ВКР

«Изучение синтаксиса татарского языка в средней общеобразовательной школе на основе структурно-семантических моделей»

  • 52 страниц
Содержание

Кереш.3

1. Татар телендә синтаксик модельләрнең үзенчәлекләре

1.1. Гади җөмләнең грамматик модельләре ….….7

1.2. Гади җөмләнең структур-семантик модельләре.26

2. Урта мәктәптә синтаксик модельләр аша татар теленә өйрәтүнең эчтәлеге һәм күнегү төрләре

2.1. Урта мәктәптә синтаксик модельләр аша татар теленә өйрәтү методикасы.36

2.2. Урта мәктәптә синтаксик модельләр аша татар телен өйрәтү өчен күнегү төрләре.41

Йомгак.47

Файдаланылган әдәбият исемлеге.50

Кыскартылмалар исемлеге.57

Введение

Хәзерге вакытта татар теленең синтаксисын укыту урта мәктәптә өйрәнелә торган татар теле курсының бер бүлеге белән генә чикләнмичә, шәхеснең бөтен үсеше өчен дә мөһим коммуникация чарасы булып тора. Урта мәктәптә татар теле синтаксисын укытуның әһәмияте татар җәмгыятендә уңышлы коммуникацияләр төзү белән бәйле. Татар теле аралашу чарасы, әйләнә-тирә дөньяны белү, татар халкының дөньяви карашын, милли мәдәниятен үзләштерүнең һәм саклауның төп чыганагы булып тора. Татар теленең синтаксисын үзләштерү дәрәҗәсе һәм сүзлек запасы күләме кешенең интеллектуаль үсеше күрсәткечләренең берсе булып тора. Җәмгыятьтә шәхеснең уңышлы социализациясе телне белмичә мөмкин түгел. Татар теленең сөйләм чараларын үзләштерү кеше шәхесенең интеллектуаль, эмоциональ һәм әхлакый үсеше, аны иҗтимагый тормышта актив катнашырга әзерләү өчен шартлар тудыра.

Татар синтаксисы татар теле белеменең югары дәрәҗәдә өйрәнелгән өлкәсе. Татар теленең академик грамматикасына нигез булырдай хезмәтләр язу узган гасырның 60 нчы елларында аеруча җанлану кичерә. Алар арасында татар теленең синтаксисын өйрәнүгә багышланган «Хәзерге татар әдәби теле. Синтаксис» (1966) фундаменталь хезмәте зур урын тота. Ул 1971 елда рус телендә дә дөнья күрә.

Татар теленең яңартылган икенче академик грамматикасы 1992-1993 елларда рус телендә өч томда нәшер ителә. Бу академик грамматиканың татарча варианты 1998-2002 еллар аралыгында (өченче томы – «Синтаксис» 1999 елда) фәнни җәмәгатьчелеккә барып ирешә.

2000 еллардан башлап, бүгенге көнгә кадәр татар теленең синтаксик төзелешенә багышланган шактый күп хезмәт языла. Ф.С. Сафиуллина, М.З. Зәкиев [Зәкиев, 2005; Сафиуллина, Зәкиев, 2002, 2006], Ф.Г. Галләмов [Галлямов, 2006], З.В. Шәйхразиева, Н.В. Максимов [Шәйхразиева, Максимов, 2014] хезмәтләрендә синтаксисның актуаль мәсьәләләре яктыртыла.

2000 елдан алып, хәзерге көнгә кадәр Ф.С. Сафиуллина [Сафиуллина, 2000], Ф.Г. Галләмов [Галлямов, 2007], А.А. Билаловалар [Билялова, 2011] тарафыннан якланган докторлык диссертацияләре; Р.К. Сәгъдиева [Сагдиева, 2000], Л.М. Рәхимова [Рахимова, 2001], Г.Ә. Нәбиуллина [Набиуллина, 2002], М.С. Азисова [Азисова, 2004], Н.Р. Харисова [Харисова, 2004], А.А. Билалова [Билялова, 2004], Н.Х. Шакирова [Шакирова, 2006], Ф.Б. Ситдыйкова [Ситдикова, 2007], Л.А. Янсаева [Янсаева, 2008], Л.Г. Вәлиеваларның [Валиева, 2012] кандидатлык диссертацияләре татар теле синтаксисын өйрәнүгә үз өлешен кертте.

Хәзерге чорда татар тел белемендә татар синтаксисы ныклы өйрәнелүче тел белеме өлкәсе. Аның хәл ителергә тиешле үз көнүзәк мәсьәләләре һәм бурычлары бар. Шуңа күрә бүгенге көндә дә нәтиҗәле синтаксик тикшеренүләр алып бару бик кирәкле санала. Моның белән татар теленең синтаксисын структур-семантик модельләр аша өйрәнү зарурлыгы да билгеләнә. Урта мәктәптә шәхес укыту өчен безнең тикшеренү темасы шактый актуаль һәм мөһим, чөнки төп лингвистик күнекмәләргә нигез сала.

Безнең чыгарылыш эшенең темасы: Урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле синтаксисын структур-семантик модельләр нигезендә өйрәнү. Темадан чыгып хезмәтнең тикшеренү объекты һәм предметы билгеләнде. Тикшеренү объекты булып урта гомуми белем бирү мәктәбендә татар теле синтаксисын өйрәнү торса, предметы - урта гомуми белем бирү мәктәбендә структур-семантик модельләр нигезендә татар теле синтаксисын өйрәнүнең методик аспектлары.

Тәкъдим ителгән чыгарылыш эшенең максаты – урта гомуми белем бирү мәктәбендә структур-семантик модельләр нигезендә татар теле синтаксисын өйрәнүнең теоретик-методик аспектларын ачыклау. Максатка яраклы рәвештә хезмәтне үтәү барышында түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк дип билгеләнде:

- Тикшеренүләр проблемасына караган фәнни-методик әдәбият белән танышу;

- Татар әдәби теле синтаксисына кагылышлы хезмәтләрне анализлау;

- Урта мәктәптә структур-семантик модельләр нигезендә татар теле синтаксисын өйрәнүне оештыруның теоретик-методологик нигезләмәсен бирү;

- Урта мәктәптә синтаксик модельләр аша татар теленә өйрәтүнең эчтәлеген һәм күнегү төрләрен билгеләү.

Диплом эшенең яңалыгы шунда: бу тикшеренүдә югары уку йортлары студентарының квалификацион чыгырылыш эше дәрәҗәсендә беренче тапкыр татар теленең синтаксисын гомуми урта мәктәптә структур-семантик модельләр аша өйрәнү буенча төп үзенчәлекләр тулысынча аерып бирелә, алар нигезендә хәзерге татар әдәби телен урта мәктәптә укыту белән бәйле эш төрләре өчен автор тарафыннан төзелгән күнегү үрнәкләре тәкъдим ителә.

Максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен төп чыгынаклар буларак татар синтаксисына кагылышлы фәнни-теоретик, фәнни-методик хезмәтләр һәм дәреслек-әсбаплар файдаланылды. Төп чыгынак итеп «Татар грамматикасы» хезмәтенең 3нче китабы алынды, чөнки бу хезмәттә татар теленең синтаксисы буенча хәзерге чор фәнни мәгълүмат тулы урын алган, ул татар синтаксисының күпсанлы чыганакларына таянып язылган. Методик өлешне башкаруда Г.А. Нәбиуллина, Ф.Г. Галлямов, Ш.Р. Сайкин һ.б. галимнәрнең хәзерге татар әдәби теле синтаксисын урта мәктәптә укыту методикасына кагылышлы хезмәтләре файдаланылды.

Чыгырылыш квалификация эшнең фәнни-методологик нигезен татар синтаксисы буенча эшләүче галимнәрнең фәнни-теоретик һәм фәнни-методик хезмәтләре тәшкил итә (Ф.С. Сафиуллина, С.М. Ибраһимов, Ф.Б. Ситдикова, В.Н. Хангилдин, Х.Р. Курбатов, Ф.Г. Галлямов, М.З. Зәкиев һ.б.).

Бу диплом эшен язуда тасвирлама, күзәтү, лингвистик анализ һ.б. метод-алымнар комплекслы файдаланылды.

Диплом эшенең теоретик әһәмияте тикшеренүнең яңалыгы белән билгеләнә. Бу хезмәтнең практик әһәмияте тупланылган материалның һәм нәтиҗәләрнең билгеле дәрәҗәдә мәктәптә татар теле дәресләрендә, башка төр уку йортларында «Хәзерге татар әдәби теле», «Татар теле тарихы», «Татар теле синтаксисы» курсларын укыту барышында файдаланыла алуында һәм киләчәктә бу юнәлештә башкарылычак диплом һәм курс эшләрен башкару өчен нигез була тора алауында.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре М. Акмулла ис. БДПУның татар бүлегенең читтән торып уку бүлегендә татар теле буенча төрле предметларның гамәли дәресләрендә апробацияләнде.

Фрагмент работы

1. ТАТАР ТЕЛЕНДӘ СИНТАКСИК МОДЕЛЬЛӘРНЕҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

1.1. Гади җөмләнең грамматик модельләре

Синтаксис сөйләм төзелешен өйрәнә, ә сөйләмнең төп берәмлеге – җөмлә. Теге яки бу телдә сөйләшә белүченең хәтерендә сүзләр, сүзләрне үзара бәйләүче чаралар һәм җөмлә модельләре саклана. Һәр телнең үзенә хас җөмлә модельләре була. Җөмлә модельләрен татарча җөмлә калыплары дип тә атап була. Рус теле синтаксисында аларны җөмлә схемалары дип атыйлар.

Сөйләшергә, яки фикер әйтергә кирәк булганда, кеше мәгънәгә (семантикага) карап, кирәкле сүзләрне, аларны үзара бәйләүче чараларны автоматик искә төшерә һәм аларны, шул телгә хас җөмлә модельләренә салып, конкрет җөмлә төзи, аны кирәкле модальлек (чынбарлыкка мөнәсәбәт) белән сугарып тыңлаучыга әйтә. Сөйләүченең хәтерендә кала торган җөмлә модельләре (калыплары) ничә төрле, алар ниндиләр дигән сорауга синтаксистлар бик күптәннән җавап брергә тырышканнар. Шул процесста җөмлә модельләрен билгеләүнең берничә юлы, алымы барлыкка килгән. [Закиев, 2017: 228]

Төрле телләр синтаксисында иң күп кулланылган алым – җөмләләрнең модельләрен логик-грамматик юл белән билгеләргә тырышу. Грамматика фәне шактый үскән телләрдә иң элек җыйнак җөмлә модельләрен билгеләргә, шуннан соң ул модельләрнең үзгәрешен (парадигмасын) һәм җәенкеләнү юлларын өйрәнергә кирәк дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Хәзер дә җыйнак җөмлә калыпларын грамматик (күбрәк синтаксик) планда танып белергә кирәк дигән фикер күп галимнәр тарафыннан алга сөрелә.

Инглиз теле һәм күп кенә рус теле синтаксистлары, җөмлә модельләрен билгеләгәндә, синтаксиста кабул ителгән категорияләргә (ия, хәбәр, тәмамлык, хәл, аергыч кебек кисәкләргә) игътибар итмәстән, турыдан-туры аларның формалары (структуралары) һәм эчтәлекләре (семантикалары) белән эш итүне алга сөрәләр. Шушы юлда алар җөмлә модельләрен билгеләүдә структур-семантик алым барлыкка китерделәр.

Җөмләләрнең элекке синтаксис дәреслекләрендә аерым күрсәтелә торган төрләре (раслау һәм инкяр җөмләләр, хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләр, тулы һәм ким җөмләләр) гади җөмлә модельләренең грамматик яки стилистик парадигмаларына (төрләнешләренә) керепбетәләр.

Җөмләнең татар теленә хас һәм конкрет җөмләләр төзергә нигез булырлык модельләре, югарыда әйтелгәнчә, тел белүче хәтеренә тел өйрәнгәндә үк автоматик рәвештә сеңеп кала. Шул модельләргә (калыпларга) кирәкле сүзләрне тезеп, сөйләүче конкрет җөмләләр төзи, тиешле эчтәлекне хәбәр итә.

Грамматик (синтаксик) кисәкләр ике яктан – эчтәлек (семантика) һәм форма (структура) ягыннан характерланалар. Мәсәлән, ия дигәч, без һәрчак аның семантик яктан субъект белдерүен, ә структур яктан баш килештәге исем яки исемләшкән башка сүз белән бирелүен күз алдында тотабыз. Хәбәр исә семантик яктан предикатны белдерә, ягъни субъект турында яңалыкны хәбәр итә яисә шуны хәбәр итүдә төп рольне уйный, структур яктан аның хәбәрлек һәм модальлек белдерүче формалары бик күптөрле була. [Закиев, 2017:229]

Структур-семантик модельләрне өйрәнгәндә бу ике як аерым күрсәтелсә, грамматик модельләрдә структура (мәгънә) ягы да, семантика (эчтәлек) ягы да, эчтәлек һәм форма берлеге итеп, бергә алына.

Заключение

Җөмлә – сөйләмнең төп берәмлеге, ә сөйләм төзелешен тел белеменең синтаксис фәне өйрәнә. Кеше хәтерендә җөмлә модельләре белән беррәттән сүзләр, сүзләрне үзара бәйләүче чаралар исендә кала. Җөмлә модельләре төрлә телләрдә төрлечә булырга мөмкин. Татар телендә җөмлә модельләре төмлә калыплары дип тә йөртелә.

Сөйләшергә, яки фикер әйтергә кирәк булганда, кеше мәгънәгә (семантикага) карап, кирәкле сүзләрне, аларны үзара бәйләүче чараларны автоматик искә төшерә һәм аларны, шул телгә хас җөмлә модельләренә салып, конкрет җөмлә төзи, аны кирәкле модальлек (чынбарлыкка мөнәсәбәт) белән сугарып тыңлаучыга әйтә. Сөйләүченең хәтерендә кала торган җөмлә модельләре (калыплары) ничә төрле, алар ниндиләр дигән сорауга синтаксистлар бик күптәннән җавап брергә тырышканнар. Шул процесста җөмлә модельләрен билгеләүнең берничә юлы, алымы барлыкка килгән. [Закиев, 2017: 228]

Төрле телләр синтаксисында иң күп кулланылган алым – җөмләләрнең модельләрен логик-грамматик юл белән билгеләргә тырышу. Грамматика фәне шактый үскән телләрдә иң элек җыйнак җөмлә модельләрен билгеләргә, шуннан соң ул модельләрнең үзгәрешен (парадигмасын) һәм җәенкеләнү юлларын өйрәнергә кирәк дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Хәзер дә җыйнак җөмлә калыпларын грамматик (күбрәк синтаксик) планда танып белергә кирәк дигән фикер күп галимнәр тарафыннан алга сөрелә.

Инглиз теле һәм күп кенә рус теле синтаксистлары, җөмлә модельләрен билгеләгәндә, синтаксиста кабул ителгән категорияләргә (ия, хәбәр, тәмамлык, хәл, аергыч кебек кисәкләргә) игътибар итмәстән, турыдан-туры аларның формалары һәм эчтәлекләре белән эш итүне алга сөрәләр. Шушы юлда алар җөмлә модельләрен билгеләүдә структур-семантик алым барлыкка китерделәр.

Җөмләләрнең элекке синтаксис дәреслекләрендә аерым күрсәтелә торган төрләре (раслау һәм инкяр җөмләләр, хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләр, тулы һәм ким җөмләләр) гади җөмлә модельләренең грамматик яки стилистик парадигмаларына кереп бетәләр.

Урта мәктәптә синтаксисны өйрәнү башлангыч сыйныфлардан башлана. Укучылар җөмлә, җөмләнең баш һәм иярчән кисәкләре белән танышалар; гади һәм кушма җөмлә, җөмләнең тиңдәш кисәкләре һәм туры сөйләм турында бераз мәгълүмат алалар.

Укучылар хәтерендә калган сүзләр, аларны бәйләүче чаралар ,җөмлә модельләре икенче телдә аралашу өчен мөһим. Үз фикерләрен тыңлаучыга җиткерү өчен укучылар кирәкле сүзләрне, аларны бә йләүче чараларны автоматик рәвештә искә төшереп, өйрәнелгән җөмлә калыпларына салырга тиеш. Шуңа күрә рустелле укучыларны җөмләнең функциональ актив грамматик һәм структур семантик калыплары белән гамәли таныштыру, аларның мәгънәләрен, төзелешен аңлатып бирү һәм сөйләмдә кулланырга күнектерү иң мөһим методик мәсьәләләрнең берсе.

Методикада синтаксик юл белән икенче телгә өйрәтүне “модельләр”,”сөйләм үрнәкләре” аша өйрәтү дип атыйлар. Аларның түбәндәге төркемчәләрен билгелиләр: 1)лексик модельләр, 2)грамматик модельләр, 3)структур модельләр. Грамматик модельләр балаларның грамматик белемнәрен тирәнәйтү максатыннан кулланыла. Аларның 14 төркемчәсе бар. Алар арасында сөйләмдә иң еш кулланыла торган модель булып хәбәре төрләнешле фигыль белән белдерелгән ике составлы җөмлә калыбы санала. [Максимов, 2015: 245]

Күпсанлы диалоглар уку,биремнәр, күнегүләр системасын башкару дәверендә укучылар бу калыпларны хәтерләрендә калдыралар һәм аралашуда кулланырга күнегәләр. Ләкин укытучы бу калыплар белән генә чикләнмичә, тагын башка функциональ актив грамматик модель белән таныштыра ала.Төрле модаль мәгънәләрне белдерүче бу җөмлә калыпларын үзләштерү укучыларга үз мөмкинлекләре, теләкләре турында хәбәр итәргә ярдәм итә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, татар телен өйрәнүчеләр бу модельләрне белүгә мохтаҗ.

Рустелле укучыларга, гомумән, татар телен икенче тел буларак өйрәнүчеләргә ирекле аралаша алырлык белем бирү һәм күнекмәләр булдыру мәсьәләсе күнегүләр системасы белән бәйле. Дәресләрдә монологик һәм диалогик сөйләмгә өйрәтү өчен биремнәр, төрле кызыклы ситуатив күнегүләрне методик яктан дөрес куллану татар теленең җөмлә калыпларын ныклы үзләштерүгә һәм сөйләмдә куллануга китерә ала.

Покупка готовой работы
Тема: «Изучение синтаксиса татарского языка в средней общеобразовательной школе на основе структурно-семантических моделей»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 52
Цена: 1900 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика