ВКР

«Фонд оценочных средств по курсу татарской диалектологии»

  • 53 страниц
Содержание

ЭЧТӘЛЕК

Кереш.3-5

Беренче бүлек.

Туган тел укытучылары әзерләүдә “Татар диалектологиясе”

курсының урыны һәм әһәмияте.6-12

Икенче бүлек.

“Татар диалектологиясе” курсы буенча бәяләү чаралары 13-44

2.1. Тестлар.

2.2. Контроль эшләр.

2.3. Күнегүләр.

2.4. Кейс-мәсьәләләр.

2.5. Шәхси тикшеренү.

2.6. Доклад яклау.

2.7. ppt-презентацияләр.

2.8. Имтихан сораулары.

Йомгак.45-46

Кулланылган әдәбият исемлеге.47-50

Введение

КЕРЕШ

“Диалектология, тел белеменең бер бүлеге буларак, халыкның җанлы сөйләшү телендәге, ягъни аның әдәби теленә керми калган, көндәлек сөйләм практикасында гына очрый торган тел чараларын тикшерә,” – дип язган тел галиме Латыйф ага Җәләй [Л.Җәләй, 1943: 3].

Татар теле диалектологиясенең төп бурычы бүгенге көндә әдәби телебезгә кермәгән, тик халык телендә генә сакланган сөйләм үзенчәлекләрен барлау һәм аларга фәнни аңлатма бирүдән гыйбарәт.

Хәзерге татар телендә өч зур диалект: урта диалект, мишәр диалекты, көнбатыш (яки Себер татарлары) диалектлары бар. Шушы өч диалект, бер-берсеннән һәм татар әдәби теленнән кайбер фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре белән аерылып торсалар да, үзләренең гомум сыйфатлары белән бөтен бер бердәмлекне тәшкил итәләр. Нәтиҗәдә, гомумхалык татар теле башка барлык телләрдән аерылып тора, татар милли әдәби телен һәм татар теленең барлык диалектларын һәм сөйләшләрен үзара берләштерә.

Теләсә кайсы башка телләр кебек үк, татар теле дә катлаулы һәм тармаклы системаны тәшкил итә. Һәм бу системада диалектлар һәм сөйләшләр зур урын алып тора. Диалектлар һәм сөйләшләр, телебезне инде онытылып беткән тәгъбирләр белән тулыландырып кына калмыйча, яңа күренешләрне атау өчен кирәк булган сүзләр белән дә баетып торалар. Безнең чыгарылыш квалификация эшебез дә әлеге өлкәгә карый.

Теманың актуальлеге. Яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары, мәгълүм булганча, (ФДБС) диалектология курсын өйрәнүгә дә яңа таләпләр куя. Бу күренеш үз чиратында татар диалектологиясен укыту өчен яңа уку-укыту методик комплексларын һәм төрле методик асбапларны булдыру кирәклеге ачыкланды. Бу яктан караганда, безнең чыгарылыш квалификацион эшнең темасы бик актуаль санала.

Хезмәтебезнең максаты – югары уку йортларында укытыла торган “Татар диалектологиясе” курсы буенча студентларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү, бәяләү формалары һәм чаралары системасын булдыру.

Максаттан чыгып, хезмәтнең түбәндәге бурычлары билгеләнде:

- туган тел укытучылары әзерләүдә “Татар диалектологиясе” курсының урыны һәм әһәмиятен билгеләү;

- “Татар диалектологиясе” курсы буенча студентларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү һәм бәяләү өчен төрле формадагы чаралар (тестлар, контроль эшләр, күнегүләр, кейс-мәсьәләләр, шәхси тикшеренү, доклад яклау, ppt-презентацияләр, имтихан сораулары) фондын төзү.

Хезмәтнең гамәли әһәмияте. Эш барышында тупланган фактик материал белем бирү оешмаларында татар телен укытканда, татар теле тарихы һәм диалектологиясе фәннәре буенча лекцияләрдә, гамәли дәресләрдә кулланыла ала, аларны шулай ук төрле уку-укыту кулланмалары төзегәндә дә файдаланырга мөмкин.

Чыгарылыш квалификация эшендә фәнни-методологик нигез буларак “Татар сөйләшләре” хезмәте, Л. Җәләй, Г. Әхәтов һәм башка галимнәрнең хезмәтләре файдаланылды. Эш барышында “Татар теленең зур диалектологик сүзлеге” нә дә мөрәҗәгать иттек.

Төп чыганаклар буларак татар халык сөйләшләреннән җанлы сөйләм үрнәкләре текстларын, татар язучыларының әсәрләрен һәм халык авыз иҗаты үрнәкләрен кулландык.

Чыгарылыш квалификация эшебезнең төзелеше кереш, ике бүлектән торган төп өлеш, йомгак һәм кулланылган әдәбият, чыганаклар исемлегеннән гыйбарәт. Керештә традицион тәртиптә эшнең максат һәм бурычлары билгеләнде, актуальлеге ассызыкланды, методологик нигез һәм чыганаклар күрсәтелде. Беренче бүлектә туган тел укытучылары әзерләүдә “Татар диалектологиясе” курсының урыны һәм әһәмияте турында бәян ителде. Икенче бүлектә “Татар диалектологиясе” курсын укытканда кулланыр өчен күнегүләр, контроль эшләр, тест үрнәкләре урнаштырылды. Йомгакта нәтиҗәләр гомумиләштерелеп тәкъдим ителде. Кулланылган әдәбият исемлеге эш барышында кулланылган хезмәтләрне үз эченә ала.

2014 елда Башкорт дәүләт педагогика университетында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт аккредитацион комиссиясе эшләде.

Чыгарылыш квалификацион эшнең төп нәтиҗәләре Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт Педагогия Университеты студентларының еллык фәнни-гамәли конференциясендә, чыгышларда, татар диалектологиясе һәм хәзерге татар әдәби курсының гамәли дәресләрендә, бирем һәм күнекмәләрендә апробацияләнде.

2016 елда “Система непрерывного образования: школа – педагогический колледж, вуз” фәнни гамәли конференциясендә “Татар диалектологиясе” курсы буенча белем һәм күнекмәләрнең үзләштерелешенә бәя бирү чаралары” темасы буенча чыгыш ясалды.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ТУГАН ТЕЛ УКЫТУЧЫЛАРЫ ӘЗЕРЛӘҮДӘ “ТАТАР ДИАЛЕКТОЛОГИЯСЕ” КУРСЫНЫҢ УРЫНЫ ҺӘМ ӘҺӘМИЯТЕ

Заман таләпләренә туры килерлек сыйфатлы укыту, мәгарифнең нәтиҗәле системасын булдыру – мәгарифне үзгәртеп коруның беренче дәрәҗәдәге бурычы булып тора. Белемнең яңа сыйфаты – гомумдәүләт күләмендә ил үсешенең хәзерге заман тормыш ихтыяҗларына туры килүе. Педагогик яктан караганда, ул белемнәрнең билгеле бер җыелмасын үзләштерүгә генә түгел, ә бәлки шәхес үсешенә, аның танып-белү, конкурентлык итə алу сәләте, эшлеклелеге сыйфатлары үсешенә юнәлтелгән булуы.

Филология белгечлеге буенча белем бирә торган махсус һәм югары уку йортларында “Фонетика”, “Лексикология”, “Сүз ясалышы”, “Морфология”, “Синтаксис” фәннәре белән беррәттән “Диалектология” фәне – белгечлек блогына караган төп дисциплиналарның берсе. “Диалектология фәне татар тел белемендә, шулай ук тюркологиядә дә, иң алга киткән, бай һәм нәтиҗәле эшли торган тармак булып санала” [Хисамова, 2013: 24].

Диалектология фәнен өйрәнү студентларны татар теленең диалектлары, җирле сөйләшләре, урынчалыклары, аларның төп үзенчәлекләре белән генә коралландырып кына калмый, ә булачак тел укытучыларын тел тарихы, халык тарихына караган мәгълүматлар белән, кардәш булган телләр белән уртак һәм аермалы яклар белән дә таныштыра.

Диалектларны өйрәнү әдәби тел белән җанлы сөйләм теле арасындагы үзара мөнәсәбәтне ачыклау өчен гомумән тел белеме фәне өчен әһәмиятле. Беренчедән, җирле сөйләшләр әдәби телне баету чыганагы булып тора, чөнки аларда әдәби телдә булмаган, теге яки бу төшенчәне белдерү өчен әдәби телдәгегә караганда уңышлырак сүзләр табылырга мөмкин. Алар, әдәби әсәрләрдә кулланылганнан соң яки диалектологик, яисә башка сүзлекләрдә чагылыш тапкач, әдәби телгә дә кереп китәләр. Икенчедән, әдәби тел үзе җирле сөйләшләргә тәэсир итә. Диалектларны, үзеңнең туган җирле сөйләмеңне яхшы белү тел культурасын үстерүдә, укытучыларга исә балаларны әдәби телдә генә түгел, җирле сөйләү телендә матур итеп сөйләшергә өйрәтүдә дә нәтиҗәле булышлык күрсәтә. Шуңа күрә төрле уку йортларында диалектология фәнен өйрәнү зур әһәмияткә ия.

Заключение

ЙОМГАК

Чыгарылыш квалификация эшебездә югары уку йортларында укытыла торган “Татар диалектологиясе” курсы буенча студентларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү, бәяләү формалары һәм чаралары системасын булдыру үзенчәлекләрен тикшереп, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.

Яңа Федераль дәүләт белем бирү стандартлары барлыкка килү татар диалектологиясен укыту өчен яңа уку-укыту методик комплексларын һәм төрле методик асбапларны булдыру кирәклеген дәлилли.

Бәяләү чаралары фонды (фонд оценочных средств – ФОС) – югары һөнәри белем бирү программалары буенча белем ала торган студентларның укытуның төрле этапларында белем һәм күнекмәләрне үләштерү дәрәҗәсен ачыклау өчен төзелгән методик һәм контроль үлчәү материаллары тупланмасы / комплекты. Шул ук вакытта бу материаллар чыгарылыш курс студентының гомуми белем бирү программаны (ООП) үзләштергәннән соң әзерлек дәрәҗәләренең тиешле ФГОС таләпләренә туры килү-килмәвен билгеләргә дә ярдәм итә.

Бәяләү чаралары фонды (ФОС) югары белем бирү (ООП) гомуми программасын студентлар тарафыннан үзләштерү сыйфатын бәяләү системасының норматив-методик яктан тәэмин итүдә состав өлеш булып тора.

Югары белем бирүнең ФГОС таләпләре нигезендә студентларның гомуми белем бирү программасын үләштерү дәрәҗәсен тикшерү агымдагы контроль, арадаш контроль, йомгаклау аттаестациясен үз эченә ала.

“Диалектология” курсын үткәндә, ФОСлардан тест, кейс, ситуатив мәсьәләләр, ppt-презентацияләр зур урын алып тора.

Диалекталь лексика әдәби телебезне баету чыганакларыннан берсе булып тора. Бу сүзләр гомумхалык теленә күчәргә һәм әдәби телгә дә кереп китәргә мөмкин. Язучылар җирле сөйләм сүзләрен образ тудыру максатында да кулланалар. Ләкин монда бик сак булырга кирәк. Диалекталь сүзләрне урынлы-урынсыз куллану әсәрнең телен чүпләргә мөмкин һәм мәгънә буталчыклыгы туу да ихтимал. Җирле сөйләшләр әдәби телне баету чыганагы булып тора, чөнки аларда әдәби телдә булмаган теге яки бу төшенчәне белдерү өчен әдәби телдәгечә караганда уңышлырак сүзләр табылырга мөмкин. Икенчедән, әдәби тел үзе җирле сөйләшләргә өйрәтүдә дә нәтиҗәле булышлык күрсәтә. Ниһаять, культуралы һәрбер кеше нинди генә һөнәр иясе, нинди генә өлкәдә белгеч булмасын, үз телендәге диалекталь төрлелекләрне белергә һәм үзенең сөйләм практикасында истә тотарга тиеш

Список литературы

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1. Арсланов Л.Ш. Татар теленең Идел уңъяк ярында (Татарстан һәм Чувашстан территориясендә) таралган сөйләшләре // Татар теле һәм әдәбияты. – Өченче китап. – Казан, 1965. – С. 5-26.

2. Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе. Югары уку йорты студентлары өчен дәреслек. / Г.Х.Әхәтов. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984. – 216 б.

3. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы (педагогия институтлары һәм колледңлары студентлары өчен кулланма) / Г.Х.Әхәтов. – Казан, Тат. кит. нәшр., 1995. – 93 б.

4. Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты / Ф.С.Баязитова. – Казан: Матбугат йорты, 2006. – 321 б.

5. Баязитова Ф.С. Түбән Кама тирәсендәге керәшен татарлары сөйләшенең фонетик һәм грамматик үзенчәлекләре / Ф.С.Баязитова. // Материалы по татарской диалектологии. – Казань: Тат. кн. изд-во, 1974.

6. Борһанова Н.Б. Казан арты керәшен сөйләшләрентөп билгеләре буенча төркемләү / Н.Б.Борһанова. // Татар теле һәм әдәбияты. Алтынчы китап. – Казан: 1977. – Б. 80-89.

7. Борһанова Н.Б. Татар теленең Мордва АССР территориясендә таралган сөйләшләре турында / Н.Б.Борһанова. // Материалы по татарской диалектологии. – Казань, 1962.

8. Борһанова Н.Б. Татар теленең диалектологик сүзлеге / Н.Б.Борһанова, Г.К.Якупова, Л.Г.Махмутова, З.Р.Садыйкова. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1969.

9. Җәләй Л. Татар диалектологиясе / Л.Җәләй. – Казан, Таткнигоиздат, 1947. – 210 б.

10. Зәкиев М.З. Татар теле: Татар урта гомуми белем мәкт. 10-11 нче сыйныфлары өчен дәреслек. Тулыл. 2 нче басма / М.З.Зәкиев, Н.ВМаксимов. – Казан: Мәгариф, 2003. – 334 б.

11. Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе / М.З.Зәкиев. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984. – 256 б.

12. Зәкиев М.З. Татар грамматикасы. I том. / М.З.Зәкиев. – М.: Инсан, Казан: Фикер, 1998. – 446 б.

13. Зәкиев М.З. Татар милли теленең барлыкка килүе һәм үсеше / М.З.Зәкиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 251 б.

14. Исхаков Д.М. Нократ татарлары / Д.М.Исхаков // Казан утлары. – 1990. – № 3. – Б. 15–17.

15. Рамазанова Д.Б. Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре / Д.Б. Рамазанова // Татарстан. – 1991. – № 11. – Б. 43-47.

16. Рамазанова Д.Б. Себердән кайткач / Д.Б. Рамазанова // Шәһри Казан. – Казан, 1994, 21 нче декабрь.

17. Рамазанова Д.Б. Себер диалектлары буенча материаллар / Д.Б.Рамазанова. – Казан: Мәгариф, 2006. – 316 б.

18. Рамазанова Д.Б. Татар теленең көнчыгыш диалектлары. – Тюмень: Вектор Бук, 2007. – 260 с.

19. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле / Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. – Казан: Мәгариф, 1994. – 320 б.

20. Сарманаева Д. Урта Урал татарлары телендәге кайбер морфологик үзенчәлекләр / Д.Сарманаева // Татар теле һәм әдәбияты. – Казан: Таткнигоиздат, 1959.

21. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге / Татарстан Респ. фән. академиясе Г. Ибраһимов исм. тел, әдәбият һәм сәнгать ин-ты; [төз.: Ф. С. Баязитова һ.б.]; [җав. мөх-р: Д. Б. Рамазанова, Т. Х. Хәйретдинова]. – Казан: Татар. кит. нәшр. , 2009. – 839 б.

22. Татар халык сөйләшләре: 2 кит. / [авторлар коллективы: Ф.С. Баязитова, Д. Б. Рамазанова, Т. Х. Хәйретдинова һ. б.; редкол.: К. М. Миңнуллин һ. б.; җав. ред.: Д. Б. Рамазанова, Т. Х. Хәйретдинова]. – Казан: Мәгариф, 2008.

23. Тумашева Д.Г. Көнбатыш Себер татарлары теле. Грамматик очерк һәм сүзлек / Д.Г.Тумашева. – Казан, КДУ нәшр., 1961. – 256 б.

24. Халиков А.Х. Татар халкының килеп чыгышы / А.Х.Халиков. – Казан, Татар. кит. нәшр., 1974. – 289 б.

25. Хаков В.Х. Татар милли теленең барлыкка килүе һәм үсеше / В.Х.Хаков. – Казан, КДУ нәшр., 1972.

26. Хәйретдинова Т.Х. БАССРның Салават һәм Кайгы районнарында яшәүче татарлар сөйләшенең кайбер морфологик үзенчәлекләре / Т.Х.Хәйретдинова // Материалы по татарской диалектологии. – Казань, 1974 – 155 стр.

27. Юсупов Ф.Ю. Татар теленең диалектлары: Урал сөйләшләре / Ф.Ю.Юсупов. – Казан: Мәгариф, 2003. – 351 б.

28. Юсупов Ф.Ю. Җирле сөйләм шартларында фонетика укыту / Ф.Ю.Юсупов. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. – 125 б.

29. Атлас татарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья и Комментарии к “Атласу.”. – Казань, 1989.

30. Насипов И.С. Татарская диалектология / И.С.Насипов. – Стерлитамак, 2008.

31. Насипов И.С. Финно-угорские заимствования в татарском языке. Стерлитамак, 2008.

32. Тумашева Д.Г. Словарь диалектов сибирских татар. – Казань: Изд – во КГУ, 1992.

33. Юсупов Ф.Ю., Юсупова Г.Ф. Категория числа в татарском диалектном языке // Татар теле һәм әдәбияты, тарихы – үткәне һәм бүгенгесе. – Казан, 2000. – 271 б.

34. Бурганова Н.Б., Махмутова Л.Т. К вопросу об истории образования и изучения татарских диалектов и говоров / Н.Б.Бурганова, Л.Т. Махмутова // Материалы по татарской диалектолог ии. Вып. 2. – Казань, 1962 – 313 с.

35. Бурганова Н.Б. Особенности говора татар нагорной стороны ТАССР / Н.Б.Бурганова // Материалы по татарской диалектологии. – Казань, 1955. – 305 стр.

36. Закиев М.З. О некоторых источниках татарской исторической диалектологии / М.З.Закиев // Лингвистическая география и проблемы истории языка. Часть II – Нальчик, 1981. – 342 стр.

37. Рамазанова Д.Б. Грамматические особенности говора пермских татар / Д.Б.Рамазанова // Материалы по татарской диалектологии. – Казань: Тат. кн. изд-во, 1974.

38. Махмутова Л.Т. О татарских говорах сев - западных районов БАССР / Л.Т.Махмутова // Материалы по татарской диалектологии. Вып.2. – Казань, 1962. – 313 с.

39. Махмутова Л.Т. Опыт исследования тюркских диалектов. Мишарский диалект татарского языка. / Л.Т.Махмутова – М.: Наука, 1978. – С. 45-49.

40. Хайрутдинова Т.Х. Бирский говор среднего диалекта татарского языка / Т.Х.Хайрутдинова // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. – Вып.3. – Казань, 1985. – С. 36-42.

41. Юсупов Ф.Ю. Неличные формы глагола в диалектах татарского языка / Ф.Ю.Юсупов. – Казань, 1985. – 256 с.

42. Юсупов Ф.Ю. Морфология татарского диалектного языка: категории глагола / Ф. Ю. Юсупов. – Казань: Фән, 2004. – 591с.

Покупка готовой работы
Тема: «Фонд оценочных средств по курсу татарской диалектологии»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 53
Цена: 2300 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика