Курсовая работа

«Н. фәттахның “әтил суы ака торур” романында искергән сүзләр»

  • 25 страниц
Содержание

КЕРЕШ.3

БҮЛЕК I. Искергән сүзләр турында кыскача мәгьлүмат

1.1. Тарихи сүзләр турында төшенчә һәм аларның тематик төркемнәре.6

1.2. Архаизмнар турында төшенчә һәм аларның төрләре.7

БҮЛЕК II. Н.Фәттахның “Әтил суы ака торур” романындагы искергән сүзләр

ЙОМГАК.20

КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ.22

Введение

Галимнәр сүзнең искерүе, искерү дәрәҗәләре, сәбәпләре белән күптәннән бирле кызыксынганнар. Искергән сүзләр турында рус тел белемендә шактый зур күләмле фәнни мәгьлүмат тупланган.

Рус телчеләре искергән сүзләрне өйрәнүнең төрле классификациясен бирәләр, шулар арасында Н. М. Шанский классификациясе гомум кабул ителгән дип санала. Н. М. Шанский архаизмнарны лексик һәм семантик архаизмнарга бүлә. Лексик архаизмнар саф лексик, лексик-сүзьясалыш һәм лексик-фонетик архаизмнарга аерып тикшерә (Шанский, 1972, 158-161).

Төрки телләрдә искергән сүзләрне тикшерү гасырның 50-60 елларында башлана. Төрки тел галимнәре рус тел белемендәге архаик лексиканы тикшерү алымнарына нигезләнеп эшлиләр, ягьни бу проблеманы өйрәнү рус тел белемендәге карашлар тәэсирендә бара.

Баскаков (Баскаков, 1989, 95-100), (Б.Тилавов 1989, 231) һәм башка галимнәрнең хезмәтләрендә төрки телнең искергән лексикасына кагылышлы фикерләр тупланган.

Г. Ибраһимов беренчеләрдән булып, 20 гасыр башында алынма сүзләрнең искерүенә фәнни яктан аңлатма бирә (Ибрахимов, 1987, 430). Аның хезмәтеннән соң татар теле лексикасын тикшерүдә бик озак вакытлар игьтибар ителми. Бары тик 1930 еллар ахыры– 1940 еллар башында Ш. Рамазанов телнең сүзлек составын тикшерә башлый. Ул искергән сүзләр турында мәгьлүматлар җыя һәм аларның беренче гомуми классификациясен бирә. Рамазанов хезмәтеннән соң 20 нче елда басылган “Хәзерге татар әдәби теле” коллектив хезмәтендә генә тарихи сүзләр һәм архаизмнар турында мәгьлүмат бирелә (1966, 60-64). 60 еллар ахырыннан татар теле лексикасының төрле өлкәләре интенсив өйрәнелә башлый.

Ф.С.Сафиуллина хезмәтләрендә тарихи сүзләр һәм архаизмнар хакында бай фәнни мәгьлүматлар китерелә (Сафиуллина, 1979, 136, 1999, 288) .

“Сүз– бер көнлек, тел гомерлек”. Телнең сүзлек хәзинәсендә туктаусыз бара торган үзгәрешләрне мәкальгә әверелдереп, халык шулай дигән. Аерым сүзләрнең искереп төшеп калулары , яңа сүзләр барлыкка килү, искеләренең мәгьнәләре яңару, алынмалар кабул итү нәтиҗәсендә тел һаман үзгәреп тора. Халыкның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышындагы зур үзгәрешләр телдә, бигрәк тә аның лексик составында чагылыш таба. Бик күп сүзләр актив кулланылыштан төшеп кала, шуңа күрә пассив сүзлекне тикшерүнең фәнни һәм гамәли кыйммәте бик зур. Архаик лексикада ерак үткәннәр чагыла, һәм ул һәр телнең үсешен, аның килеп чыгышын дәлилләргә мөмкинлек бирә.

Архаик лексиканы өйрәнү тел һәм халык тарихын, тарихи лексикология, грамматика, диалектология, стилистикага караган бик күп сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Шуңа күрә татар тел белемендә искергән сүзләрне тикшерү хәзерге көндә дә актуаль булып тора.

Хезмәтнең төп максаты: Н.Фәттахның “Әтил суы ака торур” романындагы искергән сүзләрне тикшерү.

Төп максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар күз уңында тотылды:

- Архаизмнарга билгеләмә бирү

- Искергән сүзләргә билгеләмә бирү

- Романдагы вакыйгаларга тукталып үтү

- Андагы искергән сүзләрне туплау

- Аларга билгеләмә бирү

Хезмәтнең өйрәнелү обьекты булып Н.Фәттахның “Әтил суы ака торур” романындагы искергән сүзләре тора.

Өйрәнелү предметы: Н.Фәттахның “Әтил суы ака торур” әсәренең эчтәлек ачу ягыннан искергән сүзләрнең әһәмиятен тикшерү.

Фрагмент работы

БҮЛЕК I

ИСКЕРГӘН СҮЗЛӘР ТУРЫНДА КЫСКАЧА МӘГЬЛҮМАТ

1.1. Тарихи сүзләр турында төшенчә һәм аларның тематик төркемнәре

Искергән сүзләр бер-берсеннән искерү дәрәҗәсе һәм искерү сәбәпләре белән аерылып торалар (Перетрухин, 1968, 359). Искергән сүзләр арасында архаизмнарны һәм тарихи сүзләрне аерып карарга кирәк. Архаизмнар стилистик чара буларак хәзерге телдә сакланалар, ә тарихи сүзләр- халык тормышында инде кулланылмый торган предметлар, төшенчәләр аңлатучы сүзләр дип карала.(Кодухов, 1987, 286). Халык тормышындагы үзгәрешләр иң беренче чиратта телнең сүзлек составында чагылалар. Бер-бер әйбер яки күренеш искереп юкка чыга икән, аларны белдергән сүзләр дә төшеп кала; аерым очракларда, әйбер яки күренеш үзе калса да,аны атаган сүз урынына яңасы бырлыкка килә. Картайган сүзләр искерү сәбәпләре, искерү дәрәҗәсе, аларны куллану мөмкинлеге һәм характеры ягыннан төрле булалар.

Кайбер төшеп калган сүзләрне инде хәзер белгечләрдән башка берәү дә белми. Бикасап (тукыма), арзу (теләк), балпан (лачын), барымта

(талау походы) барнагыл (акча берәмлеге), иравыл (авангард гаскәр), иге (яхшы), багбан (бакчачы) баек (һичшиксез), балга (хәрби балта), бетек (язу), кебек сүзләр хәзерге татар телендә, мәсәлән, бөтенләй кулланылмыйлар. Андый сүзләр рус телендә дә шактый: стрый (атасы ягыннан ага кеше), резана (акча берәмлеге), рамо (җилкә), сквара (ут , ялкын), тети (кыйнау),торопь (һөҗүм) һ. б.

Искерүе аркасында хәзерге татар телендә сөйләшүчеләргә бөтенләй таныш булмаган сүзләрне очратабыз. Алар я телдән инде төшеп калганнар, я берәмлекләр составында гына кулланылалар. Искергән сүзләр-актив кулланылыштан төшеп калган, әмма телнең пассив сүзлек составында сакланган шушы телдә сөйләшүчеләрнең күбесенә аңлашыла торган сүзләр. Мәсәлән, чирү (гаскәр), икән (и–тамыр), сөмсере коелган. Алар хәзерге телнең пассив сүзлегенә дә керми һәм аларны искергән сүзләр дип тә атарга туры килә. Мондый сүзләргә бетү (язу), ту (байрак) , агырлау (хөрмәтләү), тархан, ботман, бизмән, кәнизәк, бәрмәче кебек сүзләр керә.

Заключение

Галимнәр сүзнең искерүе, искерү дәрәҗәләре, сәбәпләре белән күптәннән бирле кызыксынганнар. Искергән сүзләр турында рус тел белемендә шактый зур күләмле фәнни мәгьлүмат тупланган.

Рус телчеләре искергән сүзләрне өйрәнүнең төрле классификациясен бирәләр, шулар арасында Н. М. Шанский классификациясе гомум кабул ителгән дип санала. Н. М. Шанский архаизмнарны лексик һәм семантик архаизмнарга бүлә. Лексик архаизмнар саф лексик, лексик-сүзьясалыш һәм лексик-фонетик архаизмнарга аерып тикшерә (Шанский, 1972, 158-161).

Төрки телләрдә искергән сүзләрне тикшерү гасырның 50-60 елларында башлана. Төрки тел галимнәре рус тел белемендәге архаик лексиканы тикшерү алымнарына нигезләнеп эшлиләр, ягьни бу проблеманы өйрәнү рус тел белемендәге карашлар тәэсирендә бара.

Баскаков (Баскаков, 1989, 95-100), (Б.Тилавов 1989, 231) һәм башка галимнәрнең хезмәтләрендә төрки телнең искергән лексикасына кагылышлы фикерләр тупланган.

Г. Ибраһимов беренчеләрдән булып, 20 гасыр башында алынма сүзләрнең искерүенә фәнни яктан аңлатма бирә (Ибрахимов, 1987, 430). Аның хезмәтеннән соң татар теле лексикасын тикшерүдә бик озак вакытлар игьтибар ителми. Бары тик 1930 еллар ахыры– 1940 еллар башында Ш. Рамазанов телнең сүзлек составын тикшерә башлый. Ул искергән сүзләр турында мәгьлүматлар җыя һәм аларның беренче гомуми классификациясен бирә. Рамазанов хезмәтеннән соң 20 нче елда басылган “Хәзерге татар әдәби теле” коллектив хезмәтендә генә тарихи сүзләр һәм архаизмнар турында мәгьлүмат бирелә (1966, 60-64). 60 еллар ахырыннан татар теле лексикасының төрле өлкәләре интенсив өйрәнелә башлый.

Ф.С.Сафиуллина хезмәтләрендә тарихи сүзләр һәм архаизмнар хакында бай фәнни мәгьлүматлар китерелә (Сафиуллина, 1979, 136, 1999, 288) .

“Сүз бер көнлек, тел гомерлек”. Телнең сүзлек хәзинәсендә туктаусыз бара торган үзгәрешләрне мәкальгә әверелдереп, халык шулай дигән . Аерым сүзләрнең искереп төшеп калулары , яңа сүзләр барлыкка килү, искеләренең мәгьнәләре яңару, алынмалар кабул итү нәтиҗәсендә тел һаман үзгәреп тора . Халыкның иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышындагы зур үзгәрешләр телдә, бигрәк тә аның лексик составында чагылыш таба. Тормышның, яшәешнең үзгәрүе, әйләнә-тирә белән телнең, кеше аңының тыгыз бәйләнештә заманча формалашуы нәтиҗәсендә кайбер сүзләр я пассив кулланылышка күчә, яисә телнең сүзлек составыннан бөтенләй төшеп кала. Алар татар лексикасының билгеле бер катламын тәшкил итә. Шуңа күрә пассив сүзлекне тикшерүнең фәнни һәм гамәли кыйммәте бик зур. Архаик лексикада ерак үткәннәр чагыла, һәм ул һәр телнең үсешен, аның килеп чыгышын дәлилләргә мөмкинлек бирә.

Архаизмнар саф лексик, лексик-фонетик, лексик-морфологик, лексик-семантик тәрләргә аерып анализланды. Алар телнең үсеш динамикасын кузалларга мөмкинлек бирәләр.

Тарихи сүзләр зур бер лексик катламны тәшкил итәләр. Аларның түбәндәге тематик төркемнәрне тәшкил итүе билгеле булды. 1) Элекке иҗтимагый-сәяси тәртипләргә иске җитештерү мөнәсәбәтләренә бәйле, 2) хәрби тема, 3) сәүдә өлкәсенә караган сүзләр, 4) кием-салым, 5) ашамлык, 6) үлчәү берәмлекләре атамалары.

“Әтил суы ака торур” романында да шундый бик күп пассив, телдән төшеп калган искергән сүзләр шактый күп очрады.

Бу сүзләр аша, без, милләтебезнең үткәне, борынгысы белән якынрак таныша алабыз. Романда тикшерелгән искергән сүзләр халыкның тормыш-көнкүреше, яшәеше, киемнәре, ризыклары, кораллары турында күп мәгьлүмат саклый. Тупланган фактик материалны архаизмнарга һәм тарихи сүзләргә аерып тикшерү үзен һәрьяклап аклады.

Список литературы

1. Реформатский А.А. Введение в языковедение. – М., 1967.

2. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар теле. – Казан: Мәгариф,2006.

3. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге әдәби татар теле. Лексикология. – Казан: Хәтер, 1999.

4. Сафиуллина Ф. С. Тел белеменә кереш. – Казань: Инсан, 2001.

5. Маслов Ю.С. Введение в языкознание. – М., 1975.

+ еще 15 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Н. фәттахның “әтил суы ака торур” романында искергән сүзләр»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: Курсовая работа
Страниц: 25
Цена: 1500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика