ВКР

«Лингвокультурологический подход в обучении татарскому языку в русскоязычной школе в условиях перехода на фгос 2»

  • 80 страниц
Содержание

Эчтәлек

1. Федераль дәүләт стандарты һәм аның белем бирүдәге роле 7

1.1 Федераль дәүләт стандарты һәм аның үзенчәлекләре 7

1.2 ФГОСның икенче буынына күчү шартларында татар теле методикасына караган үзгәрешләр 17

1.3 ФГОСның икенче буынына күчү шартларында татар теленә укытуда яңа педагогик технологияләр 26

1.4 Универсаль уку гамәлләрен формалаштыруда иҗади үсеш технологиясе 32

2. Рус мәктәпләрендә татар телен укыту үзенчәлекләре 34

2.1 Рус мәктәпләрендә татар теле укытуның бурычлары һәм максатлары 34

2.2 Рус мәктәпләрендә татар теле укытуның фәнни нигезләре 36

2.3 Укытуның психологик принциплары 40

3. Татар телен лингвокультурологик аспектта укытуның нигезләре 44

3.1 Тел һәм мәдәният 44

3.2 Татар телен лингвомәдәни аспектта укытуның үзенчәлекләре 54

3.3 Мәдәниятара компетенция формалаштыру юллары 66

Йомгак 69

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ 73

Введение

Кереш

Хәзерге цивилизация дәүләт алдына дөньякүләм интегралда яши һәм үсә алырлык яңа шәхес формалаштыру бурычын куйды. Бүген җәмгыятьтә укыту һәм тәрбиянең яңа төрләрен эзләү, аларны куллану кирәклеге бик нык сизелә. Алар шәхеснең миллилеге һәм мәнфәгатьләре белән яраклашып килергә тиешләр.

Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесе үсеше – белем бирүнең мәгънәсе һәммаксаты дигән фикергә килделәр. Мәгариф системасындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен икенче буын дәүләт стандартлары (ФГОС) төзелде.

Бүгенге көндә фән һәм мәгариф министры тарафынннан икенче буын ФДГББ расланган. 2012-2013 уку елыннан инде Рәсәйнең барлык мәктәпләре дә шушы стандарт буенча эшли башлады.

Яңа стандартта белем бирү программалары укучылар алган белем нәтиҗәләренә яңа таләпләр куя. Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру тора. Укытуда предмет нәтиҗәләре генә түгел, ә шәхси һәм предметара (универсаль уку) нәтиҗәләр гамәлләре дә булдырылырга тиеш.

Әгәр, укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала. Укучыларыбыз үзенә үзе ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, конкурентлылыкка сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия була. Бу зур максат һәм бурычлар. Бала күп вакытын мәктәптә уздыра. Һәм максат, бурычларга ирешү укыту-тәрбия процессына керергә, дәреслекләр эчтәлегенә салынырга тиеш һәм дәрестә максатка ирешелү мәҗбүри таләп.

Соңгы елларда лингвокультурология фәне үсеш алу белән, тел белеменә яңа термин килеп керде: “лингвомәдәни компетенция”. Икенче буын белем стандартларына ярашлы укучы бала универсаль уку гамәлләре белән берәттән лингвомәдәни компетенциягә дә ия булырга тиеш.

Лингвокультурологик принцип – өйрәнелә торган телдә сөйләшүче халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен, этикет кагыйдәләрен белеп һәм әлеге аермаларны – икенче тел нормаларын – искә алып оештыра алу сәләте ул. Бу төр компетенция “лингвострановедение”, ягъни тел аша халыкны һәм илне өйрәнүгә караш, “фон”(төп нигез, җирлек) кебек төшенчәләр белән тыгыз бәйләнештә тора, һәм күп очракта алар синоним буларак та кулланыла.

Кызганычка каршы, соңгы 10-15 елда бу термин күп кулланылса да, бүгенге көндә әле аның теоретик-методологик базасы бары формалашу хәлендә генә.

Гадәттә, аерым лингвокультурология фәненә, дөнья моделенә, аерым-аерым концептларга арналган эшләр шактый еш басылды. Әмма дә, 2 нче ФДББС күчү шартларында рус телле мәктәпләрдә татар телен укытуда лингвокультурологик принципны куллану буенча тикшерү эшләре, гыйльми хезмәтләр юк дәрәҗәсендә.

Статусы һәм билгеләмәсе буенча шулай ук әлегә галимнәр арасында бердәм фикер юк, тикшеренү алымнары һәм терминологиясе буенча да төгәллек сорала. Шуңа да тел асылларын өйрәнү, аның үзенчәлекләренә ныграк төшенү бүгенге көндә мөһим эшләрнең берсе булып тора. Бу исә үз чиратында өйрәнеләчәк темабызның үтә дә актуальлелеген дәлилли.

Диплом эшебезнең темасы: Икенче буын ФДББС күчү шартларында рус телле мәктәпләрдә татар телен укытуда лингвокультурологик принцип.

Өйрәнү предметы: Икенче буын ФДББС күчү шартларында рус телле мәктәпләрдә татар телен укыту.

Өйрәнү объекты: татар теле дәресләрендә лингвокультурологик (лингвомәдәни) компетенция формалаштыру.

Диплом эшебезнең максаты: ФДББСның икенче буынына күчү шартларында рус телле мәктәпләрдә татар теле укытуда лингвомәдәни компетенция үстерүнең үзенчәлекләрен өйрәнү.

Бу максатка ярашлы без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны алдык:

1. Тема буенча фәнни әдәбият туплау, аны өйрәнү һәм теманың өйрәнелү тарихын ачыклау;

2. ФГОСның икенче буынына күчү шартларында татар теле методикасына караган үзгәрешләрне тикшерү.

3. ФГОСның икенче буынына күчү шартларында татар теленә укытуда яңа педагогик технологияләрне күзәтү һәм анализлау.

4. Татар телен укытуда лингвомәдәни компетенция формалаштыру юлларын ачыклау.

5. Татар телен лингвокультурологик принципка нигезләнеп өйрәнү юлларын ачыклау.

Әлеге фәнни тикшеренүнең методологик нигезен лингвокультурология, тел семантикасы, татар теле этимологиясе һәм тарихы, шулай ук тел белеме һәм лингвофилософиянең гомүми мәсьәләләренә багышланган үзебезнең һәм чит илләр тикшеренүчеләренең саллы хезмәтләре тәшкил итте.

Лингвокультурология өлкәсендә эшләгән һәм бу фәннең үсешен кайгырткан чит ил белгечләре һәм рус, төрки галимнәреннән галимнәреннән В. фон Гумбольдт, Б. Картер, У.Д.Уитни, Д.У.Пауэлл, Ф.Боас, Э.Сепир, Б.Л.Уорф; А.А.Потебня, М.М.Покровский, В.В.Виноградов, Д.С.Лихачев, Н.И.Толстой, М.Ю.Лотман, В.А.Маслова, Алефиренко Н.Ф., Арутюнова Н.Д., Р.Р.Җамалетдинов, И.И.Мусина, Г.З.Шәрәева, Г.А.Садриева, Л.Р.Гарипова, Э.М.Зиангирова, Л.Х.Шәяхмәтова, Р.Р.Закирова, Ф.Х.Хәсәнова, Д.Х.Хөснетдинов, Л.Р Сәгыйдуллина һ.б. һ.б. хезмәтләрен атарга мөмкин.

Диплом эшенең теоретик һәм практик әһәмияте. Тикшерү объектының һәм предметының мөһимлеге чыгарылыш квалификацион эшебезнең теоретик һәм практик әһәмиятен билгели. Диплом эше мәктәпләрдә татар теле дәресләрендә лексикология, лексикография буенча махсус курслар алып барганда, лингвомәдәният буенча методик күрсәтмәләр төзегәндә ярдәмче чыганак буларак кулланыла ала.

Фрагмент работы

1. Федераль дәүләт стандарты һәм аның белем бирүдәге роле

1.1 Федераль дәүләт стандарты һәм аның үзенчәлекләре

Белем бирү стандарты төшенчәсе Россиядә беренче тапкыр 1992 елда «Белем бирү турында»гы РФ Законы кертелүгә бәйле барлыкка килә. Әлеге Законның 7 нче маддәсе дәүләт белем бирү стандартларының функцияләрен һәм структурасын билгели. Гомуми белем бирү стандартлары эшләнеше тарихында берничә этапны аерып күрсәтергә мөмкин. Һәр этапта стандартларны эшләүнең сәбәп-мотивлары үзгәреп тора. Беренче ике этапта – сизелерлек дәрәҗәдә түгел, бары тик гомуми планда һәм белем бирү сәясәте кысаларында. Соңгы этапларда (2004, 2009) – тамырдан, шәхси-ориентлашкан һәм үстерелешле эшчәнлекле педагогик идеяләр контекстында.

2009 елда Россия Федерациясенең «Мәгариф турында»гы Законына үзгәрешләр кертелү белән бәйле яңа буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары эшләнә башлый. Элгәреге буын стандартлар асылда федераль дәүләт белем бирү стандартлары булмаганнар, бары тик аның компонентларын гына тәшкил иткәннәр.

Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгы боерыклары белән гомуми белем бирүнең өч федераль дәүләт мәгариф стандарты (башлангыч гомуми белем бирү – № 373, 06.10.2009 ел; төп гомуми белем бирү – № 1897, 17.12.2010 ел; урта (тулы) гомуми белем бирү – № 413, 17.05.2012 ел) расланды. Гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем стандартлары (алга таба – ФДБС) мәгариф системасына баскычлап кертелә.

Башлангыч гомуми белем бирү баскычында ФДБС 2011/2012-нче уку елыннан кулланыла башлады. Ә төп гомуми белем бирү баскычында яңа буын ФДБС-на күчү 2015/2016-нчы уку елыннан, урта (тулы) гомуми белем бирү баскычында - 2020/2021-нче уку елыннан тормышка ашырылачак.

Россия Федерациясенең милли һәм мәдәни күптөрлелеген искә алып, стандарт нигезендә Россия Федерациясе белем бирү оешмалары өчен төп (базис) уку-укыту планының өч варианты эшләнде. Өченче вариант – ике дәүләт теле законлы рәвештә гамәлдә булган субъектларга карый. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» РФ законының 28 нче маддәсенең 3 нче пункты нигезендә, белем бирү оешмалары уку-укыту программаларын төзү һәм раслау хокукына ия. Шул рәвешле, һәр белем бирү оешмасы уку-укыту планын мөстәкыйль рәвештә төзи, һәм, әлеге план, федераль һәм аерым төбәкнең тел турындагы законнары кысаларында, белем бирү оешмасы җитәкчесе тарафыннан раслана.

Заключение

Йомгак

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына халкыбызның телен, мәдәниятен һәм саклаубурычы үстерү йөкләнгән. Тел – милләт сакчысы ул. Кеше һава суламыйча яши алмаган кебек,милләт телсез яши алмый. Телнең зәгыйфьләнә баруы – ул милләтнең юкка чыга баруыныңкүрсәткече. Шуңа күрә балаларга телебезне, әдәбиятыбызны өйрәтү, аларны тарихыбызның,мәдәниятебезнең, сәнгатебезнең энҗе-мәрҗаннары белән таныштыру – безнең иң изгебурычларыбызның берсе.

Хәзерге укытучының җәмгыятьтә тоткан урыны үзгәрә бара: ул – мәгълүмат бирү чыганагы гына түгел, ә укучыларның фикерләү сәләтен үстерүче, уку, танып-белү эшчәнлеген активоештыручы да. Бүген без рус мөхитендә балаларга татар телен өйрәтергә, аларның татарчааралашуларына омтылабыз икән, татар телен укыту инновацион технологияләр кулланып көнтәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, дәүләт, туган һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Мәгариф системасы үзгәрешләр кичерде. Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды.

Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы – бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота: укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәнә.

Яңа стандартта белем бирү программалары укучылар алган белем нәтиҗәләренә яңа таләпләр куя. Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру тора. Укытуда предмет нәтиҗәләре генә түгел, ә шәхси һәм предметара, яки интеграль (универсаль уку) нәтиҗәләр гамәлләре дә булдырылырга тиеш.

Әгәр, укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала.Укучыларыбыз үзенә үзе ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, конкурентлылыкка сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия була. Бу зур максат һәм бурычлар. Бала күп вакытын мәктәптә уздыра. Һәм максат, бурычларга ирешү укыту-тәрбия процессына керергә, дәреслекләр эчтәлегенә салынырга тиеш һәм дәрестә максатка ирешелү мәҗбүри таләп.

Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесенең үсеше – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты дигән фикергә килделәр. Мәгариф системасындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен яңа буын дәүләт стандартлары (ФГОС) төзелде.

Укытучы буларак, безнең төп максатыбыз - бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган, тормышта үз юлын табарга сәләтле, иҗади шәхес тәрбияләү. Шуңа күрә без балаларга теоретик белем генә биреп калмыйча, аларның алган белемнәрен тормышта куллана белүләренә зур игътибар бирәбез.

Лингвокультурология фәне ХХ гасыр урталарында лингвистика һәм культурология фәннәре аралыгында барлыкка килеп, бүгенге тел белемендә популяр юнәлешләрнең берсенә әйләнде. Тел әйләнә-тирә чынбарлыкны чагылдырып кына калмый, бәлки аңа үзенең бәясен бирә, төрлечә тасвирлый. Лингвокультурологлар өчен милли шәхес тәрбияләнгән даирә, тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләр мөһим, чөнки һәр халык үзенең яшәешен туган телендә чагылдыра, туган телендә, мәдәниятендә калыплашкан күзаллаулар аша дөньяны бәяли. Бүгенге лингвистикада тел-мәдәният-милли шәхес бергәлеген төрле юнәлешләрдә өйрәнәләр.

Тел белемендә лингвокультурология дигән яңа юнәлеш культурология, этнолингвистика, лингвострановедение, социолингвистика базасында барлыкка килде. Лингвокультурология — ул культурология һәм филология фәннәренең кушылмасы. Ул мәдәният һәм тел хәрәкәте процессында аларнын үзара бәйләнешен һәм бер-берсенә тәэсирен өйрәнә.

Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтү эчтәлегенең лингво-культурологик аспекты үзенә сөйләм этикеты, чын татар сүзләрен, тел берәмлекләренең милли-мәдәни компонентларын алырга тиеш. Чын татар сүзләре татар лексикасының милли-мәдәни катламын колачлыйлар, ягъни алар — татар халкының яшәешен, чынбарлыктагы тормыш-көнкүрешен атаучы сүзләр һәм сүзтезмәләр; милли-мәдәни компоненты булган сүзләр һәм әйтелмәләр: татар көнкүреше әйберләрен һәм күренешләрен билгеләүче сүзләр (алъяпкыч, калфак, беләзек, сандык, муенса), татар халык авыз иҗаты үрнәкләре («Үги кыз», «Камыр батыр», «Шүрәле»), дини төшенчәләр (сүрә, намаз, Коръән), бәйрәмнәр («Сабантуй», «Нәүрүз» ).Болар барысы да сүзлек эшен эзлекле үткәрүне һәм рус телле мәктәпләр өчен татар теле дәреслекләренә әлеге сүзләр һәм әйтелмәләрнең уйланылган, этаплап кертү системасын булдыруны таләп итә.

Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга була: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуның максаты – укучыларны татарча сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү, ягъни укытуны гамәли эшчәнлеккә юнәлтеп, коммуникатив нигездә оештыру. Шулай эшләгәндә генә укучылар мәдәни компетенциягә ия булалар һәм алган белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллану дәрәҗәсенә ирешәләр.

Гасырлардан килгән рухи байлык, үткәндәге бай традицияләр сакланганда гына киләчәк мәктәбенең нигезе нык, ышанычлы булыр. Яшь буынны тәрбияләүдә гаять зур роль уйнаган гореф-гадәтләрне, традицияләрне торгызу, яңарту аша бүгенге мәктәп алдында торган төп бурычларны хәл итәргә була: халыкның кешелеклелек сыйфатлары гасырлар дәвамында формалашкан һәм яңа буынга узган буыннардан васыять, тәҗрибә хәзинәсе, тәҗрибә аша тупланган акыл, вәгазь, югары әхлак үрнәге буларак тапшырылган бай тарихы шул хакта сөйли.

Безнең фикеребезчә, рус-татар икетеллелеге шартларында лингвокультурологик материал татар текстларын да, рус текстларын да үз эченә алырга тиеш. Тел һәм сөйләм материаллары, коммуникатив биремнәр, тел күнекмәләре үсеше чарасы булып тора, шулай ук миллләтара аралашу мәдәниятен тәрбияләргә дә ярдәм итә.

Тирәлекнең телдә сурәтләнешенең, югарыда әйтелгәнчә, милли характерда булуыннан чыгып мондый нәтиҗә ясарга мөмкин: татар балаларына рус теле яки рус балаларына татар телеукытуны өйрәнелә торган телдә сөйләшүче халыкның матди һәм рухи мәдәниятен өйрәнү белән тыгыз бәйләү зарури, чөнки һәр халык әйләнә-тирә чынбарлыкны үзенчә, милли аң аркылы кабул итә, аның үз менталитеты бар. Болай өйрәнү телләрнең лексик составын, грамматик төзелешен тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәк. Димәк, икенче бер телне өйрәнгәндә этнолингвокультуро-логик аспектка игътибарны арттырырга кирәк. Ә туган тел белән чагыштырып өйрәнү һәр ике телнең үзенчәлекләрен тирәнрәк аңларга булышачак.

Список литературы

1. Алеференко Н.Ф. Современные проблемы науки о языке / Н.Ф.Алефиренко. – М.: Флинта: Наука, 2005. – 416 с.

2. Алефиренко Н.Ф. Лингвокультурология: Ценностно-смсысловое пространство языка: учебное пособие / Н.Ф.Алефиренко. – М.: Флинта, 2010. – 284 с.

3. Алефиренко Н.Ф. Теория языка. Вводный курс: учебное пособие для студ. филол. спец. высш. учеб. заведений / Н.Ф.Алефиренко. – 4-е изд., стер. – М.: Издательский центр “Академия”, 2010. – 384 с.

4. Антология концептов. – М.: Гнозис, 2007. – 511 с.

5. Арутюнова Н.Д. Введение / Н.Д.Арутюнова // Логический анализ языка. Ментальные действия. – М., 1993. – 223 c.

+ еще 69 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Лингвокультурологический подход в обучении татарскому языку в русскоязычной школе в условиях перехода на фгос 2»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 80
Цена: 2800 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика