Курсовая работа

«Башкортстан республикасы кушнаренко районы калтай авылы микротопонимиясе»

  • 32 страниц
Содержание

Эчтәлек

I. Кереш…3

II. Төп өлеш

I бүлек. Географик атамаларны өйрәнүче фән буларак топонимика….….7

1. Топонимика турында гомуми төшенчә….8

2. Топонимияне өйрәнүнең төп принциплары .….….….15

II бүлек. Кушнаренко районы Калтай авылының микротопонимиясе….…18

1. Калтай авылының барлыкка килүе һәм формалашуы. Авыл атамасының этимологиясе ….…18

2. Калтай авылының микротопонимик системасы… …21

3. Калтай авылы микротопонимнарының структур-грамматик үзенчәлекләре …27

III. Йомгак .…29

IV. Библиография .…34

Введение

Кереш

Ялгызлык исемнәрен өйрәнү, теге яки бу геграфик атамаларның килеп чыгуы белән кызыксыну ни өчен кирәк соң? Аларның кайчан һәм ничек барлыкка килүе, нинди мәгънә белдерүләре барыбер түгелме? Шушы сорауга җавап эзлик.

Газета укыйбызмы, радио тыңлыйбызмы, телевизор карыйбызмы, без барыбызда җир йөзендәге вакыйгаларны, ил-җәмгыять тормышындагы үзгәрешләрне геграфик атамалар яки топонимнар аша конкретлаштырып, билгеле бер урын җиргә бәйләп кенә кабул итәбез.

Топонимнар – географик термин һәм географик атамалар булып кулланыла торган махсус сүзләр. Шушы географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, мәгънәсен өйрәнә һәм тикшерә торган фән – ул топонимика, ә инде аерым төбәк, шул тирәлек кешеләре өчен генә билгеле булган географик атамалар (микротопонимнар) җыелмасын өйрәнә торган топонимиканың бер бүлеге микротопонимика дип йөртелә.

Республикабызда һәр төбәкнең үзенә генә хас кабатланмас матур шигъриятле, сокланып туймаслык урыннары бар. Кайда гына булсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та барыбер безнең республикабызның матурлыгына җитми. Бормаланып-бормаланып ага торган елгаларыбыз, аларның тирә-ягы, тугайлары, елга буендагы яшел үләннәре, төрле-төрле балыкка бай күл һәм буалары, керсәң чыга алмаслык урманнары… Алар безне һәрвакыт үзенә тартып торалар.

Мин ямьле Башкортстанның Кушнарен районы Калтай авылында туып үстем. Яратам мин туган авылымны! Чөнки монда мин беренче тапкыр сабый күзләремне ачып, кояш нурына сөенгәнмен, хәтфә кебек йомшак бәбкә үләненә басып, беренче адымнарымны атлаганмын. Минем туган авылым табигатькә, тирә-як мөхиткә бай. Монда без горур тауларны, җәелеп яткан тау битләрен, яшел үләннәрне, текә һәм сай ярларны, талгын гына аккан, балыкка бай, тирә-ягы шактый үзенчәлекле булган Мишеде елгасы, күлләр һәм буалар, урманнар … һ.б. таба алабыз.

Шулай булгач, туган табигатьне ата-бабаларыбыздан ничек кабул итеп алган булсак, алдагы буыннарга шундый ук гүзәллеге белән мирас итеп калдырырга бурычлыбыз.

Барлык төр географик берәмлекләрне тәфсилләп өйрәнү, халкыбызның борынгыдан кулланып килгән тел җәүһәрләрен берәмтекләп барлау кыйммәтле мәгълүматлар бирә. Исем-атамалар үзләре хезмәт күрсәткән халыкның элекке заманнардан ук кемнәр белән аралашуын, тормышка карашын, рухи кыйбласын, тарихи үсеш юлын, мәдәни дәрәҗәсен, тарихи бәйләнешен ачыкларга ярдәм итә.

Географик атамаларның барысы да онытылып беткәнче, җыеп туплау мәсьәләсен көн кадагы итеп күтәрергә кирәк.

Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгълүматларны мин шул авылларда яшәүче тарих укытучыларыннан, авыл картларыннан, зыялы кешеләрдән сорашып тупладым. Аларның дөрес сөйләүләренә инану өчен район архивында да булырга туры килде. Кыскасы, озын юллар үтелде, күп кешеләр белән арашылды, шуңа күрә минем хезмәтләрем юкка булмаган дип ышанып каласы килә.

Туган җир тойгысы – безнең йөрәкләребезне горурлый һәм мәхәббәт тойгысы белән мөлдерәмә итеп тутыра. Кеше кайда гына яшәсә дә, вакытлыча гына туган авылыннан аерылса да, әти-әни, әби-бабайлар нигезен сагынып кайта, туган авылының һәр истәлекле урынын сагынып яши. Тора-бара шушы истәлекле урыннар, географик атамалар туган җир тарихы белән берлектә кызыксыну тудыра.

Шуңа күрә мин “Кушнарен районы Калтай авылы микротопонимиясе” дигән теманы сайладым һәм шушы тема буенча курс эше язарга булдым. Авылның атамасы ничек барлыкка килгән, аның тарихын, басуларын, салкын сулы чиста чишмәләрен, урманнарын, болыннарын, урамнарның исемнәрен, атамаларның килеп чыгышын, төзелеш һәм ясалыш үзенчәлекләрен тикшерәсем килде. Туган ягыма булган чиксез мәхәббәтем мине бу темага курс эшемне язарга этәргеч бирде дә.

Шулай ук, БДУ профессоры, тарихчы А.А. Әсфәндияров үзенең “История сел и деревень Башкортстана” дигән китаплар сериясендә (1 – 10 китаптан тора) Башкортстан республикасындагы районнары авылларының килеп чыгышын, тарихи үсеш-үзгәрешен тикшерә. Галимнең җиденче китабында Кушнарен районы авыллары турында мәгълүматлар тупланып бирелгән. Анда Калтай авылы тарихы турында да яза.

Тагын бу өлкәдә эшләүче галим-топонимистларның хезмәтләрен дә кулландым. Бигрәк тә Р.З. Шәкүров, Г.Ф. Саттаров, Ф.Г. Гарипова, М.З. Зәкиев, М.Усманова, Ф.Г. Хисаметдинова хезмәтләренә таянып эш иттем.

Татар халкы борын-борыннан яши торган төбәкләрдә барлык су чыганакларын, җир өсте төзелеше, урманнарны, калкулыкларны һ.б. белдерү өчен нинди дә булса җирле географик терминнар биргәннәр һәм һәрберсенә беркеткәннәр. Калтай авылының халкы шундыйларның берсе. Алар үзләре килеп утырган урыннарына – авылларына, аны уратып алган тирә-як мөхитен, су чыганакларын, җир өсте төзелешен, агач-куаклык төрләрен белдерү өчен җирле географик атамалар биргәннәр. Һәм менә шушыларның серләрен, үзенчәлекләрен, мәгънәләрен ачу өчен үземнең курс эшемне багышлыйм.

Эшемнең төп максатлары булып төрле юллар белән озак еллар дәвамында тупланган шушы авылның тарихи һәм географик мәгълүматларына таянып, бу авыл микротопонимиясенең байлыгын мөмкин кадәр җентекле һәм төрле яктан яктырту, атамалар дөньясына күзәтү ясау тора. Бу максаттан чыгып, минем курс эшендә түбәндәге бурычлар куелды:

• Калтай авылы микротопонимиясен бер системага салып тикшерү, системалаштыру;

• Калтай авылы атамасының этимологиясен ачыклау;

• Калтай авылы микротопонимнарын семантик яктан классификацияләү;

• Калтай авылы микротопонимнарын структур-грамматик үзенчәлекләре ягыннан чыгып анализлау;

Структур яктан курс эшем кереш, ике бүлектән торган төп өлештән, йомгактан, библиографиядән тора.

Курс эшен башкарганда компонентлы анализ, тарихи-этимологик анализ методлары, чагыштырма-тарихи, статистик методлар кулланылды.

Курс эшемдә җыелган материаллар лексик семантик яктан анализланды, топонимнарның структур-грамматик үзенчәлекләре тикшерелде. Соңыннан башкарылган эшкә йомгак ясалды.

Фрагмент работы

Төп өлеш

I бүлек Географик атамаларны өйрәнүче фән буларак топонимика

Ялгызлык исемнәр дөньясы – киң төшенчә. Аны өйрәнүче фән тармагы ономастика дип атала. (Онома, онима грек телендә - “исем”, “тике” – “исемгән караган” дигәнне аңлата). Ономастиканың күп кенә үзенчәлекле тармаклары бар һәм аларның һәрберсе үзенә хас терминнар белән аталып йөртелә. Шуларның берничәсе: антропонимика – антропонимияне, ягъни кеше исемнәрен, фамилияләрне, кушаматларны өйрәнә; этнонимика – этнонимнар, ягъни ыру, кабилә, халык исемнәре хакындагы гыйлем; космонимика күк җисемнәренең атамасын, зоономика хайваннарга, кошларга бирелгән ялгызлык исемнәрне өйрәнү белән шөгыльләнә һ.б. Ә инде җир-су, авыл, кала атамаларын (топонимияне, гидронимияне, ойкономияне, шулай ук микротопонимияне) өйрәнүче фән топонимика дип атала.

Безнең борынгы ата-бабаларыбыз дистәләрчә гасырлар буе шушы илаһи киң җирләрне биләгәннәр һәм Чал Урал буе туфрагында, Урал картасында үз телләренең асыл ташлар кебек балкып торган кыйммәтле сүзләреннән мәңгелек хәзинә, чын тарихи истәлек-ядкарьләр белән тиңләшерлек бөек топонимик мирас тудырганда һәм кешелек культурасының хәзинәсе булырлык шул байлыкны, буыннан-буынга тапшыра килеп, саклап алып калганнар. Урал һәм Урал алды ареалы топонимиясендә бу катлам төрки-башкорт һәм төрки-татар топонимнары – иң бай һәм төп катлам булып исәпләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Көньяк Урал топонимик районның башкорт катламы яшь ягыннан иң зур вакыт аралыгын – мең елларга сузылган вакытны үз эченә ала, ул хәзерге көндә дә үсү процессын кичерә. Башкортлар һәм болгарлар шушы территориядә башта кабилә союзлары булып оешкан, ары табан бердәм халык һәм милләт сыйфатында формалашкан. Шушы үзенчәлекле тарих бу киңәйгән ареалның топонимик системасын формалаштырган. Башкортстан Рус дәүләтенә кушылгач, башкорт җирләрен, Урал табигатен интенсив үзләштерү, әлбәттә, урындагы халык телендәге җир-су атамаларының рус телендә, рус фәнендә, картографияләрдә актив кулланылышка керү процессы белән бергә бара. Башкортстан җирләренә күчеп килгән башка халыклар (руслар, чувашлар, татарлар, марилар һ.б) яңа барлыкка килгән авыл, поселокларга, авыл тирәсендәге бәләкәйрәк урыннарга еш кына үз исемнәрен биргәннәр. Иң мөһиме шул: күчеп килгән халыклар гасырлар дәвамында үзенчәлекле тарихи юл үткән, үзенең рухи культура дөньясын тудырган, тел байлыгын саклаган төп бер халыкның ул яшәгән җирләрнең топонимик системасы белән очраша. Шуңа да Уралның Екатеринбург, Пермь киңлекләреннән алып Оренбург далаларына, Олы Ыргыз буйларына кадәр һәм көнбатышта Кама тамагыннан, Минзәлә, Сөн буйларыннан башлап көнчыгышта Тубыл буйларына кадәрге арада топонимиканың төп фондын татар һәм башкорт телендә иҗат ителгән. Шушы ареалның иң зур тау, елга һәм күлләрнең, тарихи урыннарның, күпчелек авыл, поселок, калаларының исемнәре нәкъ менә шул төп болгар һәм башкорт (субстрат) топонимия катламына карый. Тарихи яктан башкортларның борынгы кабиләләре биләгән җирләрдә иҗат ителгән топонимнары турында профессор Р.З. Шәкүров хаклы рәвештә болай ди: “Башкорт (субстрат) атамалар катламының иң мөһим өлеше башкорт һәм рус телләре өчен уртак, ул атамаларны дистәләрчә башка халыклар да актив куллана, һәм шуңа да бу мирас, ягъни башкорт халкының топонимия байлыгын үстерүгә һәм саклауга кертелгән өлеше, ягъни аның үзенең рухи дөньясының да, гомумкешелек культурасының да билгеле бер хәзинә дип исәпләнергә хаклы”.

Заключение

III. Йомгак

Күрүебезчә, топонимика – бик кызыклы һәм мавыктыргыч бер фән тармагы. Бу фән яңадан-яңа ачышлардан тора. Алтынны никадәр бил бөгеп, тир түгеп, бөртекләп җыйсалар, фән, гыйлем өлкәсендәге табышларга һәм ачышларга илтүче юллар аннан да авыррак һәм катлаулырак. Ләкин шунысы ачык: топонимика – илнең, җирнең, телнең чын мәгънәсендә хәтер китабы һәм икеләнмичә әйтергә кирәк, чын-чынында халыкның хәтер энциклопедиясе.

Топонимиянең иҗатчысы – халык, ә аның чыганагы – халыкның үз җирендәге тормышы, хезмәте, иҗаты, табигате, уй-фикер һәм хыял дөньясы, заманалар аша үткән көндәлек эшчәнлеге, тарихи язылыш юллары. Топонимика фольклорга якын тора, ләкин топонимиканың үзенә генә хас үзенчәлекле яклары бар. Монда үтә катлаулы һәм шуның өчен дә тикшеренүчедән аеруча җаваплылык таләп итүче система һәм, алай гына да түгел, еш кына системалар белән эш итәргә кирәк.

Башкортстан топонимиясен өйрәнгәндә, иң элек бу регионның иң мөһим катламын билгеләүче атамалар белән эш итәргә кирәк. Ләкин бу регионны өйрәнгәндә, төрле тарихи дәверләргә караган һәм таралыш ягыннан төрлесе төрлечә булган катламнар белән эш итәргә кирәк.

Топонимиядә фонетик, лексик, морфологик планда телнең диалекталь үзенчәлекләрен билгеләп эш итә белү фән өчен мөһим таләп исәпләнә. Урындагы тел үзенчәлекләре кайбер чакта теге яки бу топонимнарның мәгънәсен ачыклау өчен ышанычлы ачкыч ролен үти.

Диалекталь үзенчәлекләре халыкның элек һәм хәзер яшәгән җирләрен билгеләү, гомумиләштереп алганда, әйтик, Башкортстанның тарихи географиясен өйрәнү җәһәтеннән дә ышанычлы материал бирә ала.

Татарча һәм башкортча атамалар икенче, чагыштырмача яңарак гасырларда барлыкка килгән катламы аеруча күп һәм мәгънә ягыннан ачыграк булулары белән характерлы. Шулай да монда тикшеренү эше бик игътибарлы, җентекле, гыйльми нигезле итеп алып барылырга тиеш. Чөнки күп вакыт җир-су исемнәре әйтелештә һәм язылышта гасырлар үтү белән төрле үзгәрешләр кичерә. Аларның тамырларын табу авырлаша.

Безнең Калтай авыл халкы да үзләре килеп утырган урыннарга атамалар биргәннәр. Мин үземнең курс эшемнең икенче бүлегендә туган авылым микротопонимиясе турында авылыбызның аксакаларыннан, олы яшьтәге вәкилләреннән материаллар туплап яздым.

Шулай ук, микротопонимик атамаларның килеп чыгышын, авыл атамасының килеп чыгышын һәм формалашуын яктырттым. Калтай авылы микротопонимиясе үзенчәлекле бер системаны тәшкил итүе ачыкланды. Бу системаның дүрт элементтан торуы билгеләнде. Алар: гидронимнар (су чыганаклары), сильвонимнар (урман, әрәмә), оронимнар (таулар, калкулыклар, үрләр һ.б.), годонимнар (урам, тыкрык атамалары). Һәр тармак лексик-семантик яктан тасвирланды. Икенче бүлектә Калтай авылы микротопонимнарының структур-төзелеш үзенчәлекләре.

Без карап узган җирле географик атамаларның күбесе борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Ул исемнәр, буыннан-буынга күчә барып, үзгәрешләргә дучар булып, безгә килеп җиткәннәр һәм яшәешләрен дәвам иттерәләр. Алар әйләнә-тирәнең табигате, халыкның теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, материаль һәм рухи культурасы турында ерак гасырлар аша күп нәрсәләр сөйлиләр. Халкыбызның тарихи үткәннәрен һәм хәзергесен тулы итеп күз алдына китереп бастырырга һәм туган ягыбызны яхшырак танып белергә ярдәм итәләр.

Список литературы

IV. Библиография

1. Асфандияров А.З. История сел и деревень Башкортостана. Кн. 7. – Уфа: Китап, 1997.

2. Архивные данные из Центрального Государственного архива РБ об истории деревни Калтаево (А.З. Асфандияровның белешмә китабыннан алынды).

3. Башкортстан Республикасының топонимнар сүзлеге. – Уфа: “Китап” нәшрияты, 2002.

4. Булатов А.Б. Восточные и средневековые авторы о башкирах // Археология и этнография Башкирии, т. IV. – Уфа, 1971.

5. Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә - ил тарихы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1994.

+ еще 18 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Башкортстан республикасы кушнаренко районы калтай авылы микротопонимиясе»
Раздел: География, Экономическая география
Тип: Курсовая работа
Страниц: 32
Цена: 1600 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика