Дипломная работа

«Татарская диалектология Башкортостане»

  • 94 страниц
Содержание

КЕРЕШ.3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. БАШКОРТСТАНДА ТАТАР ДИАЛЕКТО-ЛОГИЯСЕ ӨЛКӘСЕНДӘ ХЕЗМӘТ КУЙГАН ТЕЛЧЕЛӘР.

1.1. Әхәтов Габдулхай Хөрәм улы.

1.2. Әхмәтҗанов Рифкать Газизҗан улы.

1.3. Бикмаева Лилия Үзбәк кызы.

1.4. Мәхмүтшина Динә Зәки кызы.

1.5. Насипов Илшат Сәхиятулла улы.

1.6 Нуртдинов Радик Фәми улы.

1.7. Хөсәенова Алина Җәмил кызы.

1.8. Шәйхулов Алмас Галимҗан улы.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. БАШКОРТСТАНДА ТАТАР ДИАЛЕКТО-ЛОГИЯСЕ ҮСЕШЕН ТӘЭМИН ИТҮЧЕ ХЕЗМӘТЛӘР ИСЕМЛЕГЕ.

ЙОМГАК.

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.

Введение

Башкортстанда татар теле белеме үсеше, шул исәптән диалектология өлкәсендәге үзенчәлекләренең дә бүгенгә чаклы тиешле фәнни дәрәҗәдә яктыртылмаган. Бу юнәлештә соңгы елларда кайбер тикшеренүләр башкарылса да, алар әле проблеманы тулысынча хәл итә алмый. Азмы-күпме мәсьәләнең аерым яклары И.С. Насипов хезмәтләрендә, аерым гыйльми форумнарда һәм конференцияләрдә фикер алышуларда, аларның материаллары җыентыкларында һәм сирәк басмаларда гына урын алган. Ә татар диалектологиясе үсешендә республикага бәйле галимнәрнең өлеше бөтенләй барланмаган, республикада татар диалектологиясе буенча башкарылган гыйльми тикшеренүләр эчтәлеге тасвирланмаган һәм аларның үзенчәлекләре анализланмаган. Болар барсы да теманың актуальлеген билгели. Шуңа күрә Башкортстан белән бәйле галимнәрнең гомум татар тел белеменең алдынгы бер тармагы булган диалектолгия үсешендә урынын билгеләү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Моны югары уку йортларында татар бүлекләрендә татар филологиясе тарихын укыту тәҗрибәсе тагын бер ассызымлады.

Бу хезмәттә беренче тапкыр чыгарылыш квалифакцион эш дәрәҗәсендә татар диалектологиясе үсешенә Башкортстан белән бәйле галимнәрең керткән өлешен билгеләүгә омтылыш ясала. Республикада татар халык сөйләшләрен өйрәнүнең торышын тикшерү, проблемага кагылышлы материалларның эчтәлеге гомумиләштереп, алар ниезендә нәтиҗә чыгару теманың яңалыгы тәшкил итә.

Тикшеренү эшенең объекты – Башкортстанда татар диалектологиясе, предметы – аның үсеш үзенчәлекләре.

Чыгарылыш квалификацион эшенең төп максаты – Башкортстанга бәйле галимнәрнең татар диалектологиясе үсешенә керткән өлешен билгеләү.

Максатка ярашлы рәвештә хезмәттә түбәндәге бурычларны хәл итү карала:

1) сайланган темага буенча һәм куелган проблемага ачыклык кертердәй фәнни-теоретик хезмәтләрне барлау, өйрәнү һәм алар файдалану;

2) татар диалектологиясе өлкәсендә хезмәт куйган галимнәрне ачыклау, аларның Башкортстан белән бәйләнешләрен билгеләү һәм фәнни мирасларын өйрәнү;

3) Башкортстанда татар диалектологиясе өлкәсендә хезмәт куйган галимнәрнең биографиясенә күзәтү ясау, төп хезмәтләре эчтәлеген тасвирлау, татар диалектологиясе өлкәсендәге эшчәнлекләре үзенчәлекләрен ачыклау;

4) Башкортстанда татар диалектологиясе өлкәсендә хезмәт куйган галимнәрнең хезмәтләренең тулы библиографиясен төзү.

Хезмәтнең теоретик-методологик нигезен А.Н. Кононов, Г.Ф. Благова кебек галимнәрнең төрки филология үсеше тарихына багышланган тикшерүләре, Х.Ч. Алишина, М.З. Зәкиев, Р.Р.Җамалетдинов, К.М. Миннуллин, И.С. Насипов, Л.Т. Мәхмүтова, Д.Б. Рамазанова, А.Г. Шәйхулов һ.б. татар галимнәренең хезмәтләре тәшкил итә.

Чыгарылыш квалификацион эшенең чыганаклары буларак татар теле белеме, аеруча татар диалектологиясе үсеше тарихын яктырткан, яисә аңа мөнәсәбәте булган гомуми гыйльми хезмәтләр, био- һәм библиографик характердагы хезмәтләр алынды. Төп чыганак ролен Башкортстан белән бәйле галимнәрнең татар диалектологиясе өлкәсендәге хезмәтләре башкарды. Аларны анализлаганда һәм эчтәлекләрен тасвирлаганда комплекслы лингвистик тикшеренү метолары һәм алымнары файдаланылды. Бигрәк тә чагыштырма-тиңләштермә, чагыштырма-тарихи, тасвирлама методлар һәм анализлау, санау, биобиблиографик күзәтү, тезү, чыганаклардан эзмә-эзлекле сайлап алу алымнары һ.б. файдаланылды.

Бу чыгарылыш квалификацион эш фәнни-теоретик һәм гамәли әһәмияткә ия. Аның төп нәтиҗәләрен һәм тупланган бай био-библиографик материалны ассызлыкланган проблеманы тагын да югарырак дәрәҗәдә өйрәнү өчен уңышлы файдаланып була, Башкортстан Республикасында татар теле белеме үсеше үзенчәлекләрен ачыклауга нигез итеп алына ала. Хезмәтне югары уку йортларында уку-укыту процессында, төрле мәгариф оешмаларында аспирантларга, магистрантларга, студентларга һәм укучыларга татар теле белеме тарихын өйрәтүдә, татар диалектологиясен укытуда, татар диалектологиясе буенча уку-укыту әсбаплары һәм биобиблиографик белешмәләр төзүдә куллану мөмкинлеге гамәли кыйммәткә ия.

Хезмәтнең эчтәлеген яктыркан аерым өлешләре, төп нәтиҗәләре төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли форумнарда, конференцияләрдә, вузда үзләштерелгән предметларның гамәли дәресләрендә, уку планына ярашлы практикаларда апробацияләнде.

Фрагмент работы

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. БАШКОРТСТАНДА ТАТАР

ДИАЛЕКТОЛОГИЯСЕ ӨЛКӘСЕНДӘ ХЕЗМӘТ КУЙГАН ТЕЛЧЕЛӘР

Тормышның нинди генә өлкәсен алма – барсында да татарлар дөньякүләм танылган шәхесләр. Араларында иҗтимагый, табигать һәм техник фәннәрдә мөгътәбәр галимнәр галериясе бик киң. Мәсәлән, Акчурин Ренат Сөләймән улы – медицина галиме, кардио-хирург; Сәгъдеев Ринат Зиннур улы –химик һәм энесе Сәгъдеев Роальд Зиннур улы – физик, космос өлкәсе галиме һәм фән оештыручысы; Мирзаянов Вил Солтан улы – химик; Кайбышев Оскар Әкрәм улы – физик, космос өлкәсе галиме һәм фән оештыручысы; Юсупов Рафаэль Мидхәт улы – информатика һәм автоматлаштыру галиме һ.б. бик күп атаклы галимнәрне искә алырга мөмкин.

Алар рәтендә Башкортстанда туып үскән, еш кына тәрбияләнгән һәм белем алган, күп очракта илдә һәм аннан читтә дә дан казанган татар улларын һәм кызларын күрсәтеп була. Мәсәлән, Сөнәев Рәшид Али улы – астрофизик; Ганиев Ривнер Фазыл улы – механика һәм машиналар төзүче; Нигүъмәтуллин Роберт Искәндәр улы – физик; Нәбиуллина Эльвира Сәхипзад кызы – РФ министры, икътисадчы; Султан-Галиев Мирсәет Хәйдәргали улы һәм Ибраһимов Галимҗан Гыйрфан улы совет дәүләтенә нигез салучы дәүләт эшлеклеләре; Сәйфел-Мөлеков Фәрид Мостафа улы – дипломант, халыкара танылган журналист, сәясәтче; Шахиди Борһан – СССРда Кытай консулы, КНРның Урумчи губернаторы, Синьцзян-Уйгыр автоном республикасы парламенты рәисе, дипломант; Хәкимов Кәрим Әбдрәүф улы – СССРның Сөгыд Гарәбстанындагы тулы хокуклы вәкиле (“Кызыл паша”); Сафин Рәлиф Рәфил улы – РФ Федерация Советы әгъзасы; Нуреев Рудольф Хәмит улы – балет биючесе; Латыпов Урал Рамдрак улы – дипломант, Беларусь Республикасы чит илләр министры һ.б. бик күп атаклы шәхесләрнең исемен санап чыгарга мөмкин.

Башкортстан бигрәк тә татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән төбәкләрнең берсе санала. Алар арасында артистлар (Айдар Галимов, Фәридә Кудашева, Салават Фәтхетдинов, Сания Фәрхи, Хәмдүнә Тимергалиева, Зилә Сөнгатуллина, Нәфкать Нигмәтуллин, Әлфис Кыямов, Идрис Газиев һ.б.), рәссамнар (Вәкил Шәйхетдинов, Касыйм Дәүләткилдиев, Рәшит Нурмөхәммәтәв, Зөлфәт Гаянов, Тәлгать Мәсәлимов, Ринат Харисов, Мансур Якупов, Таң Еникеев, Әнвәр Касаев, Наил Лотфуллин, Вәсил Ханнанов, Наил Байбурин, Ләбиб Мөгътәбәров, Әдия Ситдыйкова, Ринат Миннебаев, Иляс Ямалетдинов, һ.б.), сынчы-скульпторлар (Зөлфәт Басыйров, Хәниф Хабирахманов һ.б.), язучылар һәм шагыйрьләр (Закир Рәмиев, Дәрдмәнд, Сәгыйт Сүнчәләй, Гали Чокырый, Шәехзадә Бабич, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Фәтих Кәрим, Мирсәй Әмир, Әхмәт Ерикәй, Роберт Миннуллин, Илдар Юзиев, Суфиян Поварисов һ.б.).

Башкортстан җире шул исәптән татар теле белеме өлкәсенә дә байтак атаклы лингвистлар бирде. Мәсәлән, Алпаров Гыйбадулла Хабибулла улы, Ибраһимов Галимҗан Гыйрфан улы, Ганиев Фуат Әшраф улы, Юзиев Нил Гафур улы, Сибәгатов Радик Гали улы, Поварисов Суфиян Шәмсетдин улы, Шәйхулов Алмас Галимҗан улы, Әхмәтҗанов Рифкать Газизҗан улы һ.б. республикада туып я туган якта, я аннан читтә мәшһүр хезмәтләре һәм ачышлары белән танылган галимнәр.

Башкортстанда туып, филология өлкәсендә әзерлек алып галим булган татар җирле халык сөйләшләрен тикшерүгә өлеш керткән телчеләр татар диалектологиясе үсешенә ярыйсы гына тос өлеш керткәннәр. Аларның күпчелеге, диалектология белән генә чикләнмичә, тел белеменең бик күп башка мәсьәләләрен тикшерүгә дә хезмәт куйганнар. Безнең хезмәт республикада татар диалектологиясе үсешен өйрәнүне төп максат итеп куйганлыктан, бу параграфта республика кысаларында яшәп, гыйльми тикшеренү белән шөгыльләнгән телчеләр эшчәнлегенә тукталабыз. Бирелгән сәхифәләрдә галимнәрнең нигездә диалектология буенча булган казанышлары тасвирлана. Мондыйлар арасында Г.Х. Әхәтов, Р.Г. Әхмәтҗанов, Л.Ү. Бикмаева, Д.З. Мәхмүтшина, И.С. Насыйпов, Р.Ф. Нуртдинов, А.Җ. Хөсәенова, А.Г. Шәйхулов кебек галимнәр бар.

1.1. Әхәтов Габдулхай Хөрәм улы

Г.Х. Әхәтов (1927-1986) филология фәннәре докторы (1965), профессор.

Г.Х. Әхәтов 1927 елның 8 сентябрендә Татар АССРы Актаныш районы Иске Айман авылында туган. 1947-1951 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала һәм татар теле өлкәсендә төпле белем туплаган сәләтле егетне шушы ук уку йортында аспирантурада укырга калдыралар.

Кандидатлык диссертациясен уңышлы яклаган яшь белгечне Тубыл дәүләт педагогия институтына эшкә җибәрәләр. Ул анда татар филологиясе кафедрасына нигез сала. Дүрт елдан анны Башкорт дәүләт университетына күчерәләр һәм аны яңа гына ачылган татар теле һәм әдәбияты кафедрасына мөдир итеп билгелиләр. 1987 елдан башлап гомеренең соңгы көненә чаклы профессор Г.Х. Әхәтов Алабуга дәүләт педагогия институтының Яр Чаллы филиалында татар филологиясен укыта, башлангыч класслар укытучыларын әзерләүгә зур өлеш кертә.

Г.Х. Әхәтов гыйльми дәрәҗәсен камилләштерү өстендә җитди эшли. Ул 1954 елда Казан дәүләт университетында 10.02.02 – СССР халыклары телләре (төрки телләр) белгечлеге буенча «Фразеологические выражения в татарском языке» исемле темага кандидатлык диссертациясе, 1965 елда Үзбәкстан ССРы Фәннәр Академиясендә 10.02.02 – СССР халыклары телләре (төрки телләр) белгечлеге буенча «Диалект западно-сибирских татар» исемле темага докторлык диссертациясе яклый [Ахатов, 1965].

Габдулхай Хурам улы татар тел белемендә зур эз калдырган танылган тюрколог. Ул 100 артык фәнни мәкаләләр, монографияләр, дәреслекләр, уку әсбаплары авторы. Алар татар диалектологиясе, тарихи фонетика, лексикология, семасиология,фразеология, стилистика, әдәби тел тарихы һ.б. тел гыйлеме өлкәләренә кагылышлы проблемаларга багышланган.

Г.Х. Әхәтовның татар диалектологиясе өлкәсенә керткән өлеше – зур фәнни мирас. Дөрес, ул бу өлкәдә нигездә гыйльми эшчәнлегенең башлангыч чорында хезмәт куя. Аның төп хезмәтләре татар теленең көнчыгыш – себер-татарлары диалектын өйрәнүгә багышланган. «Себер татарлары теле. Фонетик үзенчәлекләр» хезмәтендә ул Көнбатыш Себердә яшәүче себер татарлары теленең фонетик үзенчәлекләрен тикшерә. «Некоторые особенности преподавания татарского языка в условиях восточного диалекта татарского языка» хезмәтендә җирле сөйләш шартларында туган тел укыту методикасы нигезләрен барлый, татар теленең көнчыгыш диалекты – себер-татар диалекты сөйләше шартларында татар әдәби теле укыту үзенчәлекләрен тикшереп, конкрет методик алымнарны, күнегү үрнәкләрен тәкъдим итә [Шайхулов, 1977; Хафизов, 1992; Насипов, 2004, с. 55-56].

«Диалект западносибирских татар» монографиясе татар тел белеме үсешенең бер билгеле этабы булып санал. Бу хезмәттә автор төрки телләрнең диалектологиясе үсешендә үз чорының иң алдынгы метод-алымнарын файдаланып, татар теленең көнчыгыш – себер-диалектын чагыштырма-тарихи планда тасвирлый. Аның төп фонетик, лексик, граматик үзенчәлекләрен ңитди дәрәҗәдә ачып сала [Ахатов, 1963].

Г.Х. Әхәтов төзегән «Татарская диалектология»се дәреслекләре татар диалектологиясен үстерүгә зур өлеш кертә. Бу дәреслекләр үз заманы өчен диалектология фәненең фәнни-теоретик асылып ачып бирә, татар теленең урта һәм мишәр диалектларына багышланган китапларында бу ике төп – казан-татар һәм мишәр-татар диалектлары системасын ярыйсы гына тулы тасвирлый, алар студентларга бу предмет буенча төпле белем чыанагы булып тора. Бу дәреслекләр үз вакытында татар диалектологиясе үсешен тулы күзалларга, аның төп үзенчәлекләрен тиешле дәрәҗәдә үзләштерергә, татар телен җирле диалект шартларында укыту методикасын өйрәнергә мөмкинлек бирде [Ахатов, 1977, 1979, 1980; Әхәтов, 1984].

Г.Х. Әхәтов Башкортстан Республикасында татар халык сөйләшләрен өйрәнүгә дә зур өлеш кертте. Дөрес, аның бу юнәлештә тик бер генә фәнни мәкаләсе дөнья күрә, ул республикада татарлар яшәгән районнарга фольклор-диалектологик экспедицияләр өештыру эшенә кафедра мөдире буларак зур ярдәм күрсәтә [Шайхулов, 1977; Хафизов, 1992; Насипов, 2004, с. 55-56].

Заключение

Башкортстан Республикасында татар диалектологиясе үсешен тәэмин итүче галимнәрнең эшчәнлеге зур игътибарга лаек. Бу яктан Г.Х. Әхәтов, Р.Г. Әхмәтҗанов, Л.Ү. Бикмаева, Д.З. Мәхмүтшина, И.С. Насипов, Р.Ф. Нуртдинов, А.Җ. Хөсәенова, А.Г. Шәйхулов кебек галимнәрнең өлеше зур.

Без бу галимнәрнең Башкортстанда татар диалектологиясен үстерүгә керткән өлешләрен татар диалектологиясенең гомум үсеше контекстында тасвирларга тырыштык. Шулай ук Башкортстанда татар диалектологиясен үстерүгә Башкортстанга бәйләнеше булган Ф.А. Абдуллинаны, Р.Г. Сибәгатовны, Н.Ә. Мөкимованы, Н.У. Халиуллина, А.Ә. Нугуманова, Р.Р. Гәрәева һ.б. да өлеш кертә. Чөнки республикада тел белеме һәм әдәбият белеме белән шөгыльләнгән галимнәрнең кайберсе теге яки бу аспекта татар диалектологиясе мәсьәләләренә вакыты-вакыты белән булса да кагылып узганнар. Алар арасында кардәш телләр белегечләре дә бар. Мәсәлән, Җ.Г. Киекбаев, А.А. Юлдашевны, Н.Х. Ишбулатов һ.б. – башкорт теле мәсьәләләренә бәйле республикада таралаган татар халык сөйләшләре турында үз хезмәтләрендә бик кыйммәтле фикерләр әйтеп калдырганнар. Дөрес, без бу галимнәрнең диалектология өлкзсендәге хезмәтләрен тулысынча барламадык.

Әйткәндәй, татар диалектологиясе формалашуга өлеш керткән галимнәр дә бу яктан искә алырлык (А.Г. Бессонов, С.Е. Малов, Н.Ф. Катанов, Г.Әхмәров, Л.Җәләй һ.б.). Чөнки аларның да хезмәтләрендә теге яки бу формада хәзерге Башкортстан территориясендә кулланылучы татар сөйләшләренә кагылышлы фәнни мәгълүмат һәм бай гамәли материал урын алган. Ләкин без бу галимнәрнең эшчәнлеге безнең чыгарылыш квалификцион эштә махсус урын алмады.

Башкортстанда туып, филология өлкәсендә әзерлек алып галим булган татар җирле халык сөйләшләрен тикшерүгә өлеш керткән телчеләр татар диалектологиясе үсешенә ярыйсы гына тос өлеш керткәннәр (З.Р. Садыкова, М.Р. Булатова, Л.А. Янсаева). Аларның күпчелеге, диалектология белән генә чикләнмичә, тел белеменең бик күп башка мәсьәләләрен тикшерүгә дә хезмәт куйганнар (Ф.А. Ганиев, Р.Г. Сибагатов, Н.У. Халиуллина). Шулай ук Башкортсанга бөтенләй мөнәсәбәте булмаган, ләкин республикадагы татар халык сөйләшләрен өйрәнгә тос өлеш керткән галимнәрне дә атап үтәргә кирәк (М.З. Зәкиев, Җ. Алмаз, Ә.Ш. Әфләтүнов, Ф.С. Баязитова, Л.Т. Мәхмүтова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова, Ф.Ю. Юсупов һ.б.).

Башкортстан Республикасында татар диалектологиясе үсешен тәэмин итүче галимнәрнең эшчәнлеген тасвирлап, бу өлкәдә түбәндәге үзнчәлекләрне билгеләргә була.

ХХ гасырның 60 нчы елларында Урал буе татар халык сөйләшләрен өйрәнү эшенә республикадагы галимнәр дә кушыла. Бу эш Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында башкарыла. Аны Тубыл шәһәрендә себер-татар (көнчыгыш) диалектын өйрәнеп тәҗрибә туплаган кафедра мөдире профессор Г.Х. Әхәтов җитәкли. Ул уку йортында диалектологияне укыту эшенә, республика районнарында төпләнеп яшәүче татарларның телен кыр методы белән тикшерүгә, студентлар белән экспедицияләр оештыруга, дәреслекләр һәм программалар, уку әсбаплары булдыру белән шөгыльләнә, җирле сөйләш шартларында татар телен укыту үзенчәлекләренә игътибар итә һәм методик алымнар, күнегү үрнәкләре тәкъдим итә. Аерым хезмәтләрендә республикада таралган татар сөйләшләрен административ район чикләренә ярашлы төркемләп тә карый (туймазы татарлары сөйләше, илеш татарлары сөйләше, дүрөйле татарлары сөйләше һ.б.), кайбер нәтиҗәләр ясарга омтыла.

Г.Х. Әхәтов яшь диалектологлар әзерләүдә дә катнаша. Аның җитәкчелегендә Р.Ф. Нуртдинов Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында аспирантура уза. Ул кандидатлык диссертациясен яклауга әзерли: Танып елгасы буенда (ниегздә Кыйгы, Аскын рйаоннарында) таралган татар сөйләшләрен өйрәнә. Ул аны татар теленең урта диалекты системасында мөстәкыйль сөйләш – танып буе сөйләше буларак билгели. Ләкин диссертациясе яклауга куелып та, төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә якланмыйча кала. Соңрак аның нигезендә монография бастырып чыгара. Ләкин, фәнни хезмәтләре һәм диссертациянең төп нәтиҗәләре гыйльми өйләнешкә кертелмәгәнлектән, танып буе сөйләше татар теленең урта диалекты системасында мөстәкыйль сөйләш буларак бүген дә танылмый.

Башкортстан Республикасында, шул исәптән Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләрен өйрәнүгә Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында ассистент, доцент, профессор дәрәҗәләрендә А.Г. Шәйхулов зур эш башкара. Ул татар диалектологиясен укытуга, студентларның кыр экспедицияләрен оештыруга, яшь галимнәрне гыйльми эшчәнлек нигезләрен үзләштерүдә җиң сызганып эшли. Башкортстан татарлары җирле сөйләшләре буенча ел сан берничә диплом эше языдырып, уңышлы яклата. Ул «Идел-Урал этнолингвистик регионы төрки, монгол, фин-угыр һәм славян халыкларының рухи мәдәнияте» вузара фәнни-тикшеренү (уку) лабораториясендә оештыра, озак еллар аңа җитәкчелек итә. Бу лабораториядә төрки, монгол, фин-угыр һәм славян халыкларының ономастикасы, диалекталь лексикасы, гомумән рухи мәдәнияте буенча гаять бай картотекага тупланган материалга таянып эш итә. Бу лаборатория бүген дә актив тикшеренү эшләре алып бара. Галим татар диалекталь лексикасын Идел-Кама-Урал этнолингивстик ареалы кыссаларында өйрәнә. Ләкин ул тулысынча татар диалектологиясе рамкалары белән генә чикләнмичә, диалекталь лексиканы гомумтөрки генә түгел, ә киңрәк планда һәм төрле аспектларда тикшерә. Диалекталь лексиканы беренчеләрдән булып идеографик яктан тасвирлый. Ул яшь галимнәр әзерләгә зур өлеш кертә. Студент елларыннан ук И.С. Насипов, Л.Ү. Бикмаева, Н.У. Халиуллина һ.б. булачак телчеләр аның җитәкчелегендә гыйльми эшкә тартыла, соңрак галим булып үсеп җитә.

Соңрак бу галимнәр үзләре үк диалектология үсешенә тос өлеш кертә. Алар кандидатлык диссертацияләре яклыйлар. Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләре аларның хезмәтләрендә системалы тикшерлә. Бу яктан бигрәк тә И.С. Насиповның эшчәнлеге игътибарга лаек. Ул үзе Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясендә татар һәм чуваш филологиясендә татар диалектолгиясе үзәге оештыра – ул “Көньяк Урал буе халыкларының рухи дөньясы” проблемалы группасына нигез салып, җирле сөйләшләрне кыр методы белән тикшерә, татар диалектологиясен укытуны югары дәрәҗәгә куя, уку-укыту әсбаплары төзи. Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләре үзенчәлекләрен ачыклауга, аларны төркемләүгә, гыйльми нәтиҗәләр һәм гомумиләштерүләр ясарга омтыла. Җирле сөйләш шартларында татар телен укыту мәсьәләләренә игътибар итә. Яшь гыйльми кадрлар әзерләүгә зур игъътибар бирә. Ул Л.А. Янсаева, М.Р. Булатова, А.Җ. Хөсәенова һ.б. гыльми эш серләренә өйрәтә, алар аның тәкъдиме белән Казанда аспирантура узалар, кандидатлык диссертацияләре яклыйлар. Бүген бу яшь диалектологлар бик нәтиҗәле тикшеренүләр алып баралар. А.Җ. Хөсәенова Уфада М.Акмулла исемендәге БДПУда укыта һәм фнни тикшеренүләр алып бара, М.Р. Булатова Казанда Г.Ибраһимов исемендәге ТӘСИ гыйльми хезмәт белән шөгыльләнә, Л.А. Янсаева Татарстанда Актаныш районында укытучылык итә.

Уфада М.Акмулла исемендәге БДПУда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы да җирле сөйләшләрне тикшерүгә үз өлешен кертә. Бу кафедрада Д.З. Мәхмүтшина диалектолгия мәсьәләләре белән шөгыльләнгән. Җирле сөйләш проблемаларының аерым аспектлары Н.У. Хәлиуллина, Р.Р. Гәрәева, А.Ә. Нугуманова, Л.Г. Хәбибов кебек телчеләрнең хезмәтләрендә урын ала.

Гомумән алганда, Башкортстанда эшләүче галимнәр татар диалектологиясе үсешенә зур өлеш кертәләр, аларның күбесе – А.Г. Шәйхулов, И.С. Насипов, Л.Ү. Бикмаева, А.Җ. Хөсәенова бүген дә нәтиҗәле эшчәнлек алып баралар. Димәк, киләчәктә аларның яңадан-яңа уңышары татар диалектологиясен яңа баскычка күтәрергә ярдәм итәчәк.

Список литературы

1. Ахатов Г.Х. Диалект западносибирских татар. Уфа: Башкнигоиздат, 1963. 195 с.

2. Ахатов Г.Х. Диалект западносибирских татар: автореф. дис. . д-ра филол. наук. Ташкент, 1965. 35 с.

3. Ахатов Г.Х. Мишарский диалект татарского языка: Учеб. пособие. Уфа: БГУ, 1980. 82 с.

4. Ахатов Г.Х. Татарская диалектология. Средний диалект: Учеб. пособие. Уфа: БГУ, 1979. 78 с.

5. Ахатов Г.Х. Татарская диалектология: Учеб. пособие. Уфа: БГУ, 1977. 76 с.

6. Ахатов Г.Х. Татарская диалектология: Учебник для вузов. – Казань: Татар.кит.нәшр., 1984. – 115 с.

7. Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе: Югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1984. – 216 б.

8. Әхмәтҗәнов Р.Г. Турбаслы төбәге // Исследования по татарскому языкознанию. Казань, 1984. С. 138-146.

9. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Дүрт томда. – Т. I. – Бирск: БирГСПА, 2005. – 567.

10. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. – Т. I (А-Л). – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015. – 543.

11. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. – Т. II (М-Я). – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015. – 567.

12. Баязитова Ф.С. Иҗтиһатлы галим // Заман. – 1993. – 31 октябрь.

13. Бикмаева Л.У. Лингвогеографическая интерпретация фонетических и лексических особенностей стерлитамакского говора мишарского диалекта татарского языка (в сравнении с другими говорами Западноприуральского ареала): диссертация … канд.филол.наук. – Казань, 2007. – 367 с.

14. Бикмаева Л.У. Лингвогеографическая интерпретация фонетических и лексических особенностей стерлитамакского говора мишарского диалекта татарского языка (в сравнении с другими говорами Западноприуральского ареала): автореф. дис. … канд.филол.наук. – Казань, 2007. – 22 с.

15. Гаитова Л.А. Структура и и идеографическая характеристика односложных корневых основ в тюркских языках Урало-Поволжя: дис. . кандидат.филол.наук. – Уфа, 2011. – 183 с.

16. Гаитова Л.А. Структура и и идеографическая характеристика односложных корневых основ в тюркских языках Урало-Поволжя: автореф.дис. . кандидат.филол.наук. – Уфа, 2011. – 22 с.

17. Җиһаншин И. Кыйбласына илткән юлдан туры атлый: тел галиме Алмас Шәйхулов үзенең юбилеена фән казанышлары «йөген» төяп килә // Кызыл таң.– 2000. – 21 октябрь.

18. Заманова З. Җиң сызганып эшлисе дә эшлисе әле. // Өмет. – 1995. – 15 июль.

19. Заманова З. Үз кыйбласын тапкан галим // Татар иле. – 1995. – № 26. – июль.

20. Зәкиев М.З. Укытучы. Галим. Җәмәгатьэшлеклесе // Башкортостан укытыусыһы. № 3. – 59-60 б.

21. Исламов Р.Ф. Востребованный труд (Насипов И.С. Татар диалектологиясе: биобиблиографик белешмә. – Стәрлетамак: СДПИ, 2004.– 156 б.) // Актуальные проблемы татарского языка и литературы. Сборник материалов III Всероссийской научно-практической конференции. – Ч. 3.– Стерлитамак: СГПИ, 2005. – С. 193-196.

22. Киекбаев Дж.Г. Некоторые вопросы изучения башкирских и татарских диалектов // Исследования и материалы по башкирской диалектологии. Уфа, 1981. С. 8-19.

23. Максютова Г. Тарих әзеннән. // Кызыл таң. – 1995. – 1 февраль.

24. Махмутшина Д.З. Морфологическая система татарских говоров Уральского ареала: автореф. дисс. канд.филол.наук. – Уфа, 2002. – 19 с.

25. Махмутшина Д.З. Морфологическая система татарских говоров уральского и зауральского ареала: Учебное пособие. – Уфа: Изд-во БГПУ, 2004. –131с.

26. Мәхмүтшина Д.З. Урал һәм Урал арты татар сөйләшләренең морфологик системасы: Уку кулланмасы. – Уфа: БДПУ нәшр., 2004. –132 б.

27. Мәхмутшина Д.З. Татар теле диалектологиясе // Татар-рус һәм татар-инглиз бүлеге студентлары өчен программа. – Уфа: БДПУ нәшр, 2005. – 27 б.

28. Мәхмутшина Д.З. Татар теле диалектологиясе: Татар-рус һәм татар-инглиз бүлеге студентлары өчен программа. – Уфа: Изд-во БГПУ, 2005. –27 б.

29. Мөкимова Н. Заман мәгърифәтчесе // Өмет. – 2014. – 15 март.

30. Мукимова Н.А. Насипов Илшат Сахиятуллович, доктор филологических наук, профессор // Стерлитамакскому филиалу БашГУ – 75 лет: Сб. материалов / Гл.ред.А.А. Ковальский, отв.ред. Р.Х.Илишева. – Стерлитамак: СФ БашГУ, 2015. С.159-160.

31. Насипов И.С. Древнетюркский лексический пласт диалектной лексики мензелинского говора среднего диалекта татарского языка: автореф. дисс. . канд.филол.наук. – Казань, 1994. – 22 с.

32. Насипов И.С. Тарих төпкеленнән энҗе-мәрҗәннәр җыючы галим // Актуальные проблемы татарского языка и литературы: Сб. материалов III Всероссийской научно-практической конференции. – Ч. 1. Языкознание. – Стерлитамак: СГПИ, 2004. – С. 36-38.

33. Нуретдинов Р.Ф. Смешанный говор татарского языка северных районов Башкирской АССР: автореф. дис. . канд. филол. наук. Уфа, 1984. 19 с.

34. Нуретдинов Р.Ф. Язык Пританыпских татар. Казань: ИЯЛИ, 1998. 119 с.

35. Рамазанова Д.Б. Историко-лингвистические особенности формирования и функционирования Западно-уральского ареала татарского языка: автореф. дис. … д-ра филол. наук. Казань, 1998. 100 с.

36. Рамазанова Д.Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора среднего диалекта татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань: ИЯЛИ, 1979. С. 4-43.

37. Рамазанова Д.Б. К истории формирования татарских говоров северо-западной Башкирии: По данным архивных исторических источников // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Вып. 3. Казань: ИЯЛИ, 1985. С. 5-36.

38. Рамазанова Д.Б. Некоторые вопросы формирования мишарских говоров юго-западных районов БАССР // Конференция по татарскому языко-знанию, посвященная 50-летию СССР: Тез. докл. Казань, 1972. С. 66-69.

39. Рамазанова Д.Б. Тепекеевский говор татарского языка // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 6. Казань: ИЯЛИ, 1988. С. 20-43.

40. Рамазанова Д.Б. Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии. – Казань: Татар.кит.нәшр., 1984. – 191 с.

41. Рамазанова Д.Б. Функционирование терминов «мещеряк», «башкиры», «тептяри» в Западной Башкирии // Исследование языка древнеписьменных памятников. Казань, 1980. С. 142-151.

42. Рамазанова Д.Б., Хайрутдинова Т.Х. К вопросу о формировании байкибашевского говора мишарского диалекта татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Вып. 3. Казань: ИЯЛИ, 1985. С. 62-92.

Тараканов И.В. О диссертации И.С. Насипова «Финно-угорские заимствования в татарском языке: синопсис и таксономия» // Ежегодник финно-угорских исследований. – Вып. 4 / Научн. ред Н.И. Леонов; сост.-ред. А.Е. Загребин, А.В. Ишмуратов, Р.В. Кириллова; отв. ред. Д.И. Черашняя. Ижевск: Изд-во «Удм. ун-т», 2010. – С. 130-134.

Татар диалектологиясе: Биобиблиографик белешмә / Төз. И.С. Насипов. Стерлитамак: СГПИ, 2004.– 156 с.

43. Татар теленең диалектологик сүзлеге / Төз. Н.Борһанова, Л.Махмутова, З.Садыйкова, Г.Якупова. 1 нче кит. Казан: Татар.кит.нәшр., 1969. 643 б.

44. Татар теленең диалектологик сүзлеге / Төз. Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыкова, Т.Х. Хәйретдинова. 2 нче китап. Казан: Татар.кит.нәшр, 1993. 459 б.

45. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / Төз. Ф.С.Баязитова, Д.Б.Рамазанова, З.Р.Садыкова, Т.Х.Хәйретдинова. Казан: Татар. кит.нәшр., 2015. 459 б.

46. Тимашева А.А. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында татар теле белеме үсеше (Ф.А. Абдуллина, Д.З. Мәхмүтшина): Курс эше. – Уфа, 2016. 28 б.

47. Усманова И.Ә. Татар теленең кормантау сөйләше: диплом эше. – Стәрлетамак: БДУның СФ, 2017. – 90 б.

48. Фаткуллин Ф. Тукай халкы үз иткәч, булдыклы егет инде ул! // Кызыл таң. – 2014. – 13 март.

49. Хайретдинова Т.Х. БАССРның Салават һәм Кыйгы район-нарында яшәүче татарлар сөйләшенең кайбер морфологик үзенчәлекләре // Тезисы докладов научной конференции молодых ученых. Вып. II. Казань, 1971. С. 19-24.

50. Хайрутдинова Т.Х. Бирский говор среднего диалекта татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Вып. 3. Казань: ИЯЛИ, 1985. С. 36-62.

51. Хайрутдинова Т.Х. Говор златоустовских татар. Казань: Татар.кн.изд-во, 1985. - 157 с.

52. Хайрутдинова Т.Х. Говор златоустовских татар: автореф. дис. . канд. филол. наук. – Алма-Ата, 1980. 20 с.

53. Хайрутдинова Т.Х. Образование говора златоустовских татар // Источниковедение и история тюркских языков. – Казань: ИЯЛИ, 1979. С. 44-72.

54. Хәйретдинова Т.Х. БАССРның Салават һәм Кыйгы районнарында яшәүче татарлар сөйләшенең кайбер лексик үзенчәлекләре // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 3. Казань: ИЯЛИ,1974. С.155-165; Образцы тюрских текстов: С. 233-238.

55. Хусаинова А.Я. Лексико-семантическая система татарских говоров Оренбуржья: диссертация . канд. филол. наук. Казань, 2015. 222 с.

56. Хусаинова А.Я. Лексико-семантическая система татарских говоров Оренбуржья: автореферат дис. . канд.филол. наук. Казань, 2015. 22 с.

57. Хафизов С. Милли дөньябыз сагышы // Кызыл таң. – 1992. – 30 сентябрь.

58. Шайхулов А.Г. Г.Х.Ахатову – 50 лет // Знания Октября (БГК). – 1977. – 15 сентября.

59. Шайхулов Алмас Галимзянович. Биобиблиографический справочник. – Уфа, 2000. – 140 с.

60. Шайхулов А.Г. Историческая и диалектная лексика тюркоязычных народов Волго-Камско-Уральского региона (аспекты системной характеристики): Учеб. пособие по спецкурсу. Уфа: БГУ, 1988. 70 с.

61. Шайхулов А.Г., Бикмаева Л.У., Садыкова З.Р. Материалы к идеографическому словарю диалектов татарского языка. Казань-Уфа, 2005. 990 с.

62. Шайхулов А.Г., Халиуллина Н.У. Тюркские языки Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества (опыт лексико-семантического и идеографического словаря). Словарь. Ч.1. Уфа, 2004. 270 с.,

63. Шайхулов А.Г., Халиуллина Н.У. Тюркские языки Урало-Поволжья в контексте алтайского языкового сообщества (опыт лексико-семантического и идеографического словаря). Словарь. Ч. 2. Уфа, 2004. 270 с.

64. Юдакин А.П. Кто есть кто в лингвистике. Малая лингвистическая энциклопедия (Персоналии). – М.: Институт языкознания РАН, 2000. – С. 818-819.

Покупка готовой работы
Тема: «Татарская диалектология Башкортостане»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 94
Цена: 2700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика