ВКР

ӘБИ ПАТША ЕЛИЗАВЕТА ПЕТРОВНАГА БАТЫРША ЯЗГАН ХАТНЫҢ ТЕЛ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

  • 51 страниц
  • 20 просмотров
  • 0 покупок
Содержание

Эчтәлек

Кереш 3

Төп өлеш

Беренче бүлек

Батырша һәм аның әби патша Елизавета Петровнага язган хаты

Икенче бүлек

Батырша хатының фонетик үзенчәлекләре

§ 1. Вокализм өлкәсендәге үзенчәлекләр

§ 2. Консонантизм өлкәсендәге үзенчәлекләр

Өченче бүлек

Батырша хатының лексик үзенчәлекләре

§ 1. Хат теленең лексик нормалары

§ 2. Алынма лексика

Дүртенче бүлек

Батыршы хатының грамматик үзенчәлекләре

§ 1. Морфологик үзенчәлекләр

§ 2. Синтаксик үзенчәлекләр

§ 3. Батырша хатының стиле

Йомгак

Библиография

Введение (выдержка)

Кереш

XVII-XVIII гасырларда татар-башкорт восстаниеләре тарихта феноменаль күренеш булып санала. Аларның күбесе ислам динен саклап калу һәм халык тормышын яхшырту максатларында алып барыла [2: 96].

Шул чорларда халык күтәрелешләренә кагылышлы Урал-Идел буе төрки телендә язылган бик күп документлар төзелә: гарызнамәләр, прошениеләр, указлар, суд кәгазьләре, рапортлар, челобитныйлар һ.б

Аларны тарихи чыганаклар буларак һәм тел үзенчәлекләре ягыннан тикшерү эшен революциягә кадәр үк В.Радлов, И.Н.Березин, В.Д.Смирнов, Н.И.Ильминский кебек рус галимнәре башлый.

Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң да чыганакларны тикшеренүдә совет галимнәре С.Е.Маловның, Э.Р.Тенишевның, М.А.Батмановның, С.Н.Ивановның, А.Н.Кононовның һ.б. хезмәтләре әһәмиятле урын алып тора.

Әйтеп үткән глаимнәрнең эшләрендә документларны публикацияләүгә һәм тел үзенчәлекләренә анализ бирүгә зур игътибар бирелә.

Соңгы елларда кулъязмаларның лексик, фонетик, морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләренә багышланган монографияләр, диссертацияләр, күп санлы мәкаләләр бастырылып чыгарыла.

Әзербайҗан, төркмән, казах, кыргыз, башкорт лингвистларының хезмәтләре мөһим урын алып торалар: М.Джангиров, Т.Гузычев, З.Б.Мухамедова, Т.Р.Кордабаев, А.К.Курышҗанов, Р.Х.Халикова, М.Г.Гәләүетдинов, Р.Г.Кузеев, Г.Б.Хөсәенов һ.б.

Татар галимнәренең бу өлкәдәге фәнни тикшеренүләренең нәтиҗәләре булып М.А.Усмановның, Ф.М.Хисамованың, А.Х.Нуриеваның, М.Әхмәтҗановның, Д.Г.Тумашеваның, Ф.С.Фассеевның, М.В.Гәйнетдиновның, В.Х.Хаковның монографик эшләре тора.

Идел-Урал буендагы восстанияеләргә килгәндә, XVIII гасырның 40-50 елларындагы Батырша восстаниесе дә мөһим урын тота. Күренекле дин әһеле һәм акыл иясе, татар халкының милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе Батырша мулла җитәкчелегендәге татар һәм башкорт күтәрелеше, анда катнашучыларның үзләрен аямыйча көрәшүе генә көчләп чукындыру сәясәтен үзгәртергә мәҗбүр итә. Бары ул гына Русия империясендә Ислам динен саклап калырга мөмкинлек бирә. Изге ниятләр белән алып барылган көрәшләрдә әллә күпме корбаннар ятып кала, Батырша үзе дә батырларча һәлак була.

Мөселманнарны икътисади бөлгенлектән, рухи, дини изүдән коткаруның бердәнбер юлын – баскыннарга каршы корал тотып көрәшүне яхшы аңлый Батырша. Ул 1755 елның яз айларында, мөселманнарны восстаниегә чакырып өндәмә яза һәм аны шәкертләре; таныш-белешләре аша халык арасында тарата. Ә инде восстание уңышсыз үтеп, тар-мар ителгәч, Батыршаны Шлиссельбург төрмәсенә ябалар. Аны патшабикә Елизавета исеменә язма мәгълүматлар бирергә күндерәләр. 4-21 ноябрь көннәрендә Батырша көн саен патшабикә исеменә хат яза, тик ул адресатына барып җитми. Тарихта ул «Гарызнамә» исеме белән билгеле. Төрки телендә язылган бу хат гамәлдә 140-150 битле һәм XVIII гасырның тарихи-әдәби чыганагы булып тора.

Бу хатка галимнәр XIX гасырда ук игътибар итәләр. Бигрәк тә соңгы елларда язма чыганакларның әһәмияте арта һәм бу гарызнамә татар-башкорт филологларының игътибарына эләгә. 1969 елны Г.Б.Хөсәенов «Башкортстан советы» газетасында һәм 1970 елны чыккан «Агыйдел» журналының 10 нчы санында хатның фрагментларын бастырып чыгара. Ә инде шул ук авторның 1978 елны чыккан «Заман. Әзәбият. Әзип» китабындагы «Батырша … язган хат» исемле мәкаләсендә Батырша шәхесе, хатның язылу тарихы турында, аның әдәби әсәргә хас үзенчәлекләре карап үтелә. Шул ук Г.Б.Хөсәенов 1979 елны «Башкорт әзәбиәтенең текстологияһы мәсьәләләре» җыентыгында хатның шактый зур өлешен кертә.

1985 елны М.В.Гәйнетдинов «Исследования по исторической диалектологии татарского языка» дигән җыентыкта үзенең «Гарызнаме Батырши – памятник татарского XVIII века» мәкаләсен басып чыгара. Монда шулай ук восстаниегә, хатның язылу тарихына кагылышлы мәгълүматлар бирелгән. Берникадәр тел-стиль мәсьәләрен тикшереп үткән. Азактан хатның фотокопиясе һәм текстның транскрипциягә күчерелгән тәрҗемәсе китерелгән.

Э.Ф.Ишбирдин, И.Г.Гәләүетдинов һәм Р.Х.Халикова төзегән «Башкорт әдәби теленең тарихы» китабында Батырша хатын катнаш стильле язма чыганак диелгән. Бигрәк тә анда рәсми һәм публицистик стильләр өстенлек итә [8: 1993 ел].

1993 елда Г.Б.Хөсәеновның «Письмо Батырши императрице Елизавете Петровне» исемле китабы чыга. Бу хезмәт М.В.Гәйнетдиновның мәкаләсе белән беррәттән диплом эшебезнең төп чыганагы булып тора.

Китапта хат тарихи һәм лингвистик яктан эзлекле тикшерелгән. Автор кулъязманың лексикасына, фонетикасына, грамматикасына аерым тукталып үткән. Хаттагы кыпчак һәм угыз элементларына игътибар итә. Шулай ук текстның транскрипциясе, рус телендәге тәрҗемәсе, гарәп графикасы нигезендә язылган тексты, глоссарий бирелгән.

Ф.Хисамова «Функционирование старотатарской деловой письменности в первой половине XVIII века» дигән мәкаләсендә [История татарского литературного языка (XIII – первая четверть ХХ века), 2003 ел] Батыршаның гарызнамәсе турында язып үтә. Аның телен башка официаль актлардан үзенең гадилеге, эмоциональлеге, нәзакәтлеге белән аерылып торуын әйтә. Хаттагы чагыштыруларны, фразеологизмнарны, диалогик сөйләмне тикшерә. Түбәндәге чагыштыруларны мисалга китерә: Бундагы аз мөселманларымыз илә һиммәтләнүр булсақ, тубрақ, тик күб гәскарле кяфирләргә җау аблаша алмасмыз. 'Если решимся выступить теми многочисленными мусульманами, мы не сможем противостоять многочисленным как песчинки кяфирам'; алар чебен дилдүр, йил исдүп тарафга мәил идәрләр 'они ака мухи, их унесет туда, куда ветер подует' [20: 493].

Гарызнамә теленең поэтик сөйләм белән уртак якларын таба, аны Утыз-Имәнинең поэтик теле белән чагыштыра.

Югарыда искә алынган авторлар XVII-XVIII гасырларда татар, башкорт телләренә хас булган үзенчәлекләрне башка документлар белән, хәзерге татар, башкорт телләре нигезендә чагыштырма рәвештә тикшергәннәр.

Батырша һәм аның хатларына башка бик күп тарихи тикшеренүләр дә багышланган. Бу тема төрле елларда төрле тарихи вакыйгаларга бәйле рәвештә күпсанлы газета-журнал мәкаләләрендә дә яктыртылды.

Шулай да, беренчедән, Батыршаның шәхесенә, икенчедән, татар-башкорт башкүтәрүләрен берьяклы яктыртуга булган карашлардан арыну кирәклеге «Гарызнамә» әсәренә тагын һәм тагын әйләнеп кайтуга этәрәчәк. Әченчедән, «Гарызнамә»гә татар теленең тарихы чыганагы буларак башка иске татар әдәби телендә язылган чыганаклар белән чагыштырма планда әле булса да татар галимнәре тарафыннан тиешле бәһа биреп бетерелмәгән. Дүртенчедән, Батырша җитәкчелегендә алып барылган милли азатлык көрәше үзе үк татар тарихчылары игътибарыннан я читтә кала килде, я тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәде. Нәтиҗәдә татар халкы тарихының озын бер сәхифәсе тулысынча объектив яктыртылмады һәм аның елъязмасында ак таплар барлыкка килде. Бу җитешсезлекләр белән башкалар бик оста файдаландылар һәм файдаланалар. Мәсәлән, әле булса да Батыршаның милләтенә кагылышлы спекуляицяләр дәвам итә, туган авылындагы музейда тупланган материаллар берьяклы яктыртыла, хаттә, аларга аңлатма текстлар да даһи мулланың туган телендә языла алмый.

2005 елда Батыршаның тууына 290 ел (ул якынча 1710-1715 елларда туган: төгәл датасы билгеле түгел) һәм ул җитәкләгән башкүтәрү кабынып китүгә 250 ел вакыйгалары «Гарызнамә»гә бу кечкенә хезмәттә игътибар бирүне тагын бер аклый шикелле.

Югарыда искә алынган бу сәбәпләр диплом эшенең актуальлеген билгели.

Бу диплом эшендә без билгеле фәнни чыганакларга таянып Батыршаның әби патша Елизавета Федоровнага язган хатының фонетик, лексик, грамматик үзенчәлекләрен билгеләп, аларны тикшереп күрсәтүне максат итеп куйдык. Анализланган фонетик-грамматик үзенчәлекләр, лексик берәмлекләр, ирешелгән нәтиҗәләр «Татар теленең тарихи грамматикасы», «Хәзерге татар әдәби теле», «Татар диалектологиясе» курсларының гамәли дәресләрендә рефератив планда уңышлы файдаланырга мөмкин.

Эшебезнең төп нәтиҗәләре «Татар теленең тарихи грамматикасы», «Хәзерге татар әдәби теле», «Татар диалектологиясе» курсларының гамәли дәресләрендә, студентларның еллык фәнни конференцияләрендә апробацияләнде.

Хезмәт студентларның фәнни-тикшеренү эшләренә куелган таләпләр кысаларында башкарыла һәм соңгы дәрәҗәдә фәннилеккә дәгъвә итми. Гомумән, Батыршаның барча кылган хезмәтләре, аның иҗаты татарның үз тарихи мирасына әверелсен өчен шактый эш башкарасы бар.

Основная часть (выдержка)

Төп өлеш

Беренче бүлек

Батырша һәм аның әби патша Елизавета Петровнага

язган хаты

Еракта-еракта илебезнең төньягында, урманлы-сазламыклы дәрьяләр уртасында таш койма белән уратылган Шлиссельбург дигән бер утрау-кальга бар. Элек ул патшалыкка каршы баш күтәргән яки тел тидергән кыю ир-егетләрне – «куркынычлы кешеләрне» – мәңгегә үз казематларына алыр яманаты чыккан кот очкыч таш төрмә булган.

Тарих шул таш капчыкның үткән гасырлардагы йөзәрләгән корбаннары арасыннан өч хәтәр тоткынын аеруча яхшы хәтерли. Аларның берсе – ташка баскан сүз белән патшага каты тел тидергән нәшриятче һәм язучы Иван Новиков, икенчесе – татар-башкорт восстаниесе җитәкчесе Батырша, өченчесе – император Иоанн Антонович. Патша сарае интригаларының корбаны булып, сакчылардан башка адәм һәм дөнҗя күрми сабый чагыннан ук тоткын үскән үсмер Иоанн аны тәхеткә утыртыр өчен коткарырга теләп төрмәгә үтеп кергән офицерлар болганышы вакытында чәнчеп үтерелсә, Батырша исә, үзен-үзе коткармак булып, төрмәдә берүзе баш күтәреп, тиңсез алышта һәлак була.

Батыршаның батырларча бу соңгы алышы 1762 елның 24 июленә карый. 1755 елгы восстание бастырылганнан соң тотылган Батырша Шлисселҗбург төрмәсендә биш ел ябулы ята. Таш төрмәнең бер кешелек караңгы, салкын камерасында ятып тәмам иза чиккән бу батыр, ниһаятҗ, акыл җитмәс тәвәкәллеккә базнат итә: моңарчы беркем качып котыла алмаган дәрҗя уртасындагы таш капчыктан кулы-аягы богаулы килеш качырга була. Йокымсырап утырган сакчысы эргәсендәге балтаны эләктереп алып ул берничә солдат-сакчының башларын яра-яра чаба. Төрмә аякка баса. Шулай кул-аягы богаулы көе, төрмә эчендәге тиңсез алышта батыр аяк өсте җан бирә.

Батыршаның мондый алышын «Патша төрмәсе тарихы» дигән өч томлык хезмәтнең авторы профессор М.Н.Гернет татар-башкорт җитәкчесенең романнарда сурәтләүгә лаеклы соңгы кыю адымы дип искә ала һәм аңа махсус бүлек багышлый.

Батыршаның канлы балтасы белән бергә каурый каләме ятып кала. Башкорт-татарны патшага каршы баш күтәрергә чакырып өндәмә язган, азак тоткында патшаның үзенә табак-табак хат язган каурый каләм ул.

Зур түрәләрдән узып ак патшага барып җитмәгән бу табак-табак хат; дәүләт архивларында сакланып, гасырлар аша безнең көннәргә килеп җиткән [Мәскәү. Борынгы Акт-ң Үзәк Дәүләт архивы, фонд 7,1781]. Ул хат белән батырның оныкларының оныклары, буындашларының буындашлары танышырга, белергә хаклы. Ни өчен дигәндә, ул XVIII гасыр уртасының кыйммәтле бер язма ядкәре генә булып калмыйча, шул үткән заманның тарихын, халыкның көнкүрешен, уйларын һәм теләкләрен җанлы итеп хикәяләгән зур әдәби-тарихи бер әсәр дәрәҗәсендә дә.

Батыршаның патшага язган бу дүрт-биш табак күләмендәге (кулъязма 150-160 битләр чамасында) гаятҗ зур хаты авторның үз башыннан үткән хәлләрне, XVIII гасырның уртасында элекке Башкортстанда булган канлы һәм фаҗигале тарихи вакыйгаларны күз алдына бастыра, шуларның тере шаһиты булып тарих сөйли.

Заключение (выдержка)

Йомгак

XVIII-XIX йөз татар-башкорт телләренең фонетик үзенчәлекләренең формалашуы – аның катлаулы һәм дәвамлы тарихи үсешенең нәтиҗәсе. Без тикшергән Батыршаның әби патша Елизавета Федоровнага хаты Идел-Урал буйларында иске татар әдәби теле киң таралган чорда язылган һәм аның фонетик үзгәрешләрен игътибарга алу XVIII гасырда Идел-Уралда бу әдби теленең фонетик закончалыкларының үсеш процессын күзалларга мөмкинлек бирә.

Татар телендә вокализм системасы орфоэпик яктан кыпчак төркемендәге башка телләргә якын. Бу системада тәмам ачыкланып, чишелеп бетмәгән мәсьәләләр дә күп. Читенлек шунда ки, гарәп хәрефләре белән бирелгән борынгы текстларда, шул исәптән без тикшергән чыганакта да, барлык сузык авазларны да төгәл билгеләп булмый.

Текста сүзләрнең беренче иҗегендә сузык авазлар үзләренең тотрыклыгы, ныклыгы һәм дәвамлылыгы белән аерылып тора. Шунлыктан аларда диалекталь үзенчәлекләр күбрәк саклана. Кыпчак телләрендә сузык авазларның калын-нечкә төре гаять ачык беленеп тора һәм шул җирлектә анда сингармонизм законының зур урын тотуын күрәбез. Сүзнең беренче һәм аннан соңгы иҗекләрендә иренләшүнең тигез булуы, хәтта кушымчада да дәвам итүе күзәтелә (бозок, өчөн, көнөндә, борон, хөкөм). Лабиаль гармония икенче һәм соңгы иҗекләргә дә җәелә (укутуб, улуңуз, сүндүрүб, улуб, уруш, сугушуб).

Текста о ~ у, у ~ о, ы ~ у, и ~ ә, ә ~ а, е ~ ү тәңгәллекләре (отунч – үтенеч; отуз– утыз; алтун–алтын, хатун–хатын; бән, сәнең; халдә, тамам; итүб, Идүл, китүб), ив // әв, үз – үй – өй дифтонглары (сәвенеч – сәүенеч, сәвәпле – сәүепле, ивенә – өенә; сүзлә – сүйлә – сөйлә), йай трифтонгы (йайлау, йайа) кебек үзенчәлекләр күзәтелә.

Тартыклар өлкәсендә дә болгар-кыпчак телләренә хас үзенчәлекләр төп урынны алып тора. Сүз уртасында ғ (туғры, йағшы, ағча), сүз ахырында ғ, г (короғ, кечег, улуғ), сүз ахырында у урынында ғ, г куллану (тағ–тау, бағ–бау). Сүз уртасында ғ авазының әйтелеше: сығыр (сыер), бағлау (карау), ағырлык (авырлык). Б авазы сүзнең төрле позицияләрендә кулланыла: бәнүм, ошбу, диб. П авазы төрки сүзләрнең башында күзәтелми, ул сүзнең я уртасында, я ахырында кулланыла, соңгы позициядә һ урынына б авазы килә: булуб, диб, сораб. Рус һәм фарсы сүзләрендә барлык позицияләрдә п авазы (падишаһ, пахут, пулк, пашпурт), сүз башында п ~ б (булк, бахут, бамушник) дә очрый. Шулай ук б ~ м (бән ~ мән, бең ~ мең), б ~ в (варды, вар, вирде), д ~ т (дел ~ тел, диң ~ тиң, деләк ~ теләк) чиратлашулары, й–лаштыру (йәй, йер, йитдем), з ~й (сүзләшдем – сүйләштем), р, д ~ т, т ~ д вариантлыгы (берлә – белә – белән, ирде – иде, куртармак – кутармак; түрт – дүрт, түртенче – дүртенче; дел – тел, дегүл – түгел, дөшерү - төшерү) һ.б. күзәтелә.

Чыганакның лексик нормалары болгар-кыпчак телләре җирлегендә формалаша. Батырша халык сөйләмен үзенчә эшкәртеп әдәби теле формаларына якынайта. Гарызнамәнең сүзлек составы бертөсле булса да, ул лексик яктан шактый зур иреклек белән аерыла.

Хатның сүзлек составы һәм төп фонды хәзерге татар әдәби теленнән әллә ни аерылмый. Аның сүзлек хәзинәсендә бик күп катламнар бар. Алар арасында борын-борыннан Идел буенда яшәгән болгар һәм кыпчак халкының лексик байлыгы төп урынны алып тора.

Батырша үзенең гарызнамәсендә сүзләрнең синонимик, омонимик, антонимик мөмкинлекләреннән, күпмәгънәлелек күренешеннән оста файдаланган.

Батырша хатының сүзлек хәзинәсенең зур өлешен алынма сүзләр тәшкил итә. Хат текстында гарәп-фарсы алынмалары 30-40 процент алып тора, шуңа күрә бу телләр яисә иске текстлар белән таныш булмаган кешегә ул беренче карашка аңлаешсыз булырга мөмкин. Аерым бер өлешне рус теленнән кергән алынмалар били. Алар нигездә татар теле закончалыкларына буйсынганнар, ләкин чыганак семантикаларын саклаганнар.

Хатта архаизмнар да, мәгънәләре бүгенге көн белән чагыштырганда икенче төсмер алган сүзләр дә очрый. Әлбәттә, хатның нигезен татар-башкорт халыкларының теле, шулай ук гомум төрки тел сүзләре тәшкил итә.

Хатны морфологик яктан тикшергәндә, текст мөстәкыйль (исем, сыйфат, сан, алмашлык, фигыль, рәвеш) һәм мөстәкыйль булмаган (теркәгеч, бәйлек, кисәкчә) сүз төркемнәренә аерып карарла. Нәтиҗәдә хатта чагылган морфологик күренешләр иске татар әдәбителенә хас булган үзенчәлекләрне билгели. Дөрес, кайбер аермалыклар да юк түгел, ләкин алар авторның мөмкинлекләренә бәйле.

Бу чордагы Урал-Идел буе төрки теленең синтаксисы өчен язма чыганакларның характеры һәм идея эчтәлеге, авторларның белем дәрәҗәсенә бәйле рәвештә төрле катмарлы конструкцияләр характерлы булган.

Гади сөйләм табигать күренешләрен, тормыштагы чынбарлыкны, авторның теге яки бу вакыйгага карата уй-фикерләрен тасвирлау өчен кулланыла. Мәсәлән: Ачлык зәхмәте сәбәбдән бер ай ми№дары тәнүмез шешүб, қеүәтсез булуб йөрөдөк.

Текста гади сөйләм андагы хис-тойгыларны ачыграк һәм ышандырырлык итеп тасвирлау өчен кулланыла. Мәсәлән: Бундан яманырак эш булурму? Вәй хәсрәт! Ни өчөн бәнем әмеремне еренә еткүрмәйсез?

Автор җөмләләрдә халыкның рухын чагылдырган фразеологик әйтемнәр, мәкальләр файдалана: көндә бөтәр эшне айга, айда бөтәр эшне йылга суздылар мал алур өчөн; атымызны аргутуп, тунымызны туздуруб һич нәрсәсез кайтабыз; файда итәйүк ди торгач зыян күрәмсез; халык теленә төшкән буш булмас һ.б.

Хатта сөйләмнең теркәгеч белән һәм теркәгечсез килгән тиңдәш кисәкләрен еш очратырга мөмкин: Вә ләкин падишаһлар гәзизләр вә шәрифләрдүр вә һәрнәрсәгә кем кадерлү вә ғәзиздүр.

Катмарлы конструкцияләр текстта еш очрый.

Хатта туры сөйләм белән кыек сөйләм янәшә килә. Кыек сөйләм автор сүзләренең катнашлыгы белән генә аерыла. Авторның сөйләме төрле урында килергә мөмкин. Автор сөйләме функциясен фигыльләр үти. Күпчелек очракта кыек сөйләмдә зат алмашлыклары кулланылмый, авторның заты фигыль формалары белән билгеләнә.

Хат үзенең композициясе һәм характеры белән бик катлаулы әсәр. Шуңа күрә дә бу хатта төрки теленең һәм аның локаль варианты – XVIII гасыр урталарындагы Урал-Идел буе төркиенең – традицион яклары чагылыш тапкан дип санарга кирәк.

Анда төрле стильләр катнаша. Әдәби әсәр кебек ул әдәби теленә якынайтып язылган. Шулай эш кәгазьләре, публицистика, хат стильләре кушылган. Шулай да рәсми һәм публицистик стиль элементлары күбрәк урын алган.

Батырша хатындагы күп кенә юллар публицистикага хас булган патетика, хис-тойгы, зәһәр көлү, әченү кебек алымнар белән сугарылган.

Батырша хатын рәсми эш стилендә башкаруга рус теленең ул вакытларда формалашып өлгергән рәсми эш стиле йогынты ясый. Бу чорда гаризалар, прошениеләр, указлар, актлар күпләп языла. Бу хатны языр өчен Батыршага рус теленнән тәрҗемә ителгән сораулык та китереп бирәләр.

Бу чорга караган төрки теле, хат текстыннан күренгәнчә, аңлаешлы, бай һәм күләмле. Аның үзенчәлеге булып еш кына югары стильгә характерлы сүзләр гади халыкның сөйләм телендәге сүзләр белән чиратлашып килә.

Төрле стильгә караган сүзләрнең катнашып китүе, гарәп-фарсы сүзләренең сөйләм теле сүзләре белән чиратлашуы – авторның үзенең язма телендә, элеккерәк чордан аермалы рәвештә, традицион әдәби формалар белән исәпләшми, үзенчә иҗат итүгә омтылышын күрсәтә.

Список литературы

Библиография

1. Азнабаев А.М., Псянчин В.М. Историческая морфология башкирского языка. – Уфа, 1976.

2. Акманов И.Г. Башкирские восстания XVII–XVIII вв. – феномен в истории народов Евразии // Ядкяр. – 1995. – № 1. – С. 95–103.

3. Алишев С.Х. Батырша батырлыгы // Казан утлары. – 1986. – № 2. – 164–170 б.

4. Ахметзянов М. О лексике эпитафий XVII-XVIII вв. // Историко-лингвистический анализ старописьменных памятников. – Казань, 1983. – б.

5. Ахметзянов М.И. Татарские шеджере (Исследование татарских шеджере в источниковедческом и лингвистическом аспектах по спискам XIX–XX вв.). – Казань: ТКИ, 1991. – 158 с.

6. Ахметҗянов Р.Г. Служебные слова в татарской прозе XVIII в. // Анализы текстов по истории татарского литера-турного языка. – Казань, 1988. – б.

7. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы. – Казан: ТКН, 1995. – 94 б.

8. Башкирские шежере (Филологические исследования и публикации): Сборник статей. – Уфа: БФАН СССР, 1985. – 163 с.

9. Башкорт әдәбиятының тарихы. – Уфа: Китап, 1966. – 276 б.

10. Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1981. – б.

11. Галяутдинов И.Г. Общенародный башкирский язык – источник литературного языка // Ядкяр. – 2000. –№ 4. – С. 93–99.

12. Галяутдинов И.Г. Основные этапы развития башкирского литературного языка // Ядкяр. – 1995. – № 1. – С. 140–145.

13. Галяутдинов И.Г. «Тарих нама-и булгар» Таджетдина Ялсыгулова (Лингво-текстологический анализ списков памятника. Грамматический очерк, лексика, сводный текст и перевод). – Уфа: Башк. книжн. изд-во, 1990. – 240 с.

14. Гәләүтдинов И.Г., Һазыева Г.Р. «Рисаләи Гәзизә» әсәре теленең морфологик үзенсәлектәре // Йәдкәр. – 2001. – № 2. –49–61 б.

15. Җәләй Л. Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар. – Казан, 1964.

16. Җәләй Л. Татар теленең тарихи грамматикасы. – Казан, 1999.

17. Закиев М.З. Койне, традиционные нормы, старотатарский и современный татарский литературный язык. – Казань, 1988.

18. Зәкиев М.З. Идел буе татарларының оешуы // Мирас. – 1996.– № 1-2. – 143–149 б.

19. Зәкиев М.З. Татар халкы теленең барлыкка килүе. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1977. – 208 б.

20. Ислаев Ф. Исемендә җисеме // Мәдәни җомга. – 2005. – 25 март.

21. Исследования по исторической диалектологии татарского языка (Материалы и исследования). Сборник статей. – Казань: ИЯЛИ, 1985. – 160 с.

22. Исследования по татарскому языку: Сборник статей. – Казань: Изд-во КГУ, 1977.

23. История татарского литературного языка (XIII – первая четверть ХХ в.). – Казань: Фикер, 2003. – 656 с.

24. Киекбаев Җ.Г. Хәзерге башкорт теленең лексикасы һәм фразеологиясе. – Уфа: Китап, 1966. – 276 б.

25. Махмутов М.И., Хәмзин К.З., Сәйфуллин Г.Ш. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге (татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре). – Казан: «Иман» нәшрияты, 1993. – I том.

26. Махмутов М.И., Хәмзин К.З., Сәйфуллин Г.Ш. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге (татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре). – Казан: «Иман» нәшрияты, 1993. – II том.

27. Миңлебаев К. Батырша // Мирас. – 1994. –№ 4. –67 б.

28. Мухаметрахимова Р.З. Язык Г.Утыз-Имяни: Автореф. … канд. филол. наук. – Казань, 1990.

29. Нуриева А.Х. Татар теленең лексикасының угыз, кыпчак элементларын билгеләүгә карата // Исследования по татарскому языку. – Казань, 1977.

30. Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. – Казан, 1975.

31. Радлов В. Опыт словаря тюркских языков. – СПб., 1893–1911. – Т. I-IV.

32. Рамазанова Д.Б. Урал буе татарлары // Казан утлары. – 1993. – № 8. – Б. 141-162.

33. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология (Югары уку йортлары студентлары өчен). – Казан: «Хәтер» нәшрияты, 1999. – 288 б.

34. Серебренников Б.А., Гаджиева Н.З. Сравнительно-историческая грамматика тюркских языков: Синтаксис. – М., 1986.

35. Сибәгатов Р. Көнбатыш Башкортстанның борынгы теле // Казан утлары. – 1993. – № 5. – 157–165 б.

36. Татар грамматикасы. – Т. I. – М.: «Инсан», Казань: «Фикер», 1998. – 512 с.

37. Татар грамматикасы. – Т. III. – М.: «Инсан», Казань: «Фикер», 1998. – 512 с.

38. Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле: морфология. – Казан: КДУ, 1978.

39. Тумашева Д.Г., Усманов М.А., Хисамова Ф.М. Об особенностях развития старотатарской деловой письменности // Советская тюркология. – 1977. – №. – .

40. Усманов М.А. Татарская исторические источники XVII–VIII вв. – Казань 1972.

41. Фассев Ф.С. Старотатарская деловая письменность XVIII в. – Казань, 1982.

42. Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы. – Казан: КДУ, 1993. – 328 б.

43. Хаков В.Х. Тел һәм стиль мәсьәләләре. – Казан: КДУ, 1961. – 160 б.

44. Хаков В.Х. XIX гасыр татар әдәби теленә кыскача күзәтү // Мирас. – 2001. – № 9. – 59 б.

45. Халикова Р.Х. Язык башкирских шежере и актовых документов XVIII–XIX вв. – М.: Наука, 1990. – 200 с.

46. Хисамова Ф.М. XVIII йөздәге татарча эш кәгазьләренең тел үзенчәлекләре (Е.И.Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышына кагылышлы материаллар буенча). – Казан, 1980.

47. Хусаинов Г.Б. Письмо Батырши императрице Елизавете Петровне. – Уфа: УНЦ РАН, 1993. – 250 с.

48. Хөсәйенов Г.Б. Заман. Әзәбият. Әзип. – Өфө: Башкортостан китап нәшрияте, 1978. – 432 б.

49. Чулошников А.П. Восстание 1755 г. в Башкирии. – М.-Л., 1940. – С. 64–65.

2500 руб.
Купить эту работу

Не подошла эта работа?

Закажите новую работу, выполненную по вашим требованиям с нужным уровнем оригинальности.

Не нашли нужную работу?

Разместите задание, а мы подберём эксперта

Заботимся о вас и вашем времени

У нас есть все, чтобы сделать вашу жизнь более приятной и беззаботной

Не бросаем после выполнения работы

Бесплатно выполним все доработки в рамках задания

Средний бал наших работ

  • 4.9

Узнай стоимость

Это быстро и бесплатно :)

Отзывы довольных студентов

Мы помогли более 10К+ студентам

Коваляускене Татьяна Петровна
Тема работы: задачи

Спасибо) сделано на пять!

Александр Лазарев
Тема работы: Подготовка к защите.

Автор молодец. Доволен на 100 процентов.

Артем
Тема работы: Система государственного и муниципального управления

Все отлично

Светлана
Тема работы: Женщина в православной церкви

Спасибо за оперативность !

Евгений
Тема работы: Место рынка ценных бумаг в финансовой системе государства.

Работа сделана на отлично и вовремя,

Александр Лазарев
Тема работы: Международное олимпийское движение

27,5 из 30 балов. Автор молодец.