ВКР

«Проблема счастья в татарской прозе и ее изучение в школе»

  • 51 страниц
Содержание

Эчтәлек

КЕРЕШ 4

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. Татар прозасында гомум үзенчәлеклэре 6

1.1 Татар прозасында кутәрелган төп проблемалар һәм аларның чишелеше 6

1.2. Хәзерге татар прозасының үсеш тенденцияләре 6

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК Татар прозасында бәхет проблемасы 24

2.1 Бәхет төшенчәсе һәм аның гомум үзенчәлекләре 27

2.2 Татар прозасында бәхет проблемасының бирелеше 28

2.3 Бәхет проблемасының әдәбият дәреслэрендә өйрәнеленеше 29

ЭДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ 55

ЙОМГАК 58

Введение

КЕРЕШ

Чыннан да, нәрсә соң ул бәхет? Һәркем үз-үзенә шушы сорауны инде ничәнче кат бирә. Кемдер бәхетне рухи байлыкта, кемдер сау-сәламәт булуда, кемдер дуслар күп булуда, мәхәббәтен табуда, гаиләдә, хезмәттә, әти-әнисе исән булуда, матди яктан тәэмин ителүдә күрә. Алар бер-берсе белән тоташып бәхет чылбыры тәшкил итәләр.Санаганнарның берсе генә булмаса да, бу алтын чылбыр өзелер иде.

Кош – очар өчен, кеше – бәхет өчен яратылган, ди бит халкыбыз. Әйе, чыннан да, кеше гомере буе үз бәхете өчен көрәшеп яшәргә хаклы. Татар теленең аңлатмалы сүзлегенә игътибар итсәк, анда бәхет – ул тулы канәгатьләнү халәте һәм хисе, диелгән. Бәлки, бәхет- азрак михнәт күреп, күбрәк рәхәт кичерүдер. Ләкин: “Бәхетсезлек күрмичә, бәхетле булып булмый” дигән сүзләрне дә ишеткәнебез бар. Күрәсең, бәхет төшенчәсенә кешеләр үз тормышы тәҗрибәсеннән чыгып бәя бирә.

Дөньяда иң бәхетле һәм рәхәт яшәүче кеше – ул башкаларга изгелек эшләүче зат. Менә шушындый кешеләрне тәрбияләүдә әдәбиятның роле бик зур. Ә кичәге үткәнебез бүгенгегә, бүгенгесе иртәгәгә ярамый торган заманда, әхлак нормалары арткы планда кала барганда, эстетик завык тәрбияләүче, гомумкешелек кыйммәтләрен аңлата торган матур әдәбиятның роле тагын да арта бара.

Матур әдәбият ул – тормыш көзгесе һәм аның төп сурәтләү предметы – кеше. Шуңа күрә һәр әдип, ул кайчан гына яшәп, нинди генә әсәр иҗат итсә дә, үз алдына төп максат итеп, кеше проблемасын яктыртуны куя: аның эш-гамәлен, эчке дөньясын, кешеләр белән мөнәсәбәтен һәм, ниһаять, аның бәхетен сурәтли.

Гомумтөрки әдәбият вәкиле булган И. Баласагунлыдан башлап бүгенге көн язучы-әдипләренә кадәр кеше бәхете мәсьләсен күтәрәләр, әхлаклы, кешелекле мөнәсәбәтләр генә бәхетле тормышка нигез салалар дигән фикергә киләләр.

Безнең фәнни хезмәтебезне язарга этәргән төп сәбәпләр менә шулар. Бәхет мәсьәләсе тормышта, әдәбиятта һәрвакыт актуаль булды һәм булып кала. Шуңа күрә бәхет темасын әсәрләре үзәгенә куймаган автор юк та. Ләкин әдипләр тарафыннан ул төрлечә сурәтләнеш таба.

Г.Тукай һәм Ф.Бурнашлар кебек олуг әдипләребез: “Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә”, “Бөтен илнең тормышы яхшырганда гына без бәхетле була алабыз икән”, “Бәхетсезләргә ярдәм итү, аларга кул бирү- бәхетле булуның бер шарты ул” дигән сүзләрне заманында ассызыклап күрсәткән. Шулай ук татар прозасында да бәхет төшенчәсе һәм аның кеше тормышында нинди роль уйнавы турында язылган әсәрләр бик күп. Мәсәлән: Кол Галинең ”Кыйссаи Йосыф”, Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр”, Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала”, Х. Мөдәрисованың «Бәйге хакы», . Ш. Хөсәеновның «Мәхәббәт һәм нәфрәт», М. Маликованың «Күрше бәхетеһ.б.

Бәхет темасының татар прозасында аз тикшерелгән булуы һәм системалы рәвештә яктыртылган булуы диплом эшенең актуальлеген билгели.

Квалификацион чыгарылыш эшенең төп максаты булып татар прозасында бәхет проблемасын өйрәнү тора.

Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычлар куелды:

1. Татар прозасында күтәрелгән төп проблемалар һәм аларның чишелеше;

2. Хәзерге татар прозасының үсеш тенденцияләре;

3. Бәхет төшенчәсе һәм аның гомум үзенчәлекләре.

4. Татар әдәбиятында бәхет проблемасының гәүдәләнеше.

5. Бәхет проблемасының әдәбият дәресләрендә өйрәнелеше.

Квалификацион чыгарылыш эшен башкарганда, түбәндәге тикшеренү методлары һәм алымнары кулланылды:

 фәнни мирасны өйрәтү;

 эзләнү;

 фактик материалны төркемләү;

 әдәби әсәрләр телен анализлау.

Тикшеренү өчен төп чыганаклар булып Д. Заһидуллина, А. Шәмсүтова, Н. Вәлиев, Т.Галиуллин, Ф. Галимуллин, Ф. Хатипов, Ф.К. Бәширов, Р.Г Ганиева һ.б. әдәбиятчыларның фәнни хезмәтләре файдаланылды.

Тикшерү объекты: бәхет проблемасы

Тикшерү предметы: татар прозасындагы бәхет пробемасының мәктәптә өйрәнелеше.

Структур яктан квалификацион чыгарылыш эше кереш, төп өлеш, 2 бүлек, йомгак һәм кулланылган әдәбияттан тора. Беренче бүлектатар прозасында гомум үзенчәлекләрне өйрәнү дәрәҗәсен тикшерүгә багышланган. Бу бүлек 2 параграфтан тора: 1 нче параграфта татар прозасында күтәрелгән төп проблемалар һәм аның чишелеше, 2 нче параграфта хәзерге татар прозасында үсеш тенденцияләрен өйрәнелү дәрәҗәсен ачыклау.

Икенче бүлектәтатар прозасында бәхет проблемасының чишелеше тикшерелә. Бу бүлек 3 параграфтан тора: 1 нче параграф бәхет төшенчәсе һәм аның гомум үзенчәлекләрен билгеләү, 2 нче параграф татар әдәбиятында бәхет проблемасының гәүдәләнешен тикшерү тора, 3 нче параграфта бәхет проблемасының мәктәптә өйрәнеше карала.

Йомгак өлешендә нәтиҗәләр, чыганаклар һәмәдәбият исемлегендә кулланылган хезмәтләр китерелә.

Хезмәтнең гамәли-практик әһәмияте төрле типтагы уку йортларында татар әдәбияты, стилистика, филологик анализ ясау курсларын укытканда файдалана алу мөмкинлегендә.

Фрагмент работы

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ТАТАР ПРОЗАСЫНДАГЫ ГОМУМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘР

1.1.Татар прозасында күтәрелгән төп проблемалар һәм аларның чишелеше

Урта гасыр әдәбияты традицияләрен дәвам итеп, нигездә тезмә формада язылган әсәрләрдә дини-әхлакый эчтәлек киң урын алып тора. Гөнаһлардан арынып, Аллаһы каршында тәүбә итеп, әдәпле-әхлаклы яшәешкә килергә бервакытта до соң түгел дигән фикер яклана һәм үстерелә. Кыенлык-авырлыкларга түзеп, сабыр итеп, Аллаһыдан ярдәм көтеп яшәү хакында үгет-нәсыйхәт бирелә.

Бу чор әдәбиятының киң бер тармагы суфичыл эчтәлек белән сугарылган. Суфичылыкны яклаган әсәрләрдә сурәтләү объекты булып кеше күңеле тора, чөнки Аллаһыны бары тик күңел, җан аша гына танып белеп була; кешенең һәрвакыт күңелен камилләштерергә омтылырга тиешлеге аңлатыла.[28;319]

Яңару юнәлешендә үсүче әдәбиятта дөнъяви эчтәлек торган саен киңрәк урын яулый бара. Әдип, фани дөнъяда яшәгәнлектән, әйләнә-тирәсенә бәйле мәсьәләләрне читләп үтә алмый, нәтиҗәдә дини-әхлакый яисә суфичыл карашлар өстенлек иткән әсәрләрдә дә еш кына дөнъяви хәлләр килеп керә. Кеше шәхесенә игьтибар арту аның яшәү шартларын күрсәтүгә, социаль каршылыкларны ачуга китерә:

- әдәбиятның реализм юлына чыгуын, заман таләпләренә йөз белән борылуын билгеләүче фактор буларак, мәгьрифәтчелек прозасы мәйданга чыга;

- беренче реалистик әсәрләр рус-Европа әдәбияты йогынтысында языла (М. Акъегет, З. Бигиев романнары);

- мәгьрифәтчелек прозасында мондый идея-эстетик сыйфатлар күзәтелә:

а) чынбарлык вакыйгаларына мөрәҗәгать итеп, еш кына аларның кайда һәм кайчан баруын күрсәтү;

ә) укычыга якынрак булу максатында, әдипнең әледән-әле аңа мөрәҗәгать итүе яисә хикәяләүгә катнашып китүе;

б) автор идеалының белемле, әдәпле геройда чагылуы, аның шәхес иреген яклаучы, милләт мәнфәгатен кайгыртучы итеп бирелүе;

в) әсәрләрдә гаилә тәрбиясенә һәм мәктәп-мәдрәсәләрдә укыту-тәрбия эшенең куелышына зур игьтибар бирелү, кешенең әйләнә-тирә йогынтысында формалашуын күрсәтү;

г) хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсенең җитди проблема итеп куюлуы;

д) тел-сүрәт чараларының баюы, камилләшүе, юмор-сатира алымнарының киңәюе, пейзаж, портрет характеристикаларына иркен мөрәҗәгать итү, психологизмның тирәнәюе.

Заключение

Йомгак

Кеше. гомумән, бу доньяга бәхетле яшәр өчен килә. Әлбәттә, бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый Бу гаять кин мәгьнәле төшенчәне ил, халык бәхете дип яисә гаилә, якыннарыңның бәхете, бүгенге, киләчәктәге бәхет, хәтта үткәндәге рәхәт, бәхетле мизгелләрне искә төшерү рәвешендә дип тә күз алдына китерергә ярый торгандыр. Кыскасы, бәхет категориясе кешенең ошбу җиһандагы яшәеше, тормышы белән тыгьз бәйләнешле әйбер булып чыга.

Бу зур төшенчәне һәркем үзенчә аңлый алган кебек, аңа ирешү юллары да төрлечә икән. Хыялдагысы башка беркемнең дә биләмәләренә кагылмаса (үзенчә бәхет турында хыялланып тик яши бир!), чынбарлыкта аңа ирешү юллары башкаларныкы белән кисешүчән була, кайчагында каршылыкларга да керәсең - кыскасы, үзеңне дә, башкаларны да. җәмгыять мәнфәгатьләрен дә искә алырга тиеш буласың.

Көнбатышта алып барылган тикшеренүләр шуны күрсәтә: Европаның һәм Американың психиатрик хастаханәләре, нигездә, хәлле кешеләр белән тулган. Хәер, байлык кешеләрне акылдан яздырып кына калмый, бәлки аларны төшенкелекккә төшерә, үз-үзләрен үтерүгә этәрә. Моңа бик күп мисаллар китерергә була. Күренекле язучы Джек Лондон гомере буе бай булырга омтылып яшәгән. Хыялына ирешкәч, зур үкенеч белән шуны таныган: “Мин ярлы яшәгәндә генә бәхетле идем”,-дигән. Күренекле Кодак һәм Савва Морозовлар үз-үзләренә кул салганнар.Нефть магнаты Рокфеллер коточкыч төшенкелектә үлгән. Мультимиллионер Говард Хьюз , акылыннан шашып, шәп-шәрә килеш көннәр буе яткан һәм кешенең киемен “бацилло йөртү оясы” дип исәпләгән. Бу фаҗигаләрне шәхси самолетлар да, зиннәтле йортлар да, акчалар да булдырмыйча калдыра алмый. [27;30]

Күптән түгел Америка профессорлары, психологлары Дэвид Майрес һәм Эд Динер “Бәхет формуласы дүрт кисәктән тора” дип язып чыктылар. Озак вакытлар дәвамында алып барылган фәнни тикшеренүләр аркасында алар , чын бәхетле кеше түбәндәге дүрт таләпкә җавп бирергә тиеш дигән нәтиҗәгә килгәннәр:

1. Үз-үзеңне ихтирам итәргә. Андыйлар үзләренең башкалар өчен яхшы кәеф чыганагы, интеллегентлы һәм әдәпле булуларына ышаналар.

2. Үз-үзеңне контрольдә тота алу. Андый кешеләр үзләрендә теләсә нинди проблеманы хәл итә алырлык көч барлыгын тоеп яшиләр, алар яхшы укыйлар һәм эшлиләр, стрессларга бирешмиләр.

3. Тормышка өмет белән карарга (оптимист булырга) кирәк. Уңышка ышанган кешегә бәхет үзе юлдаш була.

4. Бәхетле кешеләр – тиз аралашучан, темпераментлы, аларның дуслары күп була.

Профессорлар фикеренчә, бәхетнең башка “деталь”ләре дә бар. Мәсәлән, АКШта дүрт гаилә парының өчесе никах җепләренең аларны бәхетлерәк итүе турында әйтә. Аллага ышанучылар да үзләрен бәхетле итеп сизәләр икән. Бәхет яшькә карамый икән. Моннан тыш, тикшеренүчеләр шуны күрсәтә: Бангладеш кебек хәерче илләрдә бәхет символы булып җайлык тора; матди хаҗәтләр тиз канәгатьләндерелгән мул тормышлы илләрдә “бәхет акчада түгел” дип исәпләнә.

Укытучы: “Мин үз гомеремдә чын мәгънәсендә ике бәхетсезне генә беләм: вөҗдан газабы һәм чир”,- дигән атаклы рус язучысы Л. Н. Толстой.[13;112]

Бүгенге көндә дә бәхет проблемасы актуаль проблемаларның берсе булып кала бирә. Кеше яшәгән чор, буын алышынган саен бәхет төшенчәсенең дә кыйммәтләре үзгәрә бара. Бәхетне күп кеше гаилә тормышында, әти-әниләренең сау-саләмәт булуларында, тыныч тормышта яшәүләрендә, аңлауларында күрә. Бәхетле булу өчен сәламәтлектә, яратуда, матди яктан тәэмин ителештә , рухи байлык, дуслык, гаилә тормышы, барысы да кирәк. Алар бер-берсе белән тоташып бәхет чылбыры барлыкка китерәләр. Санаганнарның берсе генә булмаса да бу алтын чылбыр өзелергә мөмкин.

Список литературы

Әдәбият исемлеге

1. Әдәбият белеме сүзлеге/ Төз. А.Г. Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 55 б.

2. Әдәбият теориясенә кереш / З.М. Мәҗитов ред. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 19 б.

3. Әминев А.Г., Әдһәмова Г.М. Урта мәктәптә әдәбият методикасы. – Казан: Тат.кит.нәшр.,1986 .–345 б.

4. Бәширов Ф.К. ХХ йөз башы татар прозасы. – Казан: Фикер, 2002. – 287 б.

5. Бәширов Г. Бүген дә, иртәгә дә. – Казан: Татар. кит. нәшр. 1974. – 328 б.

+ еще 35 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Проблема счастья в татарской прозе и ее изучение в школе»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 51
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика