ВКР

«Рус алынмаларының кайбер фонетик һәм грамматик үзенчәлекләре»

  • 64 страниц
Содержание

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ.3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК.

РУС АЛЫНМАЛАРЫНЫҢ КАЙБЕР ФОНЕТИК

ҺӘМ ГРАММАТИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.7

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК.

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ КЫСКА ҖЫРЛАРЫНДА РУС

АЛЫНМАЛАРЫНЫҢ ЛЕКСИК-ТЕМАТИК ТӨРКЕМНӘРЕ.24

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК.

РУС АЛЫНМАЛАРЫН УРТА МӘКТӘПТӘ ТУГАН

ТЕЛ УКЫТУДА ФАЙДАЛАНУ

3.1. Урта мәктәптә татар телен укыту буенча кайбер методологик нигезләмәләргә һәм методик чыганакларга күзәтү.38

3.2. Татар халык кыска җырларындагы рус алынмаларын урта мәктәптә татар телен укытуда файдалану өчен күнегү үрнәкләре.44

ЙОМГАК.50

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.54

Введение

КЕРЕШ

Телебезнең сүзлек составы – зур тарихи үсеш нәтиҗәсе. Хәзерге татар телендәге сүзләр үзләренең барлыкка килүләре, килеп чыгышлары ягыннан төрле чорларга карыйлар [Сафиуллина, 1994: с. 48].

Бер генә халык та аерым, изоляцияләнеп яши алмаган. Әүвәл башка кабиләләр белән, соңга таба төрле халыклар, дәүләтләр белән аралашу нәтиҗәсендә татар телендә теге яки бу телдән алынма сүзләр килеп кергән. Алынмаларның иҗтимагый–тарихи җирлеге төрле булган. Бер халыктан матди байлык элементлары алышканда сүзләр керсә, икенче халыктан сәясәткә, дингә, сәүдәгә һәм башка мөнәсәбәтләргә бәйле алынмалар кергән [Сафиуллина, 1994: с. 53].

Тел белемендә алынмаларны тикшерүгә зур игътибар бирелә, чөнки бу мәсьәлә тел тарихында әһәмиятле урын алып тора.

Башкорт теленә кергән рус алынмаларын Р.Н. Терегулова тикшергән. Ул үзенең хезмәтендә башкорт телендәге алынмаларның революциягә кадәр һәм революциядән соң нинди дәрәҗәдә кулланылуын, фонетик һәм морфологик яктан үзләштерелүен тикшерә [Терегулова, 1957: с. 7].

Тува теленә кергән алынмаларны Б.И. Татаринцев тикшерә. Ул үзенең хезмәтендә хәзерге тува телендәге рус алынмаларының килеп чыгышы турында яза һәм аларның актив кулланылуын күрсәтә. Ул алынмаларның лексик, семантик, фонетик һәм морфологик үзенчәлекләрен билгели [Татаринцев, 1974]. Тува теле сөйләшләрендә рус алынмаларының фонетик үзенчәлекләрен И.Д. Дамбыра да өйрәнгән [Дамбыра, 2001].

Удмурт теленә кергән рус алынмаларын Р.Ш. Насибуллин тикшерә. Ул Октябрь революциясенә кадәр һәм Октябрь революциясеннән соң кергән рус алынмаларын аерып чыгаруны төп максат итеп куя [Насибуллин, 1999].

Мондый тикшеренүләр башка телләрдә дә күзәтелә: азербайҗан телендә рус алынмаларын А.А. Асланов [1963], кыргыз телендә И.Н. Бажина [1954], кумык телендә Ф.Б. Астемирова [1963], чуваш телендә А.Е. Горшков [1963], лак телендә М.М. Шахшаева [1983, 1989] һ.б. галимнәр өйрәнәләр.

Рус теленең татар теленә йогынтысы зур фәнни кызыксыну уятып тора. Русизмнарның татар теленә керүен электән үк тикшереп килгәннәр. Фәнни яктан татар телендәге рус алынмаларын совет чорында М.Э. Ахунҗанов, Р.А. Юсупов, А.С. Зинина, М.З. Зәкиев, Н.В. Максимов, Ш.А. Рамазанов һ.б. тикшергәннәр. М.Э. Ахунҗановның рус алынмаларына кагылышлы бик күп хезмәтләре билгеле. Ул татар теленнә кергән рус алынмаларын махсус монографик планда тикшергән. Аның күпсанлы хезмәтләрендә рус алынмаларның килеп чыгышы һәм үсеше лексик, семантик яктан тикшерелә, шулай ук әдәбияттә һәм публицистикада кулланылышы күрсәтелә, диалектларда нинди дәрәҗәдә үзләштерелүе күзәтелә һәм аларга чагыштырмача характеристика бирелә.

Татар галимнәренең рус алынмаларына кагылышлы бик күп хезмәтләре булса да, диалектлардагы алынмалар, шул исәптән рус алынмалары тиешле дәрәҗәдә әле тикшерелмәгән. Ә татар халык авыз иҗат әсәрләренең теле татар тел белемендә сожгы чорга кадәр бөтенләй диярлек өйрәнелмәде. Бу яктан карганда татар теле белмендә И.С. Насиповның һәм аның студентлары, аспирантлары башкарган хезмәтләр дә игътибарга лаек [Гайфуллина, 2014, 2015, 2017; Насипов, 2005, 2006, 2007, 2009, 2014; Насипов, Габидуллина, 2006; Насипов, Гайфуллина, 2005, 2014; Насипов, Зөлкәрнәев, 2005 һ.б.]. Татар телендә рус алынмаларын һәм башка чит телләрдән дә кергән сүзләрне тикшерүгә игътибар бирелә һәм бу эш бүгенге көндә дә дәвам итә. Шуңа күрә безенең бу юнәлештә башкарган эшебез бик актуаль санала.

Хезмәтнең объекты эшендә татар халык авыз иҗатының иң популяр жанрларыннан булган кыска җырлар, предметы – бу җырларда урын алган рус алынмалары һәм аларның үзенчәлекләре.

Чыгарылыш квалификация эшендә татар халык авыз иҗатының иң популяр жанрларыннан булган кыска җырлардагы рус алынмаларын барлау һәм аларны телнең фонетик һәм грамматик, лексик һәм семантик яссылыкларында тикшерү төп максат итеп алынды. Шуңа ярашлы рәвештә бу хезмәттә түбәндәге бурычлар куелды:

1) тел белемендә һәм татар тел белемендә рус алынмаларын тикшерүгә багышланган хезмәтләрне барлау һәм аларны өйрәнү;

2) татар халык иҗатының бер төре булган кыска җырлар текстларында урын алган рус алынмаларын туплау һәм аларны өйрәнү;

3) кыска җырлар текстларында урын алган рус алынмаларын кайбер иң характерлы фонетик һәм грамматик үзенчәлекләрен билгеләү;

4) кыска җырлар текстларында урын алган рус алынмаларының лексик-тематик үзенчәлекләрен ачыклау һәм лексик-тематик яктан төркемләү;

5) Россия Федерациясе мәгариф өлкәсендә туган телләрне өйрәнү мәсьәләсендәге дәүләти һәм хокукый шартларның бүгенге үзенчәлекләренә игътибар бирү;

6) татар халыкның кыска җырларындагы рус алынмаларын урта мәктәптә туган тел укытуда файдалану мөмкинлекләрен ачыклау, алар ярдәмендә күнегү үрнәкләре төзү.

Тикшерү өчен төп чыганаклар булып «Татар халык иҗаты» сериясендә чыккан җыентыклар, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» һ.б. лексикографик хезмәтләр тора. Бу хезмәттә без татар халык кыска җырларында урын алган рус алынмаларының этимологик үзенчәлекләрен тикшерү бурычын куймасак та, Р.Г. Әхмәтҗәновның “Татар теленең этимологик сүзлеге”нә дә игътибар иттек.

Татар теленең сүзлек составы, конкрет бу чыгарылыш квалификация эшенең предметы булган татар халыкның кыска җырларында урын алган рус алынмаларын өйрәнү һәм аларның үзенчәлекләрен ачыклау татар теленең лексик байлыгын өйрәнгәндә мәктәптә һәм югары уку йортларында файдалану зур әһәмияткә ия. Мондый гыйльми-теоретик мәгьлүмат лексикология өчен баһасыз. Болар барысы да диплом эше темасының теоретик һәм практик әһәмиятен билгели. Диплом эшенең бер бүлеге урта мәктәптә татар теле дәресләрендә җирле материалдан файдалану барышында куллану эше буенча тәҗрибә туплау максатында башкарылган булуы аның практик әһәмиятен бермә-бер артыра. Анда без тикшерелгән темадан читкә китмәскә омтылдык.

Безнең эшебез бу теманы тикшерүдә соңгы дәрәҗәдә фәннилеккә дәгъва итми. Ул бу юнәлештә башкарыласы тикшеренүләргә башлангыч ролен үти ала. Тупланылган материал теманы югарырак дәрәҗәдә фәнни өйрәнүдә татар теленең лексикасын чыгышы ягыннан тикшергәндә «Хәзерге татар әдәби теле» курсы буенча практик дәресләрдә уңышлы файдаланыла ала. Чыгарылыш квалификация эшенең төп ңәтиҗәләре хәзерге татар әдәби теле курсының гамәли дәресләрендә чыгышлар, рефератлар, БДУның Стәрлетамак филиалы студентларның фәнни-гамәли конференцияләрендә докладлар буларак апробация үтте.

Хезмәт структур яктан кереш, ике бүлектән торган төп өлештән, йокгактан һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора. Бу аның композиция төзелешен билгеләүдә максатка ирешү һәм бурычларны тулы үтәү җәһәтеннән чыгып эш итүгә бәйле булды.

Фрагмент работы

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК.

РУС АЛЫНМАЛАРЫНЫҢ

ФОНЕТИК ҺӘМ ГРАММАТИК ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Татар теленең лексик байлыгы, башка телләрдәге кебек үк, кинәт кенә формалашмаган. Анда акрынлап яңа предметлар, күренешләр белән бергә аларны атаучы яңа сүзләр барлыкка килгән. Кайбер предметлар, күренешләр кулланылыштан төшеп калып, аларны белдерүче сүзләр дә искергән, пассив сүзлек составына күчә барган. Аерым сүзләрнең мәгънәләре үзгәргән: алар я киңәйгән, я тарайган, я бөтенләй башка эчтәлек алаган. Бу процесс халыкның сәяси, икъдисадый һәм мәдәни тормышы белән бәйле рәвештә барган.

Хәзерге татар теленең сүзлек составы иң башта телнең сүз ясаучы чаралары нигезендә үсә-үзгәрә. Лексика үсешенең бу юлы бик борынгыдан килә.

Татар теленең лексик системасы, шулай ук сүзләрнең мәгънәсе киңәю юлы белән үскән һәм үсә. Телнең тарихи үсеш процессында сүзләр өстәмә лексик мәгънәләр һәм төсмерләр алалар, шулай итеп, аларның семантик кыры киңәя. Телнең лексикасы баюның бу юлы бик экономияле. Тел яңа сүзләр ясамыйча һәм башка телләрдән сүзләр алмыйча яшәп килгән сүзләр нигезендә үзенең лексик системасын үстерә.

Бу очракта телнең законнарына ярашлы рәвештә кулланыла торган сүзләрнең мәгънәләрен бутау куркынычы янамый. Чөнки мәгълүм булганча, күп мәгънәле сүз текста яки сөйләм ситуациясендә бары үзенең бер мәгънәсендә генә килә [Татарская грамматика, 1994: с. 234].

Татар телендә үзенең күләме һәм кулланылыш активлыгы белән аерылып торган алынмалар арасында, иң беренче чиратта, рус алынмаларын күрсәтергә кирәк [Сафиуллина, 1994: с. 61].

Төрки-татарларның бабалары бик борынгы чорлардан ук славян кабиләләре белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр. Мәсәлән, чагыштырмача соңрак вакытлар белән билгеләнгән рус язма ядкаре «Игорь полкы турында җыр» да ук инде шактый төрки сүзләрне күрергә мөмкин.

Төрки халыклар да славяннардан күп сүзләр алганнар. Арыш, сука, буразна, уҗым, эскерт, әвен, мич, гөрәнкә, сохари, чиркәү кебек сүзләр шактый күптәнгедән саналалар. Төркиләр үзләре дә русларга (славяннарга) күп сүзләр биргәннәр һәм алар бүген дә ярыйсы гына күләмдә киң кулланылышта йөри. Мәсәлән: айран, лошадь, алмаз, алтын, алыча, амбар, аргамак, аркан, армак, атаман, бай, барс, батман, башмак, башлык, беркут, бешмет һ.б. [Шипова, 1976: с. 206]; айда, аркан, аул, атаман, бальчук, барсук, баскак, басмач, бешмет, басурман, деньга, есаул, ишак, кабан һ.б. [Юналеева, 2000: с. 171].

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, рус сүзләренең татар теленә үтеп керүе бик нык активлаша. Бу процесс Октябрь революциясеннән соң тагын көчәя.

Татар телендә рус алынмаларын махсус тикшерүче Э.М. Ахунҗанов рус алынмаларын түбәндәге этапларга бүлеп карый:

I чор – борынгы чор – Казан ханлыгы Россиягә буйсындырылганга хәтле чор (IX-XVI йөзләр);

II чор – Казан ханлыгы буйсындырылганнан алып XVIII йөз азагына хәтле чор;

III чор – XVIII гасыр ахырыннан беренче рус революциясенә хәтле чор;

IV чор – беренче революциясе чоры (XIX йөз ахырыннан Октябрь революциясеннән соңгы чор);

V чор – Октябрь революциясеннән соңгы чор [Ахунҗанов, 1968: с. 57].

Заключение

ЙОМГАК

Татар теленең лексикасы башка телләрдән сүзләр алу юлы белән артканнан арта. Теләсә нинди башка тел кебек татар теле дә яңа төшенчәләрне белдерү һәм булган төшенчәләрне тагын да дифференциаләү өчен башка телләрдән сүзләр алган.

Хәзерге татар теленең лексикасын бай һәм киң мәгьнәле сүзләр системасы тәшкил итә. Аның лексик байлыгы зур үсеш алган дип саналган телләрдән берничек тә калышмый. Анда төрле структураларга һәм стильләргә караган йөзләрчә мең сүзләр бар.

Әлеге вакытта да татар теленең лексикасы башка телләрдән сүзләр алу юлы белән артканнан арта. Алда әйтеп үткәнебезчә, татарлар мең еллар буена төрле тел гаиләләренә караган халыклар белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр.

Күп гасырлы сәяси, икътисадый һәм мәдәни бәйләнешләре телдә, аның иң сизгер өлешендә лексикасында чагылмый калмаган, әлбәттә.

Татар теленең үзенең күп санлылыгы һәм активлыгы белән аерылып торган алынмалар арасында иң беренче чиратта гарәп-фарсы һәм рус алынмаларын күрсәтергә кирәк.

Һәр теленең үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Шуңа күрә алынмалар кабул иткәндә, алар фонетик яктан да, мәгьнә ягыннан да, грамматик яктан да үзгәрешләр кичерәләр. Рус һәм Европа телләреннән кергән алынмалар белән дә шактый зур аермалар бар. Табигый, рус сүзләре татарчага кабул ителгәндә, иң беренче чиратта аваз ягыннан үзгәреш кичергәннәр. Бу процесска һәм башка сәбәпләргә бәйле буларак алынмалар мәгьнә ягыннан да үзгәрешләргә дучар булалар.

Эштә рус алынмаларын сөйләм агышындагы авазлар үзгәрүе буенча тикшердек: позицион үзгәрешләр, нигездә, авазның сүздәге урынына, басымга бәйле булалар һәм комбинатор үзгәрешләр авзларның бер-берсенә тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка киләләр.

Авазларның позицион үзгәрешләрен тикшергәндә түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.

Протеза күренеше татар телендәге рус алынмаларында еш күзәтелә. Сүз башында тартыклар бергә туры килмә, аларның әйтелешен җиңеләйтү өчен, сүз алдына аваз килеп кушыла. Мәсәлән, стол - өстәл.

Рус сүзләре татар телендә басым ягыннан да үзгәреп алынырга мөмкин. Аларны 3 төркемгә бүлеп карап үттек.

1. Рус телендә басым беренче иҗеккә төшкән, ә татар телендә басым азаккы иҗеккә төшә. Мәсәлән: бочка – мичкә, веник – миннек, гостинец – күчтәнәч.

2. Бу сүзләрдә басым азакы иҗектән алгы иҗеккә күчә. Мәсәлән: газета – гәзит, контора – кантур һ.б.

3. Рус сүзләрендәге басым татар теленә кергәч тә урынын үзгәртми. Мәсәлән: бревно – бүрәнә, борозда – буразна, кровать – карават һ.б.

Рус алынмалары сингармонизм законына буйсынып, я калын, я нечкә сүләргә әләнгәннәр. Татар теленә кергән рус алынмаларында ешрак рәт гармониясе күзәтелә, ә ирен гармониясе сирәк очрый.

Ф. Фасеевның классификациясенә нигезләнеп без алынма сүзләрне лексик-тематик группага бүлдек. Анда кергән сүзләрнең составы бер төрле түгел иде. Чөнки татар халкы үз теленә көндәлек кулланыла торган әйберләр исемнәре, хуҗалык кораллары һ.б., ягъни бүгенге тормышына якын булган төшенчәләрне алырга тырышкан. Шуңа карамастан, рус алынмалары кеше тормышының төрле якларын чагылдырган, шул әйберләрне, предметларны белдергән төшенчәләр ике халыкның бер-берсе белән аңлауларын, аралашуларын җиңеләйткән. Кайбер рус алынмалары халык телендә урнашмыйча кулланудан төшеп калганнар, күп кенә алынмалар теленең лексик системасыда ныклы урнашканнар.

Совет чорында рус алынмалары турыдан туры фонетик һәм семантик яктан үзгәрмичә телгә үтеп кергән. Семантик яктан бу сүзләр үзгәрмиләр, чөнки халыкның бу чорда белемгә омтылуы, белемле булуы күзәтелә.

Әмма иҗтимагый тормыш белән тыгыз бәйләнгән, халыклашкан һәм киң кулланылыш тапкан алынмаларны чыгарып ташлау мөмкин түгел. Әгәр халык аларны үзенеке иткән икән, бернинди законнар, карарлар белән дә ул сүзләрне кулланудан тыеп булмый.

Алынмаларга мөнәсәбәт мәсьәләсен һәр очракта конкрет хәл итәргә кирәк. Әмма бер нәрсә бәхәссез: телнең үзендә кирәкле сүз була торып, аның урынына алынма сүз куллану урынсыз.

Татар телен мәгарифы оешмаларында тиешле дәрәҗәдә укыту өчен норматик-хокукый базаның ныклыгы, методик әсбапларның, методик дәреслекләрнең хәзерге заман таләрпләренә җавап бирүе дә бик мөһим мәсьәлә. Бу яктан татар телен укыту өчен тиешле җирлек бар. Беренчедән, бу – РФ норматив-хокукый законнары, РФ мәгариф һәм фән министрлыгының актларыннан булган дәүләт стандартлары, шулай ук башка документлар.

Икенчедән, моңа чаклы тупланган методик тәҗрибә һәм алар нигезендә төзелгән гамәлдәге методиканы укыту буенча дәреслекләр, методик әсбаплар. Өченчедән, бүгенге көндә Татарстан югары уку йортлары галимнәре һәм күренекле методистлары төзегән дәреслекләр һәм аларны куллану буенча төзелгән методик әсбаплар. Бу беренче чиратта Ф.С. Валиева, Г.Ф. Саттаров (Казан, 2000); Ф.Ф. Харисов (Казан, 2015) дәреслекләре, шулай ук Федераль исемлеккә кергән дәреслекләр һ.б.

Бу норматик хокукый һәм методик чыганакларны шуңа күрә без үз чыгарылыш квалификация эшебездә файдаланабыз һәм күнегү үрнәкләре төзүдә кулланабыз, аларның нигезләренә таянып эш итәбез. Хәзерге икетеллелек шартларда тел, сөйләм культурасы, милли телнең чисталыгы мәсьәләләре үзәктә тора. Кирәксезгә рус сүзләре кулланып сөйләшү әдәпсезлек, тәртипсезлек билгесе икәнен истән чыгармаска кирәк.

Боларны укучыларның телләрендә урынлы вакытта һәм тиешле-кирәкле мәгънәдә куллану өчен аларны урта мәктәптә туган тел дәресләрендә күнегүләрдә уңышлы файдаланып була. Моның өчен без кайбер күнегү үрнәкләре дә тәкъдим иттек. Бу безнең тарафтан төзелгән һәм үрнәк итеп китерелгән күнегүләр дә татар халык кыска җырларындагы рус сүзләрен туган тел дәресләрендә уңышлы файдаланып булуын дәлилләп тора. Күнегүләрне бигрәк тә татар телнең килеп чыгышы ягыннан сүзлек составын тикшергәндә, төгәлрәк – рус алынмаларын өйрәнгәндә файдалану үтемле. Мондый күнегүләр, урта мәктәптә татар телен укыту программаларына ярашлы тиешле темаларга ярашлы, төрләре булырга мөмкин. Аларны укытучы темаларга карап, үз тәҗрибәсенә таянып төзергә мөмкин. Дөрес, алар безнең туган телне белү дәрәҗәсенә бәйле һәм татар телен укытуда булган тәҗрибәдән чыгып, гыйльми җитәкче кинәшләренә таянып төзелде.

Список литературы

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1. Абдуллин И.А., Ахунзянов Г.Х., Ганиев Ф.А. Русский язык – один из источников обогащения и развития татарского литературного языка // Тезисы докл. конф., посвящ. Вопросам взаимодействия, взаимообогащения языков народов СССР. – Казань, 1964. – С. 29-34.

2. Асланов А.А. Обогощение словарного состава азербайджанского литературного языка в советский период: Автореф. дис. канд.филол.наук. – Баку, 1963. – 22 с.

3. Астемирова Ф.Б. Роль русского языка в развитии и обогащении кумыкского языка: Автореф. дис. .канд.филол.наук. – М: Изд-во Моск.гос.ун-та им. М.В. Ломноносова, 1963. – 29 с.

4. Ахунзянов Э.М. О соотношении стихийных и сознательно регулируемых процессов воздействия русского языка на татарский // Вопросы истории, филологии и педагогики. – Казань, 1965. – С. 77-81.

5. Ахунзянов Э.М. Русские заимствования в татарском языке. – Казань: Казан.гос.ун-т, 1968. – 366 с.

6. Ахунзянов Э.М. Фонетическое освоение руссских слов, заимствованных в татарский язык // Известия КФАН СССР. – Вып. 2. –Казань, 1957. – 171-187.

7. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы. – Казан: Татар.кит. нәшр. 1995. – С. 70-84.

8. Бажина И.Н. Русская лексика в современном литературном киргизском языке: Автореф. дис. . канд.филол.наук / Кирг. филиал Акад. наук СССР. Ин-т языка, литературы и истории. – Фрунзе, 1954. – 15 с.

9. Валиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәмгимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 456 б.

10. Валиуллина З.М. Сопоставительная грамматика русского и татарского языков. – Казань: Таткнигоиздат. 1967. – 126 с.

11. Гайфуллина Д.А. Грамматическое освоение русских заимствований в среднем диалекте татарского языка (род имен существительных) // Вестник чувашского государственного педагогического университета им. И.Я. Яковлева. 2017. № 1 (93). С. 43-48.

12. Гайфуллина Д.А. Звуковая адаптация русских лексических заимствований в среднем диалекте татарского языка // Ломоносовские чтения на Алтае: фундаментальные проблемы науки и образования: сборник научных статей международной конференции (г. Баранул, 11-14 ноября 2014г.) – Барнаул: Изд-во Алт. ун-та, 2014. – С. 2134-2136.

13. Гайфуллина Д.А. Изменение семантического объема русских слов при заимствовании средним диалектом татарского языка // Успехи современной науки и образования. 2017. Т. 5. № 3. С. 56-58.

14. Гайфуллина Д.А. Русские заимствования в названиях одежды и головных уборов в среднем диалекте татарского языка // Актуальные проблемы современной филологии: сборник статей II Всероссийской научно-практической конференции (г. Уфа, 11 декабря 2015 г.). – Уфа: РИЦ БашГУ, 2015. – С. 349-350.

15. Гайфуллина Д.А. Русские заимствования, обозначающие усадьбу и жилище, в среднем диалекте татарского языка // Актуальные проблемы развития современной науки и образования: материалы Международной научно-практической конференции 31.10.2015 г. – Ч. 1. Альманах мировой науки. 2015. № 1-1 (1). – С. 114-115.

16. Гайфуллина Д.А. Русские лексические заимствования в диалектной лексике татарского языка // Zbiorraportownaukowych «KNOWLEDGESOCIETI» (30.10.2014-31.10.2014) – Warszawa: Wydawca: Sp. z.o.o. “Diamondtradingtour», 2014. – С. 6-7.

17. Гайфуллина Д.А. Русские лексические заимствования в диалектной лексике татарского языка // Актуальные проблемы современной татарской филологии: сборник статей Всероссийской научно-практической конференции (г.Уфа, 12 декабря 2014 г.) / отв. ред. И.Ф. Зарипова. – Уфа: РИЦ БашГУ, 2014. – С. 230-232.

18. Гайфуллина Д.А. Семантическое освоение русских заимствований в среднем диалекте татарского языка // Вестник чувашского государственного педагогического университета им. И.Я. Яковлева. 2017. № 1 (93). С. 49-54.

19. Горшков А.Е. Роль русского языка в развитии и обогащении чувашской лексики. – Чебоксары: Чуваш.кн.изд-во, 1963. – 215 с.

20. Дамбыра И.Д. Фарингализация гласных в русских заимствованиях в тувинском языке (на материале каа-хемского говора) // Языки коренных народов Сибири. Вып. 9. Фонологические системы. – 2001. – С. 181-194 // URL: http://www.philology.nsc.ru/journals/ykns/pdf/YKNS_09/ 2001_09 _Dambyra.pdf. Дата обращения: 12.02.2018 г.

21. Еникеева Л.М. Учебники по татарскому языку для общеобразовательных школ Башкортостана: Выпускная квалификационная работа магистранта. – Уфа: БГПУ им. М.Акмуллы, 2017. – 103 с.

22. Закиев М.З. Вопросы периодизации развития татарско-русского двуязычия // Проблемы двуязычия и многоязычия. – М.: Наука, 1972. – С. 152-155.

23. Закиев М.З. Некоторые вопросы влияния двуязычия на развитие родного языка // Взаимодействие и взаимообогащение языков народов СССР. – М.: Наука, 1969. – С. 167-176.

24. Зинина А.С. Развитие лексики современного татарского литературного языка в условиях массового двуязычия: Автореферат кандидатской диссертации. – Казань, 1987. – С. 21.

25. Мансурова Р.Р. Учебники и учебные пособия по татарскому языку для общеобразовательных школ Башкортостана: Выпускная квалификационная работа магистранта. – Уфа: БГПУ им. М.Акмуллы, 2017. – 100 с.

26. Материалы сайта Федеральный Государственный образовательный стандарт // URL: http://standart.edu.ru/. Дата обращения: 31.11.2017 г.

27. Махмутова Л.Т. Двуязычие и проблема взаимодействия языков // Взаимодействие и взаимообогащение языков народов СССР. – М.: Наука, 1969. – С. 139-142.

28. Методические рекомендации органам исполнитель ной власти субъектов Российской Федерации, осуществляющим государственное управление в сфере образования, по вопросу изучения государственных языков республик, находящихся в составе Российской Федерации: Письмо Департамента государственной политики в сфере общего образования Минстерства образования и науки Российской Федерации № 08-2595 от 06.12.2017 г. // URL: http://mail.rc-nsk.ru/index.php/main/announces/302-metodicheskie-rekomendatsii-po-voprosu-izucheniya-gosudarstvennykh-yazykov-respublik-nakhodyashchikhsya-v-sostave-rossijskoj-federatsii/ Режим доступа: 30.04.2018 г.

29. Насибуллин Р.Ш. Русские заимствования в удмуртском языке (дооктябрьский период): автореф. дис. д.филол.наук. – Казань, 1999. – 32 с.

30. Насипов И.С. О некоторых русских лексических заимствованиях в татарском языке // Русский язык как средство культурной коммуникации и консолидации современного общества: Материалы международной научно-практической конференции (Оренбург, 6-7 ноября 2007 г.): В двух томах. – Оренбург: ОрГПУ, 2007. – Т. 1. – С. 111-117.

31. Насипов И.С. О некоторых русских лексических заимствованиях в татарском языке // Чувашский язык и современные проблемы алтаистики: Сборник материалов Международной конференции "Чувашский язык и современные проблемы алтаистики", посвященной 90-летию со дня рождения М.Р. Федотова и 60-летию со дня рождения Н.И. Егорова (Чебоксары, 27-28 февраля 2009 г.) / Отв.ред. А.П. Хузангай. Сост. А.В. Кузнецов, А.А. Сосаева. – В 2-х ч. – Ч. 2. – Чебоксары: Чувашский государственный институт гуманитарных наук, 2009. – С. 42-44.

32. Насипов И.С. О соотношении заимствований в татарских диалектах и в литературном языке // Актуальные вопросы татарской диалектологии: Сб. научных трудов. – Тобольск: ТГСПА им. Д.И. Менделеева, 2013. – С. 3-33.

33. Насипов И.С. О соотношении заимствованных слов в диалектах и татарском литературном языке // Проблемы филологии народов Поволжья: Межвузовский сборник научных статей. – Вып. 1. – Москва-Ярославль: Ремдер, 2007. – С. 23-28.

34. Насипов И.С. Об изучении русских заимствований в татарском языке в контексте лингвокультурологии // Язык и культура в поликультурном пространстве: Материалы Региональной научно-практической конференции, посвященной 10–летию татарского отделения БирГСПА (16-17 декабря 2005 г.). – Вып. 2. – Бирск: БирГСПА, 2005. – С. 93-98.

35. Насипов И.С. Обратные заимствования из русского в кыпчакских языках Урало-Поволжья // Труды Стерлитамакского филиала АН РБ. Серия “Филологические науки”. – Вып. 2. – Уфа: Гилем, 2006. – С. 62-67.

36. Насипов И.С. Обратные заимствования из русского в татарском языке // Актуальные проблемы филологии и филологического образования: Труды Всероссийской научной конференции (27 марта 2006 г., г.Стерлитамак) – Уфа: Гилем, 2006. – С. 61-67.

37. Насипов И.С. Особенности усвоения заимствованных слов в диалектах татарского языка // Этнокультурное пространство региона и языковое сознание: Материалы научно-практической конференции. Тюмень, 11 октября 2005 г. / Под ред. ак. РАЕН, АРЭ, РАНГ Н.К.Фролова: В 2-х ч. – Ч. 2. – Тюмень: Тюм.ГУ, 2006. – С. 181-183.

38. Насипов И.С. Русские заимствования в произведениях татарского устного народного творчества // Тюркологический сборник. – Вып. 2. Материалы Международной тюркологической конференции «Языки и литература тюркских народов: история и современность». – Елабуга: ЕГПУ, 2004. – С. 36-39.

39. Насипов И.С. Русские заимствования в произведениях татарского фольклора // Миф-фольклор-литература: проблемы изучения: Материалы Всероссийской научно-практической конференции, посвященной 80-летию доктора филологических наук, профессора Ивана Егоровича Карпухина / Отв.ред Э.А. Радь. – Стерлитамак: СФ БашГУ, 2016. – С. 125-129.

40. Насипов И.С. Русские заимствования в терминах родства и свойства в татарском языке // Антропоцентрическая парадигма лингвистики и проблемы лингвокультурологии. Всероссийская научная конференция с международным участием, 14 октября 2005 г. Стерлитамакская государственная педагогическая академия (Республика Башкортостан). Материалы докладов и сообщений в 2-х томах. – Т. I. – Стерлитамак: СГПА, 2006. – С. 26-27.

41. Насипов И.С. Русские лексические заимствования в татарских говорах Южного Приуралья // Народное слово в науке о языке: Материалы Всероссийской научной конференции. г.Уфа, 12–13 апреля 2006 г. – Уфа: БашГУ, 2006. – С. 208-215.

42. Насипов И.С., Габдуллина И.Т. О русских кальках в татарских народных говорах // Язык и культура в поликультурном пространстве: Материалы региональной научно-практической конференции, посвященной 70–летию проф. Хабирова А.Х. (15-16 декабря 200 г., г.Бирск). – Вып. 3. – Бирск: БирГСПА, 2006. – С. 111-113.

43. Насипов И.С., Гайфуллина Д.А. Заимствования в названиях украшений в татарском языке //Язык и культура в поликультурном пространстве: Материалы региональной научно-практической конференции, посвященной 10–летию татарского отделения БирГСПА (16-17 декабря 2005 г.). – Вып. 2. – Бирск: БирГСПА, 2005. – С. 98-100.

44. Насипов И.С., Гайфуллина Д.А. Фонетические изменения в русских заимствованиях в среднем диалекте татарского языка// Тюркская филология в XXI веке: проблемы и перспективы: Сборник материалов Всероссийской научно-практической конференции (РБ, г.Стерлитамак, 21 марта 2014 г.) – Стерлитамак: Стерлитамакский филиал БашГУ, 2014. – С. 164-166.

45. Насипов И.С., Еникеева Л.М. Башкортстан мәктәпләре өчен татар теле дәрселекләре төзү тәҗрибәсе турында Актуальные проблемы современной татарской филологии: Сб. Статей III Всероссийской научно-практической конференции с международным участием, посвященной 70-летию. Разиля Исмагиловича Валеева (г.Уфа, 20 декабря 2016 г.) / Отв.ред. И.Ф. Зарипова. – Уфа: РИЦ БашГУ, 2016. С. 464-468.

46. Насипов И.С., Еникеева Л.М. Башкортстан мәктәпләре өчен татар теле дәреслекләрен төзү тәҗрибәсе Совершенствование методики обучения языкам: площадка обмена прогрессивной практикой: материалы II Международного научно-методического онлайн-семинара (Казань – Астана – Измир, 20 февраля 2018 г.) / Научн.ред. Р.Р.Замалетдинов, Ш.К.Жаркынбекова, М.Онер. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2018. – С. 267-271.

47. Насипов И.С., Еникеева Л.М., Мансурова Р.Р. Предпосылки для составления учебников по татарскому языку для школ Башкортостана в конце ХХ и начале ХХI веков Совершенствование методики обучения языкам: площадка обмена прогрессивной практикой: материалы II Международного научно-методического онлайн-семинара (Казань – Астана – Измир, 20 февраля 2018 г.) / Научн.ред. Р.Р. Замалетдинов, Ш.К. Жаркынбекова, М. Онер. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2018. – С. 267-271.

48. Насипов И.С., Зулькарнаев С.Ш. Некоторые особенности русских заимствований в татарских баитах // Сулеймановские чтения – 2005: Материалы VIII межрегиональной научно-практической конференции (г.Тобольск, 12–13 мая 2005 г.). – Тюмень: Экспресс, 2005. – С. 105-106.

49. О внесении изменения в Порядок формирования федерального перечня учебников, рекомендуемых к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего, среднего общего образования, утвержденный приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 5 сентября 2013 года № 1047 (Приказ Министерство образования и науки Российской Федерации от 14 августа 2015 года N 825) // URL: http://docs.cntd.ru/document/ 420367729. Дата обращения: 24.01.2018 г.

50. Об утверждении Порядка формирования федерального перечня учебников, рекомендуемых к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего, среднего общего образования (Приказ Министерство образования и науки Российской Федерации от 5 сентября 2013 года № 1047) // URL: http://docs.cntd.ru/ document/420367729. Дата обращения: 24.01.2018 г.

51. Об утверждении Порядка формирования федерального перечня учебников, рекомендуемых к использованию при реализации имеющих государственную аккредитацию образовательных программ начального общего, основного общего, среднего общего образования (Приказ Министерство образования и науки российской федерации от 18 июля 2016 года № 870) // URL: http://docs.cntd.ru/ document/420367729. Дата обращения: 14.02.2018 г.

52. Ожегов С.И., Шведова Н.Ю. Толковый словарь русского языка. – М. : Азбуковник, 1999. – 944 с.

53. Приказ Министерства образования Республики Башкортостан № 890 от 12.07.2017 г. «О создании творческих групп по приведению в соответствие с требованиями ФГОС учебных пособий, обеспечивающих учет региональных и этнокультурных особенностей Республики Башкортостан, права граждан на изучение родного языка из числа языков народов Российской Федерации и литературы народов России на родном языке».

54. Протокол на заседания комиссии при Правительстве РБ по реализации Закона РБ «О языках народов Республики Башкортостан» от 13 октября 2017 г.

55. Путин: Заставлять человека учить неродной для него язык – недопустимо // URL: https://eadaily.com/ru/news/2017/07/20/putin-zastavlyat-cheloveka-uchit-nerodnoy-dlya-nego-yazyk-nedopustimo Режим доступа: 30.04.2018 г.; Замахина Т. Путин потребовал не сокращать изучение русского языка в республиках РФ // URL: https://rg.ru/2017/07/20/putin-potreboval-ne-sokrashchat-izuchenie-russkogo-iazyka-v-respublikah-rf.html. Режим доступа: 30.04.2018 г.

56. Рус теленнән кергән сүзләрнең язылышы. – Совет әдәбияты. – 1954. № 2. – С. 121-123.

57. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. –Казан: Мәгариф, 1994. 48-53 б.

58. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Лексикология, фразеология, фонетика һәм орфография, орфоэпия, синтаксис: Педагогия училещылары, гимназияләр өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф. – 1994. – 320 б.

59. Сибагатов Р.Г. Основные методики перевода с русского языка на татарский язык: Учебное пособие. – Уфа, 1979. – 123 с.

60. Слова Путина о добровольном изучении нацязыков лишь слова: реакция Казани // URL: https://eadaily.com/ru/news/2017/07/21/slova-putina-o-dobrovolnom-izuchenii-nacyazykov-lish-slova-reakciya-kazani. Режим доступа: 30.04.2018 г.

61. Субаева Р.Х. Вопросы взаимодействия русского и татарского языков // Итоговая конференция КГУ за 1961 г. – Казань, 1962. – С. 74-76.

62. Субаева Р.Х. Из истории русско-тюркских языковых взаимоотношений // Проблемы тюркологии. – Казань, 1964. – С. 136-141.

63. Татар грамматикасы. Өч томда. – Т. 1. – М.: Инсан, Казан: Фикер, 1994. – 512 с.

64. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – Өч томда. – Т. 1. Төзүчеләр: И.А. Абдуллин, Г.Х. Ахунҗанов, Ф.М. Газизова, Л.Р. Гайнанова, М.Г. Мөхәммәдиев, Р.К. Рәхимова, Ш.С. Ханбикова, Р.Г. Әхмәтьянов. – Казан, 1979. – 728 б.

65. Татар халык иҗаты (кыска җырлар). – Казан: Татар.кит. нәшр., 1976.

66. Татаринцев Б.И. Русские лексические заимствования в современном тувинском языке. Кызыл: Тувин. кн. изд-во, 1974. 113 с.

67. Терегулова Р.Н. Русские заимствования в башкирском языке. – Уфа: Китап, 1957. – 78 б.

68. Фасеев Ф. Татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзүгә сүзләр җыю өчен лексикологик сораулык. Казан – 1958. – 53 б.

69. Федеральный государственный образовательный стандарт начального общего образования приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 6 октября 2009 г. № 373 // URL: http://kpfu.ru/docs/F2009061155/FGOS.NOO_23.10.09_ Minjust_3.1. pdf. Дата обращения: 12.12.2016 г.

70. Федеральный государственный образовательный стандарт начального общего образования. Утвержден приказом Министерства образования и науки Российской Федерации от 6 октября 2009 г. № 373.

71. Федеральный государственный образовательный стандарт основного общего образования (Приказ Министерство образования и науки Российской Федерации от 17 декабря 2010 г. № 1897) // URL: minobr.gov-murman.ru›files/Pr_1897.pdf. Дата обращения: 12.12.2016 г.

72. Федеральный государственный образовательный стандарт среднего (полного) общего образования (Приказ Министерство образования и науки Российской Федерации от 17 мая 2012 г. № 413) // URL: http://www.turobr.ru/filestore.pdf. Дата обращения: 12.12.2016 г.

73. Федеральный перечень учебников, рекомендуемых к использованию в 2016-2017 учебном году // URL: http://www.uchportal.ru/documents/federalnyj-perechen-uchebnikov-na-2016-2017-uchebnyj-god. Дата обращения: 14.12.2016 г.

74. Харисов Ф.Ф. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Казан: Татар.кит.нәшер., 2015. – 302 б.

75. Харисов Ф.Ф., Г.Ф. Харисова, С.Х. Айдарова. Татар теле: чит телле аудиториядә: Югары уку йортлары өчен уку әсбабы. Ике кисәктә. – 1 нче кис. – Казан: Мәгариф, 2009. – 231 б.

76. Харисов Ф.Ф., Г.Ф. Харисова, С.Х. Айдарова. Татар теле: чит телле аудиториядә: Югары уку йортлары өчен уку әсбабы. Ике кисәктә. – 2 нче кис. – Казан: Мәгариф, 2009. – 251 б.

77. Шакурова М.М. Татар теле: татарский язык для иноязычной аудитории. – Казань: 2001. – 263 с.

78. Шакурова М.М., Йосыпова А.Ф. Татар телен укыту методикасы: теория һәм практика. – Казань: Казан. ун-ты нәшр., 2009. – 103 с.

79. Шахшаева М.М Роль русского языка в развитии и обогащении лексики лакского языка. Махачкала: Дагучпедгиз, 1989. 70 с.

80. Шахшаева М.М. Роль русского языка в развитии и обогащении лексики лакского языка: Автореф. дис. . канд. филол. наук: (10.02.09). Махачкала, 1983. 20 с.

81. Шипова Е.Н. Словарь тюркизмов в русском языке. – Алма-Ата: Наука, 1976. – 444 с.

82. Юналеева Р.А. Тюркизмы русского языка. – Казань: Таглимат, 2000. –171 с.

83. Юсупова Ә.Ш, Кириллова З.Н., Фәтхуллова К.С. Татар телен өйрәтү: үткәне һәм бүгенгесе. – Казан: Вестфалика, 2012. – 212 б.

Покупка готовой работы
Тема: «Рус алынмаларының кайбер фонетик һәм грамматик үзенчәлекләре»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 64
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика