ВКР

«Великая отечественная война в детской литературе»

  • 80 страниц
Содержание

ЭЧТӘЛЕК

Кереш.3

Төп өлеш

Беренче бүлек

1. Татар балалар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасының яктыртылуы.6

1.1. Габдрахман Әпсәләмовның «Газинур», «Мәңгелек кеше» романнарында образлар системасы.12

1.2. Фатих Кәримнең«Разведчик язмалары» повестендә геройларның үзенчәлекләре.29

1.3. Атилла Расихның «Бәхет орлыклары» повестының идея-тематик үзенчәлеге.36

Икенче бүлек

Урта мәктәптә иҗади эшчәнлекнең төрләре һәм әдәби әсәрләрне өйрәнү методикасы.43

Йомгак.64

Файдаланган әдәбият исемлеге.66

Кушымта .70

Введение

КЕРЕШ

Балалар әдәбияты – халкыбызның иң затлы рухи хазинәләреннән санала. «Балалар – тормыш чәчкәсе», – дип халык юкка гына әйтмәгәндер. Безнең илдә шундый нык инану белән күпме буын үсте. Әйе, чынлап та, буыннан-буынга бәйләп, буынның дәвамы булып балалар тора. Шул максаттан чыгып, аерым бер теләкне алга куеп язылган, балалар тормышын яктырткан, яшәргә, эшләргә, тәрбиягә өйрәткән әдәбият әсәрләре бик тә кирәк. Билгеле, балалар табигать, хайваннар, төрле фантастик, маҗаралы хикәяләрне укырга яраталар. Танылган язучы Ф. Кәримнең сүзләренә күз салыйк: «Сез балалар ярата торган табигатьтән, балалар сөя торган приключениеләрдән читләшәсез. Ә бит балалар табигать матурлыкларын, табигать көчләрен, приключениеләрен кертеп язган әсәрләрне бөтен нәрсәгә караганда яратып укыйлар. Димәк, алар яраткан әсәрләр тудырырга кирәк» [16, 209].

Менә шулай әкренләп язучылар бик тә кирәкле темага мөрәҗәгать итә башлыйлар: гыйлем дөньясында балалар әдәбияты формалаша башлый. Башлангыч чор балалар әдәбиятында тыныч тормышта яшәгән сабыйлар образы сурәтләнсә, ә инде Бөек Ватан сугышы башлангач әдәбиятка «кечкенә разведчик» образы килеп керә. Бу әсәрләрдә инде курку белмәгән, үзенең язмышы, туган ил, туган туфрак өчен көрәшкән «батырлар» сурәтләнә.

Бөек Ватан сугышы еллары әдәбияты күпләр өчен, бәлки, ерак бер әкияти сихри дөнья гына кебектер хәзер. Мөдәрис Әгъләмовның шундый юллары искә төшә:

Үз халкыңның киләчәген,

Үткәнен, бүгенгесен,

Кайгысының, шатлыгының

Зурлыгын белер өчен

Еракка китеп кара [21, 48].

Нинди дөрес юллар, нинди хас фикер. Ул заманның, ул чорның тормышын, кешеләр, балалар язмышын без, бүгенге дөнья яшьләре, беренче чиратта, шул бөек язучылар, шагыйрьләр, драматург иҗатлары аша танып беләбез.

Балалар өчен иҗат итү – язучының иң зур бәхетедер ул. Шигырьләре, әкиятләре ана сөте белән бергә бала күңеленә сеңеп калган әдипләрнең әдәби язмышлары да күпкә баерак, кызыклырак, әдәби гомерләре дә күпкә озынрак, әсәрләре дә бермә-бер күбрәк укыла.

Бөек ватан сугышы елларында язылган әсәрләрне, без бүгенге көндә дә бик яратып укыйбыз. Сугышның беренче көннәреннән үк кулына корал тотып киткән язучыларыбыз, фронт кырларында үзләренең иң күркәм әсәрләрен иҗат иттеләр. Мәсәлән, Г. Кутуйның «Рөстәм маҗаралары», А. Расихның «Бәхет орлыклары»повестьлары һәркемне таң калдырырлык әсәрләр. Бу әсәрләрдә совет кешесенең күрсәткән батырлыкларыннан тыш, балалар образлары яктыртылган. Бигрәк тә Рөстәмнең күрсәткән кыюлыгы, батырлыгы, немец офицерлары алдында югалып калмавы, пленга эләккән партизанны коткарулары һәрбер укучыда аңа карата ихтирам уята. Рөстәм кебек кыюлык күрсәткән Әхтәм дә («Үлем уены», 1942) хөрмәткә лаек. Ул фашист алдында югалып калмыйча тиз арада хәйлә корып, фашистны юк итә.

12-13 яшьлек бу балалар сугышның нинди икәнен беренче көннәрдән үк таныйлар. С. Маршак та бит үзенең «Безнең көннәр балалар әдәбияты турында» мәкаләсендә нәкъ шул турыда әйтеп китә [19, 59].

Бу чор әдәбиятын тикшерүгә бик күп кенә язучыларыбыз үз көчләрен салдылар. Шулар арасында: Х. Хәйри, Г. Минский, И. Гази, Р. Ишморат, Ф. Мусин, И. Нуруллин, Г. Бакиров, З. Мәҗитов. Ш. Ибәтов, Ф. Миңнуллин һәм башкалар. Төрле матбугат битләрендә Бөек Ватан сугышы елларында иҗат итүче шагыйрьләрнең әсәрләре хакында, аларның фронтта булган язмышлары турында нәкъ шул шәхесләрнең мәкаләләре бастырылып чыга. Флүн Мусинның, хәтта, Атилла Расихның иҗаты һәм тормыш юлына багышланган «Тормыш үзәненнән» дигән аерым китабы дөнья күрде.

Гражданин, солдат, шагыйрь – Фатих Кәрим иҗаты балалар әдәбиятында гына түгел, гомумән, татар әдәбиятында да зур урынны алып тора. Бу күренекле шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын тикшерүчеләрнең берсе З. Мәҗитов. Ул «Совет мәктәбе» журналында Фатих Кәримнең фронтта үткәргән язмышын, аның шул елларда язылган әсәрләренә тирән бәя бирүчеләрдән санала [23, 16]

Әйе, бу чор әдәбиятында шигырьләр, хикәяләр, повестьлар, поэмалар иҗат ителеп торды. Балалар әдәбияты нинди генә авырлыклар булмасын үзенең яшәвен дәвам итте. Аерым алганда Абдулла Алиш «Дошманга каршы» исемле очеркасы белән, Муса Җәлил «Суык бабай», «Чулпанга», «Чыршы җыры» шигырьләре белән, Алмаз Шамов «Яланаяклы малай» һәм Ибраһим Гази «Малай белән эт» хикәяләре белән шул чор әдәбиятына килеп керәләр. Шул язучылар үзләренең әсәрләрендә фашистның балалар язмышына бик көчле тәэсир ясавы хакында сөйлиләр.

Нәкъ әсәрләр аша без балаларда илгә мәхәббәт, дошманга нәфрәт, бер-береңә карата дуслык хисләре, авыр вакытларда ярдәм кулы сузу кебек сыйфатларны тәрбиялибез.

Бүгенге көн балалар әдәбиятында да Бөек Ватан сугышы темасы үзенең актуальлеген югалтмаган. Шуннан чыгып, мин дә шул чор балалар әдәбиятын өйрәнүгә багышланган теманы сайладым.

Квалификацион чыгарылыш эшемнең төп максаты булып балалар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы чагылган әсәрләрне тикшерү тора.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар хәл ителде:

– Балалар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы чагылган әсәрләрнең төп проблематикасын билгеләү;

– Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Кәрим, Атилла Расих әсәрләрендә образлар системасын аерып чыгару һәм үзенчәлекләрен билгеләү;

– «Газинур», «Мәңгелек кеше», «Разведчик язмалары», «Бәхет орлыклары» роман, повестьларның идея-тематикасын барлау, системалаштыру;

– Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Кәрим, Атилла Расих әсәрләрен өйрәнгәндә иҗади эшләрне системалаштыру.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

1. ТАТАР БАЛАЛАР ӘДӘБИЯТЫНДА БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ТЕМАСЫНЫҢ ЯКТЫРТЫЛУЫ

1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясе илебезгә каршы сугыш ача. Олылар белән беррәттән, балалар да кулларына корал алырга, туган ил иңенә төшкән авырлыкларны күтәрергә мәҗбүр булалар. Менә шул мәлне балалар әдәбиятында яшь буында туган илгә мәхәббәт, дошманга нәфрәт, совет халкының җиңүенә ышаныч уяту бурычы килеп баса. Шулай итеп, язучыларның бер кулында мылтык булса, икенчесендә каләм. Эйе, дөрес, бу дәһшәтле сугыш илгә нинди генә авырлыклар алып килми. Күпме языла башлаган әсәрләр, тәмамланып бетмичә калалар. Матбугат та төрле үзгәрешләр кичерә. Мәсәлән, сугыш башлангач, «Пионер каләме», «Яшь ленинчы» тукталса да, «Совет әдәбияты» журналының аерым саннарында «Балалар әдәбияты бүлеге» ачыла. Монда К. Нәҗми, Д. Аппакова, С. Әдһәмова һ.б. шигырьләре һәм хикәяләре, рус балалар язучыларының әсәрләре тәрҗемә итеп басыла. «Кызыл Татарстан» газетасы сирәк кенә балалар өчен шигырьләр урнаштыра [10, 103].

Г. Тукай, А. Алиш әкиятләре, К. Нәҗминең, Җ. Тәрҗемәновның аерым шигырьләре кечкенә китапчыклар итеп чыгарыла. Бу тәҗрибә әле сугыштан соң беренче елларда да дәвам иттерелә. «Татгосиздат» балалар өчен ун-унбер исемдә нәни китапчыклар бастырып чыгарды. К. Нәҗминең «Купшы әтәч», «Урманда», «Кызыклы хәл», Х. Шабановның «Илгизәр», Крылов мәсәләләреннән торган китапчыклар, «Кызыклы җырлар», нәниләрдә тапкырлык, ихтыяр көче тәрбияләү дә зур роль уйныйлар» [21, 60], – дип яза тел галиме Латыйф Җәләй «Кызыл Татарстан» газетасының 1946 елны 19 ноябрь санында басылган «Нәниләргә китапчыклар» исемле рецензиясендә.

Югарыда саналган әсәрләрдә балаларның тыныч көннәрдәге уй һәм хыяллары, уеннары, мәктәп, пионер, гаилә тормышы сурәтләнсә, сугыш темасы шулай ук әдәбиятка беренче айларда ук үтеп керә һәм үзәк темаларның берсенә әйләнә.

Дөрес, фашизм – сугыш ул, фашизм белән бәхетле балачакның янәшә яшәве мөмкин түгел, бу хакта язучылар яшь буынга утызынчы еллардан бирле сөйләп килгәннәр иде. Халыкның бердәм гаилә булып Ватанны саклау өчен күтәрелүе әдәбиятта фашизмга нәфрәт, көрәшкә чакыру авазын, героик рухны нык көчәйтте. Туган ил дошман, яшәү һәм үлем, батырлык һәм куркаклык кебек фәлсәфи төшенчәләр яңа мәгънә белән баетылды. Яшь буынның язмышы һәр иҗат кешесен борчыды.

Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң да яшь буында рухи ныклык, тормыш тәҗрибәсенең үсеше нәтиҗәсендә, олылар һәм балалар укуы беркадәр якыная. Гомум әдәбиятка хас схематик характерлар бирү, батырлык эшләү моментын аеруча калку итеп күрсәтү омтылышы балалар әдәбиятында да кабатлана. Мәгълүм булганча, бу елларда язучылар сугыш һәм бала проблемасын читләтеп үтә алмыйлар. Чөнки, сугыш беренче чиратта, аларның тормышына зур авырлыклар алып килә: гаиләләреннән аера, оккупацияләнгән җирләрдә дошманның явызлыгын өлкәннәр белән беррәттән алар да татырга мәҗбүр була. Ачлык, ялангачлык, ятимлек тылдагы балалар өчен дә гаять зур фаҗигаләр алып килә һ.б.

Заключение

ЙОМГАК

Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләрне өйрәнгәннән соң, диплом эшендә түбәндәге нәтиҗәләргә киленде.

Бөек Ватан сугышы елларында язылган әсәрләр бүгенге көндә дә бик яратылып укыла.

Сугышның беренче көннәреннән үк язучыларыбыз, фронт кырларында үзләренең иң күркәм әсәрләрен иҗат иттеләр. Габдрахман Әпсәләмовның «Газинур», «Мәңгелек кеше», Фатих Кәримнең «Разведчик язмалары», Атилла Расихның «Бәхет орлыклары» әсәрләрендә безнең ил кешесенең күрсәткән батырлыклары яктыртыла, аларның сугыш елларындагы кыюлыгы, батырлыгы тасвирлана, фашистларны юк итәргә булышуы, авырлыкны үз иңендә тотуы, югалып калмавы сурәтләнә.

Татар балалар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасының яктыртылуы, төп темаларны ачыклауга, язучылар иҗатының әһәмиятен билгеләүгә багышлана. Әдәбиятка алып килгән яңалыклары, бүгенге көндә булган актуальлеге билгеләп үтелә.

Г. Әпсәләмов, Ф. Кәрим, А. Расих әсәрләрендә без образлар системасын аерып чыктык. Мәсәлән, Г. Әпсәләмовның «Газинур» романындагы Миңнурый, Гарәфи, Мисбах, Екатерина Павловна, Николай һ.б. «Мәңгелек кеше» романында Сабир, Симагин, Задонов, Кимов, Смердов, һ.б. Аларның әсәрләрдәге үзенчәлеген билгеләдек.

Аталган язучыларның әсәрләре безнең әдәбиятка яңа образ, иҗтимагый тормыштагы мөһим үзгәрешләрне туплап алып киләләр, төрле типтагы характерлар мәйданга алып чыгалар. Тормышның перспективасын идеал белән үзара бәйләнештә күрсәтәләр: аларның әсәрләрендә, киләчәк – хезмәт кешесенә, актив, намуслы һәм пакъ күңелләргә дигән идея төп принцип итеп алына.

Принципларга тугрылык һәм ышанганлык, дөреслекне, яңалыкны яклый һәм кешеләр бәхете өчен көрәшә белү – әдипләр әдәби геройларның тоткан юлы, позициясе арасындагы тыгыз бәйләнеш аерымачык күренеп тора. Бу художниклар чын мәгънәсендә заман сулышын тоеп яшиләр, алар әдәбиятка тормышның үзен алып киләләр һәм шул күренешләрне әдәби образлар, әдәби сурәтләр ярдәмендә укучыга җиткерә беләләр.

Язучылар төп игътибарны яшь буында батырлык тәрбияләүгә юнәлттеләр, халкыбызның гасырлардан килгән туган илгә булган патриотизмын, әхлак сафлыгы сыйфатларын калку чагылдырырга тырышалар. Сугыш чоры балалар әдәбиятының тәрбияви кыйммәте менә шунда.

Бик табигый, Фатих Кәрим, Габдрахман Әпсәләмов, Атилла Расихның шушы елларда дөньяга килгән әсәрләре бүген дә мәктәп дәреслекләреннән төшми, балалар әдәбиятының классик мирасын тәшкил итә.

Шулай ук, әдәбият дәресләрендә шул чор темасына багышлап үткәргән мөстәкыйль эшләр укучыларда дошманга нәфрәт, Туган илгә мәхәббәт, дуслык хисләрен тәрбияләүгә, укучыларның фикер саләтен үстерүгә, мөстәкыйль, үзаллы эшләргә ярдәм итәләр.

Әдәбият дәресләрендә шул чор темасына багышлап үткәргән мөстәкыйль эшләр укучыларда дошманга нәфрәт, Туган илгә мәхәббәт, дуслык хисләрен тәрбияләүгә, укучыларның фикер саләтен үстерүгә, мөстәкыйль, үзаллы эшләргә ярдәм итәләр.

Укучы мөстәкыйльлеккә азмы-күпме мәктәптә өйрәнергә тиеш. Шуңа бәйле сәнгатьле уку, рольләп уку, анализ вакытында план төзү, әңгәмә ясау, образларга характеристика бирү, яттан сөйләү. Изложение, иншалар, рецензияләр язу кебек эшләр укучыларны әсәр турында үзаллы фикер йөртергә һәм бәя бирергә өйрәтә, аларның сөйләм телләрен үстерә.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерүдә иҗади эшләр зур әһәмияткә ия. Аларның төрләре байтак. Мәсәлән, дәрес-инша, дәрес-сәяхәт, дәрес-экскурсия, дәрес-КВН һәм башкалар.

Гомумән, иҗади актив шәхес тәрбияләү, укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү һәм Бөек Ватан сугышын чагылдырган әсәрләр дә бүгенге көн балаларында кызыксынуны уята һәм бүгенге көндә дә актуаль булып тора.

Список литературы

ФАЙДАЛАНГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

1. Әдәби әсәргә анализ ясау: Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары,укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма/ Д.Ф. Заһидуллина, М.И. Ибраһимов, В.Р. Әминева. – Казан: Мәгариф, 2005. – 111 б.

2. Әдәбият белеме сүзлеге / Төзүчесе: А.Г. Ахмадуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 239 б.

3. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге / Төзүче-авторлар: Д.Ф. Заһидуллина, В.Р. Әминева, М.К. Ибраһимов һ.б. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.

4. Әпсәләмов Г. Әсәрләр: 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – Т. I. – 400 б.; 1961. – T. II. – 333 б.

5. Балалар әдәбияты турында: Җыентык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 121 б.

+ еще 50 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Великая отечественная война в детской литературе»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 80
Цена: 2700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика