ВКР

«Лингвокултурологический анализ фразеологических единиц с компонентом глаз в татарском языке»

  • 68 страниц
Содержание

ЭЧТӘЛЕК

Кереш….3

Төп өлеш

Беренче бүлек.

“Күз” компоненты булган фразеологик берәмлекләргә лингвокультурологик анализ ясау үзенчәлекләре

1.1. Дөнья тел күренеше һәм фразеология….8

1.2. “Күз” компоненты булган фразеологик берәмлекләрдә дөнья тел күренешенең чагылышы.13

1.3. Татар телендә “күз” концепты….17

1.4. “Күз” компонентлы фразеологик берәмлекләрне төркемләү.25

Икенче бүлек.

Урта гомум белем бирү мәктәпләрендә фразеологик берәмлекләрне лингвокультурологик яссылыкта өйрәнү

2.1. Фразеологик берәмлекләрне өйрәнү методикасы.40

2.2. Фразеологик берәмлекләрне өйрәнү өчен күнегүләр системасы.42

2.3 Фразеологик берәмлекләрне үзләштерүне тикшерү алымнары.54

Йомгак.58

Файдаланылган әдәбият исемлеге.62

Кушымта.

Введение

КЕРЕШ

Дөнья кеше тарафыннан танып беленә. Кеше танып белгән дөнья исә телдә чагыла. Кеше – реаль дөньяны һәм телдә чагылган дөньяны тоташтыручы. Тел дөньяны танып белү барышында туган иҗтимагый күренеш икән, аны тикшерү эшләренең дә когнитив яссылыкта алып барылуы фәнни логика кысаларына керә. ХХ гасырның икенче яртысында төрле милләтнең мәдәни әһәмиятләрен тигезләргә тырышу урынына, аларның рухи тәҗрибәләрен мораль-этик потенциалын, кешенең культурадагы феономенын тирән өйрәнү алыштыра.

Туган тел һәр халыкның, һәрбер милләтнең тарихи үткәне, бүгенге яшәеше һәм киләчәк язмышы өчен гаять әһәмиятле факторларның берсе. Телдәге һәр күренешне өйрәнү, аның асылына төшенү халыкның туган теле һәм мәдәнияте арасындагы бәйләнеш дәрәҗәсен бигеләүдә дә мөһим роль уйный.

“Телне мәдәният феномены буларак өйрәнү тел берәмлекләренең, аеруча сүзнең, милли мәдәни компонентына кызыксыну тудыра. Сүз, халыкның күмәкләп тупланган хәтере буларак, сүзлек мәгънәсе белән генә чикләнми, коннотацияләр, төрле милли-мәдәни аңламнар, мәгънәви һәм стилистик төсмерләрне үзенә сыйдыра. Шул нигездә сүз кеше аңында үзенчәлекле ассоциацияләр – хәтер дулкынын уята. Сүзнең кеше аңында тудырган дулкыннары ни кадәр күбрәк һәм боҗралары киңрәк, шул кадәр кешенең телне, димәк, мәдәниятне, тарихны – үз-үзен белү дәрәҗәсе югарырак һәм камилрәк” [Җамалетдинов, 2006, 17]. Мондый сыйфатка ия сүзләрне когнитив лингвистикада, лингвокультурологиядә концепт рәвешендә тикшерү бүгенге көндә фәнни кулланылышка кертелгән юнәлеш.

Тел һәм мәдәният үзара шартлылыкта яшиләр, аерылгысыз кушылма – континуум хасил итәләр. Нәкъ шуңа да бүгенге фәнни парадигмада телне мәдәният белән, тел һәм мәдәният адресаты һәм адресанты – кеше белән бәйләнештә өйрәнү өстенлек итә һәм егерменче гасырның соңгы чирегендә киң үсеш алган лингвокультурология фәненең предметы булып үзара бәйләнештә яшәүче тел һәм мәдәният диалогы карала. Тел – рухыбыз чынбарлыгы, культура йөзе. Ул халыкның ментальлелеген чагылдыра.

«Кешенең менталь дөньясында» мәдәниятнең төп берәмлеге буларак «концепт» төшенчәсенең фәнни әйләнешкә кертелүе (С.А. Аскольдов, А. Вежбицкая, Е.С. Кубрякова, Д.С. Лихачев, Ю.С. Степанов, В.В.Воробьев, Л.Г.Саяхова һ.б.), татар линвомәдәниятендә дә милли концептуаль системалар формалашу концептларның асылын өйрәнү юлында искиткеч зур әһәмияткә ия. Бу юнәлештә без Р.Р. Җамалетдинов һәм аның мәктәбенә караган тикшеренүчеләрнең хезмәтләрен методологик нигез итеп таныйбыз.

Дөнья сурәте яки моделе күптөрле мәдәни һәм рухи-эмоциональ концептлар берлегеннән тора: дөнья һәм вакыт, халык һәм кеше, хезмәт һәм йола, мәхәббәт һәм гаилә, яхшылык һәм яманлык, акыл һәм наданлык һ.б. Бу концептлар бөтен халыклар өчен уртак булса да, милли культурасы һәм тәҗрибәсе, этник психологиясе һәм менталитеты белән бәйләнешле үзенчәлекләре чагылыш таба.

Концепт структурасын тикшергәндә без милләтнең менталитетына, дөньяны танып белүенә һәм культурасына үтеп керәбез. Халыкның концептосферасын өйрәнү күп кенә сорауларга ачыклык кертергә, бер телдән икенче телгә тәрҗемә иткәндә дә хаталар җибәрмәскә булыша.

Концептларны өйрәнү, аларны барлау, системалаштыру нинди дә булса халыкның дөньяны күрү үзенчәлеге хакында күзаллауларны ачыкларга ярдәм итә.

Билгеле булуынча, концепт тел ярдәмендә “яши”, репрезентацияләнә, шуңа күрә дөнья күренешен өйрәнү мифологемаларны, лексик, фразеологик берәмлекләрне, паремияләрне, әдәби текстларны өйрәнүне таләп итә.

Фразеологик әйтемнәр дөнья телләренең һәркайсында да булганга күрә, аларда уртак үзенчәлекләр һәм типологик күренешләр, әлбәттә, бар, шуның өстенә тагын һәрбер тел үзенә бер милли культура күренеше һәм система булганга күрә, һәркайсының фразеологик байлыгын, алымнарын, аның милли үзенчәлекләрен һәм шулар аша аның гомумкешелек культурасына керткән өлешләрен ачыклау кебек мөһим мәсьәләләр алга килеп баса. Моның өчен һәр телнең үз эчендә аларны туплау, барлау һәм махсус өйрәнүләр таләп ителә.

Төрки телләрдә һәм татар тел белемендә фразеология, фән тармагы буларак, бүген дә җитди өйрәнү объекты булып тора. Фразеологик берәмлекләрне төрле күзлектән тикшеренүләр дәвам итә. Бу тикшеренүчеләр рәтенә Г. К. Гизатова, А. А. Әбдулфанова, Җ. Киекбаев, Г. Х. Әхәтов, Н.Исәнбәт, З. Г.Ураксин, З. М. Раемгужина, Р. Х.Хәйруллина, Л. Җәләй, Н. Борһанова, Л. Махмутова, Ф. С.Сафиуллина һ.б. хезмәтләренләрен кертергә була.

Бүгенге татар лингвистикасында фразеологизмнар аерым тел күренеше буларак тикшерелә, аларны тәрҗемә итү проблемалары күтәрелә, фразеологизмнарның лексик – семантик, грамматик үзенчәлекләре ачыклана, аларның сөйләмдә куллану мөмкинлекләре тикшерелә. Гомумән алганда, татар телендә фразеологизмнар күп яктан һәм шактый тирән тикшерелгән тел күренешләренең берсе дип әйтә алабыз. Соңгы чорда тел берәмлекләрен мәдәният белән бәйләнештә, антропоцентрик принципка нигезләнеп тикшерүгә игътибар артты. Фразеологик берәмлекләр тудырган дөнья картинасын өйрәнү гомуми тел картинасын ачыклау, шуның аша халыкка хас дөньяны танып белү үзенчәлекләрен, халык аңы тудырган дөнья моделен күзаллау мөмкинлеген бирә.

Татар тел белемендә күп кенә концептлар шактый тирәнтен тикшерелгән. Мәсәлән: кеше, ана, мәхәббәт, бәхет, кайгы, ут һ.б. Шуңа карамастан, татар тел картинасын формалаштыруда зур урын тоткан соматик концептлар, шул исәптән “күз” концепты бераз читтәрәк калган. “Күз” компонентлы соматик фразеологик берәмлекләргә багышланган, аларны тирәнтен өйрәнгән эшләр юк.

Шуңа да бу мәсьәләне тирәнтен итеп, халык тарихы, мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән бәйләнештә тикшерү теләге сайланган теманың актуальлелеген билгели.

Актуальлек аша без проблемаларны билгеләдек:

1) Татар телендә һәм мәдәниятендә “күз” концепты нинди берәмлекләр ярдәмендә чагылдырыла?

2) Татар телендә “күз” компонентлы фразеологизмнар күпме күләмдә? Һәм ни өчен алар күп

3) Алар нинди концептлар нигезендә барлыкка килгән?

4) Фразеологик берәмлекләр кеше тормышының кайсы якларын чагылдыра?

5) Алар нинди концептуаль мәгънәви төркемнәрне үз эченә ала?

Квалификацион чыгарылыш эшенең максаты – булып татар дөнья тел картинасында “күз” компонентлы фразеологик берәмлекләрнең лингвокультурологик үзенчәлекләрен тикшерү һәм аларны мәктәптә өйрәнү юлларын системалаштыру.

Бу максатка яраклы рәвештә түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1) фәнни әдәбияттан лингвокультурология, тел дөнья картинасының үзенчәлекләрен ачкан мәгълүматларны туплау һәм өйрәнү;

2) “Күз” компонентлы фразеологик әйтелмәләрне туплау һәм төркемләү;

3) “Күз” компоненты булган фразеологик берәмлекләрдә дөнья тел күренешенең чагылышын өйрәнү;

4) урта гомум белем бирү мәктәпләрендә фразеологик берәмлекләрне лингвокультурологик яссылыкта өйрәнү үзенчәлекләрен тикшерү;

5) фразеологик берәмлекләрне лингвокультурологик яссылыкта өйрәнү өчен күнегүләр системасын эшкәртү.

Квалификацион чыгарылыш эшенең эчтәлеге түбәндәге фараз итүне дәлилләргә нигезләнгән: әгәр дә татар халкы тарафыннан уйлап чыгарылган һәм телгә кертелгән “күз” компонентлы фразеологизмнарны туплап, аларга хас концептуаль мәгънәви үзенчәлекләрне ачыкласак, татар халкының дөнья моделе чагылган дөнья картинасын, тормыш фәлсәфәсен күзаллау мөмкинлегенә ия булабыз.

Квалификацион чыгарылыш эшенең теоретик һәм практик әһәмияте.

Татар телендәге “күз” компонентлы соматик фразеологизмнарны махсус тикшерүдә, аларның милли дөнья сурәте белән бәйләнешен ачыклауда. Тупланган материал татар телен өйрәнүчеләр өчен файдалы чыганак булачак. Әлеге хезмәт мәктәпләрдә татар теле дәресләрендә, урта махсус, югары уку йортларында лексикология, лексикография буенча махсус курслар алып барганда, сөйләм мәдәнияте буенча методик күрсәтмәләр төзегәндә ярдәмче чыганак буларак кулланыла ала.

Тикшерү объекты һәм предметы. Тикшерү объекты булып татар теленең фразеологиясе, предметы булып “күз” компонентлы фразеологизмнар тора.

Тикшерү методлары. Татар теле лексикасында зооним компонентлы фразеологизмнарны анализлаганда лексик-семантик, чагыштыру, тасвирлау, санау методлары кулландык. Шулай ук лингвист-галимнәрнең фундаменталь хезмәтләре теоретик һәм методологик нигезне тәшкил итте: В. В.Виноградов, Н.К. Дмитриев, А.Н. Кононов, З.Г. Ураксин, Г.Х. Әхәтов, Ф.С. Сафиуллина, Р.Х. Хәйруллина, Р.Р. Җамалетдинов, Ю.С. Степанов, Л.Г. Саяхова, М.В. Зайнуллин, Р.Р. Закирова һ.б.

Хезмәт фактик материалларга – фразеологизмнарга нигезләнеп язылды. Эш барышында Н. Исәнбәтнең ике томлы “Татар теленең фразеологик сүзлеге”ннән һәм 3 томлык “Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән” 530 мисалдан торган картотека тупланды.

Квалификацион чыгарылыш эшенең структурасы. Хезмәт керештән, төп өлештән, йомгактан, кулланылган әдәбият исемлегеннән һәм кушымтадан тора.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

Беренче бүлек

“КҮЗ” КОМПОНЕНТЫ БУЛГАН ФРАЗЕОЛОГИК БЕРӘМЛЕКЛӘРГӘ ЛИНГВОКУЛЬТУРОЛОГИК АНАЛИЗ ЯСАУ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

1.1. Дөнья тел күренеше һәм фразеология

Фразеологик дөнья картинасы фразеологик берәмлекләр ярдәмендә сурәтләнә. Фразеологик берәмлекләр лингвистик системаның элементы булып тора һәм тирә-як чынбарлыкны сурәтләүдә билгеле роль уйный.

“Фразеологик дөнья күренешенең үзенчәлеге шунда: ул халыкның рухын, менталитетын чагылдыра; дөньяны танып белү образлы тотрыклы сүзтезмәләр аша бара һәм ул тарихи-культур тәҗрибәне ныгыта. Тотрыклы сүзтезмәләр күренеш-предметларны, хәл-хәрәкәтне атап кына калмый, ә аларны бәяли дә. Һәрбер конкрет телдә фразеологик берәмлекләр аерым һәм кеше өчен актуаль булган дөнья фрагментын атыйлар. Һәм шуны әйтергә кирәк, бер халык өчен актуаль булган әйбер, икенче халык өчен актуаль булмаска да мөмкин. Шуның өчен фразеологик дөнья картинасы һәрбер конкрет тел өчен үзенчәлекле: чынбарлыктагы һәрбер күренеш һәм эш-хәрәкәт телдә фразеологик берәмлек булып китә алмый”.

Фразеологик дөнья күренеше үзенчәлекле сыйфатлар белән характерлана. Р.Х. Хәйруллина аларның иң мөһимнәре түбәндәгеләр: [Хайруллина, 2000, с.11].

1. Универсальлек

Фразеологик берәмлекләр һәрбер телдә бар. Фразеологизмнарның универсаль сыйфатлары аларның семантикасында (эчтәлегендә) һәм структурасында (төзелешендә) беленә. Теләсә кайсы телнең фразеологиясендә телнең универсаль семантик категорияләре (вакыт , урын, күләм, дәрәҗә һ.б. категорияләр) чагылыш таба.

Һәрбер телнең фразеологиясе теге яки бу халыкның дөньяны ничек кабул итүе белән бәйле. Ләкин шул ук вакытта образлар системасы аша дөньяны күрү (гадәттә алар фразеологик берәмлекләрдә беркетелгән була) Д.О.Добровольский, В.Т. Малыгин, Л.Б. Коканин сүзләре буенча, “основывается на общих для всех людей (т.е. универсальных ) логико-психологических и собственно-лингвистических основаниях”. Димәк, һәр халык өчен дә гомум фраза ясаучы охшаш модельләр һәм гомум законнар бар.

Заключение

Йомгак

Кешенең дөньяны танып белү нәтиҗәсе телдә чагылыш таба, ягъни дөнья лексика һәм грамматика ярдәмендә концептуальләшә, шул нигездә антропоморф характердагы дөнья тел күренеше формалаша. Дөнья тел күренеше – теге яки бу халыкка хас булган әйләнә-тирә дөнья, җәмгыять әгъзаларының үзләре, үз гамәлләре, дөньяда үз активлыклары турындагы күзаллаулары ул. Бу күзаллаулар лингвокультурология фәненең тикшеренү өлкәсенә карый.

Дөнья тел күренеше объектив чынбарлык турындагы белемнәрне тәртипкә салу ысулларының берсе булып тора. Кешенең дөнья турында бөтен гомере буена тупланган белемнәре аның аңында дөнья күренеше буларак яши, кешенең чынбарлыкка мөнәсәбәтен билгели, үз-үзен тоту рәвешенә, кыйммәтләр системасы, социаль яктан билгеләнгән императивлар һәм тыюлар урнашуга, кешенең субъективлыгын төшенү ысулларына йогынты ясый.

Дөнья турындагы мәгълүматның күп өлеше вербаль канал буенча килә. Шуңа күрә кеше предметлар һәм әйберләр дөньясына караганда күбесенчә концептлар дөньясында яши, ә ул концептларны кеше үзенең интеллектуаль, рухи, социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен үзе төзи, ул тел аша һәм тел ярдәмендә субъект булып формалаша.

Концепт – кеше аңында мәдәният җыелмасы; икенче яктан, концепт аша гади, культура байлыгын барлыкка китерүдә катнашмаган кеше үзе культурага керә, аңа тәэсир итә. Концепт – кешенең рухи дөньясында төп мәдәни оя.

Концептның универсаль, милли характерга ия “мәдәни оя”сы ни кадәр зуррак, аның телдә чагылышы да шул кадәр киңрәк һәм байырак. Фразеологик дөнья күренеше төшенчәсе дөнья тел күренешенең өлеше Концепт сүзләр артында чынбарлыкны символ-образлар аша аңлау фразеологизмга да хас. Фразеологик берәмлекләр теге яки бу концепт нигезендә оеша, ясала. Аның үзенчәлеге шунда: ул халыкның рухын, менталитетын чагылдыра; дөньяны танып белү образлы тотрыклы сүзтезмәләр аша бара һәм ул тарихи-мәдәни тәҗрибәне ныгыта. Тотрыклы сүзтезмәләр күренеш-предметларны, хәл-хәрәкәтне атап кына калмый, ә аларны бәяли дә. Һәрбер конкрет телдә фразеологик берәмлекләр аерым һәм кеше өчен актуаль булган дөнья фрагментын атыйлар. Фразеологик дөнья картинасы һәрбер конкрет тел өчен үзенчәлекле.

Фразеологик дөнья күренеше үзенчәлекле сыйфатлар белән характерлана. Шул сыйфатлар арасында иң мөһим дип саналганнары: универсальлек, антропоцентризмлык, экспрессивлык, соңгысы үз эченә образлылык һәм модальлекне ала.

Теләсә нинди телнең фразеологик дөнья картинасында универсаль һәм милли үзенчәлекләр күрсәтергә мөмкин. Фразеологиядә халыкның үткәне, көнкүреш тәртибе, гореф-гадәтләре һәм йолалары, ышанулары һәм кыйммәтләр иерархиясе турындагы мәдәни яктан әһәмиятле мәгълүмат чагылыш таба һәм туплана. Мәгълүм булуынча, фразеологизмнар гадәти сүзтезмәләрдән таркалмаулары һәм сөйләгәндә аерым компонентлар кушылудан барлыкка килмәүләре белән аерылып торалар, алар әзер бербөтен берәмлек буларак барлыкка киләләр. Нәкъ менә үзгәрмәс формада барлыкка килү фразеологизмнарны телдә теркәлмәгән чынбарлык күренешләрен, предметларын, процессларын һәм сыйфатларын билгеләүгә турыдан-туры юнәлдерелгән башка номинатив берәмлекләр белән бәйли.

Татар теленең фразеологизмнары арасында соматик фразеологизмнар аерым урын алып тора. Сома – грек теленнән алынган тамыр, “тән” мәгънәсен бирә. Соматик берәмлекләр – кешенең тән әгъзалырын атаучы сүзләр, шул сүзләр нигезендә ясалган тотрыклы сүзтезмәләр – соматик фразеологизмнар төркемен барлыкка китерә. Соматик фразеология татар теленең гомуми фразеологик фондында аеруча әһәмиятле рольне уйный. Баш, күз, кул, борын, аяк, йөрәк һәм башка соматизмнар ярдәмендә ясалган ФБләр кулланылыш ешлыгы, күләме, семантик йөкләнешле булулары белән аерылып тора.

Күз – кеше тормышында мөһим урын яулаган әгъза. Моның дәлилләрен без, иң беренче чиратта, дөнья халыклары мифларында күрәбез. Гомумиләштереп әйткәндә, борынгыларның: “Күрәм, димәк, яшим”, - дигән әйтеме күзнең гомер синонимы итеп танылуына ишарә. Күпчелек мифларда күзне зирәклелек (мудрость), көч, сихрилек, илаһилык символы итеп күзаллаулар чагыла.

Без лексикографик материалларны туплап, аларны тикшереп, татар телендә “күз” концепты нигезендә ясалган фразеологик берәмлекләрнең активлыгын, күплеген, аларның гомумхалык кулланышына кергәнен, татар-төрки нигезле булуын һ.б ачыкладык. 530 фразеологизмны төрле яктан (килеп чыгышы, структур, семантик, кулланылыш даирәсе, тәрҗемә мөмкинлеге), шул исәптән концептуаль-семантик планда тикшереп, без “күз” компонентлы фразеологизмнарны кеше тормышының үзенчәлекле көзгесе булуына инандык.

Фразеологизмнарга образлык, экспрессивлык хас булганлыктан, без туплаган материалларның күпчелегендә ирония, мыскыллау, көлү төсмерләренә ия. Бу, бер яктан, халыкның җор теллелеге, өзеп әйтә белүе хакында сөйләсә, икенче яктан, дөньяга (шул исәптән үзенә дә) “мыек аша көлеп карау” сыйфатына ия булуын күрсәтә, “кешелек үз хаталары белән көлеп хушлаша” дигән фикерне дәлилли. Без фразеологизмнар негативтан позитивка күчү юлын күрсәтә, дип әйтә алабыз.

Халык матурлык, тырышлык, сабырлык, бирешмәүчәнлек кебек сыйфатларга да өстенлек бирә. Ялкаулык, әрсезлек һәм наданлык концептын ачыклаган фразеологизмнар да шактый күп җыелды. ФБ арасында сөйләм культурасы нормалары чагылдыручылары аерым урын алып тора. Сагыну, көтү, ярату, яратмау кебек хис-тойгы атамалары аеруча күп күзәтелә. “Күз” компонентлы фразеологизмнар вакыт һәм пространство (ара) төшенчәләрен белдерү өчен дә кулланыла.

Җыеп әйткәндә, “күз” компонентлы соматик фразеологизмнар кеше һәм аның дөньясы хакындагы информацияне “икеләтә кодлаштырып” чагылдыручы махсус тел берәмлекләре классына - төркеменә карый. Беренче этапта (беренчел код) – сүз-концепт, икенче этапта (икенчел код) – шул нигездә барлыкка килгән күчерелмәлелек. Соматик ФБләр, антропоморф ясалмалар буларак, мәдәниятнең соматик кодын - кеше хакындагы тарихи-мәдәни, иҗтимагый-көнкүреш белемнәрне тапшыралар, кешенең физиологик, менталь, эмоциональ, гамәли, иҗтимагый эшчәнлеген чагылдыралар. “Күз” компонентлы фразеологизмнар яшәешнең, кеше тормышының төрле өлкәләренә караган тәҗрибәне (вакыт, пространство, материаль дөнья, кешенең эчке (аң-фикер, хис-тойгы) дөньясын) концептуальләштерергә, категориальләштетергә мөмкинлек бирә. “Күз” компонентлы ФБ күчерелмә мәгънәсе нигезендә “күз”гә – кешенең күрү органына салынган беренчел, туры номинация һәм икенчел – күчерелмә номинация арасындагы ассоциатив бәйләнеш яши. Мондый күчешнең когнитив нигезендә күренешләрне яңача - метафорик, метонимик, символик планда аңлау ята.

Халык дөньяның “фотосурәтен” генә ясап калмый, ә тел символлары аша дөньяны аңлата, шуның белән дөньяның менталь рәсемен дә бирә. Фразеологик әйтелмәләр белән тудырылган тел образлары халык рухын, милли хис-тойгы, дөньяны кабул итү һәм аңлауны чагылдыралар.

Кешенең телне белү осталыгы фразеологик берәмлекләрне дөрес һәм урынлы куллануда күренә. Бигрәк тә фразеологик берәмлекләр авыл кешеләре тарафыннан бик еш һәм образлы кулланыла. Ләкин хәзерге яшьләр аларны үзләренең сөйләмендә аз кулланалар. Бу телнең барлык нечкәлекләрен тоемлап бетермәү белән дә аңлашыла булса кирәк.

Список литературы

1. Алефиренко Н.Ф. Современные проблемы науки о языке. – М.: Флинта: Наука, 2005. – 416 с.

2. Арутюнова Н.Д. Язык и мир человека. – М.: Языки рус. культуры, 1999. – 896 с.

3. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика материальной культуры народов Среднего Поволжья.– М.: Наука, 1989. – 200 с.

4. Ахунҗанов Т.Х. Татар теленең идиомалары. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1972. – 119 б.

5. Әдәбият белеме сүзлеге. / Төз. ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1990.

+ еще 64 источника

Покупка готовой работы
Тема: «Лингвокултурологический анализ фразеологических единиц с компонентом глаз в татарском языке»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 68
Цена: 2600 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика