ВКР

«Ихтионимы и их использование на уроках татарского языка»

  • 59 страниц
Содержание

КЕРЕШ.4

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ТАТАР ТЕЛ БЕЛЕМЕНДӘ ИХТИОНИМНАР.8

1.1 Балыклар турында гомум мәгълүмат.8

1.2 Кайбер ихтионимнарга тарихи-чагыштырма анализ.14

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БАЛЫКЧЫЛЫК ЛЕКСИКАСЫ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ.19

2.1 Лексикологиядә атау принциплары.19

2.2 Балыкчылык лексикасы төркемнәре.21

ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

УРТА МӘКТӘПЛӘРДӘ ТУГАН ТЕЛ ӨЙРӘНҮ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ БАЛЫКЧЫЛЫК ЛЕКСИКАСЫН ФАЙДАЛАНУ.24

3.1 Урта мәктәпләрдә татар теле программасында лексикология бүлеге.24

3.2 Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә балык атамаларын куллану өчен күнегү үрнәкләре.31

3.3 Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә балык атамаларын куллану өчен тест үрнәкләре.43

ЙОМГАК.53

ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Введение

Милли тел – милләтнең мөһим билгеләреннән берсе. Тел шушы телдә сөйләшүче халыкның милли мәдәнияте хәзинәсе. Хәзерге вакытта тел белемендә тел мәдәният нисбәтен милли үзенчәлекләргә бәйләп карауга көннән-көн зуррак игътибар бирелә. Тел милли мәдәният формалашуда иң мөһим урыннарның берсен алып тора.

Халыкның бөтен тормыш тәҗрибәсе һәм барлык мәдәни казанышлары телдә теркәлә, һәм анда көзгедәге кебек чагыла. Аерым бер этносның дөньяны танып-белү үзенчәлекләре, милләтнең матди һәм рухи мәдәниятенә караган сыйфатлар телнең лексик дәрәҗәсендәге берәмлекләргә туплана. Телнең сүзлек составын төрле яклап өйрәнү тел белемендә элек-электән мөһим мәсьәләләрдән саналды, шунлыктан аның белән кызыксынуларның кимегәне юк.

ХХ гасырның икенче яртысында телнең социаль ягын милләтнең тарихи әһәмиятләрен яктыртуга ачыктан-ачык кызыксынуларның ныгуы характерлана. Аларның саклаучысы булып милли телләр, барлыкка китерүчесе конкрет тел шәхесе тора. Төрле милләтнең мәдәни әһәмиятләрен тигезләргә тырышу урынына, аларның рухи тәҗрибәләрен мораль-этик потенциалын, кешенең культурадагы феономенын тирән өйрәнү алыштыра.

Туган тел һәр халыкның, һәрбер милләтнең тарихи үткәне, бүгенге яшәеше һәм киләчәк язмышы өчен гаять әһәмиятле факторларның берсе. Телдәге һәр күренешне өйрәнү, аның асылына төшенү халыкның туган теле һәм мәдәнияте арасындагы бәйләнеш дәрәҗәсен бигеләүдә дә мөһим роль уйный.

Телнең сүзлек составын – лексикология фәне өйрәнә. Телнең сүзлек байлыгы даими рәвештә тулыланып, үсеш-үзгәреш кичереп яши. Лингвистика фәненең бер генә тармагы да лексикология кебек җәмгыять тәэсиренә тиз бирешеп, үзгәрешкә дучар ителми.

Һәр телнең лексик составы – үзгәрешләргә дучар булган һәм тирәнтен өйрәнүләр сораган күренеш. Аның стратификациясен өйрәнү төрле нигездә алып барыла: килеп чыгышы, эмоциональ-стилистик катлам, хронологик вакыт чикләре һәм башкалар.

Моның белән беррәттән, тирәнтен өйрәнүләрдән читтә калган, аерым лексик-семантик төркемнәр була. Гадәттә, алар сөйләшү процессында еш кулланылмый һәм аерым һөнәр ияләренең лексиконында күбрәк очрый.

Белүебезчә, балыкчылык элек-электән килгән, ата-бабаларыбызның яшәү рәвешен сүрәтләгән шөгыльләрнең берсе. Су асты дөньясы – табигатьнең бер могҗизасы. Балыкларның төрлелеге генә дә шаккатыра. Кешелек дөньясы аларны бик борынгы заманнардан ук өйрәнә, файдалана. Кеше бу өлкәдә туплаган тәҗрибәсен буыннан буынга тапшырган, баеткан, камилләштергән. Аларның бер өлеше елъязмаларда, трактатларда чагылыш тапкан. Алар турында төрле сөйләкләр, мәкаль-әйтемнәр, әкиятләр дә иҗат ителгән.

Моңа карамастан балыкчылык лексикасы тел белемендә аз өйрәнелгән күренешләрнең берсе. Барлык балык төрләре, аларның килеп чыгышы, атамалары аерым монография булып басылмаган, һәм сүзлекләрдә теркәлмәгән. Бу исә, үз чиратында, түбәндәге эшебезнең актуальлелеген билгели.

Диплом эшенең темасы: Ихтионимнар һәм аларны татар теле дәресләрендә куллану

Бу максатка ярашлы без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны алдык:

1) Тема буенча фәнни әдәбият туплау, аны өйрәнү һәм теманың өйрәнелү тарихын ачыклау;

2) Балыкчылык лексикасын классификацияләү, аларның татар телендә атамаларын ачыклау;

3) Татар телендә балык атамаларына тарихи-лингвистик анализ ясау;

4) Урта мәктәптә татар теле дәресләрендә балыкчылык лексикасын куллану өчен күнегүләр төзү.

Тупланган материалның татар телендә балык атамаларының сүзлек составының бер өлеше буларак югарырак фәнни дәрәҗәдә тикшерү өчен нигез булып тора алу, безнең тарафтан ирешелгән төп нәтиҗәләр урта мәктәптә һәм башка төрле уку йортларында татар телен уку-укыту процессында ирекле куллану мөмкинлеге диплом эшенең теоретик һәм практик әһәмиятен тәшкил итә.

Куелган максатка ярашлы рәвештә без лексик материалны төрле чыганаклардан эзмә-эзлекле сайлап алу юлы белән тупладык, аны анализлаганда эзләнү, тарихи-чагыштыру, тиңләштерү, санау метод һәм алымнарын кулландык.

Куелган бурычларны хәл итү өчен «Татар теленең диалектологик сүзлеге» (Казан 1969, 1993), «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (Казан, 1977, 1979, 1981), «Татар теленең этимологик сүзлеге» (Бөре, 2005) – гыйльми хезмәтләрне кулландык.

Курс эшенең методологик нигезен рус, төрки һәм татар тел белемендә бу темага караган Л.П. Сабанеев, Н.К. Антов, Ш.В. Нафиков, О.Н. Бятикова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыковаларның хезмәтләре тәшкил итте.

Диплом эше керештән, өч төп өлештән, йомгактан һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора. Керештә без эшнең әһәмиятен, максат һәм бурычларын билгеләдек.

Беренче бүлек “Татар тел белемендә ихтионимнар” дип аталды, бу бүлектә без ихтионимнар турында гомум мәгълүмәт бирдек һәм балыкларның төрләрен күрсәттек. Шушы ук бүлектә кайбер, халкыбызда аеруча популяр булган, ихтионимнарга тарихи-чагыштырма анализ ясадык.

Татар телендә балыкчылык лексикасы үзенчәлекләрен икенче бүлектә өйрәндек. Бу бүлектә атау принципларына һәм балыкчылык лексикасы төрләре өйрәнелде.

Өченче бүлек “Урта мәктәпләрдә татар теле дәресләрендә балыкчылык лексикасын файдалану” – дип аталды. Бу бүлектә татар теле дәресләрендә телнең сүзлек составын өйрәнү методикасына күзәтү ясадык һәм балыкчылык лексикасын кулланып күнегүләр системасын төзедек.

Йомгаклау бүлегендә гомум нәтиҗәләр чыгарылды.

Әйтергә кирәк, түбәндәге диплом эше иң беренче чиратта, татар теле укытучыларына, филология факультетында укыган талипларга, лексикология өлкәсендә эшләүчеләргә, һәм әлбәттә, татар телен камил үзләштерергә теләүчеләр өчен файдалы һәм кызыклы булачак.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ТАТАР ТЕЛ БЕЛЕМЕНДӘ ИХТИОНИМНАР

1.1 Балыклар турында гомум мәгълүмат.

Балык (русча «просоленнaя и прoвяленная на вeтру крупнoй осетровoй рыбы спиннaя чaсть» мәгънәсендә). Гомумтөрки сүз, борынгы төрки телдә үк булган, чагышт. иске татар телендә балык «рыба». Төрки телләрдән алынганда “бaлык” сүзенең мәгънәсе тараеп, гомумән “балык”тан тыш, ә махсус юл белән әзерләнгән балыкны белдерә башлаган. Рус теленә төрки телләрдән кергән бaлык «бaлык». Pуc теленә төрки телләрдән “тoзлaп киптeрeлгән бaлык” мәгънәсeндә кеpгән (КЭСРЯ, 34).

Балыклар (лат. pisces) судa яшәүчe умыpткaлы хaйвaннap төpe. Төчe һәм тoзлы cудa яшиләp. Азыk булaраk эkoсистема һәм кeшe өчен әһәмиятлe.

Лaйлa бүлеп чыгapa тоpгaн биз күзәнәkләpe күп keнә бaлыклapның тиpeceндә ныk үскән. Aлap зуpлыгы, төce, төзeлешe белән аерылалap. Кaйбep төpләpeнeң (эт бaлыгы, шипoвka) өcтәмә cулыш opганнаpы бap Сaңaк белән сулыйлap; тән тeмпeрaтурacы дaими түгeл. Сkeлeты сөяклe.Гәүдәләpe cимметрияле, тәңkәләp яkи сөяkлe кaлкaнчыклаp (мәрсин бaлыклаp) бeлән кaплaнгaн яиcә тәңkәceз (җәeн бaлыгы).

Кышын (налим) , җәен (табан балык, карабалык), язын (чабак, бәртәс, чуртан), яки көзен (ала балык) уылдыkны чәчәргә мөмкиннәр. Кайсысы өлешләп, кайсысы булган уылдыкларын да бервакытта чәчә (мәрсин балыклар, ала балык, чабак). Күпчелек балыклар уылдыкны ташларга (ташбаш балыклар) яки үсемлекләргә (сазан, табан балык һ.б.) беркетә. Балыклар үсемлекләр белән туенучылар (фитофаглар), хайваннар белән туенучылар (зоофаглар), туклана торган азыгына карап, барысы белән дә туенучыларга да бүленә.

Аpkaлаpы зәңгәpcу яkи яшьkeлт төcтә, кoрсaгы һәм яннaры көмeшсымaн тиpән cудa яшәүчe бaлыклapның. Гидрoстaтикa фунkциясeн үти тoргaн күбeсeндә йөзү kуыгы бaр. Ишeтү һәм күpү иc cизү, тиeп (кaпшaп) cизү, cәләтләpе яхшы аларның. Аpкылы сызыклap яки тимгeлләp куakлыk һәм тaшлaр тирәceндәгe cудa яшәүчe бaлыклap гәүдәceндә бap, шуның өчен aлaр күpeнми дә дияpлeк. Бaлыkлap уылдыk чәчeп үpчи.

Ерткычлар арасында каннибализм - үз төрдәшләрен ашау да күзәтелә (алабуга), һәм шундый бүленү бар: үсемлекләр белән туенучылар үзләре фитопланктонофагларга (ташмаңгай балыклар) һәм макрофитофагларга (ак амур), бентофагларга (ак күзле корбан балыгы, шыртлака, чөгә балык), хайваннар белән туенучылар - зоопланктонофагларга (сопа, вак балык), ерткычларга (чуртан, судак (сыла), бёрш, җәен, опты) .

Тәннәре, гадәттә, тәңкә белән капланган була. Төрле мәгълүматларга караганда, дөньяда 25 000-31 000 төр балык бар. Саңаклы булуы балыкларның иң мөһим үзенчәлеге. Ихтиология фәне балыкларны өйрәнүгә багышланган.

Классификация

Балыклар өссыйныфы дүрт сыйныфка бүленә, ләкин хәзерге фәндә икесе генә карала, икесенең юкка чыгу сәбәпле:

1. Кылчыклы балыклар

2. Кимерчәкле-сөякле балыклар

3. Акантодлар (юкка чыкканнар)

4. Плакодермнар (юкка чыкканнар)

Кылчыклы балыклар (лат. osteichthyes) — парлы йөзгечләре булган балыклар сыйныфы. Өлешчә яки тулаем кылчыкка әйләнгән аларның скелеты. Кылчыклы балыкларның тәңкәләре ганоид тибында.

КИМЕРЧӘКЛЕ БАЛЫКЛАР КЛАССЫ

Кимерчәкле балыклар — аларның саны 700 төрдән артмый, хәзерге чагыштырмача аз санлы төркем,.

Заключение

Хәзерге татар теле – татар халкының милли теле, халыкның рухи һәм мәдәни хәзинәсенең бер чагылышы. Тарихи рәвештә борынгы кабилә телләреннән, һәм соңгырак дәвердә бердәм халык теленнән үсеп чыккан татар милли теле бөтен дөньяга сибелгән татар халкы өчен уртак. Милли якигомумхалык татар теле төшенчәсе телнең һәртөрле кулланылышын, шул исәптән барлык диалект һәм сөйләшләрне, аерым социаль катлаулар тарафыннан кулланыла торган һәртөрле жаргоннарны һ.б. үз эченә ала.

Һәр телнең лексик составы халык тарихының кыйммәтле материалы. Анда халыкның барлыкка килүе, үсеше, көнкүреше, мәдәнияте, рухи һәм матди байлыклары, гомумхалык мәдәнияте үсешендәге роле чагылыш таба. Сүзнең мәгънәсен, кулланылыш үзенчәлекләрен өйрәнү тел белеменең әһәмиятле өлкәсе булып тора. Лексиканы тарихи-чагыштырма планда өйрәнү тюркологлар өчен хәзерге көндә дә катлаулы мәсьәләләрнең берсе булып исәпләнә.

Лексикологиянең төп өйрәнү предметы – сүз,ул телебезнең сүзлек составын (сүзләрнең мәгънәләрен, килеп чыгышын, кулланылыш өлкәләрен һ.б.) өйрәнә; Татарларының төп шөгыле – аучылык, терлекчелек, балыкчылык була, игенчелек аларга соңрак керә. Бу шөгыльләрен алар хәзерге вакытта да ташлап бетермәгәннәр. Киресенчә, аучылык һәм балыкчылык бүген яңадан киң таралыш ала бара. Башта яшәү өчен кирәк булса, хәзерге вакытта балык тоту спортның бер төре буларак та карала.

Балык тоту лексикасы аерым төрки теленең статьяларында күренә, монографик эзләнүләргә дучар булган, без карашта иң кыйммәтле дип Е.А. Лебедева һәм Ш.В. Нафиковның эшләрен саныйбыз. Татар телендә балык тоту лексикасына бәйле монографик эзләнүләр әлеге вакытта да алып барылмый. Кайбер балык тоту атамалар лексикасы анализлана, әмма бу фонетиканың аерым сорауларын һәм татар теленең сүзъясалышын өйрәнүдә генә. Мәсәлән, Р.Г. Әхмәтҗанов тәрәч, алабуга, ятьмә, чабак һ.б кебек этимологик атамаларга мөрәҗагать итә. Ә. Ахунҗанов балык тоту әгъзаларын фонетик үзләштерү дә эш алып бара. З.Р. Садыкова һәм А.Р. Рәхимова диалектагы балык атамаларын һәм тоту әгъзаларын өйрәнгән.

Сүзлекләр дә балык тоту лексикасында зур роль уйный. Иң беренче балык тоту атамаларының лексикасының теркәлүе XI гасырга туры килә. Балык, чуртан кебек атамалар М. Кашгари сүзлегендә язылган, артабан атамалар килеп чыгышы буенча төрле, генетик пласт буенча, күптөрле икетелле сүзлекләрдә, өч томлы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә һәм диалекталь сүзлекләрдә күрсәтелә. Моннан башка атамалар, күп очракта ихтионимнар сәяхәтчеләр язмаларында, галимнәр (М.Д. Рузский, Л.П. Сабанеев) язмаларында, фәнни-популяр һәм әдәби язмаларда өйрәнелгән. Материал күрсәтүенчә, балык тоту лексикасы мең еллар эчендә яңа атамалар белән баеган, һәм әлеге вакытта профессиональ лексикасының бай тармагы дип санала.

Үзенең генетик составы буенча татар теленең балык тоту лексикасын без төрки-монгол паралельләренә, гомумтөрки атамаларга, татар теленең үз атамаларына һәм алынмаларга бүләбез.

Чыгарылыш эшендә балык тоту лексикасының номинация сорауларына күп урын бирелгән. Без номинацияның принципларын карап үттек. Фәнни ихтиологик әдәбиятендә локаль номинация принцыпы өстенлек итә, ә халыкта балыкның төзелеше өстенлек итә. Бу шуның белән аңлатыла, ихтиологта беренче урында балыкның аерым елгага туры килгәне, шул төрне ачкан галимнәр һ.б тора.

Хезмәттәге материал һәм тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ихтионимнарның күбесе балык тору җирлеге белән килеп чыккан (Арал мыеклачы). Азак үз исемең яки этнонимың (Игнатьев зәңгеләсе). Әйтеп китергә кирәк, номинациядә бер генә түгел, ә берничә билге каралды. Бу күп очракта ихтионимнарга хас, анда аларның төзелеше, төсе һәм нәрсә белән булса да охшашлыгы нигез итеп алына (йомры алтын табан балыгы).

Бу хезмәт татар теле лексикасының башка тематик төркемнәре буенча да яңадан-яңа эзләнүләргә, ачышларга этәргеч булыр дип ышынабыз. Татар халкының тормышында зур урын алып торган, төп төшенчәләрне атаган лексик байлыкны өйрәнү халыкның үткәнен тулырак күзалларга, мәдәнияте, яшәеше үзгәрүе нәтиҗәсендә телдә барган үсеш-үзгәрешне күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.

Профессиональ балык тоту лексика өлкәсе балык атамаларын, балык тоту әсбәпларының атамасын, тоту ысулларын үз эченә ала. Бу тематик төркем исемнәре йөзләрчә еллар буена формалашкан һәм төрле бай лексик чыганакларның берсе, әдәби телне баетуда зур әһәмияткә ия.

Балык атамаларын һәм балыкчылык лексикасын урта мәктәптә һәм башка төр уку оешмаларында бик үзенчәлекле һәм үтемле гамәли материал буларак файдалану мөмкинлеге бар. Моны күз уңында тотып без чыгарылыш квалификацион эшнең зур өлешен урта мәктәптә туган тел дәресләрендә балык һәм балыкчылык лексикасын куллану өчен күнегү, тест һәм башка бирем үрнәкләре тәкъдим иттек. Алар мәктәптә практика үтү барышында татар теле дәресләрендә апробацияләде.

Список литературы

1. Адеев В.Н., Рахимов Р.Х. Тюрко-угорские параллели в традиционных промыслах // Тюркские народы. – Тобольск-Омск, 2002. – 248-250 с.

2. Азбука природы: Русско-татарский, татарско-русский словарь биологических терминов, - Книга 2: Насекомые / Сост. А.Б. Халидов./ Казань: Магариф, 1997.

3. Айтазин К. Профессиональная лексика рыбного хозяйства Казахстана: Автореф. дис. . канд. филол. Наук. – Алма-Ата, 1973. – 46 с.

4. Антонов Н.К. Лекции по тюркологии. – Якутск, 1976. – 63 с.

5. Арсланов Л.Ш. О калмыцких заимствованиях в языке алабугатских татар // Советская тюркология. – 1979. – №6. – 9–14 с.

+ еще 54 источника

Покупка готовой работы
Тема: «Ихтионимы и их использование на уроках татарского языка»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 59
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика