ВКР

«Диалектологические атласы и их использование в обучении татарскому языку»

  • 84 страниц
Содержание

ЭЧТӘЛЕК

Кереш.4

1. Татар теленең диалектологик атласлары

1.1. Татар диалектологиясе үсешенең кыскача тарихы….7

1.2. Татар теленең диалектологик атласы өчен материаллар җыю программасы….17

1.3. Татар теленең диалектологик атласлары һәм аннан файдалану үзенчәлекләре.34

2. Диалектологик атласларны татар телен укытуда куллану

2.1. Татар теле дәресләрендә диалектологик атласларны куллану…47

2.2. Ана теле укытуда татар диалектологик атласын куллануның

кайбер методик алымнары һәм күнегүләр системасы.52

2.3. Татар теленең диалектологик атласын кулланып башкару

өчен күнегү үрнәкләре.58

Йомгак.66

Файдаланылган әдәбият исемлеге.70

Введение

КЕРЕШ

Татар теленең диалектологик атласын төзү зур әһәмияткә ия. Атлас төзү өчен җыйган материаллар татар теленең һәм татар халкының тарихын өйрәнү өчен кыйммәтле чыганак булып тора. Татар халык сөйләшләренең атласын бастырып чыгару, аны фәнни әйләнешкә кертү – татар диалектологиясенең, шул исәптән татар тел белеменең генә түгел, ә гомумән татар милли мәдәниятенең зур казанышы булып тора.

Диплом эше темасының актуальлеге татар халык сөйләшләренең атласы фәнни һәм методик чыганак буларак махсус өйрәнелмәве белән аңлатыла. Атласның беренче басмасы дөньяга чыккан вакыттан башлап 25 елдан артык вакыт узып китсә дә, тарихи-лингвистик тикшеренүләрдә аның мәгьлүматлары сирәк кулланыла. Моның төрле сәбәпләре бар. Төп сәбәп – атласның беренче бамасының форматы аны йөртү куллану өчен бик уңайсыз булуыдыр. Шулай ук аның төзелешен, әһәмиятен аңлату максатында махсус дәреслек-кулланмалар да, белешмәләр дә күренми. Бу җитешсезлекләрне төзәтү – мөһим мәсьәлә. Дөрес, диалектологик атласның электрон варианты интернет челтәренә урнаштырылу аны файдалану мөмкинлеген бермә-бер арттырды. “Татар халык сөйләшләре атласы”ның тулыландырырылган һәм зур өстәмәләр белән чыгарылган икенче басмасы ды атласларны фәнни әйләнешкә кертүне һәм ышанычлы фәнни-методик чыганак буларак уку-укыту максатларында куллану мөмкинлеген тагын да арттыруга ышаныч уята.

Диплом эшенең төп максаты татар халык сөйләшләрен өйрәнүдә диалектологик атласларының әһәмиятен билгеләү, атласларның эчтәлеген тасвирлау һәм уку йортларында практик рәвештә атласны куллану мөмкинлеген ачыклау.

Төп максатка ярашлы түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1) татар теленең диалектологик атласларын (электрон версиясен дә кертеп) өйрәнү, аларны үзенчәлекләрен билгеләү;

2) татар теленең диалектологик атласларын (электрон версиясен дә кертеп) өйрәнү, аларны үзенчәлекләрен билгеләү өчен ярдәм итәрдәй фәнни һәм фәнни-методик әдәбиятны өйрәнү һәм файдалану;

3) мәктәптә һәм башка төр уку йортларында туган тел дәресләрендә практик рәвештә атласны куллануның мөмкинлеген ачыклау;

4) мәктәптә һәм башка төр уку йортларында туган тел дәресләрендә практик рәвештә атласны куллануның өчен күнегү үрнәкләре тәкъдим итү.

Татар теленең диалектлары һәм сөйләшләрен, аларның лексик байлыгын өйрәнгәндә мәктәптә һәм югары уку йортларында диалектологик атласны файдалану зур әһәмияткә ия. Шулай ук тарихи-лингвистик фәнни тикшеренүләрдә атлас мәгьлүматлары баһасыз. Болар барысы да диплом эше темасының теоретик һәм практик әһәмиятен билгели. Диплом эшенең бер бүлеге урта мәктәптә татар теле дәресләрендә җирле материалдан файдалану барышында атласларны куллану эше буенча тәҗрибә туплау максатында башкарылган булуы аның практик әһәмиятен бермә-бер артыра. Анда без тикшерелгән темадан читкә китмәскә омтылдык.

Безнең төп чыганаклар булып атлас һәм атласка аңлатма, атласның төзү эшен чагылдырган теоретик мәкаләләр һәм башка хезмәтләр санала. Алар арасыннан “Татар теле диалектологик атласын төзү өчен материал җыйнау программасы” (Казан, 1959); Н.Б. Борһанова, Л.Т. Мәхмүтова авторлыгында “К вопросу об истории образования и изучения татарских диалектов и говоров” (Казань, 1962); Н.Б. Борһанова, Л.Җ. Җәләйнең “О принципах составления диалектологического атласа татарского языка» (Казань, 1960); Л.Т.Мәхмүтованың “Краткий сборник истории изучения среднего и мишарского диалектов татарского языка (Казань, 1989); Д.Б. Рамазанованың «Комментарии к атласу татарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья» (Казань, 1989) хезмәтенә кереш мәкаләсе һ.б. аерым билгеләргә мөмкин. Шулай ук атласның интернет челтәрендәге электрон версиясенә һәм “Атлас татарских народных говоров”ның (төзүчеләре Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова, З.Р. Садыкова, Р.С. Барсукова) 2015 елгы икенче басмасына кагылышлы материалларны да файдалану кирәкле булды.

Тикшеренүнең методлары һәм алымнары. Диплом эшендә тасвирлама, алдынгы педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, куелган проблеманы анализлау, системалы анализлау методлары кулланылды, чагыштыру, санау һ.б.ш. алымнар файдаланылды.

Тикшеренү югары педагогия уку йортлары укучыларының чыгарылыш эше кыссаларында башкарылганлыктан, соңгы дәрәҗәдәге фәннилеккә дәгъва итми.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре түбәндәге фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышларда бәян ителеде: «Өзлексез белем бирү системасы: мәктәп-педколледж-вуз» XV Региональ фәнни-гамәли конференциядә (Уфа шәһәре, 23 апрель, 2015 ел); БДПУның филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институты фәнни мәктәпләренең юбилейларына багышланган «Өзлексез белем бирү системасы: мәктәп-педколледж-вуз» XVI Региональ фәнни-гамәли конференциядә (Уфа шәһәре, 4 апрель, 2016 ел); БДПУның филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасының 25 еллыгына багышланган «Татар филологиясен өйрәнү һәм укытуның актуаль проблемалары» Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциядә (Уфа шәһәре, 21 октябрь, 2016 ел); Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Муса Җәлил исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы халык шагыйре, Татарстан Республикасы Дәүләт Җыелышы мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Рәзил Исмагыйл улы Вәлеевның тууына 70 ел тулуга багышланган «Татар филологиясенең актуаль проблемалары» III Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциядә (Уфа шәһәре, 20 декабрь, 2016 ел) һәм университететта уку барышында хәзерге татар әдәби теле, татар диалектологиясе курсларының гамәли дәресләрендә апробацияләнде.

Диплом эшенең төп нәтиҗәләре түбәндәге мәкаләдә басылып чыкты: Мухаметҗанова Г.М., Насипов И.С. Татар теленең диалектологик атласлары турында // Актуальные проблемы изучения и преподавания татарской филологии: Материалы Всероссийской научно-практической конференции, посвященной 25-летию кафедры татарского языка и литературы (21 октября 2016 г.) / Отв.ред. И.С. Насипов, зам.отв.ред. Н.У. Халиуллина. – Уфа: Изд-во БГПУ, 2016. – С. 202-207.

Шулай ук хезмәтнең методик бүлегендә урын алган һәм иң уңышлы дип табылган күнеү үрнәкләре нигезендә БДПУның филологик белем бирү һәм мәдәниятара багланышлар институтында 2017 елның апрель аенда булачак «Өзлексез белем бирү системасы: мәктәп-педколледж-вуз» XVII Региональ фәнни-гамәли конференциядә доклад белән катнашып, аның материаллары җыентыгында мәкалә бастырып чыгару планлаштырыла.

ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ ДИАЛЕКТОЛОГИК АТЛАСЛАРЫ

Фрагмент работы

1.1. Татар диалектологисе үсешенең кыскача тарихы

Татар диалектологиясенең барлыкка килүе А.Г. Бессонов, Н.Ф. Катанов һәм Г. Әхмәров исемнәре белән бәйле. А.Г. Бессонов татар «наречия»ләрен классификацияләү буенча эшләр башкара [16].

Татар диалектологиясендә Н.Ф. Катановның хезмәтләре күренекле урын алып тора. Ул Уфа губернасының Минзәлә һәм Бәләбәй өязләренә фәнни сәяхәте нигезендә берничә хезмәт яза. Аларда автор татар һәм башкорт “наречия”ләрен чагыштырма планда өйрәнә, аларның якынлыгын һәм үзенчәлекле сыйфатларын билгели [32:10].

Шундый ук нәтиҗәле тикшерү эшләрен Гәйнетдин Әхмәров та алып бара [11: 95]. Ул Н.Ф. Катанов кебек, тарихи фактларга мөрәҗәгать итә. “Татар хрестоматиясе” хезмәтенең сүз башында М. Иванов һәм С. Кукляшев карашлары да кызыклы һәм әһәмияткә ия, дип билгели. Бу авторларның фикерләре һәм хезмәтләрендә бирелгән текст материалларына нигезләнә [32: 6]. Г. Әхмәров үзенең югарыда искә алынган хезмәтләрендә мишәр “наречия”сенең фонетика һәм лексикасын алырга тырыша. Авторның күп кенә фикерләре дөрес һәм кызыклы. Әмма, шулай ук бәхәсле очраклар да бар. Мәсәлән, мишәрләрдә [ч] авазының бөтенләй булмавы һ.б. билгели. Шуңа карамастан, авторның бу хезмәте бүген дә кыйммәтле чыганаклардан санала [11: 79].

Татар диалектологиясе үзсешенә шулай ук күренекле тюркологлар В.В. Радлов белән С.Е. Малов та өлеш кертәләр. Алар үз хезмәтләрендә татар халык сөйләшләрен өйрәнүгә гомумтюркологик яктан игътибар бирәләр, төрки телләрне өйрнәнү барышында туплаган бай тәҗрибәләрен татар диалектларын тасвирлауда файдаланалар.

В.В. Радлов хезмәтләрендә Казан татар “наречия”ләренә, бигрәк тә мишәрләрнекенә зур игътибар бирелә [32: 6].

С.Е. Маловның бик зур булмаган хезмәтендә Казан губернасы Чистай өязе ц-лаштыручы мишәрләр турында материаллар бирелгән [33].

Октябрь инкыйлабына чаклы чорда һәм советаларның башлангыч чорында татар халык сөйләшләренә, башка темаларны тикшерүгә бәйле рәвештә булса да, чит ил галимнәре дә игътибар иткәннәр.

Х. Паасонен бастырып чыгарган материалларда Самара губернасы Бөгелмә өязе ч-лаштыручы мишәр сөйләшләре, шулай ук Нижгар һ.б. ц-лаштыручы мишәр сөйләшләре барлыгы күрсәтелгән [32: 6].

Р. Пелисьер язмаларында Тамбов губернасы Темников өязе ч- лаштыручы мишәр сөйләшләренең үзенчәлекләре бирелгән.

Казан губернасы Цивил өязе һәм Сембер губернасы Буа өязе мишәр сөйләшләренең кайбер фонетик һәм лексик үзенчәлекләре В.А. Казаринов, Н.И. Золотницкий, Е.А. Малов, В.К. Магиницкий хезмәтләрендә урын алганнар [32: 7].

Л.Л. Будаговның, В.В. Радловның чагыштырма сүзлекләрендә татар диалектлары лексикасының бик бай материалы бирелгән. Бу чыганакларда теркәлгән сүзләрнең шактый өлеше бүген татар халык сөйләшләрендә кулланылыштан чаккан, шуңа күрә моңа бәйле аларның кыйммәте бермә-бер арта гына төшә.

Заключение

ЙОМГАК

Татар диалектологиясенең барлыкка килүе А.Г. Бессонов, В.В. Радлов, Н.Ф. Катанов, Г. Ахмаровларның фәнни эшчәнлегенә бәйле. Революциягә чаклы татар диалектологиясенең нигезе салынган була һәм диалектлары, сөйләшләре чагыштырмача өйрәнелүе белән беррәттән, татар теленең диалектларын ачыклау һәм төркемләү эше башлана.

Татар диалектларын максатлы өйрәнү тик Октябрь революциясеннән соң гына җайга салына. Бу чорда татар диалектологиясе үсешен 4 этапка бүлеп карап була:

I этап 40 нчы елның азагына кадәр;

II этап 40 нчы еллар ахры 50 нче еллар азагына кадәр;

III этап 50 нче еллар ахрыннан ХХ гасыр ахрына кадәр;

IV этап – ХХI гасыр башыннан бүгенге көнгә кадәр.

III этап татар диалектологиясенең иң уңышлы үсеш алган дәвере. 1969 һәм 1993 елларда татар теленең зур диалектологик сүзлегенең ике китабы бастырыла. Анда урта һәм көнбатыш диалектлары материаллары тупланган. 1992 елда көнчыгыш диалектының сүзлеге дөнья күрә. Бу чорда Идел-Урал регионы татар халык сөйләшләренең атласын төзү төп бурыч дип санала. Ул ике томда төзелә һәм бастырыла. «Урта Идел һәм Урал буе татар халык сөйләшләре атласы» тел бүлеге мөдире Л.Т.Мәхмүтова җитәкләгән Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм тарих институтының татар диалектологиясе бүлегендәге кечкенә коллективның күпьеллык хезмәт нәтиҗәсе. Атлас телнең барлык якларына (фонетика, грамматика, синтаксис) бертигез әһәмият бирә.

Атласның I томын Н.Б.Борһанова һәм Л.Т.Мәхмүтова, II томын Ф.С.Баязитова, Д.Б.Рамазанова, З.Р.Садыкова һәм Т.Х.Хэйретдинова төзиләр.

Атласны төзү эшендэ сораулар программасын эшкәртү-төзү беренче адым. Программа 4 бүлектән тора һәм үз эченә 230 сорауны туплаган. Атласның барлык томнары өчен дә материал җыйнау билгеле бер сетка буенча үткәрелә. Төп алым кешеләрнең җанлы сөйләшен күзәтү.

Татар телендә сөйләшләрнең зур территорияне биләвен исәпкә алып «Татар сөйләшенең атласын» өч томда чыгару кирәк дип табыла. Ләкин эш барышында планга үзгәрешләр кертелә. Атлас бер зур китап формасында башкарыла. I һәм II томнарның бүленеше территориаль принципка нигезләнеп башкарыла. Бүленеше Нократ (Вятка) елгасы буенча билгеләнә. I том. Рязань, Горький, Киров, Тамбов, Пенза, Саратов, Ульяновск, Самара, Волгоград өлкәләре, Мари, Чуваш, Мордва, Татар Автономияле Республикалары керә. Бу - диалектологик картаның 40 һәм 51 нче градус арасындагы көнчыгыш озынлыгына, 50 һәм 59 нчы градус арасындагы төньяк киңлегенә туры килә. II том. Пермь, Свердловск, Курган, Чиләбе, Оренбург һәм Куйбышев өлкәсенең берникадәр өлеше, Башкорт, Удмурт һәм Татар Автономияле Республикаларның берникадәр өлеше керә. Картаның 51 һәм 63 нче градус арасындагы көнчыгыш озынлыгына, 51 һәм 59 нчы градус арасындагы төньяк киңлегенә туры килә.

Атласның III томы Себер татар диалектын үз эченә алырга тиеш була. Аны төзүне Д.Г.Тумашева һәм Г.Х.Әхәтовка йөклиләр. Ләкин бу эш ул чорда әле төгәлләнмичә кала. Көнчыгыш диалектының лингвистик үзенчәлекләре аерым хезмәтләрдә бирелгән карталарда урын ала алуын (Г.Х.Әхәтов, Д.Г.Тумашева, Х.Ч.Алишина Һ.6.). Шулай да бу карталар бер системаны тәшкил итмиләр, Себер татарлары теленең аерым сөйләшләренә генә багышланганлыктан, көнчыгыш диалектны тулысынча күзалларга мөмкинлек бирмиләр.

«Урта Идел буе һәм Урал алды атласы»нда татар теленең утраучык сөйләшләре дә урын алмый. Бу эшне аерым рәвештә Л.Ш.Арсланов башкара. Аның «Формирование и развитие островных языков и диалектов (на материале тюркских языков и диалектов Волгоградской, Астраханской областей, Ставропольского края и Калмыцкой АССР)» исемле докторлык диссертациясенә (Алма-Ата, 1982) кушымта рәвешендә бу төбәктә таралган утраучык татар сөйлэшләренең атласы аерым бер том итеп бирелә. Л.Ш.Арсланов утраучык сөйләшләренең атласы турында кайбер хезмәтләрендә ачык туктала [4, 5, 6, 7].

Татар диалектологиясенең көнүзәк проблемалары 2004 елның 15 апрелендә Казанда ТФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һэм сәнгать институтында үткәрелгән «Татар диалектларын өйрәнү һәм татар диалектологиясен укытуның хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары» татар диалектологларының Бөтенроссия киңәшмәсендә каралды. Киңәшмәдә татар диалектлары атласын яңа материаллар белән тулыландырып бастыру, аның электрон вариантларын эшләү һәм тарату мәсьәләләре дә тикшерелде.

Нәтиҗәдә, «Татар халык сөйләшләре атласы»ның тулыландырылган һәм үзгәртелгән бу 2 нче басмасы 2015 елда дөнья күрде [5]. Ул «Урта Идел һәм Урал төбәге татар халык сөйләшләренең диалектологик атласы»ның 1989 елда басылган I-II томнарына һәм аның вакытында басылмыйча калган III томы Түбән Идел һәм Себер төбәге материалларына нигезләнә. Атласның III томы ике өлештән тора. Беренче өлеш (1-31 санлы торак пунктлар) Түбән Идел буенда таралган (Әстрәхан, Волгоград өлкәләре һәм Ставрополь крае) урта һәм көнбатыш диалект татар халык сөйләшләрен, икенче өлеш Төмән, Омск (тубыл-иртыш диалекты), Новосибирски (бараба диалекты), Томски 1әм Кемеровски (том диалекты) өлкәләрендә таралган көнбатыш диалект татар халык сөйләшләрен үз эченә ала.

Урта Идел, Урал төбәге һәм Себер татар халык сөйләшләренең диалектологик атласы электрон версиясе Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе Гамәли семиотика институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре тарафыннан берлектә башкарылган хезмәте. Ул 2011-2012 елларда Россия гуманитар фән фонды проекты буларак (№11-04-12020в) башкарыла. Поектның авторлары Ф.И. Салимов, Д.Б. Рамазанова, А.Г. Пилюгин, Р.С. Барсукова, С.А. Ершов, Р.Ф. Салимов. Аның нигезе итеп «Урта Идел һәм Урал алды татар халык сөйләшләренең диалектологик атласы»ның 1989 елда басылган I-II томнары һәм төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә басылмыйча калган III томы алына. Атлас татарлар яшәгән төп җирлекне үз эченә ала (РФ 28 регионын) һәм 1031 торак пунктта тупланган мәгълүматны чагылдыра.

Татар теленең диалектологик атласлары фәнни әһәмияткә ия. Атлас төзү өчен җыйган материаллар татар теленең һәм татар халкының тарихын өйрәнү өчен кыйммәтле чыганак булып тора. Шуңа күрә диалектологик атласларны, шул исәптән аның электрон вариантын уку-укыту процессында кыйммәтле чыганк буларак файдаланып була. Бу яктан карганда, ул бигрәк тә мәктәптә туган тел өйрәнүдә файдаланылырга тиеш. Моның өчен аны куллану методикасын булдырага, конкрет эш алымнарын эшләргә кирәк.Диалектологик атласлар гомум урта белем бирү мәктәбе кыссаларында диалектология темасын үзләштерүдэ күргәзмәлелек ролен үтиләр һәм материалны югары кимәлдә аңлау дәрәҗәсенә ирешергә ярдәм итәләр. Боларны истә тотып безнең чыгарылыш квалификацион эшендә гомум урта белем бирү мәктәпләрендә куллану өчен күнегүләр системасы тәкъдим ителде.

Список литературы

1. Абилов Ш.Ш. Выступление // Вопросы диалектологии тюркских языков Казань: Институт языка, литературы и истории им. Г.Ибрагимова, 1960. С. 174-177.

2. Арсланов Л.Ш. Дополнительный том «Диалектологического атласа татарского языка» // Ареальные исследования в языкознании и этнографии (Краткие сообщения). – Л.: Наука, 1979. С. 107-109.

3. Арсланов Л.Ш. Из материалов диалектологической экспедиции 1968 года в Волгоградскую и Астраханскую области // Материалы по татарской диалектологии. Вып. 166. Казань, 1976. С. 3-71.

4. Арсланов Л.Ш. Об атласе тюркских языков Нижнего Поволжья и Ставропольского края // Ареальные исследования в языкознании и этнографии. Уфа, 1985. С. 8-9.

5. Арсланов Л.Ш. Формирование и развитие островных языков и диалектов (на материале тюркских языков и диалектов Волгоградской, Астраханской областей, Ставропольского края и Калмыцкой АССР): Автореф. дис. д-ра филол. наук. Алма-Ата, 1982. 39 с.

+ еще 101 источник

Покупка готовой работы
Тема: «Диалектологические атласы и их использование в обучении татарскому языку»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 84
Цена: 2700 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика