Курсовая работа

«Мишәр диалектында рус алынмаларының лексик – семантик үзенчәлекләре»

  • 71 страниц
Содержание

Эчтәлек

Кереш.3

Төп өлеш.8

Беренче бүлек

1.1. Мишәр диалекты һәм аның төп үзенчәлекләре (таралышы, мишәр диалектының формалашуы).9

Икенче бүлек

2.1. Алынма “заимствование” мәгънәсе һәм аның төрләре.12

2.2. Тел белемендә алынма сүзләрне лексик-семантик яктан төркемләү мәсъәләсе.63

2.3. Мишәр диалектында рус алынмаларын семантик яктан тәркемләү.

Йомгак.

Библиография.

Введение

Татар теленең нигезе, башка төрки телләрнеке кебек үк, бик борынгы вакытларда ук салына. Зур тарихи үсеш дәвамында татар теле халыкның милли теле булып формалашып җитә. Бу процесс, тел үсеше ягыннан караганда, шактый вакытны үз эченә ала. Татар милли әдәби теле, ХIХ йөз урталарында гомумхалык җанлы сөйләм теле формасына нигезләнеп, ХХ гасыр башына тәмам формалаша. Бу телне хәзерге әдәби тел дип атыйбыз.

Татар милләтенең аерылгысыз өлеше булган мишәрләр (үзатамалары - татар) Идел-Урал буе татарларының 1/3 өлешен тәшкил итәләр һәм сан ягыннан зур этник төркем булып торалар (19 йөз ахырында 620 меңнән артыграк). Үз чиратында мишәрләр составында берничэ этнографик төркем аерып тора – төньяк (яки сергач), көньяк (яисә төмән, ләмбрә), Көнбатыш Урал буе һәм Төньяк-Көнчыгыш Урал төркемнәре һ.б. Хәзер мишәрләрнең төп үзатамасы татар булса да, элек алар арасында башка этнонимнар да яшәгән (мишәр яки мишәр татары, төмән, алатыр, мөселман һ.б.). Мишәрләрнең сөйләм теле татар теленең көнбатыш диалектын тәшкил итә [6: 3].

Мишәр диалекты, берничә гасырлар буе катлаулы формалашу юлы үтсә дә, мишәрләрнең боронгы яшәү урынында - Цна һәм Мокша бассейнарында, Мещера төбәгендә үк формалашып җиткән булырга тиеш [10:70].

Мишәр атамасы миш – мишә, “урман” + ар/ әр/ ир “кеше, ир, ат” сүзләреннән ясалган дип санала [23:10]. Чынлап та,галимнәр фикеренчә, мишәрләр Казан татарларыннан Көнбатыштарак хәзерге Мордва республикасы төбәгендә формалашкан. Сан ягыннан алар бүген дә зур өлеш тәшкил итәләр, ләкин милләт буларак татар атамасы белән язылалар.

Мишәр этнонимын тарихи язмаларга беренче булып венглар (мадьялар) кертә. Гарәп, фарсы сәяхәтчеләренең IХ–IХ йөзләрдә Идел буендагы мишәр (маҗгар ~ мажгар ~ мачар ~ можар ~ мещеряк ~ мещер) дигән кабиләләр турындагы язмаларын өйрәнгәндә, венглар аларны үзләре хакында язмалар дип уйлыйлар. Гарәп, фарсы сәяхәтчеләре мажгаларның төрки телдә, аерым алганда башкорт теленә якын телдә сөйләшүчеләре турында ачыктан–ачык язалар. Ләкин венгр галимнәре моның белән киләшмиләр. Аларның карашынча, башкортлар элек фин–угор гаиләсенә караган мадьяр телендә сөйләшкәннәр, соңыннан гына төрки телне кабул иткәннәр. Мишәрләр дә башта мадьяр телендә сөйләшкәннәр, мадьярлар булганнар. Эгәр мишәрләр, элек венгрлар булып, соңрак төрки телне болгар- татарлардан алган булсалар, аларның теле дә көнъяк төрки телләренә түгел, ә болгар-татар теленә охшаган булыр иде [16: 22].

Татар диалектологиясе соңгы елларда зур үсеш алды, чөнки аның теоретик һәм практик әһәмияте зур. Бүгенге көндә Л. Җәләй, Җ. Алмаз, Ә.Ш. Әфләтунов, Л.Т. Мәхмутова, Г.Д. Тумашева, Г.Х. Әхәтов кебек галимнәрнең традицияләрен дәвам итеп Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыкова, Т.Х. Хәйретдинова, Ф.Й. Йосыпов, А.Г. Шайхулов һәм башка телчеләр татар диалектлары системасын фәнни нигездә барлап чыктылар. Татарлар яшәгән барлык территорияләрдә диярлек экспедиционюл белән җирле сөйләшләрнең бай материаллары туплады [13: 233].

Татар диалектологлары төрки телләр арасында беренчеләрдән булып татар теленең диалектологик атласын төзеделәр, ике китаптан торган тулы диалектологик сүзлек чыгардылар [2: 28]. Татар теленең бүгенге көндә билгеле булган барлык сөйләшләре монографик планда өйрәнелде.

Ләкин диалекталь лексиканың килеп чыгышы ягыннан тикшерү бүгенге көндә эле тиешлә дәрәҗәдә башкарылмаган. Бигрәк тә бу татар халык сөйләшләрендәге рус алынмаларын барлауда чагыла. Шуңа күрә безнең курс эше бу яктан бик актуаль.

2009 елда татар теленең ике зур диалектологик сүзлеге дә беренчеләрдән булып төзелде һәм басылып чыкты [32: 45-49].

Дөрес, татар әдәби теленең сүзлек составы лексик яктан берникадәр тикшерелгән. Мәсәлән, татар телендә рус алынмалары Е.Н. Шипова, Ә.М. Ахунҗанов, Д.Б. Рамазанова, Т.Х. Хәйретдинова, Л.Т. Мәхмутова хезмәтләрендә берникадәр каралган. Ләкин бу хезмәтләрнең күбесе, нигездә, әдәби телнең лексикасын тикшерүгә багышланган. Аларда диалекталь лексика әдәби тел сүзләрен дәлилләү максатыннан гына бирелә, ягъни алар бер катлам буларак системалы тикшерелмәгән.

Рус теленән кергән сүзләр татар телендә үзгәрешләр кичерәләр. Алынмаларның семантик, лексик, фонетик, грамматик үзенчәлекләрен билгеләү сүзлек составының асыл сыйфатларын ачыкларга ярдәм итә. Шуңа күрә без татар сөйләшләрендәге рус теленнән кергән сүзләрне өйрәнүне курс эшебезнең өйрәнү объекты итеп алдык. Бу юнәлештә без татар сөйләшләрендәге рус алынмаларны барлауны, аларны лексик – семантик яктан өйрәнүне һәм лексик берәмлекләрнең лексик – семантик үзенчәлекләрен билгеләүне максат итеп куйдык.

Теоретик һәм методологик нигез булып курс эше өчен үзебезнең илдәге галимнәренең хезмәтләре алынды, ә теоретик һәм практик аспектан чагыштырма-тарихи һәм типологик өйрәнү ягыннан чит ил галимнәренең хезмәтләре кулланылды. Бигрәк тә аерып күрсәтергә кирәк мишәр диалекты сөйләшләрен өйрәнгән галимнәрне. Аларның гыйльми эшчәнлеге арасында безгә кагылышлы хезмәтләр бар:Л.Ш. Арсланованың, Р.Г. Әхмәтҗановның, Н.И. Ашмаринның, Н.В. Бутыловның, Т.М. Гариповның, Л.В.Власованың, В.Г. Егоровның, Н.И. Егоровның, М.З. Зәкиевның Н.И. Исанбаевның, В.К. Келҗмаковның, Г.В. Лукояновның, Д.Б. Рамазанованың, М. Рясенның, Л.П. Сергеевның, Б.А. Серебрянниковның, И.В. Таракановның, М.Р. Федотовның , А.Г. Шайхуловның, һ.б. хезмәтләре кулланылды [20: 5].

Бу эш тасвирлама, тарихи – чагыштырма, лингвистик анализ методлары һәм алымнары ярдәмендә телнең лексик, семантик, фонетик дәрәҗәләрендә башкарыла.

Курс эше өчен төп материал булып рус, татар диалекталь сүзлекләр булды. Сүзләрне барлауда без: Л.Т. Махмутованың, Н.Б. Бурганованың, Л.Ш. Арслвновның, Р.Г. Әхмәтҗановның, Ф.С. Баязитованың, Н.И. Исанбаевның, Н.Х. Ишбулатовның, С.Ф. Мирҗанованың, Д.Б. Рамазанованың, Р.К. Рахимованың, А.А. Сабаткованың, З.Р. Садыкованың, Т.Х. Хәйретдинованың, О.Н. Бятикованың, һ.б. хезмәтләрен кулландык.

Сүзләрне барлауда төрле сүзлекләрдә һәм чыганакларда булган хезмәтләр кулланылды, алар барысыда кулланылган әдәбиятта күрсәтелгән. Татар диалекты чыганаклары өчен рус графиксы нигезендә хәзерге татар диалектологиясендә булган транскрипция тамгалары кулланылды [20: 6].

“Татар теленең диалектологик сүзлеге” нең ике китабы (Казан, 1969, 1993) материал туплау өчен төп чыганак булды. Бу сүзлектән меңнән артык мишәр диалектына караган рус алынма сүзләре аерып алынды һәм мәгънәсенә карап төркемнәргә бүленде.

Курс эшенең төп бурычлары булып түбәндәге себәпләр торалар:

1. Мишәр диалектында рус алынмаларының нигезен өйрәнү;

2. Хәзерге татар әдәби телендәге булган рус алынмаларын тарихи-лингвистик яктан өйрәнү;

3. Чыганаклардан мишәр диалектына караган рус алынмаларын барлап алу һәм аларны семантик төркемнәргә бүлү.

“Татар теленең диалектологик сүзлеге” нең ике китабы (Казан, 1969, 1993) материал туплау өчен чыганак булды.

Курс эшенең төп нәтиҗәләре хәзерге татар әдәби курсының гамәли дәресләрендә чыгышлар, рефератлар (2001, 2003, 2004) докладлар буларак апробация үтте. СДПА студентларының фәнни- практик конференциясенең 2004 елгы материаллары җыентыгында чыгышыбызның тезислары басмага тәкъдим ителде. Хезмәтебез 2003, 2004 елларда Уфада Башкортостан Республикасы югары уку йортлары студентларының фәнни эшләре республика конкурсында катнашты 2004 елгы конкурста ул югары дәрәҗәдә фәнни нәтиҗәләргә ия хезмәт буларак билгеләнде. Конкурска тәкъдим ителгән эшләрнең материалары җыентыгындабасмага тәгъдим ителде.

Безнең эшебезнең бу теманы тикшерүдә соңгы дәрәҗәдә фәннилеккә дәгъва итми. Ул бу юнәлештә башкарыласы тикшеренүләргә башлангыч ролен үти. Тупланылган материал теманы югарырак дәрәҗәдә фәнни өйрәнүдә татар теленең лексикасын чыгышы ягыннан тикшергәндә хәзерге татар әдәби теле курсы буенча практик дәресләрдә файдаланыла ала.

Фрагмент работы

Төп өлеш

Мишәр диалекты вәкилләре оешкан төстә булып аеруча Түбән Новгород, Пенза, Ульяновск, Саратов, Самара өлкәләрендә, Татарстанда, Мордовиядә, Чувашстанда һәм Башкортстанда яшиләр. Аларның чагыштырмача азрак төркемнәре Рязань, Тамбов, Ставрополь, Оренбург, Әстерхән һәм Волгоград өлкәләрендә дә бар. Мишәрләрнең бер өлеше Урта Азиядә, Себердә, Балтыйк буе республикаларында, Мәскәүдә, Санкт- Петербургта да таралган [23:4].

Мишәрләрнең таралышы, көнчыгыш юнәлештә генә түгел, көньяк-көнчыгыш һәм көньяк юнәлештә дә барган. Бу тирәләргә күчеш шулай ук төрле формада булган: үзирекле рәвештә яисә Рус дәүләте каршында зур хәрби казанышлары өчен бүләк ителгән җирләрне үзләштерү формасында һ.б.

Саратов губернасының төньяк өлешенә мишәрләрне күчерү 17 гасырның беренче яртысында була, шул ук гасырның 80 елларында исә, Саранск – Пенза хәрби сызыгын төзү барышында, бу процесс көчәеп китә һәм, кайбер галимнәрнең фикеренчә, 18 гасыр азагына хәтле дәвам итә. Тарихи чыганаклар күрсәтүенчә, бу җиргә, күбесенчә, Темников тирәсе мишәрләре күчерелгән. Бу фикерт тел үзенчәлекләре , атлас материаллары белән дэ раслана.

Мишәр сөйләшләре ике типка – ч-лаштыручыларга һәм ц-лаштыручыларга аерылган булуы бәхәссез. Соңга таба төрле тарихи сәбәпләр аркасында, бер-берсенә якын тора торган яңа сөйләшләр барлыкка килгән. Алар фәндә кабул ителгән территориал-лингвистик билгеләр нигезендә бүленеп чыгалар [23:6].

Беренче булек

1.1. Мишәр диалектаның сөйләшләргә бүленүе

Хәзерге көндә ц-лаштыручы сөйләләр төркеменә түбәндәгеләр керә: сергач (Төбән Новгород өлкәсе районнарында таралган); чүпрәле (Татарстанның Буа һәм Чүпрәле, Чувашстанның Батыр һәм Канаш районнарында таралган); чистай (Татарстан: Кама аръягының көнбатышында, Самара өлкәсенең төньягында Татарстан белән чиктәш урнашкан авылларда таралган); мәләкәс (чистай сөйләшенә бик якын Ульяновск өлкәсенең төьняк районнарында таралган); байкыбаш (Башкортостанның Караидел районында таралган) [20:54].

Ч-лаштыручы төркем сөйләшләр, күрәсең, борынгы чорда ук ике типка – темников һәм ләмбрә типларына – бүленгән булганнар.

Темников тибына темников сөйләше үзе (хезерге Мордовиянең көнбатыш районнарында таралган) һәм Мордовиянең көньяк Пенза өлкәсенең Рузаевкага хәтле булган чиге буйлап утырган авылларның сөйләше керә; Пенза өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә кайбер авылларның сөйләше дә шунда ук карый.

Ләмбрә тибына исә ләмбрә (Мордовиянең көнчыгышында таралган) сөйләше керә.

Ч-лаштыручылар арасында катнаш сөйләшләр дә бар. Болар – кузнецк (Пенза өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә) һәм хвалын (Ульяновск өлкәсенең көньягында) сөйләшләре. Аларның чиген билгеләве шактый кыен, чөнки бер-берсенә акрынлап күчәләр. Алар икесе дә темников һәм ләмбрә сөйләшләре үзенчәлекләрен эченә алганнар, әмма хвалын сөйләшендә ләмбрә һәм берникадәр сергач сөйләшләре белән уртаклык, кузнецк сөйләше белән чагыштырганда, ачыграк чагылган. Кузнецк сөйләшен исә кәнбатыш һәм көнчыгыш урынчылыкка бүлеп карарга мөмкин. Беренче темников сөйләшенә хас узенчәлекләрнең кәчлерәк булуы белән көнчыгыш урынчылыктан аерылы төшә [18:57].

Заключение

Хәзерге татар теле лексик байлыгы зур үсеш алган телләрдән санала. Анда йөзләрчәмең сүз бар, һәм ул көннән-көн төрле юллар белән үсә, байый.

Татар теленең лексикасы башка телләрдән сүзләр алу исәбенә дә арта. Татарлар меңәр еллар буена төрле тел гаиләләренә караган халыклар белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр.

Күп гасырлар буе сәяси, икътисадый һәм мәдәни бәйләнешләрнең эләре телдә, аның иң сизгер өлешендә – лексикасында чагылмый калмаган, әлбәттә. Рус алынмалары татар телендә үзенең күп санлылыгы һәм активлыгы белән аерылып тора.

Татар диалектологиясенә нигез салучылар итеп В.А.Бесссоновны һәм Н.Ф.Катановны күрсәтергә мөмкин. Шулай ук Ю. Миллер, А. Филоненко, В.В. Радлов һ.б. хезмәтләрендә бай мәгълүмат тупланган. Бүгенге көндә Э.М. Ахунҗанов, Л. Җәләй, Җ .Алмаз, Ә.Ш. Әфләтунов, Л.Т. Мәхмутова, Д.Г. Тумашева, Г.Х. Әхәтов кебек галимнәрнең традицияләрен дәвам итәп Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйкова, Т.Х. Хәйретдинова, Ф.И. Йосыпов, А.Г. Шайхулов һ.б. телчеләр татар диалектлары системасын фәнни нигездә барлап чыктылар.

Безнең эшебезнең төп максаты – татар теленең диалектологик сүзлегенә кергән рус алынмаларының лексик – семантик үзенчәлкләрен тикшерү иде.

Һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Шуңа күрә алынма кабул иткәндә, алар фонетик яктан да, мәгънә ягәннан да, грамматик яктан да үзгәрешләр кичерәләр. Табигый, рус сүзләре татар теленә кабул ителгәндә, иң бнренче чиратта, аваз ягыннан үзгәреш кичергәннәр. Алынмалар мәгънә ягыннан да үзгәрешләргә дучар булганнар. Тупланган материаллар түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөкинлек бирде.

Татар теленең диалектологик сүзлегендә рус теленнән кергән 1300 якын лексик берәмлек билгеләнде. Без бу сүзләрнең семантик үзенчәлеген ике төркемгә бүлеп тикшердек:

семантик яктан үзгәрешсез кабл ителгән русалынмалары;

семантик яктан үзгәртеп кабул итлгән рус алынмалары.

Беренче төркемдә татар теленә мәгънәви үзгәртелмичә кабул ителгән рус алынмалары тикшерелде. Монда сүзләр тик фонетик яктан гына үзгәрешләр кичергәннәр. Шуңа бәйле буларак, татар теленең сөйләшләрендә бер алынма сүз берничә вариантта да йөрергә мөмкин.

Икенче төркемдә анализланган материал бездә түбәндәге лексик – семантик үзгәрешләрне билгеләргә мәмкинлек бирде.

Бу сүзләрне үзләрен 4 төркемчәгә бүлеп карадык:

а) мәгънә киңәйгән алынмалар;

б) мәгънә тарайган алынмалар;

в) мәгънә бер предметтан икенче предметка күчкән алынмалар;

г) мәгънә тулысынча үзгәргән алынмалар.

Сөйләм теле аша кергән алынма сүзләр зуррак үзгәрешләргә дучар булганнар. Язма тел аша кергәннәре кимрәк дәрәҗәдә үзгәргәннәр, яисә бөтенләй үзгәмәгәннәр.

Список литературы

1. Абдуллин И.А., Ахунзянов Г.Х., Ганиев Ф.А. Руссский язык – один из источников обогащения и развития татарского литературного языка // Тезисы, доклады, конфиренции посвященные вопросам взаимодействия, взаимообогащения языков народов СССР. – Казань, 1964. - С. 29-34.

2. Атлас татарских народов говоров Среднего Поволжья и Приуралья. – В 2-х томах / Сост. Н.Б. Бурганова, Л.Т. Махмутова; Том 2 / Сост. Ф.С. Баязитова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыкова, Т.Х. Хайретдинова. – Казань: ИЯЛИ, 1989. – С. 56-59.

3. Ахунзянов Э.М. О соотношении стихийных и сознательно регулируемых процессов воздействия русского языка на татарский // Вопросы истории, филологии и педагогики. – Казань, 1965. – С. 77-81.

4. Ахунзянов Э.М. Русские заимствования в татарском языке. – Казань: КГУ, 1968. – 366 с.

5. Ахунзянова Э.М. Фонетическое освоение русских слов, заимствованных в татарский язык // Известия КФАН СССР. – Вып. 2. – Казань, 1957. – С. 171-187.

+ еще 30 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Мишәр диалектында рус алынмаларының лексик – семантик үзенчәлекләре»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: Курсовая работа