ВКР

ӘДӘБИЯТТАН КЛАССТАН ТЫШ ЭШЛӘР

  • 54 страниц
  • 15 просмотров
  • 0 покупок
Содержание

Эчтәлек

Кереш.3

Теоретик өлеш.

1 бүлек. Укучыларга белем бирүдә класстан тыш эшләрнең әһәмияте.6

2бүлек. Класстан тыш чараларның мөһим принциплары.8

3 бүлек. Класстан тыш эшләрнең формалары һәм ысуллары.

1.1 Сыйныфтан тыш уку дәресләре.11

1.2 Әдәби-музыкаль кичә.25

1.3 Викторина.27

1.4 Олимпиада.28

1.5 Атналык.31

1.6 Түгәрәк.33

1.7 Экскурсия.35

1.8 Конференция.36

Методик өлеш.

Тел атналыгы үткәрү методикасы.39

Йомгаклау.51

Кулланылган әдәбият исемлеге.54

Введение (выдержка)

Укучыларга тәрбия һәм белем бирүдә, аларны тормышка әзерләүдә әдәбиятның роле һәркемгә билгеле. Ул сәнгатьнең әлеге төрен мәктәптә өйрәнүнең төп максат−бурычларында да ачык чагыла: матур әдәбиятның иң гүзәл үрнәкләре белән танышу аша укучыларны күренекле әдипләрнең рухи эзләнүләренә якынайту, матурлык дөньясына алып керү, укуга теләк, кызыксыну тәрбияләү, әдәби сүзне аңларга өйрәтү, шулар нигезендә тормышка, чынбарлыкка шәхси карашларын, мөнәсәбәтләрен формалаштыру, эстетик зәвык булдыру, гомумән, заман таләпләренә җавап бирә торган шәхес тәрбияләргә булышу. Монда төп урынны, һичшиксез, әдәбият алып тора.

Программа һәм дәреслекләрдә гасырлар дәвамында саналган халык иҗаты һәм язма әдәбиятның иң яхшы үрнәкләре урын алган һәм алар сыйныфтан сыйныфка киңәя, төрләнә, катлаулана барып татар әдәбиятының бай мирасы, анда якланган һәм сакланган гомумкешелек кыйммәтләре белән таныштыра, дөньяга карашны киңәйтергә, әдәби зәвыкны үстерергә, иң мөһиме, әдәби белем – күнекмәләрне формалаштырырга ярдәм итә. Яңа әсәр белән танышканда, аның үзенчәлекләрен, төп идеясен, автор позициясен аңлый белергә, ягъни аларны яңа ситуациядә файдаланырга җирлек әзерли.

Мәктәптә үткәрелә торган күптөрле чаралар, шул исәптән класстан тыш эшләр дә әлеге максатка хезмәт итә.

Класстан тыш эшләр алып бару− балаларга төп белем бирүнең, аларның шәхес буларак үстерүнең аерылгысыз бер өлеше.

Класстан тыш эшләр − исеменнән үк күренгәнчә − дәрес кысаларына бикләнмәгән, әмма шул ук вакытта балаларның белемен дә, зиһенен дә үстерә торган, аларның гамәли шөгыльләренә, зәвыкларына, сәләт-мөмкинлекләренә уңай тәэсир иткән, әлеге файдалы чараларның һәммәсен ял һәм төрле уеннар белән бергә бик тә оста бәйли торган белем һәм тәрбия сәгатьләре ул. Мондый чараларны үткәрүдә, гадәттә укытучылар үзләре дә, ата-аналар да, мәктәпкә шефлык итүче оешма вәкилләре дә катнашырга мөмкин.

Спорт сарайлары, китапханәләр, балалар һәм яшүсмерләрнең ял вакытларын оештыруга бәйле башка төр мәдәният учаклары ярдәмен файдалану мөмкинлеге хакында әйтеп –сөйләп тору да артык булыр иде. Тик шунысы бик тә мөһим: укучыларның класстан тыш чараларында үз эшен, үз һөнәрен яхшы белгән, тәрбия эшенең барлык нечкәлекләрен тирән тойган кеше катнашырга тиеш. Бу кеше, иң беренче чиратта, укытучы.

Укытучыларның эш тәҗрибәсендә тематик әдәби иртә, сыйныфтан тыш уку дәресе, әдәби түгәрәк, конкурс, викторина, олимпиада үткәрү, стена газетасы һәм әдәби бюллетень чыгару һәм башка эш төрләре урын алган. Аларны тормышка ашыруның нәтиҗәле юллары турында методик эчтәлекле хезмәтләр кирәк. Татар галимнәре, тел белгечләре бу өлкәдә берникадәр хезмәтләр яздылар. Мәсәлән Д.Ф. Заһидуллина, Ф.Ф. Исламов, Ш.Ш. Җәләлиева, Я. Ханбиков, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов.

Рус әдәбиятында класстан тыш эшләр методикасы яхшы өйрәнелгән, методик әсбаплар күп чыгарылган. Ә татар әдәбиятыннан класстан тыш эшләр методикасының бик күп мәсьәләләре хакында сөйләшәсе бар әле.

Эшнең актуальлеге: татар филологиясе өлкәсендә класстан тыш эшләрнең аз өйрәнелүе.

Эшнең максаты: татар теле һәм әдәбияты буенча класстан тыш эшләрнең методикасын өйрәнү.

Әлеге максатка ирешү өчен безнең алга түбәндәге бурычлар куелды:

− Темага кагылышлы махсус хезмәтләр белән танышу;

− Класстан тыш эшләрнең төрләрен барлау;

− Тел атналыгы мисалы нигезендә класстан тыш чара үткәрү методикасын күрсәтү.

Эшнең объекты−мәктәптә татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән класстан тыш эшләр.

Эшнең предметы− мәктәптә татар телендә оештырылучы класстан тыш эшләр.

Тикшерү алымнары: 1) теоретик һәм фәнни-методик әдәбиятка анализ; 2) татар теле һәм әдәбияты фәне укытучыларының эш тәҗрибәсен өйрәнү; 3) тикшерү эшен башкаручының шәхси күзәтүләре; 4) конкрет бер класстан тыш чара үткәрү буенча практик үрнәк эшләү.

Тикшеренү эше кереш, теоретик һәм методик өлешләрдән, йомгаклау, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Кереш өлештә теманың актуаллеге, максат−бурычлары, обекты, предметы, тикшеренү алымнары һәм структурасы күрсәтелә.

Теоретик өлеш өч бүлектән гыйбарәт. Беренче бүлектә класстан тыш эшләрнең укучыларга белем бирүдәге әһәмияте бәян ителә. Икенче өлештә класстан тыш чараларга хас мөһим принциплар билгеләнә. Өченче бүлектә класстан тыш эшләрнең формалары һәм ысулларына анализ ясала.

Методик өлештә тел атналыгы үткәрү буенча методика тәкдим ителә.

Йомгаклау өлешендә тикшернү эше буенча гомуми нәтиҗәләр ясала.

Кулланылган әдәбият исемлегендә тикшеренү барышында кулланылган чыганаклар күрсәтелә.

Әлеге чыгарылыш эше татар теле һәм әдәбияты фәне укытучыларына, укытучылар хәзерләүче югары уку йортлары студентларына кызыклы булыр дип уйлыйм. Эш нәтиҗәләрен укыту процессында материал буларак дәресләрдә, лекция, семинарларда кулланып була. Шулай ук студентларга фәнни хезмәтләр язуда да ярдәме тими калмас.

Основная часть (выдержка)

Тел һәм әдәбият дәресләрен укытуда киеренке эшчәнлек, тирән белем һәм педагогик осталык таләп ителә.Укытучы алдына бик күп бурычлар куела: туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү, аның аша үсеп килүче яшь буында ватанпәрвәр омтылышлар булдыру, башка халыкларның да әдәбиятын белү һәм олылау, сүз сәнгате ярдәмендә безне чолгап алган табигать һәм иҗтимагый тормышта, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә тулып яткан матурлыкны тою кебек олы хисләр тәрбияләү зарурлыгын да искә алсак, укытучы өстенә нинди җаваплы эшләр төшкәнен сиземләве авыр түгел. Бу очракта дәресләр уздыру белән чикләнү һич мөмкин түгел. Системалы һәм планлы рәвештә класстан тыш эшләр дә оештырырга туры килә. Уку-укыту процессының бу мөһим ягы укучы шәхесен формалаштыруда бик кирәкле, нәтиҗәле чара булып тора. Класстан тыш чаралар үткәрү вакытында укучыларга мөстәкыйль, иҗади актив булырга, үзләрен танытырга мөмкинлек туа.

Класстан тыш эшләр дәрес алдына куелган белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләрен чишүне күз алдында тоталар, һәм аларның төп максаты− укучыларда әдәбиятны тирәннән өйрәнүгә, халыкның рухи хәзинәсеннән мөмкин кадәр тулырак файдаланырга, аны сакларга һәм баетырга омтылыш тудыру.

Класстан тыш эшләр уку эшләре кебек үк, гомумдидактик принципларга нигезләнеп оештырылырга тиеш: максатчанлык, фәннилек, системалылык, эзлеклелек, укучыларның яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алу, балаларның мөстәкыйльлелеге һәм иҗади активлыгы, тормыш белән бәйлелек.

Әлбәттә, сыйныфтан тыш эшләрнең дәресләр белән тыгыз бәйләнештә булуын онытмаска кирәк.

Чаралар укучыларның әдәбият турындагы белемнәрен киңәйтәләр, тирәнәйтәләр, ныгыталар. Укытучы алдында укучыны җәлеп итү бурычы тора.

Класстан тыш эшләрнең тематикасы, юнәлешләре, төрләре бик күп. Мәктәпләрдә түгәрәкләр, әдәби берләшмәләр, татар теле атналыклары, татар халкының бай гореф-гадәтләре, йолалары, халык авыз иҗатына, шагыйрь, язучы, галим, якташ язучылар иҗатына, эшчәнлегенә, туган якны өйрәнүгә, һәм башка бик күп темаларга кичәләр, класстан тыш уку дәресләре, конференцияләр, диспутлар, әдәби очрашулар, бәйгеләр, ярышлар кебек төрле эшләрне оештырырга мөмкинлек бар.

Класстан тыш эшләрне төрлеләндерү − фәнне тирәнтен үзләштерүгә, тәрбияви культураны үстерүгә, мөстәкыйльлек тәрбияләүгә зур йогынты ясый, кызыксыну уята.1Билгеле, дәрес материалын җиңелдән үзләштерүче укучылар белән беррәттән авырдан үзләштерүче балалар да бар. Шунлыктан укучыларны шушы фән белән кызыксындыру өчен класстан тыш чаралар үткәрүнең роле зур. Материалны авырдан үзләштерүче балалар да бу чараларда бик теләп катнашалар һәм аларның уйлау, фикерләү сәләтләре үсә бара.

Заключение (выдержка)

Соңгы елларда мәктәп практикасында укучыларга класстан таш чаралар оештыру мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Чөнки чор үзгәрешләренә, фән-техника казанышларына бәйле, укучылар бик көчле мәгълүмат йогынтысында яши. Дөнья, яшәеш, тарих, бүгенге, киләчәк һ.б. турында хәбәр−яңалыкны алар телевидение, радио, видео һәм интернет кебек чаралардан ала. Болар исә баланы әдәбияттан читләштерә. Ул әдәби әсәр укып “азаплануга” караганда, телефильм яисә төрле тамашалар карауны өстен күрә. Соңгылары да, билгеле, кирәк. Әмма алар кеше күңеленә, рухи дөньясына сүз сәнгате ясаган эстетик тәэсирне башкара алмый. Укыганда китап үзенең серле һәм сихри дөньясына алып керә, шул вакыйгаларда яшәтә, геройлары янәшәсенә куя, нәрсәгәдер рухландыра, өнди, чакыра, нәрсәгәдер нәфрәт уята, ахыр чиктә “рухи чистарыну” аша үткәрә. Шуңа да без классик әсәрләрне әледән-әле кулга алабыз.

Класстан тыш эш төрләреннән берсе булган сыйныфтан тыш уку дәресләренең төп максаты − укучыларны әдәбият дигән олы дөньяга тагы да якынайту, мөстәкыйль рәвештә әсәрләр укуга тарту, аларны бәяләүгә бәйле белем-күнекмәләрен үстерү, алган белемнәрен төрле шартларда файдалана белүгә нигез булдыру. Укытучылар куелган максатларга ирешсен өчен аларның методикадан хәбәрдар булулары сорала. Ләкин татар теле методикасы бүгенге көндә эшләнеп бетмәгән әле. Курс эшебездә шуңа басым ясадык. Рус-татар методикаларын чагыштырдык, күзәтүләр ясадык, анализладык. Рус әдәбияты методикасы бүгенге көндә яхшылап өйрәнелгән дигән нәтиҗәгә килдек. Сыйныфтан тыш уку дәресләренең дүрт төрен күрсәтеп киттек (юнәлеш бирүче, китап тәкъдим итү, анализ, иҗади). Аларның структурасы, эчтәлеге һәм максатына бәйле методик таләпләрне ачарга тырыштык. Аларның үзенчәлекләрен аңлап эш итү укытучыга әлеге дәресләрне билгеле бер системалылыкта оештырырга, эзлекле рәвештә максатка ирешергә мөмкин бирә.

Сыйныфтан тыш уку дәресләренең нәтиҗәлелеген күтәрүдә төрле метод−алымнарны, форма−чараларны методик яктан дөрес итеп кулланырга кирәклеген искәртеп киттек.

Шулай ук класстан тыш чараларның әдәби музыкаль кичә, викторина,олимпиада, түгәрәк, экскурсия, конференция кебек төрләренә дә кыскача күзәтү ясадык.

Класстан тыш чараларның берничә төрен үз эченә алган атналык формасын тирәнрәк өйрәнергә тырыштык. Чөнки атналыкның ни дәрәҗәдә эчтәлекле булуы, нәтиҗәдә күпме мәгълүмат бирүе, аның ничек оештырылуына турыдан-туры бәйле. Атналыкка кертелгән һәрбер чараның төптән уйланылган, конкрет аудитория (укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып) өчен эшләнгән булуы шарт. Ул укучылар өчен кызыксындыргыч, кызыклы, мәгълүмати бай, тәрбияви булырга тиеш. Без тел атналыгы үткәрү методикасын өйрәнеп, татар мәктәп-гимназияләрендә татар теле атналыгы үткәрү үрнәген китердек. Атналык Г.Тукай тормышы һәм иҗатын өйрәнүне максат итеп алган иде, ләкин шул ук вакытта башка язучыларның әсәрләренә багышланган викториналар да эшләнде. Бераз төрлелек булмаса, укучылар өчен кызыклы булмый ул.

Шулай итеп, без мондый нәтиҗәгә килдек: татар язучылары тормышы, аларның әдәбиятыбызның терәк баганалары булган әсәрләре класстан тыш чаралар программаларының үзәген тәшкил итсен иде. Мондый әсәрләр татар әдәбиятының зурлыгын, тирән тамырларын, каршылыклы үсешен күзалларга, халкыбызның рухи дөньясындагы урынын аңларга, шулар аша укучыларда милли үзаң, әхлакый кыйммәтләр, эстетик зәвык тәрбияләргә мөмкинлек бирәләр.

Хәзерге заман таләпләре укытуга карата өч төрле мәсьәлә куя:

*кемне укытырга?

*нәрсәгә өйрәтергә?

*ничек өйрәтергә?

Беренче сорауга без озак уйламыйча җавап бирә алабыз. Икенче сорауга татар теле укытучысы болайрак әйтә ала: татарча матур итеп сөйләшергә, дөрес язарга, мөстәкыйльлеккә, белемгә омтылырга өйрәтергә тиешмен.

Шуңа ирешер өчен укучыларны нәрсә белән кызыксындырырга соң? Ничек һәрбер баланың татар теленә карата игътибарын юнәлдерергә?

Балалар сыйныф бүлмәсенә теләк белән керергә һәм теләк белән дәрес буе эшләргә тиеш. Әгәр балаларның татар теленә өйрәнүгә теләкләре булмаса, аларның белем күрсәткечләре түбән булачак. Уку сыйфатларын арттыру өчен яңадан-яңа эффектив ысуллар эзләргә кирәк.

Минемчә, бу вакытта класстан тыш чаралар ярдәм итә.

Класстан тыш чара ул − уку процессының бер өлеше. Сөйләм телен һәм иҗади фикерләү дәрәҗәсен үстерүдә дәресләр белән бергә класстан тыш чараларны оештыруда мөһим эшләрнең берсе булып кала. Алар укыту − тәрбия эшен оештыруда зур роль уйный.

Класстан тыш чаралар үз алдына түбәндәге максатларны куя:

1.Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, индивидуаль кызыксынуларын тормышка ашыру.

2.Фәнгә карата кызыксыну уяту, уй һәм фикерләү эшчәнлеген арттыру.

3.Телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Төрле интелектуаль уеннар балаларның белемнәрен үстерә, уку сыйфатын арттыруга китерә. Туган тел түгәрәге, тел бәйгесе, татар теле атналыгы, әдәби-музыкаль кичәләр сөйләм телен үстерә. Балалар кызыксынып сыйныфта, мәктәп күләм чараларында, хәтта район күләм чараларында да катнаша.

Йомгаклап әйткәндә, уңыш түбәндәгеләрдән күренә:

1.Балаларның үз эшчәнлеге белән канәгать булуы, туган телне өйрәнүгә кызыксынулары арту.

2.Укучыларның эш нәтиҗәләрен күтәрелү (конкурсларда җиңү, уку күрсәткечләре яхшыру, еллык өлгереш һәм белем сыйфаты күтәрелү)

3.Алган белемнәрне тормышта куллана белү, тормышка яраклашу белү, иҗадилык, конкурент булырга сәләтлелк.

Список литературы

1.Богданова О.Ю.Методика преподавание литературы. − М: Издательский центр “Академия”, 1999.−393с.

2.Богданова О.Ю., Леонов С.А., Чертов В.Ф. “Методика преподавания литературы в школе.−М.,1971.−127с

3.Габдуллин Г.Г.,Нигъмәтов Җ.Г., Хуҗиәхмәтов Ә. Мәктәп педагогикасы.

Казан: “Мәгариф”нәшр., 1993.-36б.

4.Гайнетдинов Г. Халык педагогикасы атналыгы// “Мәгариф”.− 1993.− №3.−15б.

5.Закирҗанов Ә. Сыйныфтан тыш уку дәресләре. – Казан: Печатный двор.,

2002. – 3б.

+ еще 11 источников

2500 руб.
Купить эту работу

Не подошла эта работа?

Закажите новую работу, выполненную по вашим требованиям с нужным уровнем оригинальности.

Не нашли нужную работу?

Разместите задание, а мы подберём эксперта

Заботимся о вас и вашем времени

У нас есть все, чтобы сделать вашу жизнь более приятной и беззаботной

Не бросаем после выполнения работы

Бесплатно выполним все доработки в рамках задания

Средний бал наших работ

  • 4.9

Узнай стоимость

Это быстро и бесплатно :)

Отзывы довольных студентов

Мы помогли более 10К+ студентам

Александр Лазарев
Тема работы: Подготовка к защите.

Автор молодец. Доволен на 100 процентов.

Светлана
Тема работы: Платежные системы

Большое спасибо! Работа выполнена отлично

Татьяна
Тема работы: Развитие правозитной деятельности в России

Отличная работа, спасибо!

Светлана
Тема работы: диаграммы бизнес-процессов BPMN_DFD

Работа выполнена на удовлетворительно!

Юлия
Тема работы: Формирования орфографической зоркости младших школьников посредством технологии проблемного обучения.

Работа написана по всем требования. Я довольна.

Евгений
Тема работы: Место рынка ценных бумаг в финансовой системе государства.

Работа сделана на отлично и вовремя,