ВКР

«Изучение особенностей выделения татарских народных говоров приуралья и их наименований»

  • 72 страниц
Содержание

Кереш 3

Төп өлеш

Беренче бүлек.

Урал буе татар халык сөйләшләренә хас үзенчәлекләр

һәм атама бирү җирлеге 7

1.1. Урта диалект сөйләшләре 7

1.1.1. Бөре сөйләше 7

1.1.2. Златоуст сөйләше 10

1.1.3.Кормантау сөйләше 14

1.1.4. Минзәлә сөйләше 16

1.1.5. Тепекәй сөйләше 19

1.1.6. Турбаслы сөйләше 23

1.1.7. Учалы сөйләше 25

2.2. Көнбатыш диалект сөйләшләре 28

2.2.1. Байкыбаш сөйләше 28

2.2.2. Стәрлетамак сөйләше 31

Икенче бүлек.

Диалект шартларында туган тел укыту методикасы һәм

җирле сөйләш үзенчәлекләрен исәпкә алып туган тел

укыту өчен күнегү үрнәкләре 35

2.1. Җирле сөйләш шартларында туган тел укыту методикасы 35

2.2. Җирле сөйләш үзенчәлекләрен исәпкә алып туган тел укыту өчен күнегү үрнәкләре 39

2.3. Татар халык сөйләшләре буенча белемне тикшерү өчен тест үрнәкләре 49

Йомгак 60

Файдаланылган әдәбият исемлеге 64

Введение

Билгеле бер территориядә яшәгән халыкның җирле сөйләмен өйрәнү фәнни һәм гамәли әһәмияткә ия. Җирле сөйләштә телнең бик борынгы күренешләре сакланып калырга мөмкин. Татар теленең үсеш-үзгәреше дәвамында булып узган күчешләрнең аерым чорлары теге яки бу җирле сөйләштә бүген дә кулланылышта булуы, яшәве очраклары күп күзәтелә. Бу яктан карганда тел белеменең бу өлкәсе телнең тарихи катламнарын ачу ягыннан, аның үсү-үзгәрү юлларын өчен кыйммәтле бай чыганак булып тора. Шул ук вакытта диалектология татар әдәби теленең сүзлек составын баету чыганагы да. Әдәби тел терминологиясен тулыландыруда ул саф чишмә ролен үти, чөнки телдә даими барлыкка килеп торган яңадан-яңа күренешләрне, предметларны атау мәҗбүрилеге бар. Халыкның җирле сөйләме мөмкинлекләрен күренекле әдипләр дә үтемле сурәтләү чаралары буларак матур әдәбият әсәрләрендә оста файдалана.

Татар диалектологиясе татар теле белеменең иң югары дәрәҗәдә өйрәнелгән өлкәсе. Бу фән 19 гасыр азакларында формалаша башлый. Бу өлкәдә күренекле галимнәр Г.Ф. Миллер, П.С. Паллас, И.М. Лепехин, Н.П. Остоумов, А. Воскресенский, тюркологлар Н.И. Зотлотницкий, В.А. Казаринов, В.В.Радлов, А.Г. Бессонов, Н.Ф. Катанов һ.б. хезмәтләре зур роль уйный. А.Г. Бессонов белән Н.Ф. Катановны чын мәгънәсендә татар диалектологиясенә нигез салучылар дип атарга мөмкин.

20 гасыр башының беренче яртысында С.Е. Малов, Г.Н. Әхмәров, Җ. Вәлиди, Н.К. Дмитриев, Л. Җәләй, Н.К. Дмитриев, С. Әмиров, Җ. Вәлиди һ.б. татар диалектологиясе үсешенә зур өлеш кертәләр.

20 гасыр уртасында инде татар диалектларын планлы һәм максатчан рәвештә өйрәнү оештырыла. 20 гасырның икенче яртысында Л.Т. Мәхмүтова, Ф.Ю. Юсупов, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйков, А.Г. Шәйхулов, Х.Ч. Алишина, Л.Ш. Арсланов һ.б. тикшеренүләре нигезенд ә татар диалектологиясе татар тел белеменең иң нык өйрәнелгән өлкәсенә әверелә. Аның казанышлары тюркология өлкәсендә гомум танылган.

Бүген өлкән буын галимнәр белән беррәттән татар диалектологиясенең формалашкан бай традицияләрен яшь галимнәр А.Р. Рәхимова, А.Х. Насыйбуллина, Г.М. Сөнгатов, И.С. Насипов, Р.С. Барсукова, М.Р. Хәбибуллина, М.Р. Булатова һ.б. дәвам итәләр.

Хәзерге чорда татар тел белемендә татар диалектологиясе ныклы өйрәнелүче тел белеме өлкәсе. Аның хәл ителергә тиешле үз көнүзәк мәсьәләләре һәм бурычлары бар. Шуңа күрә бүгенге көндә дә нәтиҗәле диалектологик тикшеренүләр алып бару бик кирәкле санала. Күптөрле тикшеренү нәтиҗәләрен тел белеме өлкәсендә киңрәк файдалану актуаль мәсьәләрдән, шулай ук аерым гомумиләштерелгән темаларны да өйрәнү зур әһәмияткә ия. Татар диалектларын бүлеп чыгаруда дифференциаль билгеләрне барлау зур роль уйный. Шулай ук диалектларны сөйләшләргә бүлүдә тел үзенчәлекләрен исәпкә алу төп принцип булып торса да, аларның формалашу тарихы, бу сөйләш вәкилләренең этник яктан оешу һәм сөйләшнең географик-территориаль таралышы ягыннан аермалы яклары да хәлиткеч булырга мөмкин. Бу үзенчәлекләргә игътибар бирү ягыннан диплом эше темасы бик актуаль булып тора.

Безнең чыгарылыш квалификацион эшнең темасы “Урал буе татар халык сөйләшләрен билгеләү һәм аларга атама бирү үзенчәлекләрен өйрәнү”. Темадан чыгып хезмәтнең тикшеренү объекты һәм предметы билгеләнде. Тикшеренү объекты булып татар теленең урал буе халык сөйләшләре торса, предметы – урал буе татар халык сөйләшләрен бүлеп чыгаруда кулланылган принциплар, аларны атауда үзенчәлекле-аермалы эчтәлеге.

Тәкъдим ителгән чыгарылыш эшенең максаты – татар теленең урал буе татар халык сөйләшләрен бүлеп чыгару принципларының үзенчәлекле-аермалы эчтәлеген ачыклау, аларны билгеләүдә галимнәр нинди лингвистик, ареаль-территориаль һәм тарихи үзенчәлекләргә мөрәҗәгать итүләрен ассызлыклау, урал буе татар халык сөйләшләренә атама бирүдә алар нәрсәгә игътибар итүләрен күрсәтү. Максатка яраклы рәвештә хезмәтне үтәү барышында түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк дип билгеләнде:

Татар теленең урал буе татар халык сөйләшләре буенча фәнни хезмәтләрне барлау һәм өйрәнү, аларны иҗади файдалану мөмкинлекләрен ачыклау;

Татар теленең урал буе татар халык сөйләшләренә хас төп үзенчәлекләрне билгеләү, алар нигезендә сөйләшләрне бүлеп чыгару принципларын ассызлыклау һәм аларга атама бирүдә кулланылган җирлекне ачыклау;

Җирле халык сөйләшләре шартларында туган телне укыту методикасына кагылышлы мәсьәләләргә игътибар юнәлтү;

Җирле диалекталь үзенчәлекләрне исәпкә алып хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту белән бәйле эш төрләре өчен күнегү үрнәкләрен төзү.

Диплом эшенең яңалыгы шунда: бу тикшерүдә югары уку йортлары студентарының квалификацион чыгырылыш эше дәрәҗәсендә беренче тапкыр татар теленең урал буе татар халык сөйләшләренә хас төп үзенчәлекләр тулысынча аерып бирелә, алар нигезендә сөйләшләрне бүлеп чыгару принципларын ассызлыклана һәм аларга атама бирүдә кулланылган җирлек ачыклана; җирле диалекталь үзенчәлекләрне исәпкә алып хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту белән бәйле эш төрләре өчен автор тарафыннан төзелгән күнегү үрнәкләре тәкъдим ителә.

Максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен чыгынаклар буларак татар диалектологиясенә кагылышлы фәнни-теоретик, фәнни-методик хезмәтләр һәм дәреслек-әсбаплар файдаланылды. Төп чыгынак итеп “Татар халык сөйләшләре” хезмәтенең 1нче һәм 2нче китабы алынды, чөнки бу хезмәтләрдә татар теленең урал буе татар халык сөйләшләре буенча хәзерге чор фәнни мәгълүмат тулы урын алган, ул татар диалектологиясенең күпсанлы чыганакларына таянып язылган. Методик өлешне башкаруда Ф.С. Вәлиева, Г.Ф. Саттаров, Ф.Ю. Юсупов һ.б. галимнәрнең җирле халык сөйләшләре шартларында хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту методикасына кагылышлы хезмәтләре файдаланылды.

Чыгырылыш квалификацион эшнең фәнни-методологик нигезен татар диалектологиясе буенча эшләүче галимнәрнең фәнни-теоретик һәм фәнни-методик хезмәтләре тәшкил итә (Г.Х. Әхәтов, Л.Ш. Арсланов, Х.Ч. Алишина, Л.Т. Мәхмүтова, Д.Г. Тумашева, Д.Б. Рамазанова, Л. Җәләй, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, А.Г. Шәйхулов, З.Р. Садыкова һ.б.).

Бу диплом эшен язуда тасвирлама, тарихи-чагыштырма, күзәтү, лингвистик анализ һ.б. метод-алымнар комплекслы файдаланылды.

Диплом эшенең теоретик әһәмияте тикшеренүнең яңалыгы белән билгеләнә. Бу хезмәтнең практик әһәмияте тупланылган материалның һәм нәтиҗәләрнең билгеле дәрәҗәдә мәктәптә татар теле дәресләрендә, башка төр уку йортларында “Хәзерге татар әдәби теле”, “Татар теле тарихы”, “Татар теле диалектологиясе” курсларын укыту барышында файдаланыла алуында һәм киләчәктә бу юнәлештә башкарылычак диплом һәм курс эшләрен башкару өчен нигез була тора алауында.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре М. Акмулла ис. БДПУның татар бүлегендә татар теле буенча төрле предметларның гамәли дәресләрендә апробацияләнде.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

Беренче бүлек

УРАЛ БУЕ СӨЙЛӘШЛӘРЕНӘ ХАС ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘР

ҺӘМ АЛАРГА АТАМА БИРҮ ҖИРЛЕГЕ

1.1.Урта диалект сөйләшләре.

Урал буе сөйләшләре дигәндә бу чыгарылыш квалификацион эштә Башкортстан Республикасында татарлаган урта диалект сөләшләрен күздә тотабыз. Фәнни әдәбиятта аларны Көнья Урал буе татар халык сөйләшләре дип атауда күзәтелә. Башкача исемләү очраклары да бар. Мәсәлән, татар диалектологы Д.Р. Рамазанова аны шулай атый, ә аның укучысы М.Р. Булатова “көньяк Башкортстан” ареалы татар сөйләшләре дип күрсәтә. Гомүмән алганда, “Урал буе сөйләшләре” термины Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләре терминыннан эчтәлек ягыннан киңрәк. Чөнки “Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләре” термины нигездә Башкортстан чикләрендә таралган татар халык сөйләшләрен генә күз уңында тота, ә “Урал буе сөйләшләре” дигәндә без Башкортстаннан читтәге Урал буе татар халык сөйләшләрен дә алабыз. Шулай да без диплом эшендә “Урал буе сөйләшләре” атамасын кулланып, аңа урта диалектка караган бөре, златоуст, кормантау, минзәлә, тепекәй, турбаслы, учалы, мишәр диалектына караган байкыйбаш һәм стәрлетамак сөйләшләрен кертеп карыйбыз.

1.1.1. Бөре сөйләше.

Бөре сөйләше Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарында, элекке Уфа губерниясе Бөре өязе (хәзерге Борай районында, Калтасы районының көньяк-көнбатыш почмагында, Балтач, Янаул, Тәтешле, Караидел, Бөре, Мишкә районнарының бер өлешендә) территориясендә таралган.

Бу сөйләш Л.Т. Мәхмүтова җитәкчелегендә 1954-1957 елларда Башкортстанның төньяк-көнбатыш районнарына махсус диалектологик экспедицияләр оештырыла. Галимәнең тупланган бай фактик материалга нигезләнгән зур күләмле мәкаләсе чыга. Ул тел үзенчәлекләренә җентекле анализ ясый һәм берничә сөйләш бүлеп чыгара, сөйләшләрнең таралыш чикләрен билгели. Теге яки бу тел үзенчәлекләрен яктырткан карталар да бирә. Бу регионда таралган сөйләшләрнең татар әдәби теленә бик якын булуын күрсәтә һәм аларны, шул исәптән бөре сөйләшен, татар диалектлары системасында каралырга тиешле дигән нәтиҗә ясый. «Татар теленең диалектологик атласына материал җыйнау программасы» нигезендә материал туплау максаты белән бу төбәкләргә 1975 (Т.X. Хәйретдинова җитәкчелегендәге экспедиция), 1977-1978 (Д.Б. Рамазанова, Т.X. Хәйретдинова катнашындагы экспедиция) елларда яңадан экспедицияләр үткәрелә. Нәтиҗәдә Т.Х. Хәйретдинованың «Бирский говор татарского языка» мәкаләсе басылып чыга. Тупланган материалларга анализ да Л.Т. Мәхмүтова ясаган нәтиҗәләрнең дөреслеген тагын бер кат раслыйлар. Безнең тасвирлама югарыда күрсәтелгән чыганакларга таянып язылды [37: 57-85].

Бөре сөйләше турында Д.Б. Рамазанова һ.б. хезмәтләреннән файдалы мәгълүмат алып була. Бөре сөйләшенең төп үзенчәлекләре “Татар халык сөйләшләре” беренче китабында бирелгән. Шулай ук бөре сөйләшенең сүз байлыгы татар теленең диалектологик сүзлекләрендә урын алган [72: 73,74].

Бөре сөйләшне башкорт телчеләре дә Ж.Г. Киекбаев, Ә.Ә. Юлдашев, Н.X. Ишбулатов, Т.М. Гарипов һ.б. татар диалектлар системасында карыйлар. Ләкин ХХ йөзнең соңгы чирегендә башка төрле капма-каршы фикерләр дә тарла башлады [75: 242].

Заключение

Билгеле бер территориядә яшәгән халыкның җирле сөйләмен өйрәнү фәнни һәм гамәли әһәмияткә ия. Җирле сөйләштә телнең бик борынгы күренешләре сакланып калырга мөмкин. Татар теленең үсеш-үзгәреше дәвамында булып узган күчешләрнең аерым чорлары теге яки бу җирле сөйләштә бүген дә кулланылышта булуы, яшәве очраклары күп күзәтелә. Бу яктан карганда тел белеменең бу өлкәсе телнең тарихи катламнарын ачу ягыннан, аның үсү-үзгәрү юлларын өчен кыйммәтле бай чыганак булып тора. Шул ук вакытта диалектология татар әдәби теленең сүзлек составын баету чыганагы да. Әдәби тел терминологиясен тулыландыруда ул саф чишмә ролен үти, чөнки телдә даими барлыкка килеп торган яңадан-яңа күренешләрне, предметларны атау мәҗбүрилеге бар. Халыкның җирле сөйләме мөмкинлекләрен күренекле әдипләр дә үтемле сурәтләү чаралары буларак матур әдәбият әсәрләрендә оста файдалана.

Татар диалектологиясе татар теле белеменең иң югары дәрәҗәдә өйрәнелгән. Хәзерге чорда да татар тел белемендә татар диалектологиясе ныклы өйрәнелүче тел белеме өлкәсе. Аның хәл ителергә тиешле үз көнүзәк мәсьәләләре һәм бурычлары бар. Шуңа күрә бүгенге көндә дә нәтиҗәле диалектологик тикшеренүләр алып бару бик кирәкле санала.

Без, чыгарылыш квалификацион эшнең максаты һәм бурычларына яраклы рәвештә, татар теленең Урал буе (бөре, златоуст, кормантау, минзәлә, тепекәй, турбаслы, учалы, байкыбаш, стәрлетамак) сөйләшләренең татар диалектлар системасында мөстәкыйль сөйләшләр буларак билгеләнү һәм аларга атама бирү үзенчәлекләренә игътибар бирдек. Һәм бу мәсьәләдә без түбәндәгеләрне билгели алабыз.

Бөре сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик үзенчәлекләре дә бар. Бу фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләр. Сөйләш “бөре сөйләше” исеме астында билгеләнә, чөнки аның төп таралыш җирлеге элекке Уфа губерниясе Бөре өязенә карый. Сөйләшне беренче булып Л.Т. Мәхмүтова күрсәтә.

Златоуст сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик, фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Ә атамасы бу сөйләш вәкилләренең таралыш җирлеге совет чорына чаклы элекке Злaтоуcт өязенә карый. Сөйләшне беренче булып Т.Х. Хәйретдинова билгели.

Кормантау сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик, фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Кормантау авылы Кормантау тавы янында урнашкан. Кормантау авылы кешеләре сөйләве буенча “Корбан+тау” (жертвенная гора) дигәннән килеп чыккан. Сөйләшнең атамасы да шушы Кормантау тавы һәм Кормантау авылы исеменә бәйле. Сөйләшне беренче булып М.Р. Булатова билгели.

Минзәлә сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик, фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Сөйләш “минзәлә сөйләше” исеме астында билгеләнә, чөнки аның төп таралыш җирлеге элекке Уфа губерниясе Минзәлә өязенә карый.

Тепекәй сөйләше урта диалектка карый. Барлык сөйләшләрне билгеләү өчен һәм аларга атама тагуда төп принцип булып лингвистик принцип санала Бу сөйләш лингвистик принципка гына нигезләнеп аталган ( яңгырау де-бе-ге авазлары урынына тэ-пэ-кэ әйтелә). Сөйләшне мөстәкыйль сөйләш буларак беренче булып Д.Б. Рамазанова күрсәтә.

Турбаслы сөйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик, фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Бу сөйләш Башкортстанның Иглин һәм Нуриман районнары авылларында таралган. Иглин районында яшәүчеләрнең чыгышлары һәм тел үзенчәлекләре турында, беренче булып Р.Г. Әхмәтҗанов язган.

Учалы өйләше урта диалектка карый, чөнки ул урта диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны урта диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик, фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Сөйләш “учалы сөйләше” исеме астында билгеләнә, чөнки бу сөйләш вәкилләре яшәгән авыллар Башкортстанның Учалы районнарына карый. Учалы сөйләше нигездә Башкортстанның Учалы районы, ягъни элеккеге Верхнеуральск өязе, Учалы волосте территориясендә таралган. Алар бу төбәктә 3-10 км ераклыкта урнашкан 12 авылда (Ахуново, Ильчино, Имангулово, Мансурово, Сафарово, Уразово, Урал, Ургюново, Учалы, Ырысай һ.б.) яшиләр. Сөйләшне беренче булып А.А. Юлдашев өйрәнгән бүлеп чыгарган.

Байкыбаш сөйләше көнбатыш диалектына карый, чөнки ул көнбатыш диалектның дифференциаль билгеләренә ия. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны көнбатыш диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик, фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Байкыбаш сөйләшен икенче төрле мишкә сөйләше дип тә атагалган. Чөнки сөйләш Байкыбаш һәм Мишкә районнарында таралган. Байкыбаш сөйләше Башкортстанның Балтач, Байкыбаш (хәзерге Караидел) һәм Мишкә районының бер өлешендә таралган. Байкыбаш сөйләше Л.Т. Махмутова тарафыннан беренче билгеләнә һәм урта диалект сөйләшләре системасында мөстәкыйль сөйләш бурак күрсәтелә.

Стәрлетамак сөйләше көнбатыш (мишәр-татар) диалектына карый, чөнки ул аның диалектның дифференциаль билгеләренә ия: катнаш сөйләш буларак ө-лаштыручы һәм тч-лаштыручы үзенчәлекләр күрсәтелә. Болардан тыш аның үзенә генә хас һәм аны көнбатыш диалекттан, шулай ук күрше сөйләшләрдән аерып торучы лингвистик, фонетик, грамматик һәм лексик үзенчәлекләре дә бар. Сөйләш “стәрлетамак сөйләше” исеме астында билгеләнә, чөнки аның төп таралыш җирлеге совет чорына чаклы булган Уфа губернасы Стәрлетамак өязенә карый. Биредә бу сөйләш вәкилләре яшәгән мишәр авыллары Башкортстанның Стәрлетамак, Стәрлебаш, авыргазы, Дәүләкән, Кырмыскалы, Федоровка, Чишмә, Уфа, Кушнарен, Благовар, Шаран, Бүздәк, Туймазы, Миякә, Биҗбүләк, Чакмагыш һ.б. районнарга карый.

Без, чыгарылыш квалификацион эшнең бер мөһим бурычына яраклы рәвештә, җирле диалект шартларында туган тел укыту методикасына игътибар бирдек. Шулай ук җирле диалек шартларын исәпкә алып татар теле укыту дәресләрендә файдалану өчен күнегү үрнәкләре, тест тәкъдим иттек. Бу күнегүләрне, тестларны төзүдә темадан читкә китмәскә тырышып, хезмәттә өйрәнелгән сөйләшләр материалларына таянып эш иттек. Бу күнегүләрне һәм тестларны, безнең карашка, урта мәктәптә билгеле максатларда уңышлы файдаланып булачак.

Список литературы

1. Абдуллин И.А. Индивидуализация речи персонажей в татарской драматургии (к постановке вопроса) // Вопросы татарского языка и литературы. – Кн. 4. – Казань, 1969. – С. 19-25.

2. Аванесов Р.И. Русская литературная и диалектная фонетика. – М., 1974.

3. Алимова Р. Хаталарны бетерү өстендә эш // Совет мәктәбе. – 1961. № 6. 23-24 б.

4. Атлас татарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья // Электронный ресурс: nwipi.antat.ru

5. Ахатов Г.Х. Мензелинский говор татарского языка // Диалектология и топонимия Поволжья. – Вып. – Чебоксары, 1981. – С. 38-51.

+ еще 81 источник

Покупка готовой работы
Тема: «Изучение особенностей выделения татарских народных говоров приуралья и их наименований»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 72
Цена: 2600 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика