ВКР

«“идегәй” дастанында сурәтләү-тасвирлау чаралары»

  • 90 страниц
Содержание

ЭЧТӘЛЕК

Кереш.4

Беренче бүлек. “Идегәй”дастанында төп лексик категорияләр һәм аларның стилистик вазыйфалары.11

1.1. Гомумтөрки сүзләрнең кулланылышы.11

1.2. Дастанда нугай элементлары.25

1.3. Дастанда гарәп-фарсы алынмалары.36

1.4. Сурәтләү чарасы буларак фразеологик әйтелмәләр.40

1.5. Синонимнар һәм антонимнар, аларның сәнгати функцияләре.42

Беренче бүлек буенча нәтиҗә.45

Икенче бүлек. “Идегәй” дастанында сүзнең күчерелмә мәгънәсенә нигезләнгән сурәтләү чаралары…47

2.1. Чагыштырулар….….47

2.2. Эпитетлар….50

2.3. Метафоралар…52

2.4. Җанландырулар….55

2.5. Гипербола һәм литота.57

Икенче бүлек буенча нәтиҗә.60

Өченче бүлек. “Идегәй” дастанында поэтик синтаксис.61 3.1. Кабатлауларның кулланылышы.61

3.2. Башка төр синтаксик чараларның кулланылышы.65

Өченче бүлек буенча нәтиҗә.70

Йомгак. .72 Кулланылган әдәбият исемлеге.76

Чыганак.81

Кушымта 1. 6нчы сыйныфта “Лексикология” темасын үткәндә куллану өчен тестлар һәм биремнәр.82

Кушымта 2. “Идегәй” дастанында кулланылыш тапкан нугай элементлары сүзлекчәсе (лексика).85

Шартлы кыскартылмалар исемлеге.90

Введение

КЕРЕШ

Хәзер төрки тел гыйлеме алдында, шул исәптән татар тел белемендә, төрки язма ядкәрләрнең телен бөтен тулылыгы белән өйрәнү бурычы тора. Бу – татар теленең үсешен күз алдында китерү өчен генә түгел, бәлки тагын ике зур проблеманы – телнең татар халкы этногенезында тоткан тарихи урынын билгеләү һәм хәзерге шартларда элекке традицияләр җирлегендә татар телен дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү мәсьәләен хәл итү белән дә бәйләнгән, дип яза В.Хаков «Татар әдәби теле тарихы фәне һәм аның алдында торган бурычлар» дигән мәкаләсендә [Хаков, 2000: 117]. Татар теленең үсешен күзәткәндә, төрки язмачылыктан тыш, татар халык авыз иҗатына да аеруча игътибар ителә. Бу соңгы елларда аеруча нык күренә. Әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр, бәетләр, дастаннарның лексикасын өйрәнү, синтаксик чараларын анализлау тел белемендә төп мәсьәләләрнең берсенә әйләнеп бара.

Фольклорга игътибар артуның икенче сәбәбе дә бар. Халкыбызның килеп чыгышына, үткәненә, тарихы һәм этнографиясенә игътибар арткан бу чорда, билгеле, аның авыз иҗатына да игътибар көчәя. Халык авыз иҗаты – һәрбер халыкның җанлы тарихы, тәҗрибәсе, сүз осталыгы ул.

Чыгарылыш квалификация эшебезнең темасы – “«Идегәй» дастанынында сурәтләү, тасвирлау чаралары“

“Идегәй” дастаны һәм тел, һәм әдәбият галимнәренең мәкаләләрендә әледән-әле тикшерелеп килә, шуңа да карамастан әлеге дастанның лексикасы аз өйрәнелгән өлкәләрдән санала. Безнең чыгарылыш квалификация эшебезнең фәнни яңалыгы шушы фактор белән билгеләнә.

Хезмәтнең максаты – “Идегәй” дастанында кулланылыш тапкан сурәтләү, тасвирлау чараларын тикшерү.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

•“Идегәй” дастанының өйрәнелү тарихын яктырту;

• “Идегәй”дастанындагы төп лексик категорияләрне (гомумтөрки сүзләр, нугай элементлары, гарәп-фарсы алынмалары, фразеологик берәмлекләр, синонимнарны) өйрәнү;

• “Идегәй” дастанында сүзнең күчерелмә мәгънәсенә нигезләнгән сурәтләү чараларының (чагыштыру, эпитет, метафора, җанландыруларның) кулланылыш үзенчәлекләрен һәм аларның стилистик вазыйфаларын ачыклау;

• “Идегәй” дастанында урын алган поэтик синтаксис чараларын (кабатлау, риторик сорау һәм риторик эндәшләр, инверсия, градацияләрне) анализлау.

Хезмәтебезнең теоретик кыйммәте түбәндәгедән гыйбарәт: беренчедән, “Идегәй” дастанының лексикасын өйрәнү урта гасырда төрки тел белеменең торышын һәм үсеш дәрәҗәсен ачыкларга мөмкинлек бирә; икенчедән, мондый тикшеренү фольклор әсәрләренең телен өйрәнү юнәлешендә дә уңай тәҗрибә буларак карала ала.

Чыгарылыш квалификация эшебезнең гамәли әһәмияте мәсьәләнең актуальлеге һәм фәнни яңалыгы белән билгеләнә. Тикшеренү нәтиҗәләре югары уку йортларында татар тел белеме тарихын һәм тарихи лексикология, стилистика буенча махсус курслар укыганда, фактик материал буларак хезмәт итә ала.

“Идегәй” дастаны турында мәгълүмат. “Идегәй” дастаны XV гасыр урталарында иҗат ителә. Әсәрдә Алтын Урда чоры яктыртыла. Туктамыш һәм Аксак тимер дәрәҗә, беренчелек өчен көрәшәләр. Озак елларга сузылган тартыш Алтын Урданың таркалуы белән тәмамлана.

“Идегәй” дастаны героик эпос рәтенә керә. Ә героик эпосның төп темаларыннан берсе булып илне, халыкны илбасарлардан саклау темасы санала. Биредә батырлык − дастан героеның илен, ыруын, гаиләсен саклау темасын ача. Дастаннар бик күптәнге, әмма чынбарлыкта, асылда булган ниндидер чын вакыйгаларны сөйләргә вәгъдә итәләр, чыганакларга таяналар. Татар дастаннарының вариантлары күп төрки халыкларда сакланган. Н. Исәнбәт “Идегәй” дастанының татарларда − 18, башка халыкларда 34 варианты барлыгын әйтеп үтә.

Н.Исәнбәт “Идегәй” дастынының барлыкка килүенә XIV йөзнең ахырында һәм XV йөзнең башында Алтын Урда дәүләтендәге эчке зур чуалышлар, “Идегәй” баш күтәрүе дип билгеле булган халык кузгалышлары сәбәп булган дип аңлата. Дастанның нигезендә халыкның хөрлек һәм иминлек, бәхетле һәм тату тормышы хакындагы идеаллары ята.

Әсәрнең төп герое “Идегәй” − 1419 елда Алтын Урдада сарай аристократиясенә каршы сугышта үтерелгән бик билгеле, тарихи бер кеше. Аның сугышчан даны, батырлыгы халыкка билгеле булган. Халык аны легендар шәхес дәрәҗәсенә күтәргән. Аның турындагы төрле легендалар үзе исән вакытта ук халык авызыннан сөйләнгән. Ә замандашы Ибне Гарәпша аның турында: «Ул бодай төсле куе коңгырт чәчле, гәүдәсе белән нык, баһадир, мәһабәт бөек күренешле, юмарт һәм гүзәл, елмаючан, үткен һәм җитез фикерле, галим һәм Фазыйлларны сөюче, ярлыларга һәм яхшы кешеләргә якын булучы, алар белән йомшак тел һәм нечкә ишарәләре белән уен-көлке сөйләүче иде”, − дип язып калдырган. Бу характеристика үзе генә дә дастан иҗат итүне сорап тора кебек.

“Идегәй” турында дастанның үзеннән дә шактый мәгълүматлар алып була. “Идегәй” − Котлы Кыя би углы. Котлы Кыя үзе Туктамыш ханның ау кошларын караучы була. Аксак Тимер белән бәйләнешкә кергән өчен Туктамыш хан аның башын чаптырган, нәселен бетерергә тырышкан. Бу карарны ишеткәч, аның нәселен калдыру өчен, Котлы Кыяның якын кешесе Җантимер бишектәге Идегәйне үз баласы Кобогыл белән алыштыра. “Идегәй” Кобогыл исемендә үсеп, хан сараенда түрә була. Ул бала чагында ук көчле булуы, ярдәмчеллеге, зирәклеге, тапкырлыгы белән башкалардан аерылып тора. Шушы сыйфатлары Туктамышны үзенә җәлеп итә, һәм ул аны сараенда калдыра.

“Идегәй” дастанының сюжеты төрле интригаларны, очрашуларны, сугыш күренешләрен, гыйбрәтле вакыйгаларны эченә алуы белән кызыклы. Аерым өлешләре тәрбия үрнәге дә булып тора. Мәсәлән, ата белән бала, ана белән бала диалоглары бүгенге көндә дә урынлы яңгырый. Дастан төрле әдәби сурәтләү чараларына, халык телендә йөргән мәкаль-әйтемнәргә бик бай. Теле − шул вакыттагы халык теле. Идел-Йортны ярату, туган җирне сөю дастанның буеннан-буена сузылган. Шуңа күрә дә “Идегәй” инде биш гасырдан артык татар халкы белән бергә яши. Бу урында галим Илбарис Надировның болай дип яза: ““Идегәй” дастаны – фольклор мирасыбызның биниһая гүзәл йөзек кашы. Ул − халкыбызның милли үзаңын, тарихи хәтерен һәм ватандарлык тойгыларын шагыйранә илһам белән сугара торган бөек әсәр” [Надиров, 1992: 165].

Хезмәттә чыганак буларак дастанның 1988 елда Казанда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән нөсхәсе алынды [Идегәй. Татар халык дастаны. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 254 б.] Бу басма Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты фондында сакланган вариантлары нигезендә кайбер төзәтмәләр кертеп эшләнгән.

Әсәрнең өйрәнелү тарихы. “Идегәй” дастанының күптөрле вариантлары, күчермәләре татар, казакъ, нугай, каракалпак, башкорт, үзбәк халыклары, кырым татарлары иҗатында билгеле. Дастанны чагыштырма типологик яссылыкта өйрәнгән күренекле тюрколог – П.М.Мелиоранский, В.М.Жирмунский һәм А.Н.Самойлович – төрки халыклардагы төрле варианталырның тарихи җирлеге нигездә бер булуын, сюжет эзлеклелеге, характерлар үсеше, сурәтләр һәм мотивлар бәйләнеше ягыннан алар арасында шактый охшашлык аваздашлык булуын әйтәләр. Шуның белән бергә һәр төрки халыкның үз иҗат мирасыннан үсеп чыккан “Идегәе”, үз милли эпосы бар.

“Идегәй” дастаны җиде меңнән артык шигъри тезмәне үз эченә ала.

Дастанның татарча вариантын җыю, бастыру, өйрәнү эшенең бай тарихы бар. Беренче фәнни тикшеренүләр узган гасыр урталарында академик В.В.Радлов тарафыннан башкарыла. Дастанга педагог һәм журналист Н.Хәким дә игътибар итә. Ул әсәрнең бер вариантын 1919 елда Себердә – Тара өязенең Яланкүл авылында халык чичәне Ситдыйк бабай Зәйнетдиновтан язып алган. Утызынчы еллар ахырында Н.Хәким дастанны (күренекле тюрколог А.Н.Самойлович тарафыннан язылган сүз башы белән) аерым китап итеп әзерли, әмма шәхес культы белән бәйле репрессияләр аркасында китап дөнья күрми кала.

Н.Хәким башлап җибәргән бу катлаулы эшне таныглган галим һәм язучы, фольклор әсәрләрен туплаучы Н.Исәнбәт дәвам итә. Күп вариантлар нигезендә аның тарафыннан төзелгән җыйнама вариант “Совет әдәбияты” журналының 1940 ел № 11, № 12 саннарында басылып чыга. Җыйнама текст төзүнең, “сәнгать реставраторлыгы булу ягыннан, беркадәр иҗади эш итеп тә каралырга тиеш” икәнлеген исәкртеп, Н.Исәнбәт дастанның кайбер чәчмә юлларын тезмәгә әйләндереп бирә.

Дастанның игътибарны даими җәлеп итеп тору үзенчәлеге аның телендә дә чагылыш таба. Ул меңләгән сүз-сурәтләрдән, тел-бизәкләрдән гыйбарәт. “Идегәй” стиле – күренекле дастаннарга хас мәһабәт стиль. Бу стильнең төп үзенчәлеге аның эпик сурәтләргә, даими эпитетларга, гиперболаларга бай булуында, кабатлаулар һәм градацияләрнең тигез чиратлашуында, вакыйгаларның гармоник сурәтләнүендә. Дастан тукымасында халык теленнән алынган яисә халык теленә җәүһәр булып күчкән мәкаль һәм әйтемнәр, тапкыр һәм канатлы тәгъбирләр бар. Андагы күпчелек сүз-сурәтләр, стилистик фигуралар бүгенге сөйләм телебезнең дә алыштыргысыз байлыгын тәшкил итәләр.

Дастан өзлексез агылып тора торган тоташ тезмәләрдән тора. Ә тезмә – эпик әсәрләрнең иң борынгы формасы ул. Шигырьнең сторфикасы, ритмик калыбы, эчке рифмалары, рефрен, анафоралары, аллитерацияләре һ.б. дастанның буыннан буынга күчеп, сакланып килүенә сәбәпче булган сыйфатлар булып саналалар.

“Идегәй” төрки халыкларның иң борынгы шигырь калыбына – җиде иҗекле үлчәмгә корылган. Моның нигезендә, И.Надиров фикеренчә, җиделе шигырьнең хәтердә тизрәк уелып калу үзенчәлеге салынган [Идегәй, 1988, 10]. Заманында дастан аерым акыннар, җыраулар, чичәннәр телендә думбрага, сазгакушылып көйләп әтелә торган булган. Кайбер урыннарда моңа “сарын белән сөйләү” диләр.

Дастанның татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше дә зур. Бу турыда әдәбиятчы галим Ф.Урманче үзенең хезмәтләрендә яза. Аерым алганда, аның “Народный эпос “Идегей”” китабы классик төрки ядкяр булган “Идегәй” дастанының татарча вариантын чагыштырма-тарихи һәм чагыштырма типологик тикшерүгә багышланган. Бу хезмәттә татарча дастанның барлык кулъязма һәм басма нөсхәләрен анализлый, шул ук вакытта әлеге эпосның башка халыклар материалына да мөрәҗәгать итә [Урманче, 1999: 200].

Дастанның тел үзенчәлекләре мәсьәләләре, әйтергә кирәк, төрле газета-журналларда һәм җыентыкларда урын алган мәкаләрдә яктыртыла [Будагова 1987: 25-29; Арсланов, 2001: 23-24; 2009: 14-16; Маткулова, 2007: 24-26].

Фольклор мирасыбызның кыйммәтле ядкәре булган, халкыбызның милли үзаңын, тарихи хәтерен һәм ватандарлык тойгыларын яктыртан әсәрне өйрәнү бүгенге көндә дә актуаль.

Хезмәтебезне язу барышыда Л.Ш.Арсланов, Ю.И.Каракаев, И.Надиров, Ф.Урманче, Н.Хәким, Ф.С.Сафиуллина һәм башка галимнәрнең хезмәтләрен фәнни-методологик нигез буларак кулландык.

Чыгарылыш квалификация эшебезнең төзелеше кереш, өч бүлектән торган төп өлеш, йомгак, кулланылган әдәбият исемлеге һәм кушымтадан гыйбарәт. Керештә традицион тәртиптә эшнең максат һәм бурычларын ачыкладык, өйрәнелү объекты булган “Идегәй” дастаны турында кыскача мәгълъмат бирдек, дастанның өйрәнелү дәрәҗәсен яктырттык. Беренче бүлектә тикшерелү объекты булган “Идегәй” дастанындагы төп лексик категорияләрдән гомумтөрки сүзләр, гарәп-фарсы алынмалары, синоним һәм антоним сүзләр тикшерелде. Аерым бүлекчәдә нугай халкы һәм теленә бәйләнешле фикеләр әйтелде, “Идегәй” дастанында кулланылган нугай элементлары анализланды. Икече бүлектә дастандагы сүзнең күчерелмә мәгънәсенә нигезләнгән сурәтләү чаралары (чагыштыру, эпитет, метафора, җанландыру, гипербола һәм литота, фразеологизмнар) өйрәнелде. Өченче бүлек исә дастандагы поэтик синтаксис чараларын ачыклауга багышланды, биредә кабатлау, акромонограмма күренешләренең дастанның тел тукымасында башкарган сәнгати үзенчәлекләре билгеләнде. Йомгакта төп нәтиҗәләр гомумиләштерелеп бәян ителде. Кушыталарда “Идегәй” дастанында кулланылган нугай сүзләрен тәшкил иткән сүзлекчә һәм дәрестә кулланыр өчен биремнәр һәм тестлар урнаштырылды. Соңыннан эш барышында кулланылган шартлы кыскартылмалар исемлеге тәкъдим ителде.

Фрагмент работы

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

“ИДЕГӘЙ” ДАСТАНЫНДА ТӨП ЛЕКСИК КАТЕГОРИЯЛӘР

1.1. Гомумтөрки сүзләрнең кулланылышы

Хәзерге татар милли әдәби теленең лексик, фонетик нормалары, нигездә, урта диалекттан, морфологик нормалары – мишәр диалектыннан, синтаксик нормалары һәм стилистик эшкәртелеше иске татар язма әдәби телдән килә. Тагын да тарих тирәнлегенә таба китсәк, иске татар әдәби теле – иске төрки әдәби телгә, соңгысы борынгы төрки телгә барып тоташа.

Борынгы төрки әдәби тел рун эпитафик язмаларында сакланып калган. Хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән мондый язма истәлекләрнең элгәрләре V-VI гасырларга карый. Алар Орхон һәм Енисей елгалары буенда зур ташларга төшерелгән хәлдә табылганнар. Рун текстлары төрле ташларга, металл һәм сөяк әйберләргә язылган. VIII-IX гасырлардан башлап кәгазьгә теркәлгән текстлар да очрый [Нуриева, 2007: 4].

Борынгы төрки телнең төп нигезен тәшкил итә торган сүзләр бар. Болар – туганлык терминнары, табигать күренешләрен белдерә торган сүзләр, хайван, кош-корт атамалары, хәрби лексика, иҗтимагый тормыш белән бәйле атамалар, топонимика һ.б. Борынгы төрки телнең лексик байлыгын тулы чагылдырган хезмәт – “Борынгы төрки сүзлек” («Древнетюркский словарь») [ДТС, 1969: 676].

Тере телләрнең һәм иске язма истәлекләрнең лексикасын анализлаганда, тикшеренүнең системалылыгы мәсьәләсе бөтен тулылыгы белән килеп баса. Лексикология буенча язылган хезмәтләрдә семантик классификация киң кулланыла [Кузьмина, 2003: 77]. Һәрбер телнең сүзләре семантика нигезендә, ягъни мәгънәләрнең бертөрлелеге яки якынлыгы нигезендә төркемләнә ала. Билгеле булганча, морфологиядә телнең сүзлек составы сүз төркемнәренә бүленә, алар бер үк вакытта семантик категория дә булып торалар, чөнки әлеге сүзләр бер үк лексик мәгънәгә ия. Шуңа күрә дә лексик яссылыкта сүз төркемнәре – ул сүзләрнең лексик-семантик төркемнәре [Ахманова, 1966: 73]. Һәр сүз төркеме эчендә семантик билге (мәгънә, семантик компонент, сема) ягыннан якын булган сүзләр аерылып чыга. Шунлыктан сүз төркемнәре лексик-семантик төркемнәргә, ә алары үз чиратында лексик-семантик төркемчәләргә бүленәләр. Соңгыларын исә синонимик рәтләргә кадәр аерып карарга мөмкин [Кулиев, 1975: 28]. Галимнәр фикеренчә, хәзерге тел белемендә билгеле бер телнең сүзлек составын лексик-семантик төркемнәргә бүлеп тикшерү универсаль булып санала.

Чыгарылыш-квалификация эшендә лексиканы тикшерү М.И.Рәсүлова бүленешенә нигезләнеп башкарылды [Рәсүлова, 2005: 45]:

I – Җиһан һәм җир төзелешенә бәйле төшенчәләрне белдергән сүзләр:

1) ландшафт терминнары;

2) метереологик һәм астрономик терминнар;

3) вакыт берәмлекләрен белдергән сүзләр;

II – Тереклек дөньясына бәйле сүзләр:

1) кешенең тән төзелешенә караган сүзләр;

2) хайван, җәнлек, кош-корт атамалары;

3) табигать күренешләре атаалары;

III – Җәмгыять төзелешенә бәйле сүзләр:

1) туганлык һәм гаилә мөнәсәбәтләрен атый торган сүзләр;

2) ялгызлык исемнәре;

3) һөнәр һәм профессия белдергән сүзләр;

4) абстракт төшенчәләр.

“Идегәй” дастанынындагы борынгы төрки катламга караган лексиканы да шушы бүленешкә нигезләнеп анализладык.

Заключение

ЙОМГАК

Чыгарылыш квалификация эшебездә “Идегәй” дастанының сурәтләү чараларын нәтиҗәсендә түбәндәге нәтиҗәләргә килдек.

1. Рухи дөнья мәдәниятендә дастаннар аерым урын алып торалар һәм безгә теге яки бу халыкның иң борынгы яшәү һәм фикерләү рәвешен җиткерүдә мөһим чыганакларның берсе. Халык хәтере үзенең иң борынгы йолаларын, гореф-гадәтләрен, ышануларын саклап калып, аларны хәзерге вакытка кадәр китергән. Һәм иң әһәмиятлесе – эпик дастан бер милләтнең генә түгел, ә бәлки бер халык булып оешкан күп кенә милләтләрнең үткәнен билгеле бер дәрәҗәдә чагылдыра. «Идегәй» дастанында, бердән, татар халкының омтылышлары, холкы, гореф-гадәтләре сурәтләнүе белән бергә, башка төркиләрнең ышанулары, дәүләт тоту тәртипләре, гаилә-көнкүреш йолалары киң урын алган. Икенчедән, дастан телендә төрле төрки телләргә хас булган тел элементлары да урын алган.

2. “Идегәй” дастанының идея-эчтәлеге ягыннан халык иҗатының кыйммәтле ядкаренә әверелә. Дастанының теле исә гасырлар буе чарланган, камилләшкән татар теленең гүзәл бер үрнәге булып тора. Дастанның күптөрле вариантлары, күчермәләре татар, казакъ, нугай, каракалпак, башкорт, үзбәк халыклары, кырым татарлары иҗатында билгеле.

3. Дастанның игътибарны җәлеп итеп тора торган бер хасияте аның шигъриятлелегендә. Ул меңләгән сүз-сурәтләр, тел-бизәкләр, аваз-аһәңнәр белән сугарылган. “Идегәй”нең стиле – күренекле дастаннарга хас саллы һәм мәһабәт стиль. Бу стильнең төп үзенчәлеге аның эпик сурәтләргә, гиперболаларга бай булуында, кабатлаулар һәм градацияләрнең тигез чиратлашуында, чагыштыруларның һәм фразеологик берәмлекләрнең уңышлы кулланылуында. Гомумән, дастанның теле – шигъриятле халык теле.

4. “Идегәй” дастанында гомумтөрки телгә караган сүзләр күпчелекне тәшкил итә, һәм алар төрле лексик-тематик төркемнәргә, алар үз чиратында ваграк лексик-семантик төркемчәләргә карыйлар. Кешенең тән төзелешенә караган сүзләр генә фразеологик берәмлекләр составында кулланылганнар. Тагын бер үзенчәлек: аерым бер сүзләр дастан язылган чорда башка мәгънәдә кулланылган, ягъни вакытлар үтү белән, семантик үзгәрешләр кичергән.

5. “Идегәй” дастанында нугай элементлары, аерым алганда нугай сүзләре дә шактый урынны алып тора. Бу үзенчәлекләрне без түбәндәгечә лексик-тематик төркемчәләргә бүлеп тикшердек:Җәнлек, хайван атамалары: самур, бура, җәбә, кысрак, дүнән бидаяк һ.б; Кош атамалары: ку, чагала, суна, буз тойгын, бидаяк, күгәл балабан һ.б.; Үсемлек атамалары: бүз юшан, кузагач, баялыч, егач, кызылгат һ.б.; Кеше әгъзалары: айлар / айдар, бөйрәк, таңлай, яурын, какбак, мөчә һ.б.; Табигать күренеше: чуак, айдала, монар һ.б.; Көнкүреш кирәк-яраклары: аяк, җоба, мала, канҗага, тибенге, канҗага һ.б.; Абстракт төшенчәләр: ырыс, җүя, хаслык, җөя һ.б.; Кешене атау өчен кулланыла торган сүзләр: ханәш, карачы, шыгавыл, соргавыл, җырау, күң, тарун, алпагыт, тарун, кушчы, бөкәвел, арбакаш, корбым, һ.б.; Кием атамасы: шайман — көбә кием. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сыйфат сүз төркеменә караган нугай элементлары да дастанда күп очрады. Кешенең якт хайванның физик билгесен белдергән сүзләр: чонтык, чыкык һ.б.Характер сыйфатын белдерә торган сүзләр: буралык, намарт, һ.б. Вакытны белдергән сүз: индеге. Төс белдерә торган сыйфат – чала бурлы. Башка төр билгеләрне белдерә торган сүзләр: хөфия, асау, сум һ.б. Дастанда фигыль сүз төркеменә караган нугай элементлары да кулланылыш тапкан: маерылган, камыгу, бусару, икселмәс һ.б. Рәвешләргә килгәндә, нугай элементлары сан ягыннан чагыштырмача азрак кулланылыш тапкан: урын-ара мәгънәсен белдерә торган ювык, алыс сүзләре, вакыт мәгънәсен белдерә торган төнә көн һ.б. “Идегәй” дастанында сан сүзе ун мең мәгънәсен белдереп килә.

6. “Идегәй”дастанындагы гарәп-фарсы алынмалары, әйтергә кирәк, нугай лексик берәмлекләренә караганда азрак. Бу алынмаларның күбесе хәзерге татар әдәби телендә дә кулланыла, катлам укучы өчен аңлашыла торган сүзләр; шул ук вакытта мәгънәсе укучыга аңлаешсыз булган сүзләр текстта җәяләр эчендә күрсәтелә. Дастандагы гарәп-фарсы алынмалары төрле тематик төркемнәргә карыйлар, әсәрдә төрле вазыйфа башкаралар.

7. Дастан синоним һәм антонимнарга гаять бай икәнлеге ачыкланды. Аларның кулланылышында үзенчәлекле як ачылды: парлы синонимнар кызыклы, шул вакытта тирән мәгънәле юллар барлыкка китерәләр. Антонимнарга килгәндә, алар дастанда сурәтләнгән төрле каршылыклы якларны күрсәтәләр. Геройларның уй-фикерләрен, эш-гамәлләрен, төрле характер үзенчәлекләрен тулырак сурәтләү өчен фразеологик берәмлекләр кулланылган. Фразеологизмнар поэтик текстта ритм, рифма, шигъри үлчәмгә туры китерелгән.

8. Икенче бүлектә дастан телендә кулланылган сүзнең күчерелмә мәгънәсенә нигезләнгән сурәтләү чаралары, икенче төрле стилистик фигуралар (чагыштыру, метафора, эпитет, гипербола һәм литота) тикшерелде. Тикшеренү күрсәткәнчә, дастанда иң кулланылган сурәтләү чарасы – ул чагыштырулар. Дастанда бер контекст эчендә генә дә берничә чагыштыру төзелмәсе кулланылган очраклар бар. Чагыштыру төрле кушымча, бәйлек, теркәгеч, мөстәкыйль сүз, мөнәсәбәтле сүзләр белән белдерелгән. Әсәрдә традицион чагыштыру төзелмәләрен дә куллана. Дастанда эмоциональ тасвирлау чарасы буларак эпитетларны да еш очратырга була. Күренешләрне тасвирлаганда, төс ягыннан билгесен белдерә торган эпитетлар күп куллана. Дастанда җанландыру алымы уңышлы файдаланган.

9. “Идегәй” дастанында поэтик синтаксисның иң үзенчәлекле алымнары – кабатлау алымнарыннан гади кабатлау, анафора, эпифора, антитеза, акромонограмма һәм башка стилистик фигуралар урын алган. Бу алымнар дастанның идеясен укучыга үтемле җиткерү чаралары булуына инандык. Гомумән, әсәрдә милли телнең синтаксик байлыгы тулы файдаланыла. Фикерне сурәтле, сәнгатьчә йогынтылы, образлы итүгә ирешү өчен, синтаксик конструкцияләрнең зур шигъри мөмкинлекләре эшкә җигелгән.

Йомгаклап әйткәндә, “Идегәй” стиле – күренекле дастаннарга хас мәһабәт стиль. Бу стильнең төп үзенчәлеге аның телдә булган һәртөрле тел-сурәтләү чараларының идеяне ачарлык, укучыга образны тулы тасвирларлык, отышлы, шул ук вакытта әсәрнең тел тукымасында аһәңле яңгырарлык кулланылуында чагылыш таба.

Список литературы

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Татар телендә

Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре / Р.С.Абдуллина – Яр Чаллы: КамАз нәшр., 1997. – 128 б.

Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы / Г.Х.Әхәтов – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 94 б.

Әдәбият белеме сүзлеге / Төз. А.Г. Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 328 б.

Әхмәтова Ф.В. «Идегәй» дастанының татар вариантлары // Төркиләрнең телләре, рухи мәдәниятләре һәм тарихлары: традицияләре һәм заман. Халыкра конференциянең хезмәтләре. 3 томда. Том 2. – 9-13 Июнь, 1992. – Казан, 1992. – С. С. 160-162.

Бәширова И.Б. Сүз белән сурәт ясау / И.Б.Бәширова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 174 б.

Бәширова И.Б. Хәзерге татар стилистикасының уңышлары һәм бурычлары / И.Б.Бәширова. // Актуальные вопросы грамматики и стилистики татарского языка.– Казан: Тел, әдәбият һәм тарих институты, 1981. – Б. 39-40.

Госман Х. Шигырь төзелеше / Х. Госман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 191 б.

Җәләй Л. Татар теленең тарихи морфологиясе (очерклар). – Казан: Фикер, 2000. – 289 б.

Җәмдихан Р. Нугайлар. / Р.Җәмдихан. // Азатлык радиосы. – 26.02.2010.

Курбатов Х.Р. Татар теленең синтаксис һәм стилистика мәсьәләләре / Х.Р.Курбатов. – Казан, 1956. – 210 б.

Курбатов Х.Р. Хәзерге татар әдәби теленең стилистик системасы / Х.Р.Курбатов.– Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 184 б.

Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы / Х.Р.Курбатов. – Казан, 2002 – 199 б.

Курбатов Х.Р. Шигырь энҗеләре ничек барлыкка килә / Х.Р.Курбатов. – Казан: Фикер, 2002. – 157 б.

Надиров И.Н. “Идегәй” дастанының поэтикасы. // Төркиләрнең телләре, рухи мәдәниятләре һәм тарихлары: традицияләре һәм заман. Халыкра конференциянең хезмәтләре. 3 томда. Том 2. – 9-13 Июнь, 1992. – Казан, 1992. – С. 165-167.

Нуриева А.Х. Татар теле тарихыннан материаллар. – Казан: 1975. – 97 б.

Поварисов С.Ш. Әдәби әсәрләр теле: Студент-филологлар өчен кулланма / С.Ш.Поварисов. – Уфа: Башкорт дәүләт университеты, 1991. – 126 б.

Сафиуллина Ф.С. Тел дигән дәрья бар… / Ф.С.Сафиуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 136 б.

Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология / Ф.С.Сафиуллина. – Казан: Хәтер, 1999. – 80 б.

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.

Сафиуллина Ф.С. Татар шигъриятендә яңа сурәтләр / Ф.С.Сафиуллина. // Казан утлары. – 2004. – №3. – Б. 155-164.

Сафаров Р. Нугай теле. // Казан утлары. – №11, 12, 1998.

Татар грамматикасы. – Т. 2. – М.: Инсан, Казан: Фикер, 2002. – 448 б.

Тумашева Д.Г. Көнбатыш Себер татарлары теле. Грамматик очерк һәм сүзлек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 240 с.

Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле. Морфология. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1978. – 221 б.

Хаков В.Х. Тел һәм стиль мәсьәләләре / В.Х.Хаков. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961 – 160 б.

Хаков В.Х. Татар теле стилистикасына кереш / В.Х.Хаков. – Казан, 1963. – 164 б.

Хаков В.Х. Матур әдәбият әсәрләренең телен өйрәнү / В.Х.Хаков. // Совет мәктәбе. – 1964. – № 6. – Б. 30-36.

Хаков В.Х. Матур әдәбият теле / В.Х.Хаков. – Казан: КДУ, 1967. – 53 б.

Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате / В.Х.Хаков. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 158 б.

Хаков В.Х. Татар әдәби теле. (Стилистика) / В.Х.Хаков. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 302 б.

Хаков В.Х. Күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең куллану үзенчәлекләре / В.Х.Хаков. // Татар тел белеме. – Казан, 1972. – Бишенче китап. – Б. 116-129.

Хаков В.Х. Телдә градация алымы турында / В.Х.Хаков. // Совет мәктәбе. – 1974. – № 5. – Б.18-21.

Хаков В.Х. Грамматика, стилистика мәсьәләләре / В.Х.Хаков. // Мәгариф. – 1996. – № 8. – Б.16-18.

Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе / Ф.М.Хатипов. – Казан: Мәгариф, 2000. – 351 б.

Хаков В.Х. Татар әдәби теле тарихы / В.Х.Хаков. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 1993. – 325 б.

Рус телендә

Алимбаева Н. Этноисторическая проекция казахской версии эпического сказания «Едыге» // Төркиләрнең телләре, рухи мәдәниятләре һәм тарихлары: традицияләре һәм заман. Халыкра конференциянең хезмәтләре. 3 томда. Том 2. – 9-13 Июнь, 1992. – Казан, 1992. – С. 162-164.

Ананьев Г. Караногайсике народные предания // Сб. Материалов для описания местностей и племен Кавказа. / Тифлис, 1990.

Арсланов Л.Ш. О ногайских элементах в татарском дастане «Идегәй» // Халыкаралык илимий-теориялык конференцияның тезислери. Каракалпак халык дәстаны «Едиге»ни изертлеу мәселелери. 5-6 сентябрь, 2001. – Нөкис каласы. – С. 23-24.

Арсланов Л.Ш. О ногайских элементах в татарском народном дастане «Идегәй» // «XII сулеймановские чтения». Материалы всероссийской научно-практической конференции с международным участием по теме «Национальное образование и диалог культур в полиэтничном пространстве» (г. Тобольск, 29-30 мая 2009 г.) – Тобольск, 2009. – С. 14-16.

Баширова И.Б. Слово-образ в татарской поэзии: Автореф. дис. … канд. филол. наук / И.Б.Бәширова. – Казань, 1971. – 23 с.

Будагова З.И. Язык азербайджанского фольклора // Советская тюркология. – Баку. – 1987. – № 3. – С.25-29.

Гаджиева С. Ш. Материальная культура ногайцев в XIX-начале XX в. — М., 1976.

Ефимов А.И. Стилистика художественной речи / А.И.Ефимов. – М.: Наука, 1961. – 130 с.

Жирмунский В.М. Тюркский героический эпос. – Л.: Наука, 1974.

Каракаев Ю.И. Языковые особенности ногайского героического эпоса “Предание о Тохтамыш-хане” (“Эдиге”) (на материале М.Османова) // Төркиләрнең телләре, рухи мәдәниятләре һәм тарихлары: традицияләре һәм заман. Халыкра конференциянең хезмәтләре. 3 томда. Том 2. – 9-13 Июнь, 1992. – Казан, 1992. – С.167-169.

Кочекаев Б. Б. Социально-экономическое и политическое развитие ногайского общества в XIX-нач. XX века. — Алма-Ата, 1973.

Кужелева Л. Ногайцы (из истории ногайцев XIX-нач. XX в.) // Ученые записки Института истории, языка и литературы Дагестанского филиала АН СССР, Махачкала. Сер. историческая, 1964, т. 13.

Народы мира. Историко-этнографический справочник. — М., 1988.

Расулова М.И. Основы лексической категоризации в лингвистике. - Ташкент: Фан, 2005. – С. 45.

Урманчеев Ф. Личность Идегея. // Төркиләрнең телләре, рухи мәдәниятләре һәм тарихлары: традицияләре һәм заман. Халыкра конференциянең хезмәтләре. 3 томда. Том 2. – 9-13 Июнь, 1992. – Казан, 1992. – С. 158-160.

Урманче Ф. Народный эпос «Идегей». – Казань: Фән, 1999. – 200 с.

Хаков В.Х. Язык и стиль татарской художественной литературы / В.Х.Хаков. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1966. – 53 с.

Покупка готовой работы
Тема: «“идегәй” дастанында сурәтләү-тасвирлау чаралары»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 90
Цена: 2800 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика