ВКР

«Ойконимика федоровского района республики башкортостан»

  • 91 страниц
Содержание

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ.3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ФЕДОРОВКА РАЙОНЫНЫҢ СОЦИАЛЬ-ИКЪТИСАДИ ҺӘМ ТЕРРИТОРИАЛЬ-ГЕОГРАФИК ХАЛӘТЕ ҺӘМ ТАРИХЫНА КҮЗӘТҮ

1.1. Федоровка районының социаль-икътисади һәм территориаль-географик халәте.

1.2. Федоровка районы тарихына кыскача күзәтү.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК. ФЕДОРОВКА РАЙОНЫ ОЙКОНИМИКАСЫ ҺӘМ АВЫЛ АТАМАЛАРЫН ТУГАН ТЕЛНЕ ӨЙРӘНҮДӘ ФАЙДАЛАНУ

2.1. Ономастика фәне һәм аның бүлекләре.

2.2. Федоровка районы авыл советлары авыл биләмәләре

составында авыллар һәм аларның тарихына кыскача күзәтү.

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК. УРТА МӘКТӘПТӘ ТУГАН ТЕЛНЕ ӨЙРӘНҮДӘ АВЫЛ АТАМАЛАРЫН ФАЙДАЛАНУ ӨЧЕН КҮНЕГҮ ҮРНӘКЛӘРЕ.

ЙОМГАК.

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.

КУШЫМТА

Кушымта 1. Башкортстан Республикасы картасы.

Кушымта 2. Федоровка районы картасы.

Кушымта 3. Федоровка районы гербы.

Кушымта 4. Федоровка районы флагы.

Введение

КЕРЕШ

Хезмәтнең актуальлеге. Ономастика бүгенге көндә зур үсеш алган һәм бик әһәмиятле фән. Ономастика халыкның тарыхын, чыгышын билгели. Ономастика мәгълүматлары (башлыча топонимика һәм микротопономика, антропономика һәм антротопонимика, этнонимика һәм этнотопонимика мәгълүматлары) тел тарихы, диалектология, тарихи иксикология, этнолингвистика, халык тарихы, краеведение, этнология, этногенез, археология, философия, этика, эстетика, геология, география, биология һ.б. фәннәр өчен кыйммәтле чыганак булып торалар, бу фәннәр тагын да телне үстерүдә тактый зур роль уйныйлар.

Телнең лексик системасында топонимнарны төрле аспектта гыйльми өйрәнү мәсьәләсе гомум тел белеме өчен актуаль санала. Ул яңа һәм мөһим юнәлешләрнең берсенә әйләнде. Топонимнарга бәйле мәсьәләләрне тикшерү теоретик һәм практик яктан зур әһәмияткә ия.

Топонимнар халыкның мәдәнияте, йолалары, гореф-гадәтләре, менталитеты, традицияләре, көнкүреше, уй-карашлары белән тыгыз бәйле. Аларны өйрәнү халыкның тарихын, этнографиясен тикшерүчеләр өчен әһәмиятле.

Соңгы елларда төрки топонимияне һәм гидронимияне өйрәнү нык үсте. Төрки җөмһүриятләр арасында гидроним һәм топонимнарны төрле яклап фәнни эшкәртү Башкортстанда шактый алга киткән. Башкортстан топонимнарын өйрәнүдә беренче фәнни фикерләр Җ.Г. Киекбаев тарафыннан әйтелә. Аның хезмәтләрендә топонимнар чагыштырма-тарихи метод кулланып анализлана. Башкортстан гидронимнарын А.А. Камалов өйрәнә. Дим елгасы бассейны топонимнары Р.3. Шәкүров тарафыннан тикшерелде. Башкортостан топонимиясендәге иран катламы Н.Д. Гарипова һәм Т.М. Гарипов хезмәтләрендә урын таба. Башкортстан топонимиясенең аерым аспектлары 3.Г. Ураксин, Ф.Г. Хисаметдинова, В.Ш. Псәнчин, У.Ф. Нәдергулов, Н.X. Ишбулатов һ.б. мәкаләләрендә карала.

Төрки-татар географик атамаларына Мәскәү топонимистлары А.В. Суперанская, Б.А. Серебренников, Э.М. Мурзаев, В.А. Никонов, Н.В. Подольская, Г.И. Донидзе, Н.А. Баскаков, И.Г. Добродомов һ.б. игътибар бирә.

Географик объектларның күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Бу атамалар, буыннан буынга күчә барып, төзелеш-ясалышлары ягыннан әллә ни зур үзгәрешләр кичермичә, безгә килеп җиткәннәр. Менә шуңа алар теге яки бу төбәктә яшәгән халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында байтак кына әһәмиятле мәгълүматларны хәбәр итә торган «тарих хәбәрчеләре» булып санала.

Топонимияне һәм антропонимияне тирән һәм күпьяклы итеп өйрәнү зарурлыгы һәм мөһимлеге хәзерге вакытта бөтендөнья күләмендә танылды.

Ономастик тикшеренүләрнең тел тарихы, аның иҗатчысы булган халык тарихы һәм этногенез өчен әһәмияте бар. Менә шуңа күрә бу фән мәсьәләләренә соңгы елларда игътибар һәм илтифат артканнан арта, үскәннән үсә бара. Аерым төбәк ономастикасын өйрәнү дә бик кызыклы һәм мөһим санала. Мондый эш яшь буында туган якка мөхәббәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Һәр кеше өчен үз туган ягы ялгызлык атамалары кадерле, шуңа күрә ул һәрвакыт зур кызыксыну уята.

Тикшеренүнең объекты – Башкорстан Республикасы Федоровка районы ойконимикасы, предметы – районның авыл атамаларының үзенчәлекләре.

Федоровка районының ойконимикасын тикшерү һәм барлау безнең хезмәтебезнең яңалыгын тәшкил итә, чөнки бу төбәкнең географик атамалары бүгенге көнгә чаклы махсус фәнни тикшерелмәгән.

Төп максат булып Федоровка районы ойконимнарын тасвирлау тора.

Максатка ярашлы түбәндәгеләрне бурычларны хәл итү алынды:

1) ономастика фәненә кагылышлы гомуми проблемалар яктыртылган фәнни чыганакларны барлау һәм өйрәнү;

2) фәнни чыганаклар нигезендә ономастика фәненең теретик нигезләрен өйрәнү, “ономастика”, “ойконимика” төшенчәләренә аңлатма бирү;

3) төрле чыганакларга таянып Федоровка районы авыллары атамаларын аерып чыгару;

4) тупланган практик материалны фәнни-теоретик хезмәтләргә таянып анализлау;

5) Федоровка районы авыллары атамалары мисалында урта мәктәптә туган як ономастикасын өйрәнү методик нигезләрен барлау һәм тупланган материалны урта мәктәптә туган телне өйрәнүдә файдалану өчен күнегү үрнәкләре төзү.

Алынган бурычларны хәл итү өчен без Федоровка районы авыллары атамаларын төрле чыганаклардан әзмә-эзлекле сайлап алу юлы һәм кыр методы белән тупладык, аны анализлаганда эзләнү, тарихи-чагыштыру, тиңләштерү, санау метод һәм алымнарын кулландык. Бу яктан караганда, авторның туган ягы Федоровка районы булуы да зур әһәмияткә ия.

Тупланган материалның Федоровка районы авыллары атамалары үрнәгендә аерым бер төбәкнең ономастикасын югарырак фәнни дәрәҗәдә тикшерү өчен нигез булып тора алу, безнең тарафтан ирешелгән төп нәтиҗәләр урта мәктәптә һәм башка төрле уку йортларында татар телен уку-укыту процессында ирекле куллана алу диплом эшенең теоретик һәм практик әһәмиятен тәшкил итә.

Шулай ук хезмәтнең практик әһәмияте тупланган бай материалны татар теленең ономастик хазинәсен үзләшерүдә, сүзлекләр төзегәндә, чыгышлар әзерләүдә файдалана алу мөмкинлеге белән билгеләнә. Дәресләрдә җирле ойконимика материалын куллану укытуның эчтәлеген баета, аны кызыклы итә, туган якка карата сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияли.

Материал туплау һәм куелган бурычларны хәл итү өчен өчен түбәндәге төп чыганаклар файдаланды: «Словарь топонимов Башкирской АССР» (Уфа, 1980), «Словарь топонимов Республики Башкортостан» (Уфа, 2002), «Русско-башкирский словарь-справочник названий населенных пунктов Республики Башкортостан» (Уфа, 2001), «Татар исемнәре сүзлеге» (Казан, 1981), «Исемнәр дөньясында. Башкорт исемнәре сүзләре» (Уфа, 1991). Шулай ук Э.М. Мурзаев, Л.Ш. Арсланов, Ф.Е. Гарипова, В.Д. Бондалетов, А.Г. Шәйхулов һ.б. галимнәрнең хезмәтләрендәге практик һәм теоретик материаллар да урын алды.

Тикшерү, югары педагогия уку йортлары студентларының чыгарылыш эше кыссаларында башкарылганлыктан, соңгы дәрәҗәдәге фәннилеккә дәгъвә итми. Эшнең төп нәтиҗәләре гамәли дәресләрдә, студентларның фәнни конференцияләрендә апробацияләнде.

Фрагмент работы

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК. ФЕДОРОВКА РАЙОНЫНЫҢ

СОЦИАЛЬ-ИКЪТИСАДИ, ТЕРРИТОРИАЛЬ-ГЕОГРАФИК

ХАЛӘТЕ ҺӘМ ТАРИХЫНА КҮЗӘТҮ

1.1. Федоровка районының социаль-икътисади

һәм территориаль-географик халәте

Федоровка районы (рус. Федоровский район) – Башкортстан Республикасында муниципаль район. Административ үзәге – Федоровка авылы.

Федоровка районы Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Көнбатыштан Ырынбур өлкәсе, төньяктан – Стәрлебаш районы, көнчыгышта – Мәләвез, көньякта – Көергәзе районы белән чиктәш. Аның барлык мәйданы – 1691 кв.км, халык саны – 19675 кеше. Аның составында 71 торак пункт, алардан иң зурлары: Федоровка авылы – халкы 4128 кеше, Бала-Чытырман авылы – халкы 1917 кеше, Гончаровка касабасы – халкы 971 кеше, Балыклы авылы – халкы 754 кеше.

Районда күпмилләтле халык яши: 35 % татарлар, 22 % руслар, 14,7 % башкортлар, 14,6 % мордвалар һәм 2 % башка милләт вәкилләре.

Федоровка районы территориясе Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының көньяк-көнчыгыш читенә карый. Башкортстан Республикасы көньяк-көнчыгыш чигеннән Бәләбәй яссы таулыгы (платосы) сузыла, ул көньяк-көнчыгышта гомум сырт белән тоташа. Бу калкулыкларга Кама-Агыйдел тигезлеге кушыла. Район территориясендә Дим, Ашкадар елгалары башлана.

Зональ үзенчәлекләре буенча бу төбәк гадәти урман-дала (Федоровка урман-дала районы) һәм дала (Ашкадар буе дала районы) зонасына карый. Элегрәк заманнарда монда урманнар күп булган. Хәзер алар нигездә тик калкулыкларда гына сакланган. Урманнарда имән, усак, юкә, өрәнге (чаган), элмә, каен агачлары үсә. Сирәк булса да карагай очырый. Куаклылардан кара зелпе (бересклет бородавщатый), чикләвек, камыр агачы (дүләнә), дала чиясе бар. Үсемлекләрдән күптөрле үләннәр белән күп санда кыяклыклар (кыяклы ашлык), бигрәк тә солычык һәм кылган таралган. Күптөрле үләннәрдән тубылгы (таволга), чебен кунмас гөл яисә шалфей (шалфей), мәтрүшкә; кыяклылардан – арышбаш (сусән, тимофеевка), айравык (ежа сборная), учак (ут, костер), төлкекойрык (лисохвост), кылган, сарут (актамыр, пырей); дала куаклыкларыннан – костыргыч чикләвек (чилибуха, чилига), дала чиясе (степная вищня), өянкелек (тирәклек, ракетник), күгән (терн) еш очырый.

Климат җылы, аз гына корылыклы. Төбәк түбән һава агымы йогынтысында тора һәм елына 400 мм явым-төшем ала. Абсалют температура максимумда +41 градуска, абсалют минимумда 46 градуска җитә.

Күпчелек җирләре селтеләнгән һәм көлләнгән кара туфрактан тора. Башкалары юылган җирләр – 7,2 %, чокырлыклар – 2,8 %, тугайлыклар һәм су баса торган җирләр – 4,3 %. Минераль-чималлардан кирпеч чыгару өчен кызыл балчык, ком-таш, төзелеш ташы чималы яткылыклары бар. Нефть, тоз, бакыр, көмеш яткылыкларын эзләү һәм үзләштерү эшләре алып барыла.

Районда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнәләр. Сәнәгать һәм эшкәртү өлкәләре аз үсеш алган. Зур сәнәгать һәм эшкәртү оешмалары, предприятиеләре һәм ширкәтләре юк.

Авыл хуҗалыгы өчен файдаланыла торган җирләр 136,2 мең га мәйданны тәшкил итә, шул исәптән чәчүлекләр 91300 га, печәнлекләр – 7900 га, көтүлекләр – 36900 мең га. Башка чыганаклардан: районның җир-суларының гомум мәйданы 169101 га, шул исәптән авыл хуҗалыгы җирләре 138962 га (82 %), шулардан 85605 га (51%) сөрүлек-басулар, 3652 га (11,5 %) урманнар, 896 га сулыклар, 9792 га башкалар.

Заключение

ЙОМГАК

Федровка районы Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатыш төбәгендә Ырынбур өлкәсе белән чиктә урнашкан. 1935 елга чаклы Федоровка районының бүгенге территориясе Стәрлетамак кантонының Федоровка волостенә караган. Ә Федоровка районы территориаль һәм административ берәмлек буларак 1935 ел башында оеша. Аның составына Стәрлебаш районының 13 авыл Советы һәм Мәләвез районының 5 авыл Советы керә. Чирек гасырдан, 1961 ел башында, авыл Советлары составы зур үзгәреш кичерә: алар бик азая – 12 генә кала.

Торак пунктлар саны барлыгы 129 була. Алар арасында төрле торак пунктлар авыллар, хуторлар, касабалар һәм выселкалар – бар. 1961 елда Федоровка районы 1854 кв.км территорияне били. Халкы – 28182 кеше. ХХ гасырның 80 нче еллар азагында Федоровка районында халык саны бик азая. Моның сәбәбен территориаль үзгәрешләр, халыкның миграциясе белән бәйләп карасалар да, без аны күберәк ХХ азагындагы социал-икътисади шартларга бәйле демографик хәлгә кайтып кала, дип әйтә алыр идек. 1981 елның 1 январена Федоровка районы 1691 кв.км. мәйданны били. Халкы 22300 кеше була. Авыл Советлары саны шул килеш үзгәрешсез кала – 12, торак пунктлар саны азая – 76 була. Бүген авыл Советлары – 14.

Бу төбәктә бик борынгы чорларда – берничә дистә мең еллар элек үк кешеләр яшәгән. Бу турыда археологик казылмалар вакытында табылган материаллар һәм башка чыганаклар сөйли. Көньяк Уралга күчмә кабиләләрнең күпләп үтеп керүе бу төбәктә ул вакыттагы халыкның этник составын нык төрләндерә, һәм шулай ук яңа этник төркемнәрнең оешуына китерә. Монда яшәүче башкорт һәм башка халыкар күпгасырлар дәвамында җирле һәм күченеп килүче кабиләләрнең кушылуы нигезендә формалашалар.

Мәсәлән, Федоровка районында 1931 елда басылган “Районы Башкирской АССР” статистик белешмәсендә бу төбәктә башкортлар, татарлар, мишәрләр, типтәрләр, чувашлар, руслар, украиннар, белоруслар, марилар, мордвалар, латышлар, немецләр, поляклар, эстонлылар, еврәйләр яшәве күрсәтелә. Милли состав бүгенге көндә дә сакланган, ләкин касы милләт сан ягыннан арткан, кайсы бик аз калган. Шулай, раонның төп халкы бүген татарлар, башкортлар, руслар, чувашслар, мордвалар.

Оешкан вакытта Федровка районы составына түбәндәге торак пунктлар кергән:

1) авыллар Августовка, Акбулат (Акбулатово), Базилева, Бала-Чытырман (Бала-Четырман), Балыклыбаш (Балыклыбашево), Булякай, Верхний Алыштан, Гумбетово, Покровка, Караяр, Ишбүләк (Ижбуляк), Кирюшкино, Ново-Николаевка, Орловка, Сашино, Сухо-Изяк, Хаватловка, Юлдаш, Юрковка и т.д.;

2) зур авыллар Алешкино, Кузьминовка, Михайловка, Старая Покровка, Сергеевка, Федоровк һ.б.

3) касабалар Боронино, Гавриловский, Донской, Думчевский, Капровка, Митрафаново, Тимофеевский, Тученский, Фроловский һ.б.

4) хуторлар Баталинский, Бикзяновский, Васильевский, Георгиевский, Гладкова, Гарбуновский, Дема, Дорогой, Иваново, Красново, Маганевский, Никитина, Николаевский, Петровка, Стрельникова, Худояровский.

Бу чорда шулай ук торак пунктлар составына тегермәннәр, артельләр, выселкалар да кергән. Мәсәлән, аларда 1925 елда бердән алып сигезгә чаклы хуҗалык булган, Юксыллар артелендә (артель Бедноты) 18 хуҗалык булган (халык саны күрсәтелмәгән).

Бүген исә аларның кайберсе бөтенләй юкка чыккан. Моның төрле сәбәпләре бар. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышыннан соң төбәктә сәнәгать үсеше һәм ХХ гасырның 50 нче елларында республиканың көньяк-көнбатышында Стәрлетамак, Ишимбай, Мәләвез, Күмертау шәһәрләренең үсеше, аларда эре нефть-химиясе, нефть чыгару һәм станок, машиналар төзү заводлары, төрле фабрикалар салу авыл халкының авылдан шәһәргә агылуына китерә. Бөек Ватан сугышы да эзсез калмый, әлбәттә.

Хәзерге чорда 73 торак пункт билгеләнә. Аларны анализлау шуны күрсәтә:

1) халкының милләте буенча татарлар, руслар, башкортлар, чувашлар, мордвалар, катнаш милләтләр яшиләр;

2) ойконимнарның 24 төрки-татар (шул исәптән башкорт) атамалары (Акбулат авылы, Акташ авылы, Бала Чытырман авылы, Балыклы авылы, Балыклыбаш авылы, Батыр авылы, Бүләкәй авылы, Югары Яуыш авылы, Югары Алыштан авылы, Әтәш авылы, Гөлем авылы, Гөмбазы авылы, Гөмбәт авылы, Ишбүләк авылы, Ишмөхәмәт авылы, Коралачык авылы, Яңа Яуыш авылы, Сәит авылы, Тәнәй авылы, Юрматы авылы, Иске Чытырман авылы, Өчбүләк авылы, Түбән Алыштан авылы, Яңа Авыл хуторы), 1 атама (Тәнәй– Тенос – Тенюс – Теняево) мәҗүси чуваш исеменә бәйле – төрки нигезле; 49 славян-рус атамалары тәшкил итә (д. Айтуган Дурасов, д. Алешкино, д. Базелево, д. Веселовка, д. Гавриловка, с. Гавриловка, д. Гоголевка, д. Гончаровка, д. Гороховка, д. Дедово авылы, с. Денискино, д. Домрачевка, д. Златоустовка, д. Ивановка, д. Илиновка, д. Илиновка, д. Казанка, с. Кирюшкино, д. Ключевка, д. Колыдовка, д. Кузминовка, д. Маганевка, д. Митюковка, с. Михайловка, д. Никитина, д. Николаевка, д. Новомихайловка, д. Новониколаевка, с. Новоселка, д. Новософиевка, д. Новоитроицкое, д. Орловка, д. Петровка д. Петровка, х. Подлесный, д. Покровка, д. Полыновка, д. Поляковка, д. Пугачевка, д. Русский Сухой Изяк, д. Сашино, д Сергеевка, д. Старониколаевка, д. Старокондоуровка, д. Татарский Сухой Изәк, с. Теняево, х. Уялдаровка, д. Федоровка, с. Федоровка, д. Федотовка, д. Филлиповка, д. Хитровка); шулай ук 2 атама татар-рус телләре катнашлыгында ясалган (Айтуган-Дурасово, Татар Сухой Изяк);

3) төрки-татар атамларының күпчелеге кеше исемнәреннән ясалганнар Акбулат авылы, Батыр авылы, Бүләкәй авылы, Гөлем авылы, Югары Яуыш авылы Ишбүләк авылы, Ишмөхәмәт авылы, Яңа Яуыш авылы, Сәит авылы. Алар бу торак пунктларга нигез салучылар. Урынлашу урынына бәйле атамлар да бар. Иске Чытырман авылына беренче килүчеләр Уфа губерниясе Чытырман авылыннан булганнар. Шуңа авылларына шушы атаманы биргәннәр. Ә Бала Чытырман авылына нигез салучылар Иске Чытырманнан күченгән. Бала кече, бәләкәй мәгънәсен бирә. Татар телендә “чытырман” – бик куе булып, тармакланып үскән куаклар, урман. Ягъни авыл шундый куаклы куе урман булган урынга төпләнгән. Балыклы авылы һәм Балыклыбаш авылы Балыклы елгасына бәйле аталаганнар – алар елга буена салынган. Акташ авылы ак ташлы урынннан. Тәнәй авылы атамасын да төрки чыганакка бәйләп карарга була, чөнки бу авылга чувашлар нигез салган. Аның иске атамасы Тенюс. Мәҗүси булган чувашлар арасында ак сакаллар – стрецлар була. Шуларның берсе Тенусь исемле була – авылга ул нигез салган дип фаразлана. Юрматы авылы атамасы ыру-кабилә исеменнән алынган. Коралачык татарлар-башкортлар өчен гадәти атама – корылма исеме “алачык”ка бәйле. Яңа Авыл хуторы атамасы “яңа гына салынган авыл” мәгънәенә бәйле. Ләкин Югары Алыштан авылы, Түбән Алыштан авылы, Әтәш авылы, Гөмбазы авылы, Гөмбәт авылы, Өчбүләк авыллары атамаларын әле без аңлата алмыйбыз.

4) славян-рус атамаларының күпчелеге кеше исемнәренә бәйле – д. Айтуган Дурасов, д. Алешкино, д. Базелево, д. Веселовка, д. Гавриловка, с. Гавриловка, д. Гоголевка, д. Гончаровка, д. Гороховка, д. Дедово авылы, с. Денискино, д. Домрачевка, д. Ивановка, д. Илиновка, д. Илиновка, с. Кирюшкино, д. Кузминовка, д. Маганевка, д. Митюковка, с. Михайловка, д. Николаевка, д. Новомихайловка, д. Новониколаевка, д. Новософиевка, д. Орловка, д. Петровка д. Петровка, д. Поляковка, д. Сашино, д Сергеевка, д. Старониколаевка, х. Уялдаровка, д. Федоровка, с. Федоровка, д. Федотовка, д. Филлиповка, д. Хитровка. Авылның төпләнгән урынына бәйле атамлар х. Подлесный (урман буенда урнашканга), д. Ключевка (чишмәле урынга урнашканга), д. Полыновка (сулы урынга урнашканга), аталган. д. Русский Сухой Изяк һәм д. Татарский Сухой Изәк Сухой Изяк елгасы атамасына бәйле – алар шушы елга буенда урынлашканнар. Берсендә руслар, икенчесендә татарлар яши. Русларның православия диненә бәйле д. Новотроицкое, д. Покровка авыллары аталган. с. Новоселка атамасы яңа салынган булганнан алынган. д. Златоустовка һәм д. Казанка авылларын исемләү үзенчәлекләре әле безгә ачык түгел.

Шулай итеп, Башкортстан Республикасы Федоровка районы ойконимикасы бик кызыклы һәм үзенчәлекле атамалар системасы. Анда төбәкнең, республиканың һәм районның озак елларга сузылган чал тарихы, халкының теле һәм гореф-гадәтләре, районның һәм торак пунктларның табигый-географик шартлары, климаты һәм әйләнә-тирә табигате чагылыш тапкан. Район авылларына атама бирүдә гомумтөрки һәм гомумславян атамалар бирү үзенчәлекләре чагылыш алган.

Ономастик материалны, шулай ук топонимика (ойконимика) атамлары белән эш итү туган төбәк гомуми өйрәнүдә укучыларда кызыксыну формалаштыра, зәвыкларын үстерә. Алар үз уй-фикерләрен язма һәм сөйләмә формаларда логик яктан төзек һәм эзмә-эзлекле, тулы һәм төгәл итеп бирә алу осталыгын һәм күнекмәләрен булдыралар. Берүк вакытта укучылар фәнни әдәбиятны сайлау, уку-өйрәнү, анализлау, төрле чыганаклар белән эш итәргә өйрәнәләр, гыйльми тикшеренү нигезләрен үзләштерәләр. Нәтиҗәдә урта мәктәп укучылары ономастика, киң алганда – туган якны өйрәнү өлкәсендә киң һәм кыйммштле мәгълүмат туплыйлар, аларны гамәли куллана беләргә өйрәнәләр. Бу максатларда төрле эш алымнары һәм төрләре кулланыла. Тәҗрибәле һәм алдынгы карашлы укытучылар программада каралган махсус сәгатьләр белән генә чикләнмичә, бар темаланы үзләштерүдә дә, башка темаларны карганда да ономастик материалдан оста ф һәм үтемле файдаланалар. Алар реферат, сочинение, фәнни хезмәтләр язу, презентация ясау һ.б.ш. эш төрләре белән укучы хезмәтен баеталар. Бигрәк тә яңа ФГОС таләпләреннән чыгып, текст өстендә эш, проект эшчәнлек һ.б. аларның игътибарыннан читтә калмый.

Галимнәрнең, методистларның һәм мәктәп укытучыларының бай фәнни-теоретик һәм гыйльми-гамәли тәҗрибәсенә таянып, без үз мөмкинлекләребездән һәм методик әзерлегебездән чыгып төзелгән күнегү үрнәкләрен тәкъдим иттек

Список литературы

1. Административно-территориальное устройство Республики Башкортсотан: На 1 января 1999 года: Справочник. – Уфа: Изд-во “Башбаланкиздат”, Уфим. полиграфкомбинат, 1999. – 416 с.

2. Арсланов Л.Ш. Исследования по финно-угорской и тюркской ономастике. – Елабуга: ЕГПИ, 2005. – 224 с.

3. Асфандияров А.З. История сел и деревень Башкирской АССР: Справочник. – Кн. 2. – Уфа: Башкир.кн.изд-во, 1991. – 192 с. (Федоровский район. – С. 152-166.)

4. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 272 б.

5. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: 4 томда. –Т. 1. – Бирск: Бирск. гос. пед. ин-т, 2005. – 233 б.

+ еще 53 источника

Покупка готовой работы
Тема: «Ойконимика федоровского района республики башкортостан»
Раздел: География, Экономическая география
Тип: ВКР
Страниц: 91
Цена: 2800 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика