ВКР

«Роль омонимов в создании образности в детской поэзии»

  • 57 страниц
Содержание

Эчтәлек

Беренче бүлек. Балалар өчен язылган әсәрләрдә сүз-сурәт тудыру чаралары.

1.1.Татар балалар әдәбиятының төп үзенчәлекләре.

1.2. Балалар өчен язылган шигырьләрдә сурәтлелек.

Икенче бүлек. Балалар өчен язылган шигырьләрдә омонимнарның бирелеш үзенчәлекләре.

2.1. Омонимнар турында төшенчә, аларның төрләре.

2.2. Омонимнар ярдәмендә сурәт тудыру мөмкинлекләре

2.3. Мәктәптә “Омонимнар” темасын өйрәнү.

Йомгаклау.

Кушымта.

Библиография.

Введение

КЕРЕШ

Татар балалар поэзиясе үзенең тирән эчтәлекле булуы, сурәтлелеге белән аерылып тора. Үткәндә дә, хәзерге чорда да ул киң таралган жанрлар төреннән исәпләнә. Өстәвенә балалар өчен язылган шигырьләргә зур тәрбияви бурычлар йөкләнә. Балага шигырьләр ярдәмендә этик һәм эстетик тәрбия бирелә. Бала туган теленең матурлыгын, аһәңлелеген тоемларга өйрәнә, шигырьдәге ритм, рифма , тел-сурәтләү чаралары аңарда нечкә зәвык тәрбияли.

Әдәбиятның бүтән төрләреннән аермалы буларак, поэзиядә матурлыкка тартылу көчлерәк, ачыграк, мондый жанрдагы әсәрләрдәге идеал кеше күңеленә тизрәк үтеп керә. Матурлык хисе тәрбияләү, эссетик ләззәт бирү, уйлату, фикер уяту, яратырга һәм нәфрәтләнергә өйрәтү кебек мәңгелек проблемаларга чишелеш эзләүдә шигъриятне иң тәэсирле рухи чара дип таныйлар. Образлылык аша балалар күңелендә үз халкына, аның матур традицияләренә мәхәббәт тәрбияләүдә дә балалар поэзиясенең әһәмияте зур.

Шагыйрь үзенең иҗаты белән , кешеләрнең уй-тойгыларына, хисләр дөнясына тәэсир итү өчен, образлы сурәтләүгә омтыла. Бу максатка ирешү өчен, сүз остасы, аеруча поэзия жанрында, телнең төрле сурәтләү чараларын файдалана. Төрле лексик, грамматик һ.б. чаралар телнең мөмкинлекләре белән турыдан-туры бәйләнгән. Аларны өйрәнү туган телне, аның җегәрлеген аңларга ярдәм итә.

Балалар шигъриятенең тематикасы, андагы тел һәм стиль, сюжет проблемасы, эмоциональ-экспрессив бизәкләү мәсьәләләре тел һәм әдәбият белгечләренең өйрәнү объекты булып торды. Татар тел белемендә балалар шигърияте проблемасы Ш.А.Рамазанов, Х.Р.Курбатов, В.Х.Хаков, Г.Х.Әхәтов, С.Ш.Поварисов, Л.К.Бәйрамова, И.Б.Бәширова, Ф.С.Сафиуллина В.Х.Хаков, Х.Р.Курбатов, Л.И.Минһаҗева, Ф.И. Ибраһимова һ.б. галимнәр тарафыннан берникадәр тикшерелә.

Шуңа карамастан, балалар поэзиясенең тел үзенчәлекләре, андагы сурәтлелек, образлылык мәсьәләләре шактый тикшерелмәгән өлкә булып кала бирә. Бигрәк тә телнең лексик ресурсы булган омонимнарның сурәт тудыру мөмкинлекләре бик аз каралган, аның турында сирәк кенә әйтелеп кителгән. Омонимнар ярдәмендә сүз уйнату аша балада китапка, поэзиягә мәхәббәт тәрбияләргә була, чөнки омономнарның сурәт тудыру роле зур. Ул сүз уйнату,хикәя-бикәяләрдә,мәзәкләрдә,лирик җырларда актив була. Бу факт безгә проблеманың актуаль була алуы турында сөйли. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: соңгы вакытта матур әдәбиятны комплекслы, ягъни

Хезмәтнең максаты булып балалар өчен язылган шигырьләрдә омонимнарның сурәт тудырудагы ролен ачыклау тора. Максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде.

1) Балалар өчен язылган әсәрләрдә сурәт тудыру чараларын тикшерү.

2) Балалар әдәбиятының төп үзенчәлекләрен ачыклау.

3) Омонимнар турында төшенчә бирү, аның төрләрен билгеләү;

4) Балалар өчен язылган шигырьләрдә омонимнарның образлы мөмкинлекләрен анализлау;

3) Мәктәптә “Омонимнар” темасын өйрәнү.

Фактик материалны туплаганда, төрле ярдәмлекләр: әдәбият белеме буенча сүзлеклзр, мәкаль-әйтемнәр сүзлеге, татар теленең аңлатмалы сүзлеге һ.б. файдаланылды. Тикшеренү өчен материал балалар авыз иҗатыннан, балалар поэзиясеннән, җанлы сөйләмнән алынды.

Фәнни хезмәттә куелган максатларга ярашлы рәвештә фактик материалны анализлауда төрле метод һәм алымнар кулланылды. Җыелган фактик материал лингвистикада төп метод булган күзәтү һәм теркәү методы нигезендә классификацияләнә.

Хезмәтнең фәнни яңалыгы шунда: махсус рәвештә омонимнарның балалар шигъриятендә сурәт тудыру мөмкинлекләре тикше тел белемендә дә, әдәбият белемендә дә тишерелмәде. Хезмәт бу өлкәдә яңалык булып тора.

Тикшеренүнең теоретик һәм методологик нигезен хәзерге әдәбият белемендә һәм стилистика фәнендә балалар шигъриятенең үзенчәлекләрен өлкәсендә ирешелгән казанышлар тәшкил итә.

Тикшеренү барышында тупланган һәм анализланган материал, ясалган нәтиҗәләр татар әдәбияты һәм татар теле стилистикасы өлкәсендәге эзләнүләр өчен теоретик һәм практик әһәмияткә ия. Хезмәтне башкарганда алынган нәтиҗәләр шулай ук чиктәш фәннәрне (психолингвистика, лингвокультурология), әдәбият белемен өйрәнгәндә дә файдалы булыр дип уйланыла, шулай ук мәктәп дәреслекләрен, югары уку йортлары өчен уку-укыту кулланмаларын төзегәндә куллану максатка ярашлы булыр. Башкарган хезмәт нәтиҗәләрен махсус курслар укытканда, лекцияләрдә файдалану мөмкинлеге бар. Фактик материал татар әдәби теле буенча семинар һәм практик дәресләрдә кулланыла ала.

Хезмәт структур яктан керештән, ике бүлектән, йомгактан, кушымтадан һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора. Хезмәтнең кереш өлешендә теманың актуальлеге исбатлана, мәсьәләне өйрәнүдә концептуаль юнәлеш билгеләнә, бурычлар һәм максатлар ачыклана, хезмәтнең яңалыгы һәм практик әһәмияте күрсәтелә. Беренче бүлектә балалар әдәбиятының гомум үзенчәлекләре тикшерелә, балалар поэзиясендә сүз-сурәт тудыру мөмкинлекләре барлана. Икенче бүлектә омонимнарга төшенчә бирелә, аның төрләре билгеләнә, омонимнар ярдәмендә шигъри әсәр тукымасында образ тудыру мәсьәләләре карала. Хезмәтнең кушымтасында омонимнар темасына багышланган дәрес үрнәге китерелә.

Фрагмент работы

Беренче бүлек.

Балалар өчен язылган әсәрләрдә сүз-сурәт тудыру чаралары

1.1.Татар балалар әдәбиятының төп үзенчәлекләре.

Балалар әдәбияты үзлегеннән генә туган, аерым, үз эчендә генә яши торган мөстәкыйль әдәбият кына түгел, ул – гомуми әдәбиятның бер тармагы. Ул аның эчендә булып, уртак каршылыкларны кичерә, аның белән бергә үсә, үз чорын чагылдыра. В.Г.Белинский да балалар әдәбияты өлкәсендә иҗат итүнең ни дәрәҗәдә авыр булуын билгеләп үтә: “Балалар язучысына әверелү мөмкин түгел, бәлки балалар язучысы булып туарга кирәк”.

Балалар әдәбиятының формалашуыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр аның тирәсендә һәрвакыт бәхәсләр тукталмый. Кайберәүләр балалар өчен “башкача” язарга кирәк дип чыгалар. Икенчеләр исә гомум закончалыкларны гына күрә һәм кабул итә. Татар балалар әдәбияты - зур традицияле, күренекле әдипле, дөнья әдәбиятының алтын хәзинәсенә керган әсәрләре булган бай әдәбият.

Балалар әдәбияты - гомум матур әдәбиятның бер өлкәсе ул. Ул да гомуми матур әдәбият законнарына буйсына, шул законнар буенча яши һәм үсеш кичерә. Балалар әдәбиятының үзәгендә дә, гомуми матур әдәбиятныкы кебек үк, кеше образы - ләкин күпчелектә кечкенә кеше, ягъни бала образы, бала характеры тора.

Балалар әдәбиятын балалар өчен язылган әдәби әсәрләр һәм, өлкәннәр өчен язылып та, балаларның уку даирәсенә килеп кергән әдәби әсәрләр тәшкил итә. Балалар әдәбиятының үзенә хас сәнгатьчелек дәрәҗәсе, аларның идея-эстетик кыйммәте, тәрбияви әһәмияте, балаларның рухи дөньясына алып килә торган идея-эстетик байлыгы бар.

Балалар әсәрендә ярым тоннар, ярты хакыйкать, явызлык белән килешү хәлләре булмый.Бу үзенчәлекләре балалар әдәбиятын халык иҗатының героик жанрларына якынайта.

Балалар әдәбияты әсәрләре балаларны сәнгать чаралары ярдәмендә чынбарлык һәм тормыш белән таныштырырга, аларга белем бирергә, зиһен һәм иҗади сәләтләрен үстерергә, кешеләргә карата гуманлы караш,гыйлем-мәгърифәткә мәхәббәтт тәрбияләргә, аларны эстетик һәм әхлакый яктан тәрбияләүдә булышырга тиешләр. Бу турыда Белинский, Чернышевский, Добролюбов кебек язучылар заманында әйтеп үткәннәр. Балалар әдәбияты әсәрләренең идея-эстетик байлыгы никадәр зуррак булса, ул әсәрләрнең балаларга ясалган тәэсире дә, аларның тәрбияве роле һәм әһәмияте дә шулкадәр зуррак була. Балалар әдәбияты әсәрләре үзләрендә түбәндәге өч башлангычның органик берлеген тәшкил итәргә һәм түбәндәге максатка хезмәт итәргә тиеш: 1) туган тел серләренә төшендерергә; 2) балаларның чынбарлыкны танып белүенә ярдәм итәргә; 3) балаларга әхлак тәрбиясе бирергә; 4) балаларда нечкә зәвык тәрбияләргә, аларны эстетик яктан баетуда булышырга.

Сабыйлар әдәбиятында балалар фольклоры әсәрләре зур урын алып тора. Шулай ук зурлар тарафыннан кечкенәләр өчен язылган әсәрләр дә такмак-такмазалар, сүз уйнату,тел көрмәкләндергечләргә охшаш булырга яки шуларга бай булырга тиеш.

М.Горький балалар әдәбиятын “үзенең махсус хокуклары һәм законнары булган бөек бер держава” дип атаган.

Заключение

Йомгаклау

Татар балалар поэзиясе үзенең тирән эчтәлекле булуы, сурәтлелеге белән аерылып тора. Үткәндә дә, хәзерге чорда да ул киң таралган жанрлар төреннән исәпләнә. Өстәвенә балалар өчен язылган шигырьләргә зур тәрбияви бурычлар йөкләнә. Балага шигырьләр ярдәмендә этик һәм эстетик тәрбия бирелә. Бала туган теленең матурлыгын, аһәңлелеген тоемларга өйрәнә, шигырьдәге ритм, рифма , тел-сурәтләү чаралары аңарда нечкә зәвык тәрбияли.

Балалар әдәбияты үзлегеннән генә туган, аерым, үз эчендә генә яши торган мөстәкыйль әдәбият кына түгел, ул – гомуми әдәбиятның бер тармагы. Ул аның эчендә булып, уртак каршылыкларны кичерә, аның белән бергә үсә, үз чорын чагылдыра. В.Г.Белинский да балалар әдәбияты өлкәсендә иҗат итүнең ни дәрәҗәдә авыр булуын билгеләп үтә: “Балалар язучысына әверелү мөмкин түгел, бәлки балалар язучысы булып туарга кирәк”.

Омонимнар өлкәннәр шигъритендә дә, балалар өчен язылган шигырьләрдә дә актив рәвештә кулланыла. Бигрәк тә балалар поэзиясе омонимнар куллану өчен зур җирлек бирә. Бу стилҗ чарасы башка стилистик чаралар белән бергә дә, аерым үзе кулланылырга мөмкин.

Омонимнар шигырьләрдә генә түгел, халык авыз иҗатында да, лирик җырларда да, мәзәкләрдә дә еш очрый.

Балалар фольклорының бигрәк тә такмаза дигән төрендә алар үзенчәлекле урын били. Балалар телендә куңел күтәрү өчен сөйләнә торган шигъри әсәрләрнең бер өлешен такмазалар тәшкил итә.Такмазаларны функцияләре, композицион төзелеше һәм эчтәлеге ягыннан түбәндәге төркемчеләргә аерырга була: сүзуңай такмазалар, әкият-сыманнар,чуалтмышлар,чылбыр такмазалар.

Омонимнарның сүрәтлеге алар бер шигырь строфасында бирелгәндә бигрәк тә ачык күренә . Чөнки төрле мәгънәдәге,әмма бер үк төрле яңгырашлы сүзләрнең рифмалашып строфаларда уйнату үз чиратында баланы шаккатыру,көлдерү өчен кирәк.Устәвенә омонимнар шигъри сүзенед кучен,нәфислеген,җегәрлеген тагын да ныграк аңларга ярдәм итә.Омонимнар ярдәмендә шигырь белән укучыга эстетик яктан тәэсир итеп була,этик тәрбия дә бирелә балага.

Хезмәттә омонимнар сүз төркемнәрендә бирелешләре ягыннан да анализланды. Аларның мөстәкыйль сүз төркемнәреннән дә, ярдәмлек сүз төркемнәреннән дә актив рәвештә ясала алулары конкрет мисаллар ярдәмендә исбат ителде.

Шулай ук омонимнар темасының мәктәптә өйрәнелүе мәсьәләсенә дә аерым тукталырга туры килде. Мәктәптә омонимнарны лексикология кысасында өйрәнелә.

Йомгаклап әйткәндә, башка сурәтләү чаралары белән бергә, омонимнар да үзенчәлекле рәвештә, балалар поэзиясендә образлылык тудыруда катнашалар. Омонимнарга нигезләнеп ясалган сүз уйнатулар комик эффект барлыкка китерәләр һәм шуның белән укучыны үзләренә җәлеп итәләр

Список литературы

Кулланылган әдәбият исемлеге

Ахунҗанов И. Художник һәм аның сүзе. – Казан: Тат. Кит. нәшр., 1978.

Әдһәмова Г. VI сыйныф укучылары өчен дәреслек-хрестоматия. –Казан: Тат.кит. нәшр., 1984. – 236 б.

Әдәбият белеме сүзлеге / Төзүчесе А.Г. Әхмәдуллин. – Казан: Тат. Кит. нәшр., 1990.

Әхмәтйәнов К. М. Поэтик образлылык. - Өфө: Баш. Кит. нәшр., 1979. – 152 б.

Бадыйков К.Г. М. Җәлил әсәрләрендә поэтик бизәкләр / Совет мәктәбе. – 1981. - №6. – Б. 16-17.

Бәширова И.Б. Әдәби әсәр өйрәнүгә карата / Совет мәктәбе. – 1982. - №7. – Б. 27.

Бәширова И.Б. Хәзерге татар стилистикасының уңышлары һәм бурычлары / Актуалҗные вопросы грамматикм и стилистики татарского языка. – Казан: ИЯЛИ, 1981. – Б.39-40.

Бәширова И.Б. Хәзерге татар әдәби теле. Семасиология: Татар лексикасында системалы бәйләнеш-мөнәсәбәтләр. – Казан: Фикер, 2006. -192 б.

Бикмөххәммәт Р. Поэзиябезнең сулмас чәчәкләре. –Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 208 б.

Вәлиева Р. Кояшлы яңгыр: Сайланма әсәрләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2003. – 138 б.

Габдрахманова Л.Г. Такташның шигъри теле. – Казан: Фикер, 2002. 128 б.

Галиев Ш. Көләч көзге: Шигырьләр. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 1998. – 24 б.

Галиуллина Г.Р.Татар теле.Лексикология: таблицалар,схемалар,анализ үрнәкләре,сүзлекчә.Югары сыйныф укучылары һәм студентлар өчен. -Казан: Мәгариф, 2007. - 95 б.

Газизова Ф.М. Ф.Әмирханның балалар өчен язылган хикәяләренең тасвирлау стиле. / Совет мәктәбе. – 1983. - №3. – Б.45.

Галиев Ш. Дөньяларны үзгәртәбез диеп. – Казан утлары. – 1998. - №12. – Б.67.

Галиуллин Т. Н. Шагыйрьләр һәм шигырьләр. – Казан: Та. Кит. нәшр., 1985. – 340 б.

Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. – Казан: Мәгариф, 2002. – 231 б.

Гәләүетдинов И.Г.,Ураксина Р.М. Балалар фольклоры: Мөгҗизәле, әкиятле баласак - уйындарза һәм уйзарза каласак. -Өфө: Башкортостан «Китап» нәшрияте,1996. - 176 б.

Госман Х. Шигырь төзелеше. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1976. – 192 б.

Гөлбакча (Балалар бакчалары өчен хрестоматия): Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр өчен кулланма. - Казан:Татар. кит. нәшр., 1990. - 254 б.

Детская литература. – М.: Просвещение, 1989. – 260 с.

Даутов Р.Н. Балачак әдипләре: Библиографик белешмә. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2002. – 124 б.

Ибраһимова Ф. Балалар әдәбияты. Хрестоматия. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2004. -350 б.

Есин А.Б. Принципы и приемы анализа литературного произведения: Учебное пособие. – М.: Флинта, Наука, 1988. – 248 с.

Заһидуллина Д. Лирик әсәрләргә анализ / Мәгариф. – 2002. Б. 11.

Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау.Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йорты студентлары өчен кулланма / Д.Ф.Заһидуллина, М.И.Ибраһимов, В.Р.Әминева. - Казан: Мәгариф, 2005. –111 б.

Зәкиев М.З. Тукай һәм әдәби телебез / Совет мәктәбе. – 19956. - №4. Б.14.

Ибраһимов С.М. Синтаксик стилистика. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1989. – 150 б.

Ибраһимова Ф. Сабыйларны үз итеп. – Казан, 1998. – 224 б.

Исмәгыйлева С. Әдәби әсәрнең сүз-сурәт тукымасына анализ / Мәгариф. – 1995. - № 10. Б. 21-25.

Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыелмасы: 3 томда. 11 том.– 2-нче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. -750 б.

Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыелмасы: 3 томда. 1 том.– 2-нче басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. - 624 б.

Квятковский А. Поэтический словарь. – М.: Изд-во Сов. Энцикл., 1996. – 247 с.

Кукушкин Р. Витаминлы шигырьләр. Иҗат портретына эскизлар / Казан утлары. – 1978. - № 1. – Б. 142-152.

Кукушкин Р. Канатлы дөнья. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984. – 182 б.

Курбатов Х.Р. Халык җырларының поэтикасы / Татар теле һәм әдәбияты. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1976. – Б. 85-107.

Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. --Казан:Мәгариф, 2002. - 199 б.

Курбатов Х.Р. Шигырь энҗеләре ничек барлыкка килә. – Казан: Фикер, 2002. – Б. - 112-114.

Лотман Ю. М. Анализ поэтического текста. Структура стиха. – Л., 1972. – 72 с.

Мадер Р. Д. Анализ поэтического текста на уроках литературы: Из опыта работы учителя в старших классах. – М.: Просвещение, 1979. – 132 с.

Минһаҗева Л.И., Мияссарова И. Х. Татар балалар әдәбияты. Урта һәм югары педагогик белем бирү уку йортлары өчен дәреслек. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003. – 352 б.

Минһаҗева Л. Татар балалар әдәбиятыннан программа. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2005. – 38 б.

Мифтахов Б.М.,Сангатов Г.М.Татар теле:Татар урта гомуми белем мәктәбе 7 нче сыйныф өчен дәреслек М.З.Зәкиев редакциясендә- 3 нче басма.-Казан:Мәгариф,2002.-142 бит.

Миңнеәхмәтов Р.Г.,Миэнәхмәтова Т.Ф. Татар теле:10-11 сыйныфлар. Башкортстан татар урта гомуми белем бирү мәктәбе өчен дәреслек.-Уфа:Китап,2007 .-280 бит.

Миңнуллин Р. Өлешемә төшкән көмешем / Р. Миңнуллин // Тулпар. – 1997. - №6. – Б. 22-23.

Миңнуллин Р. Акбай цирк карый. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1978. – 32 б.

Миңнуллин Р. Алма бабай. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 1997. – 176 б.

Мифтахов Б.М.,Сангатов Р.М. Татар урта гомуми белеем мәктәбенең 7 нче сыйныфы өчен дәреслек.Казан Мәгариф 2004,147 бит.

Мифтахов Б.М.Татар теле. Лексикология,Казан:1999,-92 бит.

Поварисов С. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. – Казан: Тат. Кит. нәшр., 1978. – 124 б.

Поварисов С. Сүз һәм сәнгатьле сөйләм. – Уфа: Китап, 1997. – 97 б.

Рәхимов Г. Р. Миңнуллин шигырьләре // Сабантуй. – 2002. - №7. – Б. 21-22.

Рәхимов Ф. «Дәресләрдә уен элементлары» Казан «Татарстан Республикасы» «Хәтер нәшрияты»-1999 463 бит.

Сайланма әсәрләр 5 томда,4 том.-Казан:Татарстан китап нәшрияты,2002.-592 бит.

Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С.Татар теленә өйрәтү («Татарский язык».Интерсивный курс».(Казан: Хәтер,1999:1999 (китабы белән эшләүче укытучылар өчен методик кулланма).

Сибәгатов Р.Г.Җөмлә төзелеше-Уфа,Башкорт дәүләт университеты нәшрияты,1991.-88 бит.

Сафиуллина Ф.С.Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты»,2001.-430 бит.

Сафиуллина Ф.С.Тел гыйлеменең филология факультеты студентлары өчен дәреслек «Хәтер».2001.-383 бит.

Сафиуллина Ф.С.,Зәкиев М.З.Хәзерге татар әдәби теле:Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек.-Казан: Мәгариф, 2002. -407 бит.

Татар балалар фолҗклоры /Төзүчесе Рәшит Ягфәров. – Казан: “Раннур” нәшр., 1999. – 352 б.

Татар балалар әдәбияты. Шигырьләр һәм пьесалар. - Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер нәшрияты», 2003. - 463 б.

Татар грамматикасы.-Г.II.-М.: «Инсан»,Казан: «Фикер «,2002.-448 бит.

Татар грамматикасы.-Т.1. -М.: «Инсан»,Казан, «Фикер»,1998.-512 бит.

Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. 2 томда.1 том.: урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку ярдәмлеге / Төзүчеләре Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. – Казан: “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003. – 384 б.

Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалры өчен) Р.С.Абдуллина,Г.М.Шәйхиева.Казан:Мәгариф,2006. - 175 бит

Татар әдәбияты: Теория. Тарих / Д.Ф. Заһидуллина, Ә. М. Закирҗанов, Т.Ш. Гыйләҗев, Н. М. Йосыпова. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006. – 319 б.

Томашевский Б. В. Теория литературы. Поэтика. – М.: Аспект Пресс, 2002. 320 с.

Тухватуллина А.Г. Лингвистическая поэтика творчества Ш. Галиева: автореф. дис. . канд. филол. наук. – Казань: КГУ, 2006. – 22 с.

Урманче Ф.И. Татр халык иҗаты / Фатих урманче. – Казан: Мәгариф, 2005. – 383 б.

Фольклор теле – шигърият теле. – Казан: Фикер, 2001, 2001. – 222 б.

Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате. Укытучыларга ярдәмлек. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1979. - 159 б.

Хаков В.Х. Мәктәптә татар язучыларының тел үзенчәлекләрен өйрәнү. – Казан: Тат. Кит. нәшр., 1984. – 144 б.

Хаков В. Х. Татар әдәби теле (стилистика). – Казан: Татар. Кит. нәшр., 1999. – 304 б.

Халикова Р.Ш. Раушан көзге. Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. –Казан: Мәгариф, 1993. – 255 б.

Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе: Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма. Тулыландырылган икенче басма. – Казан: Раннур, 2002. – 352 б.

Хәзерге балалар шигърияте. Беренче җыентык. Т. XXVIII / Төзүчеләр: Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Р.Г. Фәтхерахманов. – Казан: Тарих, 2004. – 204 б.

Юзиев Н. Г. Шигырь гармониясе. Татар шигыре поэтикасы. – Казан: Тат. Кит. нәшр., 1972. – 220 б.

Юсупов Ф., Камалова З., Борһанова Р. Гөлбакча. Балалар бакчалары өчен хрестоматия. – Казан: Тат. кит. нәшр. 1990. – 254 б.

Ягъфәров Р. Балачакның гүзәл шигърияте. Татар балалар фольклоры. – Казан: “Раннур” нәшр., 1999. – 352 б.

Ягъфәров Р. Энҗе чәчтем – энҗе җыям. Балалар фольклоры. – Казан: “Мәгариф” нәшр., 2000. – 158 б.

Покупка готовой работы
Тема: «Роль омонимов в создании образности в детской поэзии»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 57
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика