ВКР

«Образ родного края в прозе амирхана еники»

  • 63 страниц
Содержание

Кереш.3

Бүлек I. Әмирхан Еники − күренекле татар язучысы (каләмдәшләшләрнең язучыга карашы) .9

Бүлек II. Әмирхан Еники прозасында туган як образы.18

1.1. Әдипнең хикәяләрендә туган як образы.18

1.2. Әдипнең “Әйтелмәгән васыять” повестенда туган як образы.37

Бүлек III. Әмирхан Еники әсәрләрен мәктәптә өйрәнү.49

Йомгак.54

Библиография.60

Введение

Бүгенге иҗтимагый тормышыбыздагы икътисади, сәяси, мәдәни, хәтта рухи үзгәрешләр чорында үткәнебезгә борылып карау, андагы табыш- югалтуларга игътибар артты. Бу хәл исә әдәби мирасыбызны барлау һәм әдәби әсәрләребезне яңача, заманга бәяләүгә омтылуда да ачык чагыла.

Хәзерге көндә яшь буынга тәгълим-тәрбия бирүдә әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр гаять күп. Балаларның, үсмерләрнең, хәтта өлкәннәрнең дә үз-үзләрен тотышындагы, дөньяга карашындагы, кешеләр белән аралашудагы “гариплекләр” һәммәбезне дә борчый, уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә.

Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Туган төбәк! Туган табигать! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше – болар барысы да кече яшьтән үк тормышыбызның бер кисәгенә әверелә. Безнең аңыбыздагы һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап, Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Әмирхан Еники әсәрләрендә туган як образын өйрәнү халык культурасының гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм матур эшләрен аңларга булыша. Туган илебезгә, аның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә мәхәббәт хисләре тәрбияләүдә туган якны өйрәнүнең мөмкинлекләре аеруча зур.

Туган як образы барлык мәдәниятләр өчен дә зур әһәмияткә ия уртак кыйммәт лып санала. Г.Гачев барлык кешеләр өчен уртак кыйммәтләрнең үзенчәлекле структурасы милли образ, башкача әйткәндә – дөнья моделен хасил итә, ди: “ .барлык халыклар да бер кояш һәм бер ай, һәм бер үк төрле диярлек күк астында яшиләр, бердәм дөньякүләм тарихи процесска тартылганнар, ләкин алар төрле җирдән атлыйлар, төрле туфрактан үсеп чыгалар, яшәү темпоритмнары да төрле. Шуңа күрә барлык халыклар өчен дә уртак кыйммәтләр төрлечә кабул ителәләр” [35:17]. Әлеге уртак кыйммәтләрне өйрәнү милли фикер һәм күзаллаулардагы үзенчәлекле сыйфатларны аерып чыгарырга мөмкинлек бирә. Дөнья мәдәниятләре өчен уртак дип исәпләнгән Җир образы мифопоэтик укылышта ана мәгънәсендә килә, яңадан туу, рухи үсеш, яңарыш, үз асылыңа кайтуны символлаштыра [Жюльен, 38:134].

Туган ил темасы әдәбиятта мәңгелек тема, туган як, ватан төшенчәләре белән бербөтен, аерылгысыз. Ул әсәрләрдә кеше образын тудыру өчен актив кулланыла.

Әмирхан ага Еникинең иҗаты кеше тормышындагы проблемаларның иң мөһимнәрен колачлый, ә әсәрләренең тәэсир көче халык җырларыныкына тиң. Аның, художник буларак, тикшергән сферасы – кешенең рухи дөньясы, заман психологиясе.

Әмирхан аганың эстетик, әхлакый, фәлсәфи карашларын, телен, сәнгать осталыгын, иҗат психологиясен ачкан фәнни тикшеренүләрсез татар халкының рухи югарылыгын һәм матурлыгын билгеләүче иң биек тауларының берсе дөньяга күренми торачак.

Чынбарлыкны, кешенең рухи, эмоциональ дөньясын сурәтләү мәсәләсендә татар әдәбияты күп кенә тәҗрибә туплаган. Туган илгә мәхәббәт, Ватанны саклау, милләт язмышы турында уйлану безнең хикәя, повесть һәм романнарда шактый күп һәм тирән сурәтләнгән. Туган илебезнең, халкыбызның тормышын, эмоциональ дөньясын сурәтләү осталары арасында татар прозаигы Әмирхан Еникиның роле зур.

“Әмирхан Еники иҗаты халкыбызны шаулы егерменче гасырда да адаштырмый торган якты йолдызлар кабызды. Һәрбер әсәре белән бер якты йолдыз кабызды ул халкыбызның мәдәният күңелендә! Һәм әнә шул йолдызлар, ил, халык тормышында адаштыручы томан аеруча куерган вакытларда да кешеләргә күңел күзләрен текәп бару өчен рухи, әхлакый маяк булдылар! Күңелләрдәге, яшәештәге томанны таратырга булыштылар”

Әмирхан Еники кеше рухының киңлеген туган як образы аша тасвирлый, әйләнә-тирә чынбарлыкның матурлыгын аңлый. Кеше – туган илнең иң югары иҗат казанышы, горурлыгы. Аны бәхетле, рухи яктан бай итү өчен туган як образын тирәнрәк аңларга өйрәнергә кирәк. Бу проблема Ә. Еникинең бик күп фәлсәфи әсәрләрнең нигезендә ята.

Язучының гаять бай, катлаулы иҗат дөньясын үзләштерү-өйрәнү эшендә инде күп тәҗрибәләр ясалган. Аның иҗатын төпләп өйрәнүчеләрдән А.З. Карамова “Әмирхан Еники иҗатында психологизм” [41], И.М. Габдулхакова “С перевода художественно-изобразительных средств в произведениях А. Еники” [9], Ибатуллина Д.Э. “Поэтика прозы Амирхана Еники” А.Р. Мотигуллина “Әмирхан Еники прозасында геройларның характеры” [36], М. Вәлиев “Каһарманнар кирәк” [8], Ф. Галиуллин “Офыкларны алдан күреп” [12], Г. Куклис “Әмирхан Еникинең күп төрле геройлары” [42], Ф. Миңнуллин “Заман һәм повесть” [44], В. Сверигин “Әмирхан Еники”[52] кебек галимнәр Ә. Еникинең иҗаты хакында бик күп үзенчәлекле фикерләр әйттеләр.

ХХ гасырның 60-70 нче елларында Г.Бәширов, А.Гыйләҗев, Ә.Еники кебек әдипләрне хөр рухлы, горур татар халкының милли рухы югала башлавы уйландыра. Туган як концептының татар әдәбиятында бу дәвердә актуальләшүе табигый: хөрлеккә омтылучы татар кешесе иң элек буыннардан килгән рухны сакларга тиеш. Туган як-нигез укылышында нигез милли әхлак кебек төгәлләшә.

Квалификацион чыгарылыш эшенең максаты – Әмирхан Еники прозасында туган як образын ачу, аның үзенчәлекләрен билгеләү.

Максат түбәндәге бурычларны хәл итүне таләп итте:

– татар әдәбиятында туган як образының чагылышын күрсәтү;

– Әмирхан Еники иҗатының художество үзенчәлекләрен билгеләү;

– Ә. Еникинең хикәя жанрындагы психологизмны бирү юлларын барлау;

– Ә. Еникинең әсәрләрендә туган як мотивын чагылдыру.

Хезмәтнең тикшерү объекты – Әмирхан Еникинең прозасы.

Тикшерү предметы – Әмирхан Еники иҗатында туган як образы.

Квалификацион чыгарылыш эшенең методологик нигезен күренекле тәнкыйтьчеләр М. Вәлиев, Ф. Хатипов, Г. Халит, А.Р Мотигуллина,Д.Э Ибатуллина, И. Нуруллин, Р. Сверигин һәм башкаларның хезмәтләре тәшкил итте.

Хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте. Әдәбият дәресләренең бурычы – иҗади алымнар аша бала күңеленә үтеп кереп, аңарда нәфислек, күркәм сыйфатлар тәрбияләүдән гыйбарәт. Ә инде Ә.Еникинең тикшерү объекты булган әсәрләрен татар әдәбияты дәресләрендә өйрәнү, укучыларны әдәпле, югары әхлаклы булырга, туган якны яратырга өйрәтү – татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдында торган мөһим бурычларның берсе. Шул нисбәттән әлеге тикшеренү нәтиҗәләре татар әдәбияты дәресләрендә кулланыла ала.

Квалификацион чыгарылыш эшендәге күзәтүләр һәм нәтиҗәләр Ә. Еникинең иҗатын тагын бер аспекта карау мөмкинлеген бирә. Аларны әдәбият тарихын язганда һәм укыту эшендә кулланырга, әдипнең мирасын пропагандалаганда кулланырга мөмкин.

Анализлаганда әдәби әсәрне интерпретацияләү, әдәби-тәнкыйди, чагыштырма-типологик, чагыштырма-тарихи фәнни тикшеренү методлары кулланылды.

Квалификацион чыгарылыш эшенең структурасы. Максат һәм бурычлардан чыгып, хезмәт кереш, өч бүлек, йомгак һәм библиографиядән тора.

Фрагмент работы

БҮЛЕК I.

ӘМИРХАН ЕНИКИ – КҮРЕНЕКЛЕ ТАТАР ЯЗУЧЫСЫ (каләмдәшләшләрнең язучыга карашы)

Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникеев 1909 елның 2 нче мартында Башкортстанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында дөньяга килә. 1916-1924 нче елларда төрле мәктәпләрдә белем ала. Уналты яшьлек крестьян егете 1925 нче елда Казанга килеп китап кибетендә курьер булып эшли башлый. 1926 нче елда беренче хикәясе дөнья күрә, ә язучылар берлеге әгъзасы булып кабул ителгәнче нәкъ егерме ел вакыт узып китә.

Егерме ел эчендә ул шактый бай тормыш мәктәбе уза. Татрабфакны, хезмәтне фәнни оештыру институтын тәмамлый. 1939 нчы елга кадәр Казан һәм Баку шәһәрләрендә, төрле идарәләрдә һәм предприятиеләрдә эшли Бөек Ватан сугышы елларында Әмирхан Еники зур көрәш юлын уза. Сугыштан кайткач Татарстан радиосында, соңрак “Колхоз бригадиры” журналы редакциясендә эшли. 1950 нче елдан башлап профессиональ язучы булып китә. Әмирхан Еники хәзерге татар прозасының күренекле актив вәкилләренең берсе. Ул киң катлау укучыларга аеруча сугыш вакытындагы һәм аннан соңгы хикәя, повестьлары белән танылып киткән язучы. Егерменче елларда ук инде Еникиның хикәяләрендә (“Вакытсыз сулды” (1928), “Мидхәт”(1928), “Пожар”(1929) һ.б) сурәтләнгән вакыйгалар һәм аның геройларының эчке дөньялары укучыларның игътибарыннан читтә калмады. Ләкин, ул сугышка кадәрге чорда әдәбияттан читләшеп тора һәм язган әсәрләрендә дә анык кына үз йөзе билгеләнми әле [3, 4], ягъни индивидуаль стиле формалашып җитми. Бу хәл язучының үзен дә борчыган булса кирәк.

Әдипнең шәҗәрәсе бик күптәнге морзалар нәселенә барып тоташа. Исәп буенча 10 нчы бала булып дөньяга Әмирхан килә. Аның исән-сау үсүен теләп, нәзерләр әйтеп, гаилә яшь ярымлык бала белән 1910 елда сәүдә үзәгенә әверелгән Дәүләкәнгә күчә. Әмирханга ике яшь вакытта энесе Илдархан туа. Шуңа күрә туганнары арасында аларны “ике бөртек” дип йөртәләр.

Кечкенәдән үк ул ямьле Димнең хозур табигатен, ягымлы кешеләрен, төрле милләтләрнең дус, тату яшәүләрен күреп үсә. Белемне ул мәчет каршындагы мәдрәсәдән ала башлый.

Әгәр Дәүләкәндә дөньяга күзе ачылмаса, Әмирхан Еники язучы булып китмәс тә иде. Чөнки бары тик шушы матур табигатьле төбәктә генә аның киләчәктәге хыяллары формалаша башлый. Моның берничә төрле алшарты да бар. Беренчедән, Дәүләкәннең үзәгендә бай гына китапханә була. Әмирхан аннан алып китаплар укый. Икенчедән, кайбер сәүдәгәр, приказчикларның өйләрендә сакланган “Ялт-йолт”, “Ак юл”, “Сөембикә”, “Аң”, “Шура” журналларын сорап алып укыштыргалаган була. Өченчедән, әби-бабасы йортында сакланып калган, ләкин таушалып беткән “Тутыйнамә”, “Бакырган”, “ Бәдавам”, “Бүз егет”, “Каһарман катыйль” китапларын кулга төшереп, аңлый алганнарын, укып карый [47, 59].

Дүртенчедән, бу якларга кымыз эчәргә килүчеләр күп була. Кымызчылар арасында бер җәйне Нәгыймә Таҗдарова (1957 елда әдип аның турында китап та яза) белән Нури Сакаев, Маһирә Мивәлиевна белән Шакир Шамильский булалар. Икенче бер җәйне Казаннан хатыннары белән Галимҗан Нигъмәти һәм Гомәр Гали киләләр. 1924 елда Мәҗит Гафури, Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләр кымызда булалар. Әмирханның әдәбият белән “җенләнә” башлаган елларында шундый күренекле сәнгать әһелләрен, галимнәрне, әдипләрне күрүе, һәм ишетүе сайлаган юлыннан баруга этәргеч була.

Заключение

Чыгарылыш-квалификация эшебездә Әмирхан Еники әсәрләрендә туган як образын тикшереп, түбәндәге нәтиҗәгә килдек. Әдәбиятта үзен иркен хис иткән Әмирхан Еники иҗатында туган якка мәхәббәт чынлап та аерым урын алып тора.

Татар әдәбиятында милли дөнья сурәтен тудыручы модельләрнең берсе булып туган җир образы тора. Дөнья мәдәниятләре өчен уртак кыйммәт дип исәпләнгән Җир образы мифопоэтик укылышта ана мәгънәсендә килә, яңадан туу, рухи үсеш, яңарыш, үз асылыңа кайтуны символлаштыра. Галәмдәге яшәешнең башлангычында торган Җир-Күк пары – барлык мәдәниятләр өчен уртак мифологик сюжет. Җирнең барлыкка килүе турындагы төрле мифологик күзаллаулар халык авыз иҗатына күп персонажлар алып керә. Туган җир концептының татар әдәбиятында ХХ йөзнең икенче яртысында актуальләшүе табигый: хөрлеккә омтылучы татар кешесе иң элек буыннардан килгән рухны сакларга тиеш. Туган җир-нигез укылышында нигез милли әхлак кебек төгәлләшә. Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повесте бу образны милли яшәеш моделенең нигезе итеп калыплаштырды, чөнки ХХ йөзнең ахыры прозасы туган җир темасын әлеге повесть үрнәгендә күтәрде, төрләндерде. М.Мәһдиев, Ф.Садриев һ.б. прозасында туган җир моделенең милли дөнья сурәте тудыруын күзәтәбез.

Туган ил, туган як темаларынннан башка Ә. Еники иҗатын күз алдында да китерү кыен булыр иде. Бу тема фронттан кайткан егетнең туган-үскән шәһәрен – аның урамнарын, кешеләрен яңадан күрү шатлыгында да (“Икенче көнне”), авылга кунакка кайткан кызның туган-җир ялан, кешеләрнең матурлыгын беренче тапкыр төсмерли башлавында (“Туган туфрак”) яисә Акъәбинең гомер турындагы уйлануларында да (“Әйтелмәгән васыять”) үзенчәлекле чагылыш таба.

Әмирхан Еники табигатьнең төрле вакытын, төрле чагылышларын тасвир үзәгенә алырга ярата. Бер урында кеше белән табигать арасындагы бәрелешне сурәтләсә, икенче җирдә галәмнең ике көче арасындагы дуслыкны, гармонияне, иплелекне тасвирлый.

Язучы кешегә хас сыйфатларны табигатькә күчереп тасвирлау ысулына еш мөрәҗәгать итә. Бу алым белән кеше һәм табигать арасындагы якынлыкны ачарга омтыла. Табигать тормышын, матурлыгын тирәнтен аңлый торган, аның халәтендәге кечкенә генә яңарышны да күреп, сиземләп ала алган бөек зат дип әйтсәк һич кенә дә ялгышмабыз.

Яшь буынны тәрбияләү, гасырлар буе тупланган тәҗрибәне тапшыру, гореф-гадәтләрене, традицияләрне саклау, дәвам итү; яхшылык һәм явызлык , ярату һәм нәфрәт, батырлык һәм куркаклык, Ватанга тугрылык һәм сатлык җанлык төшенчәләрен аңлату − кешелек дөньясы барлыкка килгәннән юкка чыкканчыга кадәр һәрвакыт актуаль проблемаларның берсе булып тора.

Шулай ук, Ә. Еники иҗатында табигать хәзерге кешенең фикерләү рәвешен, хис-тойгы дөньясын күрсәтү чарасы булып кына калмый, ә аның сиземләү чыганагына әверелә.

Табигать без – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк. Автор билгеләвенчә, нәсел башларыбыз үз авыл, шәһәрләрен нәкъ менә чишмә, су буйларына корганнар, суның кадерен белгәннәр. Чишмәләрне халык гомер-гомергә яраткан, кичке уеннар су бенда үткән, гашыйк парлар чишмә буенда вәгъдәләр бирешкән. Көянтә чиләк белән су буена төшкән кызларны егетләр күзләгән. Һәр авылның иң хөрмәтле, иҗтиһатлы картлары чишмәләрне караганнар.

Әмирхан Еники өчен туган җир табигате турында кайгырту – үз балаларының һәм оныкларының киләчәге турында кайгырту ул.

Әдипкә хас шигърилек, нәзакәтлелек, моңсулык, нәфислек ул язган әсәр исемнәрендә үк чагылып тора. Аларның һәрберсе кеше күңелендәге изге, саф хисләрне барлык мөмкинлеге белән уятырлык итеп сайланган, әсәрнең идея-эстетик кыйммәтен тулысынча биреп җиткерерлек итеп әйтелгән: ”Рәхмәт, иптәшләр”, “Туган туфрак”, “Матурлык”, “Төнге тамчылар”, “Әйтелмәгән васыять”, “Җиз кыңгырау”, “Гәләндәм туташ хатирәсе”, “Рәшә”, “Яшьлек хатасы”, “Йөрәк сере”, һ.б. Һәрберсе энҗедәй кадерле, әдипнең тынгысыз күңеле, йөрәге аша үтеп, бердәнбер мөмкин булган исем дәрәҗәсенә күтәрелгән метафора. Әсәр исемнәренең күбесе хикәяләү белән мәгьнәви, идея-эстетик, композицион-структур яктан тыгыз бәйләнгәннәр.

“Һәр кошның – үз моңы” ди халык. Ә. Еники дә – әдәбиятыбызда үз моңы, үз темасы, үз яңгырашы булган әдип. Аның геройлары тыйнак, гадәти кешеләр. Әдипнең кайта-кайта үткәнне – ретроспектив сүрәтләве геройларның эчке матурлыгын тасвирлауда җитди ярдәмче чара булып тора.

Ә. Еники – татар әдәбиятын куп төрле әдәби типлар, тормышчан образлар белән баеткан язучы. Аларда әдип үз заманы героеның катлаулы язмышын, каршылыклы характерларын күрсәтә.

Әдипнең иҗат дөньясы киң һәм күпкырлы. Аның әсәрләрендә сүрәтләнгән туган як образы нигездә тирән эчке кичереш, уйлану, сиземләү кебек катлаулы психологик халәтне бирү ярдәмендә ачыла. Ул – кешеләр язмышындагы, аларның үзара мөнәсәбәтләрендәге авыр хәлләрне, драматик кичерешләрне тирән аңлаучы һәм шуларны үзенә хас чаралар ярдәмендә сәнгать чынлыгына әйләндергән сүз остасы.

Язучының күпчелек әсәрләре авыл тормышы язмышына багышланган. Аларда авыр һәм кырыс тормыш күренешләре теркәлеп калган. Шул вакыйгалар белән бергә үрелеп туган як табигате дә бик матур, үзенчәлекле итеп бирелә. Чын сәнгать әсәрләренең бернинди вакыт яңгыры да җуеп бетерә алмый торган бизәкләре, мәңгелек сыйфат һәм хәсиятләре була. Алар Әмирхан Еники әсәрләрендә дә байтак. Шуларның иң мөһиме – язучы әсәрләренең тормышчан көче.

Никадәр генә сәләтле һәм талантлы язучы булмасын, әгәр үзе сурәтли торган тормышны әйбәт белмәсә, Әмирхан Еникинең әсәрләре бу кадәр мәгънәле, фикерне һәм игътибарны җәлеп итәрлек булмас иде.

Күп төрле сыйфатлар арасыннан аеруча әһәмиятле дип уйланган тагын берсен билгеләп узасы килә. Сүз әдәби герой һәм ул үскән тормыш шартлары, туган җиренең табигате, урман-сулары, аларның бер-берсенә үзара мөнәсәбәте, йогынтысы турында бара.

Әмирхан Еники үзенең хикәя-повестларында маҗараны, кискен борылышлы, җитез хәрәкәтле, үтә эффектлы вакыйгалар белән мавыкмый. Еш кына ул гади, гадәти кешеләргә якын-кадерле хәл-вакыйгаларны ала да, шуларның хәрәкәте дәвамында, шуларга бәйле рәвештә кеше күңеленең моңарчы без белмәгән якларын чигеп-рәсемләп бирә, күңел картинасы тудыра.

Бу яктан килгәндә, ата-ана образларының роленә һәм аларның күп кенә очракта безнең әдәбиятка хас традицион сыйфатларны дәвам иттерелүенә аеруча игътибар итмичә булмый. “Бер генә сәгатькә”дәге Галимҗан абзый белән Мәрьям абыстай, “Тауларга карап”тагы Локман карт, “Әйтелмәгән васыять”тәге Акъәби белән Миңлебай бабай – болар һәммәсе кешелекле матур сыйфатларга ия булган һәм язучы иҗат концепцияләренең үзәгендә торган геройлар дияргә мөмкин. Локман карттан соң гомумиләштерү планында эшләнгән һәм үзенең әдәби-мәгънәви көчен тирән психологик җирлектә ачкан типлардан берсе – Акъәби дисәк, һич тә артык булмас.

Сүз әдәби герой һәя ул үткән тормыш шартлары, туган җирнең табигате, урман-сулары, аларның үз-үзләрен тотышын һәм язмышын тормыш шартларына, җир-суына бәйләп, шулардай аерылгысыз итеп сурәтли алган. Җир һәм кеше, колхоз һәм колхозчы, авыл һәм шәһәр кешесе, алар арасындагы мөнәсәбәт, аларның үз-ара бәйләнеше һәм бер-берсенә йогынтысы – язучы әсәрләренең буеннан буена сузылып килә.

Әмирхан Еники безнең әдәбиятта күңел төпкелләрен бик тирәнтен, мавыктыргыч итеп яктырта белүе белән аерылып тора. Ул катлаулы чынбарлыкны, кешеләр тормышын гүяки эчке яктан яктырта, хәл-вакыйгаларны геройлар күңеле аркылы үткәреп тасвирлый, уй-кичерешләрне шагыйранә пөхтәлек белән аһәңле итеп бәян итә.

Чыннан да, Әмирхан ага ашыкмый-кабаланмый, тирән уйланып, һәр сүзен үлчәп яза, зәркәнче төгәллегенә омтыла. Аның әсәрләрендә психологик тирәнлек белән сәнгатьчә камиллек, кыюлык, иҗтимагый үткенлек кушыла, кеше образлары нигездә тирән эчке кичереш, уйлану, сиземләү кебек катлаулы психологик халәтне бирү ярдәмендә ачыла. Ул – кешеләр язмышындагы, аларның үзара мөнәсәбәтләрендәге авыр хәлләрне, драматик кичерешләрне тирән аңлаучы һәм шуларны үзенә генә хас чаралар ярдәмендә сәнгать чынлыгына әйләндергән сүз остасы.

Әмирхан Еникинең иҗат сере дә кешенең нәкъ шул эчке дөньясын сүрәтләүгә кайтып кала. Бигрәк тә кайбер әсәрләре халкыбыз күңеленә салынган , гасырлар буе аның рухи байлыгы булган сүзсез моң кебек. Аларда сагыну да, шатлану да, боегу да, талпыну да, көч тә, бөтен авырлыкларны, кайгыларны җиңеп чыгуга ышаныч та.

Язучының төп кыйбласы – туган илгә һәм халкына хезмәт итү. Әдипнең күпчелек әсәрләре авыр авыл тормышы язмышына багышланган. Аларда авыр һәм кырыс тормыш күренешләре теркәлеп калган. Шул вакыйгалар белән бергә үрелеп туган як, аның табигате дә бик матур, үзенчәлекле итеп бирелә.

Гомумиләштереп әйткәндә, Әмирхан Еники иҗатында туган як образы зур урын алып тора. Туган ягына булган мәхәббәтен иҗат җимешләре аша укучыларына җиткерә язучы. Ул туган иленең матурлыгы белән соклана, аннан ямь ала, иң мөһиме – аның белән горурлана.

Йомгаклап әйткәндә, үзең иҗади фантазиясе ярдәмендә әдип Ә.Еники җәмгыятебезне борчыган әхлак-әдәп, кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, кеше һәм аның киләчәге һ.б. шундый мәсьәләләрне үзәккә куя. Автор укычыны тамырларын онытмаска, онытканнарын эзләргә чакыра. Әдәби әсәрнең кыйммәте – әнә шундый дәрт уятуда. Туган җирне, туган телне, туган авылны бөтен барлыгы белән ярату, сагыну – илаһи көч ул, һәм менә шул көч Ә.Еникинең без тикшергән “Әйтелмәгән васыять” һәм башка әсәрләрендә дә зур тирәнлек һәм көчле экспрессия белән күрсәтелгән.

Бу тема, ягъни югары әхлак сыйфатларын тәрбияләү мәсьәләсе, бүгенге җәмгыять өчен тагы да зарур һәм актуаль. Чөнки бөек тарихы булган мәдәниятле, затлы милләтебез бу сыйфатларын югалта бара. Җәмгыятьнең тискәре күренешләре тамырыбызга кадәр үтеп кереп, милләтебезне эчтән тарката, аның яшәүгә булган өметен бетерә бара. Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Мондый шартларда әдәби әсәрләрнең яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте гаять зур. Бу нисбәттән Ә.Еники иҗатын өйрәнү, аның әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләрне тирәнтен тикшерү әхлак мәсьәләләрен күпмедер дәрәҗәдә хәл итүгә ярдәм итәчәк, чөнки нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә кешедә югалып бара торган иң изге әхлакый-рухи кыйммәтләрне торгызу, Җир-анага игелек, хөрмәт хисләрен уяту, кешелеклелек тәрбияләү бүгенге көндә көн кадагына сугардай актуаль мәсьәләләрдән.

Милли яшәеш моделе буларак туган як – туган яки торган җир генә түгел, ул – һәрвакыт юксындыра торган алыштыргысыз сакраль үзәк, изге урын. Бу хакыйкать Ә. Еники һәм шул чор башка әдипләр: А.Гыйләҗев, Г.Ахунов, М.Мәһдиев прозасында да иң югары биеклеккә ирешә.

Список литературы

1. Абдуллин И. Коралдашым – һабакташым тураһында / Ә.Еники. Йөрәк сере / И. Абдуллин. – Өфө: Баш. кит. нәшр., 1963. – Б. 146-158.

2. Ахунов Г. Язучы һәм заман / Г. Ахунов // Казан утлары. – 1967. – №5. – Б. 17-20.

3. Ахунов Г. Алтмышынчы язны каршылаганда / Г. Ахунов // Социалистик Татарстан. – 1969. – 2 март. Б. 4 .

4. Вәлиев М. Тирән матурлыклар / М. Вәлиев // Татарстан яшьләре. – 1979. – 1 март. – Б. 3-4.

5. Вәлиев М. Рухи тәҗрибә турында / М. Вәлиев // Казан утлары. – 1978. – №-8. – Б. 114-116.

+ 54 источника

Покупка готовой работы
Тема: «Образ родного края в прозе амирхана еники»
Раздел: Литература и лингвистика
Тип: ВКР
Страниц: 63
Цена: 2500 руб.
Нужна похожая работа?
Закажите авторскую работу по вашему заданию.
  • Цены ниже рыночных
  • Удобный личный кабинет
  • Необходимый уровень антиплагиата
  • Прямое общение с исполнителем вашей работы
  • Бесплатные доработки и консультации
  • Минимальные сроки выполнения

Мы уже помогли 24535 студентам

Средний балл наших работ

  • 4.89 из 5
Узнайте стоимость
написания вашей работы
Популярные услуги
Дипломная на заказ

Дипломная работа

от 8000 руб.

срок: от 6 дней

Курсовая на заказ

Курсовая работа

от 1500 руб.

срок: от 3 дней

Отчет по практике на заказ

Отчет по практике

от 1500 руб.

срок: от 2 дней

Контрольная работа на заказ

Контрольная работа

от 100 руб.

срок: от 1 дня

Реферат на заказ

Реферат

от 700 руб.

срок: от 1 дня

682 автора

помогают студентам

23 задания

за последние сутки

10 минут

среднее время отклика