ВКР

«Образ главного героя в повести «таң җиле» ф.садриева»

  • 66 страниц
Содержание

Ф.Садриевның «Таң җиле» әсәрендә күтәрелгән төп проблемалар …8

Ф.Садриевның «Таң җиле» романында художество чаралары …36

Әсәрдә башламның роле .38

Портрет характеристикасы … 39

Романда психологик кичерешне бирү ысуллары … 39

Образны эш-хәрәкәте аша анализлау … 45

Образны башка персонажлар белән мөнәсәбәттә ачу … 45

Образны характерлауда һәм әсәрнең эмоциональ тәэсирен көчәйтүдә символларның әһәмияте …49

Әсәрнең сюжет-композициясен оештыруда үзәк образның урыны …56

Йомгак.59

Кулланылган әдәбият исемлеге. 62

Введение

Бүгенге татар прозасы, мәгълүм булганча, киң тармаклы булуы һәм үз эчендә төрле юнәлешләр булуы белән характерлана. «Әдәбиятыбызда бүгенге көндә классик язучыларыбыз М.Хәбибуллин, Ә.Баянов, М.Галиев, М.Маликовалар белән бергә иҗат юлын нәкъ менә 80-90 нчы елларда гына башлаган Ф.Бәйрәмова, Н.Гыйматдинова, Ф.Латыйфи, З.Хәким, Ф.Яхин, Ф.Садриев, Р.Зәйдулла һәм тагын бик күп башка талантлы әдипләр иҗат итә» [; 9]. Шәмсутова

«Таң җиле» романы 1993 елда иҗат ителә. Бу чор – XX гасырның туксанынчы еллар башы – иҗтимагый тормышта, җәмгыятьтә демократияләштерүгә йөз тоткан вакыт буларак билгеләнә. Әлеге тарихи-сәяси вәзгыять автор әсәренә, әлбәттә, йогынты ясамый калмый. Язучы үз чоры проблемаларына мөрәҗәгать итә һәм авыл тормышындагы типик образларны сурәтли. «Фоат Садриевның «Таң җиле» романы – кеше җанын, психологиясен үзәккә куеп, вакыйгаларны «күңел көзгесе» аша сурәтләгән тәэсирле әсәр».

Хезмәтнең максаты – Фоат Садриевның «Таң җиле» романында үзәк герой образының бирелешен тикшерү.

Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар билгеләнде:

–әсәргә карата әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләрнең фикерләре белән танышу;

–әсәрдә күтәрелгән төп проблемаларны ачыклау;

–төп герой – Нуриәсма образын гәүдәләндерүдә автор кулланган чараларны анализлау.

Теманың өйрәнелү дәрәҗәсе. Язучының «Таң җиле» романы (1993) басылып чыгуга ук киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә. Матбугатта, бигрәк тә «Казан утлары» журналында әсәргә бәйле фикер алышу – дикуссия дә булып үтә. Әсәр турындагы киң сөйләшүдә Ф.Галиуллин, Ф.Бәшир, Р.Фәизов, К.Тимбикова кебек танылган язучылар, тәнкыйтьчеләр белән бер рәттән, әдәбият сөючеләр, гап-гади укучылар да фикер белдерәләр. Тулаем алганда, Ф.Садриевның «Таң җиле» романы уңай бәяләнә.

Әсәрдә татар әдәбиятындагы яраткан тема – авыл тормышы тасвирлана. Ләкин әдип үзенең каләмдәшләрен кабатламый. Сайлап алынган тормыш материалын ул үзенә генә хас стиль белән ача. ««Таң җиле» . Беренче карашка гап-гади авылның гадәти кешеләре турында бу роман, – дип яза Ф.Бәшир. – Әмма вакыйгалар агышына керә башлаган саен максатының эзләре салына башлавын тоясын. Роман – яшәү белән үлем хакындагы мәңгелек фәлсәфәгә нигезләнгән» [; 131]. Бәшир Ф. Исә җилләр Тәнкыйтьтә әсәрнең авыл тормышына хас үзгә бер якынлык, җылылык белән беренче карашка күренеп тормаган серле дә, нечкә дә яклары калкытып кую искәртелә. Бу уңайдан И.Хәсәнов «. роман хәзерге авыл тормышының безнең әдәбиятта әлегәчә бик күтәрелмәгән нечкә якларын үзәккә алган һәм, әлбәттә, анда үзенчәлекле кабатланмас геройлар бар» [; 177]Хәсәнов И. Тормышына күрә әдәбияты – дип үз фикерен җиткерә.

Чыннан да, әсәр бик үзенчәлекле геройларга бай. Алар да тәнкыйть күзлеге аша үткәреләләр һәм шактый югары бәя алуга ирешәләр. Бу Ф.Галимуллин хезмәтендә ачык күренә: «Нуриасма – җылылык, ягымлылык, игелеклелек чыганагы. Аның күңеле тулы изгелек, ул бары тик изге гамәлләр белән генә яши» [; 135]. Галимуллин Ф. Офыкларны алдан күреп Ф.Галимуллин Нуриасманы күкләргә чөеп мактаса, К.Тимбикова әлеге геройны җиргә төшерә. Баксаң, Нуриасманың да башка кешеләрнең кебек, җитешсез яклары да шактый икән [; 160]. Фәизов Р. Алда яктылык күренә Әсәрдә бер Нуриасма гына түгел, башка геройлар да тормыштагыча бик төгәл сурәтләнгән. «Җыеп кына әйткәндә, Ф.Садриевның «Таң җиле» романы – безнең соңгы еллардагы тормыш үзе ул» [160] Шунда ук, – дип билгели Р.Фәизов.

«Таң җиле» проза әсәрләреннән иң күп укылган ел китабы буларак җиңеп чыкты. Язучыга Р.Фәхеретдинов һәм Р.Төхфәтуллин исемендәге премияләр бирелде.

Теманың фәнни яңалыгы. Тәнкыйть күзлегеннән уңай бәя алган, образлар системасы ягыннан кабатланмас үрнәк булган бу әсәр бүгенге көндә образлар бирелеше җәһәтеннән өйрәнелмәгән. Гомумән, әдипнең иҗат эшчәнлеге киң планда махсус өйрәнүне таләп итә. Әгәр галимнәр һәм тәнкыйтьчеләр әдип язганнарны югары бәялиләр икән, димәк, ул тирәнтен өйрәнүгә дә лаек. Һәм Фоат Садриевның «Таң җиле» әсәрендә үзәк герой образын тикшерүгә багышланган чыгарылыш квалификация эше әдәбият белемендә бу юнәлештә беренче адым булып тора.

Хезмәтнең өйрәнү объекты – «Таң җиле» әсәре.

Өйрәнү предметы – әсәрдәге төп герой образы.

Чыгарылыш квалификация эшен башкарганда, төп методологик нигез буларак Ф.М.Хатиповның әдәбият теориясе буенча язылган хезмәте, Д.Ф.Заһидуллина, Ә.М.Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗевларның «Татар әдәбияты: Теория. Тарих», А.Г.Есинның «Приёмы и принципы анализа литературного произведения» һәм башка фәнни-теоретик хезмәтләр алынды. А.Г.Әхмәдуллин тарафыннан төзелгән «Әдәбият белеме сүзлеге»нә дә мөрәҗәгать иттек.

Чыганак буларак Фоат Садриевның 1994 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Таң җиле» әсәре алынды.

Хезмәтне башкарганда, эзләнү-күзәтү, тасвирлау методлары, әдәби әсәрне анализлау, мәгълүмат-фактларны гомумиләштерү алымнары кулланылды.

Чыгарылыш квалификация эшенең нәзари әһәмияте. Әлеге фәнни-тикшеренү эше, бердән, Ф.Садриев иҗатына хас үзенчәлекләрне билгеләргә ярдәм итсә, икенчедән, хәзерге татар прозасының үсеш-үзгәреш закончалыкларын ачыкларга мөмкинлек бирә.

Хезмәтнең гамәли әһәмияте. Тикшеренү нәтиҗәләре татар әдәбияты дәресләрендә Ф.Садриев иҗатын өйрәнгәндә кулланыла ала.

Фәнни-тикшеренү эшенә керешкәнче, эшнең объекты булган «Таң җиле» романы авторы Фоат Садриевның тормыш һәм иҗат юлының төп моментларына тукталу зарур.

Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941 нче елның 10 нчы мартында Татарстан АССРның Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган. Авылда җидееллык, аннары күрше Рус Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 нче елдан хезмәт биографиясен башлап җибәрә: колхозда эшли, хуҗалык кибетендә сатучы-өйрәнчек, авыл китапханәсендә мөдир вазыйфаларын башкара. 1963-1970 нче елларда башта Мөслим, аннары Сарман районы газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, Мөслим метеостанциясендә метеоролог булып эшли.

1970-1972 нче елларда Ф.Садриев Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының Мөслимдәге укыту-консультация бүлегенә җитәкчелек итә. 1972-1981 нче елларда Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» район газетасында редактор булып эшли. 1981-1982 нче елларда Мәскәүдә РСФСР Культура министрлыгы каршындагы берьеллык Югары театр курсларында укып кайта.

Фоат Садриев – 1981 нче елдан алып Татарстан язучылар әгъзасы. Хәзерге татар әдәбиятында драматург һәм прозаик буларак үзенчәлекле урын алып торган әдип үзенең ижат биографиясен җитмешенче елларда башлап җибәрә. Үзен башлап драматургиядә сыный.

Ф.Садриевның «Оҗмах ишеге төбендә» исемле кечкенә күләмле комедиясе 1970 нчы елда «Идел» әдәби альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул «Их сез, егетләр!», «Ач тәрәзәң», «Кондырлы кодачасы» исемле пьесаларын, балалар өчен скетчлар яза һәм алар Әлмәт татар драма театрында куела. 1981-1982 нче елларда авыл тормышыннан «Иртәгә нидер булачак» һәм «Тозлы бал» исемле драмаларын төгәлли.

Аның «Оҗмах ишеге төбендә», «Их сез, егетләр!.», «Ач тәрәзәң», «Кондырлы кодачасы», «Тозлы бал», «Иртәгә нидер булачак», «Син сандугач, мин каен», «Безнең авыл кызлары», «Яшьли сөйгән ярлар», «Хәршидә, Мөршидә, Рәшидә», «Безнең гомер язлары», «Аяз көнне яшен» һ.б. пьесалары, Әлмәт татар дәүләт драма театры сәхнәсендә куелып, тамашачылар күңелен яулап алалар. Буыннар арасындагы мөнәсәбәт, рухи кыйммәтләр, көнкүреш проблемалар драматург тарафыннан оста яктыртыла. 1991 елда театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Ф.Садриевка «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Ә инде алдагы елларда әдип үзенең каләмен прозада да сыный. «Шаһзаманов эше» (повесть һәм хикәяләр) – 1989 нчы елда, «Таң җиле» романы – 1994нче елда, «Адәм әүлиясе» повестьлар җыентыгы – 1997нче елда, «Бәхетсезләр бәхете» романы – 2001 нче елда, аның дәвамы булып 2-3 нче китаплары 2006-2007 елларда, «Көлми торган кеше» хикәяләр җыентыгы 2004 нче елда чыга.

Хезмәтнең төзелеше. Чыгарылыш квалификация эшенең төзелеше кереш, өч бүлекне эченә алган төп өлеш, йомгак һәм әдәбият исемлегеннән, кушымтадан гыйбарәт. Керештә эшнең максат, бурычлары билгеләнде, теманың актуальлеге һәм фәнни яңалыгы ассызыкланды, гамәли һәм нәзари әһәмияте билгеләнде, методологик нигез һәм чыганаклар күрсәтелде, шунда ук әдип Фоат Садриевның тормыш һәм иҗат юлына кыскача күзәтү ясалды. Төп өлешнең беренче бүлегендә әдипнең «Таң җиле» әсәрендә күтәрелгән төп проблемалар тикшерелде. Икенче бүлектә романдагы үзәк геройны гәүдәләндерү чаралары анализланды. Йомгакта төп нәтиҗәләр гомумиләштереп тәкъдим ителде. Соңыннан эш барышында файдаланылган чыганак һәм фәнни-теоретик әдәбият урнаштырылды.

Фрагмент работы

I БҮЛЕК. Ф.САДРИЕВНЫҢ «ТАҢ ҖИЛЕ» ӘСӘРЕНДӘ КҮТӘРЕЛГӘН ТӨП ПРОБЛЕМАЛАР

Билгеле булганча, узган гасырның 60 нчы елларында әдәби иҗатта моңа кадәр өстенлек иткән чынбарлыкны җиңеләйтеп, матурлап сурәтләүгә алмашка тарихи дөреслек принцибы каршы куела башлый. Бу принципның иҗат итүдә өстенлек алуы нәтиҗәсендә әдәби иҗатның проблемалылыгы көчәя, язучылар реаль чынбарлыкның мөһим мәсьәләләрен яктыртырга алыналар. Татар әдәбиятында бу хәлнең конкретрак бер чагылышы итеп 60 еллардан «авыл прозасы» дип аталган күренешнең хасил булуын атарга мөмкин. Бу хәл, икенче яктан, әлеге прозаны тудырган әдипләрнең авыл җиреннән чыккан булулары һәм шуңа күрә аны яхшы белүләре белән бәйләнгән. Язучыларның шәхси тормыш тәҗрибәсе белән бәйле рәвештә күп кенә әсәрләрдә шушы мәсьәләнең төп урын алуы татар әдәбиятында әлеге чор авылын гына түгел, хәзерге авыл тормышын сурәтләүдә дә мөһим үзенчәлек булып тора. «Авыл прозасы»ның чишмә башында торган олпат язучылар Р.Төхфәтуллин («Авылдашым Нәби», 1957; «Йолдызым», 1962), А.Гыйләҗев («Берәү», 1965), Ә.Баянов («Яшьлегемне эзлим», 1967), Н.Фәттах, М.Мәһдиев («Без – кырык беренче ел балалары», 1968), В.Нуруллиннар («Шинельсез солдатлар», 1968) юнәлешен бүгенге көндә Ф.Садриев та дәвам итә. Әдипнең кайсы гына хикәясен, повесть я романын алып карасак та, авыл темасы теге яки бу дәрәҗәдә чагылыш таба, ә күпчелегендә исә, шул исәптән безнең тикшеренү объекты булган «Таң җиле» романында ул төп тема булып әсәрнең асыл эчтәлеген билгели.

Фоат Садриевның «Таң җиле» романы укучыларның игътибарын тиз арада яулап ала, әсәрендә фәлсәфи бөтенлеккә ирешә алган үзенчәлекле язучыларның берсе булып таныла. Романдагы вакыйгалар тормышның үзеннән алынганнар, шуңа күрә дә яшәү рәвешен тирән яктырта алуын расладылар.

Фоат Садриевның «Таң җиле» романын әдәбиятыбызның туксанынчы еллар казанышы дип карыйбыз. Гади халык турында, гади кешеләрнең тормышын һәм хезмәтен сурәтләп, аларның язмышы өчен ачынып язылган әсәр бу. Үзәккә гап-гади хезмәт кешесен, хатын-кызны куеп язылган. Чын халыкчан әсәр.

Фоат Садриев үзенең героинясы аша безгә типик хатын-кыз образын алып килде. Чөнки ул үзендә миллионлаган хатын-кызларның характерындагы сыйфатларны чагылдыра, чөнки ул идеаллаштырылган образ түгел, ә тормышның нәкъ үзеннән чыккан образ.

Тоталитар корылыш шартларында милли тойгысын, милли горурлыгын, милли рухын гына түгел, туган телен дә югалту хәленә килеп терәлгән татар халкы тормышы сурәтләнә бу романда. Үткән сугышларда ир – улларын югалтып, ялгыз кәккүк шикелле тилмереп – моңаеп картайган Гыйзденисалар, гомер буе колхозга бушка диярлек эшләп үлем түшәгенә егылган Нуриасмалар.

Газиз балаларын күрәләтә маңкортка әйләндереп бетергән шул ук Гыйльминурлар. Әзмени соң андыйлар безнең арада. Әсәрдә менә шушындый аянычлы хәлләр белән беррәттән, ир-егетләребезнең, хәтта хатын – кызларыбызның да, хәмер, рухисызлык белән алданулары нәтиҗәсендә үлем – кырышларга юлыгулары, коточкыч бәла – казаларга юлыгулары, наданлык – бозыклык базына егылулары бәян ителә.

Әйе, беренче карашка гап-гади авылның гадәти кешеләре турында булса да, романның вагыйгалар агымына кергән саен мәгънәсе тирәнәя, асыл максатының җегәре саллылана баруын тоясың. Роман – яшәү белән үлем арасындагы мәңгелек фәлсәфәгә нигезләнгән. Әсәрдә ул укучыларга Нуриасма образы аша бәян ителә.

Заключение

Фоат Садриев үз романында татар әдәбиятының элек-электән килә торган традицияләрен дәвам итә. Ул тирән иҗтимагый проблемалар күтәрә, җәмәгатьчелекне борчыган мәсьәләләргә җавап эзли. Шул ук вакытта бу роман язучының әдәби осталыгы камилләшүен дә күрсәтә. Романдагы образлар нәкъ тормыштагыча, ышандырырлык итеп тасвирланган. Элегрәк әдәби әсәрләрдә кимчелекләрне ачып салу, җитешсезлекләрне тәнкыйтьләү « җәмгыятьнең яманатын сату» дип кабул ителде. Нәтиҗәдә, әшнәлек, әдәпсезлек, миһербансызлык тамырын ныгытты, әхлаксызлыкка юл куелды. Бу яктан күзәткәндә, романда үз намусын саф, пакь килеш саклаучы Нуриасма әсәрдә үзгә бер нур булып балкый.

«Таң җиле» романы – тормышчан образларга бай әсәр. Бигрәк тә төп каһарман Нуриасма, татар хатын-кызларына хас байтак күркәм сыйфатлардан тыш, катлаулы язмыш кичергән шәхес буларак та истә калырлык.

«Таң җиле» романында психологизм күренеше дигәндә, Нуриасма образын күз алдына китерәбез. Нуриасма образын анализлаганда, аңа берничә яктан якын килү зарур. Психологизм, димәк, берничә яссылыкта ачыла. Беренчедән, аның гомуми тормышка карашлары, җәмгыяви фикерләре. Икенчедән, аның хәтере, язмышы катлаулыгы, һәм шунда аның үзенчәлекләре. Өченчедән, Нуриасманың әни буларак сурәтләнүе.

Шулай итеп, Нуриасма образының эчке дөнья байлыгына, аның психологик кичерешләренә анализ ясап шуны әйтәсек илә: нинди генә каршылыклар алдында да баш ими, дөрес адымнар белән үзәк образ үз теләгенә ирешә. Башкалар бәргәләнеп, күмәкләшеп нәтиҗә чыгарганны ул берүзе башкарып чыга.

Нәкъ шушы төшенчәләргә Нуриасма бик үзенчәлекле карашта тора. «Кешелеклелек битлеге астында эш итүчеләр күп ул, кызым! Кемнәр белән икәнеңне уйла. Без төзегәнне сез җимерәсез дигән сүз бу!» Ник төзегән? Кайчан? Кем өчен? Төрле чигенешләр юлы белән автор бу сорауларга җавап биреп бара. Нуриасманың яшь чагындагы фидакарь хезмәте, кеше баласын үзенекедәй якын күрүе, ирен ят хатыннан яулап алуы, соңыннан ирсез хатын, балаларын намуслы булырга, дөресне ялганнан, хакны нахактан аерырга өйрәтүе –барысы да Нуриасма җилкәсенә төшә. Чыннан да, дөреслекне сайлап алу җиңел түгел ул.

Нуриасма – калку образ, язучының идеалы. Мондый көчле рухлы татар хатын-кызларын тормышта еш күрергә мөмкин. Шулай булгач, аны тормышчан санарга кирәктер. Көрәшче булып яшәү үзенекен итә, хатынның йөрәге туза, һәм ул өянәк чире белән егыла. Нәкъ менә Нуриасма хасталангач кына, бөтен авл халкы кемне югалта язуына төшенә, аның бәхиллеген алып калырга омтыла. Хәтта ки Хәдичә дә, гөнаһ белән яшәргә теләми, Сәгыйдулла белән хыянәтен әйтеп калырга, күңелен бушатырга ашыга. Баксаң, бу да Нуриасма өчен яңалык булмаган. Тешен кысып, эченә йоткан ул аны һәм бервакытта да ут күршесенә зыян салмаган. Иренең хаталануы сәбәпләрен үзеннән тапкан, чөнки хатын эчке сөю белән яраткан, акылны өстен куйган, тыенкы тәрбияләнгән. Хаталарын вакытында төзәтеп калган.

Героиняның киң күңеллелегенә чикләр юк: иптәш кызының җилдән тапкан Фәритен дә үзенеке кебек үстергән, үлемгә атлаган Маратны да кеше иткән ул.

Зур йөрәкле ананың бу дөньядан китәсе инде балаларына да сер түгел. Бары тик соңгы эшләргә нокта куелмаганга гына сузыла, ерагайтыла ул көн.

Әсәр башыннан ук таң күренеше нур образы белән бәйле сурәтләнеп килә. Бу образ әсәрдә символик мәгънәгә ия. Баксаң, тормышы бәхете китек чакларда, кешеләр арасында урын тапмаган вакытларда Нуриасма таңнарда кояш карарга чыга торган булган икән. Ул аннан киләчәгенә хәер-фатиха сорап яшәгән. Көннең хәерлесе, кызганычка каршы, карчык үлгәндә генә килә. Яшәү өмете биргән Таң образына тиңләштерелгән Нуриасма белән хушлашу күренеше язучы тарафыннан тирән психологизм белән сурәтләнгән.

Романның башлангыч һәм соңгы өлешләре үзара охшаш, аваздаш булып, әсәргә бөтенлек, фәлсәфи мәгънә бирәләр.

Әсәр башында Нуриасма изге теләкләр теләп таң каршылый. Ахыр минутларында да табигатьнең шушы мизгелен көтә. Хәере белән килерме бу көн? Нуриасма инде бу уйлардан азат, бу сорауны инде ул калганнарга тапшырган. Беренче ал нурлар өйгә кергәндә, Нуриасма дөньядан китә. «Таңның тәүге саф тирбәлеше. аның тән һәм җан җылысын сеңдереп, Нуриасма гомере буе омтылган, җанына рәхәтлек, йөрәгенә көч алган Ык буйларына, болыннарга, әрәмәләргә, иген басуларына шул җылыны таратырга очты, аның инде бүтән беркайчан да алар янына килмәячәген хәбәр итәргә ашыкты.»

Йомгак ясап, шуны әйтәсе килә, Нуриасма кебекләр»нең кадерен белергә, алардан үрнәк алырга кирәк. Чөнки алардан сафлык бөрки. Намуслы хезмәтләре, изге күңелләре белән алар тормышыбызга яктылык өсти, хакыйкатьне ярып сала.

Әсәрдә бирелгән намуслылык, вөҗдан сафлыгы, шулай ук миллилек, динебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу – әдәбиятыбызның барлык чорларында да иң актуаль проблемаларның берсе булып торды. Тормыш төрле ялганчылар, кара күңеллеләр белән тулган чорда Нуриасма кебек саф йөрәкле, намуслы шәхеснең калкып чыгуы, һәм үзәк героиняның хатын-кыз –Ана образы аша яктыртылуы –бик әһәмиятле. «Таң җиле» символик образы да бу урында киң мәгънәсендә язучының милләтебез, илебез язмышында яңа дәвер башлануга, җәмгыятьтә гуманистик идеяләр җиңүенә ышанычы, өмете булып яңгырый төсле.

Список литературы

I. Әдәби чыганак:

1. Садриев Ф. Таң җиле: Роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 256 б.

II. Фәнни-теоретик чыганаклар

1. Әдәбият белеме сүзлеге /Төз.-ред.А.Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.– 340 б.

2. Әдәбият белеме сүзлеге. Төз.-ред. А.Әхмәдуллин.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.

3. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.

4. Әдәбият теориясенә кереш. – Казан: Таар. кит. нәшр., 1987.

5. Әхмәдулла Ш. Проза турында сөйләшү. // Казан утлары. – 1997. – №7.

+ еще 59 источников

Покупка готовой работы
Тема: «Образ главного героя в повести «таң җиле» ф.садриева»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 66
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика