ВКР

«Җир эшкәртү атамаларының генетик катламнары»

  • 73 страниц
Содержание

Кереш. 3

I бүлек

Җир эшкәртү атамаларының генетик катламнары

§1. Җир эшкәртү атамаларын өйрәнү тарихы. 7

§2. Җир эшкәртү атамаларына чагыштырма-тарихи анализ 10

§3. Гомумалтай катламына караган эшкәртү атамалары 14

§4. Гомумтөрки катламга караган җир эшкәртү атамалары 26

§5. Татар теленең үз җирлегендә барлыкка килгән җир эшкәртү атамалары 36

§6. Алынма җир эшкәртү атамалары 40

II бүлек

Урта мәктәпләрдә туган теле дәреслекләрендә татар җир эшкәртү атамаларын файдалану

§1. Урта мәктәпләрдә татар теле лексикасын өйрәнү методикасы.44

§2. Урта мәктәпләрдә туган теле дәреслекләрендә татар җир эшкәртү атамаларын файдалану өчен күнегүләр.58

Йомгак….63

Кулланылган әдәбият. 65

Кыскартылмалар исемлеге.70

Введение

Терминологияне эшкәртү, үстерү зарурияте туды. Моның өчен татар теленең электән килгән, калыплашкан терминнарын туплап, ясалыш үрнәкләрен, термин ясау калыпларын билгеләп, аларны кулланышка кертеп җибәрү зарурлыгы барлыкка килде. Хәзерге вакытта татар тел гыйлемендә терминологияне өйрәнү һәм үстерү актуаль проблемаларның берсенә әйләнде.

Терминнар – фән, техника, сәнгать өлкәсендә, рәсми һәм иҗтимагый-сәяси тормышта, шулай ук берникадәр көнкүрештә дә төгәл бер төшенчәне белдерә торган махсус атамалар. Ул жәмгыять тормышының мәгълүм бер акыл яки физик хезмәт өлкәсенә караган махсус гыйльми төшенчәләрне атый торган тел берәмлеге, ягъни сүз яки тотрыклы сүзтезмәсе. Термин – төгәл фәнни атама, ул – төшенчәнең эчтәлеген мөмкин кадәр тулы, ачык билгеләргә, кыска һәм туры мәгънәле булырга тиеш, шушы төшенчә өчен үз өлкәсендә терминның башка варианты булмаска тиеш. Фикерне төгәл әйтүдә терминның әһәмияте зур. Менә ни өчен һәрбер телдә терминнарны ясау, камилләштерү һәм куллануның модель-калыпларын билгеләү әһәмиятле булып тора. Татар әдәби тел нормаларын тәртиптә тотуда, телне аралашу чарасы буларак гамәли куллануда һәм аны фәнни өйренүдә дә шушы нигездәге кагыйделәрге таяныла [18: 3].

Термин ясау ихтыяж тормышта туып торган яналык һәм үзгәрешләргә бәйле. Терминның төп вазифасы – төшенчәне төгәл итеп атау, фикерләү һәм аралашуга, ягъни сөйләм оештыруга хезмәт итү, ә терминология кагыйдәлере югарыда әйтелген таләпләрнең үтәлүен контрольдә тота һәм аның үтәлешенә булышлык итә. Шул ук вакытта терминология кагыйдәләре һәм термин ясауның төгәл калыплары әдәби тел нормаларын тәртиптә тотуда, сүзлекләр төзүдә дә гаять әһәмиятле. Боларның барысы өчен дә терминнарны тел берәмлеге буларак өйрәнү зарур.

Шулай да татар тел гыйлемендә төрле тармакларга караган терминнарны тикшерү эше бервакытта да тукталып тормаган, сүз яки термин ясалыш калыпларын ачыклап аерып чыгару буенча шактый гына мәкаләләр, монографик күләмдәге хезмәтләр дә эшләнгән, диссертацияләр якланган, терминологик сүзлекләр төзелгән. М.3. Зәкиев һәм И.М. Низамов, Ф.А. Ганиев; Р.А. Юсупов, М.3. Зәкиев хезмәтләрендә терминнар төзү буенча гомуми бурычлар билгеленгән булса, Ф.С. Фәсеев “Татар телендә терминология нигезләре” [56: 200], М.С. Сәгыйтов татар терминологиясенең үсешен [40: 67–75] өйрәнгән.

Татар теленең борынгыдан килгән атама-терминнарын системалы анализлау - хәзерге лингвистиканың мөһим бурычларыннан берсе. Төрле лексик-семантик группаларга караган тармакларның терминологиясендә электән килгән атама ясау үрнәкләрен билгеләү элеге проблематиканың аерүча басым ясалырга тиешле мәсьәләсе булып тора. Бу яктан аеруча җир эшкәртү атамаларына нык игътибар итү сорала, чөнки җир эшкәртү атамалары татар теленең борынгыдан ук килгән сүзлек хәзинәсенең зур бер өлешен тәшкил итә. Алар, махсус ясалган терминология булудан бигрәк, барлык татар халкы өчен дә аңлаешлы гомумхалык лексикасының бер өлеше буларак халыкның табигый тел үзенчәлекләренә нигезләнеп, инде бик күптәннән формалашканнар, термин ясалышында башка тармаклар өчен дә үрнәк була алырлык калыплар барлыкка китергәннәр. Татар телендәге җир эшкәртү атамаларының иң беренче үзенчәлеге нәкъ менә шунда. Һәрбер халыкта тупланган сүзлек байлыгы үл халыкның борын-борыннан нинди кәсеп белен көн итүен характерлый, аның матди медәниятен, рухый дөньясын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә.

Татар тел гыйлемендә җир эшкәртүгә караган атамалар лексикографик планда шактый эшләнгән булса да кыска күләмле мәкаләләрне исәпкә алмаганда махсус монографик планда тикшерелмәгән, бер бөтен система буларак әле өйрәнелмәгән. Җир эшкәртү атамаларының, тарих башы, һичшиксез, халыкның үзенең борынгы тормыш-көнкүрешендә. Меңнәрчә еллар җыелган, шомартылган төшенчә һәм атамаларны туплап, аларны фәнни эшкәртеп әйләнешкә кертеп җибәрүнең бүгенге көндә әһәмияте зур, чөнки халык сөйләшләрендә искиткеч җыйнак, төгәл атамаларны күпләп табарга мөмкин

Хәзерге вакытта жир эшкәртү атамаларын өйрәнүдәге тагын бер кыенлык – хезерге әдәби телдәге дәреслекләр, кулланма-ярдәмлекләр, белешмәләрнең турыдан-туры татар телендә язылганнары аз булуында Җир эшкәртү терминнарын система итеп алып махсус һәм эзлекле өйрәнү, әйткәнебезчә, зур әһәмияткә ия, чөнки телнең лексик байлыгында шул халыкның матди мәдәнияты үсеше, жәмгыятьтәге ижтимагый һәм икътисади мөнәсәбәтләр тарихы гына түгел, ә аның тел закончалыклары да чагыла.

Идел-Кама буенда жир эшкәртү борынгыдан килгән кәсеп булганга күрә, аның терминологиясе дә борынгы чорлардан ук барлыкка килеп, зур үсеш-үзгәреш кичергән, баеган. Моны гомумтөрки характердагы жир эшкәртү атамалары теркәлгән борынгы язма истәлекләр дәлилли. Төрки телләрдә бу атамаларның күбесе, һәр телнең үз фонетик үзенчәлекләренә ярашлы рәвештә фонетик яктан аерымланса да, хәзерге көндә дә бер үк семантикада кулланылып килә һәм уртак тарихның күрсәткече булып тора. Җир эшкәртү лексикасын өйрәнү халыкның тарихын, иҗтимагый үсешен билгеләү өчен әһәмиятле. Кыскасы, бу өлкәнең лексикасы җентекле, җитди фәнни тикшеренүләр сорый. Хезмәттә нигездә татар теленең җир эшкертү терминологиясе тикшерелә. Әмма жир эшкәртүгә караган барлык лексик системаны терминологиягә кертеп бетереп булмый [18: 7].

Гогүмән алганда, сайланган теманың актуальлеге, беряктан, җир эшкәртү лексикасын өйрәнүнең катгый гомум теоретик һәм практик әһәмияте белән, икенче, яктан – татар теле белемендә тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәгәнлеге белән билгеләнә.

Минем төп максат – татар теленең җир эшкәртү атамаларына кагылышлы лексиканы җыю, анализлау һәм иҗади тасвирлау. Лингвистик анализ вакытында түбәндәге бурычлар куелды:

1) җир эшкәртү атамаларын телдә кулланышын ачыклау;

2) сүзнең таралыш ареалын һәм аның семантик үсешен, фонетик вариантларын, җир эшкәртү атамаларының барлыкка килүе үзенчәлекләрен билгеләү, аларның диалекталь синонимнарына игътибарны җәлеп итү.

Тикшерүнеләр тасвирлама һәм чагыштырма-тарихи методлар нигезендә алып барылды. Хезмәттә синхроник һәм диахроник күренешләр чагыла. Мөмкинлекләрдән чыгып, хезмәттә тарихи һәм генетик экскурслар бирелә.

Тупланган бай материал һәм башкарылган эш татар теленең сүзлек составын бу юнәлештә югарырак дәрәҗәдә тикшерү өчен, шулай ук төрле уку йортларында татар телен үзләштерү барышында уңышлы файдаланыла ала. Бу мин башкарган эшнең теоретик һәм практик әһәмияткә ия булуын күрсәтеп тора.

Материал туплау өчен түбәндәге төп чыганаклар файдаланылды: Гафарова Ф.Ф. “Татар телендә җир эшкәртү лексикасы” (Казан, 2000), “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” (Казан, 1977, 1979, 1981), “Татар теленең диалектологик сүзлеге” (Казан, 1969, 1993). Шулай ук галимнәрнең хезмәтләрендәге темага ярашлы практик һәм теоретик материаллар да курс эшендә урын алды.

Эшемнең төп нәтиҗәләре студентларның еллык фәнни конференцияләрендә, “Хәзерге татар әдәби теле”, “Татар диалектологиясе” курсларының, татар теленең лексикологиясе буенча махсус курсның гамәли дәресләрендә апробацияләнде.

Фрагмент работы

I БҮЛЕК

ҖИР ЭШКӘРТҮ АТАМАЛАРЫНЫҢ ГЕНЕТИК КАТЛАМНАРЫ

§ 1. ҖИР ЭШКӘРТҮ АТАМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТАРИХЫ.

Хәзерге тюркологиядә аерым конкрет төрки телләрне һәм гомумтөрки лексиканы тикшерүгә багышланган күп кенә хезметләр язылган һәм беренче чыганаклар шактый дәрәҗәдә эшкәртелгән. Бу вакытта төрки халыкларда милли терминологияне, шул исептән җир эшкәртү терминологиясен өйренү һәм яңарту процессы интенсив рәвештә алга бара. Җир эшкәртү атамалары төрки теллернең тарихын, борынгы тарихи лексикасын өйрәнү объекты буларак әһәмияткә ия, чөнки җир эшкәртү атамалары телнең иң борынгы чорларында барлыкка килгән булуы белән иң борынгы гомумтөрки лексик катламнарның берсен тәшкил итә. Җир эшкәртү атамаларының иң беренче үзенчәлекле ягы шунда, күпчелек төрки телләрдә алар һәм фонетик, һәм семантик яктан бер-берсеннән артык аерылмыйлар.

Төрекмән телендә төрки һәм алтай телләрендәге җир эшкәртү атамаларын чагыштырма-тарихи планда филология фәннере докторы М.Пенжиев тикшергән. Археологлар тарафыннан табылган Педжин оазисларындагы сугару каналлары – каприз яки кариз безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда иң борынгы сугару каналлары буларак билгеле. Алар җир асты суларыннан файдалану өчен безнең эрага кадәр үк төзелгән катлаулы корылма булып торалар. Аларның күбесе хәзерге көндә дә яңартылган хәлдә хезмет күрсәтүләрен дәвам итә дип белдерә автор. Амудәрья каналларыннан суны чыгырлар белән күтәрү җайланмалары кую VI-VII гасырга карый ди. Галим төрекмән телендәге җир эшкәртү атамаларын туплап, аларга лингвистик анализ бирә [36: 255–264].

А.К. Боровков "Мөкаддимәт әл-әдәб" исемлегендә теркәлгән үсемлек атамаларын тикшерә. Исемлек Әбел Касыйм Мәхмүт тарафыннан төзелген. Ул үзе 1144 елда үлгән. Исемлекнең чынлыкта Дервиш Мөхәммәт тарафыннан 1492 елда күчереп язылган Бохарадагы күчермесе генә сакланган. Автор шушы исемлектәге уртак төрки һәм фарсы телләрендәге атамаларны чагыштыра. Шундыйлардан кайбер яшелчә атамаларын аерып күрсәтә: cüγündir "чөгендер", šalγam "шалкан", xïyar "кыяр" күрсәтелә, игенчелеккә караган төрки атамалардан arpä "apпa", yaš arpä "үсеп утырган арпа", ašlïq "ашлык", ašlïq uruγï "орлык", buγday "бодай", buγday bašï "башак", burčaq "борчак", ekin "иген", kendir "киндер", qavun ике мәгънәгә ия: 1) "яшелчә бакчасы"; 2)"кавын", sanaman "салам", sarïnsaq "сарымсак", soγan "сүган", turpa "торма", yasmuq "ясмык" h.б [12: 96–111]. А.А. Жапүев карачай-балкар телендәге жир әшкәртү атамаларын тикшерә. Аларны лексик- семантик группаларга бүлеп, монгол телләрендәге лексик параллельләрен күрсәтә, гомумтөрки катламны тәшкил иткән атамаларны билгели, жир эшкәртү атамаларын төрки телләр арасында чагыштыра, ясалыш калыпларын аерып чыгара. Җир эшкәртүгә караган гомумтөрки атамаларның таралышын тикшерә, әмма кайбер урыннарда төрки телләрдәге атамаларны күрсәтүдә төгәлсезлекләр жибәрелгән. Әдәби телдәге терминнарны борынгы көнбатыш кыпчак телләре лексикасын төрки телләрнең башка чыганаклар, диалекталь вариантлар белән чагыштыра. Хезмәттә группалары белән тарихый-чагыштырма планда тикшергән монозур күләмдә гомумтөрки жир эшкәртү атамалары туплап бирелгән. Төрки телләрдәге бу атамаларның таралышын билгеләүдә хезмәтнең әһәмияте зур.

Заключение

Җир эшкәртү атамалары арасында татар теленең үзенә генә караган борынгыдан килгән атамалары күп түгел, чөнки бу атамалар төрки теллернең аерымланган чорында, һәрбер телнең үз җирлеге үсешендә барлыкка килгән. Татар халкының формалаша башлавын XIII – XIV гасырлар белән билгеләсәк, ә өйрәнелгән өлкәгә караган терминология, тикшеренүләрдән күренгәнчә, төрки халыкларда күп гасырлар элек нигездә тупланып беткән. Шуның өчен бу тармакка караган терминологиянең күбесе гомумалтай һәм гомумтөрки катламны билгели дә.

Татар телендә җир эшкәртү, игенчелек атамалары арасында алынма сүзлер күп түгел. Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынмалар нигездә X гасырдан ислам дине кабул итү белән башлана. Телнең иң борынгы чорларында кабул ителгән алынма атамаларның хәзерге вакытта чыганак телен билгеләү катлаулы мәсьәлә. Фән-техника прогрессының алга китүе, техниканың кул хезмәтен кысырыклап чыгаруы нәтиҗәсендә тел яңа алынмалар белән тулыланган, ә кул хезмәте белән бәйле төрки атамалар архаик сүзлергә әйләнгәннәр.

Тикшерүләрдән күренгәнчә, төрки җир эшкәртү, игенчелек атамалары үз чиратында төрки булмаган телләрде киң таралыш алган. Озак гасырлар буе үзара хезмәттәшлек итеп яшәгән кардәш булмаган халыкларда уртак яклар барлыкка килә. Мондый халыклар гореф-гадәтләр, хуҗалык итү, яшәү ысуллары буенча һәм телләре ягыннан да бер-берсенә шактый якынаялар. Бу бигрәк тә лексикада чагыла.

Шулай ук түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтеп китергә була:

1) Татарча берәмлек табылмаганда термин ясау өчен туган телнең үз сүзьясалыш алымнарына мөрәҗәгать ителә. Бу вакытта аеруча әһәмиятле булып борынгыдан килгән сүз ясау калыплары тора. Шуның өчен дә борынгы лексик катламга караган атамалардан бу калыпларны аерып чыгару фәнни әһәмияткә ия. Калькалаштырылган атамалар да шушы ук калыпларга нигезләнә.

2) Фән-техника үсеше, яңа агрокультураларны үзләштерүгә бәйле рәвештә, яңалыгы белән бергә, чыганак телдән милли телгә алынмы атамалар да үтеп керә. Чит телдән кергән сүзләр шулай ук милли терминологияне тулыландыруда бер чыганак булып тора.

3) Җир эшкәртү атамалары иң борынгы лексик катламны тәшкил итүенә, телдә шомарган термин ясау калып-модельләренә ия булуына карамастан, бу атамаларны фәнни тикшерү татар тел гыйлемендә иң аз яктыртылган мәсьәләләрнең берсе булып кала.

4) Бу өлкәдә алып барылган төп эш нигездә махсус әдәбиятта, дәреслекләрдә, сүзлекләрдә җир эшкәртүгә караган атамаларны булган кадерле теркәү белән генә чикләнә.

5) Күренгәнчә, бүгенге көндә татар тел гыйлемендә җир эшкәртү атамалары системалы рәвештә монографик планда тикшерелмәгән.

6) Татар телендә югарыда китерелгән күләмдәге җир эшкәртү атамаларына чагыштырма-тарихи анализ бу атамаларның нигездә төрки атамалар булуын һәм иң борынгы лексик катламны тәшкил итүен күрсәтә.

7) Тарихи генетик яктан җир эшкәртү атамаларын дүрт катламга бүлеп карарга мөмкин: 1) гомумалтай катламына караган атамалар; 2) гомумтөрки катламга караган атамалар; 3) татар халкының үзенең борынгыдан килгән атамалары; 4) алынма терминнар.

8) Иген атамаларының гомуми мәгънәсе булу, аларның аналитик атамаларда җыйма мәгънәне белдерүләре бу атамаларының иң беренче гомуми мәгънәне аңлатуларын күрсәтә. Аларның иң борынгы беренчел мәгънәсе гомумән “ашлык”, “иген”, “бөртек” төшенчәсенә туры килә.

9) Татар теленең үзенә генә караган борынгыдан килгән җир эшкәртү атамаларының чагыштырмача аз булуы бу өлкәгә караган терминологиянең төрки телләр аерымлану чорына кадәр тәмам урнашып беткән булуын күрсәтә.

Список литературы

1. Ахметьянов Р.Г. О древнем календаре народов Поволжья и Приуралья // Тезисы докладов итоговой научной сессии ИЯЛИ КФАН СССР за 1972 г. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1973. – с. 45–48.

2. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика материальной культуры народов среднего Поволжья. – М.: Наука, 1989. – 200 с.

3. Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теле лексикасы. – Уфа: БДУ, 1975. – 200 б.

4. Әхәтов Г.Х. Хәзерге татар теле лексикологиясе. – Казан: Татар. Кит. Нәшр., 1979. – 275 б.

5. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге. – Бирск: Бирск. гос. пед. инст-т, 2005. – 233 б.

+ еще 55 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Җир эшкәртү атамаларының генетик катламнары»
Раздел: Разное
Тип: ВКР
Страниц: 73
Цена: 2600 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика