ВКР

«Хәзерге татар әдәби телендә ярдәмлек сүз төркемнәре»

  • 70 страниц
Содержание

ЭЧТӘЛЕК

Кереш.3

1. Хәзерге татар әдәби телендә ярдәмлек

сүз төркемнәре.7

1.1. Теркәгечләр.7

1.2. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.11

1.3. Кисәкчәләр.14

2. Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләрендә ярдәмлек

сүз төркемнәре.17

2.1. Урта диалект сөйләшләре.17

2.1.1. Минзәлә сөйләше.18

2.1.2. Бөре сөйләше.22

2.1.3. Златоуст сөйләше.23

2.1.4. Тепекәй сөйләше.24

2.1.5. Учалы сөйләше.26

2.1.6. Бакалы керәшеннәре сөйләше.27

2.1.7. Турбаслы сөйләше.28

2.1.8. Кормантау сөйләше.28

2.2. Мишәр диалект сөйләшләре.29

2.2.1. Стәрлетамак сөйләше.30

2.2.2. Байкыбаш сөйләше.34

3. Урта мәктәптә ярдәмлек сүз төркемнәрен укыту методикасы

һәм күнегү үрнәкләре.36

3.1. Урта мәктәптә ярдәмлек сүз төркемнәрен

укыту методикасы.36

3.2 Урта мәктәптә ярдәмлек сүз төркемнәрен укыту

өчен күнегү үрнәкләре.45

Йомгак.53

Файдаланылган әдәбият исемлеге.55

Введение

КЕРЕШ

Билгеле бер территориядә яшәгән халыкның җирле сөйләмен өйрәнү фәнни һәм гамәли әһәмияткә ия. Җирле сөйләштә телнең бик борынгы күренешләре сакланып калырга мөмкин. Татар теленең үсеш-үзгәреше дәвамында булып узган күчешләрнең аерым чорлары теге яки бу җирле сөйләштә бүген дә кулланылышта булуы, яшәве очраклары күп күзәтелә. Бу яктан караганда тел белеменең бу өлкәсе телнең тарихи катламнарын ачу ягыннан, аның үсү-үзгәрү юлларын өчен кыйммәтле бай чыганак булып тора. Шул ук вакытта диалектология татар әдәби теленең сүзлек составын баету чыганагы да. Әдәби тел терминологиясен тулыландыруда ул саф чишмә ролен үти, чөнки телдә даими барлыкка килеп торган яңадан-яңа күренешләрне, предметларны атау мәҗбүрилеге бар. Халыкның җирле сөйләме мөмкинлекләрен күренекле әдипләр дә үтемле сурәтләү чаралары буларак матур әдәбият әсәрләрендә оста файдалана.

Татар диалектологиясе татар теле белеменең иң югары дәрәҗәдә өйрәнелгән өлкәсе. Бу фән 19 гасыр азакларында формалаша башлый. Бу өлкәдә күренекле галимнәр Г.Ф. Миллер, П.С. Паллас, И.М. Лепехин, Н.П. Остоумов, А. Воскресенский, тюркологлар Н.И. Зотлотницкий, В.А. Казаринов, В.В. Радлов, А.Г. Бессонов, Н.Ф. Катанов һ.б. хезмәтләре зур роль уйный. А.Г. Бессонов белән Н.Ф. Катановны чын мәгънәсендә татар диалектологиясенә нигез салучылар дип атарга мөмкин.

20 гасыр башының беренче яртысында С.Е. Малов, Г.Н. Әхмәров, Җ. Вәлиди, Н.К. Дмитриев, Л. Җәләй, Н.К. Дмитриев, С. Әмиров, Җ. Вәлиди һ.б. татар диалектологиясе үсешенә зур өлеш кертәләр.

20 гасыр уртасында инде татар диалектларын планлы һәм максатчан рәвештә өйрәнү оештырыла. 20 гасырның икенче яртысында Л.Т. Мәхмүтова, Ф.Ю. Юсупов, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйков, А.Г. Шәйхулов, Х.Ч. Алишина, Л.Ш. Арсланов һ.б. тикшеренүләре нигезендә татар диалектологиясе татар тел белеменең иң нык өйрәнелгән өлкәсенә әверелә. Аның казанышлары тюркология өлкәсендә гомум танылган.

Бүген өлкән буын галимнәр белән беррәттән татар диалектологиясенең формалашкан бай традицияләрен яшь галимнәр А.Р. Рәхимова, А.Х. Насыйбуллина, Г.М. Сөнгатов, И.С. Насипов, Р.С. Барсукова, М.Р. Хәбибуллина, М.Р. Булатова һ.б. дәвам итәләр.

Хәзерге чорда татар тел белемендә татар диалектологиясе ныклы өйрәнелүче тел белеме өлкәсе. Аның хәл ителергә тиешле үз көнүзәк мәсьәләләре һәм бурычлары бар. Шуңа күрә бүгенге көндә дә нәтиҗәле диалектологик тикшеренүләр алып бару бик кирәкле санала. Күптөрле тикшеренү нәтиҗәләрен тел белеме өлкәсендә киңрәк файдалану актуаль мәсьәләрдән, шулай ук аерым гомумиләштерелгән темаларны да өйрәнү зур әһәмияткә ия. Татар диалектларын бүлеп чыгаруда дифференциаль билгеләрне барлау зур роль уйный. Шулай ук диалектларны сөйләшләргә бүлүдә тел үзенчәлекләрен исәпкә алу төп принцип булып торса да, аларның формалашу тарихы, бу сөйләш вәкилләренең этник яктан оешу һәм сөйләшнең географик-территориаль таралышы ягыннан аермалы яклары да хәлиткеч булырга мөмкин. Бу үзенчәлекләргә игътибар бирү ягыннан чыгарылыш квалификацион эшнең темасы бик актуаль булып тора.

Безнең диплом эшенең темасы – “Татар телендә ярдәмче сүз төркемнәрен өйрәнү”. Темадан чыгып хезмәтнең тикшеренү объекты һәм предметы билгеләнде. Тикшеренү объекты булып татар теленең Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләре торса, предметы – Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләренең ярдәмлек сүз төркемнәре.

Тәкъдим ителгән чыгарылыш эшенең максаты – Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләренең ярдәмлек сүз төркемнәрендәге үзенчәлекләрне әдәби тел белән чагыштырма ачыклау. Максатка яраклы рәвештә хезмәтне үтәү барышында түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк дип билгеләнде:

1) Татар теленең Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләре буенча фәнни хезмәтләрне барлау һәм өйрәнү, аларны иҗади файдалану мөмкинлекләрен ачыклау;

2) Хәзерге татар әдәби теленең ярдәмлек сүз төркемнәрендәгеүзенчәлекләрен ассызлыклау;

3) Татар теленең Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләренең ярдәмлек сүз төркемнәрендәге үзенчәлекләрен әдәби теле белән чагыштырмача билгеләү;

4) Урта мәктәптә ярдәмлек сүз төркемнәрен укыту методикасын өйрәнү.

Чыгарылыш квалификацион эшнең яңалыгы бу тикшерүдә югары уку йортлары студентарының диплом эше дәрәҗәсендә беренче тапкыр татар теленең Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләренең ярдәмлек сүз төркемнәрендәге үзенчәлекләрен әдәби теле белән чагыштырмача тасвирлауда.

Максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен чыгынаклар буларак татар диалектологиясенә кагылышлы фәнни-теоретик, фәнни-методик хезмәтләр һәм дәреслек-әсбаплар файдаланылды. Төп чыгынак итеп хәзерге татар әдәби теле морфологиясе, татар грамматикасы буенча фәнни хезмәтләр, дәреслекләр, “Татар халык сөйләшләре” хезмәтенең 1нче һәм 2нче китабы алынды. Бу хезмәтләрдә хәзерге татар әдәби теленең ярдәмлек сүз төркемннәре үзуенчәлекләре, татар теленең урал буе татар халык сөйләшләре буенча хәзерге чор фәнни мәгълүмат тулы урын алган, ул татар грамматикасы һәм татар диалектологиясенең күпсанлы чыганакларына таянып язылган. Бу чыганаклар безнең тарафтан иҗади файдаланылды.

Чыгарылыш квалификацион эшнең фәнни-методологик нигезен татар диалектологиясе буенча эшләүче галимнәрнең фәнни-теоретик һәм фәнни-методик хезмәтләре тәшкил итә (Г.Х. Әхәтов, Л.Ш. Арсланов, Х.Ч. Алишина, Л.Т. Мәхмүтова, Д.Г. Тумашева, Д.Б. Рамазанова, Л. Җәләй, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, А.Г. Шәйхулов, З.Р. Садыкова, М.З. Зәкиев һ.б.).

Бу чыгарылыш квалификацион эшен язуда тасвирлама, тарихи-чагыштырма, күзәтү, лингвистик анализ һ.б. метод-алымнар комплекслы файдаланылды.

Чыгарылыш квалификацион эшнең теоретик әһәмияте тикшеренүнең яңалыгы белән билгеләнә. Бу хезмәтнең практик әһәмияте тупланылган материалның һәм нәтиҗәләрнең билгеле дәрәҗәдә мәктәптә татар теле дәресләрендә, башка төр уку йортларында “Хәзерге татар әдәби теле”, “Татар теле тарихы”, “Татар теле диалектологиясе” курсларын укыту барышында файдаланыла алуында һәм киләчәктә бу юнәлештә башкарылычак курс эшләрен башкару өчен нигез була тора алауында.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре М. Акмулла ис. БДПУның татар бүлегендә татар теле буенча төрле предметларның гамәли дәресләрендә апробацияләнде.

Фрагмент работы

1. ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕНДӘ ЯРДӘМЛЕК

СҮЗ ТӨРКЕМНӘРЕ

Татар телендә сүз төркемнәрен 3 төркемгә бүләләр:

1) мөстәкыйль сүз төркемнәре;

2) модаль сүз төркемнәре;

3) ярдәмлек сүз төркемнәре.

Ярдәмчел сүз төркемнәрен галимнәр төрлечә төркемнәргә аералар. Мәсәлән, Д.Г. Тумашева “Хәзерге татар әдәби теле” хезмәтендә ярдәмлекләргә бәйлек, теркәгеч, кисәкчәне кертә [Тумашева, 1978: 221]. Ә Ф.C. Сафиуллина һәм М.З. Зәкиевның “Хәзерге татар әдәби теле”ндә теркәгеч һәм бәйлек бәйләгеч сүз төркеменә карый, ә кисәкчә – модаль сүз төркеменә [Сафиуллина, 2006: 407]. Ф.М. Хисамова “Татар теле морфологиясе” китабында ярдәмлек сүз төркемнәрен бөтенләй башкача төрле төркемли: бәйлек һәм теркәгеч – ярдәмлек сүз төркеменә, кисәкчә модаль сүз төркеменә кертелә [Хисамова, 2006: 335].

1.1. Теркәгеч.

Татар телендә ярдәмлек сүз төркемнәренең берсе – теркәгеч. Ф.С. Сафиуллина һәм М.З. Зәкиевның “Хәзерге татар әдәби теле” китабында теркәгечләргә түбәндәгечә билгеләмә бирелә: “Теркәгеч – җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара бәйли торган ярдәмлек сүз төркеме“ [Сафиуллина, 2006: 307].

Ә Д.Г. Тумашева “Хәзерге татар әдәби теле” дәреслегендә киңрәк төшенчә бирә: “Теркәгеч – ярдәмлек сүзләрнең бер төре. Теркәгечләр сүз һәм җөмләләрне үзара бәйләү һәм алар арсындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерү өчен хезмәт итәләр. Башка ярдәмлекләр шикелле үк, теркәгечләр дә реаль мәгънәгә ия түгел”[Тумашева, 1978: 199].

Галимнәрнең билгеләмәләренә нигезләнеп, татар теле белемендә бүгенге көндә теркәгечләргә билгеләмә бирүдә фикер төрлелеге юк дип әйтергә мөмкин.

Д.Г. Тумашева теркәгечләрнең килеп чыгышы хакында болай ди: “Татар һәм төрки телләрдә теркәгечләр арасында алынма сүзләр зур урын алып тора: вә, әмма, ләкин, хәтта һ.б. – гарәп теленнән: һәм, әгәр, гүя, ки һ.б. – фарсы теленнән, ә – рус теленнән алынганнар. Бу факт теркәгечле бәйләнешнең теркәгечсез, сүз формалары аша тәэмин ителгән бәйләнештән соңрак барлыкка килүен күрсәтә. Шуның белән бергә тормышның алга китүе һәм фикерләүнең үсеше сүз һәм җөмләләр арасында катлаулы мөнәсәбәтләрне белдерү ихтыяҗын һаман да арттыра, һәм тел шул ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен яңадан-яңа чаралар, шул исәптән яңа теркәгечләр дә тудыра. Шуңы күрә теркәгечләрнең тагын бер зур өлешен татар теленең үз җирлегендә туган ярдәмлек сүзләр алып тора: да-дә, я, яисә, тик, бары, тагын һ.б.; алмашлыклар да, төрле бәйлекләр һәм кушымчалар белән килеп, теркәгеч функциясен үтиләр: шунлыктан, шуңа күрә, шуның өчен, аның каравы һ.б. Синтаксик берәмлекләрне бәйләү өчен хезмәт иткән парлы алмашлыклар мөнәсәбәтле сүзләр дип йөртеләләр, мәсәлән, Сәфәргәли, кайда кушсалар, шунда эшли (Ф. Хөсни). Аларның функциясе дә теркәгечләргә бик якын, тик алмашлыклар, җөмлә составына кереп, җөмлә кисәге булсалар, теркәгечәлр җөмә кисәге булмыйлар” [Тумашева, 1978: 199-200].

Галимнәр хезмәтләренә таянып, теркәгечләрнең 2 төркемгә, ягъни тезүче теркәгечләргә һәм ияртүче теркәгечләргә аерылуын әйтергә кирәк.

Заключение

ЙОМГАК

Җирле сөйләшләр татар әдәби теленең сүзлек составын баету чыганагы. Әдәби тел терминологиясен тулыландыруда ул саф чишмә, чөнки телдә даими барлыкка килеп торган яңадан-яңа күренешләрне, предметларны атау мәҗбүрилеге бар.

Хәзерге чорда татар тел белемендә татар диалектологиясе ныклы өйрәнелүче өлкә. Аның хәл ителергә тиешле үз көнүзәк мәсьәләләре һәм бурычлары бар. Шуңа күрә бүгенге көндә дә нәтиҗәле диалектологик тикшеренүләр алып бару бик кирәкле санала. Күптөрле тикшеренү нәтиҗәләрен тел белеме өлкәсендә киңрәк файдалану актуаль мәсьәләрдән, шулай ук аерым гомумиләштерелгән темаларны да өйрәнү зур әһәмияткә ия.

Татар теленең Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләренең ярдәмлек сүз төркемнәрендәге үзенчәлекләрене әдәби тел белән чагыштырма ачыкладык һәм билгеләдек.

Көньяк Урал буенда таралган түбәндәге татар халык сөйләшләрен күз алдында тотабыз. Урта диалект сөйләшләре: 1) Минзәлә сөйләше; 2) Бөре сөйләше; 3) Златоуст сөйләше; 4) Тепекәй сөйләше; 5) Учалы сөйләше; 6) Бакалы керәшеннәре сөйләше; 7) Турбаслы сөйләше. Мишәр диалекты сөйләшләре: 1) Стәрлетамак сөйләше һәм 2) Байкыбаш сөйләше.

Бу сөйләшләрдә, безнең тикшерүебез нәтиҗәсендә, сүз төркемнәре роле бик мөһим. Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләрендә ярдәмлек сүз төркемнәренең үзенчәлекле формалары бар.

Без анализалаган материаллар нигезендә, ярдәмлек сүз төркемнәренең түбәндәге үзенчәлекләрен күрсәтергә мөмкин.

Урта диалектта: 1) күбек, күк (минз.), мисалы (минз.), хәтле, чәкле (бөре), хәдер (минз.), бәйлекләре; 2) нык, исә (минз.), да-да (минз.), һәләк (бик) теркәгечләре; 3) Ласа, наса (бөр.), қый/қуй (злт.), бөтә (учалы) кисәкчәсе.

Көньяк Урал буе татар халкы сөйләшләрендә ярдәмлек сүз төркемнәре саны байтак, әмма алда күрсәтелгән ярдәмлек сүз төркемнәре ешрак кулланыла. Әйтеп үтәргә кирәк, бу сөйләшләрдә кулланылган ярдәмлек сүз төркемнәренең күбесе татар әдәби теле белән уртак.

Мәктәптә укыту барышында ярдәмлек сүз төркемнәренә бик аз урын бирелә: кайбер бәйлекләргә (белән, кебек һ.б.) игътибар ителә, аерым кисәкчәләрнең язылышы буенча укучылар орфографик күнекмәләр алалар һәм тиңдәш кисәкләргә, шулай ук, кушма җөмләгә бәйле рәвештә, кайбер теркәгечләр турында да мәгълүмат бирелә. Шуның өчен мәктәптә ярдәмлекләрне өйрәтүгә тиешле урын бирергә кирәк, аларның телдә дөрес кулланылышы һәм язылышы буенча укучыларга күнекмәләр булдыруның да әһәмияте зур.

Мәктәптә ярдәмлек сүз төркемнәрен өйрәтү нәтиҗәсендә, безнең тарафтан укучыларга күнегүләр әзерләнде. Күнегүне башкару вакытында укучылар җөмләдәге мөстәкыйль сүзләрне күрсәтеп, аларга сораулар куялар, теге яки бу сүзнең кайсы сүз төркеменә керүен һәм җөмләнең нинди кисәге булуын әйтәләр; җөмләдә әле алар өйрәнмәгән сүзләрнең дә булуын, аларның бернинди дә мәгънә аңлатмавын һәм җөмлә кисәге дә була алмавын күрсәтәләр.

Укучыларның сөйләү һәм язу телен үстерү, ярдәмлекләрдән дөрес файдалана белү күнекмәләре бирү, барлык үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау һәм системага салу максаты белән, иҗади язма эшләр үткәрелә ала. Аларның сөйләү һәм язу телен үстерү эшләренә бәйләнешле рәвештә, ярдәмлек сүз төркемнәренең синонимлыгы турында мәгълүмат һәм аларны дөрес куллана белү күнекмәләре дә бирелә. Нәтиҗәдә укучыларның фикерләү сәләте үстерелә.

Төрле метод һәм алымнар кулланып, укытучы укучыларның материалны хәтерләрендә ныгытуларына ирешә.

Бу без туплаган диалекталь материалга татар әдәби теленең ярдәмлек сүз төркемнәренең диалекталь вариантлары тасвирланган

Список литературы

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1. Атлас татарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья // Электронный ресурс: nwipi.antat.ru. Дата обращения: 20.11.2017 г.

2. Ахатов Г.Х. Мензелинский говор татарского языка // Диалектология и топонимия Поволжья. – Вып. 4. – Чебоксары, 1981. – С. 38-51.

3. Ахатов Г.Х. Мишарский диалект татарского языка. Учебное пособие. – Уфа: БГУ, 1980. – 82 с.

4. Ахатов Г.Х. Татар диалектологиясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. –214 с.

5. Ахатов Г.Х. Татарская диалектология. Средний диалект. Учебное пособие. – Уфа: БГУ, 1979. – 78 с.

6. Ахатов Г.Х. Татарская диалектология. Учебное пособие. – Уфа: БГУ, 1977. – С. 25-28.

7. Әхәтов Г.Х. Татар диалектологиясе. Югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1984. – 216 б.

8. Әхмәтҗанов Р.Г. Турбаслы төбәге (диалектологик күзәтүләр) // Исследования по татарскому языкознанию. – Казань, 1984. – С. 138-146.

9. Баязитова Ф.С. Говоры татар-кряшен в сравнительном освещении. – М.: Наука, 1986. – 248 с.

10. Баязитова Ф.С. Мензелинский говор татарского языка // Материалы по татарской диалектологии. – Вып. 7. – Казань: ИЯЛИ, 1989. – С. 67-83.

11. Булатова М.Р. К этнолингвистической характеристике татарских говоров ареала «Юг Башкортостана» // Тюркская филология в XXI веке: проблемы и перспективы: сб. материалов Всерос. науч-практ. конф. с международным участием, Республика Башкортостан, г. Стерлитамак, 21 марта 2014 г. / Науч. ред. И.С. Насипов. – Стерлитамак: СФ БашГУ, 2014. – С. 19-25.

12. Булатова М.Р. Курмантауский говор в сравнительном освещении (фонетические особенности) // Наука XXI века. Проблемы филологии и искусствоведения. – Вып. 6: Материалы Международной научной конференции молодых ученых и аспирантов (18 мая, 2012, г. Казань). – Казань, 2012. – С. 35-45.

13. Булатова М.Р. Курмантауский говор среднего диалекта татарского языка в этнолингвистическом аспекте [монография]. – Казань: Изд. “Магариф-Вакыт”, 2016. – 384 с.

14. Булатова М.Р. Морфологические особенности татарских говоров ареала «юг Башкортостана». – Казань: ИЯЛИ, 2014.

15. Булатова М.Р. Общность курмантауского говора с восточными диалектами татарского языка // Сулеймановские чтения: сборник статей XVI-й Всероссийской научно-практической конференции (28 мая 2013г.). Тюмень: Изд-во Тюмен. гос. ун., 2013. – С. 51-54.

16. Булатова М.Р. Послелоги татарского диалектного языка в ареале «Южный Башкортостан» // Вестник Чувашского университета: Гуманитарные науки. – Чебоксары, 2012. – № 2. – С. 266-270. (http://cyberleninka.ru/article/n/poslelogi-tatarskogo-dialektnogo-yazyka-v-areale-yuzhnyy-bashkortostan).

17. Булатова М.Р. Семантические функции аффикса –кай/–кәй в татарских говорах юга Башкортостана // Академик Э.Р.Тенишев и тюркский мир: материалы Международного тюркологического симпозиума, посвященного выдающемуся тюркологу академику Эдхаму Рахимовичу Тенишеву (24 апреля 2012). – Казань: КФУ, 2012. – С. 207-210.

18. Булатова М.Р. Формы будущего времени глагола в курмантауском и других татарских говорах ареала «Юг Башкортостана» // Наука XXI века. Проблемы филологии и искусствоведения. Вып. 7: Материалы Межрегиональной научной конференции молодых ученых и аспирантов (17 мая, 2013, г. Казань). – Казань, 2013. – С. 24-26.

19. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур” нәшр., 2000. – 456 б.

20. Җәләй Л.Җ. Татар диалектологиясе. – Казань: Татгосиздат, 1947. 134 б.

21. Киекбаев Дж.Г. Некоторые вопросы изучения башкирских и татарских диалектов // Исследования и материалы по башкирской диалектологии. – Уфа, 1981. – С. 8-19.

22. Махмутова Л. Т. Опыт исследования тюркских диалектов (мишарский диалект). – М.: Наука, 1978. – 272 с.

23. Махмутова Л.Т. О татарских говорах северо-западных районов Башкирской АССР // Материалы по татарской диалектологии. – Вып. 2. – Казань, 1962. – С. 57-85.

24. Миржанова С.Ф. Северо-западный диалект башкирского языка. Формирование и современное состояние. – Уфа: Башкнигоиздат, 1991. – 291 с.

25. Насипов И.С. Башкортстан Республикасында татар телен яңа программа нигезендә укытуның кайбер үзенчәлекләре // Татар теле һәм әдәбияты программаларында региональ компонент. – Стәрлетамак: СДПИ, 2000. – С. 22-33.

26. Насипов И.С. Башкортстанда татар диалектологиясен укыту үзенчәлекләре // Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүнең көнүзәк мәсьәләләре. Фәнни-методик мәкаләләр җыентыгы. II региональ фәнни-практик конференция. Стәрлетамак, 14-15 май 1998 ел. – Стәрлетамак: СДПИ, 1997. – С. 33-40.

27. Насипов И.С. История изучения мензелинского говора среднего диалекта татарского языка // Татар теленең һәм әдәбиятының актуаль мәсьәләләре. – Стәрлетамак: СДПИ, 1997. – С. 76-95.

28. Насипов И.С. Классификация татарских народных говоров Урала // Филология и культура, 2017. – С. 38-43.

29. Насипов И.С. Профессор Н.Ф. Катанов – исследователь татарских народных говоров // Катановские чтения. Сборник статей. – Казань: Мастер лайн, 1998. – С. 94-101.

30. Нуретдинов Р.Ф. Язык Пританыпских татар. – Казань: ИЯЛИ, 1998. – 119 с.

31. Рамазанова Д.Б. К истории формирования татарских говоров северо-западной Башкирии: По данным архивных исторических источников // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. – Вып. 3. – Казань: ИЯЛИ, 1985. – С. 5–36.

32. Рамазанова Д.Б. Историко-лингвистические особенности формирования и функционирования Западноуральского ареала татарского языка. Диссертация в виде научного доклада на соискание ученой степени доктора филологических наук. – Казань, 1998. – 100 с.

33. Рамазанова Д.Б. К вопросу о роле поволжско-тюркского компонента в формировании Приуральских говоров среднего диалекта татарского языка // Пируральские татары. – Казань, 1990. – С. 110- 122.

34. Рамазанова Д.Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора среднего диалекта татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. – Казань: ИЯЛИ, 1979. – С. 4-43.

35. Рамазанова Д.Б. К вопросу об истории формирования татарских говоров северо-западной Башкирии (дополнительные материалы) // Исследования по лексике и грамматике татарского языка. – Казань: ИЯЛИ, 1986. – С. 70-79.

36. Рамазанова Д.Б. К вопросу формирования татарских говоров на западе Башкирии (с учетом архивных и исторических данных) // Взаимовлияние и взаимообогащение языков народов СССР. – Казань, 1982. – С. 88-97.

37. Рамазанова Д.Б. К истории формирования татарских говоров северо-западной Башкирии: По данным архивных исторических источников // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. – Вып. 3. – Казань: ИЯЛИ, 1985. –С. 5-36.

38. Рамазанова Д.Б. Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләре // Татарстан. – 1991. – № 11. – 43-47 б.

39. Рамазанова Д.Б. Тепекеевский говор татарского языка // Материалы по татарской диалектологии. – Вып. 6. – Казань: ИЯЛИ, 1988. – С. 20-43.

40. Рамазанова Д.Б. Тепекеевский говор татарского языка // Материалы по татарской диалектологии. – Вып. 6. – Казань: ИЯЛИ, 1988. С. 20-43.

41. Рамазанова Д.Б. Урал буе татарлары: тарихы һәм теле // Казан утлары. – 1993. – № 8. – 141-162 б.

42. Рамазанова Д.Б. Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии. – Казань: Татар.кит.нәшр., 1984. – 191 с.

43. Рамазанова Д.Б., Хайрутдинова Т.Х. К вопросу о формировании байкибашевского говора мишарского диалекта татарского языка // Исследования по истории и диалектологии татарского языка. – Вып. 3. – Казань: ИЯЛИ, 1985. – С. 62-92.

44. Садыкова З.Р. Говоры оренбурских татар. – Казань: Татар.кит.нәшр., 1985. – 159 с.

45. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен д-лек. – 3 нче басма. – Казан : Мәгариф, 2006. – 407 б.

46. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәиб теле: Күнегүләр: Югары һәм урта уку йортлары өчен. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 344 б.

47. Сибагәт Р. Башкортстан татарлары һәм аларның теле // Казан утлары. – 1992. – № 1. – 129-140 б.

48. Сибәгат Р. Көнбатыш Башкортстанның борынгы теле // Казан утлары. – 1993. – № 5. – 157-165 б.

49. Татар грамматикасы. – Т. II. – М.: «ИНСАН», Казань: «ФИКЕР», 2002. – 448 с.

50. Татар теленең диалектологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1969. – 472 б.

51. Татар теленең диалектологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1993. – 362 б.

52. Татар теленең зүр диалектологик сүзлеге / Төз. Ф.С.Баязитова [һ.б.]. – Казань: Татар. кит.нәшр., 2009. – 839 б.

53. Татар халык сөйләшләре: Ике томда. – Т. 1. – Казан: Мәгариф, 2008. – 463 б.

54. Татар халык сөйләшләре: Ике томда. – Т. 2. – Казан: Мәгариф, 2008. – 463 б.

55. Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Казан университеты нәшрияты, 1978. – 222 б.

56. Хайрутдинова Т.Х. Бирский говор среднего диалекта татарского языка // Иследования по истории и идиалектологии татарского языка. – Вып. 3. – Казань: ИЯЛИ, 1985. – С. 36-62.

57. Хайрутдинова Т.Х. Говор златоустовских татар / Отв. ред. Л.Т. Махмутова. – Казань: Татар.кн.изд-во, 1985. – 157 с.

58. Хайрутдинова Т.Х. О взаимодействии татарского и башкирского языков (На материале местных говоров) // КТЯ. – Казань, 1972. – С. 88-90.

59. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе : Югары уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2006. – 335 б.

60. Юлдашев А.А. Говор тептярей Учалинского района Башкирской АССР // Академику Владимиру Александровичу Гордлевсому. К его 75-летию. Сб. статей. – М.: АН СССР, 1953. – С. 329-

Покупка готовой работы
Тема: «Хәзерге татар әдәби телендә ярдәмлек сүз төркемнәре»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 70
Цена: 2600 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика