Дипломная работа

«Лексикография фәне һәм аның бүгенге казанышлары»

  • 66 страниц
Содержание

Кереш.

1. Лексикография фәне һәм аның бүгенге казанышлары

1.1. Лексикография фәне һәм сүзлек төрләр.

1.2. Ике телле сүзлекләрнең төп үзенчәлекләре.

2. Сүзлекләрне өйрәнүнең торышы һәм татар телнең икетелле тәрҗемәви сүзлекләре

2.1. Тел белемендә һәм татар тел белемендә сүзлекләрне өйрәнүнең торышына гомуми күзәтү.

2.2. Гәмәлдәге татар-рус һәм рус-татар сүзлекләре һәм аларның үзенчәлекләре.

3. Урта мәктәптә сүзлекләр белән эшләү методикасы һәм татар-рус, рус-татар сүзлекләрен куллану

2.1. Сүзлекләр белән эшләү культурасын формалаштыру методикасы буенча тәкъдимнәр.

5) Татар-рус һәм рус-татар сүзлекләрен урта мәктәптә туган телне үзләштерүдә файдалану өчен күнегү үрнәкләре .

Йомгак.

Файдаланылган әдәбият исемлеге.

Введение

Теге я бу телләрне өйрәнгәндә, шулай ук мәдәният тарихында аларның урынын һәм ролен билгеләгәндә төп чыганакларның берсе булып филологик сүзлекләр тора. Узган эпохаларның сүзлекләрен һәм хәзерге сүзлекләрне комплекслы өйрәнеп, билгеле телләрнең үсешендәге мөһим тенденцияләр турында фикер йөртеп була.

Һәр телнең лексик составы билгеле халыкның тормышының төрле якларын аның бар тарихы дәвамында чагылдыра ала. Хәзерге татар теле шулай ук татар халкының милләт буларак тарихи яктан барлыкка килүе барышында формалаша. Моңа бәйле рәвештә берничә йөз еллар дәвамында төзелгән сүзлекләрдә һәм хәзерге сүзлекләрдә теркәлгән татар лексикасын анализлау татар лексикасы тарихын, татар теленең сүзлек составындагы үзгәрешләрне өйрәнү өчен генә түгел, ә татар халкының иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында булган үзгәрешләрне дә төгәл билгеләү өчен мөһим.

Тарихи-лингвистик тикшеренүләр һәм көндәлек тормышта куллану өчен бигрәк тә кыйммәтле чыганаклар булып икетелле сүзлекләр санала. Гомүмән алганда, алар теге я бу телләрнең билгеле тарихи чорларда һәм бүгенге көндәге мәдәният тарихында урынын һәм ролен, бу телләрнең мөнәсәбәтләрен, шул исәптән өченче телләр белән бәйләнешен документаль дәлилләргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта мондый сүзлекләрне тикшергәндә, фәнни объективлыкка зыян салмыйча, телләрнең берсенең лингвистик материалына игътибар биреп була.

Тагын да шунысы мөһим: икетелле сүзлекләр белем бирү системасының барлык формаларында һәм барлык дәрәҗәләрендә, шулай ук үзаллы белем һәм мәгълүмат алуда бик үтемле бай чыганак булып тора. Ул бигрәк тә туган тел өйрәнүдә аерылгысыз ярдәмче ролен үти ала. Моның өчен икетеле сүзлекләрне куллана, алар белән файдалана белергә, ә укытучы аларны уку процессында куллану методикасын үзләштерергә һәм оста файдаланырга тиеш. Болар барсы да безнең тикшерүнең актуальлеге билгели.

Беренче тапкыр студент чыгарылыш квалификация эше дәрәҗәсендә төрле чорда дөнья күргән татар-рус һәм рус-татар сүзлекләрен, билгеле тел ситуациясен формалаштыручы буларак мәдәният үсешен һәм социаль-икътисади шартларны исәпкә алып, тулы системалы анализлау, икетелле сүзлекләрдә теркәлгән татар теле лексикасы үсеше тенденцияләрен гомумиләштерү һәм анализлау нәтиҗәләрен гомумиләштерү, ике телле сүзлекләрнең белем бирү системасыда, шулай ук ук үзаллы белем һәм мәгълүмат алуда, туган телне үзләштерүдә бик үтемле һәм бай чыганак булып торуын тагын бер ассызлыклау хезмәтнең яңалыгын тәшкил итә.

Чыгарылыш квалификация эшенең төп максаты төрле чорда дөнья күргән татар-рус һәм рус-татар сүзлекләрен, билгеле тел ситуациясен формалаштыручы буларак мәдәният үсешен һәм социаль-икътисади шартларын чагылдыручы, белем бирүдә, туган телне үзләштерүдә бик үтемле һәм бай чыганак буларак тавирлау.

Максатка ярашлы рәвештә бу тикшеренү эшендә түбәндәге мәсьәләләрне яктырту бурычлары куелды:

1) тема буенчә гомуми тел белемендә һәм татар тел белемендә гамәлдә билгеле булган гыйльми-гамәли чыганакларны барлау, өйрәнү һәм хезмәтнең методологик нигезен ачыклау;

2) лексикография фәнендә һәм татар лексикографиясендә филологик сүзлекләр арасында икетелле сүзлекләренең урынын һәм әһәмиятен билгеләү;

3) татар-рус һәм рус-татар сүзлекләренә хәзерге татар теленең үсешен күрсәтүче чыганаклар буларак күзәтү ясау;

4) татар-рус һәм рус-татар сүзлекләрен урта мәктәптә туган телне үзләштерүдә кайбер үтемле методик алымнарны ассызлыклау;

5) татар-рус һәм рус-татар сүзлекләрен урта мәктәптә туган телне үзләштерүдә файдалу өчен күнегү үрнәкләре тәкъдим итү.

Максатка ирешү һәм куелган бурычларны үтәү өчен бүгенге көндә лингвистик тикшеренүләрдә үтемле кулланыла торган системалы алым алынды. Лексикография буенча гыйльми-гамәли чыганакларны тасвиралаганда, татар-рус һәм рус-татар сүзлекләренә күзәтү ясаганда тасвирлау, чагыштыру методлары һәм күзәтү, бәя бирү, лексик беерәмлекләрне туплаганда лексемаларны сүзлекләрдән эзмә-эзлекле сайлап алу алымнарына да таянып эш ителде. Шулай ук лексик материалны тасвирлауда статистик метод элементлары да файдаланылды. Татар теленең лексикасын комплекслы анализауда диахрониядә һәм синхрониядә лингвистик тасвирлау, чагыштыру-тиңләштермә, чагыштырма-тарихи һәм тарихи-этимологик методлар кулланылды.

Чыгарылыш квалификация эшендә төп чыгаклар буларак татар-рус һәм рус-татар сүзлекләре хезмәт итте, шулай ук гомуми тел белемендә һәм татар тел белмендә лексикография фәне казанышларын тасвирлаган, татар теленең лексиографиясен яктырткан монографияләр һәм дәреслекләр алынды.

Тикшеренүнең теоретик-методологик нигезен гомуми тел белемендә һәм татар тел белмендә лексикография фәне казанышлары саналган гыйльми-теоретик хезмәтләрнең нәтиҗәләре тәшкил итә. Тикшеренү барышында Л.В. Щерба, В.В. Виноградов, С.И. Ожегов, О.Н. Трубачев, Ю.С. Сорокин, А.А. Уфимцева, В.Г. Гак, Ф.П. Сороколетов, Р.А. Будагов, Ю.Н. Караулов, В.П. Берков, Л.С. Ковтун, П.Н. Денисов, С.И. Баевский, Ю.А. Рубиничик, Л.Л. Кутина, В.В. Морковкин һ.б. билгеле телчеләрнең хезмәтләре ярдәм итте. Тюркология һәм татар тел белемендә лексикографиягә кагылышлы А.А. Юлдашев, Р.А. Аганин, Л.В. Решетова, К. Хусаинов, Ф.М. Хисамова, Г.Х. Әхунҗанов, М.Г. Мөхәмәдиев, М. Ногъман, М.З. Зәкиев, Ф.С. Сафиуллина, Ә.Ш. Йосыпова һ.б. хезмәтләренә теоретик һәм методологик нигез буларак таянылды.

Чыгарылыш квалификация эшенең теоретик һәм гамәли әһәмияте бик зур. Аның теоретик әһәмияте татар теленең икетелле сүзлекләрен өйрәнү телнең тарихи үсешен өйрәнүдә теге яисә бу контекста яктыртуга бәйле. Татар-рус һәм рус-татар сүзлекләрендә тупланга сүз байлыгын өйрәнеп, без татар лексик системасының гына түгел, татар телнең сүзлек составын рус теле сүзлек составы белән чагыштырып карап, ике теленең лексик системасынының параллель үсешендә булган аермалы һәм үзенчәлекле үзенчәлекләрне билгели алабыз. Татар-рус һәм рус-татар сүзлекләрен өйрәнү нигезендә татар теленең тарихи лексикологиясе һәм тарихи лексикографиясе үсешен өйрәнүдә булган казанышларны билгели, күзәтә алабыз.

Безнең хезмәт, билгеле дәрәҗәдә, студентлар һәм магистрантлар фәнни эшләрендә татар-рус һәм рус-татар сүзлекләрен югарырак фәнни дәрәҗәдә өйрәнү өчен теоретик-методологик нигезне барлап бирә. Аның төп нәтиҗәләре, тупланган гамәли матриаллар һәм күнегү үрнәкләре урта мәктәптә туган тел укытуда дәресләрдәй һәм вузда уку-укыту практикалары вакытында татар теле дәресләрен әзреләүдә файдаланыла ала. Шуңа күрә хезмәтне теоретик-практик һәм укыту-методик характерда дип исәпли алабыз

Фрагмент работы

1. ЛЕКСИКОГРАФИЯ ФӘНЕ

ҺӘМ АНЫҢ БҮГЕНГЕ КАЗАНЫШЛАРЫ

1.1. Лексикография фәне һәм сүзлек төрләре

Төрле типтагы саүзлекләрне өйрәнү белән тел белеменең мөстәкыйль лексикография бүлеге шөгыльләнә. «Лексикография» сүзе телебезгә грек теленнән кергән (lexikos – сүзгә кагылышлы, сүзлектәге сүз һәм grapio – язам). Лексикография түбәндәге мәгънәгә ия: «сүз язам» яки «сүзлекләр язам». Лексикография сүзенең хәзерге мәгънәсе түбәндәгечә – ул сүзлекләр төзүнең теоретик һәм практик үзенчәлекләрен өйрәнүче фән һәм аерым бер телнең сүзлекләр җыелмасы. Татар лексикологиясендә иң соңгы чыганаклардан булган академик “лексикологиядә лексикография – тел белеменең сүзлеклəр төзү теориясен һәм практикасын өйрәнә торган фән ул”, дип билегләнә [Зәкиев, Галиуллина, 2015: 14].

Лексикография гыйльми-теоретик кына түгел, зур иҗтимагый әһәмияткә дә ия. «Лексикография телне өйрәнүче лингвистика фәне һәм телне өйрәнү белән кызыксынучы җәмгыятьне тоташтыручы ролен үти, ә сүзлек продукциясе исә лингвистиканың җәмгыять алдында тоткан сүзе буларак кабул ителә” [Морковкин, 1987: 33].

Һәр гомумтел сүзлеге шул тел формалашуының аерым бер этабын, тарихи периоды турындагы мәгълүматларны гына туплап калмыйча, шулай ук бу телне йөртүче халыкның тарихын, мәдәниятын һәм көнкүрешен дә чагылдыра. Сүзлекләр – теге яки бу халыкның тел культурасы продукты. Алар телнең байлыгын һәм барлык матурлыгын үзендә туплый, шуңа күрә дә соңгы елларда лексикографик продукция саналган сүзлекләрне туплау һәм өйрәнү мәсьәләләре актуальләшә бара.

Төрле типтагы сүзлекләр, беренче чиратта – гомуми аңлатма сүзлекләр һәм икетелле тәрҗемәви сүзлекләр, бөтенесенә дә диярлек кирәк: укучыларга, укытучыларга, сүз белән эшләүчеләргә, сүзне өйрәнүчеләргә. Сүзлекләр бигрәк тә укытучылар өчен аерылгызсыз ярдәмче, белем бирүдә төп чыганак фазыйфасын башкара. Сүзлекләрне белү һәм алар белән куллана белү – булачак укытучылар, журналистлар һәм башка гуманитар өлкә хезмәткәрләре өчен гаять әһәмиятле, чөнки сүз – аларның коралы. Укытучы, матбугат хезмәткәре һәм башка гуманитар өлкә хезмәткәрләре, барлык башка профессия вәкилләре белән чагыштырганда, грамматик, стилистик, орфографик һәм пунктуацион сораулар белән күпкә ешрак очраша. Һәм әлеге катлаулы сорауларга җавап табарга ярдәм итүче иң ышанычлы ысул – ул сүзлекләргә мөрәҗәгать итү.

Тел белемендә сүзлекләрне төп ике төргә бүлеп карау кабул ителгән:

энциклопедик сүзлекләр;

филологик (лингвистик) сүзлекләр (аларны башкача, лексиконнар, дип тә йөртәләр).

Энциклопедик сүзлекләр – алар төшенчәләр җыелмасы һәм анда билгеле төшенчәләргә аңлатмалар бирелә. Шулай ук аңлатмалар белән беррәттән төрле фараз-гипотезалар, фикер төрлелекләре-каршылыклары да бирелергә мөмкин. Мондый тип сүзлекләрдә төшенчәләр генә беледерелеп калмыйча, аларга бәйле пердметларага, вакыйгаларга, шәхесләргә кагылышлы мәгълүмат та урнаштырылырга мөмкин. Энциклопедик сүзлекләрне ике төргә бүлеп йөртү кабул ителгән:

универсаль энциклопедик сүзлекләр;

махсус (специаль) энциклопедик сүзлекләр.

Универсаль энциклопедик сүзлекләрдә җәмгыятьнең һәм чынбарлыкның, фән һәм техниканың өләкләре буенча системалы информация-мәгълүмат бирелә. Мәсәлән, “Татарсткий энциклопедический словарҗ (Казань, 1999), “Татар энциклопедия сүзлеге” (Казан, 2002), “Татарская энциклопедия: Т. I-V” (Казань, 2002, 2005, 2006, 2008, 2010), “Татар энциклопедиясе: Т. I-III” (Казан, 2008, 2011, 2012), “Татарстан: иллюстрированная энциклопедия” (Казань, 2013), “Краткая иллюстрированная энциклопедия татар Казахстана” (Казань, 2016) и др.

Махсус (специаль) энциклопедик сүзлекләргә тормышның, фәннең аерым өлкәләрен, тармакларын, фән-техника төрләренә карган төшенчә-мәгълүматны бирүче белешмәлекләр карый. Мәсәлән, Ф.И. Урманченың “Татар мифологиясе: энциклопедик сүзлек: I-III т.” (Казан, 2008, 2009, 2011), “Регионы компактного проживания татар Российской Федерации: справочник” (Казань, 2016), “Исчезнувшие населенные пункты Респулблики Татарстан” (Казань, 2016) и һ.б. бик күп махсус белешмәләр һәм тармак энөиклопедияләре чыгарылды.

Татар энциклопедияләре ХХ гасырның 90 нче елларында гына чыга башлады. Бу эш 1990 елда СССР ФАКФның Г.Ибрһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты составында оешкан Татар совет энциклопедиясе бүлегеннән башланып китә. 1994 елда бу бүлек мөстәкыйль институт – ТР ФАның Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты булып оеша. Анда бар төрле татар энциклопедияләре әзерләп бастырыла.

Филологик (лингвистик) сүзлекләр (лексиконнар) – филологиянең (телнең һәм әдәбиятның) киң тармаклары буенча мәгълүмат бирә. Аларда сүз һәм аның берәмлекләренә сыйфатлама бирелә. Лингвистик сүзлекләр, белешмәлекләр максаты, эчтәлеге, сүзлек мәкаләләренең төзелеше, сзләрне-материалны бирү теле һ.б. үзенчәлекләре буенча бик күп төрләргә төркемләнә.

Барыннан да элек филологик сүзлекләрне

бер телле лингвистик сүзлекләргә;

ике телле лингвистик сүзлекләр;

күп телле лингвистик сүзлекләргә төркемләү дә бар;

Бер телле лингвистик сүзлекләр – алар аңлатмалы, я белешмәлек сүзлекләре, аларда сүзнең мәгънәсе бер телдә (мәсәлән, татар телендә) аңлатып бирелә. Мондый төр сүзлекләр үзләре үк бик күп төркемнәргә бүленә:

Бер телле лингвистик сүзлекләрнең төрләре:

− татар теленең тарихи сүзлекләре;

− татар теленең этимологик сүзлекләре;

− чит телләр сүзлекләре;

− татар теленең диалектологик сүзлекләре;

− татар терминнар сүзлеге, татар теленең терминологик тезауруслары;

төрле типтагы татар ономастик сүзлекләре;

− татар теленең неологизмнар сүзлеге;

− татар теленең әйтелеш ешлыгы буенча сүзлеге;

− татар теленең фразеологик сүзлеге;

− татар теленең омонимнар сүзлеге;

− татар теленең паронимнар сүзлеге;

− татар теленең синонимнар сүзлеге;

− татар теленең антонимнар сүзлеге;

− татар туры килү, ассоциатив, комбинато-аңлатмалы сүзлекләре;

− татар теленең кире сүзлеге;

− татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Без бу төр филологик сүзлекләрнең барсын да җентекле сыйфтлап тормыйбаз, чөнки бу безнең төп масатка да һәм бурычларга ярашлы түгел.

Ике яисә күп телле лингвистик сүзлекләр – алар тәрҗемәле сүзлекләр, аларда сүзнең мәгънәсе икенче чит телгә тәрҗемә итеп бирелә (татарча-русча, русча-татарча, татарча-русча-инглизчә, татарча-русча-төрекчә-инглизчә һ.б. сүзлеклəр). Татар теленең бу төр сүзлекләрне без тәфсилләберәк бу хезмәтнең 1.3. параграфында карарбыз. Ә инде гомумтеоретик планда тәрҗемәле сүзлекләрнең үзенчәлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт.

Бар төр сүзлекләрнең дә үзенчәлекләре аның сүзлек мәкаләсенең бирелешендә чагыла, ягъни аның микроструктурасы белән билгеләнә. Бу мәкаләнең үзенчәлеге барыннан да сүзлекнең тибыннан тора, сүзгә бирелгән грамматик һәм фонетик комментарийларга бәйле. Ул сүз мәгънәсен бүлүне һәм классификацияләүне истә тотарга, пометалар-искәрмәләр эшләнелергә, сүзлек билгеләмәләре, тел иллюстрацияләре төрләре, нинди өстәмә мәгълүмат бирелеше, мәслән, сүз этимологиясе һ.б. алдан уйланылырга тиеш.

Шулай итеп, сүзлекләр ике төргә бүлеп карала: энциклопедик сүзлекләргә һәм филологик (лингвистик) сүзлекләргә. Соңгылары максаты ягыннан бер телле һәм тәрҗемәле (ике һәм күп теле) сүзлекләргә төркемләнә. Бер теле сүзлекләрнең үз төрләре бик күп. Алар арасында тарихи, этимологик, чит телләр сүзлекләре, диалектологик, терминологик, ономастик, фразеологик сүзлекләр, неологизмнар, омонимнар, паронимнар, синонимнар, антонимнар, туры килү, ассоциатив, комбинато-аңлатмалы, кире, аңлатмалы һәм идеографик сүзлекләр билгеләнә. Бу сүзлекләрнең үзенчәлекләре аларның аермалы сүзлек мәкаләсенең төзелешенә бәйле була.

Заключение

Теге я бу телләрне өйрәнгәндә, шулай ук мәдәният тарихында аларның урынын һәм ролен билгеләгәндә төп чыганакларның берсе булып филологик сүзлекләр тора. Узган эпохаларның сүзлекләрен һәм хәзерге сүзлекләрне комплекслы өйрәнеп, билгеле телләрнең үсешендәге мөһим тенденцияләр турында фикер йөртеп була.

Тарихи-лингвистик тикшеренүләр һәм көндәлек тормышта куллану өчен бигрәк тә кыйммәтле чыганаклар булып икетелле сүзлекләр санала. Гомүмән алганда, алар теге я бу телләрнең билгеле тарихи чорларда һәм бүгенге көндәге мәдәният тарихында урынын һәм ролен, бу телләрнең мөнәсәбәтләрен, шул исәптән өченче телләр белән бәйләнешен документаль дәлилләргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта мондый сүзлекләрне тикшергәндә, фәнни объективлыкка зыян салмыйча, телләрнең берсенең лингвистик материалына игътибар биреп була.

Тагын да шунысы мөһим: икетелле сүзлекләр белем бирү системасының барлык формаларында һәм барлык дәрәҗәләрендә, шулай ук үзаллы белем һәм мәгълүмат алуда бик үтемле бай чыганак булып тора. Ул бигрәк тә туган тел өйрәнүдә аерылгысыз ярдәмче ролен үти ала. Моның өчен икетеле сүзлекләрне куллана, алар белән файдалана белергә, ә укытучы аларны уку процессында куллану методикасын үзләштерергә һәм оста файдаланырга тиеш.

Лексикография гыйльми-теоретик кына түгел, зур иҗтимагый әһәмияткә дә ия. Һәр гомумтел сүзлеге шул тел формалашуының аерым бер этабын, тарихи периоды турындагы мәгълүматларны гына туплап калмыйча, шулай ук бу телне йөртүче халыкның тарихын, мәдәниятын һәм көнкүрешен дә чагылдыра. Сүзлекләр – теге яки бу халыкның тел культурасы продукты. Алар телнең байлыгын һәм барлык матурлыгын үзендә туплый, шуңа күрә дә соңгы елларда лексикографик продукция саналган сүзлекләрне туплау һәм өйрәнү мәсьәләләре актуальләшә бара.

Төрле типтагы сүзлекләр, беренче чиратта – гомуми аңлатма сүзлекләр һәм икетелле тәрҗемәви сүзлекләр, бөтенесенә дә диярлек кирәк: укучыларга, укытучыларга, сүз белән эшләүчеләргә, сүзне өйрәнүчеләргә. Сүзлекләр бигрәк тә укытучылар өчен аерылгызсыз ярдәмче, белем бирүдә төп чыганак фазыйфасын башкара. Сүзлекләрне белү һәм алар белән куллана белү – булачак укытучылар, журналистлар һәм башка гуманитар өлкә хезмәткәрләре өчен гаять әһәмиятле, чөнки сүз – аларның коралы. Укытучы, матбугат хезмәткәре һәм башка гуманитар өлкә хезмәткәрләре, барлык башка профессия вәкилләре белән чагыштырганда, грамматик, стилистик, орфографик һәм пунктуацион сораулар белән күпкә ешрак очраша. Һәм әлеге катлаулы сорауларга җавап табарга ярдәм итүче иң ышанычлы ысул – ул сүзлекләргә мөрәҗәгать итү.

Барыннан да элек филологик сүзлекләрне

бер телле лингвистик сүзлекләргә;

ике телле лингвистик сүзлекләр;

күп телле лингвистик сүзлекләргә төркемләү дә бар;

Ике яисә күп телле лингвистик сүзлекләр – алар тәрҗемәле сүзлекләр, аларда сүзнең мәгънәсе икенче чит телгә тәрҗемә итеп бирелә (татарча-русча, русча-татарча, татарча-русча-инглизчә, татарча-русча-төрекчә-инглизчә һ.б. сүзлеклəр). Татар теленең бу төр сүзлекләрне без тәфсилләберәк бу хезмәтнең 1.3. параграфында карарбыз. Ә инде гомумтеоретик планда тәрҗемәле сүзлекләрнең үзенчәлекләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт.

Бар төр сүзлекләрнең дә үзенчәлекләре аның сүзлек мәкаләсенең бирелешендә чагыла, ягъни аның микроструктурасы белән билгеләнә. Бу мәкаләнең үзенчәлеге барыннан да сүзлекнең тибыннан тора, сүзгә бирелгән грамматик һәм фонетик комментарийларга бәйле. Ул сүз мәгънәсен бүлүне һәм классификацияләүне истә тотарга, пометалар-искәрмәләр эшләнелергә, сүзлек билгеләмәләре, тел иллюстрацияләре төрләре, нинди өстәмә мәгълүмат бирелеше, мәслән, сүз этимологиясе һ.б. алдан уйланылырга тиеш.

Теләсә кайсы икетелле сүзлекнең сүзлек мәкаләсе үз эченә лемманы һәм аның формасын; фонетик транскрипцияне; грамматик характеристиканы; мәгънәне һәм аның төсмерләрен; тәрҗемә телендәге эквивалентны; баш сүзнең аңлатмасын; типик мисаллар кулланылышын һәм аларның тәрҗемәләрен; проблемалы һәм типик булмаган мисалларны һәм аларның тәрҗемәләрен; техник помета-искәрмәләрне; стилистик помета-искәрмәләрне; региональ (диалекталь) помета-искәрмәләрне; диахроник помета-искәрмәләрне; бәяләмә мәгънәләрне; парадигматик бәйләнешләрне, мөнәсәбәтләрне күрсәтү (билгеле мәгънәдә баш сүзнең синонимнары) туган тел иясенә баш берәмлекнең мәгънәсен, шулай ук фонологик һәм орфографик вариацияләрнең зоналарын ачыкларга ярдәм итә.

Шулай итеп, икетелле сүзлекнең сүзлек мәкаләсенә егермегә якын компонетлар керә, алар төрле вазыйфалар башкара, мәсәлән, ике тел иясенә дә тәрҗемәне башкарырга, тәрҗемә теле иясенә сүзнең мәгънәсен аңларга, туган тел иясенә баш берәмлекнең мәгънәсен аныкларга һ.б. ярдәм итә. Сүзлек мәкаләсенең шундый структурасы бер телдән икенче телгә тестны тәрҗемә итү күнекмәләрен формалаштырып кына калмый, ә икенче яңа мәдәниятне танырга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә хәзерге лексикографлар икетелле сүзлекләргә сүзлек мәкаләсенең компоненты буларак культурологик комментарийларны кертүне яклап чыгалар.

Татарларда икетелле сүзлекләр төзүнең бай традициясе бар. XIX гасыр татар-рус һәм рус-татар сүзлекләре татар теле өлкәсендәге күренешләрнең XIX гасырда Россия империясендәге гомумтарихи процесслар белән органик бәйләнеле булуын дәлилли алды. Бу саллы һәм фундаменталь хезмәтләр ХХ гасыр азагы - XXI гасыр башы татар лексикографиясе үсешенә зур йогынты ясады, алар инде ХХ гасыр азагы - XXI гасыр башы татар-рус һәм рус-татар сүзлекләре, үз чиратында, татар лексикографиясен гомуми теле белеме лексикографиясе биекләренә күтәрде. Гамәлдәге татар-рус һәм рус-татар сүзлекләре татар тел белемендә сүзлекләр төзүнең бай тәҗрибәсенә таянып эш итә, татар лексикографиясендә нигезләнгән традицияләр белән күчемлелек бәйләнешләрен саклый. Алар тәрҗемәви сүзлекләр буларак татар теленең дә, рус теленең лингвокультуролгик материалы исәбенә баетыла барган, иллюстратив материалның күләмен артыграк файдалана. Бу сүзлекләр махсус белгечләр өчен өчен дә, киң катлам укучы өчен дә кыйммәтле һәм ышанчылы ярдәмче ролен башкара.

Бүгенге көндә мәктәптә сүзлек эше бик мөһим роль уный һәм ФДББС нигезендә башкарыла. Бу эш нигезендә моңа чаклы тупланган фәнни-методик һәм гамәли-методик бай мирас ята. Ә инде укытучының көндәлек эшен бүгенге уку процессында Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының регламент документлары нигезендә башкарыла.

Список литературы

Асылгәрәев Ш.Н., Ганиев Ф.Ә., Зәкиев М.З., Миңнуллин К.М., Рамазанова Д.Б. Татарча-русча сүзлек. Ике томда. – 1 т.: А – Л. – Казан: Мәгариф, 2007. – 726 б.

Асылгәрәев Ш.Н., Ганиев Ф.Ә., Зәкиев М.З., Миңнуллин К.М., Рамазанова Д.Б. Татарча-русча сүзлек. Ике томда. – 2 т.: М – Я. – Казан: Мәгариф, 2007. – 726 б.

Белозерцева Т.В. Педагогическая технология формирования рефлексии школьников в процессе обучения: дис. … канд. пед. наук. – Челябинск, 2000.– URL:http://nauka-pedagogika.com/viewer/51523/d?#?page=1; мөрәҗәгать итү датасы: 03.05.2018.

Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 456 б.

Ганиев Ф.А. Русско-татарский словарь: ок. 47000 слов. – М.: Инсан, 1997. – 720 с.

Гарифуллин Н.К., Ганиев А.М., Хәйруллин Н.Г. Менеджмент буенча аңлатмалы сүзлек. – Казан: Казан дәүләт финанс-экономика ин-ты нәшр., 2006. – 241 б.

Гаффарова Ф.Ф., Саберова Г.Г., Таһирова Ф.И. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – Т. 1: А-В. – 712 б.

Гаффарова Ф.Ф., Саберова Г.Г., Таһирова Ф.И. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: ТӘһСИ, 2016. – Т. 2: Г-Й. – 748 б.

Гаффарова Ф.Ф., Таһирова Ф.И., Сәфәров Р.Т. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Казан: ТӘһСИ, 2017. – Т. 3: К. – 744 б.

Гимадеев М.М. Амиров Н.Х., Зыятдинов К.Ш. Медицинский русско-татарский толковый словарь. Медицинадан русча-татарча аңлатмалы сүзлек. – Казан: Мәгариф, 2003. – 559 с.

Дерябина Н.П. Формы обучения в педагогике: традиции и новаторство. – URL:http://fb.ru/article/4409/formyi-obucheniya-v-pedagogike-traditsii-i-novatorstvo; мөрәҗәгать итү датасы: 20.03.2018.

Загашев И.О. Учим детей мыслить критически. – С-Пб.: “Альянс “Дельта” совместно с изд-м “Речь”, 2003. – 192 с.

Зайнуллин Г.Г. Проблемы современной арабско-русской и арабско-татарской лексикографии // Филологические науки. Вопросы теории и практики. – Тамбов: Грамота, 2017. – №7. – Ч. 3. – С. 115 – 119.

Закиев М.З. Казанская лингвистическая школа: Книга первая: Казанска тюркская лингвистическая школа. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 424 с.

Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2000. – 335 б.

Зәкиев М.З., Галиуллина Г.Р. Татар лексикологиясе: Өч томда. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – Т. I. – 352 б.

Камаева Р.Б., Мөхәммәтҗанова А.Х. Федераль белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм. – Казан: ТРМҮИ, 2015. – 110 б.

Музыка Башкортостана. – URL:https://ru.wikipedia.org/wiki/Музыка _Башкортостана. Мөрәҗәгать итү датасы: 03.05.2018.

Мурюкина Е.В., Челышева И.В. Развитие критического мышления студентов педагогического вуза в рамках специализации “Медиаобразование”. Учебное пособие для вузов. – Таганрог: Изд-во “Кучма”, 2007. – 162 c.

Нурмөхәммәтова Р.С. ХХ гасырның беренче яртысында татар әдәби теле лексикасының үсеш тенденцияләре (татарча-русча сүзлекләр буенча). – Казан, 2005. – 233 б.

Русско-татарский общественно-политический словарь = Русчататарча иҗтимагый-сәяси сүзлек / сост.: Ф.А. Ганиев (науч. рук.), И.М. Низамов, Ф.Г. Тарханова, Н.Г. Хайруллина; под рук. Р.М. Харисова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1997. – 127 с.

Русско-татарский словарь / под ред. Ф.А. Ганиева. – 2-е изд. – М.: Русский язык, 1985. – 736 с.

Русско-татарский словарь актуальной лексики / авт.-с

Русско-татарский толковый словарь лингвистических терминов / под ред. Ф.И. Тагировой и Ф.Ф. Гаффаровой. – Казань: ИЯЛИ, 2016. – 248 с.

Русско-татарский толковый словарь лингвистических терминов / под ред. Ф.И. Тагировой и Ф.Ф. Гаффаровой Казан: ИЯЛИ, 2016. 248 с.

Сабирова И. Телгә өйрәтү алымнары // Мәгариф. – 2012. – №4. – Б. 22 – 24.

Сайфуллин Р.С., Хисамеев Г.Г. Толковый словарь-справочник по физике, химии и химической технологии на русском, татарском и английском языках. – Казань: Фән, 1996. – 272 с.

Сафиуллина Ф.С. Татар теленең лексикологиясе. Казан: КДУ, 1999. 264 б.

Сафиуллина Ф.С. Тел гыйлеменә кереш. Югары уку йортларының филология факультеты студентлары өчен дәреслек. – Казан: ТарИХ, 2001. – 383 б.

Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. – Казан, 1999. – 97 б.

Сафиуллина Ф.С. Татарча-русча тел белеме терминнары сүзлеге. − Казан: Хәтер, 1998.− 127 б.

Сәфәров Р.Т. Татарча-русча хәрби лексика сүзлеге. – Казан: ТӘһСИ, 2017. – 112 б.

Сергеева А.И., Купершлаг И.Г. Возможности синквейна в развитии рефлексивных способностей будущих бакалавров дефектологического образования // Вестник Томского государственного педагогического университета. – Томск, 2015. – С. 9 – 16.

Синквейн. Материал из Википедии. – URL: https://ru.wikipedia.org/wiki/Синквейн; мөрәҗәгать итү датасы: 03.05.2018.

Ситдиков Ф.Г., Зәкиев Р.К. Биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 665 б.

Сулайманова Х.Х. Лингвистические и методические аспекты организации контроля знаний учащихся старших классов по татарскому языку: дис. … канд. филол. наук. – Казань, 2012. – 245 с.

Татар лексикологиясе / ред. Г.Р. Галиуллина. Казан: ИЯЛИ, 2016. Т. 2. 392 б.

Татар лексикологиясе: өч томда / проект җит. М.З. Зәкиев; ред. Г.Р. Галиуллина. – Казан: ТӘһСИ, 2017. – Т. III. 1 кис.– 536 б.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге / ред. Ф.Ф. Гаффарова, Г.Г. Саберова, Ф.И. Таһирова. Казан: ТӘһСИ, 2015. Т. 1: А-В. 712 с.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге / ред. Ф.Ф. Гаффарова, Г.Г. Саберова, Ф.И. Таһирова. Казань: ТӘһСИ, 2015. Т. 2: Г-Й. 748 с.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге / ред. Ф.Ф. Гаффарова, Ф.И. Таһирова, Р.Т. Сәфәров. Казань: ТӘһСИ, 2017. Т. 3: К. 744 с.

Татар энциклопедия сүзлеге / баш мөх. М.Х. Хәсәнев, җав. мөх. Г.С. Сабирҗанов. – Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 2002. – 830 б.

Татарская народная музыка // URL: https://ru.wikipedia.org/wiki/ Татарская_народная_музыка. Мөрәҗәгать итү датасы: 03.05.2018.

Татарско-русский словарь: в 2-х т. Т. 1. А–Л. – Казань: Магариф, 2007. – 726 с.; Т. 2. М–Я. – Казань: Магариф, 2007. – 726 с.

Татарча-русча сүзлек / төз. Р. Газизов, Н. Исәнбәт, Г. Ишмөхәммәтов. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 340 б.

Татарча-русча сүзлек: 38000 чамасы сүзне эченә ала = Татарско-русский словарь: ок. 38000 слов / төз.: К.С. Абдразаков, Г.С. Әмиров, А.Ш. Әсәдуллин, Г.Х. Ахунҗанов, У.Ш. Байчура, С.Б. Вахитова, Ф.М. Газизова, Ф.А. Ганиев, Г.И. Исхаков, М.Г. Мөхәммәдиев, М.М. Османов, Ф.С. Фасеев, Г.Г. Фәхретдинов, К.З. Хәмзин, Э.Ш. Хәмидуллин, Ш.С. Ханбикова]; СССР Фәннәр академиясе, Казан тел, әдәбият һәм тарих ин-ты. – М.: Совет энциклопедиясе, 1966. – 864 б.

Татарча-русча тукучылык һәм тегүчелек атамалары сүзлеге. – Казан: ТӘһСИ, 2018. – 208 б.

Татарча-русча-инглизчә тел белеме терминнары сүзлекчәсе = Татарско-русско-английский глоссарий лингвистических терминов = Tatar-russian-english linguistic terms glossary / төз.-авт.: Р.Р. Җамалетдинов, А.Ш. Юсупова, Г.Р. Галиуллина, Р.С. Нурмөхәммәтова, Э.Н. Денмөхәммәтова; тәрҗ.: А.Х. Әшрәпова. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 2014. – 159 б.

Тимерханов А.А. Татарская лексикография: истоки и современные состояние // Ученые записки Казанского филиала “Российского государственного университета правосудия”. – 2015. – Т. 11. – С. 285 – 304.

Ф.С.Сафиуллина Татар теленең лексикологиясе: Югары уку йорты студентлары өчен. Казан 1999 // URL: http://old.kpfu.ru /f11/bin_files/_!31.pdf/. Дата обращения: 20.05.2019 г.

Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2015. – 302 б.

Хәмзин К.З., Мәхмүтов М.И., Сәйфуллин Г.Ш. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: (Татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре). – Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. – 854 б.

Чумарина Г.Р. Теория и практика составления электронных словарей: Дис. . канд. филол. наук. – Казань, 2010. – 199 с.

Шакирова Т.Р. Кошлар: табигатькә сәяхәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 39 б.

Шәвәлиева Р. Музыка белеме бирүдә яңа алымнар // Мәгариф. – 2007. – №1. – Б. 68 – 69.

Шутова Г. Инсерт – прием технологии критического мышления. Что это такое и как использовать на уроке // URL: http://pedsovet.su /metodika/priemy/6007_priem_trkm_insert_na_uroke. Мөрәҗәгать итү датасы: 03.05.2018.

Щемелева И. Ю. Применение инновационных методов обучения иностранным языкам в школе: учебно-методическое пособие. – Орск: Изд-во ОГТИ, 2009. – 118 с.

Юсупова А.Ш. Татарско-русские и русско-татарские словари ХIХ века как лексикографические памятники и источники изучения лексики татарского языка: Дис. . д-ра филол. наук. – Казань, 2009. – 495 с.

Юсупова Ә.Ш. Сүзлекләр тарихыннан // Мәгариф. – 2004. – №2. – 14 б.

Покупка готовой работы
Тема: «Лексикография фәне һәм аның бүгенге казанышлары»
Раздел: Разное
Тип: Дипломная работа
Страниц: 66
Цена: 1400 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика