен укыту методикасы буенча хезмәтләр, татар телен укыту проблемасын яктырткан гамәли юнәлештәге кулланмалардагы фикер сөземтәләре тәшкил итә. Теманы өйрәнү өчен материалы булып хезмәт иткән фәнни әдәбият, аерым алганда, алардан китерелгән өзекләр, күрсәтелгән чыганаклардагы вариантлары, орфография һәм пунктуация үзенчәлекләре мөмкин булган кадәр сакланган килеш тәкъдим ителде.

Хезмәтнең төп методологик нигезе булып танып-белү теориясе алынды, телләрнең бер-берсе белән багланышлары нәтиҗәсе булган алынмаларны өйрәнү, татар телен укытуның методикасы һәм теориясе өлкәсендәге гыйльми фикерләргә таянып эш ителде.

Эшне башкару дәвамында түбәндәге методлар файдаланылды: тасвирлама-аналитик (фәнни-методик хезмәтләрнең потенциалын ачыклау өчен тикшерү проблемасы буенча теоретик чыганакларны анализлау, тел укыту методикасы һәм педагогика белгечләренең фәнни-теоретик концепцияләрен өйрәнү); иҗтимагый-педагогик (дәреслекләрне һәм укыту әсбапларын анализлау).

Чыгарылыш квалификация эшебезнең практик һәм теоретик әһәмияте шунда: эш дәвамында ирешелгән нәтиҗәләр укытучылар тарафыннан һөнәри эшчәнлекләрендә кулланылырга мөмкин. Шулай ук, бу эштә урын алган гамәли материалларны югары уку йортында татар телен укыту методикасы курсларында, методистларның һәм тел укытучыларының квалификациясен үстерү курсларында файдалану мөмкинлеге бар. Моннан тыш, хезмәттәге материаллар, тел укытучысы һөнәренә бәйләнешле гуманитар сыйныфларда анализ предметы булып тора ала. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда, укыту әсбаплары төзегәндә ярдәм итәргә мөмкин.

Эштә урын алган кайбер теоретик фикерләр һәм алар нигезендәге нәтиҗәләр 2017 елда М. Акмулла исемендәге БДПУда оештырылган «Өзлексез белем бирү системасы: мәктәп – педколледж – вуз» XVII Региональ фәнни-гамәли конференциядә (XVII Региональная научно-практическая конференция «Система непрерывного образования: школа – педколледж – вуз») гыйльми докладта урын алды. Чыгышның төп өлеше мәкәлә рәвешендә конференциянең фәнни җыентыгында басылып чыкты. Шулай ук хезмәтнең аерым өлешләре хәзерге татар әдәби теле курсының гамәли дәресләрендә апробацияләнде.

Фрагмент работы

1. ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ СҮЗЛЕК СОСТАВЫНДА

АЛЫНМАЛАР ҺӘМ АЛАРНЫ ТӨРКЕМЛӘҮ

1.1. Татар теленең сүзлек составында алынмалар

һәм аларның роле

Дөньядагы һәрбер телнең сүзлек составы – зур тарихи үсеш нәтиҗәсе. Халык, милләт тарихы үсә барган саен, теленең тарихы да тирәнәя. Иҗтимагый үзгәрешләр – тарихи вакыйгалар, аралашу даирәсе киңәю һәм башкалар – тел үсешенә дә йогынты ясыйлар.

Мәгълүм булганча, тел дигән хәзинәнең берничә төрле баю ысулы бар. Иң киң таралганы – телнең үз хәзинәсендәге сүзләрнең тамырларына төрле кушымчалар ялгау. Бу ысул белән тел байлыгының иң зур өлеше ясала. Мисал өчен матур дигән гүзәллекне, күркәмлекне белдерүче сыйфатка –лык кушымчасы өстәп, абстракт төшенчәгә ия булган сүз – матурлык сүзен ясыйбыз. Бер дигән санга –дәм кушымчасы өстәсәк, тату, дус дигән мәгънәгә якын торган бердәм сыйфаты барлыкка килә, үз чиратында –лек кушымчасы әлегә сыйфатларга ия булуны белдерүче исем ясый.

Билгеле булганча, телнең яшәеш-үсеше экономия принцибына нигезләнгән. Иске сүзләргә яңа мәгънә өстәп лексиканы баету ысулышушы принципка тугрылыклы рәвештә эшли. Халкыбыз тарихында кайбер сүзләр, конкрет төшенчәләр юкка чыгу сәбәпле, әйләнештән төшеп калганнар. Мәсәлән, ханнар, вәзирләр, тарханнар, урядниклар кебек администрация, хакимият башлыклары безнең республикада инде күптәннән юк. Димәк, әлеге сүзләрнең телдә кирәге дә калмый. Әмма хаклык өчен әйтергә кирәк, халык әкиятләрендә, фразеологик әйтелмәләрдә, мәкаль-әйтемнәрдә, тарихи хезмәтләрдә бу сүзләр очрарга мөмкин. Кайбер очракларда исә, ниндидер төшенчә юкка чыкса да, аны атаган сүз хәзер икенче бер төшенчә, икенче мәгънә белдерә башлый. Хәзерге вакытта, мәсәлән, шәкерт дигәндә без мәктәп яки вуз укучысын күзаллыйбыз. Элеккерәк чорларда исә шәкерт дип муллада укыган баланы атаганнар.

Лексика баюның чираттагы ысулы – яңа сүз уйлап табу. Гадәттә неологизмнар, тарихи үсеш нәтиҗәсе буларак, яңа төшенчәләр, яңа күренешләр, яңа һөнәрләр һ.б. атау өчен барлыкка киләләр, еллар узу белән яки сөйләмнән төшеп калалар, яки киресенчә, нормага кереп, неологизм булудан туктыйлар. Кайчандыр глобаль, оптималь, слайд, инвестор, бизнес кебек сүзләр неологизм саналсалар, хәзер аларны башкалар алыштыралар: лизинг, бренд, картридж, дубликат, инновация, интеграция һ.б.

Телебез составында яшәүче сүзләрнең бер төркеме исә башка телләрдән алынган, берникадәр үзгәрешләр кертелеп яисә бернинди үзгәрешләрсез алар татар кешесенең норматив сүзлек составында яшәп киләләр.

Безнең милләт вәкилләре татар әдәби телендә аралаша. Хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы бик борынгы чорларга – төрки халыкларның барсы өчен дә уртак булган төрки телгә барып тоташа. Бу телдәге сүзләрнең күпчелеге җәмгыятьтә, кешенең тормыш-көнкүрешендә иң әһәмиятле төшенчәләрне белдереп киләләр. Шулар арасына кан-кардәшлек атамалары (ата, ана, апа, ага, кыз, хатын һ.б.), тән төзелешен белдерүче сүзләр (каш, күз, кул, чәч, колак һ.б.), алмашлыклар (мин, без, син, сез һ.б.), урын һәм вакыт мәгънәләренә ия булган сүзләр (ара, арт, эч, көн, төн һ.б.), хайван, бөҗәк, кош-корт исемнәре (балык, аю, бөркет һ.б.), үсемлекләр (агач, каен һ.б.), эш-хәрәкәтне белдерүче төшенчәләр (туу, тору, яшәү, йоклау һ.б.), тормыш-көнкүреш, ашау-эчү, хезмәт төшенчәләрен белдерүче сүзләр (ил, илче, тимер, он һ.б.), әйбер яки күренешләрне сыйфати яктан тасвирлаучы, аларның үзенчәлекләрен атаучы сүзләр (ак, аз, яшел, олы һ.б.), әйберләрнең сан-микъдарын күрсәтү өчен кулланыла торган сүзләр (йөз, мең, алтмыш һ.б.), абстракт төшенчәләрне белдерүче сүзләр (көч, изгелек һ.б.) һәм башкалар керәләр. “Алар телнең төп сүзлек фондын тәшкил иткәннәр, шул нигездә телнең сүзлек составы үсә, үзгәрә, камилләшә барган”, – дип язалар гомумтөрки сүзләрнең роле хакында Ф.С. Сафиуллина һәм М.З. Зәкиев [1994: 62].

Бер генә халык та изоляцияләнгән хәлдә яши, үсә алмый. Борынгырак чорда кабиләләр, аннан соң илләр, дәүләтләр бер-берсе белән тыгыз аралашып яшиләр. Шуның нәтиҗәсендә татар теленә дә башка телләрдән алынмалар килеп керә. Бер халыктан матди байлык элементлары алышканда аерым сүзләр керсә, икенче халыктан сәясәткә, дингә, сәүдәгә, тормыш-көнкүрешнең башка өлкәләренә караган алынма сүзләр керәләр. Татар әдәби теленә көнчыгыш халыклары белән төрлечә тарихи бәйләнешкә керү, аралашу җирлегендә һинд, кытай телләреннән кергән сүзләр дип галимнәр түбәндәгеләрне атыйлар: алма, әрдәнә, җиз, сан, тәңре, энҗе, хан, чәй, дәү, дию һ.б. Монгол теленә түбәндәге сүзләр нисбәт ителә: чаган, нарат, нокта, дилбегә һ.б. Фин-угор телләреннән кергән алынмаларның саны да шактый: пилмән, пихта, миләш, поши, камбала һ.б.

Барлык алынма сүзләрдән гарәп һәм фарсы алынмалары күләмнәре һәм кулланылыш дәрәҗәләре буенча аерылып торалар. Алар бүгенге көндә дә телебезнең сүзлек сотавының аерылмас өлешен тәшкил итәләр, ә инде XX йөз башына кадәр аеруча да актив кулланылышта йөргәннәр. Бу хәл гаҗәпләнү тудырмый, ә киресенчә, табигый күренеш буларак кабул ителә. Тарихыбыз битләрен ачып карасак, шуны күрербез: озак гасырлар буена татар әдәбияты мөселман көнчыгышының аерылгысыз өлеше буларак үсә. Борынгы төрки язмаларының традицияләрен дәвам иткән хәлдә, ул югары үсешкә ия булган гарәп һәм фарсы әдәбиятлары белән дә тыгыз аралаша. Нәтиҗәдә әдәбиятыбыз яңа сюжет, яңа образлар белән байый, яңы фәлсәфи-эстетик концепцияләрне үзләштерә. Алай гына да түгел, мөселман мәдәниятенә шактый иртә кушылу нәтиҗәсендә, төрки әдәбиятлар арасында татар әдәбияты алдынгы роль үти башлый. Мәсәлән, болгар-татар шагыйре Кол Гали беренчеләрдән булып эшкәрткән “Йосыф-Зөләйха” сюжеты өстендә аннан соң Урта һәм Кече Азиянең дистәләгән шагыйрьләре эшлиләр.

Алга таба да охшаш ситуацияләр кабатлана. Алтын Урда шагыйрьләре Котб “Хөсрәү вә Ширин” һәм Сәйф Сараи “Гөлстан” әсәрләрен ирекле тәрҗемә итәләр. Соңрак төрки әдәбиятта яңа тәрҗемәләр, яңа назирәләр пәйда булалар. Әлеге исемлекне тагын бик күп исемнәр белән баетып булыр иде.

Актив кулланылышта йөргән алынмаларның тагын бер зур төркеме – рус теленнән һәм рус теле аша башка телләрдән кергән алынмалар.

Аларның зур өлешен нигездә рус теле аша кергән латин алынмалары (доцент, эвакуация, витамин, инфаркт, ревизия, аппарат, президент, реакция, республика һ.б. сүзләр), грек алынмалары (симфония, сарказм, ода, ритм, категория, епископ, гипноз, педагогика, эстетика, гимн һ.б. сүзләр), француз алынмалары (идеал, реплика, девиз, тираж, пейзаж, мотив, сюжет кебек сүзләр), испан алынмалары (серенада, какао, томат һ.б. сүзләр), итальян алынмалары (барокко, карикатура, новелла, либретто һ.б. сүзләр), кайбер голланд сүзләре (трюм, матрос һ.б.), инглиз теленнән кергән сүзләр (фильм, клоун, матч, спорт һ.б.), алман теле алынмалары (шаблон, шпион, масштаб, лозунг һ.б.) телебез составында берегеп калып, актив сүзлек составын тәшкил итәләр.

Фикеребезне дәлилләп, XX гасыр башы әдәбиятының алтын фондын тәшкил иткән берничә әсәрдән мисал китерик.

Бу тавыш Иван Грозныйның Казанга җибәргән илчесе – бер рус кенәзенең тавышы икән (Ф.Әмирхан, “Сөенбикә”, 1912 ел) [Татар хикәяләре. XX йөз башы, 37]

Шкатурлары купкалап беткән, бик нык ябылып куелган капка өстендә бер ягы белән генә бер генә кадакка эленеп калган бер калай кисәге миңа үземнең ялгышмаганлыгымны белдерде (Ф.Әмирхан, “Бер хәрабәдә., 1912 ел) [Татар хикәяләре. XX йөз башы, 39.]

Ишекләре кәкрәйгән сарайлар, урыны-урыны белән түбә калайлары купкан амбарлар, ташланган кое, түрдә күренеп торган, искергән һәм бераз артка таба ауган рәшәткәле бакча коймасы бу хәятсез ишегалдына әллә нинди, җанга авыр булып торган шыксызлык һәм ташландыклык төсе биреп тора иде [Татар хикәяләре. XX йөз башы, 40].

Мин беседка яныннан авыр кайгы белән кузгалып киттем [Татар хикәяләре. XX йөз башы, 44].

Әле дә хәтеремдә: моннан биш ел элек аның эчендә Фәхрия гитара уйнап утырган иде [Татар хикәяләре. XX йөз башы, 44].

Юеш оеклар салам астында бераз җылына башлады [Татар хикәяләре. XX йөз башы, 134].

Шахмат уйнап утырган ике картка бу телеграмма башта Гөлфәрваздан ким тәэсир итмәсә дә, ләкин Шаһмар мирза, үзе гаскәри булганга, гаскәрилек шанын киметмәс, фамилия данына кер кундырмас өчен, салкын канлы булырга тырышып, мәсьәләнең сәяси ягына күчеп, Германиянең болай сугыш игълан кылуына һичбер мәгънә бирә алмыйча аптырашта калып, бөтен немец җенесенә аның ачуы кабарды [Татар хикәяләре. XX йөз башы, 187].

Парадныйдан кергән аяк тавышлары, Заһидәнең кечкенә аяклары белән тып-тып басып коридордан килүе Хәмид агайга ап-ачык ишетелеп торды [Татар хикәяләре. XX йөз башы, 166].

Бу вакыт инде Хәмид агай чыдый алмады, күз яшен баласыннан яшерер өчен, кулларын битенә каплады да залдан чыгып китте [Татар хикәяләре. XX йөз башы, 167].

Ә инде югарыда телгә алынган әсәрләр иҗат ителгән гасырның соңгы ике дистә елында рус теленнән һәм аның аша Европа телләреннән алынган алынмалар саны бермә бер арта барды һәм тормыш-көнкүрешнең барлык өлкәләрен иңли. Бу процесс фәндә дә махсус рәвештә өйрәнелә башлый. Мәсәлән, 1999 нчы елда гына шушы темага кагылышлы ике кандидатлык диссертациясе яклана.

Шунысы игътибарга лаек: рус теле аша телебезгә кергән алынмаларның күбесе, аеруча XX йөзнең ахыргы ике дистәсендә һәм аннан соңгы елларда кабул ителгән сүзләр күп халыкларның уртак лексик фондын барлыкка китерә. Ф.С. Сафиуллина искәртеп киткәнчә, уртак лексик фондка кергән сүзләр милли телләрнең фонетик, аерым очракларда морфологик “кием”нәрен кияләр. Мәсәлән, әзербайҗан телендә телевидение – телевизиiа, экскурсия – экскурсиiа, космическая станция – космик стансиiа, комсомолец – комсмолчу, факультет – факүлтә, фабрика – фабрик; татар телендә газета – гәҗит (газет, гәзит), квартира – квартир (фатир), секунда – секунд, минута – минут, фанатичный – фанатик, гуманистический – гуманистик, аграрный – аграр булып йөри [Сафиуллина, 1999: 73].

Аерым очракларда телдә рус алынмасына параллель рәвештә аның татарча эквиваленты да кулланылышта йөри. Мәсәлән, герб – герб, тугра; аргумент – аргумент, дәлил; арена – арена, мәйдан; трибуна – трибуна, мөнбәр; указ – указ, фәрман; автономия – автономия, мөхтәрият; дебаты – дебатлар, фикер алышулар, бәхәсләр һ.б. Гадәттә бу очракларда татар сүзе яки әдәби сүз буларак урнашып бетмәгән була, яки ул рус вариантыннан мәгънә төсмере белән аерыла.

Алынма сүзләргә мөнәсәбәт төрле яклы булуын да искәртеп үтәргә кирәк. Кайбер телләрнең, мәсәлән, белорус, украин, казахларның интернациональ сүзләрдән ваз кичеп, аларны үз лексикасына якынрак сүзләр белән алыштырырга омтылып караулары билгеле. Әмма бу һәрвакытта да уңышка китермәде.

Интернациональ сүзләрдән баш тартып, татарча сүзләр ясап карау татар телендә дә булды. Мәсәлән, симптом урынына авыру билгеләре, диагноз урынына авыруның төрен билгеләү, отпор урынына типке, физик (физический) урынына тәнви һ.б. тәкъдим ителделәр, әмма халык тарафыннан алар кабул ителмәде.

Безнең фикеребезчә, алынмалар телнең сүзлек составында ныклы урын алып торалар. Алар – иҗтимагый тормыш белән тыгыз бәйләнгән, халыклашкан һәм киң катлам массаларда кулланылыш тапкан сүзләр. Шулай икән, аларны телдән алып ташлау мөмкин түгел. Икенче яктан, телнең үзендә кирәкле сүз була торып, аның урынына алынма сүз куллану бик тә урынсыз. Еш кына гади сөйләм процессында алынма сүзләрне бозып әйтү очрагына тап булырга мөмкин. Нигездә фонетик үзгәрешләргә дучар ителгән мондый сүзләр арасында духтыр, ызнакум, пүрәдек, түлке, рәзе, хитери, ыштубы, чүт, фчарауна, ничава, матри, вупшым, мишәйт итү, хәҗәен, лутчы, хет, түтенке, нипачум һ.б.ларны очратырга була. Болар – телнең аһәңлегенә хилафлык китерә торган паразит сүзләр.

Югарыда әйтелгәннәрне искә алып, шундый фикергә киләбез: алынма сүзне куллану-кулланмау мәсьәләсе һәр очракта конкрет хәл ителергә тиеш. Татар телендә эквиалент сүз булмаса, калькалаштыру ысулы белән файдалану мөмкинлеге дә булмаса гына аерым телдән әзер сүз кулланылышка кертелергә тиеш.

Заключение

Безнең тарафтан әлеге чыгарылыш квалификация эшебез кысаларында татар телендә алынма сүзләрне өйрәнүнең кайбер теоретик фикерләре һәм методик үзенчәлекләре ачыкланды. Хезмәтнең нәтиҗәләрен гомумиләштереп түбәндәге фикерләрне ассызыклап үтү зарур:

Алынмалар – халыклар арасында барган иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни багланышлар нәтиҗәсендә бер телдән икенче телгә үтеп кергән сүзләр алар. Татар телендәге алынма сүзләрне файдаланылу активлыгына карап төп ике төркемгә бүлергә мөмкин: актив алынма сүзләргә һәм пассив алынма сүзләргә. Күләме ягыннан татар телендә зур өлешене гарәп, фарсы, рус, европа алынмалары тәшкил итә, алар телебезгә шактый күптәннән килеп кереп, хәзерге вакытта тотрыклы рәвештә сакланалар, телебезнең тарихи үсеш нәтиҗәсе булып торалар. Телебездә гарәп һәм фарсы алынма сүзләренең кулланылуы чор, тарих белән бәйле. Борын-борыннан Якын Көнчыгыш белән сәүдә һәм культура мөнәсәбәтләренең үсүе татар әдәби теленә гарәп һәм фарсы сүзләренең керүенә киң юл ачкан. X гасыр башында ук Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү бу юнәлештә гаять уңай роль уйнаган. Татар әдәби теленең язма формасындагы барлык функциональ стильләре өчен дә гарәп һәм фарсы алынмаларыннан файдалану хас. Рус һәм рус теле аша Европа телләреннән кергән алынмаларга килгәндә, төрки-татар халкының борынгы бабалары славян кабиләләре белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр. Рус язма ядкарьләрендә үк инде шактый төрки сүзләрне күрергә мөмкин. Үз чиратында төрки халыклар руслардан да күп сүзләр алганнар. Казан ханлыгы яулап алынганнан сон, рус сүзләренең татар теленә үтеп керүе бик нык активлаша. Хәзерге вакытта рус (аның аша Европа, дөнья телләреннән) алынмалары кулланмаган бер генә өлкә яки тармакны да күрсәтү кыен.

Татар теленең сүзлек составында күләме ягыннан азрак санда булган, аерым очракта пассив лексик составка караган башка телләрдән кергән сүзләр дә байтак. Әйтик, фин-угор телләреннән булган мари, мордва, удмурт сүзләре шундыйлар рәтендә. Шулай ук борынгырак чорда тунгус-манчьжур, монгол, кытай, һинд һәм башка көнчыгыш телләреннән дә сүзләр бар. Аларның күбесенең алынма булуын этимологик анализ аша гына билгеләп була.

Шулай итеп, алынма сүзләрне традицион рәвештә дәреслекләрдә кайсы телдән үтеп кергәнлекләре һәм активлыгы-пассивлыгы ягыннан тасвирлыйлар. Ләкин теле белемендә башка төркемләүләр дә бар. Чөнки алынмалар – катлаулы күренеш, һәм тел багланышларына (контактларына) бәйле. Бу яктан төркемләүдә ике критерий кулланыла: алар интерлингвистик һәм экстралингвистик критерияләр. Моңа бәйле рәвештә аларның (тел багланышларының – контактларының) түбәндәге төрләрен күрсәтәләр: 1) бер телнең икенчесе белән багланышка керү ысулы буенча – туры (прямой, проксимальный) һәм туры түгел (опосредственный, дистантный); 2) багланышларның озайлы һәм тотрыклы булуы ягыннан: вакытлыча (временный, казуаль) һәм тотрыклы (устойчивый, перманентный); 3) багланышка кергән телләрнең территориаль урнашуы ягыннан – тышкы (внешний, маргиналь) һәм эчке (внутренний, внутрирегиональный); 4) багланышка кергән телләрнең генетик якынлыгы яисә туганлыгына карап – туган-кардәш (родственный) һәм туган-кардәш булмаган (неродственный); 5) багланышларның йогынтысы нәтиҗәлегенә карап – беръяклы (односторонний) һәм икеъяклы (двусторонний); 6) тел системасы дәрәҗәләренең (ярусларының) катнашлыгына карап – лексик, семантик, фонетик, морфологик, синтаксик; 7) тел багланышлары йогынтысының үзара керешүенә карап – керешү (скрещевание) һәм кушылу (слияние); 8) багланышта булган тел формаларының функциональ статусына карап – диалектара бәйләнешләр, әдәби телләр бәйләнеше, әдәби телләрнең диалектлар белән бәйләнеше; 9) багланышка керүче тел коллективлары арасындагы икетеллелекнең төре һәм характерына карап – тигез (равноправный) һәм төрле (разнопрестижный) һ.б.

Күрсәтелгән төркемләүләргә таянып, татар теленең сүзлек составында урын алган күпчелек алынмаларны төркемнәргә аерырга мөмкин. Бу үз чиратында татар теленең алынма сүзләргә бай булуын күрсәтеп тора, һәм алар үз туган сүзләр кебек үк кулланылу ягыннан тулы хокукка ия.

Җәмгыятьнең алга барышында милләтара мөнәсәбәтләр, телара бәйләнешләр күпмедер дәрәҗәдә үзгәрешләргә дучар ителә. Тел үсешендә яңа билгеләр күренә башлый: сүз байлыгы яңа сүзләр хисабына байый, ишәя, камилләшә төшә. Татар теле лексикасының баюы берничә төрле юл белән бара. Тел хәзинәсенең шактый зур катламын алынма сүзләр алып тора. Димәк, гомуми белем бирү оешмаларында әлеге сүзләрне өйрәнү ихтыяҗы зур. Татар телен укыту методикасында алынма сүзләрне өйрәнү буенча беркадәр тәҗрибә тупланган булса да, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, яңа программа, яңа дәреслекләр эшләнү нәтиҗәсендә яңа метод һәм алымнарга мохтаҗлык сиземләнә.

Әлеге чыгарылыш квалификация эшенең икенче бүлегендә без гамәлдәге дәреслекләрдә алынма сүзләр темасы буенча мәгълүматның бирелеш үзенчәлеген өйрәндек. Аеруча, урта сыйныфларга атап язылган, ФГОС таләпләренә җавап биргән дәреслек һәм методик әсбапларга зур игътибар бирелде. Дәреслектәге күнегүләрнең төрле эш алымнарын тәкъдим итүләре ачыкланды. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, алынма сүзләр аерым тема буларак бишенче сыйныфта өйрәнеләләр. Шулай ук, тугызынчы сыйныфта теманы ныгытуга урын бирелә. Югары звенода алынма сүзләр яисә укытучы инициативасы белән, яисә башка темаларга бәйләнешле рәвештә кабатлана, белемнәр баетыла ала. Кызганыч, татар теле дәресләрендә алынма лексикага кагылышлы мәгълүматны системалы, даими рәвештә бирү буенча методик киңәшләр, эшкәртмәләр эшләнмәгән диярлек. Шуны күз уңында тотып, чыгарылыш квалификация эшебездә мөгаллимнәргә эш процессында кулланырга мөмкин булган төрле-төрле биремле күнегүләр, дидактик уеннар, ребуслар һ.б. тәкъдим ителде. Болардан кала, укучыларның алынмалар буенча проект эшләре яклау, эзләнү-тикшеренү эшләре башкару мөмкинлеге дә искәртелде. Әлбәттә, алынма сүзләрне дәрес процессына кертү безнең тарафтан тәкъдим ителгән күнегүләр системасы белән генә чикләнми, татар теле укытучысының иҗадилыгы, сәләте, тәҗрибәсе һәм, әлбәттә, теләгенә карап, сыйныфтагы балаларның өлгерешенә, дәрестә хезмәттәшлек атмосферасы хөкем сөрү-сөрмәүгә бәйле төстә, альтернатив программа һәм дәреслекләргә өстәмә рәвештә, үзе дә күнегүләр тәкъдим итә ала.

Хәзерге заман укытучысы яңа методлар, программалар, дәреслекләр, кулланмалар арасында үзенең күзаллауларына, эш алымына туры килә торганын сайлау мөмкинлегенә ия. Материалның күплеге дәресләргә иҗади якын килеп, заман таләпләренә ярашлы рәвештә, җентекләп әзерләнеп үткәрергә шартлар тудыра.

Список литературы

1. Айдарова С.Х. К знаниям через игру. – Казань: Изд-во. ТГПИ, 1998. – 116 с.

2. Арсланов Л.Ш., Исанбаев Н.И. К вопросу о марийских заимствованиях в татарском языке // Советское финно-угроведение. – 1984. – № 2. – С. 104-114.

3. Ахметьянов Р.Г., Насипов И.С. К вопросу взаимодействия татарского и чувашского языков // Актуальные проблемы чувашского языка и литературы. Сборник материалов Всероссийской научно-практической конференции. Стерлитамак: СГПА, 2004. – С. 32-44.

4. Ахунов Г. Әсәрләр. Хәзинә. Хуҗалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 495 б.

5. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. – Т. I (А-Л). – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015. – 543.

6. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. – Т. II (М-Я). – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015. – 567.

7. Богородицкий В.А. Введение в татарское языкознание в связи с другими языками. – Казань: Татгосиздат, 1953. – 220 с.

8. Бутылов Н.В. Тюркские заимствования в мордовских языках. − Саранск, 2005. − 128 с.

9. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма. – Тулыл. 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 207 б.

10. Вайнрайх У. Языковые контакты. Состояние и проблемы исследования. – Киев: КГУ, 1979. – 263 с.

11. Вәлиева Г. Терминнар үзләштерү дәресләре // Мәгариф. – 2009. – № 3. – 25-27 б.

12. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 456 б.

13. Воронина А.В. Изучение иноязычных заимствованных слов на уроках русского языка в начальной школе: Дис. . канд. пед. наук. – Ярославль, 2010. – 253 с.

14. Газизуллина Р. Мәгълүматлы технологияләрне файдаланып // Мәгариф. – 2007. – № 12. – 39 б.

15. Галиева Х. Заманнан калышмыйбыз // Мәгариф. – 2014. – №2. – 59-61 б.

16. Галимова Г. Дидактик уен – ял да, хезмәт тә // Мәгариф. – 2001. – №6. – 20-21 б.

17. Гыйльманов Д. Белем бирүдә педагогик технологияләр // Мәгариф. Татар теле (электрон басма). – 2015. – №2 (4). – 16-18 б.

18. Дәүләтшин Г. Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 512 б.

19. Ефремов Л.П. О заимствованных словах // Прогрессивное влияние русского языка на казахский. – Алма-Ата: Изд-во Казах. ун-та, 1965. – С. 190-209.

20. Жлуктенко Ю.А. Коментарии // Вайнрайх У. Языковые контакты. Состояние и проблемы исследования. – Киев: КГУ, 1979. –С. 211-218.

21. Зәкиев М.З. Төрки-татар этногенезы. – М.: Инсан, РФК, 1998. – 624 б.

22. Зәкиев М.З., Ибраһимов С.М. Татар теле. 9 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 135 б.

23. Ильяшенко Т.П. Языковые контакты. – М.: Наука, 1970. – 204 с.

24. Камаева Р. Татар теленә өйрәтүдә заманча педагогик технологияләр // Мәгариф. – 2014. – № 11. – 16 б.

25. Камаева Р.Б. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа педагогик алымнар. – Алабуга: К(И)ФУ АФ нәшр., 2012. – 137 б.

26. Камаева Р.Б., Мөхәммәтҗанова А.Х. Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм. – Казан: ТРМҮИ, 2015. – 110 б.

27. Кандалый Г. Сәхибҗәмал / кереш сүз авт. М. Госманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 128 б.

28. Карлинский А.Е. Проблемы теории языковых контактов // Языковые контакты и интерференции. – Алма-Ата, 1984. – С. 78-89.

29. Крысин Л.П. О причинах лексического заимствования // Русский язык в школе. – 1965. – № 3. – С. 11-15.

30. Максимов Н.В., Трофимова С.М. Татар теленнән дидактик материаллар: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8-11 нче с-флары: Укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005. – 207 б.

31. Мәхмүтов М.И. Татар әдәби теленә кергән гарәп-фарсы элементлары // Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. Т. 2. – Казан: Иман, 1993. – 793-853 б.

32. Мөхәммәдьяр // Татар әдәбиятыннан хрестоматия / төз. Х.Й. Миңнегулов, Ш.А. Садретдинов. – Казан: Мәгариф, 2000. – 125-135 б.

33. Мөхәммәтҗанова А. Проект эшчәнлеген оештыру методикасы // Мәгариф. Татар теле (электрон басма). – 2015. – №3 (5). – 12-15 б.

34. Мөхетдинова А. Мәктәптә – яңа педагогик технологияләр // Мәгариф. – 2007. – №6. – 39-41 б.

35. Муктат Ф. Мавыктыргыч төсле тестлар // Мәгариф. Татар теле (электрон басма). – 2015. – №2 (4). – 32-35 б.

36. Насипов И.С. Об обратных заимствованиях в татарском языке // Сохранение и развитие родных языков в условиях многонационального государства: проблемы и перспективы: Международная научно-практическая конференция (Казань, 23-24 июня 2006 г.): Труды и материалы. В 2-х томах. –Т. II. – Казань: Мастер Лайн, 2006. – С. 83-85.

37. Насипов И.С. Опыт систематизации финно-угорских заимствований в татарском языке. Казань: ИЯЛИ им Г. Ибрагимова АН РТ, 2009. – 236 с.

38. Насипов И.С. Языковые контакты в Волго-Камье. Марийские заимствования татарском языке. Стерлитамак: СГПА имени Зайнаб Биишевой, 2010. – 228 с.

39. Насипов И.С. Языковые контакты в Волго-Камье. Мордовские заимствования в татарском языке. Тобольск: ТГСПА им. Д. И. Менделеева, 2013. – 155 с.

40. Насипов И.С. Языковые контакты в Волго-Камье. Удмуртские заимствования в татарском языке. Уфа: БГПУ им. М. Акмуллы, 2013. – 173 с.

41. Насипов И.С.Обратные заимствования из русского в татарском языке // Актуальные проблемы филологии и филологического образования: Труды Всероссийской научной конференции (27 марта 2006 г., г.Стерлитамак). – Уфа: Гилем, 2006. – С. 61–67.

42. Ногман М. XVII-XVIII йөзләрдәге русча-татарча кульязма сүзлекләр. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1969. – 112 б.

43. Рамазанов Ш. Татар теле буенча очерклар. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 200 б.

44. Сабиров Р. “Искечә укый да, укыта да алмыйбыз.” (ТР Мәгарифне үстерү ректоры Фәнүзә Тарасова белән әңгәмә) // Мәгариф. – 2014. – №2. – 3-6 б.

45. Саттарова Н. Шәхесне тәрбияләүдә уен // Мәгариф. – 2004. – № 2. – 42-44 б.

46. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан: Хәтер, 1999. – 288 б.

47. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 1994. – 320 б.

48. Сәгъдиева Р.К. Федераль исемлектә яңа татар теле дәреслекләре // Мәгариф. Татар теле (электрон басма). – 2015. – №2 (4). – 2-4 б.

49. Сәгъдиева Р.К., Г.Ф.Харисова, Сабирҗанова Л.К., Нуриева М.Ә. Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) 7 нче сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2015. – 215 б.

50. Серебренников Б.А. О некоторых отличительных признаках волго-камского языкового союза // Языковые контакты в Башкирии: Ученые записки Баш ГУ. Серия филол. наук. – Уфа, 1972. – Вып. 50. – С. 8-17.

51. Тараканов И.В. Удмуртско-тюркские языковые взаимосвязи (теория и словарь). – Ижевск: Изд-во Удмурт. ун-та, 1993. – 171 с.

52. Татар теле. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008. – 160 б.

53. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар / басма өчен Г.Р. Галиуллина, Д.Ф. Заһидуллина җаваплы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 279 б.

54. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – Т. I. – 475 б.

55. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – Т. II. – 724 б.

56. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – Т. III. – 831 б.

57. Татарско-русский словарь: В 2-х т. – Казань: Магариф, 2007. – Т. I . – 726 с.

58. Татарско-русский словарь: В 2-х т. – Казань: Магариф, 2007. – Т. II. – 726 с.

59. Тукай Г. Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар / Төз. Р. Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 255 б.

60. Фатхуллова К.С., Гусейнова Г.А. Новые технологии обучения татарскому языку в условиях реализации ФГОС // Материалы Международной научно-практической конференции “Сохранение и развитие родных языков в условиях многонационального государства: проблемы и перспективы”. – Казань: КФУ, 2015. – С. 181-183.

61. Федеральный государственный образовательный стандарт основного общего образования // Электронный ресурс. – URL: http://www.fgos-kurgan.narod.ru/Doc/fgos-ooo.doc. Дата обращения: 20.01.2017.

62. Федорова Э.Н. Татар халык мәкальләрендә гарәп һәм фарсы алынмалары (Н.Исәнбәтнең өч томлык «Татар халык мәкальләре» җыентыгы буенча). – Казан: Казан ун-ты нәшр., 2004. – 249 б.

63. Федотов М.Р. Чувашско-марийские языковые взаимосвязи. – Саранск: Изд-во Сарат. ун-та. Саран. фил., 1990. – 336 с.

64. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1993. – 226 б.

65. Харисов Ф., Харисова Ч. Татар телен өйрәтүдә заманча технологияләр // Мәгариф. – 2002. – № 8. – 33-36 б.

66. Харисов Ф.Ф. Современные технологии обучения на уроках татарского языка // Научный журнал “TATARICA”. – №1 (4). – 2015. – Казань. – С. 181-188.

67. Харисов Ф.Ф. Татар телен өйрәтүдә заманча технологияләр // Мәгариф. – 2002. – №6. – 21-22 б.

68. Харисов Ф.Ф. Традицион һәм заманча белем бирү технологияләренең эчтәлеге. – Язык и литература в поликультурном пространстве / Региональная научно-практическая конференция, посвященная 10-летию татарского отделения. – Бирск: Бир ГСПА, 2005. – 142-147 б.

69. Харисова Ч.М., Максимов Н.В., Сәйфетдинов Р.Р. Татар теле. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 207 б.

70. Хәсәнова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче сыйныф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2014. – 143 б.

71. Хуҗиәхмәтов Ә. Укыту технологияләре эчтәлеге // Мәгариф. – 2005. – № 2. – 44-45 б.

72. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Дидактика: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2002. – 351 б.

73. Шайхулов А.Г. Историческая и диалектная лексика тюркоязычных народов Волго-Камско-Уральского региона (аспекты системной характеристики). – Уфа: Изд-во Башкир. ун-та, 1988. – 88 с.

74. Шайхулов А.Г. Лексические взаимосвязи кыпчакских языков Урало-Поволжья в свете их историко-культурной общности (аспекты системно-идеографической характеристики на общетюркском фоне). – Уфа: Изд-во Башкир. ун-та, 1999. – 228 с.

75. Шайхулов А.Г. Циркумуральский языковой союз: ареальные и типологические взаимоотношения // Summaria dessertationum. Lingustica: Congressus septimus internationalis Finno-Ugristarum. Debercen, 27. VIII – 2. IX. 1990 / Redigunt Laszlo Keresztes, Sandor Maticsak. – Debercen, 1990. – Pp. 211.

76. Шайхулов А.Г., Насипов И.С. Соотношение базисной лексики и общего словарного фонда // Чувашский язык и алтаистика: Сб. статей.– Чебоксары, 1995. – С. 21-22.

77. Шарафутдинова А.Г. Персидский пласт словарного состава татарского языка. – Набережные Челны: НбГПИ, 1998. – 192 с.

Покупка готовой работы
Тема: «Изучение заимствованных слов татарского языка в школе»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 60
Цена: 2700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика