ВКР

«Ойконимика стерлибашевского района республики башкортостан»

  • 87 страниц
Содержание

КЕРЕШ.3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СТӘРЛЕБАШ РАЙОНЫНЫҢ СОЦИАЛЬ-ИКЪТИСАДИ ҺӘМ ТЕРРИТОРИАЛЬ-ГЕОГРАФИК ХАЛӘТЕ ҺӘМ ТАРИХЫНА КЫСКАЧА КҮЗӘТҮ.7

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. СТӘРЛЕБАШ РАЙОНЫ

АВЫЛЛАРНЫҢ КЫСКАЧА ТАРИХЫ ҺӘМ ОЙКОНИМИКАСЫ.13

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК. УРТА МӘКТӘПТӘ ТУГАН ТЕЛНЕ ӨЙРӘНҮДӘ СТӘРЛЕБАШ РАЙОНЫ ОЙКОНИМИКАСЫН ФАЙДАЛАНУ ӨЧЕН КҮНЕГҮ ҮРНӘКЛӘРЕ.50

ЙОМГАК.73

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.78

КУШЫМТАЛАР

Кушымта 1. Башкортстан Республикасы картасы.84

Кушымта 2. Стәрлебаш районы картасы.85

Кушымта 3. Стәрлебаш районы гербы.86

Кушымта 4. Стәрлебаш районы флагы.

Введение

КЕРЕШ

Ономастика бүгенге көндә зур үсеш алган һәм бик әһәмиятле фән. Ул халыкның тарыхын, чыгышын билгели. Бу фән мәгълүматлары (башлыча топонимика һәм микротопономика, антропономика һәм антротопонимика, этнонимика һәм этнотопонимика мәгълүматлары) тел тарихы, диалектология, тарихи лексикология, этнолингвистика, халык тарихы, этнология, этногенез, археология, философия, этика, эстетика, геология, география, биология һ.б. фәннәр өчен кыйммәтле чыганак булып торалар, чөнки бу фәннәр үз чиратында телне үстерүдә шактый зур роль уйныйлар.

Телнең лексик системасында топонимнарны төрле аспектта гыйльми өйрәнү мәсьәләсе гомум тел белеме өчен актуаль санала. Ул яңа һәм мөһим юнәлешләрнең берсенә әйләнде. Топонимнарга бәйле мәсьәләләрне тикшерү теоретик һәм практик яктан зур әһәмияткә ия.

Топонимнар халыкның мәдәнияте, йолалары, гореф-гадәтләре, менталитеты, традицияләре, көнкүреше, уй-карашлары белән тыгыз бәйле. Аларны өйрәнү халыкның тарихын, этнографиясен тикшерүчеләр өчен әһәмиятле.

Соңгы елларда төрки топонимияне һәм гидронимияне өйрәнү нык үсте. Төрки җөмһүриятләр арасында гидроним һәм топонимнарны төрле яклап фәнни эшкәртү шактый алга киткән. Башкортстан топонимнарын өйрәнүдә беренче фәнни фикерләр Җ.Г. Киекбаев тарафыннан әйтелә. Аның хезмәтләрендә топонимнар чагыштырма-тарихи метод кулланып анализлана. Башкортстан гидронимнарын А.А. Камалов өйрәнә. Дим елгасы бассейны топонимнары Р.3. Шәкүров тарафыннан тикшерелде. Башкортостан топонимиясендәге иран катламы Н.Д. Гарипова һәм Т.М. Гарипов хезмәтләрендә урын таба. Башкортстан топонимиясенең аерым аспектлары 3.Г. Ураксин, Ф.Г. Хисаметдинова, В.Ш. Псәнчин, У.Ф. Нәдергулов, Н.X. Ишбулатов һ.б. мәкаләләрендә карала.

Төрки-татар географик атамаларына Мәскәү топонимистлары А.В. Суперанская, Б.А. Серебренников, Э.М. Мурзаев, В.А. Никонов, Н.В. Подольская, Г.И. Донидзе, Н.А. Баскаков, И.Г. Добродомов һ.б. игътибар бирә.

Географик объектларның күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Бу атамалар, буыннан буынга күчә барып, төзелеш-ясалышлары ягыннан әллә ни зур үзгәрешләр кичермичә, безгә килеп җиткәннәр. Менә шуңа алар теге яки бу төбәктә яшәгән халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында байтак кына әһәмиятле мәгълүматларны хәбәр итә торган «тарих хәбәрчеләре» булып санала.

Топонимияне һәм антропонимияне тирән һәм күпьяклы итеп өйрәнү зарурлыгы һәм мөһимлеге хәзерге вакытта бөтендөнья күләмендә танылды.

Ономастик тикшеренүләрнең тел тарихы, аның иҗатчысы булган халык тарихы һәм этногенез өчен әһәмияте бар. Менә шуңа күрә бу фән мәсьәләләренә соңгы елларда игътибар һәм илтифат артканнан арта, үскәннән үсә бара. Аерым төбәк ономастикасын өйрәнү дә бик кызыклы һәм мөһим санала. Мондый эш яшь буында туган якка мөхәббәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Һәр кеше өчен үз туган ягы ялгызлык атамалары кадерле, шуңа күрә ул һәрвакыт зур кызыксыну уята.

Соңгы елларда Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы студентлары төбәкнең топонимнарын, шул исәптән авыл атамларын өйрәнүгә зур игътибар бирә. Стәрлебаш районының ойконимикасын тикшерү һәм барлау безнең хезмәтебезнең яңалыгын тәшкил итә, чөнки бу төбәкнең географик атамалары бүгенге көнгә чаклы безнең уку йортында чыгарылыш квалификцион эш буларак махсус фәнни тикшерелмәгән.

Тикшерү объекты булып Башкортстан Республикасы Стәрлебаш районы ойконимикасы торса, тикшерү предметы буларак Стәрлебаш районы авыл атамалары үзенчәлекләре алынды.

Төп максат булып Башкортстан Республикасы Стәрлебаш районы ойконимикасын тасвирлау тора.

Максатка ярашлы түбәндәге бурычларны хәл итү алынды:

1) ономастика фәненә кагылышлы гомуми проблемалар яктыртылган фәнни чыганакларны барлау һәм өйрәнү;

2) фәнни чыганаклар нигезендә ономастика фәненең теоретик нигезләрен өйрәнү, ойконимик берәмлекләрне анализлау алымнарын үзләштерү;

3) Стәрлебаш районының социаль-икътисади һәм территориаль-географик халәте һәм тарихына кыскача күзәтү ясау;

4) Стәрлебаш районы авыллары тарихы һәм атамаларын төрле чыганакларга таянып өйрәнү;

5) Стәрлебаш районы авыллары атамалары мисалында урта мәктәптә туган як ономастикасын өйрәнү өчен күнегү үрнәкләре төзү.

Алынган бурычларны хәл итү өчен без Стәрлебаш районы авыллары атамаларын төрле чыганаклардан әзмә-эзлекле сайлап алу юлы һәм кыр методы белән тупладык, аны анализлаганда эзләнү, тарихи-чагыштыру, тиңләштерү, санау метод һәм алымнарын кулландык. Бу яктан караганда, авторның туган ягы Стәрлебаш районы булуы да зур әһәмияткә ия.

Тупланган материалның Стәрлебаш районы авыллары атамалары үрнәгендә аерым бер төбәкнең ономастикасын югарырак фәнни дәрәҗәдә тикшерү өчен нигез булып тора алу, безнең тарафтан ирешелгән төп нәтиҗәләр урта мәктәптә һәм башка төрле уку йортларында татар телен уку-укыту процессында ирекле куллана алу диплом эшенең теоретик һәм практик әһәмиятен тәшкил итә.

Шулай ук хезмәтнең практик әһәмияте тупланган бай материалны татар теленең ономастик хазинәсен үзләшерүдә, сүзлекләр төзегәндә, чыгышлар әзерләүдә файдалана алу мөмкинлеге белән билгеләнә. Дәресләрдә җирле ойконимика материалын куллану укытуның эчтәлеген баета, аны кызыклы итә, туган якка карата сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияли.

Материал туплау һәм куелган бурычларны хәл итү өчен түбәндәге төп чыганаклар файдаланды: «Словарь топонимов Башкирской АССР» (Уфа, 1980), «Словарь топонимов Республики Башкортостан» (Уфа, 2002), «Русско-башкирский словарь-справочник названий населенных пунктов Республики Башкортостан» (Уфа, 2001), «Татар исемнәре сүзлеге» (Казан, 1981), «Исемнәр дөньясында. Башкорт исемнәре сүзләре» (Уфа, 1991). Шулай ук Э.М. Мурзаев, Л.Ш. Арсланов, Ф.Г. Гарипова, В.Д. Бондалетов, А.Г. Шәйхулов һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендәге практик һәм теоретик материаллар да урын алды.

Тикшерү, югары педагогия уку йортлары студентларының чыгарылыш эше кыссаларында башкарылганлыктан, соңгы дәрәҗәдәге фәннилеккә дәгъвә итми. Эшнең төп нәтиҗәләре гамәли дәресләрдә, студентларның фәнни конференцияләрендә апробацияләнде.

Фрагмент работы

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

СТӘРЛЕБАШ РАЙОНЫНЫҢ СОЦИАЛЬ-ИКЪТИСАДИ, ТЕРРИТОРИАЛЬ-ГЕОГРАФИК ХАЛӘТЕ ҺӘМ ТАРИХЫНА КЫСКАЧА КҮЗӘТҮ

Стәрлебаш районы (рус. Стерлибашевский район) – Башкортстан Республикасында муниципаль район. Район үзәге – Стәрлебаш авылы. Ул Уфадан 182 км ераклыкта урнашкан.

Стәрлебаш районы 1609 кв.км мәйдан җир били һәм Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатыш чигендә үзәк өлешендә урнашкан. Район Миякә, Стәрлетамак, Мәләвез, Федоровка районнары һәм Ырынбур өлкәсенең Пономаревка районы белән чиктәш.

Стәрлебаш районының көнбатыш өлеше Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгында урнашкан, көнчыгыш өлеше – Агыйдел тигезлегенә карый. Климат уртача континенталь, дымлылык аз. Район территориясе буенча Стәрле, Өршәк, Тәтер (Дим елгасы кушылдыгы) һәм Күндерәк (Ашкадар елгасы кушылдыгы) елгалары ага. Туфрагы селтеләнгән, типик һәм гадәти кара җир, төньяк-көнбатыш өлешендә кара-соры көлле урман туфрагы күзәтелә.

Зональ үзенчәлекләре буенча бу төбәк гадәти урман-дала (Стәрлебаш урман-дала районы) һәм дала (Ашкадар буе дала районы) зонасына карый. Элегрәк заманнарда монда урманнар күп һәм куе булган. Хәзер алар нигездә тик калкулыкларда гына сакланган. Урыны-урыны белән урманлы урыннар бар. Каен, имән, усак агачларыннан урман районның 16,9 % мәйданын били. Районда файдалы казылмалардан мәте һәм ком, нефть бар.

Стәрлебаш районы 1930 елның 20 августында Карагош районы буларак оеша. Аның үзәге Карагыш авылында була. Бу чорда ВЦИК Президиумы карары нгезендә Башкорт АССРында кантон системасы бетерелеп, ул 48 районга бүленә. 1930 елның 4 сентябрендә район Башкарма комитеты төзелә.

1931 елның 6 мартында Башкорт АССРы Узәк Башкарма комитеты карары нигезендә Карагош районы Стәрлебаш районы итеп исемләнә. Район үзәге буларак Стәрлебаш авылы билгеләнә [https://ru.wikipedia.org/wiki].

Район халкы 2002 елда 22007 кеше була; 2008 елда – 20628 кеше, 2009 елда – 20583 кеше, 2010 елда – 20217 кеше, 2012 елда – 19926 кеше, 2013 елда – 19551 кеше, 2015 елда – 18610 кеше, 2016 елда – 18414 кеше. Шулай, халык саны 2010 елның 1 январена 20454 кеше санала. Иң зур авыллардан Стәрлебаш авылында 5775 кеше, Тәтер-Арслан авылында 1035 кеше яши. Халык яшәү тыгызлыгы – 1 кв.км 12,9 кеше. Күренә ки, 2002 елдан башлап халык саны акырынлап азая бара. Моның сәбәбе төрле. ХХ гасыр азагындагы элекке СССРдагы һәм Русиядәге социаль-икътисади хәлнең һәм демографик күрсәткечләрнең төшүе районда халык саны азаюга китерә. Моны районга читтән күпләп күченеп кайтучылар исәбенә дә яхшыртып булмый. Демография халәте районда бүген дә яхшылардан түгел. Яшәүчеләр саны елдан-ел акрын булса да түбәнгә төшә бара.

Заключение

ЙОМГАК

Башкортстан Республикасы Стәрлебаш районы муниципаль районы республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Аның административ үзәге Стәрлебаш авылы. Төп мәйданы Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгына һәм Агыйдел тигезлегенә карый. Климат уртача континенталь, дымлылык аз. Район җирлегендә Стәрле, Өршәк, Тәтер (Дим елгасы кушылдыгы) һәм Күндерәк (Ашкадар елгасы кушылдыгы) елгалары ага. Туфрагы селтеләнгән, типик һәм гадәти кара җир, төньяк-көнбатыш өлешендә кара-соры көлле урман туфрагы күзәтелә.

Бу төбәк Стәрлебаш урман-дала һәм Ашкадар буе дала районы зонасына карый. Монда нигездә тик калкулыкларда гына сакланган. Урыны-урыны белән урманлы урыннар бар. Каен, имән, усак, юкә, чаган агачларыннан урман районның 16,9 % мәйданын били. Районда файдалы казылмалардан мәте һәм ком казып алына, нефть чыгарыла.

Стәрлебаш районы 1930 елның 20 августында Карагош районы буларак оеша. 1931 елның 6 мартында Башкорт АССРы Узәк Башкарма комитеты карары нигезендә Стәрлебаш районы итеп исемләнә. Районда 2016 елда 18414 кеше теркәлгән. Халык яшәү тыгызлыгы – 1 кв/км 12,9 кеше. Милли составы ягыннан районда татарлар – 54,3 %, башкортлар – 36,2 %, руслар – 5,9 %, чувашлар – 2,3 %%, башка милләт вәкилләре – 1,3 % тәшкил итә.

Стәрлебаш районы нигездә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Авыл хуҗалыгы җирләре районның 75 % җирен алып тора. Районда хуҗалыклар сабан бодае, уҗым арышы, шикәр чөгендере һәм көнбагыш үстерәләр. Тереклек-маллардан ит-сөт эре мөгезле маллар, дуңгыз, сарык һәм кош-корттан тавык, каз, үрдәк үрчетәләр. Махсус мамык кәҗәләре асрыйлар.

Стәрлебаш районында социаль объектлар бик күп. Монда мәгариф, мәдәният һәм медицина учреждениеләре бар. Рус, башкорт һәм татар телләрендә район газеталары басыла. Стәрлебаш районы үзенең күренекле шәхесләре белән горулана һәм дан тота. Ул табигать һәйкәлләренә дә бай район.

Башкортстан Республикасы Стәрлебаш районы авыл исемнәре –ойконимикасы бик кызыклы, мавыктыргыч һәм үзенчәлекле атамалар системасы булып тора. Бу атамларны тикшереп, без түбәндәге үзенчәлекләрне ачыкладык.

Стәрлебаш районы авыл атамлараының иң зур өлеше кеше исемнәренә бәйле барлыкка килгәннәр. Бу төркем ойконимнар авылларга нигез салучыларның исемнәрен кушу юлы белән формалашканнар. Мәсәлән, Әбубакир авылы (Әбубакир исемле кешегә бәйле); Айдарәле авылы (Айдарали исемле кешегә бәйле); Әмир авылы (Әмир исемле кешегә бәйле); Баим авылы (Баим Биккуҗин атлы кешегә бәйле); Бакый авылы (Бакый исемле кешегә бәйле); Бикмәт авылы (Бакыйр Бикмәтев атлы кешегә бәйле); Гөлем авылы (Муллагөлем исемле кешегә бәйле); Гали-Бузат авылы (Гали исемле кешегә бәйле); Елимбәт авылы (Елимбәт исемле кешегә бәйле); Ибракай авылы (Ибраһим исемле кешегә бәйле); Каранай авылы (Каранай Муратов атлы тарихи шәхескә бәйле); Күндерәкбаш авылының икенче исеме Бакый (Бакый исемле кешегә бәйле); Котлыюл авылының икенче исеме (Яныбай исемле кешегә бәйле); Мәксүт авылы ягъни Кайраклы Мәксүт (Мәксүт исемле кешегә бәйле); Мортаза авылы (Мортаза Яратколов атлы тарихи шәхескә бәйле); Мостафа авылы (Багуҗа Мостафин исемле кешегә бәйле); Мөхәмәтдәмин авылы (Мөхәмәтдәмин Истарин исемле кешегә бәйле); Түбән Ибрай авылы (Ибрай исемле кешегә бәйле); Түбән Шәкәр авылының икенче исеме Әлимгуҗа (Алимгуҗа Юлдашев атлы тарихи шәхескә бәйле); Калкаш авылы (Юламан Калкашевны исемле кешегә бәйле), ә бу авылның икенче исеме Ибраһим (Ибраһим исемле кешегә бәйле); Табылды авылы (Табылды Юлбердин атлы кешегә бәйле); Тәтер-Арслан авылы (Арслан исемле кешегә бәйле); Тәтербаш авылының икенче исеме Ибрай (Алдар) (Ибрай исемле кешегә бәйле); Өметбай авылы (Өметбай исемле кешегә бәйле), ә бу авылның икенче исеме – Яхья (Яхья исемле кешегә бәйле); Үчәгән-Әсән авылы (Әсән исемле кешегә бәйле); Хәлекәй авылы (Хәлекәй исемле кешегә бәйле); Йомагуҗа авылы (Тәлтим-Юрматы волосте старшинасы Йомагуҗа Каипов тарихи шәхес атына бәйле).

Кушаматка бәйле авыл атамалары бик киң тарлаган. Мәсәлән, Айдарәле авылының икенче атамасы Алдар (Алдарово); Аллагуват яисә Түбән Аллагуват авылының икенче атамасы Чермәк (Чермяк); Елимбәт авылының икенче атамасы Шипай (Шипаево); Тәтербаш авылының икенче атамасы Алдар (Алдарово) шундыйлардан.

Стәрлебаш районы ойконимнары арасында төрки-татар нигезле фамилияләрдән ясалган авыл атамлары юк. Чөнки төрки-татарларда фамилияләр антропонимик системада бик соң барлыкка килә. Алар кешенең атасы исеменә бәйле формалаша. Мондыйлар, славян-рус нигезле ойконимнардан аермалы буларак, безнең төрки-татар нигезле мисалларда урын алмаган.

Стәрлебаш районы ойконимнары арасында бик күпләре гидронимик объектларга бәйле исем алганнар. Мәсәлән, Акчишмә авылы (Ак чишма исеменнән); Әмир авылының икенче исеме Күндерәк (Күндерәк елгасы атамасыннан); Бакый авылы икенче исеме Күндерәк Баш (Күндерәк елгасының башлангычында урынлашканнан исемләнгән); Бузат авылы (Бузат елгасы буена урынлашканлыктан исемләнгән); Гали-Бузат авылы (Гали кеше исеменә Бузат елгасы атамасы кушып ясалган); Гумбазы авылы (Зур Гумбазы елгасы буена урнашканлыктан); Карамалы Бузат авылы (Карамалы һәм Бузат елгалры буена урынлашканлыктан); Түбән Крамалы авылы (Карамалы елгасы исеменнән); Куганакбаш авылы (Куганк елгасының башлангычы урынында нигезләнгәнлектән); Күндерәкбаш авылы (Күндерәк елгасының башында нигезләнгәнлектән); Кече Бузат авылы (Кече Бузат елгасы буена урынлашканлыктан); Сары Елга авылы (Сары Елга буена урынлашканлыктан); Стәрлебаш авылы (Стерле елгасының башына урынлашканлыктан); Тәтер-Арслан авылы (Арслан кеше исеменә һәм Тәтер елгасы атамасына бәйле); Тәтербаш авылы (Тятер елгасы башына урынлашканлыктанбаш); Хәлекәй авылының икенче атамасы Суыкчишмә (Суык чишмә буена урнылашканлыктан); Янгурча авылының икенче атамасы Өршәкбаш (Өргшәк елгасының башына урынлашканлыктан).

Урнашу урыны үзенчәлегенә бәйле ике ойконим да теркәлде, алар Караяр авылы (Кара җирле яр буена урынлашканлыктан) һәм Кызыл яр авылы (Кызыл балчыклы яр буена урынлашканлыктан).

Кайбер ойконимнарның номинатив үзенчәлекләре аларның этимологиясенә бәйле. Мондый атамларга без Бакча авылы; Бүләк авылы; Аллагуват авылы; Кабагош авылы; Сарайсы авылы; Янгурча авылы; Яшергән авылы торак пунктлары исемнәрен кертәбез.

Стәрлебаш авыллары атамлары арасында бик аермалы үзенчәлек күзгә ташлана: бу – авылларның берничә, күп очракта – ике, сирәк кенә – өч исем белән атап йөртелүе. Стәрлебаш районы торак пункт арасында ике-өч атама йөрткән авыллар түбәндәгеләр: Айдарәле авылы (деревня Айдарали) Алдар (Алдарово);Әмир авылы (деревня Амирово) Күндерәк авылы; Бикмәт авылы (деревня Бикметово) Нәбеләк (Набыляк); Елимбәт авылы (деревня Елембетово) – Шипай (Шипаево); Калкаш авылы (деревня Калкаш) Ибраһим (Ибрагимово); Котлыюл авылы (деревня Кутлуюлово) Яныбай (Яныбаево; Куганакбаш авылы (деревня Куганкбаш) – Алатана; Күндерәкбаш авылы (деревня Кундрякбаш) – Бакый; Мәксүт авылы (деревня Максютово) Кайраклы Мәксүт; Өметбай авылы (деревня Уметбаево) – Яхья; Тәтербаш авылы (деревня Тятербаш) Ибрай һәм Алдар; Тормай авылы (деревня Турмаево) – Кайраклы; Түбән Аллагуват (Нижний Аллагуват) – Чермәк (Чермяк); Түбән Шәкәр авылы (деревня Нижнее Шакарово) Әлимгуҗа (Алимгузино); Хәлекәй авылы (деревня Халекеево) – Суыкчишмә; Янгурча авылы (деревня Янгурча) – Өршәкбаш; Котлыюл (деревня Кутлуюлово) – Яныбай (Яныбаево).

Стәрлебаш районы авыл атамалары арасында семантик-төзелеш трансфорациясе кичергән атамалар да бар. Мәсәлән, Гөлем (Югары Гөлем) авылы атамасы Муллагөлем исеменнән үзгәргән; Кабагош авылы атамасы кабык+куыш сүзләре кушылуыннан барлыкка килгән.

Берничә ойконимда кешенең хис-хыял дөньясына бәйле формалашкан атамалар да бар. Мондыйларга без Котлыюл һәм Новый мир (татарча Яңа авыл) атамаларын кертеп карыйбыз. Котлыюл атамасы котлы+юл моделе буенча формалаша, ягъни кеше монда котлы “бәхет” мәгънәсен салган.

Стәрлебаш ойконимнары төзелешләре ягыннан тамыр, ясалма, парлы, кушма һәм тезмә атамаларга бүленәләр.

Башкортстан Республикасы Стәрлебаш районы төрки-татар ойконимнары нигезендә төзелгән күнегүләр системасы татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә урта мәктәптә туган телне үзләштерүдә бик файдалы һәм үтемле чыганак буларак кулланылырга мөмкин. Гомүмән алганда, туган тел укытучысы, тәҗрибәсеннән чыгып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрдә ономастик, ойконимик материалны барлык темаларны үзләштергәндә , шулай ук предметара бәйләп тә, теләсә кайсы темага кертеп җибәрә ала. Кабатлап әйтик, бу бары тик, беренчедән, укытучының теләгенә, икенчедән – аның тәҗрибәсенә генә бәйле.

Алай гына да түгел, ономастик материалны факультатив формада файдаланырга була. Факультатив курс буларак, туган як ономастикасын үзләштерү өлкән сыйныф укучыларының туган телдән алган белемнәрен системага сала, тагын да тирәнәйтә, камилләштерә, үстерә һәм ныгыта һәм практика белән тыгыз бәйли. Факультатив курс туган як ялгызлык атамаларын туплап һәм лингвистик яссылыкта тикшерүне максат итеп куя.

Урта мәктәптә җирле материалны файдалану, шул исәптән ойконимиканы – торак пункт атамаларын куллануның бик әһәмиятле роле бар. Предметара методка ярашлы рәвештә, тел-әдәбият, тарих, география, биология, зоология укытучылары үзләренең дәресләрендә, ономастика мәгълүматларына таянып, укучыларның чынбарлыкны танып-белү сәләтләрен, активлыкларын һәм мөстәкыйльлекләрен үстерә, фәнни кызыксынуларын тагын да арттыра һәм аларда туган авылга, туган телгә һәм туган илгә тирән мәхәббәт, олы ватанпәрвәрлек хисләре тәрбиялиләр.

Список литературы

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1. Admsterlibash.ru: социальный новостной альманах // Электронный ресурс. URL: http://admsterlibash.ru/. Дата обращения: 16.02.2017 г.

2. Абубакирова // Википедия. Электронный ресурс: URL: https://ru.wikipedia.org/wiki. Дата обращения: 20.04.2017 г.

3. Административно-территориальное устройство Республики Башкортсотан: На 1 января 1999 года: Справочник. – Уфа: Изд-во “Башбаланкиздат”, Уфим. полиграфкомбинат, 1999. – 416 с.

4. Асфандияров А.З. История сел и деревень Башкирской АССР: Справочник. – Кн. 2. – Уфа: Башкир.кн.изд-во, 1991. – 192 с.

5. Бондалетов В.Д. Русская ономастика. – Изд. 2-е, доп. – М.: Книжный дом «ЛИБРОКОМ», 2012. – 312 с.

6. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 207 б.

7. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар теле укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 424 б.

8. Галиуллина Г.Р. Антропонимия татар г. Казани в ХХ веке. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2001. – 16 с.

9. Гарипова Ф.Г. Авылларны сөям жаным-тәнем белэн. – Казан: Татар. кит.нәшр., 1994.

10. Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә ил тарихы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 264 б.

11. Голубченко И.В., Курас С.Г. Стерлибашевский район // Башкирская энциклопедия. Электронный ресурс. URL: http://xn----7sbacsfsccnbdnzsqis3h5a6ivbm.xn--p1ai/index.php/info/2-statya/6904-sterlibashevskij-rajon. Дата обращения: 03-28.02.2017 г.

12. Егоров В. Авыл тарихы: Тәтербаш мәктәбенә – 120 ел // Ленин васыятьләре. – 1995. – 24 октябрь.

13. Әһлиуллин М. Ибракай. Мәксүт авылы турында бер ничә сүз // Ленин васыяттары. – 1995. – 10 октябрь.

14. Әһлиуллин М. Ибракай. Уның үткәне тураһында нимә беләбез? // Ленин васыяттары. – 1995. – 30 октябрь.

15. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге– Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.;

16. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: 2 томда. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015. –Т. 1 (А-Л). – 543 б.

17. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: 2 томда. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2015. –Т. 1 (М-Я). – 567 б.

18. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: 4 томда. –Т. 1. – Бирск: Бирск. гос. пед. ин-т, 2005. – 233 б.

19. Зәкиев М.З. Төрки-татар этногенезы. – М.: Инсан, РФК, 1998. – 624 б.

20. История Тятербашевской школы (1875-2009 гг.) // Электронный ресурс. URL: http://tyaterbash.narod.ru/publ/istorija_tjaterbashevskoj _shkoly/1-1-0-2. Дата обращения: 10.01.2017 г.

21. Казанкова А.А. Изучение лингвокраеведческого материала в школе // Ономастика Поволжья: материалы XIV Международной научной конференции (Тверь, 10-12 сентября 2014 г.) / под ред. И.В. Ганжиной, В.И. Супруна. – Тверь: Изд-во Марины Батасовой; Альфа-Пресс, 2014. – С. 342-344.

22. Камалов А.А. Башкирская топонимия. – Уфа: Китап, 1994. – 304 с.

23. Камалов А.А., Камалова Ф.Ү. Башкорт теленең тарихи-этимологик топонимик һүзлеге. – Өфө: Китап, 2007. – 332 б.

24. Камалов А.А., Камалова Ф.Ү. Атайсал. – Өфө: Башҡорт.кит.нәшр., 2001. – 544 б.

25. Краткий топонимический словарь Урало-Поволжья. Материалы и методические указания к спецкурсу “Ономастика в краеведении Волго-Камско-Уральского этнолингвистического региона” / Сост. А.Г. Шайхулов, Г.Р. Равилова. – Уфа: БГУ, 2005. – 148 с.

26. Кусимова Т. Исемдәр дөньяһында. Башкорт исемдәре һүзлеге. Башкорт һәм рус телдәрендә. – Өфө: Башкорт. кит. нәшр., 1991. – 192 б.

27. Мазитова Ф. Учащимся об антропонимике // Совет мәктәбе. –1985. – №6. – 27-28 б.

28. Мәҗитова Ф. Исемең матур, кемнәр куйган // Мәгариф. – 1995. – № 11. – 21-22 б.

29. Муниципальный район Стерлибашевский район Республики Башкортостан // Электронный ресурс. Официальный сайт. URL: https://sterlibash.bashkortostan.ru/. Дата обращения: 15.02.2017 г.

30. Мурзаев Э.М. Словарь народных географических терминов. – М.: Мысль, 1984. – 653 с.

31. Населенные пункты Башкортостана. – Ч. 1. Уфимская губерния, 1877. – Уфа: Китап, 2002. – 432 с.

32. Населенные пункты Башкортостана. – Ч. 3. Башреспублика, 1926. – Уфа: Китап, 2002. – 400 с.

33. Никонов В.А. Имя и общество. – М.: Наука, 1974. – 278 с.

34. Отдел образования АМР Стерлибашевский район // Официальный сайт. Электронный ресурс. URL: http://sterlibash-oo.ucoz.ru/. Дата обращения 16.02.2017 г.

35. Районы Башкортостана. Стерлибашевский район // Электронный ресурс. URL: http://nailtimler.com/bashkortostan/sterlibashevskiy_ rayon.html$. Дата обращения: февраль-май 2017 г.

36. Рамазанова Д. Б. К вопросу формирования татарских говоров на западе Башкирии (с учетом архивных и исторических данных) // Взаимовлияние и взаимообогащение языков народов СССР. – Казань, 1982. – С. 88-97.

37. Рамазанова Д.Б. Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии.– Казань: Татар.кн.изд-во, 1984.– 191 с.

38. Романова Т.Н. Использование ономастического материала в школьной практике // Научно-методический электронный журнал «Концепт». – 2015. – Т. 24. – С. 66–70. – URL: http://e-koncept.ru/2015/95280.htm. Дата обращения: 15.01.2016.

39. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче с-флар / басма өчен Ч.М. Харисова, К.С. Фәтхуллова, З.Н. Хәбибуллина җаваплы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011. – 239 б.

40. Русско-башкирский словарь: В 2 томах / Под ред. З.Г.Ураксина. – Уфа: Башкир. энцикл., 2005. – Т. 1 (А-О). – 806 с.

41. Русско-башкирский словарь: В 2 томах / Под ред. З.Г.Ураксина. – Уфа: Башкир. энцикл., 2005. – Т. 2 (П-Я). – 677 с.

42. Русско-татарский словарь / Под ред. Ф.А. Ганиева. – М.: Инсан, 1997. – 718 с.

43. Сагитдинов М.Ш., Сафин М.Х. Родовые корни айдаралинцев. – Уфа, 2010. – 346 с.

44. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 240 б.

45. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. – Казан: Ун-т нәшр., 1990. – 280 б.

46. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли. – Казан: Раннур, 1998. – 486 б.

47. Саттаров Г.Ф.Татар исемнәре сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 256 б.

48. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге әдәби теле: күнегүләр. Югары һәм урта уку йортлары өчен. – Казан: Мәгариф, 2002. – 344 б.

49. Сөләйманова Р.А. Хәзерге башкорт телендәге антропонимдар һәм уларзың үсеш тенденцияләре. – Өфө: Гилем, 2006. – 148 б.

50. Список населенных мест. – Ч. 2. Оренбургская губерния, 1866. Уфа: Китап, 2006. – 260 с.

51. Стерлибашевский район // Википедия: Электронный ресурс. URL: https://ru.wikipedia.org/wiki. Дата обращения: 17.02.2017 г.

52. Суперанская А.В. Общая теория имени собственного. – М.: Книжный дом «ЛИБРОКОМ», 2009. – 368 с.

53. Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар : 1-11 нче с-флар / басма өчен Г.Р. Галиуллина, Д.Ф. Зәһидуллина җаваплы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011. – 279 б.

54. Татар урта мәктәпләренең V-XI сыйныфлары өчен татар теленнән программа / Төз. К.З. Зиннатуллина, М.З. Зәкиев, С.М. Ибраһимов, Н.В. Максимов һ.б. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2006. – 58 б.

55. Татарско-русский словарь: в 2-х т. / Под рук. Н.Ш. Асылгареева. – Казань: Алма-Лит, 2007. – Т. 1 (А-Л). – 726 с.

56. Татарско-русский словарь: в 2-х т. / Под рук. Н.Ш. Асылгареева. – Казань: Магариф, 2007. – Т. 1 (М-Я). – 726 с.

57. Хисамитдинова Ф.Г. Башкирская ойконимия XVI-XIX вв. – Уфа: Башкир. кн. изд-во, 1991. – 304 с.

58. Хисамитдинова Ф.Г. Географические названия Башкортостана: Материалы для историко-этимологического словаря. – Уфа: Гилем, 2006. – 132 с.

59. Шайхулов А.Г. Семантика личных прозвищ в татарских диалектах / // Ономастика Поволжья. – Саранск, 1976. – Вып. 4. – С. 57-60.

60. Шайхулов А.Г., Раемгужина З.М. Башкирские и татарские личные имена тюркского происхождения: Учебное пособие. – Уфа: ИЦ “Аэрокосмос и ноосфера”, 2006. – 72 с.

61. Шакуров Р.З. По следам географических названий. Топонимия бассейна реки Демы. – Уфа: Башкир.кн.изд-во, 1986. – 184 с.

62. Шәкүр Р.З. Исемдәрзә – ил тарихы. – Өфө: Китап, 1993. – 256 б.

63. Шәкүрова М.М. Татар мәктәпләрендә татар телен укыту методикасы (Методика преподавания татарского языка) Лекцияләрнең кыскача конспекты. – Казан, 2014 // Электронный ресурс. URL: file:///C:/Users/%D0%90%D0%B4%D0%BC%D0%B8%D0%BD/Downloads/Metodika%20prepodavaniya%20tatarskogo%20yazyka%20v%20tatarskoj%20shkole_68583%20(1).pdf. Дата обращения: 5.04.2017 г.

Покупка готовой работы
Тема: «Ойконимика стерлибашевского района республики башкортостан»
Раздел: География, Экономическая география
Тип: ВКР
Страниц: 87
Цена: 2800 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика