Дипломная работа

«Изучение особенностей выделения татарских народных говоров зауралья и их наименований»

  • 65 страниц
Содержание

Кереш.4

Төп өлеш

Беренче бүлек.

Урта Урал татар хаклык сөйләшләрен билгеләү һәм

аларга атама бирү үзенчәлекләре.8

1.1. Нагайбәк сөйләше.

1.2. Сафакүл сөйләше.

1.3. Эчкен сөйләше.

Икенче бүлек.

Җирле диалект шартларында туган тел укыту методикасы

2.1. Татар халык сөйләшләре шартларында урта мәктәптә

татар теле укыту методикасы.63

2.2. Җирле сөйләш үзенчәлекләрен исәпкә алып урта

мәктәптә татар теле укыту өчен күнегү үрнәкләре.66

Йомгак.72

Фйдаланылган әдәбият исемлеге.74

Введение

Диалектолгия фәне югары уку йортларында тел һәм әдәбият укытучыларын әзерләүдә мөһим предметларның бересе. Аның фәнни-практик әһәмияте шактый зур. Ул тел тарихын, аның үсеш юлларын билгеләргә, хәзерге әдәби телнең күп кенә мәсьәләләрен ачыкларга, аерым үзенчәлекләрен ачарга ярдәм итә, аның сүзлек составын баету чыганагы да. Диалектология буенча алынган фәнни мәгълүмат телнең төрле тармакларын тиешле дәрәҗәдә өйрәнүгә хезмәт итә, тел тарихын, тарихи грамматика һәм төрки телләрнең чагыштырма грамматикасын үзләштерүдә нигез булып тора. Мәктәп балалары сөйләмендәге кимчелекләрне бетерүдә дә аның файдасы чиксез.

Хәзерге чорда татар тел белемендә татар диалектологиясе ныклы өйрәнелүче тел белеме өлкәсе. Аның хәл ителергә тиешле үз көнүзәк мәсьәләләре һәм бурычлары бар. Шуңа күрә бүгенге көндә дә нәтиҗәле диалектологик тикшеренүләр алып бару бик кирәкле санала. Күптөрле тикшеренү нәтиҗәләрен тел белеме өлкәсендә киңрәк файдалану актуаль мәсьәләрдән, шулай ук аерым гомумиләштерелгән темаларны да өйрәнү зур әһәмияткә ия. Татар диалектларын бүлеп чыгаруда дифференциаль билгеләрне барлау зур роль уйный. Шулай ук диалектларны сөйләшләргә бүлүдә тел үзенчәлекләрен исәпкә алу төп принцип булып торса да, аларның формалашу тарихы, бу сөйләш вәкилләренең этник яктан оешу һәм сөйләшнең географик-территориаль таралышы ягыннан аермалы яклары да хәлиткеч булырга мөмкин. Бу үзенчәлекләргә игътибар бирү ягыннан диплом эше темасы бик актуаль булып тора.

Безнең чыгарылыш квалификацион эшнең темасы “Урал арты татар халык сөйләшләрен билгеләү һәм аларга атама бирү үзенчәлекләрен өйрәнү”. Темадан чыгып хезмәтнең тикшеренү объекты һәм предметы билгеләнде. Тикшеренү объекты булып татар теленең сөйләшләре торса, предметы – Урал артында таралган татар халык сөйләшләрен бүлеп чыгаруда кулланылган принциплар, аларны атауда үзенчәлекле-аермалы эчтәлеге.

Тәкъдим ителгән чыгарылыш эшенең максаты – татар теленең Урал арты татар халык сөйләшләрен бүлеп чыгару принципларының үзенчәлекле-аермалы эчтәлеген ачыклау, аларны билгеләүдә галимнәр нинди лингвистик, ареаль-территориаль һәм тарихи үзенчәлекләргә мөрәҗәгать итүләрен ассызлыклау, Урал арты сөйләшләренә атама бирүдә алар нәрсәгә игътибар итүләрен күрсәтү. Максатка яраклы рәвештә хезмәтне үтәү барышында түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк дип билгеләнде:

- Татар теленең Урал арты сөйләшләре буенча фәнни хезмәтләрне барлау һәм өйрәнү, аларны иҗади файдалану мөмкинлекләрен ачыклау;

- Татар теленең Урал арты сөйләшләренә хас төп үзенчәлекләрне билгеләү, алар нигезендә сөйләшләрне бүлеп чыгару принципларын ассызлыклау һәм аларга атама бирүдә кулланылган җирлекне ачыклау;

- Җирле халык сөйләшләре шартларында туган телне укыту методикасына кагылышлы мәсьәләләргә игътибар юнәлтү;

- Җирле диалекталь үзенчәлекләрне исәпкә алып хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту белән бәйле эш төрләре өчен күнегү үрнәкләрен төзү.

Диплом эшенең яңалыгы шунда: бу тикшерүдә югары уку йортлары студентарының квалификацион чыгырылыш эше дәрәҗәсендә беренче тапкыр татар теленең Урал арты сөйләшләренә хас төп үзенчәлекләр тулысынча аерып бирелә, алар нигезендә сөйләшләрне бүлеп чыгару принципларын ассызлыклана һәм аларга атама бирүдә кулланылган җирлек ачыклана; җирле диалекталь үзенчәлекләрне исәпкә алып хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту белән бәйле эш төрләре өчен автор тарафыннан төзелгән күнегү үрнәкләре тәкъдим ителә.

Максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен чыгынаклар буларак татар диалектологиясенә кагылышлы фәнни-теоретик, фәнни-методик хезмәтләр һәм дәреслек-әсбаплар файдаланылды. Төп чыгынак итеп Ф.Ю. Юсуповның Урал арты татар халык сөйләшләренә багышланган монографияләре һәм «Татар халык сөйләшләре» хезмәтенең 1нче китабы алынды, чөнки бу хезмәтләрдә татар теленең Урта артында таралган барлык сөйләшләре буенча хәзерге чор фәнни мәгълүмат тулы урын алган. Методик өлешне башкаруда Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров, Ф.Ю. Юсупов һ.б. галимнәрнең җирле халык сөйләшләре шартларында хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту методикасына кагылышлы хезмәтләре файдаланылды.

Чыгырылыш квалификацион эшнең фәнни-методологик нигезен татар диалектологиясе буенча эшләүче галимнәрнең фәнни-теоретик һәм фәнни-методик хезмәтләре тәшкил итә (Ф.Ю.Юсупов, Г.Х. Әхәтов, Л.Ш. Арсланов, Х.Ч. Алишина, Л.Т. Мәхмүтова, Д.Г. Тумашева, Д.Б. Рамазанова, Л. Җәләй, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, А.Г. Шәйхулов, З.Р. Садыкова, М.З. Зәкиев һ.б.).

Бу диплом эшен язуда тасвирлама, тарихи-чагыштырма, күзәтү, лингвистик анализ һ.б. метод-алымнар комплекслы файдаланылды.

Диплом эшенең теоретик әһәмияте тикшеренүнең яңалыгы белән билгеләнә. Бу хезмәтнең практик әһәмияте тупланылган материалның һәм нәтиҗңләрнең билгеле дәрәҗәдә мәктәптә татар теле дәресләрендә, башка төр уку йортларында «Хәзерге татар әдәби теле», «Татар теле тарихы», «Татар теле диалектологиясе» курсларын укыту барышында файдаланыла алуында һәм киләчәктә бу юнәлештә башкарылычак диплом һәм курс эшләрен башкару өчен нигез була тора алауында.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре М. Акмулла ис. БДПУның татар бүлегендә татар теле буенча төрле предметларның гамәли дәресләрендә апробацияләнде.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

Беренче бүлек

УРАЛ АРТЫ ТАТАР ХАКЛЫК СӨЙЛӘШЛӘРЕН

БИЛГЕЛӘҮ ҺӘМ АЛАРГА АТАМА БИРҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

1.1.1. Нагайбәк сөйләше.

Нагайбәкләр – керәшен татарларының бер төркеме. Керәшен татарлары (бу мәсьәлә буенча булган бүгенге төрле фикерләрне барыбер дә фәнни дип раслап булмый эле) 1552 елда Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, төрле чорда һәм төрле шартларда татарларны чукындыру максатында алып барылган милли изү сәясәте нәтиҗәсе. 1555 елда Явыз Иван Грозный указы рәсмиләштергән Казан епархиясе тарафыннан алы барылган сәясәт Урта Идел һәм Урал буенда

Нагайбәк татарлары сөйләше башка керәшен татарлары сөйләшләре белән бергә фонетик, грамматик һәм лексик бербөтен сөйләшләр төркемен тәшкил итәләр. Казан арты керәшен сөйләшләреннән бары тик сүзлек составындагы мәҗүсилек реавлийларын атаучы һәм христиан диненә бәйле бер төркем сүзләр булу белән генә аерылып тора. Халык иҗаты әсәрләре ңанрлары, әсәрләре белән дә бу төркем татар теленең башка төркемннәреннән артык аерылмый [Юсупов 2003: 181].

Керәшен татарлары фәндә ике төркемгә бүлеп йөртелә: Казан яулангач тан соң ук, XVI гасырдан чукындырылган татарлар “иске керәшеннәр”, XVII гасырдан башлап чукынганнарны “яңа керәшеннәр” дип атау кабул ителгән. Башлыча чукындыру Казан ханлыгының төп җирләрендә, бирәк тә Казан тирәсендә көчле алып барылса да, соңрак миссионерлар дәүләти күләмдә эш итеп, чит регионнарга да юнәлә. 1720 елдан башлап керәшен татарларын, башка чукынган халыклар белән буташтырып, Кама аръягы һәм Уфа губернасы, Ырынбур яклары җирләренә күчерелә башлый. Ләкин читкә күчерелгән керәшеннәрнең бу җирләрдә башка халыклар, нигездә шул ук татарлар арасында элекке диннәренә кайтып эрүенә китерә башлый. Шуңа күрә XVII-XVIII гасырларда бу эш белән махсус Керәшен канторасы шөгыльләнә башлый һәм Түбән Кама (Алабуга, Минзәлә, Зәй, Тукай районныры тирәсенә) регионына, аннан да тагын читкәрәк Уфа, Ырынбур якларына таба тик христиан дине нык тамыр җәйгән төркемнәрдән булган “иске керәшеннәрне” генә күчерү кулланыла [Юсупов 2003: 182].

Төрле чорда һәм төрле социаль катламнарны күптөрле сәбәпләргә бәйле төрле төбәкләрдә чукындыру, аннан күчереп йөртү, башка халыклар белән бутау, репрессив алымнар белән икътисади ташламалар, салым файдалары куллану нәтиҗәсендә татар халкының үзенчәлекле этник төркеме – керәшен татарлары формалаша. Шушы ук сәбәпләр нәтиҗәсендә алар арсында үзенчәлекле җирле этно-мәдәни һәм лингвистик яктан аермалы төркемнәр дә барлыкка килә. Аларны түбәндәге төркемнәргә бүлеп йөртәләр: казан арты керәшеннәре төркеме, тау ягы керәшеннәре төркеме, Түбән Кама керәшеннәре төркеме, чистай керәшеннәре, подберезье (мәләкәй) керәшеннәре, нагайбәкләр. Ләкин аларны гомуми үзенчәлекләр – уртак Ватан булган Идел һәм Урал буе, бер туган тел – татар теле, бер этник яралгы – татар каны, бер язмыш дини һәм социаль-икътисади изү сәясәте тергермәнендә тартылу – берләштерә.

Заключение

Татар диалектологиясе татар тел белемендә иң алдынгы өлкәләрнең берсе санала. Тел белеменең бу бүлеге бүген дә үз казанышлары белән төрки тел белеме арасында аерылып тора. Татар диалектлар системасы ныклы фәнни нигездә өйрәнелгән. Күренекле татар диалектологлары бүген дә үзләренә чаклы булган телчеләрнең традицияләрен дәвам итеп, нәтиҗәле фәнни тикшеренү эшләре алып баралар. Бу яктан Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чын мәгънәсендә фәнни үзәк булып тора.

Татар диалектологиясе югары уку йортларында предмет буларак укытыла. Диалектлар турында урта мәктәптә, педагогия көллиятләрендә туган тел дәресләрендә билгеле күләмдә мәгълүмат бирелә. Ләкин студентлар һәм укучылар еш кына теге яки бу диалектның һәм сөйләшнең исеме ни өчен шулай аталуы турында сорауга җавап бирүдә, аларның ни өчен аерым сөйләш булып билгеләнүе мәсьәләсендә кыенлыкларга очырый. Шуңа күрә бу мәсьәләләргә махсус тукталу бер дә артык түгел.

Билгеле булуынча, диалектология фәне диалектларны билгеләүдә һәм аларны мөстәкыйль сөйләшләргә, урынчылыкларга бүлүдә түбәндәге принциплардан чыгып эш итә:

1. лингвистик (төп) принцип – тел үзенчәлекләренә таянып эш итү;

2. тарихи-этник принцип – теге яки бу төбәктә яшәүче халыкның этник үзенчәлекләренә, тарихына, диалект яки сөйләшнең формалашу үзенчәлекләренә игътибар бирү;

3. географик принцип – җирле диалектның, сөйләшнең яки урынчылыкның территориаль таралыш үзенчәлекләрен исәкә алып эш итү.

Татар теленең диалектларын билгеләүдә бу принциплар барсы да исәпкә алынган. Төп принцип – лингвистик принцип булганлыктан, иң беренче чиратта, һичшиксез, тел үзенчәлекләре исәпкә алынган. Бу тел үзенчәлекләре аларның дифференциаль билгеләре. Аларны монда асызлыклап тормыйбыз, чөнки алар барлык татар диалектологиясе дәреслекләрендә күрсәтелгән [мәсәлән, кара: ТХС 1: 21-22, ТХС 2: 10-11, 250-251].

Диалектларга атама бирүдә шулай ук тарихи-этник принцип та, географик принцип та урын алган. Мәсәлән, “урта диалект”, “көнчыгыш диалект”, “көнбатыш диалект” атамаларында географик принциптан чыгып эш итү күзәтелә. Бу очракта “урта диалект”, чөнки ул калган ике диалект “көнчыгыш диалект”ка һәм “көнбатыш диалект”ка мөнәсәбәттә географик яктан урта җирлектә таралган. “Көнчыгыш диалект”, чөнки ул “урта диалект”тан көнчыгыш җирлектә, “көнбатыш диалект”, чөнки ул “урта диалект”тан көнбатыш җирлектә таралган.

Соңгы елларда “урта диалект”, “көнчыгыш диалект”, “көнбатыш диалект” атамаларын тарихи-этник принцтан чыгып атау да күзәтелә. Мәсәлән, урта диалектны казан-татар яки болгар-татар диалекты дип исемләү бар. Монда урта диалект вәкилләренең нигездә Казан ханлыгының төп җирләрендә яшәгән һәм тарихта казан татарлары дип йөртелә торган этник төркемнәрдән торуына басым ясала. Шулай ук аларның төп өлеше этник яктан болгарларга бәйле булуына да ишарә ителә.

Көнбатыш диалектны мишәр диалекты яки мишәр-татар диалекты дип атауда кулланыла. Монда инде бу диалект вәкилләренең тарихи-этник яктан татар халкының икенче зур төркеме булган мишәрләргә мөнәсәбәте урын ала. Көнчыгыш диалектны себер-татар диалекты яки себер татарлары теле, көнбатыш себер татарлары теле дип исемләү дә кулланыла. Бу инде көнчыгыш диалект вәкиләренең тарихи-этник яктан себер татарларына мөнәсәбәтле булуына бәйле.

Без, чыгарылыш квалификацион эшнең максаты һәм бурычларына яраклы рәвештә, татар теленең Урал (нагайбәк, сафакүл, эчкен һәм красноуфим) сөйләшләренең татар диалектлар системасында мөстәкыйль сөйләшләр буларак билгеләнү һәм аларга атама бирү үзенчәлекләренә игътибар бирдек. Һәм бу мәсьәләдә без түбәндәгеләрне билгели алабыз.

Нагайбәк сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик үзенчәлекләре дә бар. Бу фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләр. Ә атамасы татар халкының керәшен татарларының бер этник төркеменең нагайбәкләр сөйләше булуына бәйле. Үз чиратында бу төркем атаманы элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе җирлегендә Нагайбәк авылы һәм Нагайбәк крепосте тирәсендә формалашуына бәйле алган.

Сафакүл сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Ә атамасы бу сөйләш вәкилләренең зур өлеше Курган өлкәсе Сафакүл районына карган унлап татар авылларында яшәүләренә бәйле. Бу районның атамасы үз чиратында элек-электән бу тирәдә иң эре булган Сафакүл авылы исемен йөртә. Аларның бер өлеше Чиләбе өлкәсе Конашак районының өч авылында да яшиләр.

Эчкен сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Ә атамасы бу сөйләш вәкилләренең Чиләбе һәм Курган өлкәләренә караган 15 авылында яшәүләренә һәм бу авылларның Исетька коя торган Эчкен елгасы буенда урнашкан иң зур Эчкен авылына якын булуларына бәйле.

Без, чыгарылыш квалификацион эшнең бер мөһим бурычына яраклы рәвештә, җирле диалект шартларында туган тел укыту методикасына игътибар бирдек. Шулай ук җирле диалект шартларын исәпкә алып татар теле укыту дәресләрендә файдалану өчен күнегү үрнәкләре тәкъдим иттек. Бу күнегүләрне төзүдә темадан читкә китмәскә тырышып, хезмәттә өйрәнелгән сөйләшләр материалларына таянып эш иттек. Бу күнегүләрне, безнең карашка, урта мәктәптә билгеле максатларда уңышлы файдаланып булачак.

Список литературы

1. Атлас татарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья // Электронный ресурс: nwipi.antat.ru

2. Ахатов Г.X. Татарская диалектология: средний диалект (учебное пособие). Уфа, 1979. 80 с.

3. Ахатов Г.Х. Мензелинский говор татарского языка // Диалектология и топонимия Поволжья. –Вып. 4. – Чебоксары, 1981. –С. 38-51.

4. Ахатов Г.Х. Мишарский диалект татарского языка. Учебное пособие. – Уфа: БГУ, 1980. – 82 с.

5. Ахатов Г.Х. Татарская диалектология. Средний диалект. Учебное пособие. – Уфа: БГУ, 1979. – 78 с.

+ еще 79 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Изучение особенностей выделения татарских народных говоров зауралья и их наименований»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: Дипломная работа
Страниц: 65
Цена: 2600 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика