Дипломная работа

«Изучение языка произведений умми камал в школе»

  • 61 страниц
Содержание

Кереш.3

1. Өмми Камал әсәрләре һәм аларның тел үзенчәлекләре

1.1. Өмми Камал әсәрләренең лексик составы.8

1.1.1. Өмми Камал әсәрләрендә гомумкулланылыштагы лексика.

1.1.2. Өмми Кәмал әсәрләрендә китап теле лексикасы

1.1.3. Сөйләү теле лексикасы

1.1.4. Гади сөйләм лексикасы

1.1.5. Диалектизмнар.

1.1.6. Алынма сүзләр

1.1.7. Фразеологизмнар.

1.2. Өмми Камал әсәрләренең поэтикасы.19

2. Мәктәптә Өмми Камал иҗатын өйрәнүнең кайбер үзенчәлекләре

2.1. Урта мәктәптә Өмми Камал әсәрләрен мәктәптә өйрәнү үзенчәлекләре.29

2.2. Урта мәктәптә туган теле дәресләрендә Өмми Камал әсәрләрен өйрәнүдә куллану өчен күнегү үрнәкләре.39

Йомгак.51

Файдаланылган әдәбият исемлеге.55

Кушымта….61

Введение

Теманың актуальлеге. Өмми Камал урта гасырлар төрки шигъриятенең күренекле вәкилләреннән берсе. Аның туган һәм вафат булган елларын документаль рәвештә раслый торган тарихи чыганакларның хәзергә табылганы юк. Яшәү чоры иҗатында булган аерым мәгълүматлар буенча якынча билгеләнә. Аны XIV гасырның икенче яртысы – XV гасырның азаклары дип исәпләргә була. Шагыйрьнең иҗаты XIX гасыр ахырларына кадәр, нигездә Идел-Урал төбәгеңдә кульязма җыентыклар рәвешендә таралган. 1884 нче елда Казанда беренче тапкыр типография ысулы белән басылган китабы дөнья күрә. 1897, 1898, 1899 һәм 1906 нчы елларда әлеге китап яңадан нәшер ителә. Безнең көннәргә кадәр 143 шигыре сакланып калган.

Бүген Өмми Камалның иҗтимагый хәлен һәм ХIV – ХV гасырлардагы тарихи вакыйгаларга мөнәсәбәтен ачык билгеләү кыен. Шулай да аның урыны үз чорының акыл ияләре, укымышлылары арасында булган дип уйларга кирәк. Ул чор өчен “укымышлы”, барыннан да элек, теологик белемле кеше дигәнне аңлата. Шагыйрьнең дөньяга карашы дини тәгълиматлар йогынтысында формалашкан. Ләкин шул ук вакытта тормыш чынбарлыгы аңарда дөньяви хисләр, фикерләр һәм инанулар өчен сәбәп булган. Социаль шартлар шагыйрь алдына реаль проблемалар куйган һәм алармы реалист буларак хәл итәргә кирәк булган. Рәсми ислам тәгълиматында аларга җавап табылмаган. Шуның өчен Өмми Камал, хакыйкать эзләп, суфичылык фәлсәфәсенә мөрәҗәгать иткән. Мондый хәл Көнчыгышның башка акыл ияләренә дә хас икәнлеге әдәбият белемендә киң билгеле. “Урта гасырларда мөселман зыялыларының зирәк акылы, рухи таянычын югалта барганда, еш кына суфичылык ягына авыша башлаган” [Давлетшин, 1984: 7]. Өмми Камал иҗатында да ике төп агымның – берьяклап, ислам схоластик фәлсәфәсенең һәм, икенче яклап, типик суфичылык тәгълиматының кушылганлыгы ачык күренеп тора. Тагын шунысы игътибарга лаек: аның шигырьләрен дини вәгазь тәгъбире булган һәм хакыйкать эзләүченең рухи халәтен, уйларын, хыялларын чагылдырган ике төркемгә бүлеп карау да катлаулы мәсьәлә. Чөнки шигырьләрдә алар берсе икенчесе белән органик рәвештә бәйләнеп килгәннәр.

Әлеге чыгарылыш квалификация эшебезнең темасы “Мәктәптә Өмми Камал әсәрләренең телен өйрәнү” буларак билгеләнә. Әдип иҗатының телен өйрәнү мәктәптә әдәби әсәргә анализ ясау, әсәр буенча эшләү дәвамында әдәбият дәресләрендә, төрле тел күренешәрен, тел тарихын өйрәнгәндә, татар теле дәресләрендә системалы рәвештә алып барыла торган эш буларак тәгаенләнә. Әмма борынгы һәм урта гасырларда иҗат иткән әдипләрнең телен өйрәнү күпчелек очракта борынгы, аңлашылмый торган лексик берәмлекләрнең мәгънәсен аңлату, ә кайбер очракларда хәтта укытучының әсәрне бүгенге тел белән аңлатуына гына да кайтып кала. Эшне бу рәвешле оештыру – борынгы мирасыбызның эстетик кыйммәтен дә, телебезнең үсеш юлын да аңлап җиткермәүгә шартлар гына тудыра. Дәрестә шундый шартлар булдырылырга тиеш: укучы җиңел юллар эзләмәсен, әнә шул борынгы сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә омтылсын, таныш сүзләрне күреп шатлансын, аларның китаби яисә сөйләү теленә каравын, гомумкулланыштагы сүз яисә диалекталь сүз икәненә эзләнеп төшенсен, әсәр тукымасындагы тел бизәкләрне таба алсын һәм аларның вазифаларын аңларга тырышсын. Өмми Камал иҗаты соңгы елларда фәнни әдәбиятта яңадан кызыксыну уята, яңа ачышлар өчен җирлек булып тора, шуңа күрә урта гасыр әдибе әсәрләренең телен өйрәнүнең юлларын һәм алымнарын нәкъ шушы шагыйрь мисалында тикшерү, барлау актуаль яңгырый.

Теманың өйрәнелү торышы. Совет чорында Өмми Камал исеме, иҗаты өйрәнелми, тикшерелми. Моны чор вәзгыятьләре белән аңлатырга була: Ф.К.Фатхтдинов язганча, “Совет чоры әдәбият белемендә Идел-Урал буе төрки телле Урта гасыр әдәбияты вәкилләре иҗатына фәнни анализ идеологик кысалар белен чикләнде. Иҗат ияләренең чынбарлыкны сәнгатьчел чагылдыру алымнары нигезендә яткан үзенчәлекле фәлсәфи-эстетик карашларның тарихи-иҗтимагый тамырлары ачыкланмады. Әдәби әсәрләрнең шул заман укучыларының рухи дөньясына тәэсир итү куәтен өйрәнүгә игътибар җитмәде” [Фатхтдинов, 2002: 5]. ХХ гасырның икенче яртысында, бигрәк тә соңгы берничә дистә елда моңарчы җитенкерәмәгән игътибар беркадәр күрсәтелә башлый, Өмми Камал иҗаты Мөхәммәт Гали, Ш.Абилов, Х.Миңнегулов кебек күренекле галимнәр тарафыннан өйрәнелә. XXI гасыр башында шагыйрь, аның иҗаты турындагы белемнәр системалаштырылып, тулыландырылып башта фәнни җәмгыятькә, аннары киң җәмәгатьчелек игътибарына Ф.К.Фәтхтдинов тарафыннан тәкъдим ителә. Татар әдәбияты укыту методикасында күркәм традиция бар: дәреслекләр, методик әсбаплар язуда күренекле әдәбият галимнәренең турыдан-туры катнашы тарафыннан төзелә, языла. Бу яктан Х.Миңнегулов тарафыннан төзелгән дәреслек һәм хрестоматияләр, Ф.К.Фәтхтдинов тарафыннан язылган методик юнәлешле мәкаләләр игътибарга лаек. Әмма татар теле дәресләрендә Өмми Камал иҗатын өйрәнү үзенчәлекләрен ачыклаган хезмәтләр юк дәрәҗәсендә.

Тикшеренүнең яңалыгы мәктәптә Өмми Камал әсәрләренең телен өйрәнү үзенчәлекләрен ачыклаудан гыйбарәт. Моңа кадәр әлеге өлкәдә фәнни тикшеренү эшләре алып барылмаган иде әле.

Тикшеренүнең объекты – Өмми Камал әсәрләренең теле.

Тикшерүнең предметы – мәктәптә Өмми Камал әсәрләре телен өйрәнү процессы.

Тикшеренүнең максаты – мәктәптә Өмми Камал әсәрләре материалында тел тарихы һәм тел күренешләренә өйрәтү, күнекмәләрне ныгыту һәм белемнәрне тикшерүнең методик нигезләрен ачыклау.

Максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш, дип билгеләнде:

- Өмми Камал әсәрләренең лексик составын күзаллау;

- Өмми Камал әсәрләренең поэтик үзенчәлекләрен билгеләү;

- Өмми Камал әсәрләрен мәктәптә өйрәнү үзенчәлекләрен ачыклау;

- Өмми Камал әсәрләрен татар теле дәресләрендә куллану өчен күнегүләр төзү һәм тәкъдим итү.

Тикшеренүнең төп чыганаклары булып Өмми Камал әсәрләре хезмәт итте.

Тикшеренүнең методлары һәм алымнары. Махсус методик әдәбиятны, тәгълиматларны, фәнни чыганакларны өйрәнү юлы аркылы проблеманы теоретик анализлау методы кулланылды. Шулай ук, үз эченә фактик материалны өйрәнү, гомумиләштерү, интерпритацияләү һәм классификацияләү кебек эш алымнарын алучы күзәтү методыннан да файдаландык. Моннан тыш, фәнни хезмәтне язу барышында тарихи, чагыштырма анализ метод-алымнарын да кулланылышка керттек.

Тикшеренүнең теоретик һәм методологик нигезе. Эшебез барышында без, темага караган бик күп теоретик материал белән танышып, төрле гомумиләштерүләр ясадык, күренекле галимнәрнең, тел белгечләренең, язучыларның, педагогларның хезмәтләрен өйрәндек, аларның кыйммәтле фикерләренә таяндык. Атап әйткәндә, хезмәтнең теоретик нигезен татар телен укыту методикасы өлкәсенә караган хезмәтләр, татар телен укыту проблемасына караган гамәли юнәлгән кулланмалардагы фикер сөземтәләре тәшкил итә.

Тикшеренүнең теоретик һәм практик әһәмияте шунда: эш дәвамында ирешелгән нәтиҗәләр укытучылар тарафыннан һөнәри эшчәнлекләре процессында кулланылырга мөмкиннәр. Шулай ук, фәнни эшебездә урын алган материалларны, татар телен укыту методикасының югары уку йорты курсында, методистларның һәм тел укытучыларының квалификациясен үстерү курсларында файдалану мөмкинлеге бар. Моннан тыш, хезмәттәге материаллар, тел укытучысы һөнәренә ориентлаштырылган гуманитар сыйныфларда анализ предметы булып тора алалар. Тикшеренү барышында җыелган кайбер материаллар укытучылар өчен методик кулланма язганда, укыту әсбаплары төзегәндә ярдәм итәргә мөмкин.

Тикшеренүнең нәтиҗәләре һәм аларны апробацияләү. Тикшерүнең фәнни нәтиҗәләре Башкорт дәүләт педагогика университеты, филологик белем бирү һәм мәдәниятара коммуникация Институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасының 25 еллыгына багышланган “Татар филологиясен укыту һәм өйрәнүнең актуаль проблемалары” фәнни-практик конференциясендә (21 нче октябрь, 2016) бәян ителде.

Хезмәтнең структурасы түбәндәгечә: кереш өлеш, ике бүлектән торган төп өлеш, йомгаклау һәм кулланылган әдәбият исемлеге. Кереш өлештә эшнең актуальлеге күрсәтелә; тикшерү объекты һәм предметы, максат-бурычлар аталалар; метод һәм алымнар билгеләнә; теоретик һәм практик кыйммәт искәртелә. Беренче бүлектә Өмми Камал әсәрләренең лексик составы күзалланыла һәм поэтик үзенчәлекләре билгеләнә. Икенче бүлек кысаларында Өмми Камал әсәрләрен мәктәптә өйрәнү үзенчәлекләре ачыкланыла, татар теле дәресләрендә куллану өчен күнегүләр тәкъдим ителә. Йомгакта башкарылган эш буенча нәтиҗә-гомумиләштерүләр ясала. Әдәбият исемлегендә чыгарылыш квалификация эшен язу дәвамында файдаланылган фәнни-теоретик хезмәтләр исемлеге китерелә.

Фрагмент работы

1. ӨММИ КАМАЛ ӘСӘРЛӘРЕ ҺӘМ АЛАРНЫҢ ТЕЛ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

1.1. Өмми Камал әсәрләренең лексик составы

Чыгарылыш квалификация эшебезнең әлеге бүлекчәсендә Өмми Камал әсәрләре аларда кулланылган гомумкулланылыштагы сүзләр, китап теленә хас сүзләр, сөйләү теленә хас сүзләр, гади сөйләм лексикасы, диалектизмнар, алынма сүзләр һәм фразеологик берәмлекләргә нисбәтле рәвештә тикшерелде. Эш дәвамында шагыйрьнең дәреслек һәм хрестоматияләрдә теркәлгән әсәрләре, “Татар поэзиясе антологиясе”ндә урын алган шигырьләре тикшерелделәр, галим Ф.К.Фәтхтдиновның Өмми Камал әсәрләренең кулъязма нөсхәләренә нигезләнеп язылган диссертацион хезмәтендә шигырьләрдән китерелгән өзекләр дә кулланылышка кертелделәр.

1. Өмми Камал әсәрләрендә гомумкулланылыштагы лексика. Гомумкулланылыштагы лексика телнең тотрыклы нигезен тәшкил итә. Мондый сүзләр гадәттә иркен кулланылалар, җәмгыятьнең һәр вәкиле өчен аңлаешлы булып торалар, төрле сүз төркемнәренә, төрле тематик төркемнәргә карыйлар. Шунысын да искәртеп китәргә кирәк: табигый, Өмми Камал яшәгән чорда гомумкулланылышта булып, ягъни социаль һәм территориаль яктан чикләүләре булмаган сүзләрнең барысы да хәзерге заман укучысына аңлашылып бетә алмаска да мөмкин. Шулай да мондый әл (кул), бәрк (яфрак) кебек сүзләрне без шушы төркем кысаларында тикшерәбез, җәяләр эчендә хәзерге телдәге вариантларын да тәкъдим итәбез. Тикшеренүләребез күрсәткәнчә, Өмми Камал әсәрләрендәге гомумкулланылыш лексикасын түбәндәге тематик төркемчәләргә бүлеп карарга мөмкин.

- Иҗтимагый төшенчәләр һәм кешенең эшчәнлегенә кагылышлы сүзләр: дәүләт, ил, кеше, инсан, михнәт, хан, солтан, шаһ, базар, тегермән һ.б.лар. Мәсәлән:

Ходавәндә, бу илдә вә ул илдә,

Аерма бән колый калавызымдан [Камал, 2000: 123].

- Табигать күренешлере, җир йөзендәге предметлар белен бәйләнешле сүзләр: суык, яз, кыш, җәй, көз, болыт һ.б.лар. Мәсәлән:

Җәһани мисле җәнан итде йаз йиле исәли [Камал, 1992: 130].

- Соматик лексика: күз, тән, күңел, әл (кул), җан, кан һ.б.лар. Мисал өчен:

Иляһи, пәрдәи күтәр күземдән [Камал, 2000: 122].

- Туганлык атамалары: иp, ата-ана, углан, кыз, ахи (карандаш), кан ахи (канкардаш). Мәсәлән:

Һәм бери улдур кә кеши дөньяда

Ата вә анасына илек итә [Фатхтдинов, 2002: 84].

- Табигать дөньясы (кош, хайван, үсемлек) атамалары: тутый, һөдһөд, лалә, рәйхан, бәрк (яфрак), гөлзар һ.б.лар. Мәсәлән:

Кыйлыр көн аһ гөлзар эчендә былбыл зар [Камал, 1992: 130].

- Абстракт төшенчәләр: бәхет, сабырлык. Мәсәлән:

Ул нур илә иди Йусыфә чаһ ичрә бәхет җаһ

Һәм тәхет таҗ, хәсән, җәмал, ләтафәти [Фатхтдинов, 2002: 125].

- Темпораль, ягъни вакыт белән бәйләнешле лексика: көн, төн, төнлә, көндез, ел һ.б.лар. Мәсәлән:

Иляһи, пәрдәи күтәр күземдән,

Ки фирак идәм дөнеме көндеземдән [Камал, 2000: 122].

- Стихия атамалары белән бәйле лексика: уд (ут), нур, туфрак, йир (җир) һава, йил (җил) су һ.б.лар. Мәсәлән:

Удсуйил туфрак мохалефдур бер беринә [Фатхтдинов, 2002: 121].

- Төс атамалары: кара, ак, сары, яшел, кызыл, ал, зәңгәр һ.б.лар. Мисал өчен:

Караданаг, сары, йәшел, кызыл, ал

Буяды сәнигъ нәкъкаш, йаздулар дөрлү нәкуш [Камал, 1992: 130].

- Эшнең үтәлү рәвешен белдерүче сүзләр: тиз, бераз һ.б.лар. Мисал өчен:

Шу дәклү мәдех, сәналәр кылыр ки, ушы кидәр,

Дөшәр дүкәннәр эченә, йатыр бераз биһуш [Камал, 1992: 130].

- Эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләр: буяды, гафу ит, күзләмә, ишет, белмәделәр, хезмәт ит, уянды, никах кылу, уянды, килде, җиңде, терелде һ.б.лар. Мәсәлән:

Дерелде һәр үлү йирләр, уйанды ойырлар [Камал, 1992: 130].

- Алмашлыклар: кем, бу, ничә, ул һ.б.лар. Мәсәлән:

Бу акылым гаскәрен нәфесем гаскәре

Җиңде, шәһәрем харап булды золымнан [Фатхтдинов, 2014: 51].

- Саннар: бер, ике, ун, кырык һ.б.лар. Мәсәлән:

Гашыйкуз ике җиһанда, мәелемез бер йарадур,

Кем каму мәгъшук илә гашыйклә йарадур [Фатхдинов, 2002: 60].

2. Өмми Кәмал әсәрләрендә китап теле лексикасы. Мондый төр лексика турында сөйләгәндә, галимнәр аларның “күбрәк язма сөйләмдә куллану, гадәти аралашу өчен хас булмау, көнкүреш темаларына сөйләшкәндә кулланмау” кебек үзенчәлекләренә игътибар итәләр [Рахманова, Суздальцева, 2010: 107]. Өмми Камал әсәрләрен лексик яктан тикшерү күрсәткәнчә, китап теле лексикасы барлык сүзләрнең күпчелеген тәшкил итә. Шагыйрь тарафыннан кулланылган китап теле сүзләре ешрак дини стильгә карыйлар. Мәсәлән:

Өмми Кәмалның йа кадим чүкдүр гөнаһи йа мукым,

Гафу ит кәррам кыйл йа Кәрим әстәгъфируллаһ әл-Газыйм [Фатхдинов, 2002: 57].

Шагыйрь әсәрләрендә дини-мифологик антропонимнар еш очрый. Мәсәлән:

Кани Нух, Хәлил, Исхак, Йагъкуб,

Йа Йосыф-маһе Кәнган?! – Кунды, кичде. [Камал, 2000: 124].

Шулай ук атаклы тарихи шәхесләрнең исемнәре дә кулланылалар. Мисал өчен:

Кани Искәндәр, Кәсри вә Кайсар? [Камал, 2000: 124].

Шушы ук төркемгә мәгърифәт, әдәбият өлкәсенә караган төшенчәләрне дә кертеп тикшерәбез. Мәсәлән:

Кәмал Өмми укур аглар аның мәрсийәсин hәp бар

Нә кем без дидук ул диндар һәзаран ул кадд кыйлды [Фатхтдинов, 2002: 50].

Кешегә хас сыйфатлар, кыйммәтләр дә еш кына китаби телдә биреләләр. Мисал китерик:

Ничә ничә хәсәд хирыс кизеб бөхел тамаг

Йә ничә бер гараз кибер җәүр золым залял,

Ничә ничә бу ни фикърий асәмга вә зәрк

Йә ничә сәтер улисә гадр мәер фетнә вә аль [Фатхтдинов, 2002: 91].

Тагын бер үзенчәлек буларак, шагыйрь әсәрләрендәге китап теле лексикасының еш кына гарәп-фарсы алынмалары белән бирелешен әйтергә була. Мәсәлән:

Сабыр вә пәрһиз рийазәт кылычын

Чигүбән нәфсе билени печмедүң [Фатхтдинов, 2002: 34].

3. Сөйләү теле лексикасы. Өмми Камал кебек суфи шагыйрьләр иҗатын күздән кичергәндә, аларда гомумкулланыштагы һәм китаби лексика өстенлек итүе ачыклана. Шулай да галимнәр шигъри формаларда сөйләү теленә якынлык та сизелеп куюын искәртәләр һәм мисал белән фикерләрен дәлиллиләр:

Эй, күңел ай вайкәки диване сән.

Кем санурсән сәни бер бигянәсин [Фатхтдинов, 2002: 141].

Тагын бер мисалны китерергә мөмкин:

Кырык ел яшәдем нәфсем кулыннанъ качып,

Инде тагын котылырбызмы, аһ һәм аһ [Фатхтдинов, 2014: 50].

4. Гади сөйләм лексикасы. Әлеге төркемгә кергән сүзләр сөйләмгә эмоциональ-экспрессив төсмер бирәләр, башлыча тупас, төксе формада кулланылалар. Мондый лексиканың шагыйрь тарафыннан үтә аз кулланыланлыгы ачыкланды. Мисал китерик:

Сабыр вә пәрһиз рийазәт кылычын

Чигүбән нәфсе билени печмедүң [Фатхтдинов, 2002: 34].

5. Диалектизмнар. Өмми Камал әсәрләрендә диалекталь лексикага караган сүзләр дә очрый. Әлеге сүзләрне өйрәнү шул яктан кызыклы: алар тел үсешендә җирле сөйләшләрнең ролен ачык күрсәтеп торалар. Мәсәлән, шагыйрь иҗатында теркәлгән мәел сүзенә игътибар итик. Ул түбәндәге өзектә урын ала:

Гашыйкуз ике җиһанда, мәелемез бер йарадур,

Кем каму мәгъшук илә гашыйклә йарадур [Фатхтдинов, 2002: 60].

Узган гасырның җитмешенче – сиксәненче елларында басылып чыккан лексикографик хезмәтләрдә әлеге сүз “искергән” дип тамгалана һәм түбәндәгечә аңлатыла иде: 1. Теләк, кызыксыну. Халыкның барлык мәелләре, гадәтләре, акылы-фигыле аның мәкальләрендә үзенчәлекле чагыла. Н.Исәнбәт. || тарт. форм. мәйле (ң, гез). “Теләге, теләгең, теләгегез, ихтыярыгыз, сезнең иректә” кебек мәгънәләрне аңлата. 2. Бәйл. функция. Нәрсәгәдер якын, тартым булуны белдерә” [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, 2 т., 1979: 417]. Соңрак басылып чыккан лексикографик тәгълиматларда лексема инде “диалекталь” дигән тамга белән бирелә [Татарча-русча сүзлек, 2т. 2007: 28]. Ниһаять, диалектология өлкәсенә караган фундаменталь лексикографик хезмәткә мөрәҗәгать иткәч, мәел сүзенең Себер диалекты тара сөйләшендә (Омск өлкәсе) ихтыяр дигәнне аңлатуы ачыклана [Татар теленең зур диалектологик сүзлеге, 2009: 472]. Өмми Камал тарафыннан кулланылган сунра лексик берәмлеге белән Урта диалектның нократ сөйләшенең глазов урынчылыгында (Удмуртия) очрый торган сонгра сүзе белән уртаклыгы аермачык [Татар теленең зур диалектологик сүзлеге, 2009: 577]. Ике очракта да ул соңыннан, соңрак мәгънәсендә килә.

Тагын бер очракка тукталыйк:

Мораи нә кадәр чук хәер идарсә,

Саваби дирһәми бер дирһәм улмаз [Фатхдтинов, 2002: 92].

Хәзерге вакытта чук сүзе җирле сөйләшләрдә – Себер диалектының тубыл-иртыш диалектында (Төмән һәм Омск өлкәләре) күп мәгънәсендә йөри [Татар теленең зур диалектологик сүзлеге, 2009: 761]. Шагыйрь әсәрендә ул шул ук мәгънәгә ия булып тора.

Алдагы мисал:

Дүкәли хуҗа, кол, бай, юхсыл,

Гидай, шаһ йексан кунды, кичде [Камал, 2000: 123].

Хәзерге вакытта Урта диалектның балтач сөйләшендә (Татарстан, Казан артында) гидай сүзе ялангач, бер әйберсез, бер киемсез дигәнне аңлата һәм шагыйрь әсәрендә дә шул мәгънәне сыйдыра [Татар теленең зур диалектологик сүзлеге, 2009: 154].

Тагын бер очракны карыйк:

Бунча янмак якылмак ичендә

Таң будыр кем һәнүз дәхи сиррдем [Фатхдтинов, 2002: 92].

Биредә ассызыкланган иске татар әдәби теле лексик берәмлеге хәзерге вакытта Урта диалектның минзәлә сөйләшендә (Татарстан, Башкротостан) һичничек дигәнне аңлата [Татар теленең зур диалектологик сүзлеге, 2009: 704].

Җирле үзенчәлекләр лексик берәмлекләрдә генә түгел, фонетик, морфологик, синтаксик якта да чагылыш таба. Чыгарылыш квалификация эшебезнең әлеге бүлеге кысаларында Өмми Камал иҗатының лексик үзенчәлекләре тикшерелсә дә, шагыйрь иҗатында урын алган диалекталь лексиканың фонетик, грамматик үзенчәлекләренә дә беркадәр тукталып китү кирәк. Әйтик, шагыйрь тарафыннан йил, йир лексемалары еш кулланыла, болар – гомумкулланыш лексикасына караган, һәркемгә аңлаешлы сүзләр. Шулай да алар хәзерге әдәби вариантта җил, җир буларак йөртеләләр. Билгеле булганча, бу үзенчәлек – сүз башында й-ләштерү – мишәр диалектының фонетика өлкәсенә караган төп билгеләренең берсе [Татар халык сөйләшләре, 2 к. 2008: 10]. Әйтергә кирәк, мондый фонетик үзенчәлек Өмми Камал әсәрләрендә еш очрый. Берничә өзекне дәлил рәвешендә теркәп китик:

Уд су йил туфрак мохалефдур бер беринә [Фатхтдинов, 2002: 121].

Алдагы очракны күзәтик:

Гомер кичде тәләфдә – кани хасыйл

Бу кыш, яз, йәемдән, көземдән? [Камал, 2000: 122]

Соңгы өзектә ассызыкланган йәемдән сүзендә тагын бер диалекталь үзенчәлек чагылыш таба: борын авызына беткән исемнәрнең чыгыш килеше кушымчасында д авазы саклану. Әйтик, белгечләр бу үзенчәлекнең хәзерге вакыттаСебер диалектының кайбер сөйләшләрендә (тара һ.б.лар) саклануын искәртәләр [Татар халык сөйләшләре, 2 к. 2008: 345]. Шулай ук зат алмашлыкларының кулланылышында да шушы сөйләш үзенчәлекләре күренә, мәсәлән, аермалыклар түбәндәге алмашлыкларның кулланылышында сизелә: мән – мин, сән – син, у – ул. Мисал рәвешендә Өмми Камал әсәреннән өзек китерик:

Варауз сәндан йиңә Аңа уйуб [Фатхтдинов, 2002: 59].

Урта диалект сөйләшләренә (мәсәлән, минзәлә сөйләше) хас фонетик үзенчәлек Өмми Кәмал әсәрләрендә д – т чиратлашуы рәвешендә урын ала. Мәсәлән:

Бу дөнья бер көһел кар(е)бансарайдыр,

Ки ничә дөрле карбан кунды, кичде [Камал, 2000: 122].

6. Алынма сүзләр. Өмми Камал әсәрләренең лексик составында зур бер катлам гарәп һәм фарсы алынмаларыннан тора. Борын-борыннан Якын Көнчыгыш белән сәүдә һәм культура мөнәсәбәтләренең үсүе татар әдәби теленә гарәп һәм фарсы лексик берәмлекләренең керүенә киң юл ачкан. Ә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгәч, әлеге юнәлеш тагын киңәеп киткән. Гарәп һәм фарсы сүзләре башта язма телдә киң кулланылганнар. Соңга таба аларның бер өлеше сөйләү теленә үтеп кергән. Алынма сүзләр әдәби телдә урнашып беткәч кенә, татар теленең төп сүзлек байлыгына әверелә [Хаков, 1993: 161].

Белгәнебезчә, Өмми Камал әсәрләре төрки шигъриятнең дини-фәлсәфи юнәлешенә карый. Аның әсәрләренең тематикасы бик киң: теге дөньяда яшәү өчен үз-үзеңне әзерләү, Аллаһы Тәгалә каршысында коллык итү, мәгънәсез тормыштан ваз кичү һәм бәхетеңне, җан тынычлыгын табып була торган рухи дөньяга тартылу – болар барысы да Өмми Камал әсәрләрендәге төп мотивлар. Шуңа күрә дә тикшерә торган әсәрләрдә дини терминнар катламы киң урынны алып тора. Гарәп һәм фарсы теленнән кергән сүзләр: ахирәт, оҗмаг, кяфир, җәннәт, әҗәл һ.б.лар:

.Җиһани хөкменә мәхкүм идәнләр,

Әҗәл хөкменә фәрман, кунды, кичде. [Камал, 2000: 124].

Дөньйа кяфир очмагыдур ахирәт мөэминләрең

Оҗмагы гашыйкларың дустдан йана очмагыдур [Фатхтдинов, 2002: 116].

Ахирәт – гарәп теленнән кергән лексик берәмлек, этимологик яктан тикшергәндә, ул “ахирәт, дөньяның ахыры” сүзеннән килеп чыккан [Әхмәтьянов, 2011: 23]. Билгеле булганча, ислам тәгълиматы ахирәт дөньясын ике поляр якка – изге җанлы, саваплы гамәлләр кылган, Аллаһы Тәгалә сүзеннән чыкмаган мөселманнарның җаны юл ала торган оҗмах (фарсы сүзе) һәм кяферләр, гөнаһлы бәндәләрнең урыны булып танылган җәһәннәм (гарәп сүзе) бүлеп сурәтли.

Кем бу көн бу җөмлә галәм мәсәл җәннәт багдур [Фатхтдинов, 2002: 135].

Дини тәгълимат буенча, “җәннәт (гарәпчәдән) – Аллаһ Тәгаләнең мөселманнарга вәгъдә иткән урыны, үлемнән соң ахирәт галәмендә мөселманнар табачак иң матур, иң рәхәт җир” [Сибгатуллина, 1998: 154].

Өмми Камал әсәрләрендә еш кына Аллаһы Тәгаләнең эпитетларын куллана: “Иляһи”, “Илаһым”, “Ходавәндә”. Мисал өчен:

Иляһи, пәрдәи күтәр күземдән [Камал, 2000: 122].

Ходавәндә, бу илдә вә ул илдә [Камал, 2000: 122].

Өмми Камал үзенең әсәрләрендә һәрвакыт Аллаһы Тәгаләнең йөзен искә ала, аны күрер өчен күп тырышлык куярга кирәклеген искәртә. Еш кына “Алла” лексемасы төрле сүзтезмәләрнең бер компоненты буларак кулланыла: “Аллага шөкер”, “Аллаһы Тәгаләнеке булдым”, “Аллаһы Тәгаләне сөюче” һ.б.лар.

Гомумән, Өмми Камал үзенең әсәрләрендә Аллаһы Тәгаләне олылаган, дини терминнардан киң файдаланган. Моннан тыш, тормыш-көнкүрешнең төрле якларына караган сүзләр үтә актив: гомер, халык, хат, кол, адәм һ.б.лар:

Гомер кичде тәләфдә, – кани хасыйл

Бу кыш, яз, йәемдән, көземдән?.

.Чө(н) тугры юл варымызым күрәрләр,

Бу халык оемаз бәңа, качар төземдән [Камал, 2000: 122].

Гарәп-фарсы телләренең тәэсире әсәрләрдә көчле. Өмми Камал аерым сүзләрдән генә түгел, ә гарәп һәм фарсы изафәләреннән дә, тулы җөмләләрдән дә актив файдаланган. Мәсәлән: ки бәңа һич мәдәд юк кәнд-үземдән [Камал, 2000: 122], җиһани хөкменә мәхкүм идәнләр [Камал, 2000: 124] һ.б. шундый гыйбарә һәм җөмләләрне шигырьләрендә күпләп табарга мөмкин. Болар шагыйрьнең язма тел традицияләренә нык иярүен дә күрсәтәләр.

Әсәрләрдә кулланылган алынма сүзләрне ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин. Беренче төркемгә бүгенге көндә дә актив кулланылышта йөргән гарәп-фарсы алынмаларын керттек. Мәсәлән, дөнья, хуҗа, базар, шәһәр һ.б.лар:

Бу базар эчрә һәрбере мәтагын

Сатубән корды дөкян, кунды, кичде [Камал, 2000: 124].

Икенче һәм зур төркемне тәшкил итә торган сүзләр – хәзерге татар әдәби телендә кулланылмый торган алынмалар: миһман “кунак”; гидай “фәкыйрь, ярлы”; дөкян “кибет”; агъйан “бай, затлы”, дана “белемле, белем иясе” һ.б.лар:

Ки монда ничә миһман кунды, кичде [Камал, 2000: 123].

Ничә дана вә надан кунды, кичде [Камал, 2000: 123].

Күргәнебезчә, шигырьләрдә гарәп, фарсы алынмалары, башка төрки истәлекләрдәге кебек үк, киң кулланылалар. Ләкин, алар гомумтөрки лексиканы кысрыклап чыгармый, ә киресенчә, Өмми Камалның әйтәсе килгән төп фикерләрен халыкка җиткерүдә бер мөһим база-чыганак булып торалар.

7. Фразеологизмнар. Асылда бербөтен мәгънә белдерүче, чынбарлыктагы күренешләрне тәэсирле, сурәтле һәм сәнгатьле итеп чагылдыручы, семантик һәм синтаксик яктан таркалмый торган тотрыклы сүз тезмәсе фразеологик берәмлекләр дип карала. Аларда гадәттә милли гадәтләр, милли характер, милләт язмышы теге яки бу дәрәҗәдә чагылыш таба. Фразеологик берәмлекләрне төркемләүдә тел белемендә төрле принциплар яши. Төрлелек фразеологизм төшенчәсен кайсы берәмлекләргә карата куллануда ук күзәтелә. Галимә Ф.С.Сафиуллина язуынча, “Кайбер галимнәр фразеологиянең төшенчәсен киңәйтәләр, аңа кайбер фольклор жанрларын (мәкаль һәм әйтемнәрне), канатлы сүзләр һәм афоризмнарны, составлы терминнарны, хәтта аерым сүзләрне дә кертәләр. Икенчеләре фразеологизм мәгънәсен бик тарайталар, хәтта бер компоненты туры мәгънәдә килгән сүз тезмәләрен фразеологизм дип танымыйлар да” [Сафиуллина, 2001: 164]. Без әлеге эштә фразеологизмнарны киң мәгънәләрендә карыйбыз.

Өмми Камал шигърияте фразеологик берәмлекләр белән тулып тора, дип әйтем булмый, шулай да кайбер берәмлекләр теркәлде. Шуларга игътибар итик.

Фәкыйрьмен, аерылдым илемнән,

Зәгыйфьмен, исемемне (кайтару) килмәс кулымнан [Фатхдтинов, 2014: 48].

Ассызыкланган фразеологик гыйбарә хәзерге вакытта да кулланылышта йөри һәм нәрсәгәдер булса сәләте булу / булмауны, эшли алу / алмауны аңлата.

Алдагы очракка мөрәҗәгать итик:

Хирыс дөньйа буйнума бең бенде зинҗир әйләде [Фатхдтинов, 2014: 113].

Биредәге фразеологизм да хәзер шактый еш кулланыла. Әмма ул муенга мең-мең богау бәйләү рәвешендә түгел, ә муенга өстәмә камыт; муенга бау, аякка тышау салу кебек вариантларда очрый. Алдагы мисалда да охшаш ситуация күзәтелә: фразеологик берәмлек милли татар әдәби теленә килеп җитә, әмма аның бер компоненты гарәп-фарсы алынмасы сәд татар сүзе киртә белән алыштырыла, шулай ук, фигыль дә грамматик формаларына, фонетик яңгырашын үзгәртә, шулай итеп шагыйрь тарафыннан сәд улу фразеологизмы хәзерге вакытта киртә булу берәмлеге буларак телдә яши. Фикеребезне дәлилләр өчен, чыганакларга мөрәҗәгать итик:

Йулуңа сәд улурсә кибер рийа

Мескенәт балтасы илә тиз йык [Фатхтдинов, 2002: 91].

Киртә булу – комачау булу, юлга аркылы төшү [Исәнбәт, 2 т. 1989: 382].

Өмми Кәмал шигырьләрендә тирән мәгънәле, мәкальгә тиң гыйбарәләр дә очрый:

Вафа умамә күңел кәҗ дөньядан кем

Һич агу агачында бадәм улмаз [Фатхдинов, 2002: 114].

Әлеге гыйбарә шагыйрь тарафыннан фани дөньяның ялган булуы, камил булмавы, ә димәк, ахирәт тормышына әзерләнергә кирәк, дигән фикерне тәэсирле итеп җиткерү өчен кулланыла. Шагыйрь, агу агачында миндаль чикләвеге үсмәгән шикелле, бу дөньяда да гаделлек “үсми”, дип белдерә.

Тагын бер очракны карыйк:

Ике сүгү бер күңелгә сыгмая,

Ошбу сузки могтәбәрдер бәллү бил [Фатхдинов, 2002: 55].

Әлеге фразеологик берәмлек шагыйрь тарафыннан суфичыл идеяләрне белдерү өчен кулланыла. Бер күңелгә сыймый торган ике сөңге дигәндә, ул күңел белән нәфесне күзаллый.

Гомуми нәтиҗә ясап, түбәндәгеләрне әйтергә кирәк: Өмми Камал әсәрләрен лексик составлары ягыннан тикшерү шундый нәтиҗәләргә китерә: шигырьләрдә китап теле лексикасы өстенлек итә, шулай ук гомумкулланылыштагы сүзләр дә билгеле дәрәҗәдә очрый. Сөйләү теле сүзләре, гади сөйләм лексикасы безнең тарафтан сирәк теркәлде. Шагыйрь тарафыннан кулланылган кайбер сүзләр яисә сүзләрнең фонетик яңгырашы хәзерге вакытта аерым диалектларда, сөйләшләрдә очрыйлар. Фразеологик байлыкка килгәндә, алар турында еш кулланылган дип әйтү мөмкин түгел, әмма араларында еш кына тирән мәгънәле, мәкальләргә тиң гыйбарәләр очрый.

Заключение

Соңгы дәвердәге үзгәрешләрнең фәнни мохит өчен үтә дә үзенчәлекле бер әһәмияте бар – ул да булса, моңарчы “артык актуаль түгел” дип өйрәнелмичә калган, читкә кагылган әдипләрнең иҗатларына игътибар итү көчәйде. “Икенче эшелондагы” әдипләрнең иҗатын хаклы рәвештә гомумәдәби мирасның бер өлеше дип карау да фәндә ныклы урын алды. Инде онытылып барган каләм ияләребезнең әдәби мирасын барлау, китапларын бастырып чыгару һәм фәнни яктан өйрәнү җанлана төште. Һәр әдипнең әдәбият тарихында үз урыны бар, алар үз чорының иҗат һәм тел үзенчәлекләрен аңларга булышалар, моннан тыш чорның рухын ачыкларга ярдәм итәләр.

Өмми Камал – исеме һәм иҗаты озак гасырлар дәвамында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителмәгән, иҗаты фәнни әйләнешкә кертелмәгән, әмма XX – XXI гасыр чикләрендә, Яңа гасыр башында галимнәрнең игътибар үзәгенә алынган, фәнни өйрәнелгән бәхетле язмышлы әдип. Әсәрләре, нигездә, кулъязма рәвешендә килеп җиткән, тәрҗемәи хәле турында үтә аз мәгълүмат сакланган әлеге әдип иҗаты идея эчтәлегенең кыйммәте белән генә түгел, шигырьләренең тел-стиль үзенчәлекләре белән дә игътибарга лаек. Аларда шул чордагы әдәби тел нормалары һәм халык сөйләме үзенчәлекләре калку гәүдәләнеш таба. Әлеге фактлар Өмми Камал калдырган мирасның әдәбият дәресләрендә генә түгел, татар теле дәресләрендә дә үсеп килүче буынны тел тарихы, тел үсеше белән якыннан таныштыру өчен, аларда тел күренешләрен диахроник аспектта өйрәнә белү күнекмәләре формалаштыру өчен, ниһаять, туган телебезнең матурлыгы, үсеше җәмгыятьнең телгә мөнәсәбәтеннән торуына да төшендерү өчен файдаланырга мөмкин. Шуны истә тотып, әлеге чыгарылыш квалификация эшебезнең беренче бүлекчәсендә шагыйрь иҗатының тел-стиль үзенчәлекләрен, икенче бүлектә Өмми Камал иҗатын татар теле дәресләрендә нәтиҗәле куллану юлларын ачыклауны күз уңында тоттык. Эш дәвамында түбәндәге нәтиҗәләргә ирештек:

Өмми Камал үзенең шигъри әсәрләрен иске татар телендә иҗат иткән. Әлеге телнең вазифасы көндәлек аралашуны түгел, ә китаби аралашуны күздә тота. Шуңа күрә, шагыйрь әсәрләрендә сөйләү теле, гади сөйләм сүзләре бик аз очрый, ә менә гарәп-фарсы алынмалары әсәрләрдә гаять күп, кайбер очракларда гарәп-фарсы һәм гомумтөрки сүзләрнең параллель кулланылышы да күзәтелде (михман – кунак). Иске татар әдәби теле үзенчәлекләре хәзерге вакытта кайбер диалектларда сакланган, эш дәвамында Өмми Камал тарафыннан кулланылган кайбер лексик берәмлекләрнең хәзерге вакытта Урта диалектның минзәлә сөйләшендә, Көнчыгыш диалектның тара сөйләшендә очраганы һ.б.лар ачыкланды. Болардан тыш, лексемаларның фонетик үзенчәлекләре дә (йул – юл, дөрле – төрле) диалектларда саклануын ачыкладык. Әдип шигырьләрендәге фразеологик берәмлекләр дә игътибарга лаек: Өмми Камал файдаланган кайбер фразеологик гыйбарәләргә хәзер дә актив кулланылу (кулдан килү), гарәп-фарсы алынмасы татар лексемасы белән алыштырылып кулланылу (сәд улу – киртә булу), фразеологизмның структур төзелеше саклану кебек (ике сөңге бер күңелгә сыймау – ике тәкә башы бер казанга сыймау) күренешләр хас.

Иске татар әдәби теле, әдәби-мәдәни аралашу теле буларак, фикернең үтемле, тәэсирле һәм нәфис сүзләргә төрелеп бирелүен күзаллый. Үзеннән элгәре яшәп иҗат иткән шагыйрьләр кебек үк, Өмми Камал да шигъри әсәрләренең стилистик бизәлешенә нык игътибар күрсәтә. Ул эпитет, метафора, чагыштыру, җанландыру кебек алымнардан, поэтик синтаксистан иркен файдалана. Суфи шагыйрь буларак, Өмми Камал суфичылык әдәбиятына хас символик, аллегорик образларга еш мөрәҗәгать итә. Шундыйлардан бакча, былбыл, гашыйк яр, шәраб эчеп исергән яр образлары очрый.

Өмми Камал әсәрләре мәктәптә татар теле дәресләрендә тел тарихы, татар милли теле тарихы турында мәгълүмат алганда; лексикология бүлегенең фразеология, архаизмнар, искергән сүзләр, гарәп-фарсы алынмалары, диалекталь лексика темалары өйрәнелгәндә; морфология, синтаксис бүлекләренә караган темалар өйрәнелгәндә тарихи грамматиканы күзаллау булдыру өчен файдаланыла ала. Кызганыч ки, дәреслекләрдә борынгы һәм урта гасыр текстлары материалында эш алып баруга урын бик аз бирелгән. Шул фактны истә тотып, чыгарылыш квалификация эшебезнең аерым бүлекчәсе мондый күнегүләр системасын булдыруга багышланды. Аларда тел күренешләрен белү, тануны ныгыту буенча биремнәр дә, чагыштыру һәм анализлау сәләтен үстерүгә юнәлтелгән биремнәр, сораулар да урын ала. Әлбәттә, Өмми Камал шигырьләрен дәрес процессына кертү безнең тарафтан тәкъдим ителгән бирем-күнегүләр системасы белән генә чикләнми, татар теле укытучысының иҗадилыгы, сәләте, тәҗрибәсе һәм, әлбәттә, теләгенә карап, сыйныфтагы балаларның өлгерешенә, дәрестә хезмәттәшлек атмосферасы хөкем сөрү-сөрмәүгә бәйле төстә, альтернатив программа һәм дәреслекләргә өстәмә рәвештә, үзе дә күнегүләр тәкъдим итә ала. Шәхсән, безнең фикеребезчә, охшаш эшне башка әдип иҗаты материалында да башкару уңышлы булыр иде. Үсеп килүче буын мирасыбыз белән никадәр якынрак танышса, туган теленә ихтирамы да шулкадәр зур булачак.

Башкарган эшебезгә гомуми йомгак ясап, эш өчен сайлап алынган темабызның үсеш перспективаларын ассызыклап, шуңа игътибар юнәлтәсебез килә: фәннең барлык өлкәләрендә, шул исәптән методика фәнендә дә кулланыла торган тарихилык принцибы, иң катлаулы күренешләрнең асылын ачыкларга, шулай ук, аларның үсеш-үзгәрешенең объектив картинасын күзалларга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә тел тарихы мәгълүматлары, шул җөмләдән Өмми Камал әсәрләре хәзерге тел күренешләрен аңлату һәм укучыларда лингвистик күзаллау формалаштыру чарасы булу бәрабәренә үзенчәлекле әһәмият алалар. Телгә өйрәтүдә тарихи якын килүне куллану укучыларның тел тоемын үстерә, аларны борынгы бабаларыбызның мәдәни мирасы белән таныштыра һәм матур әдәбият текстларын тирән аңлауга китерә. Әлеге хезмәтебез нәтиҗәләре киләчәк, тагын да күләмлерәк фәнни тәгълиматлар өчен фундамент ролен үтәр дип ышанып калабыз. Һәм гомумән, чыгарылыш квалификация эшебез нәтиҗәләре тел галимнәре өчен генә түгел, әдәбиятчылар өчен дә кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.

Список литературы

1. Ахунов Г. Әсәрләр. Хәзинә. Хуҗалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 495 б.

2. Зәкиев М.З., Ибраһимов С.М. Татар теле. 9 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 135 б.

3. Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге: ике томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 1 т. – 495 б.

4. Исхакый Г. Әсәрләр. Унбиш томда. 3 т. – Казан: Татар. ки.т нәшр., 2001. – 448 б.

5. Кандалый Г. Сәхибҗәмал / кереш сүз авт. М. Госманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 128 б.

6. Миңнулин Т. Сайланма әсәрләр. Ун томда. 6 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.

7. Өмми Кәмал. Шигырьләр // Татар поэзиясе антологиясе. Ике китапта. Беренче китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – Б. 129 – 130.

8. Өмми Кәмал // Татар әдәбиятыннан хрестоматия / төз. Х.Й. Миңнегулов, Ш.А. Садретдинов. – Казан: Мәгариф, 2000. – Б. 122 – 124.

9. Татарча-русча сүзлек. Ике томда / редколлегия Ш.Н. Асылгәрәев, Ф.Ә. Ганиев, М.З. Зәкиев, К.М. Миңнуллин, Д.Б. Рамазанова. – 2 т.: М – Я. – Казан: Мәгариф, 2007. – 726 б.

10. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. Өч томда / редколлегия Л.Т. Махмутова, М.Г. Мөхәммәдиев, К.С. Сабиров, Ш.С. Ханбикова. – 2 т.:К – С. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 726 б.

11. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / төз. Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйкова, Т.Х. Хәйретдинова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 839 б.

12. Татар халык сөйләшләре. Ике китапта / Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова. – Казан: Мәгариф, 2008. – 463 б

13. Тукай Г. Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар / Төз. Р. Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 255 б.

14. Хәлим А. Татар моңы: хикәяләр, повесть, роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 383 б.

15. Хәсәнова Ф.Ф., Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я. Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен д-лек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). 5 нче с-ф. Ике кисәктә. 1 нче кисәк. – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2014. – 143 б.

II. ФӘННИ ХЕЗМӘТЛӘР

а) татар телендә:

16. Абдуллин И.А. Әдәби тел тарихын һәм чыганаклар өйрәнүнең төп концепцияләре // Некоторые итоги и задачи изучения татарского литературного языка. – Казань, 1992. – Б. 8 – 25.

17. Абдуллина Р.С. Хәзерге татар теленең орфографиясе һәм орфоэпиясе. – Казан: Мәгариф, 2009. – 239 б.

18. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / Төзүчеләре Д.Ф.Заһидуллина, В.Р.Әминева, М.И.Ибраһимов, Н.М.Йосыпова, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев, Г.Р.Гайнуллина. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.

19. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.

20. Бәширова И.Б. Татар язма текстларының лексикасын өйрәнү юнәлешендә // Фәнни язмалар. – 2001. – Казан: РИЦ “Школа”, 2002. – Б. 7 – 11.

21. Бәширова И.Б. Әдәби тел тарихы өйрәнүнең кайбер методлары һәм методологиясе // Татар теле, әдәбияты, тарихы – үткәне һәм бүгенгесе. – Казан: КДУ, 2000. – Б. 223 – 226.

22. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 456 б.

23. Җәләй Л. Татар теленең тарихи морфологиясе (очерклар). – Казан: Фикер, 2000. – 288 б.

24. Заһидуллина Д., Морозова Ә. Дәреслеккә генә бәйле түгел // Мәгариф. – 2014. – № 5. – Б.40 – 41.

25. Ишкинина Л.К. Әхмәд Ясәви хикмәтләренең лексик-семантик һәм стилистик үзенчәлекләре (Казан басмалары буенча). – Казан: Инновацион технологияләр үзәге, 2007. – 193 б.

26. Коръән тәфсире. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 372 б.

27. Максимов Н.В., Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З. Татар теленнән дидактик материаллар. – Казан: Мәгариф, 2000. – 175 б.

28. Мөхиярова Р.Х. ХХ гасыр ахыры – ХХI гасыр башы татар әдәби теле лексикасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 189 б.

29. Нуриева А.Х. Мөхәммәдьяр поэмаларының лексикасы // Исследования по татарскому языку. – Казан, 1977. – Б. 99 – 114.

30. Рахимов А.З. Эзләнүләр һәм табышлар. Мәкальләр һәм дәрес эшкәртмәләре җыентыгы. – Казан: РИЦ Школа, 2000. – 93 б.

31. Садыйкова А.Х., Хәйретдинова Р.Р. XII – XX гасыр башы татар әдәбиятында дини фольклор : дәреслек. – Казан: КФУ, 2016. – 384 б.

32. Саттар-Мулилле Г. Татар исемнәре ни сөйли? (Татар исемнәренең тулы аңлатмалы сүзлеге). – Казан: Раннур, 1998. – 465 б.

33. Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш: Югары уку йорларының филология факультеты студентлары өчен дәреслек – Казан: ТаРих, 2001. – 383б.

34. Сибгатуллина Ә. Суфичылык серләре: Төрки-татар шигъриятендә дини-суфичыл символлар, образлар, атамалар. – Казан: Заман, 1998. – 368 б.

35. Татар теле грамматикасы. Өч томда. 1 Т.: фонетика, фонология, просодика, графика и орфография, орфоэпия, грамматиканың төп төшенчәләре, морфемика, морфонология, сүзьясалышы. – Казан, 1995. – 583 б.

36. Татар грамматикасы: 3 томда. – М.: Инсан, Казан: Фикер, 1999.– Т. 3. Синтаксис. – 512 б.

37. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар / басма өчен Г.Р. Галиуллина, Д.Ф. Заһидуллина җаваплы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 279 б.

38. Татар теленең диалектологик сүзлеге / Төз. Н.Б. Борһанова, Л. Т. Махмутова һ.б. / Казан: Татар.кит.нәшр., 1969. – 643 б.

39. Фәтхединов Ф.К. Дәрестә Өмми Кәмал иҗатын өйрәнү // Башқортостан уқытыусыһы. – 2014. – №12. – Б. 47 – 51.

40. Фәтхетдинов Ф.К. Өмми Камал – суфи шагыйрь. – Уфа: Китап, 2015. – 159 б.

41. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы буенча очерклар. – Казан: КДУ, 1965. – 120 б.

42. Хаков В.Х. Татар милли әдәби теленең барлыкка килүе һәм үсеше. – Казан: КДУ, 1972. – 224 б.

43. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. – Казан: КДУ нәшр., 1993. – 326 б.

44. Хаков В.Х. Татар әдәби теле (стилистика). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 304 б.

45. Хаков В.Х. Тел – тарих көзгесе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 295 б.

46. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр һәм тестлар. – Казан: Яңалиф, 2006. – 184 б.

47. Харисова Ч.М. Татар теле: теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: Мәгариф, 2006. – 207 б.

48. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Дидактика: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2002. – 351 б.

49. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Педагогика: Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2004. – 543 б.

50. Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б.

ә) рус телендә:

51. Белоконева Н.Н. Спецкурс “Возможности исторического комментирования на уроках русского языка” // Русский язык в школе. – 1994. – № 4. – С. 86.

52. Бокатина Ю.И. Принцип историзма в контексте методики преподавания русского языка // Альманах современной науки и образования. – Тамбов: Грамота, 2008. – №8 (15): в 2-х ч. Ч. II. – C. 12 – 13.

53. Буслаев Ф.И. Преподавание отечественного языка. – Москва: Просвещение, 1992. – 512 с.

54. Давлетшин К.С. Идейно-художественные особенности татарской поэзии ХVII века. – Уфа: БГУ, 1984. – 30 с.

55. Закиров Р.Р. Фразеологические единицы с компонентом цветообозначения в английском, русском и татарском языках: Автореф. дис. … канд. филол. наук. – Казань, 2003. – 24 с.

56. Иванов В.В., Потиха З.А. Исторический комментарий к занятиям по русскому языку в средней школе. – Москва: Просвещение, 1985. – 160 с.

57. Методика преподавания русского языка / Под ред. М.Т. Баранова. – Москва: Просвещение, 1990. – 366 с.

58. Пригарина Н. Введение // Суфизм в контексте мусульманской культуры. – М.: Наука, 1989. – С. 95.

59. Рахманова Л.И., Суздальцева В.Н. Современный русский язык. Лексика. Фразеология. Морфлогия. – М.: Аспект-Пресс, 2010. – 464 с.

60. Текучев А.В. Методика русского языка в средней школе. – Москва: Просвещение, 1980. – 414 с.

61. Фатхтдинов Ф.К. Творчество поэта XV века Умми Камала (художественные и философско-этические проблемы): дис. … канд. филол. наук. – Уфа, 2002. – 167 с.

62. Шанский Н.М. В мире слов. – Москва: Просвещение, 1978. – 319 с.

Покупка готовой работы
Тема: «Изучение языка произведений умми камал в школе»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 61
Цена: 2700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика