Дипломная работа

«Башкортостан республикасы краснокама районы ойконимикасы»

  • 89 страниц
Содержание

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ.3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ОНОМАСТИКАНЫ ӨЙРӘНҮ ТАРИХЫННАН

§ 1. Ономастика турында гомуми мәгълүмат.

§ 2. Топонимиканың аерым тармагы буларак ойконимика.

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

БАШКОРТОСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КРАСНОКАМА

РАЙОНЫ ОЙКОНИМИКАСЫ

§ 1. Краснокама районы турында кыскача мәгълүмат.

§ 2. Краснокама район авыл атамалары.

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

УРТА МӘКТӘПТӘ ТУГАН ЯК

ОЙКОНИМИКАСЫ МАТЕРИАЛЫННАН

§ 1. Татар теле укытуда милли-төбәк компоненты куллану.

§ 2. Татар теле дәресләрендә Краснокама районы ойконимикасын өйрәнү.

§ 3. Татар теле дәресләрендә туган як ойконимикасы материалыннан

файдалану өчен күнегү үрнәкләре.

ЙОМГАК .

БИБЛИОГРАФИЯ .

Введение

КЕРЕШ

Исемнәр – тарих хәбәрчеләре. Авыл атамаларында, кабер ташларында, язуларда, шәҗәрәләрдә бик күп исемнәр бүгенге көнгә исән-сау килеш килеп җиткәннәр. Географик җирлекләрнең күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Халкыбызның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында сөйләүче байтак мәгълүматлар тупланган аларда. Туган авылларда, туган төбәкләрдә күпме ачылмаган серләр көтеп ята. Һәр тау-чокыр һәм күл-инеш исеме үзе бер ачылмаган дөнья бит. Исемнәрне җыйнарга, өйрәнергә кирәк.

Ономастика татар тел белемендә үзенчәлекле урында тора. Бу фәннең тикшеренү өлкәсе ифрат бай һәм кызыклы. Ул кеше исемнәрен, фамилияларны һәм кушаматларны, күк җисемнәренең һәм географик урыннарның, шул җөмләдән елга-суларның, мифологик затларның һ.б. исем-атамаларын өйрәнә. Ономастика шундый күпсанлы һәм төрле-төрле исемнәрне җыю-туплау,тәртипкә салу, аларның килеп чыгышын, тарихи җирлеген аңлату кебек мөһим бурычлырны гамәлгә ашыра. Ономастика фәнендәге табышлар һәм казанышлар тел тарихын өйрәнүдә генә түгел, бәлки халыкның этник тарихын яктыртуда да зур әһәмияткә ия.

Ономастика фәне табигать һәм иҗтимагый фәннәр белән бик тыгыз бәйләнештә тора. География белән аның бәйләнеше табигый. Һәр географик объект, үзенең формасы, күләме, төсе, төрле сыйфатлары булу нәтиҗәсендә, теге яки бу исемгә ия була. Тарих, археология, этнография фәннәре ономастика белән һәрьяклап бәйләнгән.

Тел белеменең бөтен тармаклары ономастикада урын алалар. Атаманың яңгырашын, фонетик төзелешен өйрәнү фонетикадан башка мөмкин түгел. Лексикологияда әйбергә атама бирүне өйрәнә торган ономасиология тармагы бар. Ономастика турыдан-туры шуның категориялары белән эш итә. Атамаларның табигатен ачыклаганда морфологияга мөрәҗәгать итергә туры килә. Ономастик берәмлекләрнең килеп чыгышын өйрәнгәндә, этимологик анализ принципларын белү һәм саклау мәҗбүри.

Ономастиканы тел һәм халык тарихын өйрәнү максатында файдалану мөмкинлеге хакында үз вакытында танылган галим Б.А. Серебренников ассызыклап үтә. Мәшһүр ономастыбыз академик Г.Ф. Саттаров та бу фикерне үстереп, болай яза: «Ономастик тикшеренүләрнең, тел тарихын, аның иҗатчысы булган халык тарихы һәм этногенезы мәсьәләләрен өйрәнү өчен зур ярдәме, сиземле булышлыгы һәм фәнни-теоретик әһәмияте зур».

Ономастиканың бер тармагы булып ойконимика тора. Торак пункт исемнәрен тикшерә торган бүлеге – ойконимика була. Безнең фәнни эштә Краснокама районы ойконимикасы тикшерелә. Шуннан чыгып диплом эшенең темасы билгеләнде: Краснокама районы ойконимикасы.

Соңгы елларда халкыбызның тарихына, рухи һәм мәдәни ядкарьләренә барлауга игътибар шактый көчәйде. Замана тудырган яңа сорауларга ачыклык кертүдә ономастика системасында мөһим урын алып торган атамаларның, шул исәптән авыл тарихының әһәмияте бик зур. Хәзерге Башкортстан җирләренә татарлар кайчан һәм кайдан килеп утырганнар, ничек нигез корып, тормыш башлап киткәннәр? Аларның биредә яшәүче халыкла белән мөнәсәбәтләре нинди булган? Яңа авыллар нигезләнгәндә аларга исем ни рәвешле һәм нәрсәгә таянып бирелгән? Җирле урын атамалары ничек барлыкка килгән? Шуңа охшаш сорауларга җавап эзләгәндә, без тарихи чыганаклардан һәм аларның аерылгысыз өлешен тәшкил итүче авыл тарихларыннан таба алабыз. Һәр төбәкнең үзенә генә хас, кабатланмас урыннары бар. Һәр авыл, аның атамасы үзе бер могҗиза. Аларда халкыбызның данлы үткәне, тарихы чагыла.

Заман алып килгән яңалыклар, үзгәрешләр уку-укыту эшчәнлегенә дә үтеп керде. Бүгенге җәмгыять шартларында укытучының тоткан урыны тамырдан үзгәрде. Аның бурычы – белем алу эшчәнлеге белән идарә итү, үстерүгә булышу. Бу бурычны тормышка ашыру исә укытучыдан үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңалыкка омтылуны, заман сулышын тоеп, белемен өзлексез камилләштерүне, укыту - тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләүне таләп итә.

Бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү. Ә ул, үз чиратында, туган телебезне яратуны, үз халкыңның мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Бу бурычны тормышка ашыруның күптөрле юнәлешләре була.

Хәзерге чорда фәннәрне укыту эчтәлеген регионль компонент, ягъни дәресләрдә җирле материал куллану, тәрбия процессын яңартуның бер юнәлеше булып тора. Укучы үзе яшәгән төбәкне яратсын, аның мәдәни, тарихи кыйммәтләре турында уйлап фикер әйтә алсын өчен, укыту процессында моңа өйрәтергә кирәк.

Туган төбәк, туган шәһәр, туган җир. Бу сүзләр өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчендә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы, халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйный. Безнең фәнни эштә татар теле һәм әдәбиятын укыту процессында региональ компонент, ягъни җирле материал куллану тикшерелә. Краснокама районы ойконимикасы дәресләрдә махсус өйрәнелми, без аны укыту процессында куллану кирәк дип уйлыйбыз.

Югарыда әйтелгәннән чыгып, курс эше актуаль дип санала, чөнки Краснокама районының ойконимикасы махсус өйрәнелмәгән.

Эшнең объекты: Краснокама районының авыл исемнәре.

Курс эшенең предметы билгеләнде: районның авыл исемнәренең килеп чыгышы.

Теманың актуальлегеннән чыгып курс эшенең максаты куелды: Башкортстан республикасы Краснокама районы авыл атамаларын этно-лингвистик яктан тикшерү, авыл атамаларының татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә өйрәнү мөмкинлекләрен барлау.

Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

• Фәнни-теоретик чыганаклардан ономастика фәне һәм аның тармаклары турында мәгълүмат туплау һәм өйрәнү;

• Фәнни-теоретик чыганаклардан, сүзлекләрдән һәм районда яшәүче, туган як тарихы белән кызыксынучы, авыл мәктәпләрендә татар телен укытучы, музей белән җитәкчелек итүче һ.б. кешеләрдән районның авыллары атамалары һәм тарихы турында гамәли материал туплау;

• Фәнни-теоретик чыганаклардан, сүзлекләрдән һәм районда яшәүче, туган як тарихы белән кызыксынучы, авыл мәктәпләрендә татар телен укытучы, музей белән җитәкчелек итүче һ.б. кешеләрдән районның социаль-экономик, территориаль-геграфик торышы һәм тарихы турында мәгълүмат туплау;

• Краснокама районы авыл атамаларын ономасика буенча фәнни хезмәтләргә таянып тарихи-лингвистик анализлау;

• Татар теле һәм әдәияты буенча төзелгән программаларга күзәтү ясау, дәресләрдә региональ компонентның кулланылуын ачыклау;

• Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә район ойконимикасын өйрәнү буенча күнегүләр системасы булдыру.

Бу хезмәттә куелган максатка ирешү һәм билгеләнгән бурычларны үтәү өчен тупланган ономастик, конкрет – Краснокама районы ойконимнарын өйрәнү өчен сүз-берәмлекләрне төрле чыганаклардан рәттән сайлап алу, тарихи-чагыштырма, тиңләштермә, тасвирлама, кыр, картографик метод һәм алымнар куллану күз уңында тотыла.

Фәнни эшне башкару өчен төп чыганаклар буларак ономастика буенча фәнни-теоретик хезмәтләр, төрле типтагы сүзлекләр, район тарихы, аерым авыл тарихы буенча тупланган материаллар, төрле музейлардан алынган мәгълүматлар, туган якны тикшерүчеләр, туган тел укытучылар сорап тупланган ономастик берәмлекләр, татар теле һәм татар әдәбитын укыту методикалары хезмәт итте. Бигрәк тә интернет ресурслар, Ә. Әсфәндияров «Башкортстан авыллары тарихы» (Уфа, 2009), П. Тряксин, Р. Файзрахманов «Краснокамский район республика Башкортостан» (Уфа, 2005), Д. Нургалиев «История Краснокамского района» (Уфа, 2001), Ф.С. Валиева, Г.Ф. Саттаров «Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы» (Казан, 2000), Д.Ф. Заһидуллина «Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы» (Казан, 2004), район газетасы кебек чыганаклар иҗади файдаланылды.

Диплом эшнең структурасы керештән, өч бүлектән, йомгактан тора

Фрагмент работы

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ОНОМАСТИКАНЫ ӨЙРӘНҮ ТАРИХЫННАН

§ 1. Ономастика турында гомуми мәгълүмат

Ономастика – ул ялгызлык исемнәре турындагы фән. Аны ономатология дип тә йөртәләр. Ономастика термины грекча òνομαστική [о́номастикё] сүзеннән һәм «атамалар бирү осталыгы, сәнгате» дигән мәгънәне белдерә (òνομα [о́нома] – иcем, атама һәм λέγω [ли́го] – сайлау, сөйләү, хәбәр итү). Бу фән лингвистиканың мөстәкыйль тармагы һәм ялгызлык исемнәренең барлыкка килүен, телдә озак вакыт кулланылганлыктан үсеш-үзгәрешләр кичерү яисә аралашу нәтиҗәсендә башка телләрдән алыну үзенчәлекләрен тикшерә. Тар мәгънәдә ономастика – төрле типтагы ялгызлык исемнәр җыелмасы (ономастик лексика) [http://ru.wikipedia.org/wiki].

Ономасиологик тикшеренүләр төрле халыкларның күченү-миграция юлларын һәм элекке яшәү урыннарын, тел һәм мәдәни бәйләнешләрен, телләрнең бик борынгы халәтен һәм аларның диалектларының мөнәсәбәтен ачыкларга ярдәм итә. Ялгызлык атамаларны тикшерү аларның саклануында һәм бирелешендә булган үзенчәлекле закончалыклары булуы белән бик зур әһәмияткә ия. Ялгызлык исем, үзенең социаль вазифасына (функциясенә) бәйле рәвештә – билгеле предметка индивидуальләштереп күрсәтү өчен хезмәт итүе белән – этимологик мәгънәсе бөтенләй билгесез булган яисә аңлашылмаган очракта да, ягъни шул ук телнең башка сүзләре белән тулысынча бөтенләй бәйләп булмаган чакта да, үз төп әһәмиятен саклый. Мәсәлән, төрки-скиф Дон, фин-угор Москва, Волга һ.б.

Ялгызлык исемнәр (ономастик берәмлекләр) билгеле телнең тарихындагы эволюцион күчешләр һәм революцион үзгәрешләр вакытында да үз ныклыкларын һәм яшәүчәнлекләрен саклап кала. Шуңа күрә теге яки бу атамага этимологик анализ ярдәмендә ул беренче барлыкка килгән телнең характерын, үзенчәлекләрен билгеләргә мөмкинлек туа [http://ru.wikipedia.org/wiki].

Ялгызлык исемнәр бик борынгы чорлардан ук гади кешеләрнең һәм галимнәрнең игътибарын үзләренә җәлеп иткән. Бүген язгызлык атамалар күптөрле фән өлкәләренең тикшеренү объекты булып тора – телчеләр, географлар, тарихчылар, этнографлар, психологлар, әдәбиятчылар алар белән кызыксына. Шулай да мондый берәмлекләр беренче чиратта лингвистлар тарафыннан ономастик лексика буларак җентекле тикшерелә, чөнки ялгызлык атамалар, нинди генә тере яисә тере булмаган тәбигатькә карамасын (кешегә, хайваннар дөньясына, йолдызларга, шәһәр-авылга, урам-тыкырыкка, елга-чишмәгә, китапка яисә коммерция фирмасына) – ул бары-бер тел системасына караучы, тел законнары буенча барлыкка килүче һәм үзгәрүче, аның билгеле закончалыклары буенча яшәүче һәм кулланылучы сүз. Шуңа күрә дә бу төр сүзләрне өйрәнүче фән өлкәсе – ономастика – лингвистика фәненең мөстәкыйль тармагы булып тора.

Изге китапларда, борынгы легендаларда ялгызлык исемнәр иң беренче кешеләргә, алар яшәгән урыннарга, хайван-җанварларга һәм күк җисемнәренә бирелгән, дип әйтелә. Бу объектлар һәм аларның исемнәре борынгы кешенең ономастик пространствосын тулыландырган. Вакыт үтү белән бу аралык тулыланган, башка төр яңа объектлар исем алганнар.

Без яшәгән тирәлекне, дөньяны, чын мәгънәсендә исемнәр һәм атамалар дөньясы дип әйтеп була. Чөнки һәр бер реаль (һәм реаль булмаган) объектның үз исеме бар, я ул үз ялгызлык атамасына ия була ала. Бер үк вакытта кайбер атамалар шул чаклы борынгылар, аларны кеше үзеннән-үзе барлыкка килгән кеби кабул итә, чөнки аның авторы да, аерым очракта бу сүз кергән телдә сөйләшүче халык та билгесез.

Заключение

ЙОМГАК

Ономастика татар тел белемендә үзенчәлекле урында тора. Бу фәннең тикшеренү өлкәсе ифрат бай һәм кызыклы. Ул кеше исемнәрен, фамилияларны һәм кушаматларны, күк җисемнәренең һәм географик урыннарның, шул җөмләдән елга-суларның, мифологик затларның һ.б. исем-атамаларын өйрәнә. Ономастика шундый күпсанлы һәм төрле-төрле исемнәрне җыю-туплау,тәртипкә салу, аларның килеп чыгышын, тарихи җирлеген аңлату кебек мөһим бурычлырны гамәлгә ашыра. Ономастика фәнендәге табышлар һәм казанышлар тел тарихын өйрәнүдә генә түгел, бәлки халыкның этник тарихын яктыртуда да зур әһәмияткә ия.

Ономастика фәне табигать һәм иҗтимагый фәннәр белән бик тыгыз бәйләнештә тора. География белән аның бәйләнеше табигый. Һәр географик объект, үзенең формасы, күләме, төсе, төрле сыйфатлары булу нәтиҗәсендә, теге яки бу исемгә ия була. Тарих, археология, этнография фәннәре ономастика белән һәрьяклап бәйләнгән.

Ономастиканың бер тармагы булып ойконимика тора. Торак пункт исемнәрен тикшерә торган бүлеге – ойконимика була. Ойконимнар (грекча oikos – «йорт», oikēo – «тору, яшәү» һәм onyma – «исем») – торак пункт, шәһәр, авыл атамалары: Санкт–Петербург, Великие Луки, Алабуга, Әлмәт, Баулы, Туймазы, Кандра, Илеш, Гафури һ.б.

Кама белән Агыйдел елгаларының кушылган җирендә табигатенең матурлыгы, байлыгы белән тирә-яктагыларны хәйран калдырып Краснокама районы җәйрәп ята. Мәйданы – 149,4 мең гектар, шуларның 95,8 мең гектары авыл хуҗалыгы тәшкил итә, ә мең гектары урманнар белән капланган. Төньяктан көньякка кадәр 70, ә көнчыгыштан көнбатышка – 50 километр ара. Аның территориясеннән Агыйдел, Кама, Әмҗе, Березовка, Кәлтәй, Тыхтем, Тиз Танып елгалары ага. Район көнбатыш һәм төньяк-көнбатышта Удмуртия, көньяк-көнбатышта – Татарстан республикалары белән чикләшә. Көнчыгыш һәм көньяк ягында Яңавыл, Калтасы, Илеш районнары белән янәшәлектә. Районның үзәге – Николо-Березовка авылы. Ул Кама елгасының уң ярында урын алган.

Краснокама районында ике шәһәр Нефтекама һәм Агыйдел урнашкан. Бу шәһәрләрдә 150 меңгә якын кеше яши.

Краснокама район авыл атамаларын тикшереп без түбәндәге үзенчәлекләрне билгелгелщдек:

13) 8 авыл антропоним яки кеше исеме, фамилиясе белән бәйле аталган. Алар: Ивановка, Моҗар, Яңа Хаҗи, Курый, Мурзино, Яңа Бөртек, Иске Бөртек, Зубовка;

14) 6 авылга гидронимнар нигезендә атама биргәннәр: Сауз, Саузбаш, Әшит, Баръязыбаш, Кутлинка, Илестанбәт;

15) 8 авылга башка урыннан, республикалардан килеп нигез салганнар. Мондыйларга түбәндәге авылларны керттек: Яңа Чөгәнәк, Яңа Татыш, Мерәс, Яңа Нугай, Яңа Уразай, Иске Уразай, Яңа Балтач, Яңа Актанышбаш;

16) Кешенең ниндидер ситуацияга эләгеп, нәрсәдер әйтеп барлыкка килгән авыл атамалары да очрый. Аларның нигезендә риваять ята. Андый авыл атамалары бишәү: Кирәмәт, Күпербаш, Кыргыз, Мәнәк, Куян;

17) Краснокама районының авылларының килеп чыгышында зоонимнарга бәйле атамалар да күзәтелә. Алар: Әрлән, Воробьево, Яңа Кабан;

18) Эчемлек белән бәйле атама: Яңа Бура, Иске Бура;

19) Үсемлекләр атамасына бәйле авыл атамалары: Иске Каенлык, Яңа Каенлык, Редькино;

20) Ясалышы буенча аерылып торган авыл атамалары да очрый. Яңа, Иске, Түбән, Олы сүзләре кушылып ясалган атамалар: Яңа Яньегет, Иске Яньегет, Иске Әшит, Түбән Такыя, Олы Әмҗе, Иске Мошты, Яңа Мошты;

21) Ясалышы буенча сүзләр кушып барлыкка килгән атамалар: Уртауыл, Бакчытау, Яңауыл, Яңауыл, Биктимер, Такталачук, Ялгызнарат, Шушнур;

22) Ясалышы буенча тезмә: Шәрип участогы авылы;

23) Парлы: Николо-Березовка;

24) Күпкенә авылларның килеп чыгышын билгеләп булмады. Алар: Кувакино, Кузгау, Чабай, Сабанчы, Бөрнеш, Еноктай, Мүзәк, Кәлтәй, Ишмәт, Никольск, Апас, Ведресев, Кадрик, Карякино, Саклау, Раздолье.

Ономастиканы, шул исәптән ойконимиканы, туган тел өйрәнүдә бик отышлы файдаланырга мөмкин, чөнки укучыларга туган төбәккә бәйле материалны өйрәнү кызыклы.

Без үзебезнең диплом эшендә Краснокама районы ойконимикасына бәйле күнегүләр тәкъдим итәбез. Аларны татар теле дәресләрендә актив кулланырга мөмкин

Список литературы

БИБЛИОГРАФИЯ

1. Асфандияров А.3. История сел и деревень Башкортостана. Уфа: Китап, 2009. – 744 с.

2. Бәхтиева Г. Куян. Краснокамага – 75 ел // Кама таңнары. – 2005.№ 95. –б. 5.

3. Бәхтиева Г. Н-Березовка. Краснокамага – 75 ел // Кама таңнары. – 2005. №122-123. – б. 7.

4. Вәлиева Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: «РАННУР», 2000. – 456 б.

5. Гарипов Ф.Г. Исемнәрдә – ил тарихы. – Казан: Татар. кит. нәшер., 1994. – 264 б.

+ еще 39 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Башкортостан республикасы краснокама районы ойконимикасы»
Раздел: География, Экономическая география
Тип: Дипломная работа
Страниц: 89
Цена: 2800 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика