Курсовая работа

«Көньяк урал буе татар халык сөйләшләрендә бәйлек һәм бәйлек сүзләр»

  • 35 страниц
Содержание

Кереш.3

1. Хәзерге татар әдәби телендә бәйлек һәм бәйлек сүзләр

2. Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләрендә

бәйлек һәм бәйлек сүзләр.17

2.1. Урта диалект сөйләшләре. 17

2.1.1. Минзәлә сөйләше.18

2.1.2. Бөре сөйләше.21

2.1.3. Златоуст сөйләше.22

2.1.4. Тепекәй сөйләше.22

2.1.5. Учалы сөйләше.23

2.1.6.Түбән кама керәшеннәре сөйләше.24

2.1.7. Турбаслы сөйләше.25

2.2. Мишәр диалект сөйләшләре.25

2.2.1. Стәрлетамак сөйләше.26

2.2.2. Байкыбаш сөйләше.28

Йомгак.30

Файдаланылган әдәбият исемлеге.31

Введение

Билгеле бер территориядә яшәгән халыкның җирле сөйләмен өйрәнү фәнни һәм гамәли әһәмияткә ия. Җирле сөйләштә телнең бик борынгы күренешләре сакланып калырга мөмкин. Татар теленең үсеш-үзгәреше дәвамында булып узган күчешләрнең аерым чорлары теге яки бу җирле сөйләштә бүген дә кулланылышта булуы, яшәве очраклары күп күзәтелә. Бу яктан караганда тел белеменең бу өлкәсе телнең тарихи катламнарын ачу ягыннан, аның үсү-үзгәрү юлларын өчен кыйммәтле бай чыганак булып тора. Шул ук вакытта диалектология татар әдәби теленең сүзлек составын баету чыганагы да. Әдәби тел терминологиясен тулыландыруда ул саф чишмә ролен үти, чөнки телдә даими барлыкка килеп торган яңадан-яңа күренешләрне, предметларны атау мәҗбүрилеге бар. Халыкның җирле сөйләме мөмкинлекләрен күренекле әдипләр дә үтемле сурәтләү чаралары буларак матур әдәбият әсәрләрендә оста файдалана.

Татар диалектологиясе татар теле белеменең иң югары дәрәҗәдә өйрәнелгән өлкәсе. Бу фән 19 гасыр азакларында формалаша башлый. Бу өлкәдә күренекле галимнәр Г.Ф. Миллер, П.С. Паллас, И.М. Лепехин, Н.П. Остоумов, А. Воскресенский, тюркологлар Н.И. Зотлотницкий, В.А. Казаринов, В.В. Радлов, А.Г. Бессонов, Н.Ф. Катанов һ.б. хезмәтләре зур роль уйный. А.Г. Бессонов белән Н.Ф. Катановны чын мәгънәсендә татар диалектологиясенә нигез салучылар дип атарга мөмкин.

20 гасыр башының беренче яртысында С.Е. Малов, Г.Н. Әхмәров, Җ. Вәлиди, Н.К. Дмитриев, Л. Җәләй, Н.К. Дмитриев, С. Әмиров, Җ. Вәлиди һ.б. татар диалектологиясе үсешенә зур өлеш кертәләр.

20 гасыр уртасында инде татар диалектларын планлы һәм максатчан рәвештә өйрәнү оештырыла. 20 гасырның икенче яртысында Л.Т. Мәхмүтова, Ф.Ю. Юсупов, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйков, А.Г. Шәйхулов, Х.Ч. Алишина, Л.Ш. Арсланов һ.б. тикшеренүләре нигезенд ә татар диалектологиясе татар тел белеменең иң нык өйрәнелгән өлкәсенә әверелә. Аның казанышлары тюркология өлкәсендә гомум танылган.

Бүген өлкән буын галимнәр белән беррәттән татар диалектологиясенең формалашкан бай традицияләрен яшь галимнәр А.Р. Рәхимова, А.Х. Насыйбуллина, Г.М. Сөнгатов, И.С. Насипов, Р.С. Барсукова, М.Р. Хәбибуллина, М.Р. Булатова һ.б. дәвам итәләр.

Хәзерге чорда татар тел белемендә татар диалектологиясе ныклы өйрәнелүче тел белеме өлкәсе. Аның хәл ителергә тиешле үз көнүзәк мәсьәләләре һәм бурычлары бар. Шуңа күрә бүгенге көндә дә нәтиҗәле диалектологик тикшеренүләр алып бару бик кирәкле санала. Күптөрле тикшеренү нәтиҗәләрен тел белеме өлкәсендә киңрәк файдалану актуаль мәсьәләрдән, шулай ук аерым гомумиләштерелгән темаларны да өйрәнү зур әһәмияткә ия. Татар диалектларын бүлеп чыгаруда дифференциаль билгеләрне барлау зур роль уйный. Шулай ук диалектларны сөйләшләргә бүлүдә тел үзенчәлекләрен исәпкә алу төп принцип булып торса да, аларның формалашу тарихы, бу сөйләш вәкилләренең этник яктан оешу һәм сөйләшнең географик-территориаль таралышы ягыннан аермалы яклары да хәлиткеч булырга мөмкин. Бу үзенчәлекләргә игътибар бирү ягыннан курс эше темасы бик актуаль булып тора.

Безнең курс эшенең темасы – “Татар телендә бәйлек һәм бәйлек сүзләр”. Темадан чыгып хезмәтнең тикшеренү объекты һәм предметы билгеләнде. Тикшеренү объекты булып татар теленең Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләре торса, предметы – Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләрендә бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

Тәкъдим ителгән чыгарылыш эшенең максаты – Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләрендә бәйлек һәм бәйлек сүзләр үзенчәлекләрен әдәби тел белән чагыштырма ачыклау. Максатка яраклы рәвештә хезмәтне үтәү барышында түбәндәге бурычларны хәл итү кирәк дип билгеләнде:

- Татар теленең Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләре буенча фәнни хезмәтләрне барлау һәм өйрәнү, аларны иҗади файдалану мөмкинлекләрен ачыклау;

- Хәзерге татар әдәби теленең бәйлек һәм бәйлек сүзләр үзенчәлекләрен ассызлыклау.

- Татар теленең Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләрендә бәйлек һәм бәйлек сүзләр үзенчәлекләрен әдәби теле белән чагыштырмача билгеләү.

Курс эшенең яңалыгы бу тикшерүдә югары уку йортлары студентарының курс эше дәрәҗәсендә беренче тапкыр татар теленең Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләрендә бәйлек һәм бәйлек сүзләр үзенчәлекләрен әдәби теле белән чагыштырмача тасвирлауда.

Максат һәм бурычларны тормышка ашыру өчен чыгынаклар буларак татар диалектологиясенә кагылышлы фәнни-теоретик, фәнни-методик хезмәтләр һәм дәреслек-әсбаплар файдаланылды. Төп чыгынак итеп хәзерге татар әдәби теле морфологиясе, татар грамматикасы буенча фәнни хезмәтләр, дәреслекләр, “Татар халык сөйләшләре” хезмәтенең 1нче һәм 2нче китабы алынды. Бу хезмәтләрдә хәзерге татар әдәби теленең ярдәмлек сүз төркемннәре үзуенчәлекләре, татар теленең урал буе татар халык сөйләшләре буенча хәзерге чор фәнни мәгълүмат тулы урын алган, ул татар грамматикасы һәм татар диалектологиясенең күпсанлы чыганакларына таянып язылган. Бу чыганаклар безнең тарафтан иҗади файдаланылды.

Курс эшнең фәнни-методологик нигезен татар диалектологиясе буенча эшләүче галимнәрнең фәнни-теоретик һәм фәнни-методик хезмәтләре тәшкил итә (Г.Х. Әхәтов, Л.Ш. Арсланов, Х.Ч. Алишина, Л.Т. Мәхмүтова, Д.Г. Тумашева, Д.Б. Рамазанова, Л. Җәләй, Ф.С. Баязитова, Т.Х. Хәйретдинова, А.Г. Шәйхулов, З.Р. Садыкова, М.З. Зәкиев һ.б.).

Бу курс эшен язуда тасвирлама, тарихи-чагыштырма, күзәтү, лингвистик анализ һ.б. метод-алымнар комплекслы файдаланылды.

Курс эшенең теоретик әһәмияте тикшеренүнең яңалыгы белән билгеләнә. Бу хезмәтнең практик әһәмияте тупланылган материалның һәм нәтиҗәләрнең билгеле дәрәҗәдә мәктәптә татар теле дәресләрендә, башка төр уку йортларында “Хәзерге татар әдәби теле”, “Татар теле тарихы”, “Татар теле диалектологиясе” курсларын укыту барышында файдаланыла алуында һәм киләчәктә бу юнәлештә башкарылычак курс эшләрен башкару өчен нигез була тора алауында.

Хезмәтнең төп нәтиҗәләре М. Акмулла ис. БДПУның татар бүлегендә татар теле буенча төрле предметларның гамәли дәресләрендә апробацияләнде.

Фрагмент работы

1. ХӘЗЕРГЕ ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕНДӘ БӘЙЛЕК ҺӘМ БӘЙЛЕК СҮЗЛӘР

1. Бәйлек һәм бәйлек сүзләр.

Бәйлекләр – ярдәмлек категориясенә керә торган лексик берәмлекләр, аларның төп вазифасы – мөстәкыйль сүзләр арасында төрле-төрле мәгънә мөнәсәбәтен белдерү, аларны бер-берсенә бәйләү. Бәйлекләр, шулай ук бәйлек сүзләр, мөстәкыйль лексик берәмлекләрнең формасын тәшкил итеп, иярүче сүзнең составында тора: бинт белән чорнады, урманга таба китте, ут кебек кызыл, авыл аша узу, сугышка кадәр салынган, килгән саен тикшерә [Татар грамматикасы: 352-353].

Ф.С. Сафиуллина һәм М.З. Зәкиевның “Хәзерге татар әдәби теле” хезмәтендә бәйлекләрнең вазифасы түбәндәгечә ачыклана: “Бәйлек – иярүче кисәк белән ияртүче кисәк, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында төрле бәйләнешләрне белдереп, аларны үзара бәйләү хезмәтен үти. Мәсәлән: Синең кебек эшләү, урманга хәтле бару, өй саен керү, апа белән очрашу” [Сафиуллина, Зәкиев, 307].

Бәйлекләр синтетик чара исәпләнә, чөнки алар, кушымчалар кебек үк, үзеннән алда килгән сүз белән тыгыз бәйләнештә карала.

Бәйлекләрнең барлыкка килүе дә аларның синтетик характерга ия булулары турында сөйли: мөстәкыйльлекләрне югалтып, алар тора-бара, ярдәмлеккә әйләнеп китәләр.

Төрки телләрнең күбесендә бәйлек вазифасын үтәп йөргән берәмлекләрнең аерым телләрдә кушымчага әйләнеп китү очраклары да бар: мәсәлән, белән, өчен бәйлекләре чуваш телендә килеш кушымчасына әверелгән: ылтынпа-алтын белән, камшан- кем өчен.

Иярченле кушма җөмләдә алар иярүче компоненты баш җөмләгә бәйләүдә катнашалар, бу яклары белән дә алар кушымчасы һәм фигыль формасына тәңгәл киләләр: Мохтаров килеп туктауга, алар сүзләрен бүлделәр (Ш.Камал).- Мохтаров килеп туктау белән, алар сүзләрен бүлделәр. Һәр ике төзелмә дә синтетик төргә турыдан-туры карый, бәйләнеш тыгызлыгы һәр ике төзелмәдә бердәй.

Бәйлек сүзләр бәйлекләрдән шуның белән аерыла: алар мөстәкыйль сүзләрне үзара бәйләүдә дә катнашалар, икенче очракта, лексик мәгънәгә ия булып, мөстәкыйльлекне кулларыннан ычкындырмыйлар: 1)Профессор уйланып торган арада, Вера Павловна белән дәвалаучы врач Маһира ханым Бариева кабинетка килеп керделәр (Г.Әпсәләмов); 2) Садыйк ике лабаз арасын бүлеп алган (Г.Гобәй).

Мондый сүзләр хәтта вакыт, сәбәп, көн, нәтиҗә, урын, заман шикелле лексик берәмлекләрне дә үзләренә сыйдылар.

Бәйлекләр сүзләрнең икенче төр бәйләүче чараларны формалаштыруда бик актив катнашуларын да әйтеп китәргә кирәк. Мөнәсәбәтле сүзләр составында аларны без бик еш очратабыз: Сыер кетергә бер абзар күрсәтте, шул арада Каюм белән Мостафа килеп чыктылар. (Ш.Камал).

Шул рәвешле мөнәсәбәтле сүзләрне формалаштыруда күп кенә лексик берәмлекләр катнаша икән: йөзендә, борын, аркасында, нисбәттән, уңаеннан, ярдәмендә, җирлектә һ.б.

Семантик яктан бәйлекләр грамматик мәгънә белдерәләр, ягъни алар телдә сүзләр арасындагы бергәлек, корал, чагыштыру, сәбәп, максат, вакыт, урын һәм башка мөнәсәбәтләрне оештыруда катнашалар: укытучы белән (сөйләшү), карандаш белән (язу), таң кебек (нурлы), тау чаклы (зур), дәрес өчен (әзерләдек), урманга таба (китте), юл аша (чыкты) һ.б.

Заключение

Җирле сөйләшләр татар әдәби теленең сүзлек составын баету чыганагы. Әдәби тел терминологиясен тулыландыруда ул саф чишмә, чөнки телдә даими барлыкка килеп торган яңадан-яңа күренешләрне, предметларны атау мәҗбүрилеге бар.

Хәзерге чорда татар тел белемендә татар диалектологиясе ныклы өйрәнелүче өлкә. Аның хәл ителергә тиешле үз көнүзәк мәсьәләләре һәм бурычлары бар. Шуңа күрә бүгенге көндә дә нәтиҗәле диалектологик тикшеренүләр алып бару бик кирәкле санала. Күптөрле тикшеренү нәтиҗәләрен тел белеме өлкәсендә киңрәк файдалану актуаль мәсьәләрдән, шулай ук аерым гомумиләштерелгән темаларны да өйрәнү зур әһәмияткә ия.

Татар теленең Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләрендә бәйлек һәм бәйлек сүзләр үзенчәлекләре әдәби тел белән чагыштырма ачыкладык һәм билгеләдек.

Көньяк Урал буенда таралган түбәндәге татар халык сөйләшләрен күз алдында тотабыз. Урта диалект сөйләшләре:1) Минзәлә сөйләше; 2) Бөре сөйләше; 3) Златоуст сөйләше; 4) Тепекәй сөйләше; 5) Учалы сөйләше; 6) Түбән кама керәшеннәре сөйләше; 7) Турбаслы сөйләше. Мишәр диалекты сөйләшләре: 1) Стәрлетамак сөйләше һәм 2) Байкыбаш сөйләше.

Бу сөйләшләрдә, безнең тикшерүебез нәтиҗәсендә, сүз төркемнәре роле бик мөһим. Көньяк Урал буе татар халык сөйләшләрендә бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең үзенчәлекле формалары бар.

Көньяк Урал буе татар халкы сөйләшләрендә бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең саны байтак, әмма алда күрсәтелгән бәйлек һәм бәйлек сүзләр ешрак кулланыла. Әйтеп үтәргә кирәк, бу сөйләшләрдә кулланылган бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең күбесе татар әдәби теле белән уртак.

Бу без туплаган диалекталь материалга татар әдәби теленең бәйлек һәм бәйлек сүзләренең диалекталь вариантлары тасвирланган.

Список литературы

1. Атлас татарских народных говоров Среднего Поволжья и Приуралья // Электронный ресурс. – URL: nwipi.antat.ru. Дата обращения: 20.02.2017 г.

2. Ахатов Г.Х. Мензелинский говор татарского языка // Диалектология и топонимия Поволжья. – Вып. 4. – Чебоксары, 1981. – С. 38-51.

3. Ахатов Г.Х. Мишарский диалект татарского языка. Учебное пособие. – Уфа: БГУ, 1980. – 82 с.

4. Ахатов Г.Х. Татар диалектологиясе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – с.214.

5. Ахатов Г.Х. Татарская диалектология. Средний диалект. Учебное пособие. – Уфа: БГУ, 1979. – 78 с.

+ еще 47 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Көньяк урал буе татар халык сөйләшләрендә бәйлек һәм бәйлек сүзләр»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: Курсовая работа
Страниц: 35
Цена: 1500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика