ВКР

ОСВОЕНИЕ НОВЫХ ЗАИМСТВОВАНИЙ ИЗ РУССКОГО И ЕВРОПЕЙСКИХ ЯЗЫКОВ В РЕГИОНАЛЬНОЙ-ТАТАРСКОЙ ПЕЧАТИ

  • 82 страниц
  • 12 просмотров
  • 0 покупок
Содержание

Кереш.3

Төп өлеш

Беренче бүлек

Төбәк матбугатында рус һәм европа телләреннән алынган яңа сүзләрне үзләштерү.13

1.1 Яңа рус-европа алынмаларының тематик төркемнәре.17

Икенче бүлек

Электән үзләштерелгән алынмалардагы семантик-стилистик үзгәрешләр.36

2.1. Мәгънә үзгәреше кичергән алынмалар.36

2.2. Сүзләрнең кулланылу сферасы һәм стиле киңәю.38

2.3.Искергән яисә элекке җәмгыятькә карата гына кулланылган алынмаларның активлашуы.39

2.4. Тормыштагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә актуальләшкән алынмалар.44

Өченче бүлек

Мәктәптә алынма сүзләрне өйрәнү буенча тел дәресләрен оештыру һәм үткәрү методикасы.47

3.1.Тел дәресләрендә алынма сүзләрне өйрәнү буенча эш алымнары.51

3.2.Ана теле дәресләрендә алынма сүзләрне өйрәнү буенча эш төрләре.52

Йомгак.64

Файдаланылган әдәбият исемлеге .66

Кыскартылмалар исемлеге.73

Кушымта.74

Введение (выдержка)

КЕРЕШ

Иҗтимагый күренеш буларак тел җәмгыятьтәге сәяси, икьтисади, мәдәни һәм башка үзгәрешләрдән читтә кала алмый. Татар милли әдәби теле үсешендә дә галимнәр ил тормышындагы төрле зур борылышларга нисбәтле биш чорны аерып курсәтәләр. Аларның соңгысы – үзгәртеп кору чоры [33, 4] 1985 елда башланып киткән зур вакыйгалар – тоталитар дәүләтнең җимерелүе, җәмгыятьнең сәяси, икътисади һәм рухи нигезләрен үзгәртеп кору, Республикабызның яңа дәүләт-хокукый статус алуы, халыкның милли үз аңы уяну, чит илләр белән бәйләнешләр кечәю – әдәби телебездә, бигрәк тә аның сүзлек составында, турыдан-туры чагылыш тапты. Аерым алганда, җәмгыятьтәге кискен үзгәрешләр белән бәйле яңа төшенчәләрне атау өчен татар теленең үз җирлегендә күп кенә яңа сүзләр ясалды; шул ук вакытта рус теле аша яңа интернациональ сүзләр керде; аерым сүзләр яңа мәгьнә төсмерләре белән баеды; чикләнгән кулланылыштагы сүзләр әдәби телгә үтеп керде; күп кенә сүзләр стилистик төсмерен үзгәртте [63, 38-39].

Үзгәрешләр әдәби телнең барлык функциональ стильләрендә дә чагылыш тапты. 1992 елда кабул ителгән «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турында» Закон нигезендә татар телен дәүләт теле буларак рәсми даирәдә куллануны канунлаштыру – эш кәгазьләре стиле, гомум һәм махсус белем бирү системасының барлык баскычларында, шул исәптән вузларда ана телендә укытуны гамәлгә кертү, бу уку йортлары өчен татарча дәреслекләр һәм гыйльми хезмәтләр язу – фәнни-техник стиль үсешенә уңай йогынты ясадылар. Телебездә Октябрь революциясенә кадәр югары үсешкә ирешкән, әмма соңыннан кулланылыштан чыккан дини культ стиле дә [50, 23], ислам диненең яңарышына бәйле рәвештә, функциональ стильләр системасында яңадан үз урынын яулый бара.

Шулай да, рус теленә дә хас булганча, «хәзерге әдәби тел үсешенең төп тенденцияләре публицистик стильдә туа һәм аныклана» [27, 46], чөнки башка стильләргә караганда «газета теленә неологизмнар һәм чит тел сүзләре җиңелрәк үтеп керә» [50, 32], яңа яки актуальләшкән сүзләр башта матбугат битләрендә теркәлә. Шуңа да тәкъдим ителгән хезмәттә яңа чор татар әдәби теле лексикасындагы үзгәрешләр газета-журнал материаллары буенча, нигездә, публицистика стиле мисалында өйрәнелә.

«Лексика барыннан да элек эчке ресурслар, телдә инде булган сүзләрне бертуктаусыз баюы, сүз ясалу исәбенә үсә» [17, 132]. XX йөзнең 80-90 нчы елларында татар теле лексикасының үсеше дә, нигезендә, шушы юл белән бара. Дөрес, әлегә тел белемендә телнең эчке (үз) һәм тышкы ресурслары төгәл генә аныкланып бетмәгән. Әйтик, Н.А.Баскаков эчке ресурслар төшенчәсенә калькалаштыру, иске сүзләрнең мәгънәсен үзгәртү, кушма һәм кыскартылма сүзләр ясауны кертә [13, 192]. Төрки әдәби телләрнең үсеш үзенчәлекләренә багышланган коллектив хезмәттә диалекталь һәм профессиональ-һөнәри лексиканы файдалану, яңа синонимик рәтләр барлыкка килү, сүз мәгънәсенең аерымлануы, сүзнең төрле фонетик вариантларын куллану, ясагыч морфемаларның мәгънәләре киңәю, яңа тип фразеологизмнар барлыкка килү совет чорында төрки телләрнең үз ресурслары исәбенә үсү юллары буларак санала [13, 88]. Кайбер хезмәтләрдә боларга яңа төшенчә атамаларын ирекле тәрҗемә итү, кайбер сүзләрнең актив кулланылыштан төшеп калулары да өстәлә [34, 168]. Хәзерге үзбәк теле лексикасы буенча докторлык диссертациясендә Э.Бегматов сүзлек составының үз җирлегендә үсешенең ун төрле юлын күрсәтә: 1) үз (төрки) сүзләрнең мәгьнәсе үзгәрү, 2) морфологик һәм синтаксис юл белән яңа сүзләр ясау, 3) кайбер борынгы алынмаларның яңа мәгънәдә активлашуы, 4) төрки һәм алынма сүзләрне кушып, яңа сүзләр ясау, 5) диалекталь сүзләрне гомумкулланылышка күчүе, 6) алынма нигезләрдән яңа сүзләр ясау, 7) калькалаштыру, 8) сүзнең куллану сферасы һәм функциясе киңәю, 9)төрле типтагы ялгызлык исемнәр ясалу, 10) яңа төр фразеологизмнар, каналы сүзләр һәм тәгъбирләр барлыкка килү [14, 57]. Татар тел гыйлемендә лексиканың эчке һәм тышкы ресурслар нигезендә үсеше әлегә махсус аерып өйрәнелмәгән. Дөрес, Ш.А.Рамазанов, Ф.С.Фасеев хезмәтләрендә бу мәсьәләнең аерым аспектлары чагылыш таба. В.Х.Хаков татар әдәби теленең совет чорында үсешенә багышланган хезмәтендә 20-30 елларда татар теле лексикасының үз җирлегендә халык сөйләү теленнән сүзләр aлy, сүзләрнең яңа мәгънәләре барлыкка килү, функциональ стильләрнең лексик яктан баюы (шул исәптән диалектизмнар хисабына) кебек юллар белән актив үсүен билгели [76, 42-74]. Р.А.Юсупов яңа төшенчәләрне белдерү өчен, беренче чиратта, милли телнең үз хәзинәсенә нигезләнеп сүз ясау (гамәлдәге сүзләрнең яңа, өстәмә мәгънә алуы, морфологик һәм синтаксик юллар, шулай ук калькалаштыру һәм ярым калькалаштыру ысулы белән лексик чаралар барлыкка китерү) мөмкинлекләре файдаланырга тиешлеген ассызыклый [80,7], Ф.А.Ганиев хезмәтләрендә, шул исәптән татар теленең яңа академик грамматикасында, хәзерге татар теле лексикасы үсеше түбәндәге дүрт юл белән бара дип күрсәтелә: 1) телнең үз чаралары нигезендә яңа сүзләр ясалу, 2) сүзләрнең мәгънәсе киңәю, 3) башка телләрдән сүзләр алу, 4) диалект һәм сөйләшләрдән сүзләр алу [20; 23, 19; 24, 191-196;]. Бу юлларның чит телләрдән сүзләр алудан башка өчесе лексикасының үз җирлегендә үсүенә карый.

Соңгы елларда татар әдәби теле лексикасының телнең эчке ресурслары исәбенә үсүен өйрәнү безгә бу өлкәдә дүрт төп юнәлешне билгеләргә мөмкинлек бирә:

1) сүзләрнең мәгънәсе киңәю;

2) яңа сүзләр ясау;

3) кулланылу сферасы, дәрәҗәсе (активлыгы), стиле чикләнгән сүзләрнең әдәби телне баетуы;

4) калькалаштыру.

Билгеле, бу бүленеш берникадәр шартлылыктан азат түгел. Әйтик, кайбер искергән сүзләр актив лексикага, кулланылышы бер стиль белән чикләнгән сүзләр башка яисә нейтраль стильгә күчкәнгә, еш кына мәгънәләрен дә үзгәртәләр.

Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр, яңа төшенчәләр барлыкка килү һәрвакытта да телдә яңа сүз тууга китерми. Еш кына бу процесс башкача бара: иске сүзләр яңа мәгънә төсмере белән байый, киңрәк мәгьнәлегә әйләнә. Бу – объектив һәм телнең зур эчке мөмкинлекләрен күрсәтүче факт. Чөнки, күренекле тел белгече Р.А.Будагов раславынча, яңа сүзләр барлыкка килү лексиканың сан ягыннан үсешен (развитие) күрсәтсә, сүзләрнең мәгьнә баю исәбенә сыйфат ягыннан үсеше аның камилләшүе (совершенствование) турында сөйли [18, 35, 71]. Сүзләрнең мәгънәсе киңәю төрки телләр лексикасында да иң мөһим күренешләрдән исәпләнә. Бу татар теленә дә кагыла. Чөнки, яңа сүз ясамый һәм башка телләрдән сүзләр алмый гына, лексик системаны үстерү татар телен баетуның бик үтемле һәм экономияле юлы [20, 78]. Октябрь революциясеннән соңгы чорда яңа төшенчәләрнең барлыкка килүе һәм телнең үсеше нәтиҗәсендә сүзләрдә яңа мәгънә төсмерләре һәм семантик үзгәрешләр тууы 20-30 еллар әдәби теленә караган мисалларда В.Х.Хаков тарафыннан өйрәнелгән иде инде [76, 52-62]. 80-90 елларда җәмгыятьтәге зур иҗтимагый -сәяси һәм икътисади үзгәрешләр күп төшенчәләрнең һәм, аларга бәйле рәвештә, сүзләрнең мәгънәләре үзгәрүгә китерде. Мондый үзгәрешләрне 70-80 елларга караган кайбер мисаллары А.С.Зинина хезмәтләрендә күрсәтелгән [38; 39; 40]. Аларда, лингвистикадагы хезмәтләргә таянып, сүзләрдә мәгьнә үзгәрүнең төрле юллары да билгеләнгән.

Соңгы елларда татар сүзләренең мәгънәләре киңәю нигездә ике төрле юл белән бара:

1) җәмгыятьтәге үзгәрешләргә бәйле рәвештә барлыкка килгән яңа күренешләрне атау өчен, телдә инде яшәп килгән сүзләрне яңа мәгънәдә куллану;

2) алынма сүзләрне алыштыру өчен, телнең үз сүзләрен яңа мәгънәдә куллану.

Хәзерге татар әдәби теле күп миллионлы татар халкының аңлашу, аралашу чарасы булып хезмәт итә. Бу тел Татарстан территориясендә яшәүче татар халкы гына түгел, бәлки илебезнең башка бик күп өлкәләрендә, шул исәптән Башкортстанда да киң таралыш алган.

Тел гомумилеге – милләтне сыйфатлый торган иң зур күрсәткечләрнең берсе. Культураның милли формасын билгеләүдә тел иң әһәмиятле урында тота. Татар халкының рухи һәм культура ягыннан үсешен милли телдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Башкортстан Республикасы – татар әдәби теле киң кулланылышта һәм үсештә булган төбәк. Андагы матбугат уртак татар милли әдәби телендә чыга, аның инде барлык структур катламнарында, функциональ һәм экспрессив стильләрендә булган иң яхшы традицияләрне дәвам итә hәм үстерә. Ләкин төбәккә характерлы булган уртак әдәби телнең үсешендә җирле шартларның да йогынтысын күзәтергә һәм билгеләргә тырышу фәнни әһәмиятле эш булып тора.

Башкортстанда татар әдәби теленең кулланылышы һәм үсеше 1999 нчы елның 15 февралендә Дәүләт җыелышы тарафыннан кабул ителгән «Башкортстан халыклары телләре турындагы » Закон белән гарантияләнә.

Бүгенге көндә галимнәр, укытучылар, тәрбиячеләр, журналистлар, язучылар һәм, гомумән, туган телебезнең язмышын кайгыртучы күп меңләгән татар кешеләре өчен бик әһәмиятле мәсьәлә – чиксез кыйммәтле хәзинә – ана телебезнең сафлыгы, дөреслеге мәсьәләсе.

Илебездә татар телендә бик күп төрле газета-журналлар чыга. Бүгенге тормышны газета-журналсыз күз алдына китерергә дә мөмкин түгел. Газета-журналлар безнең көндәлек ихтыяҗыбызга әйләнде.

Көндәлек матбугат илебезнең иҗтимагый-сәяси тормышында әһәмиятле урын били. Газета һәр көн саен күп миллионлы хезмәт ияләре белән сөйләшә, иҗтимагый фикерне формалаштыра. Газета-журналлар сөйләм теленә нык йогынты ясый, культуралы сөйләмне формалаштыра.

Шуңа күрә бу хезмәт Башкортстан республикасының вакытлы матбугатыннан җыелган материаллар нигезендә язылды. Алар түбәндәге газета-журналлардан алынды: «Кызыл таң» – Уфада татар телендә чыга торган республика иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газета. Оештыручылары – Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай, Министрлар кабинеты «Өмет» – Уфада 1991 елның, июленнән татар телендә чыга торган иҗтимагый-сәяси яшьләр газетасы. Оештыручылары – БР Матбугат һәм массакүләм мәгьлүмат министрлыгы, БР Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты. «Тулпар» – Республика яшьләренең әдәби-нәфис, иҗтимагый- сәяси журналы. Оештыручысы Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты. «Башкортостан укытыусыһы» – Башкортстан Республикасының Халык мәгарифе министрлыгы оештырган айлык фәнни-педагогик һәм методик журналы. Милли мәктәпләрдә татар телен укытуга карата материаллар татар телендә басыла.

Шул ук вакытта Башкортстанда татар телендә чыга торган шәһәр, район газеталары киң файдаланылды. Лексикадагы үзгәрешләрне билгеләгәндә, татар теленең 1977, 1979, 1981 елларда чыккан өч томлык аңлатмалы сүзлеге нигез критерий итеп алынды.

Телебездәге үзгәрешләргә жәмәгатьчелек тә битараф түгел. Аерым матбугат органнары, туган тел мәсьәләләренә багышлап, махсус кушымталар ачтылар. Татарстандагы «Ватаным Татарстан» газетасының «Әллүки», «Мәдәни җомга» атналыгындагы «Туган тел», «Татарстан» журналының «Хиссияте миллия», «Мәгариф» журналындагы ТР Министрлар Кабинетының Телләр турындагы Законны гамәлгә ашыру комитеты кушымталары чыгып тора; Башкортстанда чыккан «Кызыл таң», «Өмет» газеталары битләрендә, «Тулпар» журналының, аерым бүлекләрендә галимнәребез телгә карата сак булырга, яңа алынма сүзләр кулланганда чама хисен югалтмаска кирәклеген искәртеп, хаталарны күрсәтеп чыгышлар ясап торалар. Бу уңайдан аеруча Ф.А.Ганиев, М.З.Зәкиев, С.Ш.Поварисов, И.М.Низамов, Ф.Г.Сафиуллина, Г.Ф.Саттаров, В.Х.Хаков, Р.А. Юсупов, М.Б.Хәйруллин мәкаләләре игътибарга лаеклы.

Яңа чор татар әдәби теле лексикасын өйрәнүгә зур өлеш кертсәләр дә, бу өлкәдә әле галимнәрнең игьтибарыннан читтә калган мөһим мәсьәләләр шактый: 1) Төбәктә (Башкортстанда) советлардан соңгы чорда барлыкка килгән һәм кулланыла башлаган лексемалар арасында телнең үз җирлегендә, үз байлыклары исәбенә ясалган сүзләр һәм калькалар, алынмалар, аларны куллану үзенчәлекләре хәзергә бөтенләй өйрәнелмәгән диалект диярлек; 2) алынмаларны төрле вариантларда куллану, совет чорында барлыкка килгән кайбер сүзләрнең «пассивлануы» мәсьәләләре дә әлегә махсус тикшерелмәгән; 3) сүзләрнең кулланылыш даирәләре, стильләре үзгәрү исәбенә баюы, элек чит ил яки үткән тормыш реалияләре атамалары буларак кына кулланылыш сүзләрнең үз җирлегебезгә карата актуальләшүе мәсьәләләре игьтибардан читтә кала килә. Болар барысы да тикшерү проблемасының актуальлеген дәлилли.

Телнең кулланылыш мәйданы киңәюе аның сыйфаты яхшыру белән бер дәрәҗәдә бармый: тел сыйфат мәсьәләсендә калыша бара, ул галимнәрнең, журналист һәм язучыларның акыллы мөнәсәбәтенә мохтаҗ.

Хәзерге татар телендә, аеруча матбугатта, радио-телевидениедә, телнең, табигый закончалыкларыннан читкә тайпылулар, барыннан да бигрәк, аерым сүзләр, атамалар өлкәсенә карый. Монда исә хәвефле нәрсә – кайбер газета һәм журнал материалларында, радиотелевидение тапшыруларында халыкка аңлаешсыз, ят, чит сүзләрнең көннән-көн арта баруы.

Телнең лексикасын үстерүдә төп юл, әлбәттә, аның үз чаралары нигезендә яңа сүзләр ясау. Бүгенге көндә бу алым телебездә киң кулланыла һәм ул шулай булырга тиеш тә. Әмма моннан 20-30 ел элек бездә башка фикер дә бар иде. Татар теле лексикасының төп баю юлы рус теленнән сүзләр алу, ягъни татар теле рус алынмалары исәбенә баерга тиеш дип раслана иде Чит ил телләреннән һәр тел, әлбәттә, сүзләр ала. Әмма биредә чама булырга тиеш. Тел ул – бик тә нәзакәтле, четерекле нәрсә. Андагы һәр сүз, һәр әйтелмә белән бик сак эш итәргә кирәк.

Соңгы вакытта телебездә рус алынмаларының, бигрәк тә ялгызлык исемнәренең, топонимнарның язылышын һәм әйтелешен «татарчалаштыру» ягъни татарның үз әйтелешенә яраклаштырып үзгәртү тенденциясе күренә. Мондый «яңарту» эшендә дә башбаштаклык хөкем серә: кем кайсы сүзне ничек үзгәртергә тели, шулай үзгәртә. Мәсәлән: «газета»ны – «гәзит» дип тә, «гәҗит» дип тә; «корзин»ны «кәрзин» дип тә, «кәрҗин» дип тә язалар. Астрахань – «Астерхан» да, «Әстерхан» да, «Әчтерхан» да. «Свердлов»ны – «Свердлау»га, «Саратов»ны – «Сарытау»га, «Венгрия»не – «Маҗарстан»га, «Германия»не – «Алмания»гә, «Европа»ны – «Ауропа»га әверелдерделәр.

Ә хәзер республикада чыккан вакытлы матбугат битләрендәге сүзләрнең вариантларын таблицада карыйк.

Таблица 1

Матбугатта Русский Европа Газета Россия

«Кызыл таң»да Рус

Урыс Европа

Аурупа Гәзит Русия

«Өмет»тә Рус Аурупа Гәзит Русия

«Тулпар»да Урыс

Рус Аурупа гәзит

газета Русия

Рәсәй

«Юлдаш»та Рус Европа Гәзит Русия

«Игенче»дә Урыс Европа Гәзит Русия

«Бүздәк яңалыклары»нда Урыс Европа Газета Русия

әдәби норма буенча

Рус Европа Газета Россия

Таблицаның соңгы юлларында бу сүзләрнең норматив формалары бирелде [63, 38-42].

Таблицаның соңгы юлларында бу сүзләрнең норматив формалары бирелде [63, 38-42].

Дөрес, мондый гади сөйләм вариантларын әдәби телгә күчерүне һәрвакытта аклап та булмый [21, 37]. «Рәсәй» сүзе Т.Гыйззәтнең иң гади персонажлары телендә очрый. Хәзерге көндә кайберәүләр бу сүзне әдәби телгә дә кертеп җибәрмәкче була. Моны да хуплап булмас. Икенчедән, иң, мөһиме, татар халкына аның «Татарстан» сүзен «Татария» сүзенә алыштырырга тырышучылар юлыннан барып, «Россия» сүзен «Русия», «Рәсәй» сүзләре белән алмаштыру бик үк кулай нәрсә булып чыкмас [22, 37].

Димәк, без лексикабызны үстерүне тирәнтен уйлап, һәр якны истә тотып алып барырга тиешбез.

Әйтелгәннәргә таянып, төбәк матбугатында рус һәм европа телләреннән алынган яңа сүзләрне үзләштерү максаты куелды. Максатка ирешү юлында түбәндәге бурычлар хәл ителде:

-өйрәнелгән чорда Уфада һәм Башкортстан районнарында татар телендә чыккан газета-журналлар лексикасында үсеш-үзгәрешләрне чагылдырган берәмлекләрнең картотекасын туплап системалаштыру;

-тупланган лексик материалны, татар теле лексикасындагы үзгәрешләрне билгеләү өчен, «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (ТТАС, 1- 1977; II том-1979; III том-1981) белән чагыштырып чыгу;

-төбәк матбугатында татар әдәби теле лексикасының эчке мөмкинлекләр исәбенә үсеш юнәлешләрен билгеләү, яңа ясалган сүзләр hәм мәгънәләргә, чикләнгән кулланылыштан киң кулланылышка күчкән берәмлекләргә лексик-семантик анализ ясау;

-телгә соңгы елларда кергән һәм чорга бәйле рәвештә, яңадан актуальләшкән рус-европа алынмаларының чыганакларын һәм тематик төркемнәрен анализлау.

Тикшерү материалы булып, нигездә, Башкортстан Республикасының вакытлы матбугатыннан җыелган материаллар хезмәт итте.

Хезмәтнең теоретик һәм методологик нигезен татар әдәби теле үсешен өйрәнү өлкәсендә тел белемендә тупланган бай тәҗрибә тәшкил итә. Яңа чор лексикасын тикшергәндә, без күренекле галимнәребездән Ш.А.Рамазановның, М.З.Зәкиевның, В.Х.Хаковның, Ф.А.Ганиевның, Р.А.Юсуповның, Г.Х.Әхәтов һәм Ф.С.Сафиуллиналарның, М.И.Мәхмүтовның, Э.М.Ахунҗановның, Ф.С.Фасеевның, М.Б.Хәйруллинның, Э.Ф.Ишбердинның, И.С.Насиповның һәм башкаларның фәнни хезмәтләренә таяндык.

Чыгарылыш эшендә В.Г.Костомаров, Л.П.Крысин кебек күренекле рус лексикологларының соңгы еллар рус әдәби телендәге яңалыкларны анализлаган хезмәтләре, рус телендәге яңа чит ил алмынмалары турында «Русская речь», «Филологические науки», «Русский язык в школе» журналларында даими чыгып килүче мәкаләләр дә файдаланылды.

Чыгарылыш эше кереш, өч бүлектән һәм йомгак, кулланылган әдәбият, шартлы кыскартмалар, кушымтадан тора.

Основная часть (выдержка)

ТӨП ӨЛЕШ

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

ТӨБӘК МАТБУГАТЫНДА РУС ҺӘМ ЕВРОПА ТЕЛЛӘРЕННӘН АЛЫНГАН ЯҢА СҮЗЛӘРНЕ ҮЗЛӘШТЕРҮ

Татар халкының борынгы бабалары славян кабиләләре белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр. Рус язма ядкаре булган «Игорь полкы турында җыр»да ук инде шактый төрки сүзләрне күрергә мөмкин. Үз чиратында төрки халыклар славяннардан да күп сүзләр алган.

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, рус сүзләренең татар теленә үтеп керүе бик нык активлаша. Бу процесс Октябрь революциясеннән соң тагын да көчәя.

Татар телендә рус алынмаларын махсус тикшерүче Э.М.Ахунҗанов рус алынмаларын түбәндәге этапларга бүлеп карый:

І чор – борынгы чор – Казан ханлыгы Россиягә буйсындырылганга хәтле чор (IX-XVI йөзләр).

ІІ чор – Казан ханлыгы буйсындырылганнан алып XVIII гасыр азагына хәтле чор.

ІІІ чор – XVIII гасыр ахырыннан беренче рус революциясенә хәтле чор.

ІV чор – Октябрь революциясе чоры (XIX йөз ахырыннан Октябрь революциясенә хәтле чор).

V чор – Октябрь революциясеннән соңгы чор [9, 57].

80 нче еллар азагында башланган демократияне үстерү чорын аерым дәвер итеп карарга кирәк дип уйлыйбыз.

XX гасырның 90 нчы елларында рус теленнән һәм аның аша дөньядагы - башка телләрдән йөзләрчә яңа алынмалар килеп керде. Моның сәбәпләре — фәнни-техник революция, «тимер пәрдә»нең, юкка чыгуы, халыклар, илләр арасында интенсив аралашулар башлану, халыкара мөнәсәбәтләрнең киңәюе h.б.

Шулай ук гарәп-фарсы алынмаларының йогынтысы көчәю соңгы елларда телебезгә рус теленнән һәм аның аша европа телләреннән кергән сүзләрне үзләштерү белән параллель рәвештә барды.

Тоталитар дәүләт җимерелгәннән соң, илнең иҗтимагый-сәяси һәм икътисади нигезләре Көнбатыш үрнәгендә үзгәртеп корыла башлады [15,31]. Бу исә яшәешнең төрле өлкәләренә караган күп сүзләрнең рус теленә үтеп керүенә юл ачты. Шулай ук җәмгыять тормышындагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә барлыкка килгән яңа күренеш, төшенчә, оешма һәм башкаларга исем биргәндә, гадәттә чит сүзләргә өстенлек бирелде. Чөнки тормышта булган чит ил товарларының престижлыгы тел өлкәсенә дә үтеп керде [19, 55]. Бер үк вакытта Совет власте елларында пассив сүзлеккә күчкән күп кенә рус һәм Көнбатыш сүзләре яңа тормыш реалияләренең атамалары булып активлашты [71,72].

70-80 нче һәм, аеруча, 90 нчы елларда Европа телләренә хас булган лексиканың интернациональләшү тенденциясе көчәюе дә [70, 6; 31, 13; 47, 84] хәзерге рус теле лексикасында чит тел сүзләренең артык күбәюенә китерде һәм матбугат битләрендә тел галимнәренең борчулы мәкаләләре дөнья күрүенә сәбәп булды [66; 19; 29 h.б.].

Бер дәүләт-җәмгыять шартларында яшәгәнлектән, рус телендәге бу күренеш татар теленә дә йогынты ясамый калмады. Чөнки рус һәм татар телләренең лексикасында неологизмнар өлкәсендә дә уртаклык бар [80, 65].Бу уртаклык «неологизмнарның даими терминологик мәгьнәләренең үзара туры килүендә, структур һәм фонетик төзелеш бердәмлегендә чагылыш таба. Татар неологизмнарын шактый зур өлешен рус теленнән һәм аның аша башка телләрдән кергән сүзләр тәшкил итә» [80, 91]. Шунлыктан рус теленә кергән Көнбатыш алынмаларының барысы да диярлек теге яки бу дәрәҗәдә татар теле лексикасында чагылыш тапты. Алынмалар теориясе белән күптән шөгыльләнүче галим Л.П.Крысин бер телдән икенче телгә сүзләр алуның биш төрле сәбәп-факторын күрсәтә: 1) яңа әйбер, төшенчәгә исем бирү, 2) төшенчәләрне чикләү яисә махсуслаштыру (мәгънә төсмере аеру), 3) сүзтезмәләрне бер сүзле атамалар белән алыштыру, 4) телдә аерым тармакларга караган бер үк чыгышлы терминнар системасы булу, 5) социаль - психологик сәбәпләр: алынма сүзнең өстенлеге («престижность»), алынасы төшенчә һәм аның атамасының коммуникатив актуальлеге [46, 57].

Заключение (выдержка)

ЙОМГАК

1. ХХ гасырның 80 нче еллары уртасында башланып киткән демократик үзгәртеп корулар башка өлкәләр белән беррәттән Башкортстан җирен дә читләтеп үтмәде. Үзгәртеп корулар тәэсирендә татар әдәби теле лексикасы, сан һәм сыйфат ягыннан шактый үзгәрешләр кичереп, үз үсешендә яңа этапка аяк басты. Бу чор, бер яктан, тормыштагы үзгәрешләргә бәйле яңа төшенчәләрне атау һәм совет чорында телебезгә күпләп кергән рус алынмаларын алыштыру өчен телнең үз җирлегендә яңа сүзләр ясау, яңа мәгьнәләре барлыкка килү, ә икенче яктан исә, рус теле аша бик күп интернациональ сүзләрне үзләштерү белән характерлы.

2.Төбәктә милли үзаңның көчәюе тәэсирендә яңа чорда лексиканың үсеше, беренче чиратта, телнең үз мөмкинчелегендә барды. Телдәге бу үзгәрешләр, иң беренче чиратта, вакытлы матбугатта чагылыш таба. Матбугат яңа иҗтимагый үзгәрешләрне белдерүче сүзләрне күп очракта гомумкулланылышка кертеп җибәрә, аларга телдә яшәргә фатиха бирә. Шул ук вакытта матбугатта гомумкулланылышка кереп китә алмаган лексик берәмлекләр дә теркәлеп кала. Гомумән, җирле матбугат татар әдәби теленең үсешен дә, яңарышын да, баюын да, үзгәрүен дә тәэмин итә.

3. Яңа сүзләрнең телебезгә хас сүзьясалыш ысулларының барлык төрләре белән дә ясалуы күзәтелә.

Күп кенә сүзләр синтаксик юл белән ясалып формалашалар. Лексик- семантик һәм конверсия юллары белән дә яңа сүзләр ясалу билгеле.

Телдәге алынмаларны татарчалаштырырга омтылу кебек пуристик тенденция нәтиҗәсендә күпсанлы рус алынмалары калькалаштырылып кабул ителде.

Әдәби тел лексикасы төрле сүзлек катламнарының бер-берсенә актив тәэсир итүе нәтиҗәсендә дә шактый үзгәрешләр кичерде: 1) аерым гомумхалык теле сүзләре әһәмиятле иҗтимагый-сәяси терминнарга әйләнде; 2) кайбер гади сөйләм сүзләре газета-журнал лексикасына үтеп керде.

Татар теле җирлегендә туган окказиональ сүзләрнең күбәю тенденциясе дә күзәтелә.

4. Россия мохите белән иҗтимагый-сәяси, икътисади, мәдәни, көнкүрештәге аерылгысыз бәйләнешләр соңгы елларда татар теленә йөзләгән яңа рус һәм халыкара сүзләр алып килде. Рус сүзләрен калькалаштырып алу сәбәпле, саф рус алынмалары берничә дистә генә (алары да конкурент өлкәсенә карый). Татар теленә рус теле аша инде «руслашкан» халыкара сүзләр керү (алынмалар кабул итүдә) төп юнәлеш булып тора. Яңа алынмаларның күбесе инглиз сүзләре.

Рус һәм халыкара алынмаларның яртысы дип әйтерлек – иҗтимагый- сәяси тормыш (политолог, саммит, анклав), икътисади-финанс (дилер, инвестор, лизинг), базар мөнәсәбәтләре (брокер, спонсор, сертификат), фәнни-техник яңарышка бәйле сүзләр (драйвер, принтер ) булуы ачыкланды. Мәдәният-сәнгать (видеосалон, дискотека, шоу), физкультура- спорт (ралли, каратэ, аэробика), аномаль күренешләр һәм медицина (хилер, экстрасенс, гербалайф), кулинария ( гамбургер, пицца), көнкүреш сүзләре (дизайн, евроремонт, иномарка), җинаятьчелек (киллер, наркотик, рэкет), абстракт мәгънәләрне белдерүче сүзләр (менталитет, нонсенс, эйфория), жаргоннарга караган алынмалар (братва, ломка ) калган яртысын алып тора.

5. Чит телләрдән күпләп сүзләр алу һәм вариантлылык зур иҗтимагый үзгәртеп кору чорлары өчен барлык телләргә хас. Моңа охшаш күренешләрнең әдәби телебез тарихында 1905 нче һәм 1917 елгы революцияләрдән соң күзәтелүе хакында телчеләребез фәнни әдәбиятта язып чыккан иде инде. Өйрәнелгән чорның үзенчәлеге – Рус-европа алынмаларының, беренче чиратта, сөйләм теленә хас булуында, лексика үсешендә төрле сүзлек катламнарының үзара керешүе зур роль уйнауда чагылыш таба.

6. Безнең тикшеренүләр хәзерге татар әдәби телендәге үзгәрешләр җәмгыятьә барган катлаулы һәм интенсив иҗтимагый-икътисади-сәяси факторларга бәйле икәнен тагын бер кат раслый. Соңгы елларда лексикадагы үзгәрешләр тормыштагы үзгәрешләрне, халкыбызның милли үсеш юлында торуын чагылдыра.

Список литературы

1. Абдуллин И.А., Ахунзянов Г.Х., Ганиев Ф.А. Русский язык – один из источников обогащения и развития татарского литературного языка // Взаимодействие и взаимообогащение языков народов СССР. – М., 1969. – С. 84 – 104.

2. Абдуллин И.А. Большевистик сугышчан сүз. – Казан: Таткнигоиздат, 1986. – 279 б.

3. Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. – Яр Чаллы, 1997. – 128 б.

4. Абдуллина Ф.А. Актив кулланышка кергән кайбер алынмалар // Мәгариф. – Казан, 2001. – № 2. – 14-15 б.

5. Абдуллина Ф.А. Үзгәртеп кору чорында әдәби телнең рус һәм Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләр исәбенә баюы // Сүз сәнгате, — Уфа. – БДУ нәшр., 2002. – 32-34 б.

+ еще 53 источника

2800 руб.
Купить эту работу

Не подошла эта работа?

Закажите новую работу, выполненную по вашим требованиям с нужным уровнем оригинальности.

Не нашли нужную работу?

Разместите задание, а мы подберём эксперта

Заботимся о вас и вашем времени

У нас есть все, чтобы сделать вашу жизнь более приятной и беззаботной

Не бросаем после выполнения работы

Бесплатно выполним все доработки в рамках задания

Средний бал наших работ

  • 4.9

Узнай стоимость

Это быстро и бесплатно :)

Отзывы довольных студентов

Мы помогли более 10К+ студентам

Евгений
Тема работы: Организация проведения медицинских осмотров водителей

спасибо за труд.

Дина
Тема работы: Административное право

Быстрая работа, впервые обратилась. Довольна результатом. Пока без обмана.

Александр
Тема работы: Тема курсового проекта :Проектирование АС «Станок – качалка – насос (СКН)»

Работы выполнена быстро, замечания устранялись быстро. Рекомендую.

Катя
Тема работы: Контрольное задание

Благодарю!

Евгений
Тема работы: «ГОСУДАРСТВЕННАЯ И МУНИЦИПАЛЬНАЯ СЛУЖБА» Тема \

Работа принята, спасибо за помощь !

Зоя
Тема работы: бухгалтерский учет

Работа выполнена в срок, автор молодец!!!