ВКР

«Исемнәр ясалышының кайбер үзенчәлекләре»

  • 73 страниц
Содержание

I. Кереш .1 – 5 б.

II. Төп өлеш .6 – 61 б.

1 нче бүлек. Татар телендә сүз ясалышының теоретик нигезләре .6 – 21 б.

1.Татар тел белеменең бер бүлеге буларак сүзьясалышы.6 – 9 б.

2.Хәзерге татар теленең лексик системасының үсеш юллары .10 – 15 б.

3.Сүзьясалыш ысуллары .16 – 21 б.

2нче бүлек. Исемнәр ясалышының системасы һәм аның үзенчәлекләре.22 – 41 б.

1. Фонетик ысул .22 – 27 б.

2. Морфологик (кушымчалау) ысул.26 – 41 б.

1)Хәзерге көндә исемнәр ясый торган продуктив кушымчалар.30 – 35 б.

2)Исемнәр ясалышындагы аз продуктивлы кушымчалар.36 – 38 б.

3)Алынма кушымчалар белән исемнәр ясалышы.38 – 40 б.

4)Нигезләреннән аерылмый торган кушымчалар.40 – 41 б.

3.Кушма исемнәр ясалышы.41 – 54 б.

1)Нигезләр кушылу ысулы белән кушма исемнәр ясалышы.41 – 45 б.

2)Сүзтезмәләрнең лексикалашу юлы белән кушма исемнәрнең барлыкка килүе.45 – 47 б.

3)Сүзтезмәнең кушымча алып, кушма сүзгә күчүе.47 – 48 б.

4.Конверсия ысулы белән исемнәр ясалышы.48 – 52 б.

5.Лексик-семантик ысул белән исемнәр ясалышы.52 – 54 б.

3 нче бүлек. Мәктәптә исемнәр ясалышының үзенчәлекләрен өйрәнү.54 – 61 б.

III. Йомгак.62 – 65 б.

IV. Библиография.66 – 71 б.

Введение

Һәр телдәге кебек, татар теленең сүзлек байлыгы – телнең озын дәверләр дәвамында туплана килгән зур казанышы ул.

Мәгълүм булуынча, татар теленең сүзлек составы хәзерге кебек тулы һәм катлаулы булмаган, ләкин халыкның тарихи яшәү шартлары белән бәйләнешле рәвештә төрле үзгәрешләрне кичерү нәтиҗәсендә ул баеган, үскән, бүгенге хәлгә килгән. Промышленностьның, авыл хуҗалыгының, гомумән, техниканың, шулай ук сәүдәнең һәм фәннең, әдәбиятның үсүе шул процесслар өчен кирәкле сүзләрнең тууына, барлыкка килүенә сәбәп булган. Тел шул ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен, үзенең сүзлек составын өзлексез рәвештә үстерә, баета, яхшырта бара. Моны күрү өчен татар теле сүзлек составының Октябрьгача булган тормышы белән Совет чорындагы үсешен чагыштырып карау да җитә [Хангилдин, 1959; Б. 38].

Телнең сүзлек хәзинәсе берничә төрле юл белән үсә. Аның үсү юлларының берсе – яшәп килә торган лексик материалдан яңа сүзләр һәм яңа сүз формалары ясалу. Ясалма сүзләрнең күпчелеге төрле грамматик чаралар ярдәмендә барлыкка килә. Мәсәлән, менә бу сүзләрнең бер төрлесе - сүзне сүзгә кушу, икенчеләре кушымчалау юлы белән ясалган: урынбасар (“урын+басар”), көнкүреш (“көн+күреш”), бераз (“бер+аз”), алмачуар, ала - кола, кеше - мазар, кошчык, күлмәкчән, унлык, яшелчә, күзәт, күрсәт, яхшыр, яхшыра, ахылда, ахылдама, килгәлә, көлемсерә

һ. б.

Шул ук вакытта кушу һәм тезү юллары белән кушма һәм тезмә сүзләр ясалу да дәвам иткән. Алай гына да түгел, хәзерге татар телендә шул югарыдагы әөтеп үтелгән ысулларның барлыгы берьюлы катнашып ясалган сүзләр дә күп. Мәсәлән: юлбашчы (“юл+баш+чы”), авыл хуҗалыгы, быелгы (“бу+ел+гы”), көнчыгыш, аккошкай, егерме бишенче, туксан бишенче (“тугыз+ун биш+ енче”).

Яңа сүзләр һәм төрләр шулай ук татар телендә яшәп килә торган сүзләрнең мәгънәләрен үзгәртү юлы белән дә ясалалар (лексик - семантик юл). Мәсәлән, соңгы чорда йомгак сүзе русча “итог” мәгънәсендә, койрыкта сүзе “артта калу” мәгънәсендә кулланыла.

Шулар өстенә тагын татар телендә фонетик үзгәреш юлы белән дә яңа сүз ясау булган. Кайбер сүзләрнең авазлары чиратлашу, алышыну яки басым ясау урыннары үзгәрү нәтиҗәсендә башка мәгънәле сүзләр килеп чыккан. Хәзерге татар телендә дә аның кайбер калдыклары очрый. Мәсәлән: кодача' - исем, кода'ча - рәвеш, өя - оя, төзү - тезү, сөзү - сөрү. Ләкин бу соңгы юл белән сүз ясалу татар телендә дәвамлы булып китә алмаган. Андый юл белән сүз ясалу хәзерге татар тукталган.

Төрки телләрдә сүзләр ясалышын өйрәнү XIX гасырда башлана. Сүзьясалышы мәсьәләләре ул вакытта грамматикаларда гына карала. Мәсәлән, А. Казембек үзенең грамматикасында биш исем ясаучы кушымча китерә. «Алтай теле грамматикасы» авторлары унтугыз исем ясаучы кушымча китереп, аларның төп мәгънәләрен ачалар. Н. И. Ашмарин фикеренчә, исем ясаучы унөч кушымча бар. Н. Ф. Катанов тува телендә исем ясаучы унике кушымча күрсәтә, кайберләренең мәгънәләрен билгели. Фигыльдән исем ясаучы кушымчаларга ул тукталмый. В. А. Гордлевский төрек телендә исем ясаучы унтугыз кушымча китерә. Н. К. Дмитриев башкорт телендә исем ясаучы унөч кушымча билгели, әмма алар арасында башкорт телендә сүз ясаучы булып тормаган, бары алынмаларда гына очрый торган -ист, -ер кебек кушымчаларны да китерә. Л. Н. Харитонов якут телендә исем ясаучы ундүрт кушымча таба. Н. П. Дыренкова хакас телендә кырык тугыз кушымча билгели, әмма аларның бер төркеме сыйфат ясаучы булып торалар (-гер, -чан, -к, -чак, -кай һ. б.).

Исемнәрнең кушымчалар белән ясалышы Н. А. Баскаковның ка-ракалпак теле грамматикасында җентекле тикшерелгән. Галимнең фикеренчә, каракалпак телендә ясалма исемнәр ясауда егерме сигез кушымча катнаша [Баскаков, 1952]. А. Н. Кононов грамматикаларында исемнәр ясалышы лаеклы урын алып тора. Мәсәлән, үзбәк теле грамматикасында ул исем ясаучы кырык дүрт кушымча китерә. «Төрекмән теле грамматикасы» авторлары исем ясаучы кырык сигез кушымча билгелиләр [Кононов, 1960].

Хәзерге вакытта кушымчалар белән сүзләр ясалышы, аерым алганда исемнәр ясалышы турында берничә зур хезмәт бар. Алар арасында беренче читатта Э. В. Севортянның югары фәнни дәрәҗәдә язылган монографиясен күрсәтергә кирәк. Бу хезмәттә әзербайҗан телендә кушымчалар ярдәмендө исемнәр ясалышы бер системага салып өйрәнелә, кушымчаларның мәгьнәләре ясаучы нигезләргә бәйләп ачыла, төрки телләрдә кушымчалар белән сүзләр ясалышына тирән тарихи экскурслар үткәрелә [Севортян, 1966].

Аерым төрки телләрдә исемнәр ясалышы, шул исәптән кушымчалар ярдәмендә исемнәр ясалышы, традицион планда Г. С. Садвакасов, Т. М. Гарипов, А. X. Соттаев, А. Ю. Бозиев хезмәтләрендә тикшерелә. Әзербайҗан, кыргыз, карачай-балкар телләрендә сүзьясалышы, шул исәптән кушымчалар белән исемнәр ясалышы, С. Джафаров, Б. О. Орузбаева, М. А. Хабичев хезмәтләрендә өйрәнелә.

Югарыда китерелгән барлык хезмәтләр барсы бергә төрки тел-ләрдәге сүзьясалышын өйрәнүдә зур өлеш булып торалар.

Кушымчалар белән исемнәр ясалышы беренче татар грамма-тикаларында ук карала башлый. Мәсәлән, И. Гиганов үзенең грам-матикасыңда исемнәрдән һәм фигыльләрдән исем ясаучы берничә кушымча китерә [Гиганов, 1801]. А. Троянский үзенең грамматикасының беренче басмасында исем ясаучы ике кушымча күрсәтә, икенче басмасында аларның саны арта [Троянский, 1814 ]. М. Иванов исем ясаучы егермегә якын кушымча китерә, аларнын төп мәгънәләрен билгели [Иванов, 1852].

К. Насыйри кушымчалар ярдәмендә исемнәр ясалышына нык игътибар итә. Аның фикеренчә, татар телендә исемнәрдән һәм фи-гыльләрдән исемнәр ясаучы унтугыз кушымча бар [Насыйри, 1895; 1975].

Татар сүзьясалышы фәненә нигез салучы һәм күренекле морфолог Ф. А. Ганиев алга таба язылган грамматикаларны тикшереп, аларда сүз ясалышы аффиксларының төрле санда булуларына игътибар итә һәм түбәндәгечә яза: “XX гасыр башындагы мәктәп грамматикаларында кушымчалар белән исемнәр ясалышында, элекке грамматикалар белән чагыштырганда, яңалык юк. Октябрь революциясеннән сон, башлангыч елларда ук татар теленең өч грамматикасы басылып чыга, анда сүзләр ясалышы да карала. Мәсәлән, Г. Ибраһимов грамматикасында - унике, Җ. Вәлидидә - алтмыш ике (сыйфат кушымчалары белән бергә), Г. Алпаровта - ундүрт исем ясаучы кушымча тикшерелә. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: Г. Алпаров -асы, -мак, -ыйсы кебек грамматик кушымчаларны да сүзьясагыч итеп карый” [Ганиев, 2006; Б. 45].

60 нчы елларда В. Н. Хангилдин һәм Д. Г. Тумашева граммати-калары дөнья күрә. В. Н. Хангилдин исем ясаучы - егерме сигез, Д. Г. Тумашева унтугыз кушымча китерәләр, кушымчаларның мәгънәләрен ачалар. Әмма бу хезмәтләрдә кушымчаларның тулысынча мәгънәләре ачылмый, мәгънәләр ясаучы нигезләргә бәйләмичә билгеләнә. Ф. С. Фасеев терминологиягә бәйләп сүзьясагыч кушымчаларны шактый җентекле тикшерә. 1965, 1970 һәм 1972 нче елларда басылып чыккан грамматикаларда сүзьясалышын өйрәнүдә, В.Н. Хангилдин грамматикасы белән чагыштырганда, бернинди яңалык юк.

Татар тел белемендә сүз ясалышы проблемалары Ф. А. Ганиев хезмәтләрендә киң һәм фәнни тирәнлектә куелып, чишелеш тапты. Әйтергә кирәк, ул татар тел белемендә сүз ясалышы фәненең күп кенә теоретик нигезләрен эшкәртте, монографик планда саллы хезмәтләр язды [Ганиев, 1982; 1985, 2002]. Бу автор һәр сүз төркемендәге сүзләрнең ясалыш үзенчәлекләрен, аларның ясалыш ысулларын җентекләп тикшерде [Ганиев, 2 ]. Әлеге авторның “Хәзерге татар әдәби телендә сүзьясалышы”(2006) уку ярдәмлегендә исемнәрнең ясалышы мәсьәләләре киң һәм җентекле итеп яктыртылган.

Чыгарылыш квалификацион эшенең максаты булып исемнәр ясалышының кайбер үзенчәлекләрен тасвирлау һәм анализлау, исемнәр ясалышының ысулларын, ясагыч кушымчаларның күплеген һәм төрлелеген билгеләү тора.

Күрсәтелгән максатка ирешүдә түбәндәге бурычлар куелды һәм чишелде:

- сүзьясалыш ысулларының теоретик нигезләрен тасвирлау;

- исемнәр ясалышының үзенчәлекләрен барлау һәм тасвирлау;

- кушымчалау ысулы аффиксларның кулланылышы буенча төрләрен бүлеп чыгару һәм тасвирлау;

- мәктәптә исемнәр ясалышын өйрәнүнең кайбер алымнарын тасвирлау.

Чыгарылыш квалификацион эшенең методологик нигезе булып рус һәм татар тел белемендәге бу өлкәгә караган фәнни һәм теоретик характердагы хезмәтләр торды. Аларның авторлары В. В. Виноградов, Е. С. Кубрякова, Е. С. Улуханов, Н. А. Баскаков, Н. К. Дмитриев, Э. В. Севортян,

Т.М. Гарипов, Ш. Рамазанов, Ф. А. Ганиев, В. Н. Хангилдин, Д. Г. Тумашевалар.

Чыгарылыш эшен башкарганда тасвирлама, чагыштырма, компонентлы анализ тикшеренү методлары кулланылды.

Структур - төзелеш ягыннан чыгарылыш квалификацион эше кереш, өч бүлектән торган төп өлештән, йомгак һәм библиографиядән тора.

Фрагмент работы

Төп өлеш

1нче бүлек. Татар телендә сүз ясалышының теоретик нигезләре

1.Татар тел белеменең бер бүлеге буларак сүзьясалышы

Татар тел белеменең мөстәкыйль бер тармагы буларак сүзьясалышы соңрак формалашты. Ул тел белеменең башка бүлекләре – морфология, синтаксис, лексикология, фонетика, стилистика, семасиология һәм тел тарихы белән тыгыз бәйләнгән.

Сүзьясалышының күп кенә процесслары телнең морфологик күренешләренә охшаш. Агглютинатив төзелешле тел буларак татар телендә яңа сүзләр дә һәм сүзнең грамматик формалары да кушымчалар ярдәмендә ясала. Мәсәлән, -че, -чән кушымчалары эшче һәм эшчән сүзләрендә лексик (предметлы) мәгънә, -нең, -кә кушымчалары – эшнең һәм эшкә сүзләрендә грамматик мәгънә, ягъни төрле мөнәсәбәт белдерәләр. Билгеле тел галиме, татар дериватологиясенә (сүзьясалышына) нигез салучы Ф.А.Ганиевның хаклы билгеләве буенча, “кайбер кушымчалар лексик мәгънәгә дә, грамматик мәгънәгә дә ияләр”[Татар грамматикасы. Т.1. – 1998. Б.201]. Мәсәлән, -лы/-ле, -сыз/-сез, -лык/-лек кушымчалары тәмле, ямьсез, каенлык сүзләрендә яңа семантика, портфелле (кеше), утынсыз (калу), кайтанлык кебек сүз формаларында грамматик мәгънә белдерәләр.

Сүзьясалышы синтаксис белән дә тыгыз бәйләнгән. Бик күп кушма сүзләр синтаксис берәмлекләрдән ясалганнар. Кушма сүзләргә характеристика биргәндә һәм аларның асылын ачыклаганда аларда булган синтаксис мөнәсәбәтләрне читләтеп узып булмый. Аерым кушымчаларның килеп чыгышын ачыклаганда сүзләр арасындагы синтаксис мөнәсәбәтләрне исәпкә алмыйча булмый, чөнки төрки телләрдә кушымчаларның бер өлеше мөстәкыйль яки ярдәмче сүзләрдән килеп чыккан.

Сүзьясалышы үзенең кайбер яклары белән лексикология белән дә бәйләнгән. Сүзьясалышы вакытында сүзнең яңа формасы түгел, ә яңа төшенчә яки төшенчәнең төсмерен белдергән яңа лексик берәмлек барлыкка килә. Билгеле, сүз телнең берәмлеге буларак лексикологиянең дә өйрәнү объекты булып тора. Шулай итеп, сүз синонимия, антонимия, омономия күзлегеннән, аның активлыгы һәм пассивлыгы, чыгышы ягыннан характерланырга мөмкин.

Һәр сүз авазлар ярдәмендә материаль чагылыш таба һәм мәгънә белән тавыш формасының бергәлеген тәшкил итә. Яңа сүзләр шул телнең фонетик законнарына ярашлы рәвештә ясала. Әйтик, татар телендә һәр кушымча ясаучы нигезгә сингармонизм законыннан чыгып ялгана: авыл +даш, әмма сер+дәш. Шуның нәтиҗәсендә кушымчалар телебездә һәрвакыт ике – нечкә һәм калын – вариантта була.

Татар теленең төп фонетик күренешләре: редукция, элизия, ассимиляция һ. б. сүзьясалышында да чагылалар: күренеш → күрнеш, сары ут → сарут, таба агач → табагач, чалгы, чапкы һ.б.ш.

Сүзьясалышының стилистика белән дә билгеле бер бәйләнеше бар. Яңа ясалган теләсә нинди сүз стильгә карата нейтраль түгел. Кайбер сүз ясаучы чаралар, мәсәлән, -ылда/-елдә, -чак/-чәк, -чык/-чек кушымчалары чәрелдә, такылда, бәйләнчек, иренчәк кебек сүзләргә ачыктан–ачык экспрессив–эмоциональ төсмер өстиләр.

Тел тарихы белән дә сүзьясалышының бәйләнеше бар. Аның күп кенә чаралары үзгәрәләр, бер үк хәлдә булмыйлар. Телнең тарихи үсеш процессында сүзьясагыч кайбер чаралар һәм ысуллар үзләренең активлыгын югалталар, яңа сүз ясауда катнашмый башлыйлар, хәтта үлегә әйләнәләр. Кайберләре, киресенчә, активлашалар[ Татар грамматикасы. – т.1. – 1998. Б. 202]. Мәсәлән, арыслан, куйан, болан, йомран сүзләрендәге -ан кушымчасы хәзерге көндә үле кушымчага әйләнгән -чы/-че, -лаштыр/-ләштер, -лык/-лек кушымчалары хәзерге көндә бик продуктив, алар алынма сүзләрдән дә яңа сүз ясыйлар: тракторчы, дизельче, активлык, продуктивлы һ. б.

Заключение

Җәмгыять үсеше белән бәйле рәвештә һәр халыкның теле дә даими үсеш-үзгәрештә була. Дөньяны танып белү барышында бик күп яңа төшенчәләр барлыкка килеп тора. Аларны атар, исемләр өчен төрле төзелешле яңа сүзләр кирәк була. Һәр халыктагыча, татар телендә дә иҗтимагый хаҗәттән барлыкка килгән сүзләр шул телнең сүз ясалышы ысуллары буенча ясалып торалар.

Безне чолгап алган дөньяда предметлык (җисем, күренеш) төшенчәсен белдерүче сүзләр ифрат күп. Алар исем сүз төркемен тәшкил итәләр. Татар телендә дә исемнәр сүзлек составының зур өлешен билиләр һәм аларның саны артканнан-арта бара.

Исемнәр, сүз буларак, лексик-семантик һәм грамматик үзенчәлекләргә ия булалар.

Озак вакытлар сүз ясалышы морфологиянең бер бүлеге буларак өйрәнелеп килде. Хәзерге вакытта исә сүз ясалышының аерым тел белеме тармагы булуы һәм аны мөстәкыйль өйрәнү кирәклеге дәлилләнә [Татар. Грамматик т.1 ].

Татар телендә сүз ясалышының күп төрле ысуллары бар, һәм алар һәркайсы тел белеменең аерым тармагы белән бәйләнештә тора.

Фонетик ысул – сүздәге төрле аваз үзгәрешләре нәтиҗәсендә яңа мәгънәле сүзләр ясала: хәзер – әзер, хаҗәт – әҗәт, балакай – бәләкәй, тау – дәү.

Лексик–семантик ысул турыдан-туры лексикалогия белән бәйләнгән. Бу очракта сүзнең мәгънәсе киңәю (полисемия) нәтиҗәсендә яңа сүзләр ясала: күз(глаз), күз(петля); йомгак(клубок), йомгак(итог); түгәрәк(круглый, круг), түгәрәк(кружок).

Әмма татар телендә сүз ясалышы аеруча грамматика (морфология һәм синтаксис) белән тыгыз мөнәсәбәттә тора, һәм телнең сүзлек составында төрле юллар белән ясалган сүзләрнең иң зур күпчелеген дә грамматик юл, ягъни морфологик, синтаксик һәм морфологик-синтаксик ысуллар белән ясалган сүзләр тәшкил итә. Морфологиядә дә шушы ысуллар белән сүз ясалышын өйрәнү күздә тотыла.

Турыдан – туры грамматика белән бәйләнештә булган сүз ясалышы ысулларына морфологик(кушымчалау), синтаксик(сүзләр кушу), морфологик-синтаксик(конверсия) юлы белән сүз ясалышы керә. Фәнни әдәбиятта һәм мәктәп грамматикаларында грамматик ысулга сүзләрне кыскарту(аббревиация) юлын да кертеп карыйлар. Безнең карашка, сүзләрне кыскарту ысулы белән яңа мәгънәгә ия булган яңа сүз ясалмый.

Рус тел белемендәге кебек үк, татар тел белемендә дә сүзьясалыш тармагында яңа сүзләр ясау ысулы буларак аббревиацияләүне(сүзләрне кыскартуны) билгелиләр [Ганиев 2006: Б.27]. Татар теленең сүзлек составын яңа лексик берәмлекләр белән тулыландырып торуда иң продуктив ысуллардан булган кушымчалау һәм сүзләрне кушу ысулы белән бер рәттән аббревиацияләү(сүзләрне кыскарту) ысулын да билгеләп Ю Ф.Г.Миңнуллин болай дип яза: “.чагыштырмача “яңа”, моңа кадәр “йокымсырап”, әмма “күәт җыеп яткан” ысул аббревиация мәйданга чыкты һәм актив эшли башлады” [62; Б.3].

Күрүебезчә, татар дериватологиясе(сүз ясалышы) өлкәсендә эшләүчеләр хезмәтләрендә, фәнни грамматикаларыбызда һәм уку йортларына тәкъдим ителгән дәреслекләребездә дә тезмә исемнәр составындагы сүзләрнең ирекле рәвештә кыскартылуыннан барлыкка килгән кыскартылмаларны(аббревиатураларны) яңа лексик берәмлекләр дип тану һәм кабул итү хөкем сөрә. Сүзьясалыш ысулларының кайсысын алып карама, алар ярдәмендә нигез сүз белдерелгән мәгънәдән бөтенләй үзгә һәм башка мәгънәле тел берәмлеге – сүз барлыкка килә. Бу сүзьясалышның асылы һәм төп үзлеге.

Тезмә исемнәр составындагы сүзләрне төрлечә кыскарту һәм кушудан барлыкка килгән кыскартылмалар(аббревиатуралар) белән тезмә исемнәр арасында мотивлаштыручы мәгънә тумый, ягъни мөстәкыйль мәгънәле кыскартылма сүз барлыкка килми. Бу күренешне тезмә исемнең кыскартылма формасы яки дублеты дип кенә карарга мөмкин. Аббревиатуралар мөстәкыйль мәгънәле яңа сүзләр була алмаганлыктан, аңлатмалы сүзлекләрдә билгеләнә алмыйлар. Шуңа күрә аббревиатуралар һәм шартлы график кыскартмалар аерым сүзлектә урын алырга тиеш булалар. Алар язма сөйләмебездә кулланылган аббревиатураларның таркатылмасын танып белү өчен кирәк. Шулай итеп, мондый кыскартылмалар тезмә исемнәрнең нибары кыска, уңайлырак, отышлырак формасы яки дублеты дип кенә каралырга тиеш.

Татар телендә исемнәр фонетик, лексик-семантик, морфологик(кушымчалау), синтаксик(сүз кушу) һәм морфологик-синтаксик ысуллар белән ясалалар.

Морфологик(кушымчалау) ысул белән төрле сүз төркемнәреннән ясагыч кушымчалар ярдәмендә исемнәр ясала.

Исемнән исем ясагыч кушымчалар:

-чы/-че кушымчасы – продуктив кушымча, хәзерге көндә дә исем ясалышында катнаша.

Бу кушымча белән ясалган исемнәрнең гомуми сүз ясалыш мәгънәсе – эш башкаручы затны белдерү. Мотивлаштыручы нигезнең нинди семантик төркемчәгә керүенә һәм лексик мәгънәсенә карап, сүз ясалыш мәгънәсе дә төрлечәрәк формалаша, һәм ясалма сүз:

а) билгеле бер объект белән эш итүче профессия иясен белдерә: нефтьче, тикшерүче, ташчы, телче һ.б.;

ә) билгеле бер корал ярдәмендә эшләүче затны белдерә: чалгычы, тракторчы, комбайнчы, тырмачы һ.б.;

б) билгеле бер урында эшләүче яки хәрәкәт итүчене белдерә: колхозчы, китапханәче, сәфәрче, юлчы һ.б.;

в) сәяси-иҗтимагый, мәдәни яисә әдәби агым тарафдарын белдерә: милләтче, сәясәтче, җәдитче һ.б.

г) тискәре мәгънәдә нинди дә булса эшкә һәвәслек күрсәтүче затны белдерә: ялганчы, гайбәтче, тәмәкече һ.б.

-лык/-лек кушымчасы гадәттә табигать күренешен белдергән сүзләргә кеше һәм хайван әгъзалары атамаларына һәм абстракт мәгънәле сүзләргә ялгана. Мәсәлән: каенлык, җиләклек, комлык; күзлек, башлык; ханлык, кешелек, мәгърифәтчелек, рәислек; яшьлек, тынычлык, чисталык, йөзлек, иллелек.

-даш/-дәш кушымчасы исемнәргә кушылып урын, вакыт, эш-шөгыль буенча уртаклыкны белдерә торган исемнәр ясый: юлдаш, авылдаш; яшьтәш, курсташ; тугандаш, группадаш, фикердәш. Бу ысул белән ясалган кайбер исемнәр инде тамырлашып киткәннәр: адаш(ат-даш/ исемдәш), кардәш(карын-даш/ карендәш) һ.б.

-лы/-ле кушымчасы. Бу кушымча ярдәмендә төрле шәһәр, ил кешеләрен атау өчен бу кушымча белән дагстанлы, мәскәүле,казанлы кебек исемнәр ясалган. Безнең фикеребезчә, алар дагестанец, москвич кебек сүзләрдән калька рәвешендә ясалганнар.

Фигыльдән исем ясагыч кушымчалар:

-к, -ык/-ек, -ак/әк, гак/-гәк кушымчалары фигыльдән исем ясагыч иң актив кушымчалардан исәпләнә. Бу кушымчалар ярдәмендә фигыльдән төрле сүз ясалыш мәгънәсенә ия булган яңа исемнәр ясала. Мәсәлән: көрәк, сызык, бизәк, баткак, терәк, кунак һ.б.

Список литературы

1. Адилов М. И. Сложные слова в современном азербайджанском языке //Учен. зап. АзГУ им. С. М. Кирова. - 1956. - №11.

2. Ахунзянов Э. М. Русские заимствования в татарском языке. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 1968.

3. Баскаков Н. А. Каракалпакский язык: Фонетика и морфология. - Ч. 1 – М.: Изд-во АН СССР, 1952.

4. Баскаков Н. А. Порядок и иерархия аффиксов в основе слова в тюркских языках //Морфологическая типология и проблема классификации языков. - М.: Наука, 1965.

5. Богородицкий В. А. Введение в татарское языкознание в связи с другими тюркскими языками. - 2-е изд, испр. и доп. - Казань: Татгосиздат, 1953.

+ еще 57 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Исемнәр ясалышының кайбер үзенчәлекләре»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 73
Цена: 2600 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика