ВКР

«Развитие коммуникативных способностей учащихся через учебно-познавательную деятельность в поликультурном пространстве»

  • 63 страниц
Содержание

Эчтәлек

Кереш 3

Беренче бүлек . Поликультур киңлегендә белем бирү йортларында аралашу үзенчәлекләре. 6

Мәктәптә укучыларны поликультуралы тәрбияләү. 14

Поликультуралы шәхес тәрбияләүдә кулланыла торган технологияләр. 18

Рус телле укучыларга татар телен укыту методлары 25

Йомгак 54

Кулланылган әдәбият 56

Введение

Кереш

Бүгенге көндә Башкортстан җәмәгатьчелеге алдында иң әһәмиятле проблемаларның берсе булып поликультур белем бирү яссылыгында гомуми белем бирү тора. Башкортостан жирлегенең оешу үзенчәлекләре нинди булуга карамастан - ул төрле этнослар кушылумы, яисә тарихи күчеш процессы нәтиҗәсеме - белем бирү өлкәсендәге алгарыш гомумдәүләт мәнфәгатьләрен һәм биредә яшәүче халыкларның милли-мәдәни аерымлыкларын исәпкә алып үткәрелергә тиеш.

Мәгариф системасында иҗтимагый - икътисади үзгәрешләр чорында этно-мәдәни мәсьәләргә кагылышлы бай тәҗрибә тупланса да, ул милли-мәдәни мәгариф проблемаларын иңләп бетерә алмый. Поликультуралы белем бирү аша халыкларның бер-берсе белән мөнәсәбәтен көчәйтү һәм культурасын үзара баету, үз халкының тарихы һәм башка халыкларның яшәү рәвешен өйрәнү аша укучыда универсаль культура тәрбияләү - заманча белем бирүнең мөһим өлеше булып тора. [1;15]

Россия президенты В.В. Путин да 2012 нче елның 12 нче декабрендә Федераль җыелышында булган юлламасында да бу мәсьәләнең мөһимлегенә басым ясады. “Без Рәсәй Федерациясендә яшәүче һәрбер милләткә зур хөрмәт белән карыйбыз, карарга тиешбез һәм караячакбыз да. Безнең матурлыгыбыз һәм көчебез -күпмилләтлелегебездә”,-ди ул.

Минем курс эшемнең проблемасы безнең мәктәпләр өчен дә бик актуаль, чөнки әлеге вакытта төрле милләт балалары белем ала. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Шуңа күрә бүгенге көндә поликультуралы җәмгыятьтә яши алучы укучылар тәрбияләү милли мәгариф системасының яңа стандартларында да төп урында тора.

Бүгенге җәмгыятьнең максаты – төрле яктан үсешкән шәхес тәрбияләү. Тикшеренүләр күрсәтүе буенча, мәктәп укучылары заман үзгәрешләренә озак күнегә, авыр яраклаша, үз-үзенең көченә ышанулары түбән.

Бу проблеманы чишү өчен, укучыларны катлаулы заманда үз-үзләрен табарга өйрәтүдә башка методлар, алымнар кулланып үстерү, яңа юллар аша тәрбияләү таләп ителә. Әлеге эштә, иң беренчел булып, дөрес һәм нәтиҗәле аралашуга өйрәтү тора. Нәкъ монда проблеманың актуальлеге һәм тикшеренү эшенең социаль - педагогик дәрәҗәсе күренә.

Балаларны балачактан күп милләтле мохиттә яшәргә, яшәеш өчен кирәкле белем алырга өйрәтсәк, киләчәктә аның камил шәхес булуы ышанычлы. Шуңа күрә минем максатым “Уку процессында укучыларны төрле милләтләрнең культураларына якынайту, аралаша белү һәм төрле милләтле дәүләттә яшәргә өйрәтү” .

Шуннан чыгып мин үз чыгарылыш квалификация эшемдә түбәндәге бурычларны алдыма куйдым:

1. Поликультураны өйрәнү нигезләрен билгеләү;

2. Поликультура киңлегендә укучыларның коммнутикатив сәләтләрен үстерү үзенчәлекләрен тикшерү;

3. Төрле яклап камил, иҗади үсешкә сәләтле, милли гореф-гадәтләр, Рәсәй һәм Бөтендөнья культурасы кыйммәтләре нигезендә тормышта үз урынын табарга сәләтле шәхес тәрбияләү алымнарын билгеләү;

4. Күпмилләтле мәктәп шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда милләтара аралашу культурасы тәрбияләү ысулларын күрсәтү.

Чыгарылыш квалификация эшенең тикшеренү базасы Уфа шәһәрендәге 65 нче татар гимнязиясы. Татар теле һәм әдәбияты буенча практика үткәндә, үз квалификацион эшем буенча тикшеренү эшләрен алып бардым: рус балаларын татар теленә укытуның фәнни-методик хезмәтләре өйрәнелде, мәктәп дәреслекләре анализланды һәм алардагы күнегүләр тупланды, укучыларның белем һәм сөйләм күнекмәләрен тикшерү алымнары тәкъдим ителде.

Чыгарылыш квалификация эшенең методологик нигезен А.Ш.Әсәдуллин, Р.А. Йосыпов, Ф.С.Сафиуллина, Ф.Ф.Харисов, К.С. Фәтхуллова һ.б. хезмәтләре тәшкил итә.

Диплом эше керештән, ике бүлектән, йомгак һәм әдәбият исемлегеннән тора. Кереш өлештә эшнең актуальлеге, төп максатлары һәм бурычлары яктыртылган. Беренче бүлектә поликультур киңлегендә белем бирү йортларында аралашу үзенчәлекләре ачыклана һәм укучыларга поликультур тәрбия бирү мөмкинлекләре киң һәм ачык иеп яктыртыла. Икенче бүлектә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә поликультур шәхес тәрбияләүдә кулланыла торган метод һәм алымнар тәкъдим ителә, рус баларын татар телен үзләштерүдә биремнәр тикшерелә, сөйләм һәм язма күнегүләре бирелә. Йомгакта төп нәтиҗәләр чыгарыла, үткәрелгән тикшеренүнең уңай яклары ассызыклана. Кушымтада 5 нче сыйныф рус балаларына татар телен өйрәнү дәрес эшкәртмәләре тәкъдим ителде.

Фрагмент работы

Беренче бүлек . Поликультур киңлегендә белем бирү йортларында аралашу үзенчәлекләре.

Һәркайсы поликультур җәмгыятьне үстерүдә зур кыенлыклар очрый. Җәмгыять бердәм киңлектә төрле культура җыелмасын күзалдына китерә.

Бердәм территория чикләрендә, төрле мәдәниятле халыкның сыешып яшәү кирәклеге барлыкка килә. Үзара йогынты ясау механизмы һәм дәрәҗәсе дикъкатле тикшерүне таләп итә. Шулай итеп иң төп сорау тәкьбир ителә: үз мәдәни тәңгәллекне югалтмыйча, глобальләшү процессына кереп китүебез никадәр тирәнрәк икән. Хәзерге вакытта, үсеш алучы глобальләшү процессы халык, этник, илләр һәм континентлар арасындагы политик, идеологик һәм культур чикләрен бетереп бара. Хәзерге коммуникатив чаралар, глобаль информацион интернет челтәре кешеләрне үзгәртә, боза, дөнъяны шулкадәр кысрыклый, хәтта илләр, халыклар үзара аралаша алмавы котылгысыз һәм даими күренешкә әйләнде. Бу йогынты, культура казанышлары, дәүләт институтлар арасындагы туры контакт, иҗтимагый хәрәкәт, фәнни хезмәттәшлек, сәүдә, туризм һәм икътисади уртаклашуы аркылы үтә ала. Төрле милләт вәкиле башка мәдәният кешесе белән аралашмыйча яши алмый. Мондый бәйләнешнең иң төп сәбәбе ачык аермада тора: төрле һәм күп дәрәҗәле бәйләнешне уңышлы итеп саклар өчен, тиешле телне белү генә җитми, аның мәдәнияты белән дә таныш булырга кирәк. [9;55]

1954 елда Американың фән мәктәбендә мәдәни антропологлар арасында мәдәниятара аралашу термины барлыкка килә. Этник һәм мәдәниятара эзләнүләр ярдәмендә бу мәсъәләне алдан күреп - Эдуард Твитчелл Холл һәм Георгий Леонард Трэгер – “Мәдәният һәм аралашу” дигән мәкаләне бастыралар һәм анда фәнни кулланманың киләчәген билгелиләр. Э.Т. Холлның “Сүзсез тел” дигән билгеле китабы дөнъяны соң күрсә дә, куп тапкыр бастырылулар аша үтә һәм шуның өчен , бу яңа юнәлеш соңрак үсеш ала. Автор бу эшендә культура һәм коммуникация бәйләнешен ышандырырлык итеп дәлилли. Шулай ук, мәдәниятләрнең чагыштыру мөмкинлеген, гомуми нигезенә таянып формалаштыра. Грамматик берәмлек ярдәмендә, чит телләрне өйрәнү тәңгәллелеген үткәргәндә, Холли мондый нәтиҗә ясый: хәзерге вакытта башка мәдәниятне өйрәнү мөмкинлеге бар һәм актуаль.

Холлның фикере бүгенге көнгә кадәр, нигез булып,төп профиль буенча планнар төзүдә, программалар эшкәртүдә ята. Бу, беренче чиратта, сүздән тормаган аңлашу закончылыгына кагыла: кулларны селтәү, йөз хәрәкәте, киңлек аралашу оешмасы. Төрле мәдәни төркемгә караган шәхесләрнең мәдәни бәйләнеше, диаклектик мәдәни бердәмлек һәм аралашу турында Э. Холлның концепциясе киң таныла. [17;10]

Бу фәнни юнәлешнең практик торган урыны, культура арадаш эзләнү предметын билгеләүгә таэсир итә. Холл аларның мәдәни аралашу өлгеләрен генә аерым билгеләми, тагын да ул, теге яки бу мәдәни вакыйганы уратып яки озатып баручы мәгьлүматның гомуми типологиясендә аера. Бар мәдәният үзара аралашканда, ниндидер әйтелеп бетмәгән, яшертен кагыйдә куллана, алар вакыйгаларны һәм кеше арадаш тәртибен аңларга булыша.

Глобальләшү процессы Европаны гына түгел, Россияне дә урап алды. Россиянең зур шәһәрләре үзләренең этник, тел, конфессия һәм яшәү торышларының чуарлыгы белән Көнбатыш мегаполисын искә төшерәләр. Һичшиксез, мәдәни төрлелеге Россия халкының күченү шаукыны астында үсәчәк кенә. Бу хәлдә, монокультура идеалына тотыну, чынбарлыкка коточкыч чукраклыкны күрсәтә. Үзара бердәм мәдәният бәйләнеше - хәзерге глобаль үсешнең бердәнбер мөмкин булган юнәлеш. Ул зур тормышта үз юлыңны аңлап барырга һәм кешелелекне онытмыйча, башка мәдәниятне саклау. [10;5]

Икетеллелек Россиядә хәзерге шартларда яңа милләт ара мөнәсәбәтне башкаруның бердәнбер варианты. Хәзерге Россия шартларында мультикультурализм һәм мультикультурмоделе кабул ителми, алар киресенчә рус халкы белән читләштерелә.

Заключение

Йомгак

Безне алга чыгарачак яңа буын бүген мәктәптә формалаша. Хәзерге дөньяда шәхесне формалаштыручы төп фактор буларак, белем һәм тәрбия бирүнең әһәмияте алда бара. Бүгенге балаларда әхлакый нигезләр, тирә - яктагыларга карата ихтирам һәм толерант мөнәсәбәт, патриотлык, гражданлык хисе һәи үзара тату яшәү культурасы тәрбияләү мөһим.

Хәзерге мәктәпләрдә белем бирү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Татар әдәбияты дәресләре - рухи һәм әхлакый тәрбия бирүнең нигезен тәшкил итә. Укытучы әдәбият ярдәмендә укучыны олы тормышка әзерли. Әдәбият фәне – иң тормышчан фән. Мәктәптә баланы яшәргә, кешеләр белән аралашырга, теге яки бу хәлдә үз-үзен ничек тотарга өйрәткән башка фән юк. Әдәбият программаларында һәр сыйныф өчен фольклор әсәрләре тәкъдим ителә. Дәреслекләргә кертелгән мәкаль, табышмак, әкият, мәзәк, әйтем, җыр, шигырь, хикәяләр укучыларга татар халкының бай рухи дөньясын тирәнрәк һәм тулырак аңларга, күп гасырлар буена тулыландырып, туплап килгән югары әхлак-әдәп нормаларын, күркәм гореф-гадәтләрен яратырга һәм үзләштерергә ярдәм итәләр. [12;15]

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенең һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Яңа телне өйрәнеп, укучы яңа милли мәдәният белән дә таныша, телдә тупланган киң рухи байлыкларны үзләштерә. Тел - шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Шуңа күрә бүгенге көндә поликультуралы җәмгыятьтә яши алучы укучылар тәрбияләү Милли мәгариф системасының яңа стандартларында да төп урында тора. Милли мәктәпләрдә белем алучы укучылар татар һәм рус мәдәнияте белән генә чикләнмәскә, әйләнә-тирәбездә яшәүче башка милләтләрнең мәдәнияте белән дә таныш булырга тиешләр. Шулай булганда гына без илебездә, Г.Тукай әйткәнчә, “тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып” яши алырбыз. [15; 20]

Кешеләрнең аралашуы өчен бик әһәмиятле чара булу белән беррәттән, тел җәмгыятьне үстерү хезмәттән дә үти. Тел кешеләргә үзара аңлашырга мөмкинлек бирә һәм кеше эшчәнлегенең барлык тармакларында бергәләп эшләүне таэмин итә. Тел милли мәдәниятебезнең нигезен тәшкил итә.

Хәзерге вакытта җәмгыять мәктәп алдында тормышта үз урыны ирекле саклаучы, үз фикере булган, авырлыклардан чыгу юлын үзаллы тебе белүче шәхесне формалаштыру максатын куя. Яңа җәмгыятьтә бар яклап та җитлеккән шәхесләргә ихтыяҗ аррты, шул сәбәптән укучының һәр яклап үсешен таэмин итәргә кирәк. Бүгенге мәктәпнең максаты – балага белем, тәрбия бирү һәм аның үсешен таэмин итү.

Хәзерге вакытта безнең республикада ике төрле икетеллелек хөкем сөрә: милли – рус икетеллелеге һәм рус – милли икетеллелеге. Бу ике төрле икетеллелек Башкортстанда табигый рәвештә барлыкка килгән ике төрле милли мәктәпнең булуыннан килә. Аларның берсендә укыту һәм тәрбия эше туган телдә алып барылып, рус теле аерым уку предметы итеп өйрәнелә. Ә икенче төр мәктәпләрдә уку-укыту эше рус телендә алып барыла, милли тел ( татар, башкорт) аерым предмет итеп өйрәнелә. Шушы ике төрле мәктәптә укыган балаларның туган телдә һәм рус телендәге сөйләм үсешенең тигез булмавы күзгә ташлана. Укыту туган телдә алып барылган мәктәпләрдә, гадәттә, рус теле аксый, ә инде укыту-тәрбия эше рус телендә алып барылган мәктәпләрдә туган телгә игътибарының аз булуы, аңа кимсетеп карау, укучыга туган телне өйрәнү өстәмә өйк булуы сизелә. Мондый мәктәпләрдә укучылар тарафыннан туган телнең сай өйрәнелүе генә түгел, бәлки, балаларның үз телендә практик сөйләшә, аралашырга теләмәү очраклары да күп.

Икетеллелелек шартларында икенче телгә өйрәтү методикасы белгече Ә.Ш. Әсәдуллин фикеренчә, “Өйрәнелә торган телеңне белү ул – ана теленә күчмичә генә шул телдә уйлый алу” сүзләре дөрес була. Татар теленең беренче дәресләрендә укытучы рус телле балаларда татарча фикерләү формалаштырырга тиеш, аның өчен татар теленә өйрәтү барышында рус теленең урынын нык читләргә туры киләчәк. Методикада рус балаларына “татарча” фикерләү үстерүнең билгеле бер алымнары һәм ысуллары эшләнгән. Болар, төрле-төрле тәрҗемәсез күнегүләр үткәрү, дәресне кызу темпта алып бару, укучыга туган теле ярдәменнән башка, сүз белән аның мәгънәсе арасында бәйләнеш булдырырга ярдәм итүче әсбаплар куллану. Рус балаларын татар сөйләменә өйрәткәндә, татарча уйларга өйрәтү кирәк.

Поликультуралы шәхес тәрбияләү – мөһим һәм бик үзенчәлекле процесс. Бу процесста педагог шәхесе әһәмиятле урын алып тора. Милләтара аралашу тәрбиләүдә педагогның шәхси рухи-әхлакый культурасы укучылар өчен үрнәк булып торырга тиеш.

“Поликультур киңлегендә тәрбия алып барыр өчен үзенә башка педагогик белем бирү формаларын куллану кирәк”, дип уйлау дөрес булмас. Монда, үзенең әһәмиятлелегең һәм белем бирүдә практик яктан танылган актив методларга мөрәҗәгать итүне күз уңында тотарга кирәк: диалог, бәхәс, модельләштерү һәм рольле уеннар. Иҗтимагый мәдәниятле шәхесне формалаштыруда: нәтиҗәле, тарихи хикәяләр, җирле йолаларны һәм этикетны өйрәнү методларын кулланырга мөмкин.

Хәзерге вакытта җәмгыять мәктәп алдында тормышта үз урынын ирекле саклаучы, үз фикере булган, авырлыклардан чыгу юлын үзаллы таба белүче шәхесне формалаштыру максатын куя. Укучының һәр яклып үсешен таэмин итәргә кирәк. Бүгенге мәктәпнең максаты - балага белем бирү, тәрбия бирү һәм аның үсешен таэмин итү.

Список литературы

1. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2001

2. 2.Н.Гыймадиева. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан” “Яңалиф” нәшрият йорты, 2004

3. Р.Исламшин. Поликультурное образование в условиях реализации

4. Әшрәфҗанов Х. Тарихка әдәби сәяхәт. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2000. – 288 б

Галиуллин Т. Шәхесне гасырлар тудыра: Әдәби тәнкыйть, хикәяләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2003.

5. .Яхин А., Мәһдиев М. Халык иҗатын әсәрләрен система итеп тикшерү тәҗрибәсе (Мәкаль, табышмак, җырлар). – Казан: Казандәүләт ун.-ты нәшр., 1982.

+ еще 50 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Развитие коммуникативных способностей учащихся через учебно-познавательную деятельность в поликультурном пространстве»
Раздел: Культурология
Тип: ВКР
Страниц: 63
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика