Курсовая работа

«Номинативные особенности названий земледелия в татарском языке»

  • 69 страниц
Содержание

Кереш.3

Төп өлеш

Беренче бүлек

Татар телендә игенчелек атамаларының номинатив үзенчәлекләре

§ 1. Татар телендә игенчелек атамаларын өйрәнү тарихы һәм чыганаклары….8

§ 2. Татар телендә игенчелек атамаларының номинатив үзенчәлекләре ….….16

Икенче бүлек

Урта мәктәптә туган тел дәресләрендә лексика өйрәнү методикасы һәм күнегү үрнәкләре

§ 1. Урта мәктәптә татар теле лексикасын өйрәнү методикасы.44

§ 2. Урта мәктәптә туган тел дәресләрендә татар игенчелек атамаларын файдалану өчен күнегү үрнәкләре.51

Йомгак.60

Файдаланылган әдәбият.64

Введение

Татар лексикологиясе ХХ гасырның азагында зур кына фәнни уңышларга ирешә, яңа ачышлар ясала, күп бүлекләргә игътибар арта. Татар диалектологиясе яңа үрләргә күтәрелә (Х.Ч. Алишина, Л.Ш. Арсланов, Г.Х. Әхәтов, Р.Г. Әхмәтьянов, Ф.С. Баязитова, Л.Т. Мәхмүтова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыкова, Д.Г. Тумашева, Т.Х. Хәйретдинова, Ф.Ф. Юсупов һ.б.). Фән буларак ономастика формалаша һәм аның аерым бүлекләре буенча – антропонимика, топонимика, гидронимика, этнонимика – тикшеренүләр җанлана (Х.Ч. Алишина, Л.Ш. Арсланов, З.Ф. Әхәтов, Ф.Г. Гарипова, М.З. Закиев, Г.Ф. Саттаров, Р.Ш. Шагиев, А.Г. Шайхулов һ.б.). Лексиканың стилитик катламын өйрәнү юнәлешенә игътибар тагын да арта (И.Б. Бәширова, Х.Р. Курбатов, И.М. Низамов, С.И.Поварисов, Ф.С.Сафиуллина, В.Х.Хаков һ.б.).

Татар теле лексикологиясендә сүзлек составының аерым өлкәләренә карган лексикасын лексик-семантик һәм лексик-тематик төркемнәрен системалы өйрәнү буенча тикшеренүләр башкарыла. Бу проблемага багышланган диссертацияләр яклана, монографияләр бастырыла (Р.К. Рәхимова, Т.Х. Хайретдинова, З.Р. Садыйкова, Г.Г. Саберова, Ф.Ф. Гаффарова, З.Г. Садыйкова, Л.Ф. Тухбиева, Э.И. Сафина, А.Р. Ризванова, О.Н. Бятикова, Л.Р. Гильмутдинова, А.М. Сагитова, З.Ф. Миргалимова, А.Г. Шайхулов һ.б.).

Татар терминологиясе яңа үрләргә күтәрелә. Югарыда искә алынган лексиканың аерым тематик өлкәләрен яктырткан хезмәтләр белән беррәттән, махсус терминологик тикшеренүләр дә арта (Г.С. Насыйрова, Г.И. Одинокова, А.Г. Хайруллина, Р.Р. Шамсетдинова, Г.Ф. Калганова, М.М. Николаева һ.б.).

Бу юнәлештәге фәнни тикшеренүләр барсы да татар теленең сүзлек составын төрле яклап тасвирлауны күз уңында тота һәм телнең барлык өлкәләрдә дә тиешле дәрәҗәдә үз функцияләрен башкаруны тәэмин итә. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аның социаль статусын күтәрү “Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законының, аны үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Программаларының төп максаты.

Шулай итеп, татар тел галимнәре лексиканы өйрәнү юнәлешендә зур гына нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Ләкин телдә лексиканың өйрәнелмәгән, тикшерелмәгән өлкәләре, тикшерелгән өлкәләрнең тиешле дәрәҗәдә өйрәнелеп җитмәгән аерым аспектлары бар; аларны тикшерү мөһим проблема булып кала. Үсемлек лексикасын өйрәнү татар теле лексикологиясендә зур кызыксыну уята. Бу төркем лексика бай игенчелек терминологиясе белән аерылып тора. Татар теле сөйләшләрендә үсемлекләрнең, әдәби тел һәм латин эквивалентларыннан тыш, тагын берничә җирле атамасы бар. Шуңа күрә җирле халык сөйләшләре әдәби тел игенчелек терминологиясенә карганада баерак санала. Шуның өстенә, флора терминологиясе үзенең үсеше белән бик еракка барып тоташа, шулай ук ул телнең лексикасы һәм семантикасы үсешенең иң мөһим нәтиҗәсе .

Игенчелек лексикасы үзенең тарихи килеп чыгышы белән галимнәрнең кызыксынуын күптән уята. Кеше элек-электән үк яшәү чыганагы итеп үсемлек дөньясын күргән, табигать белән тыгыз бәйләнештә торган. Шуңа күрә, флора лексикасын өйрәнү безгә бабаларыбызның йолаларын, көнкүрешен, мәдәниятен аңларга ярдәм итә.

Флора лексикасы зур аерым бер өлкә. Ул үз эченә агачлар, куаклар, үләннәр (декоратив, дару, ашарга яраклы); чүп үләннәре, декоратив, авыл хуҗалыгы үсемлекләре атамаларын кертә.

ХХ гасыр башында үсемлек дөньясын ныклы, төрле яклап өйрәнү процессы башлана. Флористик терминология татар тел белемендә ныклы өйрәнелгән өлкә саналса да, аның аерым аспектлары бу көнгә кадәр ныклы өйрәнелмәгән, барлык нечкәлекләрен ачып салган хезмәтләр булган очракта да, аларның күбесе рус телендә. Бу исә бу хезмәтләрне татар укучысы куллану мөмкинлеген тарайта.

Игенчелек атамаларын телебездә гасырлар буе җыйнап килгәннәр. Тик бу мәгълүмәтләр аз системага салынган, алар тулысынча җыелып бетерелмәгән, сүзлекләргә тупланмаганнар. Шул сәбәпле яшь һәм урта буын кешеләре аларның төгәл исемнәрен, хәтта аларның ялгыш куллану очраклары да бар. Кайбер уңышсыз тәрҗемәләр исә ботаника гыйлеме буенча белгечләрнең татар теленең барлык нечкәлекләрен белеп җиткермәүләре, телгә карата илтифатсыз булулары белән аңлатыла.

Моңа беренчедән, фәнни атамалар булмау да бәйле булса, икенчедән – ялгыш тәрҗемә, рус һәм татар сүзләренең мәгънә күләмнәре арасындагы аерманы исәпкә алмау сәбәпче булып торса, өченчедән – интернациональ терминологиянең, рус телнең барлык тормыш өлкәләрендә кысымы нәтиҗәсендә, татар теленең үз сүзләреннән өстенлек итә башлавы күзәтелә. Бу бигрәк тә соңгы чорда нык күзәтелә. Бу сәбәпләр нәтиҗәсендә яшь буынның тел ярлылыгын да әтми булмый. Шуңа күрә лексиканың аерым төркемнәренә карган проблемалар туган телне өйрәнүнең һәр баскычында үз дәрәҗәсендә тиешле үзләштерелсен өчен, фәнни-тикшеренү эш алымнары аша да тасвирлана барырга тиеш.

Югарыда әйтелгәннәрнең барысы да безнең эшебезнең актуальлеген күрсәтеп тора, лексиканың бу төрен өйрәнең хәзерге татар тел белеме өчен мөһим бурыч булуын ассызыклый.

Чыгарылыш квалификацион эшенең төп максаты татар теленең игенчелек атамаларының номинатив үзенчәлекләрен диплом эше дәрәҗәсендә тасвирлау. Аның предметы – татар телендәге кош атамаларының атау (исмеләү, номинацияләх) төрләре. Максаттан чыгып түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү бурыч итеп алынды:

1. Билгеле чыганаклар нигезендә татар телендә игенчелек атамаларын, аларны номинацияләү үзенчәлекләре буенча фәнни, фәнни-популяр мәгълүматны системага салу, шулай ук рус телендә булган чыганакларны туган телгә тәрҗемә итеп бирү.

2. Татар телендә игенчелек атамаларын өйрәнү тарихына күзәтү ясау.

3. Татар телендә игенчелек атамалырының номинатив үзенчәлекләрен фәнни, фәнни-популяр чыганаклар нигезендә тасвирлау.

4. Игенчелек атамалары кергән материалларны урта мәктәптә татар теленең лексик хәзинәсен үзләштерү өчен файдалану мөмкинлеген ачыклау һәм бу максатта күнегү үрнәкләрен төзеп тәкъдим итү.

Хезмәттә куелган максатларга ярашлы рәвештә фактик материалларны анализлауда эзләнү, тасвирлама һәм чагыштырма-тарихи, күзәтү методлары кулланылды. Хезмәттә синхроник һәм диахроник күренешләр тасвирлана. Мөмкинлекләрдән чыгып, хезмәттә тарихи һәм генетик экскурслар бирелә. Җыелган материаллар күзәтү методы нигезендә классификацияләнде.

Хезмәтнең теоретик әһәмияте. Татар теленең игенчелек атамаларын дәрестә куллану, тикшерү татар әдәби теленең формалашуы, үсеше процессын өйрәнү өчен чыганакларның берсе булып тора.

Хезмәтнең практик әһәмияте. Игенчелек атамалары кергән материалларны мәктәпләрдә татар теленең лексик хәзинәсен үзләштерүдә, аларга таянып сүзлекләр төзү мөмкинлегендә. Шулай ук игенчелек атамалары татар теленең сүзлек составының төрле лексик-стилистик күренешләрен күзаллауда мөһим роль уйный.

Материал туплау өчен түбәндәге чыганаклар файдаланылды: татар телнең диалектологик диалектологик сүзлекләре (Казан 1969, 1993, 2007), татар телең ике телле русча-татарча, татарча-русча сүзлекләре (Мәскәү, 1997, Казан, 2008), “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” (Казан, 1977, 1979, 1981), “Татарча-латинча-русча үсемлек атамалары сүзлеге” (Казан, 2002) , “Русча-татарча биология терминнары сүзлеге”, Валиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. “Урта мәктәптә һәм гимназияләрдә татар теле укыту методикасы” һ.б. Чагыштырма материал борынгы һәм иске төрки, шулай ук язма истәлекләрдән һ.б. тугандаш булмаган телләрдән татар галимнәре туплаган фәнни хезмәтләрдән әзер килеш файдаланылды.

Төп чыганаклар буларак Ф.Ф. Гаффарованың игенчелек лексикасын өйрәнүгә багышланган күпсанлы хезмәтләре аерым басым ясап күрсәтелә ала. Бу галимәнең фәнни тикшеренүләре безнең тарафтан иҗади файдаланылды, русча булганнары – тәрҗемә итеп бирелде.

Шулай ук диплом эшен язуда Э.И. Сафина, Р.Г. Әхмәтьянов, Д.Х. Базарова, З.Р. Садыкова, А.Р. Рахимова һ.б. галимнәрнең темага ярашлы практик һәм теоретик материаллары чыгарылыш эшенең фәнни-методологик нигезен тәшкил итә.

Чыгарылыш квалификацион эш Зәйнәб Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясенең (БашДУнын Стәрлетамак филиалы итеп үзгәртелгәнгә кадәр) татар һәм чуваш филологиясе кафедрасында оештырылган студентларның фәнни-тикшеренү базасында башкарылды.

Эшебезнең төп нәтиҗәләре студентларның еллык фәнни конференциясендә, татар теленең төрле гамәли дәресләрендә апробацияләнде.

Бу хезмәт теманы яктыртуда соңгы дәрәҗәдә фәннилеккә дәгъва итми. Диплом эшендә билгеле чыганаклар нигезендә татар телендә игенчелек атамалары, аларны номинацияләү үзенчәлекләре буенча фәнни, фәнни-популяр мәгълүмат системага салына, шулай ук рус телендә булган чыганакларны туган телгә тәрҗемә итеп максатка ярашлы бирелә.

Квалификацион чыгарылыш эшенең композицион-структур үзенчәлеге куелган максат һәм бурычларга ярашлы итеп төзелде. Хезмәт кереш, өч бүлекне үз эченә алган төп өлештән, йомгак һәм файдаланылган әйдәбият исемлегеннән тора.

Фрагмент работы

Төп өлеш

Беренче бүлек

Татар телендә игенчелек атамаларының

номинатив үзенчәлекләре

§ 1. Татар телендә игенчелек атамаларын өйрәнү тарихы һәм чыганаклары.

Телнең формалашуы шул телдә сөйләшкән халыкның тарихы, аның үсеш үзенчәлекләре белән турыдан-туры бәйле. М.3. Зәкиев: “Тел – үз хуҗасының – халкының бөтен тарихи юлын теркәп бара торган иң кадерле мирас” дип атый [33: 556]. Шушы фикерне дәвам итеп К.М. Мусаев: “Тел шул телдә сөйләшүче халыкның тарих хәзинәсе дип әйткән вакытта, ул беренче чиратта, тормыштагы бөтен үзгәрешләрне үзендә турыдан-туры чагылдырырга сәлетле булган аның лексикасын күздә тотарга кирәк” ди [43: 6]. “Халыклар, бер-берсе белән аралашканда, үзара бер-берсеннән тормыш теҗрибәләрен, яңа әйберләрне, төшенчеләрне ала торган булганнар, аларны белдерүче сүзләр дә кабул ителгән. Менә шул алынма сүзләрне ачыклау һәм тикшерү нәтиҗәсендә, кайсы халыкның кайсысына нинди өлкәләрдә ничек тәэсир иткәнен белеп була” [33: 558]. Җир эшкәртүгә караган атамаларга лексик һәм семантик яктан чагыштырма-тарихи анализ ясау төрки телле һәм төрки булмаган халыкларның бу тармакта үзара бәйләнешләрен ачыкларга ярдәм итә. Җир эшкәртү атамалары кыпчак теллеренең интеграцияләүче билгесе булып торалар.

Тарихчыларның күрсәтүенчә, Идел-Чулман буйларында IX гасырлардан ук Болгар дәүләте яшәп килгән [30: 33-35]. Болгарлар – хәзерге Идел буе татарларының варислары санала, хәзерге татарларның формалашуында төп этник компонент [34: 69-114]. Бу дәүләтнең башкаласы Биләр ул вакытта ук Көгнчыгыш Европада иң зур шәһәрләрдән, икътисади һәм сәүдә үзәге саналган. Болгар дәүләтенең Урта Идел буйларында төзелгән башка күп шәһәрләре дә була, аларның үзәк өлешләрендә яшәүчеләр һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр, ә кырыйларга сыенышкан бистә халкы иген иккән, ә тагын да чиктәрәк халык күчмә тормышта яшәгән, тереклек-малчылык белән тормыш күргән [20; 21; 35; 75].

Төрле елларда алып барылган археологик казылмалар Идел буе болгарларында күп төрле иген культуралары игелүен ачыклыйлар. Шулар арасында иң күбе бодай, аннан кала тары, арпа, тагын борчак, ясмык, киндер, җитен, карабодай h.б. ашлыклар [80: 44]. Димәк, борынгы чорлардан ук болгарларда җир эшкәртү, игенчелек кәсебе зур үсеш алган булган.

Галимнернең фикеренчә, болгарларда игенчелек җирне VIII гасырдан ук килгән тимер сука-сабан белән эшкертүгә нигезләнгән В.Н. Татищев безнең көннергә хәтле сакланмаган елъязма мәгълүматлардан чыгып, Идел буе болгарларының Русь белән һәрвакыт сәүдә итүләрен, аңа бик күп ашлык һәм башка товарлар китерүләрен язган. Димәк, Болгарда ашлык үзләре куллану өчен генә түгел, ә сату өчен дә җитештерелгән. Бу хакта рус елъязмасында “1024 елда Суздаль җирендә ачлык булгач, рус кешеләре Болгарга барып бик күп азык алып кайттылар һәм шуның белән исән калдылар” диелә.

Татарларның әзерләгән төп ризыгы – бөртекле ашлыклардан тарттырылган он һәм ярма. Күбесенчә арыш, сирәгрәк карабодай, арпа, солы, борчак оны кулланалар, ә бодай оны нигездә бай татарларда гына булган, болгарларда балдан, арпадан хәзерләнгән эчемлек эчкәннәр. Идел буенда яшәгән халыкларның ай атамалары жир эшкәртү, игенчелек хезмәте белән бәйле рәвеште аталган.

Заключение

Кешелек үсешендә үсемлек дөньясы зур роль уйный. Элекке заманнардан ук кеше үсемлекләрне үз кирәгенә тотына: (тире белән эш иткәндә, мебель ясаганда, төзелеш материалы буларак), күп кенә үсемлекләр кешегә азык-түлек, мал азыгы буларак хезмәт итә, бер өлеше медицинада кулланыла. Кайбер үсемлекләр зарарлы бөҗәкләр белән көрәшергә ярдәм итә. Бүгенге көндә ашарга яраган күпчелек үсемлекне кешеләр басуларда, бакчаларда үстерәләр. Шуңа карамастан кыргый үсемлекләр дә үзенең кирәклеген югалтмадылар.

Игенчелек лексикасы – ул төрле телнең сүз составының аерылмас өлеше.

Игенчелек атамалары арасында татар теленең үзенә генә караган борынгыдан килгән атамалары күп түгел, чөнки бу атамалар төрки теллернең аерымланган чорында, һәрбер телнең үз җирлеге үсешендә барлыкка килгән. Татар халкының милләт буларак формалаша башлавын XIII-XIV гасырлар белән билгеләсәк, ә өйрәнелгән өлкәгә караган терминология, тикшеренүләрдән күренгәнчә, төрки халыкларда күп гасырлар элек нигездә тупланып беткән. Шуның өчен бу тармакка караган терминологиянең күбесе гомумалтай һәм гомумтөрки катлам тәшкил итә.

Татар телендә игенчелек атамалары арасында алынма сүзләр күп түгел. Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынмалар нигездә X гасырдан ислам дине кабул итү белән башлана. Телнең иң борынгы чорларында кабул ителгән алынма атамаларның хәзерге вакытта чыганак телен билгеләү катлаулы мәсьәлә. Фән-техника прогрессының алга китүе, техниканың кул хезмәтен кысырыклап чыгаруы нәтиҗәсендә тел яңа алынмалар белән тулыланган, ә кул хезмәте белән бәйле төрки атамалар архаик сүзлергә әйләнгәннәр.

Тикшерүләрдән күренгәнчә, төрки җир эшкәртү, игенчелек атамалары үз чиратында төрки булмаган телләрде киң таралыш алган. Озак гасырлар буе үзара хезмәттәшлек итеп яшәгән кардәш булмаган халыкларда уртак яклар барлыкка килә. Мондый халыклар гореф-гадәтләр, хуҗалык итү, яшәү ысуллары буенча һәм телләре ягыннан да бер-берсенә шактый якынаялар. Бу бигрәк тә лексикада чагыла.

Татарча берәмлек табылмаганда термин ясау өчен туган телнең үз сүзьясалыш алымнарына мөрәҗәгать ителә. Бу вакытта аеруча әһәмиятле булып борынгыдан килгән сүз ясау калыплары тора. Шуның өчен дә борынгы лексик катламга караган атамалардан бу калыпларны аерып чыгару фәнни әһәмияткә ия. Калькалаштырылган атамалар да шушы ук калыпларга нигезләнә.

Фән-техника үсеше, яңа агрокультураларны үзләштерүгә бәйле рәвештә, яңалыгы белән бергә, чыганак телдән милли телгә алынмы атамалар да үтеп керә. Чит телдән кергән сүзләр шулай ук милли терминологияне тулыландыруда бер чыганак булып тора.

Татар теленең игенчелек атамаларының номинацияләү үзенчәлекләрен билгеләгәндә түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкин.

1. Номинацияләү – 1) чикләп аерылган объектив чынбарлык; 2) аның ассызлыклап беренче урынга алынган бер яки берничә билгесе; 3) шул билгеләрдән чыгып бирелгән исеме, атамасыннан гыйбарәт булган өч буыннан тора. Бу номинацияләүнең төп принцибы булып тора.

2. Номинацияләү өчен аерып алынган төшенчәнең беренче күзгә ташланып торган билгеләре исәпкә алына һәм шул төшенчәне характерлый торган теләсә нинди билге номинацияләүнең нигезендә ята. Аның төсен, исен, формасын, яраклылыгын, гамәли урынын, ягъни реаль билгесен белдергән сүз охшату-чагыштыру юлы белән яңа атама ясау өчен нигез итеп алына. Төшенчә алдан билгеле әйбер белән чагыштырылып гомумиләштерелә. Телнең гасырлар буенча килеп калыплашкан үзъясалыш модельләренә алына. Номинацияләү билгеләрен өйрәнү закончалыкларын ачарга һәм тикшерелгән атаманың этимологиясен билгеләргә ярдәм итә.

3. Чикләнү дәрәҗәсе төрле төшенчәләрдә төрлечә, шулай ук бер үк күренешне исемләү өчен аерып алынган билгеләр дә төрле төбәкләрдә һәм төрле телләрдә төрлечә булырга мөмкин.

4. Төшенчәне исемләүдә иҗтимагый танып белү дәрәҗәсе дә чагылыш таба. Элек барлыкка килгән атама танып белүнең хәзерге дәрәҗәсенә тәңгәл туры килеп бетмәскә дә мөмкин, әмма без аларны кулланганда бөтен иҗтимагый тәҗрибәне дә күздә тоталар, шуңа күрә мондый атамаларны төзәтү ихтияҗы да тумый. Мәсәлән, игендәге гөмбә авыруын арыш анасы дип атау.

5. Номинацияләү ысулы буенча атамалар ике төркемгә бүленә:

1) башлангыч, беренчел номинацияләнгән атамалар. Тел белемендә аларны мотивлаштырылмаган атамалар дип йөртәләр, ягъни мотивлаштырылмаган атамалар ул – шул сүзнең ясалышы нигезендә яткан билгесе төгәл ачык булмаган атамалар. Вакытлар үтү белән кайбер атамалар үзләренең мотивларын, ягъни атау өчен аерып алынган билгеләрен атаган сүзләрнең мәгънәләрен югалталар, атаманың нигезенә салынган сүз архаик сүзгә әйләнеп, хәзерге телдә аңлашылмый башлый, барыэтимологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә генә ул атамларның мотивлаштыру нигезен аерып куеп була. Күренгәнч, бу төркемгә татар теленең төп лексик хазинәсе булган һәм тамырлашкан сүзләрдән торган атамалар керә.

Игенчелек атамалары арасында алар иң зур күпчелекне тәшкил итә. Бу атамалар нигезендә төрки телләрдә сөйләшүчеләр өчен уртак лексик берәмлеклрдән гыйбарәт. Мондый төр атамалар телнең гомумхалык һәм традицион фондын, телнең төп нигезен тәшкил итә.

2) икенчел, номинацияләнгән атамалар, ягъни мотивлаштырылган атамлар. Бу төркемгә әзер сүз калыплары нигезендә мотивлаштырылып ясалган атамалар һәм шулай ук ассоциятив-семантик ысул нигезендә сүзнең мәгънәсе киңәеп атамага күчкән тамыр һәм тамырлашкан сүзләр керә. Бу атамаларның күбесе чагыштырмача соңрак соңрак барлыкка килгән атамалар булып торалар. Китерелгән мотивлар, ягъни аерып алынган билгеләр атаманың морфема әгънәсендә чагылалар.

6. Икенчел номинацияләүнең мотивлаштыру үзенчәлегенә карап ике төрен билгеләргә мөмкин:

1) тиңләштереп чагыштырылган билгеләрне, үзлекләрне турыдан-туры чагылдыру юлы белән ясалган атамалар. Бу төр тел белемендә туры номинацияләү дип атала;

2) тиңләштереп чагылдырылган билгеләрне, үзлекләрне ассоциатив-семантик чагылдыру юлы белән ясалган атамалар. Бу төр тел белемендә кыек номинацияләү дип йөртелә. Аны нгиезендә метафоралаштыру ята. Атамага сүзнең күчерелмә мәгънәсе – метафорик кулланылышы күчеп, яңа эчтәлек, яңа мәгънә барлыкка килә. Сүз шул хәлендә бөтенләй бүтән семантик өслеккә күчә.

7. Икенче төркем төшенчәләрне атавы белән сүз тагын бер яшәешкә ия була. Сүзнең төп беренчел мәгънәсе актив актив кулланылыштан төшеп калган булган очракта да терминологиядә күчерелмә мәгънәдә йөрүен дәвам итә.

8. Игенчелекне исемләү нигезендә төп мотив булып “хезмәт функциясе”, “яалу ысулы”, “төзелеше”, “эш-хәрәкәт нәтиҗәсе” “урыны”, “вакыты”, “төп сыйфатлары”, “саны, микъдаре”, “ясалгын урыны, иле”, азрак күләмдә “төсе”, “тәм” билгеләре килә.

9. Игенчелек күренешләрен кыек исемләү нигезендә төп мотив булып “кеше, хайван,кош-корт тән төзелеше”, “көнкүреш кирәк яраклары”, “кечерәйтеп охшату” билгеләре, азрак күләмдә “тәм”, “төс”, “физик үзлекләр”, сирәк “мифологик образлар” килә.

Кеше элек-электән үк яшәү чыганагы итеп үсемлек дөньясын күргән, табигать белән тыгыз бәйләнештә торган. Шуңа күрә, игенчелек өйрәнү безгә бабаларыбызның йолаларын, көнкүрешен, мәдәниятен аңларга ярдәм итә.

Игенчелек атамаларын урта мәктәптә туган телне өйрәнүдә уңышлы файдаланып була. Шуңа күрә мондый терминнарны, бигрәк тә билгеле төбәккә хас җирле сөйләшкә карган атамаларны, туган тел дәресләрендә төрле темаларны үзләштерүдә укытучы үз тәҗрибәсеннән чыгып куллана ала.

Список литературы

1. Ахметьянов Р.Г. О древнем календаре народов Поволжья и Приуралья // Тезисы докладов итоговой научной сессии ИЯЛИ КФАН СССР за 1972 г. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1973. – с. 45–48.

2. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. – М.: Наука, 1981. – 144 с.;

3. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика материальной культуры народов среднего Поволжья. – М.: Наука, 1989. – 200 с.

4. Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теле лексикасы. – Уфа: БДУ, 1975. – 200 б.

5. Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теле лексикологиясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 275 б.

+ еще 90 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Номинативные особенности названий земледелия в татарском языке»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: Курсовая работа
Страниц: 69
Цена: 1900 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика