ВКР

«Публицистический стиль в системе функциональных стилей»

  • 48 страниц
Содержание

Кереш.8

I БҮЛЕК. ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕНЕҢ ФУНКЦИОНАЛЬ СТИЛЬЛӘРЕ ҺӘМ АЛАРНЫҢ БЕР-БЕРСЕНӘ ЙОГЫНТЫСЫ.11

II БҮЛЕК. ФУНКЦИОНАЛЬ СТИЛЬЛӘР СИСТЕМАСЫНДА ПУБЛИЦИСТИК СТИЛЬНЕҢ ТОТКАН УРЫНЫ.19

2.1. Публицистик стиль турында төшенчә.19

2.2. Тел белемендә функциональ стильләрнең тарихи аспектта тикшерелүе.27

2.3. Татар телендә публицистик стильнең үсеше.30

2.4. Публицистик стильнең лексик һәм грамматик үзенчәлекләре.33

2.5. Мәктәптә “Стилистик” темасын өйрәтү методлары һәм алымнары.39

Йомгак.49

Кулланылган әдәбият.51

Введение

Тирә - як табигать һәм иҗтимагый тормыш бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәттә һәм бәйләнештә булган әйберләрдән һәм күренешләрдән тора. Аерым әйбер, күренешләрнең үз эчендәге яки бер-берсе арасындагы бәйләнеше, мөнәсәбәте, билгеле максат һәм сәбәпләр аркасында булып, үзенә бер төрле система тәшкил итә. Чөнки ул системаны өйрәнү табигать дөньясының яки иҗтимагый тормышның диалектикасына төшенүгә, шул ук системаны барлыкка китергән эчке һәм тышкы көчләрнең, ул системаны төзүче кисәкләрнең асылын аңлый алуга кайтып кала.

Бик борынгы чорда барлыкка килгән риторика фәненең бер тармагы – стилистика – ХХ гасыр башларында мөстәкыйль фән буларак формалашып җитте. Кешене сөйләм теленең нинди булуы, нәрсә турында һәм ничек сөйләве һәрвакыт кызыксындырган. Нәкъ менә стилистика фәне сөйләмне дөрес оештыру юлларын, фикерне иң дөрес һәм кирәкле сүзләр ярдәмендә әйтеп бирү ысулларын, ягъни сөйләм-фикерләү культурасының төп нигезләрен өйрәнә.

Лингвистикада стиль – тел чараларын билгеле бер рәвештә куллану нәтиҗәсе, һәм шуңа күрә һәр төр стиль – үзенә бер система тәшкил итә. Стилистика исә сөйләмдәге менә шул стиль системаларын һәм телнең төзелешендәге стилистик мөмкинлекләрне өйрәнә.

Стиль – билгеле бер фикер яки тойгыны урынына, вакытына һәм максатына ярашлы итеп әйтеп бирү рәвеше. Уй-фикер яки тойгы кичерешнең төрләре бик күп булырга мөмкин, аларны әйтеп бирүдә дә охшашлыклар була. Әйтеп бирүдәге охшашлык сөйләм типларын һәм стильләрен китереп чыгара да инде. Сөйләм стильләре үз нәүбәтендә функциональ яктан, жанр ягыннан һәм индивидуаль үзенчәлек ягыннан аерым төркемнәргә бүленә.

Телнең стиле ул – теге яки бу сөйләм очрагында аралашу максатларына тәңгәл килә торган тел чараларын сайлап алу. Хәзерге татар телендә стильләрнең 5 төре өйрәнелә: рәсми эш кәгазьләре стиле, публицистик стиль, хат (эпистоляр стиль), матур әдәбият стиле, фәнни стиль.

Публицистик стильдә фикерләүнең логик яктан дөрес булуына игътибар ителә һәм укучының аңына, күңеленә тәэсир итү бурычы куела. Моның өчен шундый тел чаралары сайлап алына: риторик сорау, антитеза, анафора, синтаксик параллелизм, кабатлау һәм башка синтаксик фигуралар.

Публицистик текстлар билгеле бер максатка өндәү рәвешендә төзелә. Язучы (сөйләүче) укучының белем дәрәҗәсен күз уңында тотып, иҗтимагый терминнар, профессиональ сүзләр кулланырга мөмкин.

Матбугаттагы хәбәри жанрлар, мәкалә, тәнкыйть мәкаләсе, рецензия, күзәтү, сурәтләмә, репортаж, фельетон, очерк публицистик стильдә иҗат ителә.

Функциональ стильләрнең аерым төрләре рус телендә М.Н. Кожина, В.В. Виноградов, Д.Э. Розенталь һәм башка галимнәр тарафыннан тикшереләләр.

Татар галимнәреннән функциональ стильләрне, аерым алганда публицистик стильне төптән тикшерүче Вахит Хаковны атарга була. Ул – стилистика тарихына нигез салган галимнәрнең берсе. “Тел һәм стиль мәсьәләләре” (1961), “Татар теле стилистикасына кереш” (1963), “Стилистика һәм сүз сәнгате” (1979), “Татар әдәби теле. Стилистика” (1999) хезмәтләрендә В.Х.Хаков беренче мәртәбә функциональ стильләрне системалы рәвештә өйрәнү эшчәнлеген башлап җибәрә. Татар телендә матур әдәбият теле, иҗтимагый-публицистик тел, фәнни яки фәнни-популяр әдәбият теле, эш кәгазьләре теле, эпистоляр яки хатлар теле стильләренең булуын дәлилли, аларга хас үзенчәлекләрне аерып чыгара. Галим XX гасыр башында зур үсешкә ирешкән публицистик стильне җентекләп тикшерә. “Урал”, “Фикер”, “Әл-ислах”, “Казан мөхбире” газеталарын, “Яшен”, “Ялт-йолт”, “Карчыга”, “Чүкеч” журналларын, 1903-07 нче елларда басылып чыккан прокламацияләрне, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал, Г.Коләхмәтов, Ш.Мөхәммәдов әсәрләрен тел-стиль ягыннан тикшереп, автор публицистик стильдә сүзләрнең, төрле тәгъбирләрнең, фразеологик берәмлекләрнең кулланылышын, җөмлә төзелешендәге үзенчәлекләрне, сатираның тел-стиль алымнарын, аерым алганда, сүз уйнату, пародия, оксюморон, ирония кебек алымнарны, сурәтләү чараларын тикшерүгә зур урын бирә.

Шулай ук стильлләр системасына ачыклык керткән саллы хезмәтләрнең берсе – Х.Р. Курбатовның “Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы” хезмәте.

Публицистик стильнең төп теоретик алымнары татар телендә тиешле дәрәҗәдә тикшерелмәгән. Үзенчәлекле мирасның әле бик аз өйрәнелгән булуын күздә тотып, бу диплом эшендә функциональ стильләр арасында публицистик стильнең үсешен, аның төп проблематикасын, идея-эстетик карашлары чагылышын тикшерү максат итеп куелды.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

1. Публицистика стилен өйрәнгән хезмәтләрне барлау.

2. Татар телендә функциональ стильләр арасында публицистик стильнең тоткан урынын билгеләү.

3. Публицистик әсәрләрне бүгенге көн күзлегеннән чыгып анализлау һәм бәяләү.

Эзләнү методлары:

1. Табылган материалларны, матбугат басмаларын, матур әдәбиятны җентекләп тикшерү, өйрәнү.

2. Фәнни-эзләнү эшен язу процессында мәгълүматларны йомгаклау, анализлау.

Тикшерү объекты: Татар телендә функциональ стильләр.

Тикшерү предметы: Функциональ стильләр системасында публицистик стиль.

Диплом эшебез керештән, 2 бүлектән, йомгактан һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Түбәндәге хезмәт татар теле укытучыларына, Вуз студентлары, мәктәп укучыларына һәм татар теле белән кызыксынган, телне камилләштерергә, тирәнтен өйрәнергә тырышкан барлык кешеләргә кызыклы булачак.

Фрагмент работы

I БҮЛЕК. ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕНЕҢ ФУНКЦИОНАЛЬ СТИЛЬЛӘРЕ ҺӘМ АЛАРНЫҢ БЕР – БЕРСЕНӘ ЙОГЫНТЫСЫ

Хәзерге татар әдәби теле иң зур тарихлы, иң бай, иң камил телләрдән исәпләнә. Татар әдәби теле хәзер сүз хәзинәсенең муллылыгы, аһәңлелек мөмкинлекләре, синтаксик чараларның байлыгы белән теләсә нинди нечкә һәм тирән психологик кичерешләрдән башлап катлаулы философик төшенчәләргә кадәр барысын да тасвирлап бирә ала.

Сөйләм типларының һәм стиль төрләренең төзелешен, аларны барлыкка китерүдә сүзнең, грамматик форма яки фонетиканың ни рәвештә кулланылуын тикшерү эше тел белеменең бер тармагы – стилистика өстенә төшә.

Билгеле бер әсәрне һәм, гомумән, поэтик сөйләмне тикшерү коралы – поэтика һәм стилистика. Моның һәркайсы ике тармакка бүленә: әдәбият поэтикасы һәм лингвистик поэтика (аларны макропоэтика һәм микропоэтика дип тә атыйлар); әдәбият стилистикасы һәм лингвистик стилистика. [45, 6]

Әдәбият стилистикасы барыннан да бигрәк әдәби стильләр белән шөгыльләнә. Язучының иҗат методына да, мәсәлән, стилистик анализ юлы белән төшенергә мөмкин.

Лингвистик стилистика иң элек ике зур тармакка аерыла: тел стилистикасы һәм сөйләм стилистикасы. Башка төрле бүленеш тә бар: В.Виноградовта ул болай күрсәтелә:

1) “Система системасы” буларак тел стилистикасы, яки структур стилистика.

2. Сөйләм стилистикасы, ягъни телнең иҗтимагый кулланыштагы төрлечә күренешләре һәм бүленешләре стилистикасы.

Бу төркемгә кулланылыш активлыгына карап татар теленең сүзлек составын кертергә була.

Тормыш үзгәргән саен, телнең сүзлек составы да үзгәрә, яңара бара. Телнең сүзлек составы үзгәрү берничә юл белән бара: сүзнең аерым мәгънәләре югала, яңа мәгънәләре барлыкка килә, яңа сүзләр туа.

Актив сүзләргә көндәлек тормышта һәрдаим кулланылган сүзләр керә: су, икмәк, эш, зур, өй, кул, ашау һ.б. Ләкин бер кеше өчен актив булган сүз икенчесе өчен пассив була: бер һөнәр ияләре үзара еш куллана торган сүзләр икенчеләре өчен аңлашылмаска да мөмкин.

Пассив сүзләргә сирәк очрый торган сүзләр, инде кирәге дә кимегән сүзләр керә, аларның телдән юкка чыгуы сизелми дә; шулай ук яңа сүзләр дә пассив кулланылыштагы сүзләр рәтендә йөри.

“Мирхәйдәр Фәйзи 1891 елның яңа стиль белән 1 ноябрендә Оренбург ягының Орск шәһәреннән ерак түгел Күкшел утарында Фәйзуллиннар гаиләсенең унберенче, төпчек баласы булып дөньяга килә. Әмма аның нәсел тамырлары хәзерге Татарстан белән нык бәйләнгән. Әнисе Зәйнәпнең туганлык җепләре, Мирхәйдәр Фәйзи өстәп төзегән 14 буынлы шәҗәрә нигезендә, «Казанның Камай мирзага барып тоташа». Әтисе Мостафа Чистай өязенең (хәзерге Яңа Чишмә районы) Шахмай авылыннан булып, 19 яшенә кадәр шунда яшәгән, «бодай күмәче ашау нияте белән 1854 елда, кечкенә арба тартып, Орск ягына килеп чыккан», сагынып, җай килгәндә кайтып йөргән. Ун яшьлек Мирхәйдәрнең әти-әнисенә ияреп Татарстанга беренче сәфәре вакытында да юллары Шахмайга сугылмыйча узмый. Килүләренең төп сәбәбе Мирхәйдәрнең уналты яшькә олы абыйсы Сәетгәрәйнең туен үткәрү була. Ул, Түнтәр мулласы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтовның Фатыйма исемле кызы белән никахлашып, «Ишми ишан» кияве булачак. Моның ничек килеп чыгуын Сәетгәрәйнең олы улы, үз чорының танылган журналисты Сәгыйт Фәйзуллин да аңлатып яза алмады.” (Шәрәфиев Р.К., Татар эзләү: әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр).

Заключение

Йомгак

Фонетик, грамматик һәм лексик кануннары белән тел үзенә бер система булса, билгеле бер сөйләм эчендә — ул инде система эчендәге система. Ягъни сөйләм — телнең яшәү рәвеше, хәрәкәткә килүе. Стилистика телнең менә шул җанлы халәтен өйрәнә, сүз, җөмлә, аваз һәм интонациянең мәгънә һәм тәэсир көче нечкәлекләренә игътибар юнәлдерә, тел хәзинәсендәге ул байлыкларның кайсы кайда, ничек һәм нинди максат белән файдаланылуын билгели.

Кешеләрнең үзара аралашу, сөйләшү яки язышуларындагы билгеле бер практик эшчәнлеккә бәйле булган, күп дәверләр кулланылып, шул эшчәнлекне чагылдыруга җайлашкан һәм нәтиҗәдә үзенчәлекле бер рәвешкә кергән (үзенә хас сүз һәм әйтемнәре булган, әйтәсе фикерне аерым бер төр белән башлап китүне һәм тәмамлау төсен алып, теге яки бу дәрәҗәдә калыплашкан һ. б.) сөйләм типлары функциональ сөйләм стильләре дип атала. Хәзерге татар әдәби телендә функциональ сөйләм стильләре иң элек ике төргә бүленә: язма сөйләм стиле һәм сөйләшү стиле. Язма сөйләм үзе берничә төрле була: эш кәгазьләре стиле, фәнни иншалау стиле һәм публицистика стиле. Сөйләшү стиленең әдәби рәвешкә кергән һәм әдәби рәвешкә кермәгән төрләре бар.

Телне стильләргә бүлү принциплары шактый катлаулы һәм бәхәсле тема. Ул язма һәм сөйләмә телнең аерым ачык күренмәгән иң нечкә үзенчәлекләрен табу һәм аларны җентекләп тикшерә белүгә бәйләнгән.

Бөтен өслүбләрнең дә чыганагы татар гомумхалык теле булганга, алар үзара бик тыгыз бәйләнгән. Шул сәбәпле кайвакытта стильләр арасындагы аерманы билгеләү дә бик читен була. Аларның бер-берсе белән традицион - органик бәйләнеше телнең үсү тарихы белән тыгыз мәнәсәбәттә карала. Шуңа да карамастан җәмгытьтә кешеләрнең аралашуында һәр стильнең билгеле бер аерым кулланылу сферасы бар, алар төрле функция башкаралар.

Түбәндәге диплом эшебез публицистик стильгә багышланган. Публицистик стильнең үзенчәлекләрен ачу, аның функциональ стильләр арасындагы урынын билгеләүне максат итеп алдык.

Публицистик стиль тел белемендә шактый күп өйрәнелгән темаларның берсе. Аның килеп чыгышына, үсешенә, төрләргә бүленешенә арналган байтак кына мәкаләләр язылган. Бу өлкәдә эшләүчеләрдән K. Haсыйри, Г. Ибраһимов, Г. Алпаров, B. Хангильдин, Д. Тумашева, C. Ибраһимов, соңгы чорда В. Хаковны, Х. Курбатовны атарга мөмкин.

Моңа карамастан, тел белемендә публицистик стильне мәктәп укучыларына җиңел һәм аңлаешлы итеп бирү, стильне гадәти тормышта дөрес итеп куллану үзенчәлекләренә багышланган мәкаләләр бармак белән генә санап чыгарлык.

Безнең иң беренчә бурычыбыз – укыту процессын дөрес, камил итеп оештыру, дәрес вакытында яңа инновацион технологияләр куллану. Бу телгә кызыксыну кимегән, телне тиешле дәрәҗәдә белү теләге югалган дәвердә бигрәк тә актуаль. Шуңа да, югарыда бирелгән диплом эшендә, публицистик стильгә караган теоретик материал гына анализланмады, ә иң мөһиме публицистик стильне практик рәвештә өйрәнү, укучыларга материалны ничек кызыклы, мавыктыргыч итеп бирү юлларын дә өйрәнү - төп бурычларның берсе иде.

Тел чараларын дөрес сайлап ала, аларны мәгънәви һәм эмоциональ-экспрессив төсмерләр бирү өчен файдалана, кешеләрнең иҗтимагый аралашуында телдәге үзенчәлекләрне максатка ярашлы рәвештә куллана белү кирәк. Нинди генә сөйләмне алмыйк, аларның һәрберсендә тел-стиль чаралары эчтәлек һәм жанр үзенчәлекләре белән тыгыз бәйләнгән була.

Тел үсеше алга таба бара. Бу күренеш публицистик стильне дә урап узмый. Татар теленең стильләре язучылар, галимнәр, публицистлар, журналистлар, сәхнә осталары иҗаты тәэсирендә үсә, төрле үзгәрешләр кичерә һәм байый.

Список литературы

Кулланылган әдәбият

1. Абдуллаев CA. Функциональная и экспрессивно-стилистическая окраска повество-вательных предложений.//Ученые записки АГУ им. С. M. Кирова. Серия языка и литературы.— Баку, 1969.

2. Абдуллаев CA. Побудительно-риториче-ские вопросительные предложения.//Материалы научной конференции профес.-преп. состава АПИЯ им. M. Ф. Ахундова по итогам научн.-исслед. работы за 1967 год.— Баку, 1968.

3. Апресян Г. 3. Ораторское искусство.— M.: Изд. МГУ, 1969.

4. Аристотель. Риторика//Об ораторском искусстве.—M.: Госполитиздат, 1958.

5. Арсланов М.Г. Тылсым. Татар театры: режиссерлар һәм драматурглар / Гали Арсланов.— Казан: Мәгариф, 2008.— 287 б.

+ еще 48 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Публицистический стиль в системе функциональных стилей»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 48
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика