ВКР

«Антонимы и их использование на уроках татарского языка»

  • 52 страниц
Содержание

ЭЧТӘЛЕК

1. Татар телендә антонимнар һәм аксюмороннар

1.1. Антонимнар турында гомуми мәгълүмат 10

1.2. Антонимнарның төрләре 15

1.3. Антонимнарның күпмәгънәле сүзләр, омонимнар

һәм синонимнар белән бәйләнеше 25

1.4. Антонимнарның стилистик мөмкинлеге 26

1.5. Оксюморон 30

2. Урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә антонимнарны

өйрәнү методикасы һәм күнегү үрнәкләре

2.1. Антонимнарны өйрәнү методикасы һәм

алымнары 36

2.2. Антонимнарны өйрәнү өчен күнегүләр һәм

биремнәр 38

Йомгак 44

Файдаланылган әдәбият исемлеге 47

Введение

КЕРЕШ

Тел белемендә сүз һәм аның мәгънәсен, шуңа бәйле рәвештә, антонимияне өйрәнү гаять мөһим бурычлардан санала. Телдә антонимиягә бәйле мәсьәләләр бик күп. Аваз составы ягыннан бертөрле булып, төрле мәгънә аңлатучы бу берәмлекнең антонимик асылы әдәби әсәрләрдә сүз уйнату, каламбурлар, төрле стилистик бизәкләр тудыру мөмкинлеге бирә. Шуның белән беррәттән антонимнарны өйрәнүнең лексикография фәне өчен дә әһәмияте бар. Бу яктан, семантик антонимнарның асылын ачу бик мөһим. Атап әйткәндә, антонимнар белән полисемия күренеше арасына чик кую аңлатмалы һәм тәрҗемәи сүзлекләребезнең гыйльми-лингвистик сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.

Антонимнар телнең лексикасында да, фонетикасында да, морфологиясендә һәм синтаксисында да чагыла. Шуңа да соңгы елларда тел белемендә аларны грамматика системасында өйрәнүгә зур әһәмият бирелә.

Гомуми тел белемендә антонимнарны өйрәнү белән күп кенә галимнәр шөгыльләнәләр. Төрле телләрдә бу күренешнең яшәве, аның табигате, төрләре турында игътибарга лаеклы хезмәтләр бар.

Тикшерүчеләрнең күбесе (А.А. Реформатский, Н.М. Шанский, Л.А. Введенская, М.И. Фомина һ.б.) сөйләм антонимнар, контекстуаль антонимнар һәм окказиональ антонимнар аерып чыгаралар һәм аларның индивидуаль-стилистик кулланылышта барлыкка килүенә игътибар итәләр.

М.Н. Шанский үзенең хезмәтләрендә антонимия һәм антонимнар мәсьәләсен күп тапкырлар күтәрә, бу күренешләрне фәнни тасвирлауга зур өлеш кертә [1972; 1981].

М.И. Фомина үзенең «Хәзерге рус әдәби теле. Лексикология» китабында антонимга түбәндәге билгеләмә бирә: «Одним из ярких проявлений системных отношений в лексике является соотносительные противопоставление двух и более слов, противоположных по самому общему и наиболее существенному для из значения семантическому признаку, такие слова называются лексическими антонимами (греч. аnti – против + onyma – имя)» [1978: 116]. Антонимик рәт һәм аның төрләрен күрсәтә. Антонимнарны ике төргә бүлә: контекстуаль һәм сөйләм антонимнарына. Ул шулай ук антонимнарның стилистик вазифасын да билгели. Стилистик фигуралар – антитеза һәм оксюморонга билгеләмә биреп, матур әдәбият әсәрләреннән мисаллар китерә. Антонимик сүзлекләргә аерым параграф багышлый, Л.В. Введенский, Н.Б. Колесникованың сүзлекләре турында кыскача язып уза. Л.В. Введенскийның сүзлегендә капма-каршы мәгънәләрне белдерүче 862 пар антонимнар тупланып бирелгән. Бу сүзләр табигатьтәге һәм җәмгыятьтәге күп санлы төшенчәләрне каршы куеп карау җирлегендә барлыкка килгәннәр. Антонимнарга матур әдәбияттан күп мисаллар китерелә. Н.Б. Колесникованың сүзлегендә исә 1300 антонимик пар тупланган. Шулайк ук галимә М.И. Фомина антонимнар буенча күнегүләр китергән [1978: 116-134].

Е.Н. Миллер үзенең хезмәтендә антонимия күренешенә зур урын биргән. Ул антонимга кагылышлы проблемаларны тикшерә. Антонимнарны лексикада, фразеологиядә, сөйләмдә анализлый. Антонимга мондый билгеләмә бирә: «Антонимы – это лингвистически сопряженные пары слов, принадлежащие одной части речи, являющиеся членами уникальной, единичной, бинарной (привативной, градуальной или эквиполентной), пропорциональной, многомерной оппозиции. Под лигвистической сопряженностью понимается регулярная воспроизводимость слов – антонимов в речи и взаимная противопоставленность их значений» [1987: 3-203]. Е.Н. Миллер соңрак та үз хезмәтләрендә антонимга кагылышлы күп проблемаларга мөрәҗәгать итә [1990].

Рус тел белемендә антонимнарга багышланган күп хезмәтләр бар. Мәсәлән, Р.Н. Попов, Д.П. Валькова үзләренең «Хәзерге рус әдәби теле» китабында антонимга билгеләмә бирәләр, антонимның төрләрен тикшерәләр һәм күп санлы мисаллар китерәләр [1986: 78-79].

Л.А. Новиков «Антонимнар» исемле мәкаләсендә антонимга билгеләмә бирә, антонимның типларын билгеләп китә. Ул антонимнарның әдәби әсәрләрдә тоткан урынын ачып сала. Антонимнарны дөрес һәм урынлы куллануның фикерне конкретлаштыруда, ачыклауда зур әһәмияткә ия булуын әйтә [1972: 31].

Рус телендә антонимнар сүзлеге 1971 елда гына басылып чыга (Л.А Введенская. «Словарь антонимов русского языка. Ростов, 1971). Моннан соң әллә күпме сүзлекләр дөнья күрде.

Антонимнар проблемасы тел гыйлемендә яхшы өйрәнелгән проблемалар рәтенә керсә дә, төрки тел гыйлемендә, шул исәптән башкорт тел гыйлемендә, бу мәсьәлә ХХ гасыр азагында гына тикшерелә башлый. Мәсәлән, башкорт тел белемендә антонимия мәсьәләсе В.Ш. Псянчин, М.Х. Әхтәмов, Җ.Г.Киекбаев һ.б. хезмәтләрендә күтәрелә.

М.Х. Әхтәмовның «Башкорт теленең антонимнар сүзлеге» 1987 елда басылып чыга. галим антонимнарны ике зур төркемгә – тел һәм телмәр (ягьни, татарча – сөйләм; контекстуаль яки стилистик) антонимнарына бүлә. Антонимнарны болай бүлеп карауның теоретик әһәмияте дә зур. Сүзлекнең керешендә автор антонимиягә кагылган башка мәсьәләләрне дә карый. Анда антонимнарның күпмәгънәле (полисемантик) сүзләр һәм синонимнар белән булган мөнәсәбәте мәсьәләсе дә җентекле тикшерелгән [1987].

М.Х. Әхтәмов үзенең икенче бер хезмәтендә антонимга билгеләмә биреп, аларны ясалышы, чыгышы, сүз төркемнәре, мәгънәләре буенча бүлеп карый. Антонимнарның күпмәгънәле сүзләр, омонимнар һәм синонимнар белән бәйләнешен карый. Стилистик фигуралар – антитеза һәм оксюморонга билгеләмә китерә, мисалларны М. Кәрим, Ш. Бабич, Н.Нәҗми шигырь-ләреннән күрсәтә. Антонимнарның халык иҗатында, матур әдәбият әсәрләрендә, мәкаль һәм әйтемнәрдә ешрак куллануы турында яза [1986: 57-66; 1990].

Профессор Җ.Г. Киекбаев үзенең хезмәтендә антонимга билгеләмә бирә, башкорт телендә сүзләргә аффикс кушылу белән дә антонимнар ясалырга мөмкин икәнен белдерә. Алар бер әйбернең икенче әйбергә барлыгын яки юклыгын белдергән -лы, -ле һәм -һыз, -һез аффикслары белән ясала. Мисаллар китерә: атлы – атһыз, көслө – көсһөз, тозло – тозһоз, урманлы – урманһыз, балалы – балаһыз, эшле – эшһез һ.б. Антонимнарны караганда контрастлык төшенчәсе күзлегеннән чыгып эш итәргә кирәк [1966: 85-92].

Татар телендә антонимнар турында башлап әдәбиятка бәйле рәвештә фикер йөртелә. Мәсәлән, әдәбият теориясе турындагы бер хезмәтендә Ф. Хатипов, антонимнарга билгеләмә биреп, мисаллар китереп китә [2002: 92-93]. Ул антонимнарның әдәби әсәрләрдә тоткан урынын ачыклап үтә, шулай ук хезмәттә оксюморон һәм антитезага да билгеләмә бирелә. Аларга әдәби әсәрләрдән мисаллар китерелә.

Татар теле белемендә антонимнарның һәм оксюмороннарның кайбер үзенчәлекләре В.Х. Хаков, М.З. Зәкиев, Ф.С. Сафиуллина, Г.Х. Әхәтов, Х.Ф. Курбатов һ.б. хезмәтләрендә тикшерелә.

Антонимнар турында мәгълүмат Ф.С. Сафиуллина хезмәтләрендә ярыйсы ук тулы бирелгән. «Тел дигән дәрья бар…» китабында ул «Тәмле дә тел, тәмсез дә тел» исемле бүлектә антонимга билгеләмә бирә, поэзиядән бик күп мисаллар китерә [1979: 48-51]. Аның «Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология» китабында да антонимнарга аерым параграф бүленгән [1999: 51-56]. ХХ гасыр азагында Ф.С. Сафиуллина һәм Л.М. Ризванованың татарча-русча антонимнар сүзлеге чыга. Бу сүзлектә 1000 парга якын антонимнар тупланган [1997].

В. Хаков үзенең «Татар әдәби теле» хезмәтендә антитезаның төрле каршылыкларны, иҗтимагый тормыш күренешләрен ачык күзалларга мөмкинлек бирә алуы турында әйтә. Татар әдәби теленең функциональ стильләрендә антитеза семантик яктан төрле лексик берәмлекләр ярдәмендә ясала ала, ди [199: 76-78].

В. Хаков оксюморон турында да түбәндәгеләрне әйтеп үтә. Сүзләр арасындагы капма-каршылык, мәгънә ягыннан логик законнарга туры килмәү оксюморон нигезендә ята. Гадәттә, күренешләрне белдерүче һәм аларны ачыклаучы сүзләр арасында контрастлык барлыкка килә. ХХ гасыр башларында җәмгыятьтәге каршылыкны, иҗтимагый тормыштагы җитешсезлекләрне сатирик фаш итү максатында бу алымның еш кулланылганлыгы күренә. Антитеза һәм оксюморон алымнарын В. Хаков үзенең «Тел һәм стиль мәсьәләләре» исемле хезмәтендә карый. Оксюмороннарны бик күп мисалларга таянып тикшерә. Оксюмороннарда аергычлар тиңдәшләнеп тә китә алуын; оксюморон составындагы аергычлар бер-берсенә контраст рәвешендә дә бирелеп, антонимик формада килергә мөмкинлеге; оксюморонның ирония белән бергә кушыла алу мөмкинлеген ачыклый 1961: 78-81].

Х.Ф. Курбатов антонимнар дип, бер-берсенә капма-каршы мәгънәле сүзләрне атый. Аларны саф һәм контекстуаль төрләргә бүлә, антонимнарның стилистикадагы функциясенә дә бераз туктала [1982: 87-88].

ХХ гасырның икенче яртысында Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Г.Х. Әхәтов татар телнең антонимнар сүзлеген төзү принципларының да фәнни-теоретик нигезләрен эшләүгә зур өлеш кертә. Бу турыда үзенең хезмәтендә язып чыга [1975]. Бу принциплар галимнең аспиранты Л.Г. Хабибов тарафыннан татар телендә антонимнарның структур-семантик үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган кандидатлык диссертациясендә һәм башка күпсанлы хезмәтләрендә ныгытыла [1984; 1984], ә күпкә соңрак алар татар теленең антонимнар сүзлегендә урын ала. Сүзлек башта Казанда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан электрон вариантта укытучыларга һәм укучыларга тәкъдим ителгән иде [2018]. Ул ИРО РБ басмаханәсендә өстәмә бастырылып, дә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына тәкъдим ителде. Бу сүзлек гамәлдәге татар антонимнар сүзлекләреннән (Ф.С. Сафиуллина, Л.М. Ризванова, 1997; Ф.С. Сафиуллина, 2003, 2005) иллюстратив-гамәли материалның зур күләмле булуы белән аерылып тора. Хезмәттә татар матур әдәбияты әсәрләреннән, шул исәптән Башкортстанда иҗат итүче язучыларның һәм шагыйрьләрнең әсәрләреннән актив кулланылыштагы антонимнары кергән мисаллар тәкъдим ителгән.

Күренүенчә, татар тел белемендә антонимнар һәм оксюмороннар мәсьәләсе төрле галимнәр тарафыннан азмы-күпме өйрәнелгән һәм аның теге яки бу төренә карата игътибарга лаеклы фикерләр дә әйтелгән. Ләкин проблема шактый катлаулы. Шуңа күрә бу проблемага карата фикер төрлелекләре әле булса да яшәп килә. Антонимнарны һәм оксюмороннарны тел белеменең бүгенге үсеше дәрәҗәсендә тикшерү кирәкле мәсьәлә булып кала килә. Бу бигрәк тә антонимнарны гамәли яктан уку-укыту процессына да кагыла.

Чыгарылыш квалификация эшенең максаты антонимнарны гомуми тел күренешләре буларак тасвирлап, татар телендә аларның үзенчәлекләрен барлау һәм аларны урта мәктәптә татар теле дәресләрендә файдалану мөмкинлекләрен ачыклау.

Чыгарылыш квалификация эшенең бурычлары түбәндәгеләр белән чикләнә:

1. Билгеле теоретик хезмәтләр нигезендә татар телендә антонимия һәм оксюморон күренешләренә анализ ясау, аларга бирелгән билгеләмәләрне барлау, төркемнәргә бүлү һәм типларын билгеләү мәсьәләләрен, барлыкка килү юлларын яктырту;

2. Антонимнарның һәм оксюмороннарның стилистик мөмкинлекләрен ачыклау, татар матур әдәбияты әсәрләреннән иј матур мисаллар нигезендә аларны күзәтү;

3. Антонимнарны һәм оксюмороннарны урта мәктәптә балаларга өйрәтү методларын һәм алымнарын барлау, аларны төрле күнегүләр белән ныгыту системасын булдыру.

Диплом эшенең төп чыганаклары булып төрле телләр материаллары нигезендә башкарылган фәнни-теоретик һәм методик тикшеренүләр, дәреслекләрдә урын алган практик материаллар һәм, иң мөһиме, татар матур әдәбият әсәрләрендә кулланылган, сүзлекләрдә теркәлгән күркәм тел үрнәкләре хезмәт итә.

Чыгарылыш квалификацион эшенең теоретик әһәмияте теоретик һәм методик тикшеренүләрдәге фәнни фикерләрне тәртипкә салуда һәм барлауда чагыла. Практик әһәмияте тупланган бай материалны югары һәм урта махсус белем бирү уку йортларында, урта мәктәптә татар теленең лексик хәзинәсен үзләштерүдә файдаланыла алу мөмкинлегендә. Эшнең нәтиҗәләре һәм матур әдәбият әсәрләреннән җыйналган мисаллар антоним һәм оксюморон күренешләре белән кызыксынучыларга киләчәк тикшеренүләр өчен нигез булып тора ала.

Эшнең башкарылу күләме, дәрәҗәсе югары уку йортлары студентларының чыгарылыш квалификация фәнни тикшеренүләренә куелган таләпләренә ярашлы башкарыла һәм соңгы дәрәҗәдәге югары фәннилеккә дәгъвә итми.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре М. Акмулла ис. БДПУның татар бүлегенең читтән торып уку бүлегендә татар теле буенча төрле предметларның гамәли дәресләрендә апробацияләнде. Шулай ук аның эчтәлегенә таянып “Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы” VI Халыкара фәнни-методик онлайн семинарында (Уфа-Казан-Алматы-Измир, 20 февраль 2020 ел), “Өзлексез филологик белем бирү системасы: школа – колледж – вуз. Полилингваль белем бирү шартларында филологик цикл дисциплиналарын укытуда заманча алымнар” ХХ Бөтенрусия (халыкара катнашлык белән) фәнни-гамәли конференция (Уфа, М. Акмулла ис. БДПУ, 16-18 апрель 2020 ел) катнашырга чыгышлар, бастырып чыгару өчен мәкаләләр әзерләнде.

Фрагмент работы

1. ТАТАР ТЕЛЕНДӘ

АНТОНИМНАР ҺӘМ АКСЮМОРОННАР

1.1. Антонимнар турында гомуми мәгълүмат

Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар (грек. anti – каршы, onyma – исем) дип аталалар. Антонимнарның үсеше кешенең чынбарлыктагы капма-каршы күренешләрне танып белүенә бәйле [Сафиуллина, Зәкиев, 1994: 52]. Мәсәлән:

Егет китте, мин калдым (М. Җәлил, «Кызыл ромашка).

Кемнәр киткән, кемнәр үтерелгән, кемнәр Себердән хур булып кайткан – шуларның барын берәм-берәм сөйләделәр, үтерелгән мөгаллимәләрне сагындылар (Г. Ибраһимов. «Кызыл чәчәкләр).

Бу мәчеттән йөз таяк чамасы ераклыкта, Чаган елгасына караган ярның өстенә салынган нәкъ Габдулла килеп төшкән Галиәскәр бай йорты сыман асты таш, өсте агач һәм зурлыгы белән дә, аңардан кайтыш булмаса да, бер генә дә артык түгел, искерәк бер йорт иде (Ә. Фәйзи, «Тукай»).

Бу мисаллардагы парлы сүзләрнең мәгънәләре капма-каршы (китте – калдым, киткән – кайткан, асты – өсте), андый сүзләрне антонимнар диләр.

Бөтен сүзләрнең дә антонимнары була алмый. Мондый үзенчәлек, иң беренче чиратта, билге белдергән сүзләргә хас, чөнки иң башлап билгеләр каршы куела: ак – кара, акыллы – акылсыз, күп – аз, яхшы – яман, сабырлы – сабырсыз, ялкау – уңган, дөрес – ялган, дымлы – коры, җанлы – җансыз, ерак – якын, иске – яңа, коточкыч – матур. Мәсәлән:

Ак матур – чак матур, кара матур – бик матур. (Мәкаль)

Акыллы ир – ил агасы, акылсыз ир – ил бәласе. (Мәкаль)

Х.Р. Курбатов «Сүз сәнгате. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы» дигән хезмәтендә антонимга түбәндәге билгеләмә бирә: «Сүзләр мәгънә охшашлыклары (синоним булулары) буенча гына түгел, мәгънә каршылыклары буенча да үзара бәйләнештә була. Бер-берсенә капма-каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип йөртелә» [2002: 87].

Ф.М. Хатипов «Әдәбият теориясе» хезмәтендә: «Синоним-нарның киресе, ягъни капма-каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип атала (грекча anti + onomo сүзләреннән ясалган, каршы исем дигәнгә туры килә). Антонимнар катлаулы, каршылыклы халәт-күренешләрне белдерүгә, шул каршылыкны сиздерүгә хезмәт итәләр, контраст фонда күрсәтеп, кабул итүне үткенәйтәләр», – дип яза һәм мисаллар китерә: Әйе, ул вакыт мин бер өермә эченә кереп киткән идем ки, төпсез бер галәм иде: шатлык, сәгадәт, моң, хәсрәт, ләззәт, газап… Мин сөя идем. (Ш. Камал) [2002: 102].

М.Х. Әхтәмов «Хәзерге башкорт теле» хезмәтендә антоним турында болай яза: «Антоним термины грек теленең anti «каршы» һәм onoma, onyma «исем» сүзләреннән ясалып, каршы төшенчәдәге исемнәр, капма-каршы мәгънәдәге исемнәр дигән мәгънәгә туры килә. Антонимнар дип, капма-каршы мәгънәдәге ике яки уннан артык сүзләрне атыйлар: акрын – тиз, бейек – тәпәш, дошман – дус, керү – чыгыу, күп – әз, начар – якшы, кайгы – шатлык» [1986: 57].

Профессор Җ.Г. Киекбаев үзенең «Хәзерге башкорт теленең лексикасы һәм фразеологиясе» хезмәтендә антонимга мондый билгеләмә бирә: «Антоним – грек сүзе; анти – каршы һәм онима – исем дигән мәгънәне белдерә. Мәгънәләре ягыннан бер-берсенә капма-каршы булган сүзләр, гадәттә, антонимнар дип аталалар. Мәсәлән, яхшы – яман, яхшы – начар, матур – начар, озын – кыска, озак – тиз, ак – кара, зур – бәләкәй һ.б.» [1966: 85].

Заключение

ЙОМГАК

Тел белемендә антонимия һәм оксюморон күренешләрен өйрәнү гаять мөһим бурычлардан санала. Татар теле белемендә алар азмы-күпме өйрәнелгән, ләкин бу проблема өстәмә игътибар сорый.

Татар телендә антоним дип капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне атау кабул ителгән.

Антонимнар оксюмороннарга якын тора. Шулай да антонимнар белән оксюмороннар арасында аерма зур. Сөйләмдә кайчак антоним сүзләр үзара бәйләнешкә керәләр һәм бер сүзтезмә булып йөри башлыйлар, бер-берсе белән логик бәйләнешкә кермәгән сүзтезмәләр. Мондый күренеш оксюморон дип атала.

Тел белемендә антонимнарны нинди дә булса уртак билгеләренә карап төркемлиләр. Татар телендә аларның түбәндәге төрләрен билгеләү яклау тапкан: 1) мәгънәләре буенча (даими, контекстуаль); 2) ясалышлары буенча (тамыр, ясалма, кушма сүзләрдән генә торган антонимик парлар); 3) сүз төркемнәре буенча (исемнәрдән, сыйфатлардан, килешләрдән, рәвешләрдән, ярдәмлек сүзләрдән торган антоним парлар).

Антонимнар күп мәгънәле сүзләр белән (полисемия күренеше) тыгыз бәйләнештә тора.

Антонимнар бик үзенчәлекле стилистик чара булып йөриләр. Аларның бу вазифасы сөйләмнең яңгырашын күтәрүдә, сөйләмгә аерым бер аһәң бирүдә күренә. Алар сөйләмнең эчтәлеген баета, укучы һәм тыңлаучының игътибарын үзенә җәлеп итә. Бу бигрәк тә матур әдәбият стилендә чагыла, чөнки әдәби сөйләм үзенең киң кулланылышта булуы һәм сәнгатьчә яңгырашы ягыннан телдәге башка стильләрдән аерылып тора. Анда төрле сөйләм үзенчәлекләре, образлы сурәтләү алымнары бергә кушыла һәм язучының әдәби телне үстерүдә ярдәм итә торган үзенә хас стиль чараларына зур урын бирелә.

Хәзерге поэзиядә антонимнар ярдәмендә стилистик капма-каршылыкны белдерүче чара ясала һәм бу антитеза дип атала. Проза һәм драма әсәрләрендә бу алым төрле каршылыкларны, иҗтимагый тормыш күренешләрен ачык күзалларга мөмкинлек бирә. Алар фикерне логик яктан көчәйтүдә, күренешләрне ачык итеп күз алдына китерүдә зур урын тоталар.

Антонимнар һәм оксюмороннар стилистик яктан телне баеталар. Алар тарихи-традицион юнәлештә үсеп, сөйләмнең семантик үзенчәлекләрен арттыруда әһәмиятле урын тоталар.

Антонимнарны өйрәнү бик тә әһәмиятле, чөнки алар телнең сүз байлыгы да булып тора. Кешеләрнең үзара аралашып яшәве һәм тормышның үзгәреп торуы аркасында, телнең сүз байлыгы арта. Сүзлек запасы баеган саен, кешенең сөйләме эчтәлекле, аңлаешлы һәм матуррак була бара. Телнең сүзлек составында кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе, аларның образлы фикер йөртү сәләте, үткенлеге, зирәклеге чагыла. Антонимнар кешене үзен чолгап алган мохит белән таныштыра, аның актив үзгәртүчесе итәләр, хезмәткә, кеше көченә, матурлыкка дан җырлыйлар, уй-тойгылар уяталар, хисләргә тәэсир итәләр. Шуңа күрә антонимнарны һәм оксюмороннарны урта мәктәптә өйрәнү зур әһәмияткә ия.

Башлангыч сыйныфта антонимнар турында гомуми төшенчә бирелә һәм, фонетика, орфография, грамматика һәм әдәбият дәресләренә бәйләнешле рәвештә, башка сыйныфларда дәвам иттерелә. Шуңа күрә укытучы кайсы сыйныфта һәм уку елының кайсы чирегендә антонимнарны укучының актив сүзлегенә кертергә кирәклекне истә тотып эш итә.

Антонимнар сүзлекләре белән таныштыру максатында, мондый төр сүзлекләрне мәктәптә туган тел дәресләрендә даими файдаланырга кирәк. Бу яктан бигрәк тә яңа сүзлекләрне куллану кирәк (Сафиуллина Ф.С., Ризванова Л.М. Татарча-русча антонимнар сүзлеге. – Казан: Хәтер, 1997. – 96 б.; Хабибов Л.Г. Словарь антонимов. Электронный вариант. – Казань, 2017. – 400 с.). Шулай ук районда туган яисә туган якта билгеле әдипнең әсәрләреннән антонимнарга мисаллар сайлап алып, аның иҗатында сурәтләү чаралары буларак антонимнарны куллану үзенчәлекләре буенча проект эше башкару кебек алымнар да отышлы.

Югарыда алынган методик алымнар безнең тарафтан мөмкин кадәр күбрәк күнекмәләр белән нигезләргә тырышылды. Дөрес, бу кечкенә тикшеренүдә алар тулысынча яктыртыла алмый. Шуңа күрә эшнең башкарылу күләме, дәрәҗәсе студентларның чыгарылыш квалификацион эшенә куелган таләпләргә ярашлы гына башкарыла һәм соңгы дәрәҗәсе югары фәннилеккә дәгъва итми. Киләчәктә аны үстерү һәм тирәнәйтү максатка ярашлы.

Список литературы

1. Атнабаев Ә. Җиз кыңгырау моңнары (шигырьләр, поэмалар) . – Уфа: Китап, 1998. – 63 б.

2. Атнабаев Ә. Пьесалар. – Уфа: Башк. кит. нәшр., 1978. – 140 б.

3. Ахунзянов Г.Х., Юсупов Р.А. Лексико-фразеологи-ческие средства татарского языка. – Казань: Тат.кн.изд-во, 1980. – 256 б.

4. Әхәтов Г.Х. Татар телендә антонимнар // Совет мәктәбе. – 1997. – № 7. – 32-33 б.

5. Әхәтов Г.Х. Татар теленең лексикасы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – 91 б.

+ еще 94 источника

Покупка готовой работы
Тема: «Антонимы и их использование на уроках татарского языка»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 52
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика