Дипломная работа

«Когнитив сфераларда татар һәм мари»

  • 68 страниц
Содержание

Кереш . .6

Бүлек I. Когнитив сфераларда татар һәм мари

телләрендәге сүз мәгънәләренең абсолют туры килү очраклары .19

I. “Табигать” когнитив группасына бәйле лексик берәмлеләр:

1. Җансыз табигать төшенчәләре .19

2. Җанлы табигать төшенчәләре .20

II. “Кеше” когнитив группасына бәйле лексик берәмлекләр.22

1. Кешенең биологик үзенчәлекләр төшенчәсе.22

2. Кеше үсеше һәм тормышы төшенчәләре.22

3. Тышкы күренеш төшенчәләре.22

4. Кешенең эчке дөньясы төшенчәләре.22

III. “Җәмгыять” конгнитив группасына бәйле лексик берәмлекләр:

1. Кеше һәм җәмгыять төшенчәләре.23

2. Экономика (икъдисат) төшенчәләре.24

3. Социаль тәэминат төшенчәләре.30

4. Сәясәт (политика) төшенчәләре.31

5. Мәдәният һәм Сәнгать төшенчәләре.32

6. Җәмгыятнең рухи тормышындагы төшенчәләр.32

IV. “Танып белү” когнитив группасына бәйле лексик берәмлекләр:

1. Вакыт төшенчәләре.33

2. Сыйфат төшенчәләре.33

3. Үлчәм төшенчәләр.34

4. Урын төшенчәләре.34

5. Фикер йөртү төшенчәләре.34

6. Форма, рәвеш төшенчәләре.34

7. Сан төшенчәләре.35

Кыскача нәтиҗә.45

Бүлек II. Когнитив сфераларда татар һәм мари

телләрендәге сүз мәгънәләренең өлешчә туры килү очраклары.36

1. Когнитив сфераларда татар телендәге сүз мәгънәсенең

мари телендәге семантик сүзләргә караганда киңрәк булуы. .36

I. “Табигать”когнитив группасына бәйле лексик берәмлекләр.

1. Җансыз табигать төшенчәләре.36

2. Җанлы табигать төшенчәләре.36

II. “Кеше” когнитив группасына бәйле лексик берәмлекләр

1. Кешенең биологик үзенчәлекләре төшенчәсе.37

2. Тормыш һәм кешенең үсеше төшенчәләре.38

3. Тышкы күренеш төшенчәләре.38

4. Кешенең эчке дөньясы төшенчәләре.38

III. “Җәмгыять” конгнитив группасына бәйле лексик берәмлекләр

1. Кеше һәм җәмгыять төшенчәләре.39

2. Кеше җәмгыятенең асылы төшенчәләре.40

3. Экономика (икъдисат) төшенчәләре.41

4. Сәясәт (политика) төшенчәләре.43

5. Җәмгыятнең рухи тормышдагы төшенчәләр.43

6. Социаль тәэминат төшенчәләре.44

7. Мәдәният һәм сәнгать төшенчәләре.44

8. Мәгариф һәм мәктәп төшенчәләре.44

IV. “Танып белү” когнитив группасына бәйле лексик берәмлекләр:

1. Вакыт төшенчәләре.45

2. Үлчәү төшенчәләре.45

3. Сыйфат төшенчәләре.45

4. Пространство (аралык) төшенчәләре.45

5. Форма төшенчәләре.45

6. Төс төшенчәләре.45

Кыскача нәтиҗә.46

3. Когнитив сфераларда татар телендәге сүз мәгънәсенең

мари телендәге семантик сүзләргә караганда таррак булуы: .47

I. “Табигать”когнитив группасына бәйле лексик берәмлекләр

1. Җансыз табигать төшенчәләре.47

2. Җанлы табигатьтөшенчәләре.47

II. “Кеше” когнитив группасына бәйле лексик берәмлекләр

1. Кешенең биологик сыйфатлары төшенчәләре.48

2. Тышкы кыяфәт төшенчәләре.48

3. Кешенең эчке дөньясы төшенчәләре.48

III. “Җәмгыять” конгнитив группасына бәйле лексик берәмлекләр

1. Кеше һәм җәмгыять төшенчәләре.48

2. Экономика(икъдисат) төшенчәләре.49

3. Җәмгыятнең рухи тормышындагы төшенчәләр.49

4. Мәдәният һәм сәнгать төшенчәләре.49

5. Социаль тәэминат төшенчәләре.49

6. Сәясәт (политика) төшенчәләре.49

7. Финанс һәм исәпкә алу (учет) төшенчәләре.50

8. Мәгариф һәм мәктәп төшенчәләре.50

IV. “Танып белү” когнитив группасына бәйле лексик берәмлекләр

1. Вакыт төшенчәләре.50

2. Сыйфат төшенчәләре.50

3. Үлчәм төшенчәләре.50

4. Уй, фикер төшенчәләре.50

5. Аралык төшенчәләре.50

6. Төс төшенчәләре.51

Кыскача нәтиҗә.51

Бүлек III. Когнитив сфераларда татар һәм мари телләрендә булган бер үк төрле формадагы сүз мәгънәләрәнең түры килмәү очраклары

I. “Табигать”когнитив группасына бәйле лексик берәмлекләр

1. Җансыз табигать төшенчәләре.52

2. Кешенең эчке дөньясы төшенчәләре.53

3. Кешенең яшь үзенчәлекләре төшенчәсе.53

4. Кешеләр арасында мөнәсәбәт төшенчәләре.54

5. Характер сыйфатлары төшенчәләре.54

II. “Җәмгыять” конгнитив группасына бәйле лексик берәмлекләр

1. Кеше һәм җәмгыять төшенчәләре.54

2. Экономика (икъдисат) төшенчәләре.55

3. Социаль тәэминат төшенчәләре.55

4. Мәгариф һәм мәктәп төшенчәләре.55

III. “Танып белү” когнитив группасына бәйле лексик берәмлекләр

1. Вакыт төшенчәләре.56

2. Сыйфат төшенчәләре.56

3. Сан төшенчәләре.56

4. Төс төшенчәләре.56

Кыскача нәтиҗә.56

Йомгак.57

Библиография.62

Кушымта

Таблица I. Татар һәм мари телләренең “Табигать (җанлы-җансыз)”, “Кеше (физик-биологик берәмлек буларак)” үзенчәлекләрнең статистик чагылышы, “Җәмгыять (кеше җәмгыять берәмлеге буларк)” һәм “Танып белү (априори)” конитив сфералары кысасында анализлаган лексик-семантик.

Таблица II. Дүрт когнитв сфера (Табигать Кеше Җәмгыять Танып белү) кысаларында тикшерелгән лексик-семантик үзенчәлекләрнең абсолют тәңгәл, өлешчә тәңгәл һәм тәңгәл булмаган очракларының статистик чагылышы.

Введение

Кабиләләр, халыклар һәм милләтләр кебек үк аларның телләре дә бер-берсеннән аерылмаган һәм “Кытай стенасы” белән бүленмәгән. Һәр тел үзенең тарихи юлында башка телләр белән элемтәгә керә. Шушы элемтәгә керүнең нәтиҗәсе буларак телләр арасында үзара йогынты (взаимовлияние) барлыкка килә.

Төньяк- көнчыгыш Европада, Кама һәм Печора буйларында 70-75 мең еллар элек яшәгән борынгы аучыларның һәм балыкчыларның теле борынгы урал теленең нигезенә ятуын лингвистлар күптән инде язып киләләр. Бу кешеләрнең кайчан һәм кайдан күчеп килүләрен без белмибез. Бу халыклар кайчандыр бик борынгы заманнарда үзара аралашкан, ниндидер бик борынгы кабиләләр хәзерге Һинд-Европа , төрки, монгол, юкагор һәм башка кайбер телләрнең нигезенә яткан телләрдә сөйләшкәннәрдер. Бу тел элементлары, кайчандыр яшәп, соңыннан юкка чыккан шул халыкның онытылган телләреннән калгандыр, дип әйтергә мөмкин. Бу фаразлау В.М. Иллич-Свитыч хезмәтләрендә, аерым алганда, аның ностратик телләр(Иллич-Свитыч:1971) чагыштырма сүзлегендә үстерелә.

Бу хезмәтендә ул алты зур телләр семьясының: һинд-европа, урал, алтай, картвель, дравид һәм славян телләренең туганлыгын исбат итәргә тырыша

[12: с. 130-131].

Хәзерге гомум тел белемендә телләрнең генетик-типологик уртаклыгы ягыннан урал-алтай теориясе шактый киң танылу тапты. Бу теориягә нигез салучы Россиядә әсирлектә булган булган швед офицеры Ф.И. Табберт-Страленберг тора. Ул 1709 елдагы рус-швед сугышында әсирлеккә эләккән һәм Россиядә озак еллар ориенталистика белән шөгыльләнгән.

ΧΧ гасырның икенче яртысында лингвистика тарихында этногенетик ностратик тикшеренүләрендә һинд-европа телләре генә түгел, ә шулай ук алтай һәм финн-угор телләренә дә кызыксыну уяна һәм үсә башлый. Телләр арасындагы үзара алынма лексиканың чагыштырмалы- тарихи өйрәнелүе, шул рәттә төрки телләрнең дә төрле тел семьялары белән чагыштырылып өйрәнелүе хәзер икеләнүләр тудырмый, хәттә компоратив өлкәдә кайбер кыенлыклар туса да, урал һәм алтай телләренең ерак кардәшлеге проблемаларның мөһимлеге, хәезерге чор тикшеренүләренең үзәгендә торырга тиеш. Аларның кискен дискуссион төс алуы шуның белән аңлатыла да инде. Гыйльми эзләнүләрнең үзәгендә бу телләрнең (урал, алтай) килеп чыгуы, аларның матди һәм структур- типологик бердәмлеге ята. Төрле юнәлештәге лингвистларның күптәннән башланган чагыштырма- капма- каршы кую, аннан соң чагыштырмалы- тарихи өйрәнүләрнең нәтиҗәсе буларак килеп туа да бу проблема. (Чагыштыр: Суник 1976; Киекбаев 1972; Казанцев 1979 һ.б.) Монда бигрәктә Башкорт Дәүләт университеты профессоры Җ.Г. Киекбаевны аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Аның “Урал- Алтай телләре фәненә кереш” (1972) китабы конкрет фактларга нигезләнгән беренче гыйльми теоретик хезмәт булды. Бу китабында ул урал- алтай телләре турында гомум мәгълүмат бирә, урал-алтай теориясенең барлыкка килүе турында язып чыга.

Соңгы елларда бу регионың тарихын алтай-урал һәм урал-алтай теориясеннән чыгып яза башладылар. Бу юнәлеш алтай һәм урал халыкларының этник охшашлыгына һәм тарихи бергәлегенә нигезләнә. Чагыштырма-тарихи анализ ысулы алтай (төрки-монгол-тунгус-маньчжур бергәлеге), урал финн-угор-самодий) һ.б. телләр семьялылыгының барлыкка килүен, үсешен ачыкларга мөмкинлек бирә. Боларның күчеп килүе һәм Идел буенда Болгар дәүләте төзелүе (VIII-ΧII г.г) бу регионда этнолингвистик һәм этнокультура ситуациясен нык үзгәртә. Шул выкыттан алып бу якның телләрендә һәм культурасында төрки элементларының актив үтеп керүенә һәм үсүенә китерә, ә болгарның экономика һәм культура йогынтысы мари мордва, буртас, мураи, мишәрләргәгенә түгел, хәтта бөтен пермь һәм югор кабиләләренә дә кагыла.

Алтын Урда чорында Идел буена яңадан- яңа төрки этник төркемнәре (нигезендә кыпчаклар) урынлаша, алар болгарлар һәм чуваш халыкларының барлыкка килүендә, аларның формалашуында катнашлар. Соңрак удмуртларның этник теориясе формалаша.

Соңгы вакытта Урта Идел һәм Урал алды территориясендә (чама белән 300 мең кв.км.) төрки телле Татарстан, Башкортостан һәм Чуваш) республикалары, фин телле Мари, Удмурт һәм Мордва республикалары урынлашкан. Монда 12 млн. кеше яши: 2,5 млн. татар, 1 артык чуваш, миллионга якын башкорт, 532 мең удмурт, 455 мең мордва һәм 415 мең мари. Бу регионда халыкның уртача 43-45% руслар тәшкил итә. Россия Федерациясенең күрше өлкәләрендә дә төрки һәм фин-угор телле халыклар яши Шулай итеп, Идел-Кама-Урал регионында 5,3 млн. татар, чуваш һәм башкорт, 2 млн.га якын мордва, удмурт һәм мари яши. Мәгълүмәтләр буенча элеккеге чорларда монда халыкның киченүе һәм алмашынуы да булган [29: с. 12-15].

Тарихи үткәндәге этник һәм тел консолидациясен характерлау планында хәзерге замандагы мөстәкыйль фин-угор телле регионда мари теле үзенең үзенчәлекләре белән мордва теленә якын булганлыгын әйтеп үтәргә кирәк. Шуңа күрә аны Идел тармагы дип аталган группага кертәләр. Аерымлыкларына карамастан прибалтика фин тармагына кергән фин, эстон, карел, лив, венс, ижор һәм водь телләре дә Идел буе телләренә якын тора. Фин һәм угор телләре семьясының эчке бәйләнешләре һәм тамырлары турында сөйләгәндә, хәзерге вакытта фин-угор телләре бер-берсеннән бик ераклар, аларның борынгы бергәлекләре фәнни чаралар ярдәмендә генә аңлатыла ала, дип яза Д.В. Бубрих. Төрки телләре арасындагыдан аларның аерымлыклыры күбрәк, бу аерымалылык Һинд-Европа телләре арасындагыдан аз түгелдер. Ләкин бу әле шушы телләрнең бер системага караган булуына каршы килерлек түгел [26: с. 4-5].

Якынча шушы ук хәл алтай телләрендә дә. Алтай семьясына кергән телләр белән шөгеләнүче барлык лингвистлар да бу бергәлекне аның атамасын инкяр итмиләр, дип яза профессор Н.А. Баскаков ләкин телләрнең төрле группалары арасындагы мөнәсәбәтләрне (бергәлек һәм аермалык) төрле тикшерүчеләр төрлечә ачыклый [4: с. 3].

Бу ике телләр семьясының бер-берсенә йогынтысы булуы мөмкин түгел дип яза Венгриянең финн-угор телләрен өйрәнүче И. Эрдейн, чөнки тарихи һәм географик яктан караганда урал халыкларының борынгы территориясенә якын яшәмәгәннәр. Ләкин безнең карашка дөресе шунда: бу телләрдәге алмашлыкларның һәм грамматик элементларның, күп сандагы гомум синтаксис үзенчәлекләрен- урал алды эпохасында гына табарга мөмкин [37: с. 46].

Бу телләрнең борынгы туганлыгын урал-алтай гипотезасына каршы килүчеләр дә инкяр итмиләр, алар тик моны исбатлаучы дәлилләр аз диләр.

Урал-алтай гипотезасы яклыларның бер өлеше шулай алтай телләренең туганлыгын танымыйлар шуңа күрә бу гипотезага каршы булучыларның урал-алтай телләренең туганлыгына шикләнүләре аңлашыла да. Менә шушы факт та бу мәсьәләне ачыклык кертүгә кыенлык тудыра. Бу мәсьәләне бәлки, башкача да чишеп булыр иде. Ягъни, урал телләре семьясы алтай телләре семьясының теге яки бу группасы белән тугандаш булган дип, хәтта бу группалар бер берсе белән тугандаш булып тормаса да, яки бөтенләй тугандаш булмаса да. Алтайчылар К. Менгенс, Н. Поппе һәм М. Расянен урал-алтай телләре кардәшлеге, туганлыгы мөмкин дип саныйлар, фин- угроведчылар арасында моңа Г. Коллиндер, Д. Фокш-Фукс һәм О. Солажа кушыла [37: с. 46]. Бу турыда шушы мәсьәләгә багышланган бик кызыклы фикерләрне мари теле галиме Д.Е. Казанцевның “Формирование диалектов марийского языка” дигән китабында табып була. (Йошкар-Ола, 1985). Автор мари теленә борынгы төрки теленең йогынтысын төрле (археологик, тел) чыганакларга таянып бик җентекләп анализлый һәм Идел-Кама буендагы фин-угор телләренә төрки теле йогынтысы турындагы традицион фикерне бары тик Урал-Иделгә болгар кабиләләренең килүләре вакытыннан соң гына күзәтергә мөмкин, дип раслый. Шунысы игътибарга лаек, автор мари төрки, аерып алганда, мари-болгар телләренең үзара йогынтысын өйрәнеп, безнең эраның II меңе башында мариларның социаль-экономик үсеше VII-VIII гасырларда Түбән Кама һәм Урта Идел буйларына килеп урнашкан болгарлардан бәйле булган дип ачыклык кертә. Һәм алар төрки телендә сөйләшкәннәр, ди ул. Бу фикерне 60 нчы еллар уртасында археологларда әйткән була.

Идел-Кама-Урал регионындагы фин-угор һәм төрки халыкларның телләренә шушындый төрле- төрле этник һәм тел ситуацияләре аның лексик структураларында чагылмый калмагандыр, мөгаен.

Шулай итеп, Идел-Кама-Урал регионында тарихи-этнографик өлкәсенең факторлары түбәндәгечә булган:

а) Этнографик оешмаларның хуҗалык-культура типлары аерымлыкларына карамастан, монгол эпохасына хәтле үк охшаш табигать, географик шартларда хуҗалык- культура нигезендә гомум бертөрлелеккә оешу тенденциясе ачыклана башлау;

б) Чагыштырмача бертөрле җәмгыять оешмасы тарихи-этнографик өлкә оешуга, этник үзара аралашуга һәм региондагы ассимиляция процессына ярдәм иткән;

в) XIV-XIX гасырларда көчәйгән миграция нәтиҗәсендә фин-угор һәм төрки халыкларның этник төркемнәренең үзара аралашуының югарылыгы;

г) Тамырлары борынгы урал-алтай аралашуыннан башланган, 1 нче гасырның икенче яртысыннан 2 нче гасырның уртасына хәтле конкрет-тарихи ситуацияләрдә формалашкан вакытлы лингвистик оешма, яки “идел-кама телләре берлеге” (“волго-камский языковой союз” академик Б.А. Серебряннников) оешу.

Академик Дьюла Немет үзенең “Хунгаро-Турцики” (Введение языкознания, 1963, №6) дигән билгеле күзәтүендә бераз генетик, ләкин төрки, угор-болгар һәм венгр-кыпчак тел катламнарын ача. Идел-Урал регионыннан читтә оеша алмаган төрки угор-финнизмнарын да ачыклау җиңел түгел.

“Башкорт-мадьяр” проблемасы (Уфа-Будапешт, 1959-1990) өстендә эшләгәндә, бигрәк тә “Категория времени и вида в финно-угорских языках пермской и волжской группы” (М., 1960) дигән монографик хезмәтендә академик Б.А. Серебренниковның “волгокамский языковой союз”ын (“идел-кама телләре берлеге”н) искә алып, башкорт, татар, чуваш, мари, мордва, удмурт диалектологларының, лексикологларының һәм ономастларының эзләнүләре нәтиҗәсендә, Кавказ, Урта Азия һәм Себер төрки телләренә характеры булмаган угор-фин генотипларының үзара лексик аралашуы билгеләнә. Әйтелгән яңа ачышларның конкрет чыганакларын күрсәтү белән бергә фактик материалның азайтылуы тирәлектә (ә бәлки вакытта да) төрки телләре (киңрәк алтай телләре) һәм угор-фин телләре арасында үзара аралашу ареаль мөмкинлеген күрсәтергә мөмкин булыр, дип уйланыла. Шуның белән бергә лексик берәмлекләрнең үзара керешүен күзәтү таксономик типтагы үзара бәйләнештә булган телләрнең фонетик, грамматик һәм синтаксик яссылыкта үзара аралашуын күзәтүен җиңеләйтә.

Чагыштырма-тарихи эзләнүләрдә төрле системадагы телләр материалын куллану чагыштырма-тарихи проблематиканы лингвистик типология принциплары белән берләштерергә билгеле дәрәҗәдә мөмкинлек бирде. Шул вакытта тугандаш телләрнең чагыштырма-тарихи методы һәм чагыштырма реконструкция методы эчке реконструкция методы һәм арель лингвистика чыганаклары методлары белән тулыландырыла башладылар. Шул уңайдан академик Г.В. Церетелиның аерым ареаль телләр оешмасында берләшкән телләр арасындагы аллогенетик мөнәсәбәтләр теориясен бигрәктә билгеләп үтәргә кирәк[52: c. 23-31].

Илебезнең ареаль лингвистикасын үстерүдә телләр оешмасының ачык ареаллары зур әһәмияткә ия. Бу уңайдан Прибалтика, Идел-Кама, Урта Азия, Кавказ һ.б. телләрнең гомум типологик төсмерләре ачыкланды.

Таксономик типтагы телләрнең лексик фондының ареаль бөтенлеге эчке яктан катлаулы һәм иерархик төзелүенә ия. Бу төзелештә, бер яктан, сүзләрнең лексик- грамматик категорияләре аерылып тора, икенчедән, лексик-грамматик категорияләр эчендә төрле тематик группалар аерыла. Алар һәр кайсы үзенең семантик структурасы белән аерылып торган лексик берәмлекләрдән тора. Ареаль бердәмлек, шулай итеп, үзе,нең мәгънәсенә күп һәм төрле системалар һәм подсистемалар, лексик-тематик һәм лексик- семантик микроструктураларны ала. Әле алар бер тәртипкә китерелмәгәннәр. Һәм, шуның белән беррәттән, гомум төрки һәм фин-угор лексикасы региональ телләренең бердән, оештырылган ареаль бердәмлек рамкасына китерелеп язылмаган. Ә бу, безнең карашка, таксономик лексикологиянең актуаль бурычларының берсе. Югарыда тәфсилләнгән фикерләр барсы да без сайлап алганнең теманың актуальлеген билгели.

Безнең чыгарылыш квалификацион эшнең темасы “Татар һәм мари телләренең когнитив сфераларда кайбер лексик уртаклыклар һәм семантик үзенчәлекләр” Бу эштә мари телендә төрки сүзләренең когнитив сферада нинди урын тотуы, мари һәм татар теллеәрендә шушы сферада уртак лексик берәмлекләрнең мәгънәви үзенчәлекләре турында сүз бара. Шулай ук хезмәттә сайланган темага кагылышлы проблема ни хәтле катлаулылыгын, характерын һәм әһәмиятлелеген аңларга ярдәм итәр, дип уйлыйбыз.

Мари теленең фәнни өйрәнелүе ΧVIII гасырында башлана. Беренче тикшерүчеләр үк инде бу телдә татар лексик алынмалар барлыгына игътибар итәләр. Ф.И. Стралленберг (1747-1776) әле 1730 елда ук мари теленә характеристика биргән чакта бу телнең фин теленә якын булуын, шул ук вакытта аның катнашлыгын һәм рус теленә караганда татар теленнән кергән сүзләр күплеген билгеләп үтә.

ΧVIII гасырның икенче билгеле галиме Петербург фәннәр академиясенең әгъзасы Г.Ф. Миллер (1705-1783) болай дип яза: “чермис теле кайсыбер яктан фин теленә охшаган, ә яшәү урынының татарларга һәм русларга якын булуыннан бу телдә татар сүзләре күп, бераз рус сүзләре дә бар” [32: c. 27].

Мари сүзләренең татар сүзләре белән этимологик бәйләнешен күрсәткән беренче тикшеренүче галим профессор Й.Э. Фишер (1697-1771) була. Ул “История Сибири” китабының авторы. Бу китапта тарихи вакыйгаларны караган чакта лингвистик биремнәр кулланыла. Ә аның “Vocabibarium Sibiricum” дип исемләнгән кулъязма сүзлегендә тагын да күбрәк сүзләр һәм этимологик искәрмәләр урын ала.

Венгр тел галиме Я. Гуй билгеләвенчә, бу урал телләренең беренче этимологик сүзлеге була. Монда татар теленнән кергән алынмалардан шундый сүзләр кертелә: tengis “море”, surah “пиво”, aul “деревня”, motschah “баня”, orwa “телега”, alaschah “мерин”, tue “верблюд”, pire “волк”, kagas “бумага” һ.б.

Мари һәм төрки телләренең бер-берсе белән төрле мөнәсәбәтләргә керүләрен өйрәнү ΧIΧ гасырда интенсив характер ала. Бу вакытта чагыштырма-тарихи тел белеме фәне барлыкка килә һәм төрле чагыштырулар, капма-каршы карауларга кызыксыну шактый арта. Фин тел галиме М. Ряслянен бу өлкәдә җентекле тикшерү үткәрә. Аның “Мари телендә чуваш теле алынмалары” (167 сүз) һәм “Мари телендә татар теле алынмалары”(168 сүз) төрки алынмаларының мари телендәге урыны нигезле яктыртыла. Бу ике китапта 635 чуваш һәм 729 татар лексик алымнары теркәлгән. Кайбер җитешсезлекләренә карамастан аерып әйткәндә, автор фонетик һәм семантик үзлекләреннән башка морфологик үзлекләрне дә искә алган бу китаплар бүгенге көндә дә бердәнбер фундаменталь тикшеренү булып торалар һәм әле дә үзләренең гыйльми әһәмиятен югалтмаганнар [25: c. 13-14].

1927 елда мари төбәген өйрәнүчесе Ф.Е. Егоровның “Мари телендә һәм этнографиядә чувашизмнар һәм татаризмнар” китабы чыга [17, c. 4-5]. Бу китап мари халкының үз милләтеннән үсеп чыккан беренче гыйльми китабы була. Ф.Е. Егоров мари-төрки культура мөнәсәбәтләрен гомум формада яктыртып, мари теленә кергән алынмалы сүзләрдән 140 чуваш һәм 68 татар сүзләреннән торган исемлек китерә. Сүзләрнең килеп чыгуларын күзәткәндә, ул сүзләрнең семантик һәм яңгырау охшашлыкларына гына игътибар итә, бер- берсенә якынаеп аралашкан телләрнең тарихи-фонетик туры килүен искә алмый. Чувашизмнарга ялгышлык белән татар теленнән кергән сүзләрендә керткән, яки, киресенчә, татар теленнән алынганнарны чувашизмга кертеп караган.

1948 елда Финляндиядә Х. Паасоненның Көнчыгыш-Мари сүзлеге чыга (Хельсинки, 1948) Анда этимологик характердагы белешмәләр бирелә, автор монда 300 фин-угор теленнән алынган сүзләрне, 454 чуваш теленнән, 629 татар һәм 150 рус теленнән алынган сүзләрне кертә. 196 лексема чуваш-татар сүзе дип кенә күрсәтелә, кайсы телдән керүе ачык кына билгеләнми.

Н.Т. Пенгитовның “Мари телендә тюркизмнар” (Казан, 1964) китабында автор әлегә хәтле басылган материаллар нигезендә һәм, үзенең күзәтүләренә таянып, төрки теленнән кергән алынмаларны барлап чыга, тик кызганычка каршы, берсенең дә төп чыганагы ачык күрсәтелми. Бу алынмаларның мари теленең дә тарихи лексикология һәм тарихи фонетикасына зур әһәмияткә ия икәнлеген автор бик дөрес билгели.

Д.Е. Казанцев, Г.С. Патрушев авторлыгында чыккан “Современный марийский язык. Лексикология”. (Йошкар-Ола, 1972) уку әсбабында Д.Е. Казанцев лексикадагы алынмаларны караганда төрки телләреннән, шул исәптә татар теленнән кергән алынмаларга ныграк игътибар бирә. Соңгылары 16 лексик-тематик группага бүленә. Фактик материал М. Рясяненнан алына.

Татар лексик алынмаларын ачыклау һәм аларны басып чыгару эше белән соңгы вакытта Ф.И. Гордеев зур эш башкарды. Мари теленә кергән алынмаларны өйрәнү эшенә ул, һичшиксез, зур өлеш кертте. Басылып чыккан хезмәтләрендә ул, мәсәлән, “О татарских заимствованиях в лексике марийского языка” (Диалекты и топонимия Поволжья. Вып.3. Чебоксары, 1975), «О та-тарских лексических заимствованиях марийского языка» (Вопросы марийского языкознания. Вып.3. Йошкар-Ола, 1973), «Татаризмы в лексике марийского языка» (Советское финно-угороведение, 1976, №1). М. Рясянен һәм Х. Паасонен сүзлекләрендә булмаган меңгә якын татар алынмаларын китерә. Мари тарихи лексикологиясе буенча соңгы вакытта тагын ике хезмәт өстәлде. Болар Ф.И. Гордеевның “Историческое развитие лексики марийского языка” (Йошкар-Ола, 1985.) Һәм И.С. Галкинның “Марий исторический лексикологий” (Йошкар-Ола, 1986) вузлар өчен уку әсбәбы.

М.С. Галкин төрки чыгышлы сүзләрне өч төркемгә бүлә: болгар сүзләре, чуваш сүзләре һәм татар сүзләре. Автор фикеренчә, китапта күрсәтелгән төркемнәрне бүлү өчен кайсыбер фонетик критерийлар китерелә. Ләкин конкрет лексик материалларны анализлаганда, алар күп вакыт искә алынмыйлар, чөнки болгар сүзләре төркеменә кайбер кыпчак (борынгы татар) алынмалары да кертелгән.

Югарыда әйтеп үткән хезмәтләр мари-төрки телләренең үзара йогынты нәтиҗәсендә уртак лексик катламның барлыкка килүен өйрәнү тәҗрибәсе булды. Соңгы чорда бу катлаулы һәм киң теманың өр-яңа аспектларын ачыклаган байтак хезмәтләр язылды. Эчтәлекләре һәм фәнни юнәлешләре ягыннан төрле булган бу хезмәтләрнең һәркайсы мари теленең тарихи фонетикасы, тарихи морфологиясе һәм диалектологиясен яктыртуда шактый зур роль уйныйлар. Шулар арасыннан Л.П. Грузовның, Д.Е. Казанцевның, Н.И. Исанбаевның, А.А. Куклинның мәкаләләре һәм монографиялары игътибарга лаеклы. Мари теленең татар теле һәм башка Идел-Урал буе төрки телләре белән грамматик категорияләр нигезендә аралашуына багышланган хезмәтләрен Б.А. Серебренниковның “О некоторых следах влияния финно-угорского языкового субстрата в языке казанских татар” (М., 1956), И.С. Галкин, Ф.И. Гордеевларның “Влияние других языков на развитие категории наклонения марийского языка” (Вопорсы языка, литературы и фольклора. Йошкар-Ола, 1961), П. Кокл, Н. Исанбаевның “Влияние татарского языка на падежную систему восточномарийских говоров” (СФУ, 1978, №3), Мх.П. Чхаиндзе, Г. Берецкий һ.б хезмәтләрен аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Әйтергә кирәк, телләр аралашуның икенче ягы мари теленең татар һәм башкорт теленә йогынтысы әлегә хәтле бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән иде. Тик сожгы ун елда гына бу проблема буенча алга китеш күзәтелә. Татар телендә мари алынмалары (төгәлрәк: фин-угор алынмалары – мари, мордва, удмурт) буенча И.С. Насиповның күп санлы монографияләре, мәкаләләре, башкорт телендә мари алынмалары (төгәлрәк: фин-угор алынмалары – мари, мордва, удмурт) буенча Н.А. Мукимованың күп санлы мәкаләләре дөнья күрде, аларның докторлык һәм кандидатлык диссертаөияләре якланды.

Шулай ук, М. Рясянен монографиясеннән башка, бу проблеманы кайбер яктан яктырткан хезмәтләрдән шуларны билгеләп үтәргә кирәк. Алар Б.А. Серебрянников, Л.Ш. Арсланов, С.Ф. Миржанова, Р.Г. Әхмәтҗанов, Н.И. Исанбаев һ.б.

Бигрәк тә күренекле мари телчесе Н.И. Исанбаевның хезмәтләрен билгеләп үтәргә кирәк. Бу хезмәтләрдә төрки һәм финн-угор телләрен тикшерүчеләр өчен Идел-Кама-Урал регионында төрки һәм фин-угор телләренең үзара йогынтысы турында бик күп мәгълүматлар тупланган. 1989 елда Йошкар-Олода нәшер ителгән “Марийско-тюркские контакты” дигән китабында автор башка телләрдән алынган сүзләрдән татаризымнарны аеру мәсьәләсен тирән һәм күпьяклы итеп ачып бирде. Автор фикеренчә, барыннан да элек татар лексик алынмаларының сан (исәп) нисбәтен , аларны рус, чуваш һ.б. алынмалардан аеруны, аларның мари теле диалектларына таралу характерын яңадан өйрәнергә кирәк. Шулай ук бу алынмаларга лексик-семантик анализ ясауны, алар арасыннан эре төркемнәрне һәм типик тематик группаларны аеруны бик җентекләп эшләргә кирәк.

Югарыда асызлыкланган һәм актуаль булган проблемаларны исәпкә алып, без чыгарылыш квалификацион эшнең максаты итеп мари теленә татар теленнән кергән алынмарның лексик-семантик үзенчәлекләрен когнитив аңламнар яссылыгында ачыклауны куйдык.

Макстка ярашлы рәвештә түбәндәге бурычларны хәл итү күз уңында тотылды:

1) темага ярашлы фәнни хезмәтләрне барлау һәм аларны өйрәнү, алар нигезендә татар һәм мари телләренең үзара лингво-этник мөнәсәбәте мәсьәләре фәндә эшләнеше дәрәҗәсен билгеләү, булган проблемаларны ачыклау;

2) төп фәнни һәм лексикографик чыганаклардан өзлексез рәттән сайлап алу юлы белән мари-татар лексик параллеләрен язып алу, алар арасыннан татар телендә мари алынмаларын бүлеп чыгару;

3) тупланган гамәли материал нигезендә мари телендә татар теле алынмаларының лексик-тематик һәм лексик-семантик үзенчәлекләрен билгеләү өчен, системалы караштан чыгып, нигезләрне уртак апеллятив берәмлекләрне дүрт когнитив сфера (“Табигать”, “Кеше”, “Җәмгыять”, “Танып белү”) эчендә төркемләү һәм шул ук вакытта аларны ваграк өлешләргә (подгруппаларга) бүлү;

4) классификаөияләнгән материалны сүз һәм аның мәгънәсе, эчке төзелеше, семантикасындагы үзгәрешләрне (мәгънә киңәю, тараю) исәпкә алып тикшерү;

5) лексик берәмлекләрдәге охшаш тамырга, апеллятив берәмлекләрнең семантик эволюциясенә игътибар итү.

Лексик берәмлекләр төркемнәргә күренеш, предметларның функцияләре һәм башка охшашлыклары булу ягына игътибар итеп куелды. Сүзлек байлыгы дүрт когнитив сферага бүленде: 1) Табигать; 2) Кеше; 3) Җәмгыять; 4) Танып белү.

Моның өчен без профессор А.Г. Шайхуловның таксономик типтагы төрки һәм фин-угор теләренең бер-берсенә мөнәсәбәтләренең лексик системадагы номинация нигезләрен ачу методына таяндык.

Башка телләрдән алынган лексиканы аерып алу методының нигезендә немец лексикографлары Халлиг һәм Вартбургларның лексик байлыкны (яки универсумны) системалы тасвирлау идеясе ята. Халлиг һәм Вартбург сүзлегендә, билгеле булуынча, телнең универсумы 3 зур тематик группага бүленә: I. Галәм. II. Кеше. III. Кеше һәм IV. Галәм. Болар, үз чиратында, күп сандагы билгеле төркем һәм төркемчекләргә бүленәләр.

Бу синоптик схема А.Г. Шайхулов тарафыннан тикшерелгән, камилләштерелгән һәм үзен аклаган билгеле бер эзлелектә һәм максатка ярашлы системалы схема белән алыштырылган. Без дә шушы системалы схемага дүрт зур лексик-когнитив группаларга бүленгән тел фактларына таянып семантик анализлау башкардык. Бирелгән когнитив группаларның катгый эзлеклелеге шуның белән аңлатыла: бер яктан, тугандаш һәм тугандаш булмаган телләрнең лексик системаларының ареаль бердәмлеген ачыклау белән бәйләнгән кирәкле эзлеклелекнең лексик студияләре дә, икенче яктан, фин-угор теләрендәге төрки алынмаларны ачыклаудагы системалы якын килүгә нигезләнә. Әлбәттә, болар бар да кешелекнең дөньяны өйрәнү һәм дөньяны аңлау (онотологик) һәм аңлату аспектының үзләштерергә тырышу белән бәйләнгән. Ә моның асылын билгеле бер микъдарда лексик-семантик (беренче этап) һәм когнитив аңлаулардан чыгып (беренче этап нәтиҗәләренә таянып икенче этап) классификациясендә генә билгеле дәрәҗәдә ачыкларга мөмкин.

Бу таксономик типтагы телләрнең лексик охшашлыкларын гомоген, синкретик тамырлар дәрәҗәсендә нигезлерәк өйрәнергә мөмкинлек бирә [51: c. 35-41].

Без лексик-семантик классификацияне Ф.С. Сафиуллина һәм А.Х. Нуриеваның мәгънә дәрәҗәсенең үзгәрүе классификацияләренә таянып эшләдек:

1. Семантик үзергәреш кичергән сүзләр.

2. Киңәйтелгән мәгънәле сүзләр.

3. Мәгънәсе тарайган сүзләр.

4. Фонетик үзгәреш нәтиҗәсендә яңа мәгънә алган сүзләр.

5. Семантик тармаклану, яки полисемия, алынган сүзләр.

6. Кушма сүзләр составында һәм идиоматик әйтемнәрдә сакланган борынгы төрки сүзләре [36: c. 17-29].

Кулланган классификация өч бүлектән тора:

1. Мәгънәләренең абсолют туры килүләре.

2. Мәгънәнең өлешчә туры килүе:

а) мәгънәнең киңәюе;

б) мәгънәнең тараюы.

3. Мәгънәләрнең туры килмәве.

Лексик материал түбәндәге хезмәтләрдән тупланды: “Марийско-русский словарь” (М., 1956, 21000 сүз); “Мари Мутер” (М., 1928, Упымарий. В.М. Васильев); Р.Г. Әхмәтҗанов "Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья" (М., 1981); Н.И. Исанбаевның «Лексические особенности белебеевского говора» («Вопросы марийского языка (Йошкао-Ола, 1986) һәм «Марийско-тюркские языковые контакты» (Йошкар-Ола, 1989).

Анализланган татар сүзләренең мәгънә үзгәрешен “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән (3 томда) һәм “Татарча-русча сүзлек”тән (Казан, 1988, 25000 сүз) чыгып билгеләдек. Болар барсы да безнең төп чыгынаклар булып тора.

Диплом эшен башкаруда, аның фәнни һәм методик юнәлешен билгеләгәндә Башкорт дәүләт университеты профессор А.Г. Шайхулов җитәкчелегендә Идел-Урал этнолигвистик регионында яшәгән төрки, фин-угор һәм славян халыкларының рухи мәдәниятен тикшерүче лабораториядә тупланган материаллар кулланылды.

Без башкарган эш татар-мари (киңрәк – төрки-фин-угор) лингво-этник үзара бәйләнешләренең кайбер үзенчәлекләрен ачыклауга өлеш кертә ала. Бу аның фәнни-теоретик әһәмияте. Хезмәтнең практик әһәмияте тупланган материалның, аерым нәтиҗәләрнең татар-мари (киңрәк – төрки-фин-угор) лингво-этник үзара бәйләнешләрне киләчәктә тирәнрәк өйрәнү өчен нигез була алуында, шулай ук югары уку йортларында тел бәйләнешләренә кагылышлы курсларны уку-укыту методик тәэмин итүдә, чагыштырма-тарихи, тиңләштермә һәм тел тарихы пердметлары гамәли дәресләрендә практик материал булак файдалана алуында.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре студентларның төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрендә һәм БДУның татар бүлегендә татар теле гамали дәресләрендә апробацияләнде. Тема буенча 3 фәнни мәкалә ачык басмада дөнья күрде.

Куелган максат-бурычларга, анализлаган материалның характерына карап, диплом эше структур яктан кереш, өч бүлектән торган төп өлештән, йомгак һәм файдаланган әдәбият исеменнән тора.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

Бүлек I. Когнитив сфераларда татар һәм мари телләрендәге сүз мәгънәләренең абсолют туры килү очраклары:

I. “Табигать” когнитив группасы лексик берәмлекләр:

1. Җансыз табигать төшенчәләре:

а) Атмосфера күренешләрен чагылдырган сүзләр үзенчәлекләре:

Иней:ба"з- бәс; Марево: раша- рәшә;

Мокрый: йыпшык- җепшек; Сугроб (снега): курь-көрт.

б) Су һәм аның төркеменә бәйле лексик бердәмлекләр;

Вода: вуд- су; Волна: то`лкын- дулкы`н;

Капля: вактыш- тамчы; Море: теггыз- диңгез;

Озеро: кол- күл; Плотина: пуйа- буа;

Пучина: атау- атау; Прорубь: бакы, вакэ- бәке.

в) Һава һәм һава торышына бәйле сүзләр:

Буря, ураган: таул- давыл; Смерч: уйурма- өермә;

Облако: пыл- болыт; Прохладный: йелаз- җиләс;

Пыль: тозан- тузан; Шум: шау- шау; Ясный: ояр- аяз

г) Калкулык һәм тау төшенчәләренә бәйле лексик берәмлекләр:

Горный хребет, спинной хребет: сырт- сырт;

Наклонный, покатый: сузак- сөзәк.

д) Җир, җир өсте рельефына бәйле сүзләр:

Залив: тогай- тугай; Поляна: аклае, алан- алан;

Тропинка: чокмак- сукмак.

е)Космос(галәм) төшенчәсенә бәйле сүзләр:

Венера(планета): Чолпан- Чулпан.

ж) Ут һәм аның төркеменә бәйле лексик бердәмлекләр:

Искра: чаткы- чаткы; Огниво: чакма-чакма (таш);

Пламя: йолкын- ялкын.

з) Файдалы казылмалар:

Золото: алтын- алтын; Нефть: карамай- карамай;

Ртуть: тыркумуш- терекөмеш.

и) Туфрак төрләре:

Болото: сазлык- сазлык; Вертопь, трясина: баткак- баткак;

Жидкая грязь: апыра- апыра; Ил: лай- лай;

Ком, глыба: кандар, кантар- кантар.

2. Җанлы табигать төшенчәләре:

а) Флора (үсемлекләр дөньясы):

-Үсемлекләр төре:

Акация желтая: сарви агас- сәрби агачы;

Бересклет, жимолость: зылпе- зелпе;

Береза: куш- куш (каен); Вишня: чие- чия;

Душица: матрушка- мәтрүшкә; Ива: уйаге- өйәнге;

Клен: чаган- чаган; Картофель: паренге- бәрәңге;

Лен: йытын- җитен; Липучка: сырлан- сырлан;

Название комнатного цветка: кынагул- кына гөле ;

Осот, бодяк: пелчан- билчән; Папоротник: абага- абага (гарәп);

Просвирняк: пысий тар- песи тарысы; Сирень: канапыр- кәнәфер (гарәп);

Цветок: гул- гөл; Чечевица: ясмык- ясмык;

Щавель: козгалык- кузгалак; Щелочь: сылте- селте;

Смородина: карлыган- карлыган; Чемерица: аксыргак- аксыргак.

-Куаклык:

Куст, кустик: куак- куак; Густые заросли: чылтырлык- чылтырлык;

Хворост, сухие мелкие сучья: чытыр- чытыр.

-Үсемлекләр физиологиясе:

Дупло: коргаш- куыш; семена сорной травы: кырлык- кырлык.

б) Фауна (Хайваннар дөньясы):

Верблюд: туе- дөя; Волк: пире- бүре;

Зверь: янлык- җәнлек; Летучая мышь: йарканат- ярканат;

Лось: мыший- поши; Обезьяна: маймыл- маймыл;

Олень: булан- болан; Сурок: байбак- байбак.

-Өй хайваннары һәм кошлар:

Баран: тагы- тәкә; Кошка: маче- мәче;

Крыса: комак- комык; Иноходец: йорга- юрга;

Овца: шорык- сарык; Петух: атас- әтәч;

Телка: туна- тана; Цыплёнок-курица: чываш- чебеш (чеби);

Ягненок: паран- бәрән.

-Бөҗәкләр:

Глиста (аскарида): сылаучын- суалчан, селәүчен (диал.);

Мокрица:кырыкайак- кырыгаяк; Моль: кийе- көя; Пескарь: ташбаш- ташбаш.

-Судагы тереклекләр:

Водяная крыса: йумыран- йомран; Вид рыбы: чабак-чабан; Лягушка: бака- бака; Пиявка: суылык- сөлек.

-Кошлар:

Голубь: когорчен- күгәрчен; Жаворонок: торгай- тургай;

Журавль: турня- торна; Ласточка: карлагач- карлугач;

Коростель: тартай- тартай; Птица: куш- кош;

Кукушка: куку- күке; Сова: йавалак- ябалак;

Сокол: лачын- лачын; Соловей: сандугас- сандугач;

Чайка: тарляк- акчарлак.

-Хайваннар һәм кошлар анатомиясе:

Гребешок у птиц: кекырек- кикрик; Дужка: йатас- җәдәч;

Косный мозг: йылык- җилек; Крыло, плавник: канат- канат:

Молоко: шор- сөт; Перышко: кийак- кыяк;

Рог, рога: могыз- мөгез; Соска: инзык- имчәк;

Яйцо: кокай- күкәй (диал.).

-Хайваннар дөньясы һәм кешеләр:

Охота: сонар- сунар.

-Хайваннарның төрле калдыклары:

Падаль: олакса- үләксә.

Заключение

Хәзерге чор теле белеменең үсешендә Урал- Алтай телләренең кардәшлеге гипотезасы яши һәм шактый нәтиҗәләргә килеп, фактларга таянып үзенең үсүен дәвам итә. Бу гипотеза буенча алтай алды һәм урал алды телләр үсүе эпохасында алтай һәм урал телләре арасында якын туганлык булган.

Бу гипотезаны алтаистлардан К. Менгес, Н Поппе һәм М. Расянен; ә фин- угор телләрен тикшерүчеләр Б. Коллиндер, Д. Фокш- Фукс һәм О. Соважо яклыйлар[38, c.14-17]. Безнең илдә БДУ профессоры Җ.Г. Киекбаев бу карашны яклап кына калмады, ә бу тел гаиләләренә караган һәр телне үзара чагыштырып, тикшереп, аларның кардәшлеген, аларга билгелелек һәм билгесезлек грамматик категориясенең чагылуын дәлилләп исбат итте. Соңгы елларда бу проблема өстендә академик А. Серебренников; Р.Г.Әхмәтъҗәнов; Н.И. Исанбаев; А.Х. Нуриева; С.Ф.Миржанова, Н.Х.Максютова; А.Г.Шайхулов; И.С. Насипов кебек галимнәрнең хезмәтләрен әйтеп узарга мөмкин.

Билгеле буенча, хәзерге заман алтай семьялыгына төрки, монгол, тунгус-маньчужур телләре керәләр. Ә Урал телләре семьясына финно-угор һәм самодий телләре керәләр.

Диплом эшендә Урал- Алтай телләре кардәшлеге теориясен конкрет телләр фактында чишәр өчен без татар һәм мари телләренең мисалларын алдык.

“Кереш” өлешендә без “Кама” буе, Идел буе һәм Урал буе халыкларының формалашуына кыскача этногенетик характеристика бирдек. Уралистика һәм алтайистика юнәлешләренең актуаль проблемаларын ачыклап үттек, төгәллерәк итеп әйткәндә, материаль һәм юнәлеш вәкилләренең фин- угыр һәм төрки телләрен озак вакытлар башта чагыштырма- капма-каршы кую юлы белән, ә аннан соң чагыштырмалы- тарихи ысуллар белән өйрәнүләреннән соң гына ачылуын тасвирладык. Шулай ук Идел-Кама-Урал этнолигвистик регионына кыскача характеристика бирелде, бу өлкә өчен ареалны формалаштыручы факторлар билгеләп үтелде.

Академик Б.А. Серебренников тарафыннан лингвистика фәненә яңа аңлатма- “Волго-Камский языковой союз (Идел-Кама телләре бердәмлеге) – аңлатмасы кертелүе билгеле.

Безнең чыгарылыш эшендә каралган телләр шушы бердәмлеккә кергәнлектән, без бу терминның эчтәлеген аңлатырга кирәк дип таптык.

Куйган проблеманың күләмен, характерын һәм ни дәрәҗәдә катлаулы булуын тулырак һәм максатка яраклы юнәлештә күз алдына китерү өчен, без фин-угор телләрендәге (безнең тикшеренүдә мари телендә) төрки алымнарын өйрәнү мәсьәләсенә кагылган проблемаларны тарихи яссылыкта бирдек. Башка телдән кергән лексиканы өйрәнүдә зур хезмәт куйган Мари республикасының алдынгы тел галиме профессор Н.И. Исанбаевның зур казанышларын билгеләп үттек.

Н.И. Исанбаев күрсәткән һәм башка чишелмәгән проблемаларны искә алып, без үзебезнең алга мари телендәге татар теленнән кергән алымнарның лексик- семантик үзенчәлекләрен когнитив аңламнар кыйссасында ачыклау мәсьәләсен куйдык- ягъни биредә телнең лексик һәм мәгънәви корылышына системалы килү идеясына таяндык.

Шулай ук без таксономик типтагы телләрнең лексик системасының номинация нигезен ачыклаучы кайсыбер методлар һәм алымнар кулландык. Шунысын да билгеләп узыйк- телләрне, бигрәктә ерак кардәш телләрне өйрәнүләрнең хәзерге этабында төрки һәм фин-угор телләре бер-берсенә мөнәсәбәте буенча таксономик типтагы телләр булалар. Алынмалар лексикасын ачыклау методының нигезендә А.Г. Шайхулов тәкъдим иткән универсумны когнитив( ягъни, танып- белү аңламында) тасвирлау, яки телнең барлык лексик байлыгын тасвирлау ята. Бу методны үз вакытында немец лексикографлары Халлиг һәм Вартбург тәкъдим иткәннәр. Аларның сүзлегендә тел универсумы башта өч зур тематик группага бүленеп каралган:

I. Галәм. II. Кеше. III. Кеше һәм Галәм.

Бу синоптик схема А.Г. Шайхулов тарафыннан тикшерелгән һәм үзен аклаган билгеле бер эзлелектә һәм максатлы юнәлештә үзгәртелә. Аның тарафыннан һәр телдәге лексик универсум зур дүрт когнитив сфералар эчтәлегенә бүленә: I. Табигать. II. Кеше. III. Җәмгыять. IV. Танып белү. Бу когнитив сфералар үз чиратында тагын да кечерәк бүлекләргә, ә алар үз чиратында бүлекчәләргә һәм төркемчәләргә бүленәләр.

Диплом эшендә тәкүдим ителгән лексик- семантик классификацияләү А.Х.Нуриеваның сүзләрдәге мәгънәләрнең үзгәрү дәрәҗәсенә карап эшләнгән классификациягә нигезләнеп эшләнде.

Бу классификация аның “Семантические изменения древнетюркских слов в татарском языке” дигән эшендә бирелә. (Кара: “Татарский язык: Лексическая и грамматическая семантика”. К. 1984, с.17-29). Без аны бераз үгәрттек. Безнең семантик яктанчыгып башкарылган классификация 3 пунктан тора;

4. Мәгънәләренең абсолют туры килүләре.

5. Мәгънәнең өлешчә туры килүе:

а) мәгънәнең киңәюе

б) мәгънәнең тараюы

6. Мәгънәләрнең туры килмәве.

Түбәндәге күрсәтелгән чыганаклардан файдаланып барлыгы 794 лексик берәмлек тикшерелде. Бу лексик берәмлекләрне җыю һәм туплау чыганаклары булып “Марийско- русский словарь” (М., 1956, 21000 сүз), “Марий мутыр” (М., 1928. Упымарий, төзүчесе В.М. Васильев), Н.И.Исанбаевның “ Лексические особенности Белебеевского говора” эшеннән (Вопросы марийского языка. Йошкар-Ола, 1986), Марийско-тюркские языковые контакты” (Йошкар-Ола, 1989) ; Р.Г. Әхмәтьҗановның “Общая лексика духовной культуры народов среднего Поволжья” (М., 1981) В.И.Вершининның “Татарские заимствования в Прикамских говорах марийского языка” эшеннән (Двуязычие: типология и функционирование) кебек сүзлекләр һәм хезмәтләр тора (Казан, 1990).

Эш барышында “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” (3 томда) һәм “Татар- рус сүзлеге” (Казан, 1988) кебек чыганакларга таянып эш башкарылды.

Без тикшеренүләр алып бару өчен конктрет предметларның, күренешләренең һәм мөнәсәбәтләренең атамаларын, яки исемнәр, сыйфатлар һәм саннарны гына алдык.

Төп өлеш 3 бүлектән тора. Биредә татар һәм мари телләренең лексик фондындагы билгеле бер фрагметны когнитив классификациясе бирелә.

I бүлек “Когнитв сфераларда татар һәм мари телләрендәге сүз мәгънәләренең абсалют туры килү очраклары” дип атала. Монда анализланган материалның күпчелеге, конкрет алганда 547 лексик берәмлек керде (60%). “Җәмгыять” группасына шуларның яртысы керде, калганы өч группага бүленде. Абсолют тәңгәл булган сүзләр тышкы яктан охшашлар, тик алада кайбер фонетик үзгәрешләр күзәтелә. Мәсәлән, марийча булан- татарча болан, марийча ракат- татарча рәхәт.

II бүлек “Когнитив сфераларда татар һәм мари телендәге сүз мәгънәләренең өлешчә туры килү очраклары ” дип атала. Бу бүлек 2 кисәктән тора:

1. “Когнитв сфераларда татар телендәге сүз мәгънәсенең мари телендәге семантик сүзләргә карагандакиңрәк булуы”. Монда җыелган материалның 25% керде (151 сүз). Шуларның 113 сүзе “Җәмгыять” группасына керә. Бу абсолют күпчелек, калган 38 сүз- өч группага бүленә

2. “Когнитв сфераларда татар телендәге сүз мәгънәсенең мари телендәге семантик сүзләргә караганда таррак булуы” Монда җыелган материалның бары 5% гына керде (54 сүз), шулардан “Табигать” группасына- 9 сүз, “Кеше” группасына- 11 сүз, “Җәмгыяте” группасына- 20 сүз, “Танып-белү” группасына- 14 сүз керә.

Кайбер сүзләр бер –берсе белән аралашу нәтиҗәсе буларак фонетик үзгәрешләр ярдәмендә яңа лексик мәгъгә алалар.Татар теленең лексикасының билгеле бер өлеше семантик үзгрешләр дә кичерә. Кайбер сүзләрнең мәгънәсе тарая, икенчеләренең- киңәя. Мондый сүзләрнең үзгәрешен өлешчә тәңгәл сүзләр дип билгеләнә. Мәсәлән марича һава- небо; татача һава-воздух, погода. Марича цевер- красивый, красный, румянный; татарча чибәр- касивый

III бүлек “Когнитв сфераларда татар һәм мари телләрендә булган бер үк төрле формадагы сүз мәгънәсләренең туры килмәү очраклары” дип атала. Ике телдәге бер үк сүзләрнең мәгънәләре бөтенләй туры килмәвен искә алып, тематик классификацияне татар телендәге сүзләргә нигезләнеп анализладык. Мәсәлән марича агач- заяц; татарча агач-дерево Бу бүлеккә җыелган материалның барлыгы 10 %, ягъни 73 лексик берәмлек керде. Төп материал ике группада “Кеше” һәм “Җәмгыять” группаларында таралыш таба.

Йомгаклап, шуны әйтә алабыз: саннар чагыштырмасында күренүенчә һәр өч бүлектәге сүзләрнең абсолют күпчелеге “Җәмгыять” группасына керә. Аларның барысын да бергә кушкач, 421 лексик берәмлек булды, ягъни барлык анализлаган материалның 78 % тәшкил итә.

Без башкарып чыккан эш Урал- Алтай телләренең кардәшлеген (туганлыгын) өйрәнүгә юнәлгән актуаль проблемаларны чишүдә фактологик материал буларак компаратив лексикологиягә хезмәт итәр дигән ышанычта калабыз

Список литературы

1. Арсланов Л.Ш., Исанбаев Н.И. К вопросу о марийских заимствованиях в татарском языке // Советское финно-угроведение. – 1984. - №4. - с. 23-32

2. Арсланов Л.Ш. Иследование по финно-угорской и тюркской ономастике. –Елабуга: ЕГПИ, 225. - 224 с.

3. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика материальной культуры народов Среднего Поволжья. – М.: Наука, 1989. – 208 с.

4. Бабенко В.Я., Гимаев Р.Н., Ковязин С.А. 1990 – Свадебная и поминально-похоронная обрядность марийцев Башкирской АССР. – Уфа, 1990. – 51 с.

5. Баскаков Н.А. Алтайская семья языков и ее изучение. – М.: Наука,1981. -236с.

+ еще 48 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Когнитив сфераларда татар һәм мари»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: Дипломная работа
Страниц: 68
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы