ВКР

«Лексико- стилилистические особенности поэзии хади такташа»

  • 67 страниц
Содержание

Кереш 3

Бүлек 1. Татар тел белемендә лингво-стилистика һәм поэтика 5

Бүлек 2. Һади Такташның татар әдәбиятында тоткан урыны 14

Бүлек 3. Һ.Такташ шигъриятенең лексик-стилистик үзенчәлеге һәм поэтикасы 23

3.1 Такташ шигъриятендә чагыштырулар 29

3.2 Һади Такташ әсәрләрендә метафора һәм аның төрләре 31

3.3 Шагыйрь иҗатында - сынландыру 38

Бүлек 4. Мәктәптә Һ.Такташ иҗатын һәм шигъриятен өйрәнү буенча тәкъдимнәр 40

4.1 Дәрестән тыш чара 45

4.2 Һ. Такташ иҗаты буенча дәреснең план-конспекты 56

Йомгак 63

Кулланылган әдәбият 65

Введение

Һ.Такташ  татар шигъриятенең алтын баганаларыннан берсе. Егерменче гасырның давыллы вакыйгалары казанында кайнаган бу олы шагыйребез халык күңелендә мәңгегә урын алды. Җанында Такташ яшәмәгән, кабатланмас шәхеснең көчле бу рухы һәм тирән моңнары белән сихерләнмәгән милләттәшләребез сирәктер дип беләм. Яңа меңьеллыкка без Такташлы булып керә алуыбыз белән бәхетле. Аның күкләргә ут белән язылган шигъри авазы вакытлар узган саен тагын да көчлерәк яңгыраячак әле.

Миңтимер Шәмиев.

2013 елның 1 гыйнварында татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев) тууына 112 ел тулды. Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота. Такташ мирасының мөһим һәм кыйммәтен югалтмаган төп өлешен, инде ничәмә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, чакырып, югары әхлак, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе тәшкил итә. «Зәңгәр күзләр», «Кояш күктә шулай мәңге йөзәр», «Мәхәббәт тәүбәсе», «Алсу», «Үтеп барышлый», «Мокамай», «Ак чәчәкләр» һ.б. шигырь һәм поэмалары Такташ иҗатының энҗеләре.

XX гасыр поэзиясенең иң талантлы шагыйрьләреннән, олы шәхесләреннән берсе Һади Такташ һәм аның үлмәс иҗаты турында бик күп мәкаләләр аерым-аерым китапларда, гәзит һәм журнал битләрендә үз урынын алды. Мәсәлән, татар әдәбият тәнкыйтьчесе, әдәбият галиме Тәлгать Галиуллин болай дип язды: “Такташ гасырлар дәвамында татар поэзиясе яулаган ачышларга, чордашларының, аерым алганда, Маяковский эзләнүләренә таянып, замана алып килгән үзгәрешләрнең, кеше язмышында бөреләнә килгән яңачалыкларның мәгънәви эчтәлеген, фәлсәфәсен илаһи лирик һәм югары эстетик дәрәҗәдә, кабатланмас сүз һәм образ байлыклары ярдәмендә ачып сала” [11,192б].

“Ул — бөтен барлыгы белән шигърият дөньясы. Халкыбыз күңеленә бөек Тукай кебек үк тирән мәгънәле, йөрәкләрне тетрәтерлек тә, сихри бер ләззәт биреп шатландырырлык та шигырьләр иҗат итүче, аның таләпчән зәүкына лаеклы җавап бирә алырлык халык шагыйре”[20,176].

“Шагыйрь Һади Такташ, үзенең иҗади Такташлыгы, аерымлыгы белән бергә, бөек шагыйрьләргә генә хас булган матур гадилек белән яза иде. Аның шагыйрь мастерское, язу алымнары башкаларны кызыктырган кебек үк, мине дә кызыктыра, сокландыра үзенә тарта иде.”[25,208].

Аның тормыш юлы һәм иҗаты татар поэзиясендә үзенчәлекле зур урын биләп тора. Ялкынлы һәм халыкчан әсәрләре әле бүген дә бик күп иҗат әһелләрен төрледән-төрле иҗади үрләргә өндәргә сәләтле.

Һади Такташ иҗаты— бай, өйрәнүне сорый торган күпкырлы иҗат. Аның тормыш һәм иҗат юлы әдәби тәнкыйтьтә инде шактый өйрәнелгән дә. Г.Галинең «Шагыйрь Һади Такташ турында» (1931), Г. Нигъмәтинең «Һади Такташ» (1932), Ш. Маннурның «Һади Такташ поэзиясе турында» (1940) кебек очеркларын, М.Маминның «Һади Такташ поэзиясе» (1952), Х.Хәйринең «Һади Такташ (Тормыш һәм иҗат юлы)» (1949), Х.Госманның «Такташ поэзиясе» (1958), Г.Халитның «Шагыйрь, чор, герой (Һади Такташ иҗатын өйрәнү тәҗрибәсеннән)» (1971) кебек монографик хезмәтләрен генә искә алсак та, күренекле шагыйрьнең иҗат һәм тормыш юлын өйрәнүгә багышланган шактый күп хезмәтләр барлыгы күренә.

Әдипнең күпкырлы иҗаты, аерым алганда поэзиясе чыннан да бик тирәнтен өйрәнелгән. Гасырның соңгы елларында, яңа гасыр башында тәнкыйтьчеләр, әдәбият галимнәре тарафыннан күп-күп мәкаләләр язылган, уку йортларында, мәктәпләрдә шагыйрьнең күркәм даталарна арналып шигъри кичәләр, викториналар үткән.

Шулай да, фән бер урында гына тормый. Яңа күренешләр, процесслар барлыкка килә. Соңгы елларда гына әдәбиятка “концепт” төшенчәсе килеп керде; аерым язучы яисә шагыйрь иҗатының лексик-стилистик үзенчәлекләре тулы кимәлендә тикшерелә башлады. Һади Такташ иҗаты да һичшиксез игътибарга лаек. Шуңа да диплом эшебезнең темасы тел галимнәре, укытучылар, талипләр һәм барлык татар әдәбиятын сөючеләр өчен кызыклы булачак. Шуның белән ул актуаль дә.

Һ.Такташның шундый үзенчәлекле мирасының лексик-стилистик үзенчәлекләре бик аз өйрәнелгән булуын күздә тотып, бу диплом эшендә әлеге мирасның төп проблематикасын, анда шагыйрьнең идея-эстетик карашлары чагылышын тикшерү максат итеп куелды.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар хәл ителде:

1. Татар тел белемендә лингво-стилистика һәм поэтиканың тоткан урынын билгеләү.

2. Һ.Такташ шигъриятенең лексик-стилистик үзенчәлекләрен һәм поэтикасын өйрәнү.

3. Мәктәптә Һади Такташ иҗатының өйрәнелү торышын күзәтү.

Диплом эшенең теоретик өлешен башкару вакытында түбәндәге авторларның язмалары кулланылды: Х. Госман, С. Поварисов, Х. Курбатов, Х. Хәйри, Ф. Хөсни, И. Юзеев һәм башкалар. Шулай ук күп кенә фәнни-теоретик әдәбият белән танышырга туры килде.

Һ.Такташның иҗатына багышланган хезмәтләр: Х.Госманның диссертациясе һәм аерым мәкаләләре, Г.Гали, Х.Хәйри, Г.Нигъмәти хезмәтләре, шулай ук Ә.Фәйзи, З.Мәҗитов, Һ.Мәхмүтов һ.б. мәкаләләр.

Диплом эше керештән, дүрт бүлектән, йомгактан һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

Фрагмент работы

Бүлек 1. Татар тел белемендә лингво-стилистика һәм поэтика

Тирә - як табигать һәм иҗтимагый тормыш бер-берсе белән тыгыз мөнәсәбәттә һәм бәйләнештә булган әйберләрдән һәм күренешләрдән тора. Аерым әйбер, күренешләрнең үз эчендәге яки бер-берсе арасындагы бәйләнеше, мөнәсәбәте, билгеле максат һәм сәбәпләр аркасында булып, үзенә бер төрле система тәшкил итә. Чөнки ул системаны өйрәнү табигать дөньясының яки иҗтимагый тормышның диалектикасына төшенүгә, шул ук системаны барлыкка китергән эчке һәм тышкы көчләрнең, ул системаны төзүче кисәкләрнең асылын аңлый алуга кайтып кала.

Лингвистикада стиль – тел чараларын билгеле бер рәвештә куллану нәтиҗәсе, һәм шуңа күрә һәр төр стиль – үзенә бер система тәшкил итә. Стилистика исә сөйләмдәге менә шул стиль системаларын һәм телнең төзелешендәге стилистик мөмкинлекләрне өйрәнә.

Стиль – билгеле бер фикер яки тойгыны урынына, вакытына һәм максатына ярашлы итеп әйтеп бирү рәвеше. Уй-фикер яки тойгы кичерешнең төрләре бик күп булырга мөмкин, аларны әйтеп бирүдә дә охшашлыклар була. Әйтеп бирүдәге охшашлык сөйләм типларын һәм стильләрен китереп чыгара да инде. Сөйләм стильләре үз нәүбәтендә функциональ яктан, жанр ягыннан һәм индивидуаль үзенчәлек ягыннан аерым төркемнәргә бүленә.

Сөйләм типларының һәм стиль төрлекләренең төзелешен, аларны барлыкка китерүдә сүзнең, грамматик форма яки фонетиканың ни рәвештә кулланылуын тикшерү эше тел белеменең бер тармагы – стилистика өстенә төшә.

Тел, стиль, сөйләм төзелеше борынгы чорларда ук галимнәрне кызыксындырган әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булган. Аристотель үзенең безнең эрага кадәр 335 елда язылган “Риторика” дигән хезмәтендә шул чорның оста ораторларының нотыкларын тел, стиль һәм сөйләм төзелеше ягыннан җентекләп өйрәнә. Аның: “сүз ни хакында барса, стиль шуңа туры килергә тиеш; метафора ул – үзенә бер табышмак; уңышлы гипербола – шулай ук метафора; башы белән азагы һәм үлчәме җиңел сизелеп торган фразаны мин период дип атыйм; период ул – түгәрәкләнгән стиль”, - дигән сүзләре шушы хезмәттә чагыла [1,17].

Тел стиле турында Буалоның “Поэтик сәнгать” (Горацийның “Поэзия фәне” үрнәгендә язылып 1674 елда тәмамланган шигъри рисалә) дигән әсәрендә дә шул чорга хас күрсәтмәләр бирелә: “әшәке сүзләрне әйләнеп узыгыз”; “йогышлы авырудан сакланган кебек чит тел сүзләреннән качыгыз”; “тартык авазларның тупас бәхәсе күңелгә ятыышл түгел”; “хикәяләүдә стилегез тыгыз, ә тасвирлауда күперенке һәм бай булсын”.

Поэтиканы шигъриятле сәнгать, гадәттә, матур әдәбият әсәренең төзелеше һәм анда кулланылган эстетик чаралар системасы турындагы фән дип билгелиләр. В.Виноградов әйткәнчә, поэтика сүз сәнгате әсәрләре төзелешенең төрле типлары формалашуындагы тарихи закончалыкларны өйрәнә [8,181].

Роман Ингарден поэтиканың поэтиканың күп төрле билгеләмәләре булуын, ләкин шулай да аларның түбәндәге дүрт пунктта бергә туры килүләрен күрсәтә: “Беренчедән, - ди ул, - поэтика, гомүмән, теләсә нинди язма әдәбият әсәрен түгел, бәлки бары тик сәнгатьле язма әдәбият әсәрен генә өйрәнә. Икенчедән, поэтика, гәрчә тикшерү әйберен һәм мисалларны сәнгатьлелеккә ия булган аерым әсәрләрдән алса да, ул бу әсәрләрнең үзләренә генә хас индивидуаль үзенчәлекләрен тикшерми, бәлки сәнгать әсәрләренең гомүми типларын билгеләү һәм аларның стилистик үзенчәлекләрен ачу максаты белән шуларны иҗат итүдә кулланылган гомүми алым һәм чараларны эзли. Өченчедән, поэтика сәнгать әсәренең эстетик әһәмиятен барлыкка китергән, яки, башлыча аның эстетик кыйммәтен тәшкил иткән гомүми алымнарга үзенең төп игътибарын юнәлтә. Һәм, ниһаять, дүртенчедән, поэтика үзенең тикшеренүләрендә статистик күренешләр белән генә чикләнә алмый, бәлки теге яки бу сәнгать әсәренә яки сәнгать төренә хас булган үзенчәлекләрнең ни дәрәҗәдә еш очрауларын тарихи яктан карап бәяли”.

Заключение

Әдипләрне заман төрлечә сыный. Берәүләр вакыт сынавын үтә алмый, исемнәре дә, иҗатлары да дәвер капкасының үзләре яшәгән ягында гына торып кала. Икенчеләренең иҗаты исә халыкның рухи хәзинәсенә әверелеп, буыннан-буынга күчеп яши.

Һ.Такташ иҗаты да менә шундый бәхетле язмышка очрады. Аның яшәү гомере дә, иҗат чоры да, еллар саны белән исәпләгәндә күп түгел. Әмма олы шәхесләрнең, бөек талант ияләренең тарихтагы һәм халык күңелендәге урыннары гомер озынлыгы һәм язган юллары саны белән исәпләнми. Аз яшәсә дә, шушы вакыт эчендә Һ.Такташ халкы һәм туган иле өчен күп эшләргә, бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле әдәби мирас иҗат итеп калдырырга өлгерде. Шуның белән ул татар халкының күңел түрендә Г.Тукай, М.Җәлил, С.Сәйдәшев кебек бөек уллары белән янәшә урын алды.

Куактан куакка кунып, болын, урман-кырларның иркенлеген, гүзәллеген мактап җырлаган былбыл гына да түгел Һ.Такташ. Шигърият серләрен, халык поэтикасын соң нечкәлекләренәчә үзләштергән җырчы гына да түгел. Сирәк очрый торган хәзинәгә ия бәхетле шагыйрь генә дә түгел. Һ.Такташ – шәхес! Ул һәм аның иҗаты, барыннан да бигрәк, гадәттән тыш олы җанлы, киң күңелле, бар дөньяга гашыйк шәхес белән характерлана. Һәм нәкъ менә шул масштаблы шигъри шәхес булуы белән гыйбрәтле, яңадан-яңа буын шагыйрьләргә остаз булып торырга лаек.

Тарих өчен бик кыска вакыт эчендә Такташ мәңге төсен югалтмас, замандашының йөрәк серләрен, катлаулы эзләнүләрен, тар идеология кысаларында бәргәләнүләрен чагылдырган шигърият тудырды, үзе әйткәнчә, «халәте рухиянең иркен агуы»н сынландыруның гаҗәеп күп яңа мөмкинлекләрен ачты. Аның иҗатында чордашларын борчыган низаглар, чишелешен көтеп яткан мәсьәләләр төгәлрәк, тулырак шигъри чагылышын таба.

Язмыш Такташны кайда гына йөртми: Бохарада да, Ташкентта да, яңадан Спаста, Сыркыдыда да эшли. Ләкин шигырьгә булган мәхәббәте беркайчан да сүнми. Ташкентта ул кеше шәхесенең рухи хөрлеген данлаган "Күләгәләр", "Нәләт", "Онытылган ант", "Таң кызы", "Урман кызы"н, атаклы "Җир уллары" трагедиясен иҗат итә.

Һәм, ниһаять, 1922 елда Такташ Казанга кайта. Казанда ул замандашларының күңелен үзенә гашыйк итә. Бик күпләр ул елларда Такташлы Казанга ашкыналар.

Казанда аның һәр шигырен көтеп алалар, поэмалары әдәби вакыйгага әверелеп китә, драма, трагедияләре бәхәсләр уята. 1922-1923 елларда язылган "Мәңгелек әкият", "Янар таулар", "Бакчачылар,"Урманда", "Пасха чаңнарыңда" исемле фәлсәфи әсәрләреннән соң яшьлеккә, мәхәббәткә, тормыш матурлыгына гимн булып яңгыраган "Мәхәббәт тәүбәсе" (1927), "Алсу” (1929), "Мокамай" (1929) кебек лирик поэмалары аны халыкның уй-хыялларын, хисләрен, омтылышларын илһамланып җырлаучы шагыйрь буларак таныта. Анда әхлакый югарылыкка чакыру, күңел яктылыгы сокландыра. Аның шигырьләрендәге моң, хис, тел һәм сурәтләү чаралары Такташны ярларына сыймый аккан тау елгасына тиңләштерә.

Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота.

Сәнгатьчә камиллек, ихлас хисләр гәүдәләнеше Һади Такташ әсәрләренең яшәү көчен тәэмин итә, ул бүгенге укучыны да тирән дулкынландыра.

Список литературы

1. Аристотель. Риторика // “Об ораторском искусстве”. – М., 1958. с.17.

2. Әдһәмова Г., Галимҗанова Р. Һади Такташ иҗаты // Г.Әдһәмова, Р.Галимҗанова. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль эшләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 41–45 б.

3. Әдһәмова Г. Һади Такташ // Г.Әдһәмова. Коммунистик әхлак тәрбияләүдә әдәбият дәресләренең урыны һәм роле. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 68–100 б.

4. Әмир М. Һади Такташ // М.Әмир. Үзебез турында: әдәби тәнкыйть мәкаләләре, чыгышлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 111–122 б.

5. Әхмәдуллин А. Ул социаль бәрелешләрне чагылдырды // А.Әхмәдуллин. Сәхнә әдәбияты һәм тормыш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 182–197 б.

+ еще 50 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Лексико- стилилистические особенности поэзии хади такташа»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 67
Цена: 2600 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика