Дипломная работа

«Ойконимика Федоровского района Республики Башкортостан»

  • 90 страниц
Содержание

КЕРЕШ.3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ФЕДОРОВКА РАЙОНЫНЫҢ СОЦИАЛЬ-ИКЪТИСАДИ ҺӘМ ТЕРРИТОРИАЛЬ-ГЕОГРАФИК ХАЛӘТЕ ҺӘМ ТАРИХЫНА КҮЗӘТҮ

1.1. Федоровка районының социаль-икътисади һәм территориаль-географик халәте.

1.2. Федоровка районы тарихына кыскача күзәтү.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. ФЕДОРОВКА РАЙОНЫ ОЙКОНИМИКАСЫ ҺӘМ АВЫЛ АТАМАЛАРЫН ТУГАН ТЕЛНЕ ӨЙРӘНҮДӘ ФАЙДАЛАНУ

2.1. Ономастика фәне һәм аның бүлекләре.

2.2. Федоровка районы авыл советлары авыл биләмәләре

составында авыллар һәм аларның тарихына кыскача күзәтү.

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК. УРТА МӘКТӘПТӘ ТУГАН ТЕЛНЕ ӨЙРӘНҮДӘ АВЫЛ АТАМАЛАРЫН ФАЙДАЛАНУ ӨЧЕН КҮНЕГҮ ҮРНӘКЛӘРЕ.

ЙОМГАК.

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.

КУШЫМТА

Кушымта 1. Башкортстан Республикасы картасы.

Кушымта 2. Федоровка районы картасы.

Кушымта 3. Федоровка районы гербы.

Кушымта 4. Федоровка районы флагы.

Введение

Хезмәтнең актуальлеге. Ономастика бүгенге көндә зур үсеш алган һәм бик әһәмиятле фән. Ономастика халыкның тарыхын, чыгышын билгели. Ономастика мәгълүматлары (башлыча топонимика һәм микротопономика, антропономика һәм антротопонимика, этнонимика һәм этнотопонимика мәгълүматлары) тел тарихы, диалектология, тарихи иксикология, этнолингвистика, халык тарихы, краеведение, этнология, этногенез, археология, философия, этика, эстетика, геология, география, биология һ.б. фәннәр өчен кыйммәтле чыганак булып торалар, бу фәннәр тагын да телне үстерүдә тактый зур роль уйныйлар.

Телнең лексик системасында топонимнарны төрле аспектта гыйльми өйрәнү мәсьәләсе гомум тел белеме өчен актуаль санала. Ул яңа һәм мөһим юнәлешләрнең берсенә әйләнде. Топонимнарга бәйле мәсьәләләрне тикшерү теоретик һәм практик яктан зур әһәмияткә ия.

Топонимнар халыкның мәдәнияте, йолалары, гореф-гадәтләре, менталитеты, традицияләре, көнкүреше, уй-карашлары белән тыгыз бәйле. Аларны өйрәнү халыкның тарихын, этнографиясен тикшерүчеләр өчен әһәмиятле.

Соңгы елларда төрки топонимияне һәм гидронимияне өйрәнү нык үсте. Төрки җөмһүриятләр арасында гидроним һәм топонимнарны төрле яклап фәнни эшкәртү Башкортстанда шактый алга киткән. Башкортстан топонимнарын өйрәнүдә беренче фәнни фикерләр Җ.Г. Киекбаев тарафыннан әйтелә. Аның хезмәтләрендә топонимнар чагыштырма-тарихи метод кулланып анализлана. Башкортстан гидронимнарын А.А. Камалов өйрәнә. Дим елгасы бассейны топонимнары Р.3. Шәкүров тарафыннан тикшерелде. Башкортостан топонимиясендәге иран катламы Н.Д. Гарипова һәм Т.М. Гарипов хезмәтләрендә урын таба. Башкортстан топонимиясенең аерым аспектлары 3.Г. Ураксин, Ф.Г. Хисаметдинова, В.Ш. Псәнчин, У.Ф. Нәдергулов, Н.X. Ишбулатов һ.б. мәкаләләрендә карала.

Төрки-татар географик атамаларына Мәскәү топонимистлары А.В. Суперанская, Б.А. Серебренников, Э.М. Мурзаев, В.А. Никонов, Н.В. Подольская, Г.И. Донидзе, Н.А. Баскаков, И.Г. Добродомов һ.б. игътибар бирә.

Географик объектларның күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Бу атамалар, буыннан буынга күчә барып, төзелеш-ясалышлары ягыннан әллә ни зур үзгәрешләр кичермичә, безгә килеп җиткәннәр. Менә шуңа алар теге яки бу төбәктә яшәгән халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында байтак кына әһәмиятле мәгълүматларны хәбәр итә торган «тарих хәбәрчеләре» булып санала.

Топонимияне һәм антропонимияне тирән һәм күпьяклы итеп өйрәнү зарурлыгы һәм мөһимлеге хәзерге вакытта бөтендөнья күләмендә танылды.

Ономастик тикшеренүләрнең тел тарихы, аның иҗатчысы булган халык тарихы һәм этногенез өчен әһәмияте бар. Менә шуңа күрә бу фән мәсьәләләренә соңгы елларда игътибар һәм илтифат артканнан арта, үскәннән үсә бара. Аерым төбәк ономастикасын өйрәнү дә бик кызыклы һәм мөһим санала. Мондый эш яшь буында туган якка мөхәббәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Һәр кеше өчен үз туган ягы ялгызлык атамалары кадерле, шуңа күрә ул һәрвакыт зур кызыксыну уята.

Тикшеренүнең объекты – Башкорстан Республикасы Федоровка районы ойконимикасы, предметы – районның авыл атамаларының үзенчәлекләре.

Федоровка районының ойконимикасын тикшерү һәм барлау безнең хезмәтебезнең яңалыгын тәшкил итә, чөнки бу төбәкнең географик атамалары бүгенге көнгә чаклы махсус фәнни тикшерелмәгән.

Төп максат булып Федоровка районы ойконимнарын тасвирлау тора.

Максатка ярашлы түбәндәгеләрне бурычларны хәл итү алынды:

1) ономастика фәненә кагылышлы гомуми проблемалар яктыртылган фәнни чыганакларны барлау һәм өйрәнү;

2) фәнни чыганаклар нигезендә ономастика фәненең теретик нигезләрен өйрәнү, “ономастика”, “ойконимика” төшенчәләренә аңлатма бирү;

3) төрле чыганакларга таянып Федоровка районы авыллары атамаларын аерып чыгару;

4) тупланган практик материалны фәнни-теоретик хезмәтләргә таянып анализлау;

5) Федоровка районы авыллары атамалары мисалында урта мәктәптә туган як ономастикасын өйрәнү методик нигезләрен барлау һәм тупланган материалны урта мәктәптә туган телне өйрәнүдә файдалану өчен күнегү үрнәкләре төзү.

Алынган бурычларны хәл итү өчен без Федоровка районы авыллары атамаларын төрле чыганаклардан әзмә-эзлекле сайлап алу юлы һәм кыр методы белән тупладык, аны анализлаганда эзләнү, тарихи-чагыштыру, тиңләштерү, санау метод һәм алымнарын кулландык. Бу яктан караганда, авторның туган ягы Федоровка районы булуы да зур әһәмияткә ия.

Тупланган материалның Федоровка районы авыллары атамалары үрнәгендә аерым бер төбәкнең ономастикасын югарырак фәнни дәрәҗәдә тикшерү өчен нигез булып тора алу, безнең тарафтан ирешелгән төп нәтиҗәләр урта мәктәптә һәм башка төрле уку йортларында татар телен уку-укыту процессында ирекле куллана алу диплом эшенең теоретик һәм практик әһәмиятен тәшкил итә.

Шулай ук хезмәтнең практик әһәмияте тупланган бай материалны татар теленең ономастик хазинәсен үзләшерүдә, сүзлекләр төзегәндә, чыгышлар әзерләүдә файдалана алу мөмкинлеге белән билгеләнә. Дәресләрдә җирле ойконимика материалын куллану укытуның эчтәлеген баета, аны кызыклы итә, туган якка карата сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияли.

Материал туплау һәм куелган бурычларны хәл итү өчен өчен түбәндәге төп чыганаклар файдаланды: «Словарь топонимов Башкирской АССР» (Уфа, 1980), «Словарь топонимов Республики Башкортостан» (Уфа, 2002), «Русско-башкирский словарь-справочник названий населенных пунктов Республики Башкортостан» (Уфа, 2001), «Татар исемнәре сүзлеге» (Казан, 1981), «Исемнәр дөньясында. Башкорт исемнәре сүзләре» (Уфа, 1991). Шулай ук Э.М. Мурзаев, Л.Ш. Арсланов, Ф.Е. Гарипова, В.Д. Бондалетов, А.Г. Шәйхулов һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендәге практик һәм теоретик материаллар да урын алды.

Тикшерү, югары педагогия уку йортлары студентларының чыгарылыш эше кыссаларында башкарылганлыктан, соңгы дәрәҗәдәге фәннилеккә дәгъвә итми. Эшнең төп нәтиҗәләре гамәли дәресләрдә, студентларның фәнни конференцияләрендә апробацияләнде.

Фрагмент работы

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. ФЕДОРОВКА РАЙОНЫ

ОЙКОНИМИКАСЫ ҺӘМ АВЫЛ АТАМАЛАРЫН

ТУГАН ТЕЛНЕ ӨЙРӘНҮДӘ ФАЙДАЛАНУ

2.1. Ономастика фәне һәм аның бүлекләре

Телдәге барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнү белән лингвистиканың ономастика (ономастика грек сүзе, “исем бирү сәнгате” мәгънәсенә ия) дигән бүлеге тикшерә.

ХV-ХVIII гасырларда яралгы хәлендә булган татар ономастикасы, ХIХ йөзнең I чирегендә үсеш тарихының икенче этабына аяк басып, ХХI гасырда “күптөрле телләр материалына нигезләнеп гамәлгә ашырыла торган интенсив гыйльми тикшеренүләр нәтиҗәсендә, елдан ел киңәя, байый һәм тирәнәя барган” фән тармагына әверелә. Ономастиканың топономика (topos – “урын”, опута – исем) һәм антропонимика (antropos – “кеше”, опута – “исем”) иң зур һәм практик әһәмияткә ия бүлекләре бар. Алар ономастика фәне кырының үзәген тәшкил итә.

Топонимика телдәге барлык төр географик атамаларны (топонимнарны) өйрәнә.

Томонимиканың үз аерым бүлекчәләре бар.

Макротопонимнар (грек. makros “зур”, topos – “урын” һәм onyma – “исем”) – зур географик объектларның (болын, көтүлек, кое, басу, сазлык һ.б.), илләрнең, тарихи өлкәләрнең исемнәрен тикшерә. Мәсәлән: Аргентина, Себер, Саксония, Аквитания.

Оронимнар (грек. oros – “тау”, onyma – “исем”) – тау, кыя һәм башка рельеф атамалары. Мәсәлән: Килиманджаро, Кордильеры, Уральские горы.

Гидронимнар (грек. hydros – “су”, onyma – “исем”) – диңгез, елга, чишмә , буа, сусаклагыч һ.б. атамалар. Мәсәлән: Тын океан, Обь, Байкал күле. Шулай ук кеченә өлшләргә бүленә, мәсәлән: лимнонимнар – күл атамалары.

Спелеонимнар (грек. spēlaion – “мәгарә”, onymа – “исем”) –.мәгарә, тау куышы исемнәре (Шүлгән-Таш мәгарәсе).

Дримонимнар (грек. drymos урман, onyma – “исем”) – урман (яки аның өлешләре) атамалары.

Ойконимнар (грек. oikos – “торак”, onyma – “исем”) – торак-пункт (шәһәр, авыл) исемнәре. Мәсәлән: Уфа, Акбулат, Өчбүләк.

Телдә кешегә эндәшү, мөрәҗәгать итү өчен хезмәт итә торган исем, отчество, фамилия, кушамат һәм псевдоним төшенчәләрен антропонимика өйрәнә. Патроним – атасы, бабасы ягыннан исемләү, ул антропоним төре. Матроним – әнисе, әбисе ягыннан исемләү, антропоним төре. Криптоним – яшерен исемнәр, антропоним төре. Кайбер псевдонимнар криптоним булалар.

Мөселман динендә балага атасының, яки бабасының исемен кушу күренеше юк. Дин кушмый.

Топонимика белән ономастиканы топономастика дип тә йөртәләр. Аның эчендә төрле яңа юнәлешләрне аерып чыгаралар:

Урбанонимнар (грек. urbanus – “шәһәрнеке”, onyma – “исем”) – шәһәр эчендәге объект исемнәре (урам, тыкрык, проспект, һәйкәл, театр, елга буе һ.б.). Мәсәлән: Октябрь проспекты, Эрмитаж. Урбанонимиканың да өлешләре бар:

Годонимнар (грек. hodos – “урам”, onyma – “исем”) – урам исемнәре. Мәсәлән: Ленин урамы, Тукай урамы.

Агоронимния (грек. agora – “кыр”, onyma – “исем”) – ялан, кыр, дала атамаларын өйрәнә.

Дромонимнар (грек. dromos – “хәрәкәт”, onyma – “исем”) – хәрәкәт итү юллары атамалары. Мәсәлән: Себер тимер юлы.

Зоонимика – ялгызлык исемнәр, хайван кушаматлары. Мәсәлән, Мишка, Мухтар, Акбай.

Хрононимнар – вакыт аралыгын белдерүче ялгызлык исемнәр. Мәсәлән, Яңа ел, Җиңү көне, 8 Март, Бөек Ватан Сугышы.

Теонимнар – мифологик образ, алла исемнәре. Мәсәлән, Шүрәле, Убыр, Газраил, Мөхәммәд пәйгамбәр.

Этнонимнар – ыру, кабилә, милләт атамалары.

Космонимика – йолдызнамәләрне, йолдызлыкларны, космос объектларын өйрәнә. Мәсәлән, Үлчәү, Чаян, Зөһрә йолдыз.

Астронимика – аерым күк җисемнәрен, планета атамкаларын өйрәнә. Мәсәлән, Юпитер, Марс, Ай, Венера.

Карабонимика – кораб, катер атамаларын өйрәнә (ялгызлык исемнәр).

Эпоним – сүз, тезелеп килгән сүзләрнең атасы, башы.

Агионимика – (грек. “изге” һәм “исем”, “атама”). Агиография – изгеләрнең яшәешен сурәтли. Изгеләрнең исемнәрен өйрәнә, аларның һәрберсе календарь көненә туры килә [Википедия, 2017; Гарипова, 1994; Никонов, 1974; Подольская, 1988, Суперанская, 1973].

Югарыда әйтелгән бу фәннәрнең казанышлары тел, мәдәният, җәмгыять тарихы өчен күп мәгълүмат бирәләр, туган якны, туган илне ярату хисе тәрбиялиләр.

Күренүенчә, ономастика фәне тармаклары, бүтән кайбер фәннәр (грамматика, лингвистика, математика, физика һ.б.) шикелле үк, – ик, – а кушымчалары ярдәмендә исемләнгәннәр. Топоним, гидроним һ.б. ономастик терминнардагы – ним кушымчасы грекча “исем”, “атама” мәгънәсендәге оним сүзеннән килә, ягъни гидроним – гидрос “сулык” исеме, ойконим – ойкос “тору урыны”, “торак пункт” исеме, ороним – орос “тау – чокыр” исеме, топоним – топос “урын” исеме.

Дөньядагы һәр нәрсәнең исеме бар кешеләр, җанварлар, шәһәр һәм авыллар, елгалар-күлләр, диңгезләр һәм океаннар, таулар һәм чокырлар, юллар һәм сукмаклар, тыкрык һәм урамнар, кинотеатр һәм завод-фабрикаларның, татлы конфетлардан алып океан пароходларынача, җыйнап әйткәндә, безне чолгап алган барлык нәрсәләрнең исемнәре бар.

Телдәге исемнәр исә гомумилекне яки аерымлыкны белдерүләре ягыннан бер-берсенә капма-каршы куела торган ике зур төркемгә аерылалар.

Бер төрдән булган әйберләрнең барсы өчен уртак, гомуми атамасы аларның күмәклек (уртаклык) исемен (мәсьәлән, кеше, шәһәр, елга, урам, таш, базар, урман һ.б.), бары тик берсен генә белдергәне шәхси, ялгызлык исем барлыкка китерә (мәсәслән, Айгөл, Азат, Идел, Казан, Арча, Киев, Бүздәк, Кабан, Балык һ.б.). Ялгызлык исемнәренә кеше, ыруг, кабилә, халык, мифологик образлар һәм аллалар; йорт хайваннары; төрле географик объектлар; күк җисемнәре; китап, газета-журналлар, предприятие һәм учреждение исемнәре; төрле әйбер, товар атамалары һ.б. керә.

Ялгызлык исемнәр үзләре күмәклек исемнәреннән килеп чыкканнар: Тимерша – тимер шаһ, Миңниса – миңле ниса (гарәпчә ниса – “ханым”, “хатын-кыз”) дигән сүзләрдән, Гүзәл – татар телендә “чибәр, күркәм, сылу” мәгънәсенә ия булган гүзәл сүзеннән һ.б. Киресенчә, ялгызлык исемнәреннән күмәклек исемнәре дә ясалырга мөмкин. Мәсәлән, шовинизм сүзе. Наполеонның Шовин исемле бер солдаты исеменнән барлыкка килгән (ул башка милләт вәкилләрен өнәмәгән).

Бер төрдәге ялгызлык исемнәреннән икенче төр ялгызлык исемнәре барлыкка килергә дә мөмкин. Мәсәлән, аерым шәхесләрнең исем-фамилияләре белән аталган континент, ил-дәүләт, елгалар, шәһәрләр, авыллар һ.б. бар. Билгеле булганча, атаклы испан диңгез сәяхәтчесе Христофор Калумб Американы ача. Шушы вакыйгадан соң берникадәр вакыт үткәч Италия сәяхәтчесе Америго Веспуччи Көнъяк Американың ярлары буйлап сәяхәт итә. Яңа континент аның исеме белән Америка дип аталган. Колумб исеме белән Көнъяк Америкадагы дәүләт атала – Колумбия дәүләте. Безнең илдә дә күп кенә авыл, шәһәр исемнәре шул урынга беренче булып урнашкан кеше исеме белән аталган. Мәсәлән, Федоровка районы Акбулат авылы тарихы. Кушымтадан кара.

Ялгызлык исемнәренең этимологиясен, этнолингвистик катламнарын, структур-семантик һәм ясалыш үзенчәлекләрен, үсеш-үзгәреш, таралыш-кулланыш хасиятләрен өйрәнүнең тел һәм халык тарихы, этнография һәм этногенез өчен гаять зур әһәмияте бар. Чөнки кеше исемнәре, җирле географик атамалар үзләрендә телебезнең борынгы сүзләрен, грамматик күренешләрен мул саклаганнар. Боларда халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, материаль һәм рухи культурасы эзлекле чагыла. Димәк, ономастик берәмлекләр тел чаралары белән, сүз белән баян ителгән тарихны, исем-атамаларда саклану һәм гәүдәләү тапкан тарихны тәшкил итәләр [Гарипова, 1994; Саттаров, 1975; 1975; 1992].

Бүгенге көндә ономастика фәне кызу темплар белән үсә, киңәя. Шунысы да бар, ономастика күзлегеннән караганда, безнең республикабыз Башкортостан бик үзенчәлекле, гаҗәеп тарихлы төбәк. Ул кимендә биш этник дөньяның борынгы иран кабиләләренең (сармат аланнарның һ.б.), фин – угыр, төрки, монгол һәм славян халыкларының “аралашу” зонасы. Шул кабилә һәм халыкларның тел стихиясе чал тарих давамында Башкортостан топонимиясе, антропонимиясе, антропотопонимиясе һәм этнотопонимиясенең этнолингвистик катламнарын тудырган, аларның бер- берсенә ясаган йогынтысын чыгарган.

Татар исемнәрен өйрәнүнең тел тарихын, башка ономастик берәмлекләрнең килеп чыгышын, Урта Идел һәм Урал җирлегендә яшәүче фин – угыр халыклары һәм, аерата татар һәм башка төрки халыкларның этногенезын ачыклау, татар һәм рус телләренең антропонимия тармагында багланышларын, үзара йогынтысын һ.б. аныклау өчен гаять зур әһәмияте бар.

Тел белемендә ономастика күп белгечләрне кызыксындыра. Күп югары уку йортларында һәм академияләрдә ономастик үзәкләр барлыкка килә: Мәскәүдә, Киевта, Томскта. Төрки ономастикасы Татарстанда, Башкортстанда, Әзербайжанда, Кыргызстанда, Төркмәнстанда, Үзбәкстанда өйрәнелә.

Туган як топонимикасын өйрәнү буенча Ю.А. Карпенко (“Топонимия Буковины”), И.А. Воробьёва (“Русская топонимия средней части бассейна Оби”), О.Т. Молчанова (“Стуктурные типы тюркских топонимов Горного Алтая”), С.М. Молла-Заде (“Топонимия северных районов Азербайдана”) тикшеренү эшләре алып баралар.

Башкортстанның топонимнары турында беренче чыганаклар Х гасыр язмаларында очрый. Әхмәт Ибн Фадлан (921-922) Башкортстан җирләреннән үткәндә берничә исемне язып алган, анда кергән гидроним Җаек (әлеге вакытта Урал һ.б.ХVII гасыр азагында һәм ХVIII башында географ С.У. Ремезов сызымнарында Башкортстанның төнъяк һәм төнъяк-көнчыгыш районнарның географик исемнәре беркетелгән. Соңыннан В.Н. Татищев, П.И. Рычков, П.С. Паллас, В.М. Черемтанский, Р.Г. Игнатьев, А.Г. Бессонов һ.б. эшләрендә бик күп топонимнар теркәлгән.

Башкортстан топонимнарын өйрәнүдә П.И. Рычковның “Лексикон или словарь топографический Оренбургской губернии” мөһим урын алып тора. Бу сүзлектә бирелгән күп мәгълүмәт тарихи һәм географик әдәбиятта очрамаган. Кызганычка каршы, сүзлек үз вакытында басылмаган һәм кулъязма булып бүгенге көнгә тиклем саклана.

1881 елда Р.Г. Игнатьев “Название вод, урочищ и проч., как памятники югоров в Уфимской провинции” дигән мәкаләсен бастыра. Бу хезмәттә төрле географик объектларның исемлеге бирелә һәм ул беренче тапкыр топонимнарны аңлата.

Төпле итеп Башкортостанның топонимнарын тикшерү 1950 елда башлана. Бу эшкә зур өлеш Җ. Киекбаев кертә. Аның хезмәтләрендә Башкортостан топонимикасын төпле анализлау принциплары күрсәтелә.

1980 елда А.А. Камалов, Р.З. Шәкүров, З.Г. Ураксин, М.Ф. Хисматов беренчеләрдән булып “Словарь топонимов Башкирской АССР” дигән сүзлек бастырып чыгаралар. Ф.Г. Хисаметдинованың да башкарган эшләре байтак. Ләкин башкорт ономастларының хезмәтләренә татар материалын бирүдә тәнкыйди күзлектән карага кирәк [Камалов, 1994; Камалов, Камалова, 2007; Кусимова, 1991; Сөләймәнова, 2006; Хисамитдинова, 1991; 2006; Шакуров, 1986; Шәкүр, 1993].

Кеше исемнәре, фамилияләре, отчестволары, кеше һәм хайван кушаматларын өйрәнүдә Ф.Г. Гарипованың һәм Г.Ф. Саттаровның эшләре зур роль уйный. Галим-ономаст Гомәр Саттаров Мулилленең “Татар исемнәре ни сөйли?” дип аталган бу китабында милли исемнәребез хазинәсе мөмкин кадәр бай-мул булсын дигән максатны тормышка ашыруны күздә тотып, төрле чыганаклардан 35 ел дәвамында җыйналган 15 меңгә якын татар ир-ат һәм хатын-кыз исемен туплап бирелгән. Аларның татарча һәм русча дөрес язылышлары, кайсы тел сүзе булулары күрсәтелгән, лексик мәгънәләре һәм этимологияләре аңлатылган [Арсланов, 2005; Гарипова, 1994; Мазитова, 1985, 27-28 б., 1986; Саттаров1973, 1975].

Димәк, ономастиканың топонимия һәм антропонимия бүлекләрен тирән һәм күпяклы итеп өйрәнү зарурлыгы һәм мөһимлеге хәзерге вакытта бөтендөнья күләмендә танылды.

Мәҗүси чорда һәм ислам дине таралганннан соң да кулланылган һәм бер өлеше бүген дә кулланылышта булган төрки нигезле татар антропонимнарын А.Г. Шәйхулов тикшерә һәм аларны лексик-тематик яктан классификацияли [Шайхулов, 1976; 1978].

1998 елда профессор Г.Ф. Саттаровның “Татар топонимиясе” исемле китабы дөнья күрде (Казан, 1998). Анда татар теленең җирле географик терминнары һәм топонимиясе, шулай ук башка төр күмәклек сүзләрдән ясалган топонимиясе күпъяклы һәм комплекслы якын килеп, тарихи-лингвистик яссылыкта анализлап бирелгән [Саттаров1998].

Ф.Р. Гарипова татар ономастикасын, аерым алганда авыл атамларын тикшерүгә зур көч салды [Гарипова, 1994].

Татар топонимикасын өйрәнүдә Л.Ш. Арслановның хезмәтләре аерым игътибарга лаек [Арсланов, 2005]. Татар антропонимнарын тикшерүдә А.Г. Шәйхуловның кыйммәтле тикшеренүләре зур фәнни әһәмияткә ия [Шайхулов, 1976; 1978; Шайхулов, Раемгужина, 2006].

Соңгы елларда татар ономастикасы үсешен яшь галимнәр билгели. Аның яңадан-яңа тармаклары барлыкка килә. Татар топонимикасында төрле катламнар, ялгызлык атамаларының этимологик нигезе, этник тамырлары, бүгенге яшәеше, аларның хәзерге шартларда шәһәр һәм авылларның милли йөзен билгеләүдә әһәмияте һ.б. проблемалары көнүзәк мәсьәлә буларак яктыртыла. Бу яктан З.Ф. Әхәтова, Р.Ш. Шагеев, Ф.С. Сәлимҗанова, Г.Х. Исмагилова һ.б. фәнни тикшеренүләрен атап үтү дә җитә. Татар ономастикасының киләчәге ышанычлы кулларда.

Заключение

Федровка районы Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатыш төбәгендә Ырынбур өлкәсе белән чиктә урнашкан. 1935 елга чаклы Федоровка районының бүгенге территориясе Стәрлетамак кантонының Федоровка волостенә караган. Ә Федоровка районы территориаль һәм административ берәмлек буларак 1935 ел башында оеша. Аның составына Стәрлебаш районының 13 авыл Советы һәм Мәләвез районының 5 авыл Советы керә. Чирек гасырдан, 1961 ел башында, авыл Советлары составы зур үзгәреш кичерә: алар бик азая – 12 генә кала.

Торак пунктлар саны барлыгы 129 була. Алар арасында төрле торак пунктлар авыллар, хуторлар, касабалар һәм выселкалар – бар. 1961 елда Федоровка районы 1854 кв.км территорияне били. Халкы – 28182 кеше. ХХ гасырның 80 нче еллар азагында Федоровка районында халык саны бик азая. Моның сәбәбен территориаль үзгәрешләр, халыкның миграциясе белән бәйләп карасалар да, без аны күберәк ХХ азагындагы социал-икътисади шартларга бәйле демографик хәлгә кайтып кала, дип әйтә алыр идек. 1981 елның 1 январена Федоровка районы 1691 кв.км. мәйданны били. Халкы 22300 кеше була. Авыл Советлары саны шул килеш үзгәрешсез кала – 12, торак пунктлар саны азая – 76 була. Бүген авыл Советлары – 14.

Бу төбәктә бик борынгы чорларда – берничә дистә мең еллар элек үк кешеләр яшәгән. Бу турыда археологик казылмалар вакытында табылган материаллар һәм башка чыганаклар сөйли. Көньяк Уралга күчмә кабиләләрнең күпләп үтеп керүе бу төбәктә ул вакыттагы халыкның этник составын нык төрләндерә, һәм шулай ук яңа этник төркемнәрнең оешуына китерә. Монда яшәүче башкорт һәм башка халыкар күпгасырлар дәвамында җирле һәм күченеп килүче кабиләләрнең кушылуы нигезендә формалашалар.

Мәсәлән, Федоровка районында 1931 елда басылган “Районы Башкирской АССР” статистик белешмәсендә бу төбәктә башкортлар, татарлар, мишәрләр, типтәрләр, чувашлар, руслар, украиннар, белоруслар, марилар, мордвалар, латышлар, немецләр, поляклар, эстонлылар, еврәйләр яшәве күрсәтелә. Милли состав бүгенге көндә дә сакланган, ләкин касы милләт сан ягыннан арткан, кайсы бик аз калган. Шулай, раонның төп халкы бүген татарлар, башкортлар, руслар, чувашслар, мордвалар.

Оешкан вакытта Федровка районы составына түбәндәге торак пунктлар кергән:

1) авыллар Августовка, Акбулат (Акбулатово), Базилева, Бала-Чытырман (Бала-Четырман), Балыклыбаш (Балыклыбашево), Булякай, Верхний Алыштан, Гумбетово, Покровка, Караяр, Ишбүләк (Ижбуляк), Кирюшкино, Ново-Николаевка, Орловка, Сашино, Сухо-Изяк, Хаватловка, Юлдаш, Юрковка и т.д.;

2) зур авыллар Алешкино, Кузьминовка, Михайловка, Старая Покровка, Сергеевка, Федоровк һ.б.

3) касабалар Боронино, Гавриловский, Донской, Думчевский, Капровка, Митрафаново, Тимофеевский, Тученский, Фроловский һ.б.

4) хуторлар Баталинский, Бикзяновский, Васильевский, Георгиевский, Гладкова, Гарбуновский, Дема, Дорогой, Иваново, Красново, Маганевский, Никитина, Николаевский, Петровка, Стрельникова, Худояровский.

Бу чорда шулай ук торак пунктлар составына тегермәннәр, артельләр, выселкалар да кергән. Мәсәлән, аларда 1925 елда бердән алып сигезгә чаклы хуҗалык булган, Юксыллар артелендә (артель Бедноты) 18 хуҗалык булган (халык саны күрсәтелмәгән).

Бүген исә аларның кайберсе бөтенләй юкка чыккан. Моның төрле сәбәпләре бар. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышыннан соң төбәктә сәнәгать үсеше һәм ХХ гасырның 50 нче елларында республиканың көньяк-көнбатышында Стәрлетамак, Ишимбай, Мәләвез, Күмертау шәһәрләренең үсеше, аларда эре нефть-химиясе, нефть чыгару һәм станок, машиналар төзү заводлары, төрле фабрикалар салу авыл халкының авылдан шәһәргә агылуына китерә. Бөек Ватан сугышы да эзсез калмый, әлбәттә.

Хәзерге чорда 73 торак пункт билгеләнә. Аларны анализлау шуны күрсәтә:

1) халкының милләте буенча татарлар, руслар, башкортлар, чувашлар, мордвалар, катнаш милләтләр яшиләр;

2) ойконимнарның 24 төрки-татар (шул исәптән башкорт) атамалары (Акбулат авылы, Акташ авылы, Бала Чытырман авылы, Балыклы авылы, Балыклыбаш авылы, Батыр авылы, Бүләкәй авылы, Югары Яуыш авылы, Югары Алыштан авылы, Әтәш авылы, Гөлем авылы, Гөмбазы авылы, Гөмбәт авылы, Ишбүләк авылы, Ишмөхәмәт авылы, Коралачык авылы, Яңа Яуыш авылы, Сәит авылы, Тәнәй авылы, Юрматы авылы, Иске Чытырман авылы, Өчбүләк авылы, Түбән Алыштан авылы, Яңа Авыл хуторы), 1 атама (Тәнәй– Тенос – Тенюс – Теняево) мәҗүси чуваш исеменә бәйле – төрки нигезле; 49 славян-рус атамалары тәшкил итә (д. Айтуган Дурасов, д. Алешкино, д. Базелево, д. Веселовка, д. Гавриловка, с. Гавриловка, д. Гоголевка, д. Гончаровка, д. Гороховка, д. Дедово авылы, с. Денискино, д. Домрачевка, д. Златоустовка, д. Ивановка, д. Илиновка, д. Илиновка, д. Казанка, с. Кирюшкино, д. Ключевка, д. Колыдовка, д. Кузминовка, д. Маганевка, д. Митюковка, с. Михайловка, д. Никитина, д. Николаевка, д. Новомихайловка, д. Новониколаевка, с. Новоселка, д. Новософиевка, д. Новоитроицкое, д. Орловка, д. Петровка д. Петровка, х. Подлесный, д. Покровка, д. Полыновка, д. Поляковка, д. Пугачевка, д. Русский Сухой Изяк, д. Сашино, д Сергеевка, д. Старониколаевка, д. Старокондоуровка, д. Татарский Сухой Изәк, с. Теняево, х. Уялдаровка, д. Федоровка, с. Федоровка, д. Федотовка, д. Филлиповка, д. Хитровка); шулай ук 2 атама татар-рус телләре катнашлыгында ясалган (Айтуган-Дурасово, Татар Сухой Изяк);

3) төрки-татар атамларының күпчелеге кеше исемнәреннән ясалганнар Акбулат авылы, Батыр авылы, Бүләкәй авылы, Гөлем авылы, Югары Яуыш авылы Ишбүләк авылы, Ишмөхәмәт авылы, Яңа Яуыш авылы, Сәит авылы. Алар бу торак пунктларга нигез салучылар. Урынлашу урынына бәйле атамлар да бар. Иске Чытырман авылына беренче килүчеләр Уфа губерниясе Чытырман авылыннан булганнар. Шуңа авылларына шушы атаманы биргәннәр. Ә Бала Чытырман авылына нигез салучылар Иске Чытырманнан күченгән. Бала кече, бәләкәй мәгънәсен бирә. Татар телендә “чытырман” – бик куе булып, тармакланып үскән куаклар, урман. Ягъни авыл шундый куаклы куе урман булган урынга төпләнгән. Балыклы авылы һәм Балыклыбаш авылы Балыклы елгасына бәйле аталаганнар – алар елга буена салынган. Акташ авылы ак ташлы урынннан. Тәнәй авылы атамасын да төрки чыганакка бәйләп карарга була, чөнки бу авылга чувашлар нигез салган. Аның иске атамасы Тенюс. Мәҗүси булган чувашлар арасында ак сакаллар – стрецлар була. Шуларның берсе Тенусь исемле була – авылга ул нигез салган дип фаразлана. Юрматы авылы атамасы ыру-кабилә исеменнән алынган. Коралачык татарлар-башкортлар өчен гадәти атама – корылма исеме “алачык”ка бәйле. Яңа Авыл хуторы атамасы “яңа гына салынган авыл” мәгънәенә бәйле. Ләкин Югары Алыштан авылы, Түбән Алыштан авылы, Әтәш авылы, Гөмбазы авылы, Гөмбәт авылы, Өчбүләк авыллары атамаларын әле без аңлата алмыйбыз.

4) славян-рус атамаларының күпчелеге кеше исемнәренә бәйле – д. Айтуган Дурасов, д. Алешкино, д. Базелево, д. Веселовка, д. Гавриловка, с. Гавриловка, д. Гоголевка, д. Гончаровка, д. Гороховка, д. Дедово авылы, с. Денискино, д. Домрачевка, д. Ивановка, д. Илиновка, д. Илиновка, с. Кирюшкино, д. Кузминовка, д. Маганевка, д. Митюковка, с. Михайловка, д. Николаевка, д. Новомихайловка, д. Новониколаевка, д. Новософиевка, д. Орловка, д. Петровка д. Петровка, д. Поляковка, д. Сашино, д Сергеевка, д. Старониколаевка, х. Уялдаровка, д. Федоровка, с. Федоровка, д. Федотовка, д. Филлиповка, д. Хитровка. Авылның төпләнгән урынына бәйле атамлар х. Подлесный (урман буенда урнашканга), д. Ключевка (чишмәле урынга урнашканга), д. Полыновка (сулы урынга урнашканга), аталган. д. Русский Сухой Изяк һәм д. Татарский Сухой Изәк Сухой Изяк елгасы атамасына бәйле – алар шушы елга буенда урынлашканнар. Берсендә руслар, икенчесендә татарлар яши. Русларның православия диненә бәйле д. Новотроицкое, д. Покровка авыллары аталган. с. Новоселка атамасы яңа салынган булганнан алынган. д. Златоустовка һәм д. Казанка авылларын исемләү үзенчәлекләре әле безгә ачык түгел.

Шулай итеп, Башкортстан Республикасы Федоровка районы ойконимикасы бик кызыклы һәм үзенчәлекле атамалар системасы. Анда төбәкнең, республиканың һәм районның озак елларга сузылган чал тарихы, халкының теле һәм гореф-гадәтләре, районның һәм торак пунктларның табигый-географик шартлары, климаты һәм әйләнә-тирә табигате чагылыш тапкан. Район авылларына атама бирүдә гомумтөрки һәм гомумславян атамалар бирү үзенчәлекләре чагылыш алган.

Ономастик материалны, шулай ук топонимика (ойконимика) атамлары белән эш итү туган төбәк гомуми өйрәнүдә укучыларда кызыксыну формалаштыра, зәвыкларын үстерә. Алар үз уй-фикерләрен язма һәм сөйләмә формаларда логик яктан төзек һәм эзмә-эзлекле, тулы һәм төгәл итеп бирә алу осталыгын һәм күнекмәләрен булдыралар. Берүк вакытта укучылар фәнни әдәбиятны сайлау, уку-өйрәнү, анализлау, төрле чыганаклар белән эш итәргә өйрәнәләр, гыйльми тикшеренү нигезләрен үзләштерәләр. Нәтиҗәдә урта мәктәп укучылары ономастика, киң алганда – туган якны өйрәнү өлкәсендә киң һәм кыйммштле мәгълүмат туплыйлар, аларны гамәли куллана беләргә өйрәнәләр. Бу максатларда төрле эш алымнары һәм төрләре кулланыла. Тәҗрибәле һәм алдынгы карашлы укытучылар программада каралган махсус сәгатьләр белән генә чикләнмичә, бар темаланы үзләштерүдә дә, башка темаларны карганда да ономастик материалдан оста ф һәм үтемле файдаланалар. Алар реферат, сочинение, фәнни хезмәтләр язу, презентация ясау һ.б.ш. эш төрләре белән укучы хезмәтен баеталар. Бигрәк тә яңа ФГОС таләпләреннән чыгып, текст өстендә эш, проект эшчәнлек һ.б. аларның игътибарыннан читтә калмый.

Галимнәрнең, методистларның һәм мәктәп укытучыларының бай фәнни-теоретик һәм гыйльми-гамәли тәҗрибәсенә таянып, без үз мөмкинлекләребездән һәм методик әзерлегебездән чыгып төзелгән күнегү үрнәкләрен тәкъдим иттек.

Список литературы

1. Административно-территориальное устройство Республики Башкортсотан: На 1 января 1999 года: Справочник. – Уфа: Изд-во “Башбаланкиздат”, Уфим. полиграфкомбинат, 1999. – 416 с.

2. Арсланов Л.Ш. Исследования по финно-угорской и тюркской ономастике. – Елабуга: ЕГПИ, 2005. – 224 с.

3. Асфандияров А.З. История сел и деревень Башкирской АССР: Справочник. – Кн. 2. – Уфа: Башкир.кн.изд-во, 1991. – 192 с. (Федоровский район. – С. 152-166.)

4. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.

5. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: 4 томда. –Т. 1. – Бирск: Бирск. гос. пед. ин-т, 2005. – 233 б.

6. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма. - Тулыл. 3нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 207 б.

7. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар теле укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 424 б.

8. Википедия. Электронный ресурс: URL: https://ru.wikipedia.org/wiki. Дата обращения: 25.03.2017 г.

9. Гарипова Ф.Г. Авылларны сөям жаным-тэнем белэн. – Казан: Татар. китап нәшр., 1994.

10. Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә ил тарихы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 264 б.

11. Закирова Г.К. Историко-лингвистический анализ ойконимии Казанского ханства: Автореф. дис. кандидат. филол. наук. – Казань, 1998. – 25 с.

12. Зәкиев М.З. Төрки-татар этногенезы. – М.: Инсан, РФК, 1998. – 624 б.

13. Камалов А.А. Башкирская топонимия. – Уфа: Китап, 1994. – 304 с.

14. Камалов А.А. , Камалова Ф.Ү. Башкорт теленең тарихи-этимологик топонимик һүзлеге. – Өфө: Китап, 2007. – 332 б.

15. Камалов А.А., Камалова Ф.Ү. Атайсал. – Өфө: Башҡорт.кит.нәшр., 2001. – 544 б.

16. Краткий топонимический словарь Урало-Поволжья. Материалы и методические указания к спецкурсу “Ономастика в краеведении Волго-Камско-Уральского этнолингвистического региона” / Сост. Шайхулов А.Г., Равилова Г.Р. – Уфа: БГУ, 2005. – 148 с.

17. Куряева Р.И. Тюркский пласт русской ойконимии Среднего Поволжья: Автореф. дис. кандидат. филол. наук. – Казань, 1992. – 25 с.

18. Кусимова Т. Исемдәр дөньяһында. Башкорт исемдәре һүзлеге. Башкорт һәм рус телдәрендә. – Өфө: Башкорт. кит. нәшр., 1991. – 192 б.

19. Мазитова Ф. Учащимся об антропонимике // Совет мәктәбе. –1985. – №6. – 27-28 б.

20. Мазитова Ф.Л. Историко-лингвистический анализ татарских фамилий: Автореф. дис. . канд. филол. наук. – Казань, 1986. – 27 с.

21. Мәҗитова Ф. Исемең матур, кемнәр куйган // Мәгариф. – 1995. – №11. – 21-22 б.

22. Муниципальный район Федоровский район Республики Башкортостан // Электронный ресурс. Официальный сайт. URL: https://fedorovka.bashkortostan.ru/. Дата обращения: 10.12.2015 г.

23. Мурзаев Э.М. Словарь народных географических терминов. – М.: Мысль, 1984. – 653 с.

24. Населенные пункты Башкортостана. – Ч. 1. Уфимская губерния, 1877. – Уфа: Китап, 2002. – 432 с.

25. Населенные пункты Башкортостана. – Ч. 3. Башреспублика, 1926. – Уфа: Китап, 2002. – 400 с.

26. Никонов В.А. Имя и общество. – М.: Наука, 1974. – 278 с.

27. Никонов В.А. Нерешенные вопросы ономастики Поволжья // Ономастика Поволжья. – Вып. 1. – Ульяновск, 1969. – С. 3-5.

28. Подольская Н.В. Словарь русской ономастической терминологии. – М.: Наука, 1988. – 187 с.

29. Районы Башкортостана. Федоровский район // Электронный ресурс. URL: https://ru.wikipedia.org/wiki/. Дата обращения: 23.01.2017 г.

30. Русско-башкирский словарь. В 2 томах / Под ред. З.Г.Ураксина. – Уфа: Башкир. энцикл., 2005. – т. 2. П-Я. – 677 с.

31. Русско-башкирский словарь: В 2 томах / Под ред. З.Г.Ураксина. – Уфа: Башкир. энцикл., 2005. – т. 1. А-О. – 806 с.

32. Русско-татарский словарь / Под ред. Ф.А.Ганиева. – М.: Инсан, 1997. – 718 с.

33. Саттаров Г.Ф. Татарстан АССРның антропотопонимнары. – Казан: Ун-т нәшр., 1973. – 282 б.

34. Саттаров Г.Ф. Антропонимия Татарской АССР: Автореф. дис… д-ра филол. наук. – Казань, 1975. – 90 с.

35. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 240 б.

36. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. – Казан: Ун-т нәшр., 1990. – 280 б.

37. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли. – Казан: Раннур, 1998. – 486 б.

38. Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. – Казан: Татар.кит.нәшер., 1984. – 208 б.

39. Саттаров Г.Ф. Татарская антропотопонимия и этнолингвистические связи // Советская тюркология. – 1978. – № 3. – С. 22-32.

40. Саттаров Г.Ф. Татарская топонимия. – Казань: Изд. Казан. ун-та, 1998. – 438 с.

41. Саттаров Г.Ф. Этапы развития и очередные задачи татарской ономастики. – Казань, 1970. – 87 с.

42. Саттаров Г.Ф.Татар исемнәре сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 256 б.

43. Саттаров Г.Ф.Татарская ономастика за 50 лет // Вопросы татарского языкознания. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. С. 52-66.

44. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге әдәби теле: күнегүләр. Югары һәм урта уку йортлары өчен. – Казан: Мәгариф, 2002. – 344 б.

45. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.

46. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. – Казан: Мәгариф, 1998. – 176 б.

47. Сөләйманова Р.А. Хәзерге башкорт телендәге антропонимдар һәм уларзың үсеш тенденцияләре. – Өфө: Гилем, 2006. – 148 б.

48. Список населенных мест. – Ч. 2. Оренбургская губерния, 1866. Уфа: Китап, 2006. – 260 с.

49. Суперанская А.В. Общая теория имени собственного. – М.: Наука, 1973. – 324 с.

50. Татарско-русский словарь / И.А.Абдуллин, Ф.А.Ганиев, М.Г.Мухамадиев, Р.А.Юналеева; Под ред. Ф.А.Ганиева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1998. – 462 с.

51. Федоровский район // Башкирская энциклопедия. Электронный ресурс. URL: http://xn----7sbacsfsccnbdnzsqis3h5a6ivbm.xn--p1ai/index.php/info/2-statya/6904-sterlibashevskij-rajon. Дата обращения: 03-28.02.2017 г.

52. Хисамитдинова Ф.Г. Башкирская ойконимия XVI–XIX вв. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1991. – 304 с.

53. Хисамитдинова Ф.Г. Географические названия Башкортостана: Материалы для историко-этимологического словаря. – Уфа: Гилем, 2006. – 132 с.

54. Шайхулов А.Г. Татарские и башкирские личные именатюркского происхождения: Автореф. дис. кандидат. филол. наук. – М., 1978. – 23 с.

55. Шайхулов А.Г., Раемгужина З.М. Башкирские и татарские имена собственные / Под ред. Суперанской А.В. – Уфа: ИЦ “Аэрокосмос и ноосфера”, 2006. – 92 с.

56. Шайхулов В.Г. Семантика личных прозвищ в татарских диалектах // Ономастика Поволжья. – Саранск, 1976. – С. 57-60.

57. Шакуров Р.З. По следам географических названий. Топонимия бассейна реки Демы / Оформление Т.И. Рыбченко. – Уфа: Башкир.кн.изд-во, 1986. – 184 с.

58. Шәкүр Р.З. Исемдәрзә – ил тарихы. – Өфө: Китап, 1993. – 256 б.

Покупка готовой работы
Тема: «Ойконимика Федоровского района Республики Башкортостан»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 90
Цена: 2700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика