Дипломная работа

«Лексико-семантические особенности наименований шитья, вышивания, ткачества в татарском языке»

  • 97 страниц
Содержание

ВВЕДЕНИЕ. 5-9

ОСНОВНАЯ ЧАСТЬ

1. Проблема слова в лингвистике.10-15

2. Особенности системного усвоения языкового материала

2.1 Проблемы связи “язык-система”.16-19

2.2 Особенности тематической групп наименований ткачества, шитья, вышивания, ткани.20-25

2.3 Особенности лексико-семантических групп в тематической группе “Одежда”. 26-27

3. Проблемы номинации в лигвистике

3.1 Общее понятие о номинации.28-32

3.2 Факторы, влияющие на явление номинации.32-35

3.3 Виды номинации.36-40

3.4 Принципы номинации наименований шитья, вышивания, ткачества

в татарском языке.40-47

4. Этимологические наблюдения наименований шитья, вышивания,

ткачества и ткани в татарском языке.48-52

ЗАКЛЮЧЕНИЕ. 53-56

СПИСОК ИСПОЛЬЗОВАННОЙ ЛИТЕРАТУРЫ. 57-61

ПРИЛОЖЕНИЕ. 62-97

Введение

Моннан дүрт гасыр элек яшәгән атаклы татар шагыйре Мөхәммәдъяр Мәхмүд углы тел турында түбәндәге юлларны язып калдырган: “Адәм углының вөҗүде эчрә, бел, / Бу тылсым, бу әл-гаҗәп ирер бу тел!” [7,38].

Телнең искиткеч тылсымлы гаҗәеп нәрсә булуын ачкан кеше Мөхәммәдъяр гына түгел. Аңа кадәр дүрт йөз, хәтта дүрт мең ел элек яшәгән акыл ияләре дә телнең искиткеч хикмәтлегенә, аның күзгә күренми торган көч-куатенә игътибар иткәннәр.

Тел – агач, сүз – яфрак, диләр. Чынлап та, сүзләр, аларның тезмәсе, алардагы авазлар телнең үзенчәлеген тәшкил итәләр. Нәрсә соң ул сүз?

Татар халкында сүз турында шундый бер табышмак бар: “Ябышканга ягышкан,/ Ягышканга ябышкан,/ Ябышканга тагын ябышкан”. Димәк, һәрнәрсәнең үзенә “ягышып” торган исеме бар. Исемнең тагын исеме бар: “исем” сүзе “ябышканга ябышкан”. Менә шушы сыйфаты аркасында исемнәр, ягъни сүзләр, аерым предметларга яисә төшенчәләргә “атланып”, гасырлар һәм илләр буйлап сәяхәт итә алалар. Моннан чыгып, без, сүзләр, иң беренче чиратта, номинатив берәмлек дигән нәтиҗәгә килә алабыз: әйләнә-тирәдәге күзәтелгән һәрбер предмет, күренешне сүз тамгасы ярдәмендә белдереп була; сүз телдә яңадан тумый, ә һәрвакыт яши һәм сөйләмдә яңадан калкып чыга.

Тел белемендә тел берәмлекләренә (фонетик сүзләргә) чынбарлык предметларын һәм әйберләрен алыштыручылар буларак карау бик бәхәсле сорау: әйберләр үзләренә хас төп атама белән билгеләнеләме, әллә һәрбер сүз ниндидер килешү нәтиҗәсеме? Тел ни рәвешле матди дөньяны бүлгәли? Бу сорауларга әле тел белеменең барлыкка килү моментыннан алып бүгенге көнгә кадәр төгәл һәм дөрес җавап табылганы юк.

Тел берәмлекләре мәгънәсендә, бигрәк тә сүз һәм сүзтезмәдә, чынбарлыкның тел материалына әйләндереп алынган һәм үзгәртелгән идеаль формасы һәм аның гомуми җәмгыять практикасы белән ачыкланган бәйләнешләре күрсәтелә. Шуның өчен дә телдәге номинатив аспектны адекват рәвештә өйрәнү, иң элек, эчтәлек ягын яки тел белән фикерләү һәм чынбарлыкның үзара бәйләнешләрен тикшерүне таләп итә. Ә номинация закончалыкларын тикшерү телдә кеше факторы урынын тирәнрәк аңлауга тарта.

Номинация механизмнары барлык телләрдә дә бер диярлек: сүзләр этимологиясе, сүзнең икенчел номинациясе үсеше, телнең объектив дөньяга предметлы бердәй мөнәсәбәте белән бәйләнгәннәр, ә атаманың сыйфатын сайлау яшәү рәвеше үзенчәлеге һәм мәдәният үсеше дәрәҗәсе нинди булу белән аңлатыла. Димәк, сүз тамгасын барлыкка китерү – кешенең социо-мәдәният тормышы һәм психологиясе күренеше.

Билгеле булганча, халыкның мәдәни үсешенең, менталитетының турыдан-туры чагылышы булып чынбарлыкны үз эченә алган сүзләр тора. Көнкүреш лексикасы да шундый ук әһәмияткә ия. Алар, лексиканың иң борынгы катламнары буларак, зур кызыксыну уяталар.

Көнкүреш лексикасы тел байлыгының иң күләмле предметлы-тематик группасын тәшкил итә. Моңа ризык төрләре дә, төзелешләр дә, кием-салым атамалары да, бизәнү-төзәнү әйберләре һ.б. керә.

Рус һәм төрки тел белемнәрендә көнкүреш лексикасының аерым тематик группаларын анализлаган күп кенә хезмәтләр бар. Рус тел гыйлемендә бу лексик төркемне системалы өйрәнү 60 нчы еллардан башланса, төрки тел белемендә 70-80 нче елларда (Зейналов, 1982; Мирзаева, 1986; Отаров, 1987 һ.б.) күзәтелә. Татар лингвистикасында көнкүреш лексикасы төрле күзлекләрдән чыгып каралган. Һөнәрчелек лексикасы ( Р.К. Рәхимова, 1983), туганлык терминнары (Д.Б. Рамазанова, 1991), азык-түлек исемнәре (Т.Х. Хайретдинова, 1993), зоонимик лексика (З.Г. Садыкова, 1995), үсемлек атамалары ( Г.Г. Саберова, 1996) һ.б. тикшерелде.

Тегү-чигү, туку һәм тукыма кебек һөнәрләр татар халкына элек-электән таныш. Ләкин әлеге көнгә кадәр татар телендә махсус тегү-чигү, туку һәм тукыма атамаларына гына багышланган хезмәт юк. Югарыда әйтелгән хезмәтләрдә дә аларның гадәттә, аерым төркемнәренә генә игътибар бирелә. Без исә үзебезнең эшебездә тегү-чигү, туку һәм тукыма атамаларын гомумән семантика эчендә: һәм семасиологик, һәм ономасиологик аспектлардан чыгып тикшерүне әһәмиятле дип саныйбыз.

Тегү-чигү, туку һәм тукыма атамаларының семантик категориясен махсус тикшерү, өйрәнү практик һәм теоретик әһәмияткә ия. Мондый эш аша, гомумән, татар теленең лексикасын, закончалыкларын киңрәк һәм тирәнрәк күзаллау мөмкинлекләре арта. Алай гына да түгел, без тел байлыгын, аерым алганда һөнәрчелек лексикасын өйрәнү аша тарихны саклау, киләчәк буыннар белән бәйләнеш булдыра алу мәсьәләсенә килеп чыгабыз. Көнкүреш лексикасы аша (тегү-чигү, туку һәм тукыма) халыкның дөньяны танып-белүе, яшәешкә карашы (менталитеты), милли дөнья картинасын күзаллавы да чагыла.

Шулардан чыгып, диплом эшендә без тегү-чигү, туку һәм тукыма атамаларының лексик-семантик үзенчәлекләрен ачыкларга омтылабыз.

Югарыда әйтелгәннәр диплом эшенең актуальлеген билгели.

Бу эшнең проблемалары:

Тегү-чигү, туку һәм тукыма атамалары нинди тематик һәм лексик-семантик үзенчәлекләргә ия? Тегү-чигү, туку һәм тукымаларга атамалар нинди принциплар нигезендә “тагыла”?

Куелган проблемаларны ачыклау, бу сорауларга җавап табарга омтылу, үз чиратында, диплом эшенең максатын билгели. Эшебезнең тикшерү объекты булып татар телендә һөнәрчелек лексикасын лексик-семантик планда тикшерү юлларын ачыклау торса, предметы булып татар телендә тегү-чигү, туку һәм тукыма атамаларының тематик һәм лексик-семантик төркемнәрен билгеләү, аларның номинация һәм мотивация нигезләрен ачыклау чыгыш ясый.

Әйтелгән максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куела:

1) Сүз һәм аның лексик мәгънәсе, сүзне системалы тикшерүдәге юнәлешләр турындагы теоретик фикерләрне күзәтү һәм анализлау;

2) Тегү-чигү, туку һәм тукыма атамаларын туплау һәм аларны тематик һәм лексик-семантик төркемнәргә бүлү;

3) Номинация турындагы гомуми төшенчәләргә күзәтү ясау;

4) Номинация күренешенә тәэсир иткән фактларны һәм номинация типларын ачыклау;

5) Номинацияләүнең төп принципларын һәм аларның тегү-чигү, туку һәм тукыма атамаларында куллануын тикшерү;

6) Тегү-чигү, туку һәм тукыма атамаларының этимологиясен күзәтү.

Куелган бурычларны үтәү өчен түбәндәге тикшерү методлары кулланылды: теоретик материалны өйрәнү; сүзләр сайлап алу методы (җыю, туплау); сүзләрне лексик-семантик, этимологик яктан тикшерү; тасвирлама метод (тупланган материалны төркемләү һәм гомумиләштерү).

Методологик нигез итеп Д.Н. Шмелев, Н.А. Шанский, В.В. Виноградов, О.С. Ахманова, Б.А. Серебренников, Р.Г. Әхмәтьянов, А.А. Уфимцева, Е.С. Кубрякова, Д.Н. Караулов, С.Г. Шафиков, А.Г. Шайхулов, Р.Г. Җамалетдинов һ.б. галимнәрнең хезмәтләре файдаланылды.

Практик материалы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән, татарча-русча һәм русча-татарча тәрҗемәи сүзлекләрдән, Э.В. Севортян, Р.Г. Әхмәтьянов, А.Г. Преображенскийның этимологик сүзлекләреннән тупланды.

Бу эштә кулланылган материал лексикология, ономасиология, семасиология, лингвокультурология фәннәре турында күзаллауларны тулыландырырга ярдәм итә. Шулай ук диплом эшендәге мисаллар, нәтиҗәләр, шушы проблемага кагылышлы очракта, укыту процессында да кулланылырга мөмкин. Бу – диплом эшенең әһәмиятлелеген билгели.

Диплом эшенә әзерлек 3 этаптан торды:

1 этап: 2015-2016 нчы уку елы:

1) Курс эшенең темасы сайланды;

2) Лексикология буенча теоретик материал тупланды һәм анализланды;

3) Тегү-чигү, туку һәм тукыма төркемнәренә караган сүзләр тупланды;

4) Тупланган атамаларгатематик һәм лексик-семантик төркемләү ясалды;

5) “Кулланылыш сферасы ягыннан хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы” дигән темага курс эше язылды.

2 этап: 2017-2018 нче уку елы:

1) Тема конкретлаштырылды;

2) Теоретик материал тулыландырылды;

3) Практик эштә номинатив принциплар буенча төркемләү ясалды;

4) Сүзләрнең этимологиясе белән эш ителде;

5) Татар телендә тегү-чигү, туку һәм тукыма атамаларының лексик-семантик мәсьәләләре дигән темага диплом алды эше язылды.

3 этап: 2019-2020 нче уку елы:

1) Тема тирәнәйтелде;

2) Теоретик база баетылды;

3) Лингвокультурологик күзәтүләр ясалды;

4) Нәтиҗәләр анализланды;

Татар телендә тегү-чигү, туку һәм тукыма атамаларының лексик-семантик мәсьәләләре дигән темага диплом эше язылды.

Диплом эшенең кайбер нәтиҗәләре буенча БДУ студентларының фәнни конференциясендә апробация үтте. Доклад темасы: “Татар телендә тукыма исемнәре”.

Публикация:

“Наименования тканей в татарском литературном языке” (Актуальные проблемы современной филологии. Сборник материалов III Международной научно-практической конференции (10 апреля 2019 г.)) [Кушымта 1]

Диплом эше структур яктан кереш, төп өлеш, йомгак, кулланылган әдәбият һәм кушымтадан тора.

Фрагмент работы

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

1. ТЕЛ БЕЛЕМЕНДӘ СҮЗ ПРОБЛЕМАСЫ

Татар теленең гаять дәрәҗәдә бай һәм төрле катламнарны үз эченә алган сүзлек составында җәмгыятьнең дөньяны кабул итү нәтиҗәләре, милли мәдәниятнең үсеш баскычлары чагылыш таба. Кешелек җәмгыяте туплаган тәҗрибәне, төрле төшенчәләрне, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрне буыннан-буынга тапшыруда төп рольне сүзләр уйный [48, 23].

Сүз – телнең лексик берәмлеге. “Нәкъ менә сүзләр теге яки бу телнең грамматик законнары нигезендә бер-берләре белән бәйләнешкә кереп, җөмләләр төзиләр һәм кешеләрнең үзара аралашуын, аңлашуын тәэмин итәләр” [8, 7].

Нәрсә соң ул сүз?

Лингвистик әдәбияттә сүз проблемасына багышланган күп кенә эзләнүләр, тикшеренүләр бар. А.А. Потебня, В.фон Гумбольд, И.А. Бодуэн де Куртене, О.С. Ахманова, В.В. Виноградов, В.О. Матезиус, А.А. Уфимцева һ.б. хезмәтләре зур кызыксыну тудыралар. Ләкин бүгенге көнгә кадәр сүзгә төгәл билгеләмә бирелмәгән. Моңа карамастан, аның төп билгеләрен күрсәтергә мөмкин [37, 106].

“Сүз фонетик яктан формалашып җиткән була: сүз башы, сүз азагы закончалыгы, бер басмага ия булу, бөтенлек (сүз эченә авазлар өстәү мөмкин түгел) – бу сыйфатлар һәр сүзгә хас”.

1. “Грамматик яктан сүз чагыштырмача бөтенлеге һәм бер формага ия булуы белән аерыла, икенче төрле әйткәндә, сүз теге яки бу сүз төркеменә карый”.

2. Лексик яктан һәр сүз билгеле бер мәгънәгә ия булуы белән характерлана. “Сүзнең эчке (рухи) табигате аның мәгънәсе белән бәйләнгән. Конкрет бер телдәге сөйләм авазларының билгеле бер тәртиптә төзелешеннән оешкан һәрбер сүзнең мәгънәсе була. Аны гадәттә сүзнең әйберле мәгънәсе яки лексик мәгънәсе дип атыйлар”, - дип билгели Г.Х. Әхәтов [8, 11].

3. Сүзгә атау функциясе – номинатив функция хас. Сүз телдә яңадан туып тормый, ул һәрвакыт телдә яшәп, сөйләм вакытында калкып чыга.

Гомумән алганда, сүзнең асыл сыйфатлары шулар.

И.Б. Голуб, Ф.С. Сафиуллина билгеләп үткән төп сыйфатлардан тыш, лингвистик берәмлекләргә хас тагын берничә билге аерып күрсәтелә: 1) үткәрмәү сәләте (непроницаемость); 2) ике басымлы булмау; 3) лексик-грамматик төркемгә кертелү; 4) бөтенлек һәм бердәм формада булу; 5) кабатланучанлык (воспроизводимость); 6) изоляция характерына ия булу; 7) номинативлык; 8) фразеологизмлык һ.б.

“Сүз – ул билгеле бер лексик мәгънәле, фонетик һәм морфологик яктан бөтен булган төп тел берәмлеге”, дип яза Г.Х. Әхәтов [8, 10].

Татар телчесе В.Н. Хангильдин да сүзгә нигездә шундый ук билгеләмә бирә. Ул: “Билгеле мәгънә белдергән һәм мөстәкыйль басым белән әйтелгән авазлар тезмәсе сүз дип атала”, - ди [8, 23].

Һәрбер сүз өч төрле мөнәсәбәт эчендә яши: 1) кешене чолгап алган чынбарлыкка мөнәсәбәттә; 2) кешенең фикеренә, хисләренә, теләкләренә мөнәсәбәттә; 3) телдәге башка сүзләргә мөнәсәбәттә [37, 107].

Һәр сүзнең мәгънәсе, иң беренче чиратта, чынбарлыкка мөнәсәбәт аша ачыклана. Кеше сүз ярдәмендә предметны, күренешне, аларның үзенчәлекләрен атый. Шуңа күрә сүзнең атау сәләте, ягъни номинатив функциясе, аның төп сыйфаты итеп таныла.

Заключение

Диплом эшендә куелган проблемаларны хәл итү түбәндәге нәтиҗәләргә китерде:

1. Сүз – күп яклы һәм катлаулы тел берәмлеге. Һәрбер сүз өч мөнәсәбәт эчендә яши: 1) кешене чолгап алган чынбарлыкка мөнәсәбәттә; 2) кешенең фикеренә, хисләренә, теләкләренә мөнәсәбәттә; 3) телдәге башка сүзләргә мөнәсәбәттә. Менә шундый катлаулы сүзләр дөньясының төрле якларын өйрәнү аерым-аерым тармаклар буенча алып барыла. Ләкин сүзне үзләштерү, нинди генә аспекттан чыгып башкарылмасын, һәр очракта да сүзнең лексик мәгънәсен үзләштерүгә кайтып кала. Һәр сүзнең лексик мәгънәсе, иң беренче чиратта, чынбарлыкка мөнәсәбәт аша ачыклана.

2. Сүз – телдә универсаль булып кабул ителгән төшенчәне белдерә. Тышкы дөньядагы күренешләрне һәм әйберләрне аңлы рәвештә тою аркасында кешенең тормыш тәҗрибәсен гомумиләштерүгә булган сәләтлелеге аның аңында нәкъ менә төшенчә рәвешендә чагыла. Сүзнең төшенчәне атау мөмкинлеге – аралашу чарасы буларак телнең бик әһәмиятле үзенчәлеге.

3. Тел берәмлекләре тәртипсез, сибелгән рәвештә түгел, ә система булып урнашканнар. Сүз һәм сүзләр тезмәсенең лексик мәгънәсен һәм шул мәгънәләрнең үзгәрүен өйрәнүче семасиологик тикшеренүләр лексиканы тбербөтен итеп күзалларга ярдәм итә. Бу уңайдан сүзләрне тематик группалар эчендә карау мөһим: телнең сүзлек составын тулы һәм җитди инвентаризацияләү аша гына аны системалаштыру мәсьәләсе чишелә. Без һөнәрчелек лексикасы төркеменә кергән тегү-чигү, тегү атамаларын (407 сүз) 7 зур тематик төркемгә (тукыма-җеп төрләре; кием-салым атамалары; корал, кулланылышы ягыннан тукымалар һ.б.) бүлеп тикшердек. Иң зур катламны кием-салым атамалары (155 сүз), тукыма-җеп төрләре (94 сүз) һәм эш процессын белдерүче сүзләр (60 сүз) алып тора. Шуны да әйтеп үтү мөһим: бу төркемнәрнең кайберләре үзләре төркемчәләргә бүленә.

Предметлы-тематик группаларга лексик-семантик төркемнәр якын тора. Бу төркемнәр сүзләрнең төрле семантик, парадигматик мөнәсәбәттә торуларыннан барлыкка килә. Әйтелгәннәрдән чыгып, (сүзләрне тулырак һәм җентеклерәк өйрәнү өчен “кием-салым” тематик группасы (155 сүз) сайланып алынды), кием-салым атамаларын лексик-семантик яктан 5 төркемгә бүлдек. Мәсәлән, вакытка, чорга мөнәсәбәтле; җенескә мөнәсәбәтле; кулланылышына, ел фасылларына, кеше гәүдәсенең кайсы өлешенә әзерләнгән булуына бәйле. Һәр төркемдә төркемчәләр аерылып чыгарылды. Мәсәлән, кулланылыш үзенчәлекләренә карап бүленгән төркем “махсус” һәм “көндәлек” киемнәр төркемчәсенә бүленде. Махсус киемнәр атамалары алынмаларның күплеге белән аерыла.

4. Ономасиология, әзер лексик берәмлекләрнең семантик структурасын һәм аның үзгәрүен өйрәнгән семасиологиядән аермалы буларак, лексик берәмлекләрнең килеп чыгу процессын тикшерә. Номинация термины һәм исем бирүнең процессын, һәм аның нәтиҗәсен, ягъни исемнең үзен, номинантны аңлата.

5. Номинация процессында берничә этап аерылып чыга: 1) билгеләү; 2) аталырга тиеш булган берәмлекне аеру һәм теркәү; 3) ул берәмлекне аң, фикер аша үткәрү; 4) туры килгән тел чарасын һәм атаманы сайлау; 5) атама белән аталган тел берәмлегенә аерым эчтәлек беркетү. Димәк, номинация тел өзлегенә (элементына) аерым мәгънә беркетүне күзаллый.

6. Номинатив функция төшенчә белдергән тел берәмлекләренә генә хас. Кешелек тәҗрибәсе элементына атама була алу – ул бер реаль элементны гына түгел, ә аның гомумиләштерелгән образын да гәүдәләндерү.

7. Номинация проблемасы – катлаулы һәм авыр проблема. Атау мәсьәләсенә бәйле сорулар телдә теге яки бу факторларны исәпкә алганда гына төгәлрәк һәм ачыграк яңгыраячак. Бу факторларга түбәндәгеләр керә: тәҗрибә, лингвистик техника, кеше психологиясе, җәмгыять роле, тышкы шартларның тәэсире, атау һәм тел системасы, фикер йөртү һәм чынбарлык мөнәсәбәте.

8. Номинацияне беренчел һәм икенчел, туры һәм читләтелгән типларга бүлү кулланыла. Ләкин фәндә бу бүленешкә карата берничә төрле караш яши.

Беренчел номинация, ягъни беренче тапкыр атау функциясен алып, анда чагылган телдән тыш булган билге һәм авазлар рәте фрагменты мөнәсәбәте – хәзерге телдә сирәк очрый торган күренеш. Аларның ясалыш нигезе этимологик экскурс аша гына ачыклана ала.

Икенчел номинация – телдә инде булган номинатив материалны яңа атау функциясендә куллану. Чынбарлыкны ни дәрәҗәдә туры һәм мөстәкыйль рәвештә белдерүгә карап, туры һәм читләтелгән (кыек) икенчел номинация төрләре аерыла.

9. Икенчел номинация аша ясалган сүзләрнең төп билгесе – аларның мотивлашкан булуы. Мотивлашкан булу сүз мәгънәсе белән аның тышкы структурасында бәйләнешнең булу-булмавы турында, шулай ук бу бәйләнешнең төре һәм характеры турында хәбәр итә. Димәк, мотивлашуны өйрәнү сүзнең тышкы структурасын тикшерү белән бәйле.

10. Мотивация үзенчәлекләрен билгеләү сүзләрнең номинация принципларын ачуда нигез булып тора. Номинациянең төп принциплпры булып түбәндәге өч принцип күрсәтелә:

- Билге буенча атама бирү;

- Тавышка охшатып сүз ясау;

- Аваз символикасы.

Кием-салым атамаларында иң продуктив принцип – билге буенча номинацияләү. Бу принцип үз эчендә төрле-төрле билге аерып чыгару мөмкинлеге бирә. Мәсәлән, башкарган функциягә бәйле (чәчкап, тәнҗылыткыч һ.б.), гәүдә өлешенә мөнәсәбәттә (күкрәкчә, бармакча, билбау, изүчә, түшелдерек һ.б.), килеп чыккан урынга бәйле (кәйтән, блуза, болгари күн һ.б.), тегелгән материягә мөнәсәбәттә (камчат бүрек, киез итек, башмак, чүәк һ.б.) һ.б.

11. Тегү-чигү, туку һәм тукыма атамаларын тикшерү безгә башка лексик катламнар һәм гомумән тел системасы турындагы мәгълүматны тулырак күзаллауга мөмкинлек бирә. Чөнки, татар теленең бер өлеше буларак, тегү-чигү, туку һәм тукыма атамалары да тел үсеше һәм функциональләшү процессыннан тыш карала алмый.

12. Киләчәктә, шушы эш нигезендә, татар һәм рус телләрендәге тегү-чигү, туку һәм тукыма атамаларының номинацияләү нигезләрен чагыштырмача планда тикшереп, бу халыкларның милли дөнья модельләрен күзаллау дәрәҗәсен тикшерү мәсьәләләре куелырга мөмкин.

Список литературы

1. Аспекты семантических исследований: Арутюнова Н.Д. и Уфимцева А.А. Изд. – во “Наука”, М.: 1980.

2. Ахманова О.С. Очерки по общей и русской лексикологии. – М.: Государ-ственное учебно-педагогическое изд-во Министерства просвещения РСФСР, 1957. - 295.

3. Ахманова О.С. Словарь лингвистических терминов.- М.,1969.-360с.

4. Әхмәтьянов, Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. I том (А – Л). – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. – 543 б.

5. Әхмәтьянов, Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда. II том (М – Я). – Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. – 567 б.

+ еще 59 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Лексико-семантические особенности наименований шитья, вышивания, ткачества в татарском языке»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: Дипломная работа
Страниц: 97
Цена: 2900 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика